Сөекле Пәйгамбәрем

МӨХӘММӘД ГАЛӘЙҺИССӘЛӘМГӘ ИЯРҮ

Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярү, ягъни аңа буйсыну – ул барган юлдан бару дигән сүз. Аның юлы – Коръән Кәрим күрсәткән юл. Бу юлны Дине ислам диләр. Аңа иярү өчен башта иман китерергә, мөселманлыкны яхшылап өйрәнергә, аннары фарызларны үтәп, хәрамнардан сакланырга, аннан соң сөннәтләрне үтәп, мәкруһлардан сакланырга кирәк. Шулардан соң мөбахларда да аңа иярергә тырышырга кирәк. Иман китерү – аңа иярә башлау һәм бәхет ишегеннән эчкә керү дигән сүз.

Аллаһы Тәгалә аны дөньядагы бөтен кешеләрне бәхеткә чакыру өчен җибәрде һәм Сәбә сүрәсенең егерме сигезенче аятендә мәгънәсе буенча болай диде: «Әй сөекле Пәйгамбәрем! Мин сине дөньядагы бөтен кешеләргә мәңгелек бәхет белән сөендерү һәм шул бәхет юлын күрсәтү өчен җибәрәм».

Мәсәлән, аңа ияргән кешенең көн уртасында бераз йоклап алуы, аңа иярмичә күп төннәрне гыйбадәт белән уздырудан күп мәртәбә кыйммәтлерәк. Чөнки «кайлүлә» кылу, ягъни өйлә алдыннан бераз ятып тору аның мөбарәк гадәте иде. Яки, мәсәлән, аның дине кушканга күрә гаед көнендә ураза тотмыйча ашап-эчү, диндә булмаган, еллар буе тотылган уразалардан кыйммәтлерәк. Аның дине әмере белән фәкыйрьгә бирелгән зәкят үз теләге белән тау хәтле алтын садака бирүдән өстенрәк, фазыйләтлерәк.

Бервакыт хәзрәти Гомәр иртәнге намазны җәмәгать белән укыганнан соң, җәмәгатькә күз салып, бер кешене күрмәгәч, аның турында сорады. Сәхабәләр: «Ул төннәрен иртәнгә кадәр гыйбадәт кыла. Бәлки хәзер аны йокы баскандыр», – диделәр. Әмирел-мөэминин: «Төн буе йоклап, иртәнге намазны җәмәгать белән укыса, яхшырак булыр иде», – диде.

Исламга иярмичә авырлык чигеп, мөҗаһәдә кылучылар нәфесләрен сүрелдерсәләр дә, исламга туры китереп эшләмәгәнгә күрә, аларның тырышлыгы кыйммәтсез һәм түбән. Әгәр бу тырышлыклары өчен берәр түләү булса да, аларның кулына дөньяда берничә файдадан башка бернәрсә дә керми. Бөтен дөньяның үзенең дә кыйммәте, әһәмияте юк бит, аның берничә валчыгының ни кадере булсын? Андыйлар, мәсәлән, кара эш эшләүчеләргә охшыйлар: алар һәркемнән күбрәк эшлиләр һәм арыйлар, ә хезмәт хаклары эшләгән эшләре белән чагыштырганда һәркемнекеннән түбәнрәк. Исламга иярүчеләр исә нәфис асылташлар һәм кыйммәтле алмазлар белән эш итүче зәргәрләргә охшыйлар. Аларның эше аз, ә табышлары бик күп. Кайчакта аларның бер сәгатьлек эше йөз меңнәрчә еллык табыш китерә. Моның сәбәбе шул: исламга туры килгән гамәлне Хак Тәгалә кабул итә, Ул аннан разый, шуңа күрә Ул аны бик ошата. Шулай икәнен Ул Үзенең Китабында күп урыннарда белдерде.

Мәсәлән, Әл-Гыймран сүрәсенең утыз беренче аятендә мәгънәсе буенча болай ди:

«Әй сөекле Пәйгамбәрем! Аларга әйт: „Әгәр Аллаһы Тәгаләне яратсагыз һәм Аллаһы Тәгаләнең дә сезне яратуын теләсәгез, миңа иярегез! Аллаһы Тәгалә миңа иярүчеләрне ярата“».

Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярү – әхкәме исламияне ошатып, яратып үтәү, аның әмерләрен һәм ислам кадерләгән, өстен санаган нәрсәләрне, исламның галимнәрен, салихларын олы дип белеп, хөрмәт итү һәм аның динен таратырга тырышу, ә аның диненә иярергә теләмәгәннәрне, аны ошатмаганнарны, аңа игътибар итмәгәннәрне түбән санау дигән сүз.

«Әй сөекле Пәйгамбәрем! Мин сине дөньядагы бөтен кешеләргә мәңгелек бәхет белән сөендерү һәм шул бәхет юлын күрсәтү өчен җибәрәм» Сәбә: 28

Исламга туры килмәгән нәрсәләрнең берсен дә Хак Тәгалә яратмый, ошатмый. Ул сөймәгән, ошатмаган нәрсәгә савап бирелерме соң? Киресенчә, ул җәзага сәбәп була. Ике җиһан бәхетенә ирешү бары тик дөнья һәм ахирәт сәеде булган Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярүгә генә бәйле. Аңа иярү өчен иман китерергә, әхкәме исламияне өйрәнергә һәм аларны тиешенчә үтәргә кирәк. Ахирәттә җәһәннәмнән котылу бары тик Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярүчеләргә генә хас. Дөньяда эшләнгән бөтен яхшылыклар, бөтен кәшефләр, бөтен хәлләр һәм бөтен гыйлемнәр Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) юлында булу шарты белән генә ахирәттә файда бирә. Югыйсә Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәренә иярмәүчеләр эшләгән һәр яхшылык дөньяда кала һәм аларның ахирәтләре харап булуга сәбәп була. Ягъни яхшылык рәвешендә күренгән нәрсә истидраҗдан башка нәрсә түгел. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә тулысынча һәм кимчелексез иярә алу өчен аны тулысынча һәм кимчелексез яратырга кирәк. Тулы һәм камил мәхәббәтнең билгесе – аның дошманнарыннан ерак тору, аны ошатмаучыларны яратмау. Мәхәббәткә мөдәһәнә, ягъни йомшаклык сыймый. Гашыйклар сөеклесенең диванасы булып, аның әмерләреннән бер мизгелгә дә аерылмыйлар. Аңа каршы баручылар белән бергә булмыйлар. Ике капма-каршы нәрсәнең мәхәббәте бер күңелдә булмый. Ягъни җәмгы зыйддәйн мөмкин түгел. Бу дөнья нигъмәтләре вакытлы һәм алдавыч. Бүген кулда булган нәрсә иртәгә башкаларныкы була. Ахирәттә кулга керәчәкләр исә чиксез, һәм алар дөньяда чакта ук казаныла. Бу берничә көнлек гомер дөньяның һәм ахирәтнең иң кыйммәтле кешесе булган Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ияреп уздырылса, мәңгелек бәхеткә, чиксез нәҗатка һәм котылуга өмет итеп була. Югыйсә аңа иярмичә торып, һәр нәрсә – юк кебек. Аңа иярмичә эшләнгән һәр хәер, һәр яхшылык монда кала, ахирәттә кулга бернәрсә дә керми. Аңа иярүнең кечкенә генә бер зәррәсе бөтен дөнья нигъмәтләреннән һәм ахирәт бәхетләреннән күп мәртәбә өстен. Кешелекнең өстенлеге һәм шәрәфе – аңа иярү. Рәсүлуллаһка иярү өчен мөселманнарның Әһле сөннәтнең дүрт хак мәзһәбенең берсендә булулары – төп шарт. Пәйгамбәребезгә иман китереп, аның алып килгәннәрен тәсдыйк итү, аны яратып, аңа буйсыну, нәсыйхәтләрен кабул итү, аны хөрмәт итү һәм олылау – фарыз. Бу хакта Аллаһы Тәгалә мәгънәсе буенча болай ди: «Алай булгач, һидаятькә (туры юлга) ирешер өчен, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның өмми нәбие булган Рәсүленә иман китерегез, аңа иярегез».1 Һәм: «Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Пәйгамбәренә иман китермәсә, (белсен ки,) Без ул кяферләр өчен ялкынлы (дәһшәтле һәм куркыныч) бер ут әзерләдек».2 Яхъя ибне Мөхәммәд ибне Габдулла, Мөхәммәд ибне Ибраһим ибне Сәгыйд, Өмәййә ибне Бостан һәм Мөхәммәд ибне Ибраһим ибне Сәгыйд белдерүенчә, Әбү Һөрәйрә (радыяллаһу ганһү) Рәсүлуллаһтан (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шундый хәдис шәриф риваять итте. Рәсүлуллаһ болай диде: «Миңа кешеләр Аллаһтан башка илаһ юк дип шаһитлык биргәнче һәм миңа һәм мин алып килгән нәрсәгә (исламга) иман китергәнче алар белән сугышырга әмер ителде. Шуны эшләгәч (иман китергәч), алар малларын һәм җаннарын миннән саклап калалар. Исламның хакы гына моннан тыш (ягъни берәр мөселман гөнаһ эшләсә, аңа ислам билгеләгән җәза бирелә). Ә аларның хисабы Аллаһка кала».3

«Кем миңа буйсынса, Аллаһы Тәгаләгә буйсынган була. Кем миңа каршы килсә, Аллаһы Тәгаләгә каршы килгән була» Хәдис шәриф

«Кем миңа буйсынса, Аллаһы Тәгаләгә буйсынган була. Кем миңа каршы килсә, Аллаһы Тәгаләгә каршы килгән була. Минем әмеремә буйсынган кеше миңа буйсынган, әмерләремә каршы килгән кеше миңа каршы килгән була».

«Миңа буйсынган һәм мин алып килгәннәргә ияргән кешенең хәле белән миңа каршы килгән һәм мин алып килгәннәрне ялганга чыгарган кешенең хәле шундый кешенең хәленә охшый: ул бер йорт салдырган, (кешеләргә зур мәҗлес оештыру өчен) төрле тәмле ашлар әзерләгән һәм кешеләрне ашка чакыру өчен бер кешене билгеләгән. Чакыруны кабул иткән кеше йортка керә һәм әзерләнгән ашлардан теләгәнчә ашый. Ә чакыруны кабул итмәгән кеше йортка керә алмый һәм әзерләнгән ашлардан ашый алмый. Йорт – (Рәсүлуллаһның чакыруын кабул иткән тәкъва кешеләр өчен әзерләнгән) җәннәт. Ә (Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның нигъмәтләре белән тулы җәннәткә) чакыручы – Мөхәммәд (галәйһиссәләм). Кем Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) каршы килсә, Аллаһы Тәгаләгә каршы килгән була. Мөхәммәд (галәйһиссәләм) – кешеләрне үзен тәсдыйк иткән мөэминнәргә һәм үзен ялганга чыгарган кяферләргә аеручы».

«Минем сөннәтемә һәм миннән соң хөләфаи рашидинның сөннәтләренә ябышыгыз. Аңа бөтен көчегез белән нык тотыныгыз. (Диндә) соңыннан чыгарылган (Коръән Кәримдә, сөннәттә, өммәт иҗмагында һәм фәкыйһләр кыясында булмаган) нәрсәләрдән сакланыгыз.

Чөнки (диндә) соңыннан чыгарылган һәр нәрсә – бидгать. Ә һәр бидгать – адашу».4

Әнәс ибне Маликның Рәсүлуллаһка иярү турында риваять иткән хәдис шәрифендә Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Кем минем сөннәтемне терелтсә (аның белән гамәл кылып таратса), ул мине терелткән була (минем шанымны күтәргән, әмеремне ачыкка чыгарган була). Ә мине терелткән кеше җәннәттә минем белән бергә булачак».

Пәйгамбәребез Билал ибне Хариска болай диде: «Кем исламда сөннәте хәсәнә башласа, аның савабына һәм аны эшләүчеләрнең савапларына ирешә. Кем исламда начар юл ачса, аның гөнаһы һәм аны эшләүчеләрнең гөнаһлары аңа бирелә».5

Гомәр ибне Габделгазиз хәзрәтләре болай диде: «Рәсүлуллаһ гүзәл юл ачты. Аннан соң аның хәлифәләре дә юллар ачты. Рәсүлуллаһның сөннәте һәм аннан соңгы хәлифәләренең сөннәтләре белән гамәл кылу – Аллаһы Тәгаләнең Китабына туры китереп эш итү дигән сүз. Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәребезгә буйсыну – Аллаһы Тәгаләнең динен ныгыту. Исламны бозарга һәм үзгәртергә беркемнең дә хакы юк». Сөннәткә каршы килүчеләрнең сүзләре белән гамәл кылу да дөрес түгел. Пәйгамбәребезнең һәм мөхтәрәм сәхабәләрнең сөннәтләренә иярүчеләр һидаятькә ирештеләр. Алардан кем ярдәм сораса, ярдәм алды. Ә кем сөннәте шәрифләргә каршы килсә һәм алар белән гамәл кылмаса, мөселманнар барган юлдан башка юлга басты. Аллаһы Тәгалә андый кешене ул үзе сайлаган юлда калдыра, аңа начар эшләр эшләргә юл куя һәм аны җәһәннәмгә ташлый. Җәһәннәм – барып керәсе иң начар урын.

Әхмәд ибне Хәнбәл хәзрәтләре болай диде: «Бер көнне мин бер төркем кеше арасында идем. Алар шыр чишенделәр дә суга керделәр. Ә мин „Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерә, ул мунчага (гаурәт урыннарын капламыйча) кермәсен“ дигән хәдис шәрифкә ияреп, чишенмәдем. Ул төнне төшемдә берәү миңа: „Әй Әхмәд! Сиңа сөенеч булсын! Чөнки Рәсүлуллаһның сөннәтенә ияргәнең өчен Аллаһы Тәгалә сине гафу итте. Сине имам итте. Кешеләр сиңа иярәчәк“, – диде. „Сез кем?“ – дип сорагач, ул: „Мин – Җәбраил“, – диде». Кем үзенең һәр эшендә Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) иярмәсә, мөэмин була алмый. Аны үз җаныннан да ныграк яратмаса, аның иманы камил булмый. Ул – бөтен кешеләрнең һәм җеннәрнең пәйгамбәре.

Һәр гасырда яшәүче һәр милләткә аңа иярү ваҗиб. Һәр мөэмин аның диненә ярдәм итәргә, аның гүзәл әхлакы белән холыкланырга, аның мөбарәк исемен еш әйтергә, исемен әйткәндә һәм ишеткәндә хөрмәт һәм мәхәббәт белән салават һәм сәлам әйтергә, аның мөбарәк йөзен күрергә гашыйк булырга, ул алып килгән Коръән Кәримне һәм динне яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Һәвадан сөйләмәде, пакь сүзе барча вәхи иде,
Хикмәт инҗеләре тулы диңгез иде ул – юмартлык хәзинәсе.
Тәне халык арасында, күңеле Дусты белән ялгыз иде,
Һәр мизгел күплектә берлекне таба иде ул – юмартлык хәзинәсе.
Салават һәм сәлам булсын аңа, гаиләсенә, сәхабәләренә,
Чөнки аларны үзенә яран итте ул – юмартлык хәзинәсе.
Кил, әй Хаккы, халыкны оныт, Хак Хәбибеннән холык ал,
Чөнки гүзәл холыкны Хактан бүләк итеп алган иде ул – юмартлык хәзинәсе.
İbrâhîm Hakkı Erzurumî

«Аллаһы Тәгалә бик яраткан кеше – үз динен өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче. Динегезне ислам галимнәренең авызыннан өйрәнегез!» Хәдис шәриф

Мөнәүвәрә Мәдинә [1890]