ЧЫН МӨСЕЛМАН БУЛУ ШАРТЛАРЫ
«Ислам» сүзе гарәпчә «нәфесен тапшыру, баш ию, сәламәтлеккә ирешү», шулай ук «тынычлык» дигән мәгънәләрне аңлата. Имам Әгъзам (рәхимәһуллаһу тәгалә) исламны «Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә тапшырылу һәм баш ию» дип билгеләгән.
Моннан яхшы мөселманның нинди булырга тиеш икәне үзеннән-үзе аңлашыла. Галимнәребез мөселманда булырга тиешле сыйфатларны болай аңлаттылар: яхшы мөселман иң элек тән һәм рух ягыннан чиста.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә төрле урыннарда: «Мин чисталарны яратам!» – ди. Мөселманнар мәчетләргә, өйләргә аяк киеме белән кермиләр. Аларның келәмнәре һәм идәннәре тузансыз, чиста була. Һәр мөселманның өендә юыну урыны бар. Аларның үзләре дә, эчке киемнәре дә, ашлары да һәрвакыт чиста. Шуңа күрә аларда микроб та, авыру да булмый.
Чын мөселман сәламәтлеген саклый белә. Ул хәрам һәм агу булган исерткеч эчемлекне кулланмый. Күп куркынычлары булган һәм хәрам дип белдерелеп тыелган дуңгыз итен ашамый.
Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) медицина белемен төрле рәвешләрдә мактады. Мәсәлән, ул: «Гыйлем икәү: тән гыйлеме һәм дин гыйлеме», – диде. Ягъни гыйлемнәр арасында иң кирәклесе – рухны саклый торган дин гыйлеме һәм тәнне саклый торган сәламәтлек гыйлеме дип, ул барыннан да элек рухның һәм тәннең тазалыгы өчен тырышырга әмер итте. Ислам тән гыйлемен дин гыйлеменнән элек өйрәнергә куша. Чөнки бөтен яхшылыклар тән сау булганда гына эшләнә ала. Пәйгамбәребез Византия императоры Ираклийга хат язып, аны исламга чакырган иде. Ираклий хатка җавап биргән һәм күп бүләкләр җибәргән иде. Шуларның берсе бер табиб иде. Табиб килгәч: «Әфәндем! Император мине сезгә хезмәт итәргә җибәрде. Авыруларыгызны бушлай дәвалармын!» – диде. Пәйгамбәребез моны кабул итте. Аның әмере белән табибка бер йорт бирделәр. Һәр көн аңа тәмле ашамлыклар, эчемлекләр илтеп тордылар. Көннәр, айлар узды. Бер генә мөселман да табибка килмәде. Табиб оялып, Пәйгамбәр хозурына килде һәм: «Әфәндем! Мин монда хезмәт итәр өчен килдем. Бүгенге көнгә кадәр бер генә авыру да килмәде. Буш утырдым. Ашадым, эчтем, рәхәтләндем. Инде китим», – дип рөхсәт сорагач, сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Үзең бел. Әгәр тагын калсаң, кунакка хезмәт итү, аны сыйлау – мөселманнарның бурычы. Китсәң дә, юлың уң булсын. Тик шуны бел: монда еллар буе калсаң да, сиңа беркем дә килмәячәк. Чөнки минем сәхабәләрем авырмый! Ислам дине авырмау юлын күрсәтте. Минем сәхабәләрем чисталыкка бик игътибар итәләр. Ачыкмыйча бернәрсә дә ашамыйлар һәм туймас борын табыннан торалар».
Бу мөселман бөтенләй авырмый дигән сүз түгел. Ләкин сәламәтлегенә һәм чисталыгына игътибар иткән мөселман озак вакыт сау-сәламәт кала. Ул җиңел генә авырмый. Үлем – хак. Беркем дә үлемнән котыла алмый, һәркем нинди дә булса авыру нәтиҗәсендә үләчәк. Ләкин ул вакытка кадәр сәламәтлеген саклый алуы мөселманлыкта кушылган нәрсәләрне үтәү һәм чисталыкны саклау аркасында гына була. Яхшы мөселман тән чисталыгына игътибар иткән кебек, рух чисталыгына да бик игътибар итә. Пәйгамбәребез болай диде: «Мин яхшы холыкларны тәмамлау, гүзәл әхлакны дөньяга тарату өчен җибәрелдем». Бер хәдис шәрифтә: «Сезнең иманы югары булганыгыз – әхлакы гүзәл булганыгыз», – диелде. Хәтта иман да әхлак белән үлчәнә.
Мөселман өчен рух чисталыгы – төп нәрсә. Ялган сөйләгән, мәкер кылган, кешеләрне алдаган, золым иткән, гаделсезлек кылган, диндәшләренә ярдәм итмәгән, тәкәбберләнгән, үз файдасын гына уйлаган кеше никадәр гыйбадәт кылса да, чын мөселман булып саналмый. Мәгун сүрәсенең беренче өч аятендә мәгънәсе буенча болай диелә: «Әй Рәсүлем! Кыямәт көнен инкарь иткән, ятимне рәнҗетеп, аның хакын тартып алган, фәкыйрьне туйдырмаган һәм башкаларны да фәкыйрьгә яхшылык итәргә өндәмәгән теге кешене күрдеңме?» Андый кешеләрнең гыйбадәте кабул булмый. Ислам динендә тыюлардан саклану әмерләрне үтәүдән алда тора. Чын мөселман иң элек тулы һәм камил кеше. Ул ачык йөзле, татлы телле, туры сүзле. Ачулануның нәрсә икәнен белми.
Рәсүлуллаһ (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Кемгә йомшаклык бирелгән, аңа дөнья һәм ахирәт яхшылыклары бирелгән».
Мөселман бик басынкы күңелле. Ул үзенә мөрәҗәгать иткән һәркемне тыңлый һәм мөмкинлек булганда ярдәм итә. Мөселман – вәкарьле, әдәпле. Ул гаиләсен һәм ватанын ярата. Хәдис шәрифтә: «Ватанны ярату – иманнан», – диелгән.
Аллаһы Тәгалә Үзенең колларының нинди булырга тиеш икәнен Коръән Кәримдә болай аңлата. Фөркан сүрәсенең 63–69 нчы аятьләренең бөек мәгънәсе болай: «Рахманның (ягъни колларына бик мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләнең фазыйләтле) коллары җир йөзендә басынкылык һәм вәкарь белән йөриләр. Наданнар аларга бәйләнсә, алар аларга (сезгә сәламәтлек, иминлек) кебек гүзәл сүзләр әйтеп, турылык һәм йомшаклык белән гөнаһтан сакланалар. Раббылары өчен сәҗдә кылып һәм басып торып (намаз укып) төн уздыралар (Аңа хәмед итәләр). Алар: „Раббыбыз! Җәһәннәм газабын бездән ерак ит! Чыннан да, аның газабы өзлексез һәм ачы. Шиксез, ул нинди начар урын, нинди начар тукталыш!“ – диләр. Алар сарыф иткәндә исраф та, саранлык та кылмыйлар, ә икесе арасындагы урта юлны тоталар һәм беркемнең дә хакын киметмиләр. Алар Аллаһы Тәгаләгә тиң катмыйлар. Аллаһы Тәгалә хәрам кылган җанга кул күтәреп, беркемне дә үтермиләр. (Бары тик гаеплеләрне генә җәзалыйлар.) Зина кылмыйлар». Һәм 72–74 енче аятьләрдә: «Ялган шаһитлык итмиләр. Файдасыз һәм зарарлы эшләрдән качалар. Мондый файдасыз, зарарлы яки көчкә генә эшләнә торган бер эшкә очраклы рәвештә катнашып куйсалар, йөз чөереп, вәкарь белән читкә китәләр. Аларга Аллаһы Тәгаләнең аятьләре искә төшерелгәндә, сукырлар һәм саңгыраулар кебек күрмәмешкә, ишетмәмешкә салынмыйлар. Алар: „Әй Раббыбыз, безгә хатыннарыбыздан һәм балаларыбыздан күзләребезне нурландырачак салих (безгә варис, иң хәерле дәвамчы булачак) кешеләр бүләк ит! Безне Аллаһы Тәгаләгә каршы килүдән сакланучыларга юлбашчы ит!“ – дип ялваралар».
Моннан тыш, Саф сүрәсенең икенче һәм өченче аятьләренең бөек мәгънәсе болай: «Әй иман китерүчеләр! Эшләмәгән нәрсәне ни өчен сөйлисез? Эшләмәгән нәрсәне „эшләдек“ дип әйтүегез Аллаһ хозурында зур ачуга сәбәп була». Бу исә берәр кешенең эшли алмаячак нәрсәне нәзер итүе яки үти алмаячак нәрсәне вәгъдә итүе аны Аллаһ хозурында начар кеше итәчәген күрсәтә.
«Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: кеше үзе өчен яратканны дин кардәше өчен дә яратмаса, аның иманы камил булмый» Хәдис шәриф
Чын мөселман үзенең динен, анасын, атасын, мөгаллимен, җитәкчесен, илнең өлкәннәрен һәм кануннарны чиктән тыш хөрмәт итә. Кирәксез нәрсәләр белән шөгыльләнми. Бары тик файдалы нәрсәләр белән генә шөгыльләнә. Комар уйнамый. Вакытын бушка уздырмый.
Чын мөселман гыйбадәтен кыла. Аллаһы Тәгаләгә булган шөкер бурычын үти. Гыйбадәт күз буяу өчен яки тыю гына төшсен дип кылынмый. Гыйбадәт Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен кылынырга тиеш. Аллаһы Тәгаләдән курку – Аны бик ярату дигән сүз. Кеше бик яраткан кешесенең кайгыруын теләмәгән һәм аны кайгыга салудан курыккан кебек, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт тә Аңа булган мәхәббәтебезне исбат итәрлек итеп кылынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә биргән нигъмәтләр шулкадәр зур, без аларның бурычын бары тик Аны бик яратып һәм Аңа чын күңелдән гыйбадәт кылып кына үти алабыз.
Бу гыйбадәтләр төрле-төрле. Аларның бер өлеше Аллаһы Тәгалә белән кол арасында. Аллаһы Тәгалә Үзенә гыйбадәттә кимчелек җибәрүчеләрне, бәлки, гафу итәр. Башкаларның хакын саклау да гыйбадәт. Аларга явызлык эшләүчеләрне һәм өстендә башкаларның хакы булганнарны, хак ияләре гафу итмәгәнчә, Ул һич тә гафу итми. Хәдис шәрифләрдә болай диелде:
«Кешеләргә мәрхәмәт күрсәтмәгән кешегә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәт күрсәтми».
«Золымга юл куймыйча, залимгә дә, мәзлумга да ярдәм итегез».
«Сатып алынган күлмәк өчен түләнгән акчаның уннан тугызы хәләл, уннан бере хәрам акча булса, бу күлмәк белән укылган намазны Аллаһы Тәгалә кабул итми».
«Мөселман – мөселманның кардәше. Ул аңа золым итми. Аның ярдәменә ашыга. Аны кечкенә һәм үзеннән түбән санамый. Аның канына, малына, гыйззәтенә, намусына зарар китерү – хәрам».
«Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: кеше үзенә эшләнүен яраткан нәрсәне дин кардәше өчен дә яратмаса, аның иманы камил булмый».
«Аллаһ белән ант итәм: явызлыгыннан күршесе имин булмаган кешенең иманы юк (ягъни ул чын мөэмин түгел)».
Дөньяда бәхеткә, яхшылыкларга, тынычлыкка ирешү һәм ахирәттә газаплардан котылу өчен ике нәрсә эшләргә кирәк.
Беренчесе – Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәү. Икенчесе – Ул тыйган нәрсәләрдән саклану. Икенчесе беренчесеннән мөһимрәк һәм файдалырак. Тыюлардан саклану бурычын тулысынча үти алу өчен мөбах, ягъни рөхсәт ителгән нәрсәләрне чиктән тыш күп эшләмәскә, кирәк кадәресеннән тышка чыкмаска кирәк. Чөнки мөбахны эшләүдә чиктән ашу кешене хәрам эшләүгә сөйри. Ислам галимнәре болай дигәннәр: «Гөнаһ эшләүчеләрнең муен бөгүләре әмерләрне үтәүчеләрнең мактануларыннан сөйкемлерәк».
Гөнаһлардан саклану да икегә бүленә. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләнең хаклары белән бәйле тыюлардан саклану. Икенчесе – колларның хаклары катнашкан тыюлардан саклану. Икенчесе мөһимрәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел һәм бик мәрхәмәтле. Ә кешеләр бик мохтаҗ һәм саран. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди:
«Өстендә кол хакы булган, махлукларның малына, намусына кагылган кеше үлгәнче хәләлләшсен, бурычын түләсен! Акча да, мал да үтмәячәк ахирәт көненә өстендә кол хакы белән бармасын! Ул көнне аның дөньяда кылган гыйбадәтләре хак иясенә биреләчәк. Гыйбадәте булмаса яки бетсә, хак иясенең гөнаһлары аңа йөкләнәчәк». Бервакыт ул янындагыларга: «Мөфлиснең кем икәнен беләсезме?» – диде. Алар: «Акчасы, сәрмаясе беткән кеше», – диделәр. Шунда ул: «Яхшы белегез: мөфлис – дөньяда намаз укыса да, ураза тотса да, зәкят бирсә дә, кешеләрне сүккән, гайбәтләгән, башкаларның малын ашаган, җан кыйган, кыйнаган, яралаган кеше. Ахирәттә аның саваплары хак ияләренә биреләчәк, саваплары бетсә, хак ияләренең гөнаһлары аңа йөкләнеп, ул җәһәннәмгә ташланачак», – диде.
Мөхәммәд Мәгъсүм Фарукый Сирһинди хәзрәтләре «Мәктүбат» китабының икенче томындагы 110 нчы хатында болай ди: «Гөнаһ эшләгәч, шунда ук тәүбә итәргә кирәк. Яшерен гөнаһның тәүбәсе – яшерен, ачык эшләнгән гөнаһның тәүбәсе ачык була. Тәүбәне соңга калдырырга ярамый. Кирамән катибин фәрештәләре гөнаһны шунда ук язмыйлар. Тәүбә ителсә, ул бөтенләй язылмый. Тәүбә ителмәсә, язалар. Җәгъфәр ибне Синан (куддисә сирруһ) болай диде: „Гөнаһыннан тәүбә итмәгән кеше үлгәнче тәүбә итәргә тиеш“. Вәрәгъне һәм тәкъваны кулдан ычкындырырга ярамый. Тәкъва – ачыктан-ачык тыелган нәрсәләрне, ә вәрәгъ шикле нәрсәләрне дә эшләмәү. Тыелганнардан саклану кушылганнарны үтәүдән файдалырак. Олугларыбыз болай дигәннәр: „Яхшылар да, яманнар да яхшылык эшли. Ләкин бары тик сыйддыйклар, яхшылар гына гөнаһтан саклана…“ Хәдис шәрифтә: „Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә хозурына ирешүчеләр – вәрәгъ һәм зөһед ияләре“, – диелде. Тагын бер хәдис шәрифтә: „Вәрәгъ иясенең намазы кабул була“, ә икенче бер хәдис шәрифтә: „Вәрәгъ иясе белән бергә булу – гыйбадәт. Аның белән сөйләшү – садака бирү кебек савап“, – диелде. Шикләнгән эшләрдә күңелеңнән киңәш сора! Күңелең шомланган эшне эшләмә! Нәфесеңә иярмә!»
«Хикмәт – ун өлеш. Аның тугызы – гозләттә. Бере – аз сөйләшүдә» Хәдис шәриф
Хәдис шәрифләрдә болай диелде: «Нәфескә тынычлык, күңелгә рәхәтлек бирә торган эш – яхшы эш. Нәфесне котыртучы, күңелне дулкынландыручы эш – гөнаһ». «Хәләл нәрсәләр ачык, хәрамнар да белдерелгән. Шиклеләрдән сакланыгыз. Шиксез белгәннәрегезне эшләгез!» Бу хәдис шәрифләр шикләнелгән һәм күңелне кыскан нәрсәне эшләмәскә кирәк икәнен күрсәтә. Шикләнелмәгәнне эшләү исә җаиз. Бер хәдис шәрифтә: «Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә хәләл иткән нәрсәләр – хәләл. Ул Коръән Кәримдә белдермәгән нәрсәләрне гафу итә», – диелде. Шикле бер нәрсәгә очрагач, кулны күкрәккә куярга кирәк. Йөрәк тибеше көчәймәсә, ул эшне эшләргә ярый. Әгәр йөрәк ныграк тибә башласа, эшләмәскә кирәк. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Кулыңны күкрәгеңә куй! Хәләл нәрсәдә йөрәк тыныч була. Хәрам нәрсәдә йөрәк дөпелди. Шикләнсәң, эшләмә. Дин кешеләре фәтва бирсәләр дә, эшләмә!»
Иманы булган кеше зур гөнаһка төшмәс өчен кечкенә гөнаһтан да кача. Бөтен гыйбадәтләрен, яхшылыкларын кимчелекле дип белергә кирәк. Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен тулысынча үтәмәдем дип уйларга кирәк. Әбү Мөхәммәд Габдулла ибне Мәназил (куддисә сирруһ) болай диде: «Аллаһы Тәгалә төрле гыйбадәтләрне белдерде. Ул сабырлыкны, тугрылыкны, намазны, уразаны һәм сәхәр вакытларында истигъфар кылуны әмер итте. Истигъфарны иң ахырдан әйтте. Шулай итеп, колга гыйбадәтләрен, яхшылыкларын кимчелекле санап, аларның барысы өчен гафу һәм ярлыкау сорау кирәк булды».
Җәгъфәр ибне Синан болай диде: «Гыйбадәт, яхшылык кылучыларның үзләрен гөнаһ эшләүчеләрдән өстен санаулары тегеләрнең гөнаһларыннан да яманрак».
Гали Мөртәиш хәзрәтләре мөбарәк Рамазан аеның егерменче көненнән соң игътикяфны ташлап, мәчеттән чыкты. «Ни өчен чыктың?» – дип сорагач, ул: «Хафизларның тәганни белән укуларын һәм моның белән мактануларын күргәч, эчтә тора алмадым», – дип җавап бирде.
Үзенең һәм бала-чагасының ризыгын хәләлдән табу өчен эшләргә кирәк. Моның өчен сәүдә, һөнәр белән шөгыльләнергә кирәк. Сәләфе салихин (рәхмәтуллаһи тәгалә галәйһим әҗмәгыйн) һәрвакыт шулай эшләп тапканнар. Хәләл кәсепнең савапларын белдерә торган бик күп хәдис шәрифләр бар. Мөхәммәд ибне Салим хәзрәтләреннән: «Эшләп табыйкмы, әллә гыйбадәт кылып кына тәвәккәл итикме?» – дип сорагач, ул: «Тәвәккәл итү – Рәсүлуллаһның хәле. Эшләп табу исә – аның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәте. Эшләгез дә тәвәккәл итегез», – диде.
Әбү Мөхәммәд ибне Мәназил: «Эшләп тә тәвәккәл итү бер почмакка чигенеп гыйбадәт кылудан хәерлерәк», – диде. Ашау-эчүдә урталыкны сакларга кирәк. Хәлсезлек китерерлек күп ашарга ярамый. Гыйбадәт кыла алмаслык дәрәҗәдә пәрхиз тотарга да ярамый. Бөек әүлияләрнең берсе Шаһ Нәкышбәнд (куддисә сирруһ) болай диде: «Яхшы аша, яхшы эшлә!» Сүзнең кыскасы, гыйбадәт һәм яхшылык эшләргә ярдәм иткән һәр нәрсә – яхшы һәм мөбарәк. Һәр яхшы эштә ниятне күзәтергә кирәк. Яхшы ният булмаса, ул эшне эшләмәскә кирәк.
Исламга иярмәүчеләрдән, бидгать һәм гөнаһ эшләүчеләрдән ерак торырга һәм алар белән аралашмаска кирәк. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Хикмәт – ун өлеш. Аның тугызы – гозләттә. Бере – аз сөйләшүдә».
Андый кешеләр белән зарурлык кадәр генә аралашырга кирәк. Күңел ачу вакыты – үлгәннән соң. Салих, пакь мөселманнар (рәхмәтуллаһи тәгалә галәйһим әҗмәгыйн) белән аралашырга, аларга файдалы булырга һәм алардан файда алырга кирәк. Кирәксез, файдасыз сүзләр белән вакытны әрәм итәргә ярамый.
Яхшыга да, яманга да – һәркемгә ачык йөз күрсәтергә кирәк. Фетнә чыгарырга, дошман казанырга ярамый. Хафиз Ширазинең «Дусларга дөресен әйтергә, ә дошманнар белән ачык йөз һәм татлы тел белән эш итәргә кирәк» дигән сүзенә иярергә кирәк. Гафу сораучыларны гафу итәргә кирәк. Һәркем белән яхшы холыклы булырга кирәк. Беркемнең дә сүзенә каршы килмәскә, бәхәсләшмәскә кирәк. Һәркемгә йомшак итеп сөйләргә, кырыс сөйләмәскә кирәк.
Шәех Габдулла Баял (куддисә сирруһ) болай диде: «Тасаввыф – намаз, ураза һәм төннәрен гыйбадәт кылу түгел. Боларны эшләү – һәр кешенең колчылык бурычы. Тасаввыф – кешеләрне рәнҗетмәү. Шуңа ирешкән кеше максатына ирешкән була».
Әүлияне башка кешеләрдән ничек аерырга икәнен Мөхәммәд ибне Салим хәзрәтләреннән сорадылар. Ул: «Сүзләренең йомшак, холыкларының гүзәл, йөзләренең ачык булуыннан, игелекләренең мул булуыннан, сөйләшкәндә каршы килмәүләреннән, гафу сораучыларны гафу итүләреннән һәм һәркемгә мәрхәмәтле булуларыннан аңлашыла», – диде.
Әбү Әхмәд Мәккари дә болай диде: «Футувват – сине рәнҗеткән кешегә яхшылык итү, яратмаган кешеңә игелек кылу һәм сине борчыган кешегә ачык йөз күрсәтү».
Аз сөйләшергә, аз йокларга һәм аз көләргә кирәк. Каһкаһә белән көлү күңелне караңгылата. Эшләргә, ләкин аның әҗерен Аллаһы Тәгаләдән көтәргә кирәк. Аның әмерләрен үтәүдән ләззәт табарга кирәк. Бары Аңа гына таянсаң, Ул теләгән һәр нәрсәңне бирә. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Аллаһы Тәгалә бары Аңа гына таянучының теләгән һәр нәрсәсен бирә һәм бөтен кешеләрне аңа ярдәмче итә».
Яхъя ибне Мөгаз Рази болай диде: «Аллаһы Тәгаләне никадәр яратсаң, һәркем сине шулкадәр ярата. Аллаһы Тәгаләдән никадәр курыксаң, һәркем синнән шулкадәр курка. Аллаһы Тәгаләгә никадәр колчылык кылсаң, һәркем сиңа шулкадәр ярдәм итә. Үз файдаң артыннан чапма».
Әбү Мөхәммәд Габдулла Раши (рәхмәтуллаһи тәгалә галәйһ) болай диде: «Аллаһы Тәгалә белән кеше арасындагы иң зур пәрдә – кешенең үз нәфесен уйлавы һәм үзе кебек көчсез бер колга таянуы. Кешеләрнең түгел, Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтенә ирешүне уйларга кирәк». Гаилә һәм балалар белән татлы телле һәм ачык йөзле булырга кирәк. Алар белән аларның хакларын үти алырлык кадәр бергә булырга кирәк. Ләкин аларга Аллаһы Тәгаләдән йөз чөерерлек дәрәҗәдә бәйләнергә ярамый.
Дин эшләрендә надан һәм фасыйк дин кешеләреннән киңәш сорарга ярамый. Дөньяга бирелгәннәр белән бергә булырга ярамый. Һәр эштә сөннәткә иярергә, бидгатьтән сакланырга кирәк. Шатлыклы вакытларда исламнан читкә чыгарга, авыр мизгелләрдә Аллаһы Тәгаләдән өмет өзәргә ярамый. Һәр авырлык янында җиңеллек барлыгын онытырга ярамый. Шатлыкта да, кайгыда да кешенең хәле үзгәрмәскә, ул байлыкта да, ярлылыкта да бер хәлдә булырга тиеш. Хәтта ярлылыкта рәхәтлек тоярга, байлыкта борчылырга кирәк. Вакыйгаларның үзгәрүе кешене үзгәртмәскә тиеш.
«Гаиләсе күп, ризыгы аз булып, намазларын яхшы укыган һәм гайбәт сөйләмәгән кеше кыямәт көнендә минем янымда булачак» Хәдис шәриф
Беркемнең дә гаебенә карамаска, үз гаепләреңне күрергә кирәк. Үзеңне бер генә мөселманнан да өстен санарга ярамый. Һәр мөселманны үзеңнән өстен тотарга кирәк. Һәр мөселманның догасы белән бәхеткә ирешергә мөмкин дип ышанырга кирәк. Өстеңдә хакы булганнарның колы кебек булырга кирәк. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Өч нәрсә эшләгән мөселманның иманы камил: гаиләсенә хезмәт итү, фәкыйрьләр арасында утыру (теләнчеләр арасында түгел) һәм хезмәтчесе белән бергә ашау». Бу өч нәрсәнең мөэминнәр билгесе икәне Коръән Кәримдә белдерелгән. Сәләфе салихинның хәлләрен өйрәнергә, алар кебек булырга тырышырга кирәк. Беркем турында да гайбәт сөйләмәскә, гайбәт сөйләүчене тыярга кирәк. (Кешенең артыннан ул ишетсә рәнҗи торган нәрсәне сөйләгәндә, сүз дөрес булса, бу гайбәт була. Ялган булса, яла була. Икесе дә – зур гөнаһ.) Әмер бил-мәгъруф вә нәһи ганил-мөнкәрне гадәткә кертергә кирәк.
Хәдис шәрифтә: «Гаиләсе күп, ризыгы аз булып, намазларын яхшы укыган һәм гайбәт сөйләмәгән кеше кыямәт көнендә минем янымда булачак», – диелде. Мөселман мөселман кардәшенең ихтыяҗларын үти, аны шатландыра. Пәйгамбәребез болай диде: «Мөселман – мөселманның кардәше. Алар бер-берсен рәнҗетмиләр, кайгыга салмыйлар. Кем дин кардәшенә берәр эшендә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә дә аның эшен җиңеләйтә. Кем бер мөселманның авырлыгын бетерсә, аны шатландырса, Аллаһы Тәгалә аны кыямәт көненең иң авыр вакытларында авырлыктан коткара. Кем бер мөселманның гаебен, кимчелеген яшерсә, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аның гаебен яшерә». «Кем дин кардәшенә ярдәмче булса, Аллаһы Тәгалә дә аңа ярдәмче була».
«Аллаһы Тәгалә кайбер колларын колларның ихтыяҗларын үтәү, аларга ярдәмче булу өчен бар итте. Ихтыяҗы булганнар шуларга мөрәҗәгать итә. Алар өчен ахирәттә газап куркынычы булмаячак».
«Кем дин кардәшенең бер эшен эшләү өчен барса, һәр адымы өчен аның күп гөнаһлары гафу ителә һәм җитмеш савап бирелә. Бу эш беткәнче шулай дәвам итә. Эш эшләнгәч, аның бөтен гөнаһлары гафу ителә. Бу эшне эшләгәндә үлсә, сорау-җавапсыз җәннәткә керә».
«Кем дин кардәшенең рәхәткә ирешүе яки авырлыктан котылуы өчен хөкүмәт кешеләре янына барып тырышса, кыямәт көнендә Сыйрат күпере өстендә һәркемнең аягы таеп киткән вакытта аның тиз үтүе өчен Аллаһы Тәгалә ярдәм итә».
«Дин кардәшеңә ачык йөзле булу, аңа яхшы нәрсәләрне өйрәтү, аны явызлык эшләүдән тыю, ят кешегә эзләгән урынын күрсәтү, урамнан таш, чәнечке, сөяк һәм шуның кебек зарарлы, ямьсез, пычрак нәрсәләрне алып ташлау, башкаларга су бирү – болар барысы да садака» Хәдис шәриф
«Аллаһы Тәгалә иң яраткан эш – мөэминне кием биреп яки туйдырып, яки башка бер ихтыяҗын үтәп шатландыру».
«Кем бер мөэмингә яхшылык эшләсә, Аллаһы Тәгалә бер фәрештә бар итәр. Бу фәрештә һәрвакыт гыйбадәт кылыр. Аның гыйбадәтләренең савабы шул кешегә бирелер. Бу кеше үлеп, кабергә салынгач, бу фәрештә нурлы һәм сөйкемле кыяфәттә аның каберенә килер. Фәрештәне күргәч, ул кеше җиңел сулап куяр, шатланыр. „Син кем?“ – дип сорар. Фәрештә: „Мин – син фәлән кешегә эшләгән яхшылык һәм аның күңеленә салган шатлыгың. Аллаһы Тәгалә мине бүген сине шатландыру, сиңа шәфәгать кылу һәм җәннәттәге урыныңны сиңа күрсәтү өчен җибәрде“, – дияр».
«Кеше гүзәл холкы сәбәпле җәннәтнең иң югары дәрәҗәләренә ирешә. (Нәфел) гыйбадәтләр кешене бу дәрәҗәләргә ирештерә алмый. Начар холык кешене җәһәннәмнең иң түбән чокырларына сөйри». «Сәлам биргәндә ачык йөзле булган кешегә садака бирүчеләр ирешкән савап бирелә».
«Дин кардәшеңә ачык йөзле булу, аңа яхшы нәрсәләрне өйрәтү, аны явызлык эшләүдән тыю, ят кешегә эзләгән урынын күрсәтү, урамнан таш, чәнечке, сөяк һәм шуның кебек зарарлы, ямьсез, пычрак нәрсәләрне алып ташлау, башкаларга су бирү – болар барысы да садака».
«Җәннәттә шундый сарайлар бар, анда булган кеше теләгән һәр урынны күрә һәм теләгән һәр урынга үзен күрсәтә». Әбү Малик Әшгари: «Мондый сарайлар кемнәргә биреләчәк?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Татлы сүзле, юмарт һәм һәркем йоклаганда Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, бөеклеге турында уйланучы һәм Аңа ялваручыларга биреләчәк», – диде.
Чын мөселман хорафатларга ышанмый. Ул сихергә, шомлыкка, фалга, әфсенгә, Коръән Кәримнән башка нәрсәләр язылган тумарларга, зәңгәр мунчакка, күрәзәлеккә һәм шуның кебек нәрсәләргә, аларның һичшиксез тәэсир итәчәгенә, каберләргә шәм утыртуга, чыбык һәм җеп бәйләүгә әһәмият бирми һәм үзен кәрамәт иясе дип әйтүче алдакчыларга алданмый. Бу ялган, бозык нәрсәләрнең күбесе, асылда, безгә башка диннәрдән күчкән. Кайбер дин кешеләреннән «кәрамәт» көтүчеләргә бөек ислам галиме имам Раббани (рәхимәһуллаһу тәгалә) болай ди: «Кешеләр дин кешеләреннән кәрамәт көтәләр. Аларның кайберләренең кәрамәте юк, ләкин алар башкаларга караганда Аллаһы Тәгаләгә якынрак. Иң зур кәрамәт – исламны өйрәнү һәм аңа туры китереп яши алу».
Башка диннән булсалар да, кешеләргә һәрвакыт татлы тел белән һәм аңлап эндәшү Коръән Кәримдә әмер ителә. Мөселман булмаган кешенең йөзенә «кяфер», «динсез» дип әйтеп, аның күңелен рәнҗетүнең гөнаһ икәне һәм шулай дигән кешене җәзаларга кирәк икәне фикһ китапларында язылган. Максат – һәркемгә ислам диненең бөеклеген аңлату. Бу җиһад та бары тик татлы тел, сабырлык, гыйлем һәм иман белән генә була. Берәүне берәр нәрсәгә ышандырырга теләүченең башта үзенең шуңа ышануы шарт. Мөэмин исә беркайчан да сабырлыгын җуймый һәм ышанганын аңлатуда кыенлык кичерми. Ислам дине кебек ачык һәм мантыйкый бер дин дә юк. Бу диннең бердәнбер хак дин икәнен җиңел генә исбат итеп була. Кыскасы, чын мөселман – барлык яхшы холыкларга ия, вәкарьле, күркәм холыклы, тән һәм рух ягыннан чиста, һәр яктан ышанычка лаек булган камил кеше. Әгәр бөтен кешеләр ислам динен кабул итсәләр, дөньяда явызлык та, мәкер дә, сугыш та, көч куллану да, золым да калмас иде. Шуңа күрә тулы һәм камил мөселман булырга тырышу һәм мөселманлыкның нигезен, нечкәлекләрен аңлатып, аны бөтен дөньяга тарату – барлык мөселманнарның муенындагы бурыч.
