Сөекле Пәйгамбәрем

ЧЫГАНАКЛАР

- Коръән Кәрим

- Envâr-üt-tenzîl – Кады Бәйдави

- Tefsîr-i Mazharî – Сәнауллаһ Панипати

- Tefsîr-i Kurtubî – имам Куртуби

- Tefsîr-i Beydâvî – Кады Бәйдави

- Tefsîr-i Kebîr – Фәхреддин Рази

- Tefsîr-i Hâzin – Галаэддин Багдади

- Tefsîrü’l- Kur’ân – имам Тирмизи

- Tefsîrü’l- Kur’ân-ı azim – Әбүл-Фида

- Sahîh-i Buhârî – имам Бохари

- Sahîh-i Müslim – имам Мөслим

- Sünen-i Dârekütnî – Даракутни

- Sünen-i Tirmizî – имам Тирмизи

- Muvattâ – имам Малик

- Müstedrek – Хаким Нишабури

- Sünen-i İbni Mâce – Ибне Мәҗә

- Sünen-i Beyhekî – Бәйһәкый

- Sünen-i Dâvûd – Әбү Давыд

- Sünen-i sâgir – имам Нәсаи

- Müsned – Бәззар

- Müsned – Дарими

- Müsned – Әбү Ягъля

- Müsned – имам Әхмәд ибне Хәнбәл

- Sahîh – Ибне Хиббан

- Ahbâr-u Mekke – Әзраки

- Birgivî Vasiyetnâmesi – İmâm-ı Birgivî

- Câliyetü’l-ekdâr – Мәүләна Халид Багдади

- Câmi-ul Ehâdis – Суюти

- Cevâb Veremedi – Harputlu İshâk Efendi

- Delâilü’n-Nübüvve – Әбү Нугайм Исфаһани

- Delâilü’n-Nübüvve – Бәйһәкый

- Dinî Sözlük – Türkiye Gazetesi

- El-Bidâye ve’n-nihâye – Ибне Кәсир (Әбүл-Фида)

- Ensâbu’l-eşrâf – Бәлазури

- El-Envâr – Бәгави

- El-İktifâ fî megâz-il-Mustafâ vesselâset-il-hulefâ – Киләгый

- El-Leâli’l-Masnûa – Суюти

- El-Mu’cemu’s-sağîr – имам Табарани

- El-Muhabber – Ибне Хәбиб

- El-Musannef – имам Габдеррәззак Сангани

- El-Musannef – имам Ибне Әбү Шәйбә

- El-Vefâ bi ahvâl-il-Mustafâ – Ибне Җәүзи (Габдеррахман Җәүзи / Әбүл-Фәрәҗ ибне Җәүзи)

- Evsaf-un Nebî – Суюти

- Feyz-ül-kadîr – Мөнави

- Fütühu’l-büldân – Бәлазури

- Herkese Lâzım Olan Îmân – Hacı Feyzullah Efendi

- Hilyet-ül-evliyâ – Әбү Нугайм

- İhyâ – имам Газали

- İnsân-u’l-uyûn – Нуреддин Гали Хәләби

- İsâbe – Ибне Хәҗәр Гаскаләни

- İsbâtü’n-Nübüvve – имам Раббани

- İslâm Âlimleri Ansiklopedisi – Türkiye Gazetesi

- İstiâb – Ибне Габделбәрр

- İ’tikâdnâme – Мәүләна Халид Багдади

- Keşf-ül-hafâ – Исмәгыйль Гаҗлуни

- Kısas-ı Enbiyâ – Ahmed Cevdet Paşa

- Kimyâ-i Se’âdet – имам Газали

- Me’âricü’n-Nübüvve Tercümesi (Peygamberler Tarihi) – Altıparmak Muhammed Efendi

- Mecma’uz-zevâid – Һәйсәми

- Megâzî – Вакыйди

- Mektûbât-ı İmâm-ı Rabbânî – имам Раббани

- Mektûbât-ı Ma’sûmiyye – Мөхәммәд Мәгъсүм Фарукый

- Mevâhib-i ledüniyye – Касталани

- Mevlid-i Şerîf (Vesîletü’n-necât) – Süleyman Çelebi

- Mir’ât-ı Kâinât – Nişancızâde Muhammed Efendi

- Mu’cem-ül-Kebîr – Табарани

- Mukaddime – Дарими

- Ravd-ül-ünf – Сөһәйли

- Siret – Ибне Кәсир

- Sîret-i Resûl – Ибне Исхак

- Sîretü’n-Nebeviyye – Ибне Һишам

- Sîretü’n-Nebî – Әхмәд ибне Зәйни Дәхлан

- Siyerü’l-Kebîr – имам Мөхәммәд

- Siyer-il-kebîr şerhi – имам Сәрахси

- Sübülü’l-Hüdâ – Шәмседдин Шами

- Şemâil-i şerîfe – имам Тирмизи

- Şifâ-i şerîf – Кады Гыяз

- Şevâhidü’n-Nübüvve – Мәүләна Габдеррахман Җами

- Şu’ab-ül-îmân – Бәйһәкый

- Tabakât-ül-kübrâ – Габделвәһһаб Шәгърани

- Tabakât-üs-Sahâbe – Ибне Сәгъд

- Târih-ül-Kebîr – Бохари

- Tahrîc – Хозагый

- Tarih-i Dımeşk (Şâm târîhi) – Ибне Гасакир

- Tam İlmihâl Se’âdet-i Ebediyye – Hüseyin Hilmi Işık

- Târih-i Taberî – Табари

- Târih-ül-İslâm – имам Зәһәби

- Terâtîb-ül-idâriyye – Кәттани

- Usudü’l-gâbe – Ибне Әсир

- Uyûn-ül-eser – Ибне Сәййидин-нас

ГАБДЕЛХӘМИД ХАН II

«ЙЫЛДЫЗ» АЛЬБОМНАРЫ. МӘККӘ – МӘДИНӘ

ФОТОСУРӘТЛӘРЕ

Кәгъбәи шәриф – Мөкәррәмә Мәккә Мәсҗидел-Харамның керү капкасы

Сафа калкулыгы – Мәккә Мәрвә калкулыгы – Мәккә

Сөррәи һөмаюн Мәккәдә Габделхәмид хан I салдырган Зәмзәм коесы

МӘҮЛИДЕ БӘЙТЕ ШӘРИФ (1909)

Зур рәсемдә һәм уң яктагы аскы рәсемнең уң ягында күренгән бер гөмбәзле һәм бер манаралы мәчет – Рәсүлуллаһның дөньяга килеп, аны шәрәфләндергән мөбарәк урыны.

Пәйгамбәребез һиҗрәт кылганда бу мөбарәк йортны хәзрәти Галинең (радыяллаһу ганһү) бертуганы Гакыйль ибне Әбү Талибка тапшырган иде. Гакыйльнең оныклары исә аны Хәҗҗаҗның бертуганы Мөхәммәд ибне Йосыф Сәкафигә сатканнар.

Соңыннан бу мөбарәк йортны Габбаси хәлифәсе Һарун Рәшиднең анасы Хәйзүран Хатын сатып алып, мәчеткә әйләндергән.

Габбасиләрдән соң мәмлүкләр саклаган бу мәчет госманлылар чорында да зур игътибар белән сакланган.

Кануни солтан Сөләйман хан мәчетне яңадан салдырды һәм Пәйгамбәребез туган урынны көмеш таяклы рәшәткә белән әйләндереп алдырды.

Солтан Әхмәд хан I дә алтын бишек рәвешендә ясаткан мәкам көрсиен бу рәшәткә эченә куйдырды.

Валидә солтаннар зур игътибар белән караган бу мәчетнең ихтыяҗларын сарай ханымнары тәэмин итә иде.

Бу эштә иң күп хезмәтне солтан Мехмед IV хатыны (Мостафа II һәм Әхмәд хан III анасы) Әмәтуллаһ Рабига Гөлнуш солтан күрсәткән.

Бу мәчет тарих дәвамында күп тапкыр төзекләндерелгән.

1924 елда җимерелгән мәчет урынына шәех Габбас Кәттан 1950 елда салдырган йорт 1959 елдан бирле Мәккәнең халык китапханәсе итеп файдаланыла.

АҖЬЯД КАЛЬГАСЫ (1890)

ИЗГЕ ҖИРЛӘРДӘГЕ СОҢГЫ ГОСМАНЛЫ ЭЗЛӘРЕ – РИВАКЛАР

Бәйтуллаһны әйләндереп алган беренче күләгәлекләр хәзрәти Госман (радыяллаһу ганһү) заманында куелган. Соңыннан Габбаси хәлифәсе Мәһди салдырган риваклар вакыт узу белән тузган.

Кануни солтан Сөләйман ривакларны төзекләндерүне Мимар Синанга йөкләгән, бу төзекләндерүдән соң ривакларның өстенә гөмбәзләр өстәлгән. Мимар Синанның шәкертләреннән булган мимар Мехмет ага 1590 елда риваклардагы баганаларга яңа өстәмәләр ясаган, агачтан ясалган терәкләрне һәм аркаларны мәрмәр кулланып яңарткан.

Солтан Габделгазиз һәм Габделхәмид хан II заманында да аларны карап торганнар.

2014 елда Кәгъбәне киңәйтү проекты кысаларында риваклар урыннарыннан сүтелеп, Гарәфәт янындагы төзелеш мәйданчыгына күчерелгән. 2016 елда алар яңадан урыннарына куелган.

МӘДИНӘ ВОКЗАЛЫ

ХӘЗРӘТИ ГОСМАН ТӨРБӘСЕ

КӘГЪБӘИ ШӘРИФ

ҖӘННӘТЕЛ-МӨГАЛЛА ЗИРАТЫНА КЕРҮ

ГОСМАНЛЫ КАРАВЫЛ ПОСТЫ – МӨКӘРРӘМӘ МӘККӘ

КАНУНИ САЛДЫРГАН СУ ХАНИЯ КАЛЬГАСЫ – МӨНӘҮВӘРӘ МӘДИНӘ

МӨНӘҮВӘРӘ МӘДИНӘ

МӨКӘРРӘМӘ МӘККӘ

1. Аҗьяд кальгасы

Аҗьяд кальгасы солтан Габделхәмид хан I чорында Кәгъбәне саклау, хаҗиларның иминлеген, Мәккә шәһәренең тынычлыгын һәм саклануын тәэмин итү өчен 1781–1783 елларда салынган, Беренче бөтендөнья сугышында анда төрек гарнизоны урнашкан. Ләкин госманлылардан истәлек булып калган Аҗьяд кальгасы 2002 елда җимертелгән.

2. Гомәр тавы

3. Һинд кальгасы: Һинд кальгасы да Мәккәнең иминлеген арттыру өчен 1806 елда солтан Сәлим хан III салдырган.

МӨНӘҮВӘРӘ МӘДИНӘ

1. Өхед тавы
2. Мәҗидия манарасы

Мәҗидия манарасы мәчетнең Бабус-сәлам һәм Бабур-рахмә дип аталган башка манаралары кебек үк, солтан Габделмәҗид хан салдырган. Манаралар госманлы архитектурасы стилен чагылдыра. 3. Коббәи сәгадәт (Коббәи хадра – Яшел гөмбәз): Мисырның төрекмән солтаны Сәйфеддин Салих Кәлавун 678 елда [милади 1279] Хөҗрәи сәгадәт өстенә бүгенге гөмбәзне салдырып, аны кургаш белән каплатты. Гөмбәз 1253 елда [милади 1837] солтан Мәхмүд хан II (рәхмәтуллаһи галәйһ) әмере белән яшел төскә буялды.

4. Рәисия манарасы

Рәисия манарасын мәмлүкләр салдырган, ул Кануни солтан Сөләйман хан һәм Мехмед хан IV заманнарында төзекләндерелгән. Баш мөәзин шушында азан әйткәнгә күрә, бу төп манараны Рәисия дип атыйлар.

5. Халидия каравыл посты

6. Кышлаи Әсакире Шаһанә (госманлы казармасы)

4. Фөлфөл кальгасы

Мәккәнең иминлеге җитәрлек саналмаганлыктан, Фөлфөл кальгасы 1800–1801 елларда солтан Сәлим хан III салдырган.

1885 елда, Осман Нури паша Мәккә әмире булган чорда, ул хастаханәгә әверелдерелгән.

Искәрмә:

Һинд һәм Фөлфөл кальгалары да Аҗьяд кальгасыннан алдарак җимертелгән.

7. Мәсҗиде Гамәмә

«Гамәмә» гарәпчә «болыт» дигәнне аңлата. Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) күләгә ясаучы болыт, Пәйгамбәребез Мәсҗиде Нәбәвигә барганда, шушында көтеп торганга күрә, бу җиргә «болыт урыны» дигән исем бирелгән, мәчет тә шул ук исемне алган. Пәйгамбәребез гаед намазларын шушында укыган. Мәчет солтан Габделмәҗид хан заманында төзекләндерелгән.

8. Хәзрәти Әбү Бәкер мәчете

Бүгенге көндә хәзрәти Әбү Бәкер мәчетендә урнашкан госманлы язмасында мәчетне соңгы тапкыр солтан Габделгазиз хан төзекләндерткәне язылган. Фотосурәт бу төзекләндерүдән берничә ел соң төшерелгән.

9. Хәзрәти Гали мәчете

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шушында Рамазан гаете намазын укыткан. Хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү) дә хәлифә булганда һәм хәзрәти Госман (радыяллаһу ганһү) үз өендә камалышта калган вакытта, гаед намазын шул ук урында укыткан. Шуңа күрә аңа «Хәзрәти Гали мәчете» дигән исем бирелгән.

10. Фатыйматез-Зәһра сәбиле

КӘГЪБӘ – ХАРӘМ ШӘРИФ

1. Мәкамы Малики
2. Мәкамы Хәнәфи
3. Хәҗәрел-әсвәд
4. Мәкамы Ибраһим һәм Мәкамы Шафигый

5. Зәмзәме шәриф коесы

6. Мәкамы Хәнбәли

7. Мөвәккыйтханә: Мөвәккыйтләр хезмәт итә торган, вакытны һәм намаз вакытларын билгеләү өчен эшли торган, эчендә вакыт билгеләүдә кулланыла торган кораллар һәм көйләнгән сәгатьләр булган, кечкенә обсерваториягә охшаган биналарны мөвәккыйтханә диләр. Гадәттә алар зур мәчетләр янында була. Сәгатьләрне көйләүче һәм бигрәк тә намаз вакытларын билгеләүче хезмәткәрләрне мөвәккыйт диләр, аларның чыгымнарын вакыфлар каплый. 8. Китапханә: Җәннәтмәкян солтан Габделмәҗид хан 1262 елда (милади 1846) Кәгъбәнең көнчыгыш ягында булган, электән калган, һәрберсенең алты метр диаметрлы гөмбәзе булган ике бинаның берсен мөвәккыйтханәгә, икенчесен китапханәгә әйләндерткән [Mirâtü’l Haremeyn – Mirâtü’l Mekke, II, 770]. Габделмәҗид хан китапханәгә 3653 том китап бүләк иткән.

ӘС-САЛӘТҮ ХӘВЛӘЛ-КӘГЪБӘ (Кәгъбә тирәсендә намаз)

КОББӘИ СӘГАДӘТ ҺӘМ РӘИСИЯ МАНАРАСЫ

1. Фатыйматез-Зәһра бакчасы
2. Госман михрабы гөмбәзе

ПАКЬ ШӘҺӘР МӨНӘҮВӘРӘ МӘДИНӘ

МӘСҖИДЕ НӘБӘВИ

МӘНАХА МӘЙДАНЫ (ДӨЯ БАЗАРЫ)

ҖӘННӘТЕЛ-БӘКЫЙГЪ ЗИРАТЫ

1. Хәзрәти имам Малик һәм хәзрәти Нафигъ төрбәсе

2. Хәзрәти Гакыйль ибне Әбү Талиб (Пәйгамбәребезнең агасы улы) һәм хәзрәти Габдулла ибне Җәгъфәр Тәййар (Пәйгамбәребезнең агасының оныгы, Җәгъфәр Тәййарның улы) төрбәсе

3. Әзвәҗе мотаһһәрат төрбәсе:

Бу төрбәдә хәзрәти Хәдичә һәм хәзрәти Мәймүнәдән башка Пәйгамбәрнең барлык хатыннары җирләнгән. Хәзрәти Гаишәнең кабере дә булган бу төрбәне 1543 елда Кануни солтан Сөләйман яңарткан.

4. Хәзрәти Ибраһим ибне Рәсүлуллаһ (радыяллаһу ганһү) төрбәсе

Пәйгамбәребезнең үз гаиләсеннән Җәннәтел-Бәкыйгъ зиратына беренче булып җирләнгән кеше – бәләкәй чагында ук вафат булган улы Ибраһим.

Ә хәзрәти Госман ибне Мазгун Җәннәтел-Бәкыйгъ зиратына җирләнгән беренче сәхабә. 5. Бәнатен-Нәби төрбәсе: Монда Пәйгамбәребезнең кызлары хәзрәти Рокыя, хәзрәти Өмме Гөлсем һәм хәзрәти Зәйнәб (радыяллаһу ганһүннә) җирләнгән.

6. Хәзрәти Фатыйма бинте Әсәд (радыяллаһу ганһә) төрбәсе

7. Мөрдыйгател-мөрсәлин хәзрәти Хәлимә Сәгъдия: Монда Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) сөт анасы хәзрәти Хәлимә (радыяллаһу ганһә) җирләнгән.

8. Хәзрәти Госман ибне Гаффан (радыяллаһу ганһү) төрбәсе: Өченче хәлифә хәзрәти Госманның (радыяллаһу ганһү) төрбәсен 1205 елда Сәлахеддин Әюби салдырган. Госманлылар заманында аны төзекләндереп, карап торганнар. 9. Әһле бәйт төрбәсе: Бу төрбәдә хәзрәти Габбас (Пәйгамбәребезнең агасы), хәзрәти имам Хәсән Мөҗтәба, хәзрәти имам Зәйнел-Габидин, хәзрәти имам Мөхәммәд Бакыйр һәм хәзрәти имам Җәгъфәр Садыйк (радыяллаһу ганһүм) җирләнгән.

10. Хәзрәти Фатыйматез-Зәһра төрбәсе
Искәрмә:

Җәннәтел-Бәкыйгъ зиратында Пәйгамбәребезнең дүрт кызы һәм бер улы җирләнгән. Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Габдулла ибне Мәсгуд, Сөһәйб ибне Синан, Әбү Һөрәйрә, Әбү Суфьян ибне Харб, Сәгъд ибне Мөгаз һәм Суфьян ибне Харис (радыяллаһу ганһүм) – Җәннәтел-Бәкыйгъ зиратында җирләнгән, кабер урыннары фотосурәттә күрсәтелмәгән сәхабәләрнең иң күренеклеләре. Мәдинә 1806 елда басып алынгач, Җәннәтел-Бәкыйгъ зиратындагы кабер ташлары һәм төрбәләр җимерелгән. Солтан Габделхәмид хан II заманында кабер ташлары төзекләндерелгән, төрбәләр яңадан салынган. Бу фотосурәт шул төзелештән соң төшерелгән.

Ләкин 1926 елда госманлыларның Харәмәйнгә хезмәте тәмамлангач, Җәннәтел-Бәкыйгъ зираты тагын бер тапкыр шул ук язмышка дучар булган.

ҖӘННӘТЕЛ-МӨГАЛЛА ЗИРАТЫ

1. Хәдичәтел-Кобра (радыяллаһу ганһә) төрбәсе: Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны хәзрәти Хәдичәнең (радыяллаһу ганһә) Җәннәтел-Мөгалла зиратындагы төрбәсен 1543 елда Кануни солтан Сөләйман Мәккә наибы Давыд паша күзәтчелегендә салдырган.

Моңа кадәр төрбә урынында агач сандука булган.

2. Әҗдаде Рәсүлуллаһ төрбәсе: Бу төрбәдә Пәйгамбәребезнең бабасы Габделмотталибның һәм олы бабасы Габдеманафның каберләре бар.

3. Әбү Талиб төрбәсе

4. Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк анасы хәзрәти Аминәнең (радыяллаһу ганһә) мәкамы булган төрбә

Анабыз хәзрәти Аминәнең кабере, иң мәшһүр риваять буенча, Әбвада. Ләкин кайбер чыганакларда аның Җәннәтел-Мөгалла зиратына күчерелгәне дә риваять ителә.

Искәрмә:

Бу төрбәләрне 1879 елда солтан Габделхәмид хан II төзекләндерткән.

Эвлия Чәләби госманлылар чорында Җәннәтел-Мөгалла зиратында Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бабасына, агасына, башка сәхабәләргә һәм ислам олугларына караган җитмеш биш төрбә булганын яза.

ГАРӘФӘТНЕҢ КЫЙБЛАГА КАРАГАН УҢ ЯГЫ

МИНАДА КОРБАН ГАЕТЕ

(1880 елның 13 ноябре)

ХӘЗРӘТИ ХӘМЗӘНЕҢ (РАДЫЯЛЛАҺУ ГАНҺҮ) ӨХЕД ТАВЫНДАГЫ ТӨРБӘСЕ ҺӘМ МӘЧЕТЕ

Мәсҗиде Җәбәли Гайния: Хәзрәти Хәмзә (радыяллаһу ганһү) шушында шәһит булган. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) монда кораллы һәм сугыш кирәк-яраклары белән булган хәлендә намаз укыган.

МИНА

ХӘМИДИЯ МӘЧЕТЕ – МӘККӘ

ӘЮБ СОЛТАН ХӘЗРӘТЛӘРЕНЕҢ ӨЕ

ГОСМАНЛЫ КАЗАРМАСЫ – МӘККӘ

ТАЙЙИБӘ МУНЧАСЫ – МӘДИНӘ

РӘИСИЯ МАНАРАСЫ – МӘДИНӘ

БАБУС-СӘЛАМ – МӘДИНӘ

ГОСМАНЛЫ АРХИТЕКТУРАСЫ ӘСӘРЕ – МӘККӘ

МӘККӘ (Уң яктагы мәчет – сөекле Пәйгамбәребез туган йорт.)