АНЫҢ БАЛАЧАГЫ
Аны сөт анага бирү
Анабыз Аминә нурлы баласын кочагына алгач, ире хәзрәти Габдулланың вафатыннан туган әрнүне оныткан кебек булды. Пәйгамбәребезне анасы тугыз көн имездергәннән соң, берничә көн Әбү Ләһәбнең җариясе Сөвәйбә Хатын аңа сөт ана булып торды. Сөвәйбә Хатын моңа кадәр хәзрәти Хәмзәне, соңыннан Әбү Сәләмәне дә имезгән иде. Хафиз Ибне Җәзри болай ди: «Әбү Ләһәбне төштә күреп, аның хәле ничек икәнен сорагач, ул болай диде: „Мин кабер газабы чигәм. Ләкин һәр елны Рабигыль-әүвәл аеның уникенче кичәләрендә газабым җиңеләя. Ике бармагым арасыннан чыккан салкын суны имеп, рәхәтлек табам. Рәсүлуллаһ дөньяга килгән кичәдә Сөвәйбә исемле җариям миңа шул сөенечле хәбәрне китергән иде. Мин шатлыгымнан аны азат иттем һәм аңа сөт ана булырга куштым. Шуның өчен бу кичәләрдә газабым җиңеләя“». Ул заманда мәккәлеләрнең балаларын сөт анага бирү гадәте бар иде. Балаларны якындагы һавасы яхшы, суы татлы яйлауларга җибәрәләр, алар берникадәр вакыт сөт аналары янында яши иде. Моңа Мәккәнең эссе һавасы сәбәп иде. Һәр елны шушы максат белән Мәккәгә бик күп хатын-кыз килә иде. Аларның һәрберсе имезер өчен берәр баланы алып китә иде. Балаларны үстереп кайтаргач, алар күп хак һәм бүләкләр ала иде. Пәйгамбәребез туган елны да, һәр елдагыча, яйлауларда яшәүче Бәни Сәгъд кабиләсеннән бик күп хатын-кыз сөт ана булу нияте белән Мәккәгә килде. Аларның һәрберсе инде имезергә берәр бала алган иде. Мәккә тирәсендәге кабиләләр арасында Бәни Сәгъд кабиләсе шәрәфе, юмартлыгы, батырлыгы, тыйнаклыгы һәм гарәп телендә дөрес сөйләшүе белән бик мәшһүр иде. Корәешнең күренекле кешеләре балаларын күбрәк шушы кабиләгә бирергә тели иде. Ул елны Бәни Сәгъд кабиләсенең җирендә каты корылык һәм ачлык хөкем сөрә иде. Бу кабиләдән Хәлимә Хатын ул хәлне болай сөйли: «Мин ул елны кырларда йөреп үлән җыя идем һәм аны тапканым өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә идем. Кайвакыт өч көн үтсә дә, авызыма бернәрсә дә капмый идем. Шундый хәлдә минем балам туды. Бер яктан ачлык, икенче яктан бала тудыруның авырлыгы бар иде. Ачлыктан җир белән күкне, төн белән көнне аера алмаган чакларым да була иде. Бер төнне мин чүлдә йоклап киткәнмен. Төшемдә бер кеше мине сөттән дә ак суга чумдырды һәм: „Бу судан эч“, – диде. Мин туйганчы эчтем. Аннары ул мине тагын эчәргә кыстады. Мин эчтем дә эчтем, су балдан татлы иде. „Сөтең мул булсын, әй Хәлимә! Мине таныдыңмы?“ – дип сорады ул. Танымавымны әйткәч, ул: „Мин – синең авыр хәлеңдә кылган хәмедең һәм шөкерең. Әй Хәлимә! Мәккәгә бар. Анда сиңа «Нур» юлдаш булыр, һәм син бәрәкәтләр белән тулырсың. Бу төшне беркемгә дә сөйләмә!“ – диде. Уянгач, күкрәкләремне сөт белән тулы таптым, авырлык та, ачлык та мине ташлап киткән иде». Ул елны ачлык аркасында, хакка бала имезеп, авыр чорны үткәрер өчен, Мәккәгә башка еллардагыдан күбрәк сөт аналар килгән иде.
«Без уйнар өчен яратылмадык» Хәдис шәриф
Сәгъд угыллары чүле
Аларның барысы да бай гаиләләрнең балаларын алырга ашыга иде. Бу хатыннарның һәрберсе берәр бала алды. Пәйгамбәребез ятим булганга, күп хак ала алмабыз дип уйлап, алар аны алырга теләмәделәр. Бу хатыннар арасында намуслылыгы, сафлыгы, йомшаклыгы, оялчанлыгы һәм гүзәл әхлагы белән танылган Хәлимә Хатын да бар иде. Атланып килгән хайваннары хәлсез булганга, алар Мәккәгә соңга калып килгәннәр иде. Ләкин бу соңга калу аларга эзләгәннәреннән дә күбрәккә ирешүгә сәбәп булды. Хәлимә белән ире Мәккә урамнарында йөреп, бай гаиләләрнең балалары инде алынып беткәнен күрделәр. Ләкин буш кул белән кайтасылары да килми иде. Хәзер аларның бердәнбер теләге бала белән кайту иде.
Ниһаять, алар хөрмәт уята торган, йөзе бик ягымлы бер затны очраттылар. Бу – Мәккәнең башлыгы Габделмотталиб иде. Аларның теләкләрен белгәч, ул оныгын алырга киңәш итте һәм шуның сәбәпле аларның зур байлыкка һәм бәхеткә ирешәчәкләрен әйтте. Габделмотталибның мәхәббәте һәм җылылыгы аларны үзенә тарта иде. Алар аның тәкъдимен шунда ук кабул иттеләр. Аннары карт бабай Хәлимә Хатынны хәзрәти Аминәнең өенә алып барды.
Хәлимә Хатын болай сөйли: «Бала янына баргач, ул биләүгә төрелгән килеш яшел ефәк япма өстендә тыныч кына йоклый, тирә-якка миск исе тарала иде. Мин гаҗәпләнеп калдым һәм бер мизгелдә аны шулкадәр яратып киттем, аны уятырга күңелем бармады. Кулымны аның күкрәгенә куйгач, ул уянды, миңа карады да елмайды. Ә мин бу елмаюга әсир булып, үземне онытып җибәрдем. Аннары анасы мондый матур һәм мөбарәк баланы миңа бирмәс дип уйлап, аның йөзен капладым да шунда ук кочагыма алдым. Уң күкрәгемне бирдем – ул имә башлады. Сул күкрәгемне бирдем – имәде. Габделмотталиб миңа борылып: „Сөен! Хатын-кызлар арасында синең кебек нигъмәткә ирешүче булмады!“ – диде.1
Сөекле баласын миңа биргәч, Аминә Хатын болай диде: „Әй Хәлимә, өч көн элек мин улыма сөт бирәчәк хатынның Бәни Сәгъд кабиләсенең Әбү Зөвәйб нәселеннән булачагын әйткән бер тавыш ишеттем“. Шуннан мин: „Мин Бәни Сәгъд кабиләсеннән, атамның куньясы – Әбү Зөвәйб“, – дип җавап бирдем».
Хәлимә Хатын тагын болай сөйли: «Аминә Хатын миңа тагын бик күп хәлләр сөйләде һәм васыять кылды. Мин дә аңа Мәккәгә килгәнче күргән төшемне һәм юлда уң ягымнан, сул ягымнан: „Сөен, әй Хәлимә! Күзләрне камаштыра торган һәм галәмнәрне яктырта торган ул нурны имезү сиңа насыйп булачак“, – дигән тавышлар ишетелгәнен сөйләдем».
Хәлимә Хатын болай сөйли: «Мөхәммәд галәйһиссәләмне алып, хәзрәти Аминәнең өеннән чыктым. Ирем янына килдем. Ул да кулымдагы баланың йөзенә карап, үзен онытты һәм: „Әй Хәлимә! Мин моңа кадәр мондый матур йөз күрмәдем!“ – диде. Аны алу белән ирешкән бәрәкәтләрне күргәч исә: „Әй Хәлимә! Белеп тор: син бик мөбарәк һәм дәрәҗәсе бөек бер бала алгансың“, – диде. Мин: „Аллаһ белән ант итәм, мин нәкъ шуны тели идем, теләгем кабул булды“, – дип җавап бирдем».
Хәлимә Хатын белән ире Мөхәммәд галәйһиссәләмне алып Мәккәдән юлга чыккан мизгелдән башлап, аның бәрәкәтенә ирешә башладылар. Элек тиз бара алмый торган ябык ишәкләре хәзер асыл гарәп аты кебек чаба иде. Бергә килгән кәрван алардан алдарак юлга чыгып, бик ерак киткән булса да, алар кәрванны куып җитеп, аны артта калдырдылар. Бәни Сәгъд җиренә барып җиткәч, алар күрелмәгән муллыкка һәм бәрәкәткә ирештеләр. Элек аз сөт бирә торган хайваннарының җиленнәре тулып таша иде. Моны күргән күршеләре гаҗәпләнделәр һәм моның имезергә алган бала сәбәпле икәнен ачык аңладылар. Пәйгамбәребез Хәлимә Хатынның уң күкрәген генә имә иде.
«Минем бабаларымның берсе дә зина кылмады. Аллаһы Тәгалә мине пакь, яхшы аталардан, саф аналардан китерде» Хәдис шәриф
Сулын исә ул сөт туганына калдыра иде. Ике айлык чагында ул шуыша башлады. Өч айлыкта ул аягына баса, дүрт айлыкта диварга тотынып йөри башлады. Биш айлык чагында ул йөреп китте, алты айлыкта тиз йөри башлады. Җиде айлык чагында ул һәр якка йөри алды. Сигез айлыкта сүзләре аңлаешлы булды, ә тугыз айлыкта ул бик ачык сөйләшә башлады. Ун айлык чагында ул ук ата башлады.
Хәлимә Хатын болай сөйләгән: «Ул сөйләшә башлагач, аның беренче сүзләре: „Ля иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр. Вәлхәмдү лилләһи раббил-галәмин“ булды. Шул көннән соң ул Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтмичә бернәрсәгә дә кулын сузмады. Сул кулы белән бернәрсә дә ашамый иде. Йөри башлагач, ул балалар уйный торган урыннардан ерак торды һәм аларга: „Без моның өчен яратылмадык“, – ди иде. Көн саен аны кояш яктысы кебек бер нур каплап ала, аннары кабат таралып китә иде. Ул ай белән сөйләшә, айга ишарә кылган саен ай хәрәкәт итә иде».
Корылык аркасында алар бик авыр хәлгә калдылар һәм бервакыт Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап догага чыктылар. Догага барганда, Мөхәммәд галәйһиссәләмне үзләре белән алдылар һәм аның хакына мул яңгырга һәм бәрәкәткә ирештеләр. Хәлимә Хатын болай сөйли: «Мөхәммәд галәйһиссәләм ике яшькә кергәч, мин аны күкрәктән аердым. Аннары анасына кайтарып бирер өчен ирем белән Мәккәгә бардык. Ләкин аның аркасында без шундый бәрәкәтләргә ирешкән идек, аннан аерылу, мөбарәк йөзен күрмәү безгә бик авыр иде. Мин аның хәлләрен анасына сөйләдем. Аминә Хатын: „Минем улымның бөек дәрәҗәсе бар“, – диде. Мин: „Аллаһ белән ант итәм, мин аннан да мөбарәгрәк кешене күрмәдем“, – дидем. Аннары төрле сылтаулар табып, Аминә Хатыннан аның тагын бераз безнең янда калуын үтендем. Ул безнең күңелне кыймады һәм аңа безнең янда калырга рөхсәт бирде. Без аның белән янә кабиләбезгә кайттык. Шуның сәбәпле өебез бәрәкәт белән тулды, малыбыз, мөлкәтебез һәм даныбыз артты. Без исәпсез-хисапсыз нигъмәтләргә ирештек».2
Мөбарәк башы өстендәге болыт
Хәлимә Хатын болай сөйли: «Бер көнне Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): „Көндез туганнарым күренми. Моның сәбәбе нәрсә?“ – дип сорагач, мин: „Алар сарык көтәргә китәләр. Өйгә кич кенә кайталар“, – дидем. Шуннан ул: „Мине дә алар белән бергә җибәр. Мин дә сарык көтим“, – диде. Мин төрле сылтаулар табып, аны җибәрмәскә тырыштым. Ахырда аның күңеле риза булсын өчен: „Ярый“, – дидем.
Икенче көнне мин аның мөбарәк чәчләрен тарадым, киемнәрен кидереп, сөт туганнары белән бергә җибәрдем.
Ул берничә көн алар белән барып йөрде. Бер көнне сөт туганы Шәйма кырдан кайткач, мин: „Күзем нуры улым Мөхәммәд кайда?“ – дип сорадым. Ул: „Чүлдә“, – диде. „Бәгырь кисәгем бу эсселеккә ничек түзә?“ – дип сорагач, Шәйма: „Әй әнкәем! Аңа беркайчан да зарар килмәс. Чөнки аның мөбарәк башы өстендә бер болыт һәрвакыт аның белән бергә йөри; шулай итеп ул кояш эсселегеннән саклана“, – дип җавап бирде. „Ниләр сөйлисең? Синең әйткәннәрең чыннан да дөресме?“ – дигәч, ул ант итте. Шунда гына мин тынычландым.
Мөбарәк күкрәгенең ярылуы (Шәккы садр)
Тагын бер көнне өйлә вакытында аның сөт туганы Дамра миңа килеп: „Әнкәем! Тизрәк йөгерегез!.. Без корәешле туганым белән сарык көтә идек. Кинәт яшел киемле өч кеше килде. Алар туганымны яныбыздан алып, тау башына алып киттеләр. Аны аркасы белән яткырып, пычак белән корсагын ярдылар. Мин сезгә хәбәр итәргә киткәндә, алар әле шунда иде. Туганымның исән калганын-калмаганын белмим“, – диде. Хәлимә Хатын сүзен болай дәвам итте: Шул мизгелдә каным башыма бәрде. Без тиз генә ул урынга килдек һәм аны күрдек. Мин шунда ук аның мөбарәк йөзен, башын үбеп: „Әй күзем нуры! Әй галәмнәргә рәхмәт булган улым! Бу нинди хәл? Синең башыңа ни килде? Сине кем борчыды?“ – дип сорадым.
Ул: „Өйдән чыккач, мин яшел киемле ике кешене күрдем. Берсенең кулында көмеш комган, икенчесенең кулында яшел зөбәрҗәттән ләгән бар иде. Ләгән кардан да ак нәрсә белән тулы иде. Алар мине тау башына алып бардылар. Берсе мине аркам белән яткырды. Мин карап торганда, ул күкрәгемне кендегемә кадәр ярды. Мин һич авырту да, газап та тоймадым. Кулларын тыгып, эчтә ни бар – барысын да чыгардылар. Аны теге ак нәрсә белән юып, урынына куйдылар. Аннары берсе икенчесенә: «Тор, хәзер мин үз хезмәтемне үтим», – диде дә кулын тыгып, йөрәгемне чыгарды. Ул аны ике кисәккә аерды һәм эченнән кара бер нәрсә чыгарып ташлады. Һәм: «Синең тәнеңдә шайтанның өлеше шушы иде. Без аны чыгарып ташладык. Әй Аллаһы Тәгаләнең сөеклесе! Без сине вәсвәсәдән3 һәм шайтанның мәкереннән имин кылдык», – диде. Аннары алар йөрәгемне үзләре белән булган нечкә һәм йомшак бер нәрсә белән тутырдылар. Аны нурдан бер мөһер белән мөһерләделәр. Ул мөһернең салкынлыгын мин хәзер дә бөтен әгъзаларымда тоям. Аларның берсе кулын ярылган урынга куйгач, ярам төзәлде. Аннары мине өммәтемнән ун кеше белән үлчәделәр – мин авыррак булдым. Мең кеше белән үлчәделәр – мин тагын авыррак булдым. Шуннан аларның берсе икенчесенә: «Инде аны үлчәүне туктат. Аллаһ белән ант итәм, син аны бөтен өммәте белән үлчәсәң дә, ул авыррак булыр», – диде. Аннары аларның һәрберсе минем кулымны һәм йөземне үпте, һәм алар мине монда калдырып киттеләр“, – диде. Ярылган урын аның мөбарәк күкрәгендә күренеп тора иде».4
Сөекле Пәйгамбәребезнең башыннан үткән һәм Коръән Кәримнең Инширах сүрәсенең беренче аятендә белдерелгән бу вакыйга «Шәккы садр», ягъни күкрәгенең ярылуы дип атала.
Мөхәммәд галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлеге белдерелгәннән соң мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре: «Йә Рәсүлуллаһ! Безгә үзегез турында сөйләмәссезме?» – дигәч, ул болай диде: «Мин – бабам Ибраһимның догасы. Мин – кардәшем Гайсәнең шатлыклы хәбәре!
Ә анам өчен мин – аның төше. Ул миңа йөкле чагында үзеннән Шам сарайларын яктырткан бер нур чыкканын күргән иде… Мин Сәгъд ибне Бәкер угыллары янында имезелеп үстерелдем».
Дүрт яше тулганнан соң Хәлимә Хатын аны Мәккәгә алып килеп, анасына тапшырды. Бабасы Габделмотталиб Хәлимә Хатынга бик зур бүләкләр биреп, аңа ихсан күрсәтте. Аны Мәккәдә калдыргач, Хәлимә Хатын аерылу әрнүен: «Гүя җаным һәм күңелем дә аның белән бергә калды», – дигән сүзләр белән белдерде.
«Мөхәммәдне (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) имезгән вакытта мин аннан бик канәгать идем. Ул бернәрсәне дә пычратмый иде. Көндез бер тапкыр һәм төнлә бер тапкыр кече йомышын үти, аннары шул вакытка кадәр бүтән үтәми иде» Хәлимә Хатын
Мөхтәрәм анасының вафаты
Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алты яшькә кадәр анасы янында үсте. Алты яшендә ул анасы һәм Өмме Әйман исемле җария белән бергә туганнарын һәм атасы Габдулланың каберен зиярәт итәр өчен Мәдинәгә барды.
Алар анда бер ай тордылар. Пәйгамбәребез Мәдинәдә Нәҗҗар угылларына караган буада йөзәргә өйрәнде. Шул вакытта бер яһүд галиме аңардагы пәйгамбәрлек билгеләрен күрде. Ул аның янына килеп, исемен сорады. «Әхмәд», – дигәч, теге галим: «Бу бала ахырзаман Пәйгамбәре булачак!» – дип кычкырды. Моннан тыш, андагы яһүд галимнәренең кайберләре дә аңардагы пәйгамбәрлек билгеләрен күреп, аның пәйгамбәр булачагы турында үзара сөйләштеләр.
Аларның бу сүзләрен ишеткән Өмме Әйман бу хакта анабыз хәзрәти Аминәгә хәбәр итте. Аның мөбарәк анасы берәр зарар килүеннән куркып, аны алды да Мәккәгә кайтырга юлга чыкты. Әбва дигән урынга җиткәч, анабыз хәзрәти Аминә авырып китте. Авыруы көчәйде, ул еш кына һушын җуя иде.
Баш очында басып торган сөекле улы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карап, ул болай диде: «Әй куркыныч үлем угыннан Аллаһы Тәгаләнең лотфы һәм ярдәме белән йөз дөя бәрабәренә котылган затның улы! Аллаһы Тәгалә сине мөбарәк кылсын. Әгәр төшемдә күргәннәрем дөрес чыкса, бөеклек һәм мул ихсан иясе булган Аллаһы Тәгалә сине Адәм балаларына хәләлне һәм хәрамны белдерер өчен җибәрәчәк. Җәнабе Хак сине милләтләр белән бергә борын-борыннан килгән потлардан һәм потка табынучылыктан саклап яклаячак», – диде һәм мондый бәетләр әйтте:
Искерә яңа нәрсә, үлә тере җан,
Бетә күп нәрсә; мәңге яшь калучы бармы?
Мин дә үләчәкмен, бар аермам шушы:
Сине мин тудырдым, шәрәфем шушы.
Артымда калдырдым хәерле бала,
Күзләремне йомдым, күңелем бик тыныч.
Минем исемем телләрдә мәңге калыр,
Синең мәхәббәтең күңелләрдә яшәр.
Аннары ул вафат булды. Шунда җирләнде. Анабыз Аминә вафат булганда егерме яшендә иде. Өмме Әйман Галәмнәрнең Сәеден үзе белән алып, берничә көн дәвам иткән юлдан соң Мәккәгә китерде һәм бабасы Габделмотталибка тапшырды.5
Анасы һәм атасы мөэмин иде
Хәбибе әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) атасы һәм анасы Ибраһим галәйһиссәләмнең динендә иде.6 Ягъни алар мөэмин иделәр. Ислам галимнәре аларның Ибраһим галәйһиссәләм динендә булуларын, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлеге белдерелгәннән соң аның өммәтеннән булу өчен терелтелеп, кәлимәи шәһадәтне ишеткәннәрен, әйткәннәрен һәм шулай итеп бу өммәттән дә булганнарын белдерделәр.7
Мөбарәк бабасы янында
Мөхәммәд галәйһиссәләм сигез яшькә кадәр бабасы янында үсте. Бабасы Габделмотталиб Мәккәдә сөелгән һәм төрле эшләрне идарә иткән зат иде; ул айбәтле, сабыр, әхлаклы, туры сүзле, мәрд һәм юмарт иде. Ул ярлыларны туйдыра, хәтта ач һәм сусыз калган хайваннарга да ризык бирә иде.
Ул Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәткә ышана иде. Яманлыклардан саклана, җаһилият (наданлык) чорының һәртөрле ямьсез гадәтләреннән ерак тора иде. Мәккәдә золымга, гаделсезлеккә юл куймый, килгән кунакларны хөрмәтләп каршы ала иде. Рамазан аенда Хира тавында ялгызлыкка чигенү аның гадәте иде. Балаларны яраткан һәм шәфкатьле Габделмотталиб сөекле оныгын күкрәгенә кысып, аны көне-төне яныннан җибәрми иде. Ул аңа зур мәхәббәт һәм шәфкать күрсәтә иде. Кәгъбә күләгәсендә ул үзенә генә махсус мендәренә аның белән бергә утыра, моңа комачауларга теләүчеләргә: «Улымны тыныч калдырыгыз, аның дәрәҗәсе бөек», – ди иде.8 Ул Пәйгамбәребезнең тәрбиячесе Өмме Әйманга аны яхшы карарга кат-кат кушып: «Улымны яхшы кара. Китап әһелләре минем улым турында: бу өммәтнең пәйгамбәре булачак, диләр», – ди иде. Өмме Әйман болай дигән: «Мин аның балачагында ачлыктан да, сусызлыктан да зарланганын күрмәдем. Иртән ул бер йотым зәмзәм суы эчә иде. Аны ашатырга теләгәндә: „Теләмим, мин тук“, – ди иде».
Габделмотталиб йоклаганда һәм бүлмәсендә ялгыз чакта аннан башка беркемне дә янына кертми иде. Ул аны шәфкать белән күкрәгенә кыса, сыйпый, аның сүзләреннән һәм кыланышларыннан чиксез сөенә иде. Табында аны янына ала, тезенә утырта, ризыкның иң яхшысын, иң тәмлесен аңа ашата һәм ул килмичә табынга утырмый иде. Ул аның турында бик күп төшләр күрде һәм бик күп хәлләргә шаһит булды.
Бервакыт Мәккәдә корылык һәм ачлык булды. Габделмотталиб күргән бер төше буенча Мөхәммәд галәйһиссәләмне кулыннан тотып, Әбү Кубәйс тавына менде һәм: «Аллаһым, бу бала хакына безне бәрәкәтле яңгыр белән шатландыр», – дип дога кылды. Догасы кабул булды, һәм мул яңгыр яуды. Ул заманның шагыйрьләре бу вакыйганы шигырьләрендә җырладылар.
Нәҗран раһибы
Бер көнне Габделмотталиб Кәгъбә янында утырганда, аның янына Нәҗраннан бер раһиб килеп, сөйләшә башлады. Бер мәлне ул болай диде: «Без Исмәгыйль угылларыннан иң соңыннан киләчәк пәйгамбәрнең сыйфатлары китапларда язылганын укыдык. Монда, ягъни Мәккә – аның туган җире. Аның сыйфатлары шундый-шундый!» – дип, аларны берәм-берәм санап чыкты. Шул вакытта алар янына сөекле Пәйгамбәребез килде. Нәҗран раһибы аны игътибар белән күзәтә башлады; аннары якынрак килеп, аның күзләренә, аркасына, аякларына карады һәм дулкынланып болай диде:
«Җәнабе Хак сине милләтләр белән бергә борын-борыннан килгән потлардан һәм потка табынучылыктан саклап яклаячак» Аминә Хатын
«Менә ул – шушы. Бу бала синең нәселеңнәнме?» Габделмотталиб: «Бу – минем улым!» – дигәч, Нәҗран раһибы: «Китапларда укыганыбызча, аның атасы исән булмаска тиеш!» – диде. Габделмотталиб: «Ул – улымның улы. Ул тумас борын, анасы йөкле чакта атасы үлгән иде», – дигәч, раһиб: «Менә хәзер дөресен әйттең», – диде. Шуннан соң Габделмотталиб улларына: «Бертуганыгызның улы турында әйтелгәннәрне ишетегез, аны карагыз һәм яхшылап саклагыз», – диде.
Мөбарәк бабасының вафаты
Габделмотталибның вафаты якынлашкач, ул улларын җыеп болай диде: «Дөньядан ахирәткә күчәр вакытым җитте. Бердәнбер кайгым – шушы ятим. И, гомерем озын булса иде дә, бу хезмәтне яратып дәвам итсәм иде! Ләкин кулдан ни килә? Гомер җитмәячәк. Хәзер күңелем дә, телем дә шушы сагыну уты белән яна. Бу энҗе бөртеген арагыздан берегезгә аманәт итеп тапшырасым килә. Кайсыгыз аның хокукларын тиешенчә саклар һәм аңа хезмәт итүдә һич кимчелек җибәрмәс?» Әбү Ләһәб тезләнеп: «Әй гарәпләрнең сәеде! Әгәр бу аманәтне тапшырырга уйлаган берәр кешең булса, бик яхшы, юк икән, бу хезмәтне мин үтәрмен», – диде. Габделмотталиб аңа: «Малың күп. Ләкин син каты күңелле, шәфкатең аз. Ә ятимнең күңеле яралы һәм нечкә. Ул тиз сына», – диде. Башка улларының кайберләре дә шул ук үтенечне кабатладылар. Габделмотталиб һәрберсенең үзенчәлекләрен әйтеп, берсен дә кабул итмәде. Чират Әбү Талибка җиткәч, ул болай диде: «Мин моны барысыннан да ныграк телим. Ләкин олыларым торганда алга чыгу килешми иде. Малым аз, ләкин минем тугрылыгым бертуганнарымныкыннан артык». Габделмотталиб: «Дөрес әйтәсең. Бу хезмәткә лаеклы кеше – син. Ләкин мин һәр эштә аның белән киңәшләшәм һәм аның теләгәнчә эш итәм. Һәр тапкыр дөрес нәтиҗәгә ирешәм. Бу эштә дә аның белән киңәшләшим. Ул кайсыгызны сайласа, мин дә шуны кабул итәм», – диде.
Аннары ул сөекле Пәйгамбәребезгә борылып: «Әй күзләремнең нуры! Сине сагынып ахирәткә юнәләм. Бу агаларыңның кайсысын сайлыйсың?» – дип сорады.
Пәйгамбәребез шул мизгелдә торып, Әбү Талибның муенына сарылды һәм аның тезенә утырды. Габделмотталибның күңеле шунда бик рәхәтләнде һәм ул: «Аллаһы Тәгаләгә хәмед булсын. Минем теләгем дә шул иде», – диде. Аннары Әбү Талибка борылып: «Әй Әбү Талиб! Бу энҗе бөртеге ата-ана шәфкатен күрмәде. Шуңа күрә аны кара һәм аның өстендә калтырап тор. Мин сине башка балаларымнан өстенрәк күрәм. Бу бөек һәм бик кадерле аманәтне сиңа тапшырдым. Чөнки син аның атасы белән бер анадан. Аны үз җаныңны саклаган кебек сакла. Бу васыятемне кабул иттеңме?» – дип сорады. Ул:
«Әйе, кабул иттем», – дигәч, Габделмотталиб сөекле Пәйгамбәребезне кочаклады, мөбарәк башын, йөзен үпте һәм иснәде. Аннары: «Барыгыз да шаһит булыгыз: мин моннан да хуш ис иснәмәдем һәм моннан да матур йөз күрмәдем», – диде.9
Әбү Талибның канаты астында
Бабасы вафат булганнан соң Галәм Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сигез яшеннән башлап агасы Әбү Талиб янында яши башлады һәм аның канаты астында үсте. Ул вакытта Әбү Талиб та, атасы Габделмотталиб кебек, Мәккәдә Корәешнең күренекле кешеләреннән – сөелгән, хөрмәт ителгән һәм сүзе тыңланган зат иде. Ул да Пәйгамбәребезгә зур мәхәббәт һәм шәфкать күрсәтте. Аны үз балаларыннан да ныграк ярата, аны янына алмыйча йокламый, бер җиргә дә бармый һәм: «Син бик хәерле, бик мөбарәк!» – ди иде. Әбү Талиб ул кулын сузмыйча ашарга керешми, башта аның башлавын тели иде. Кайвакыт аңа аерым табын да әзерләтә иде. Иртән уянгач, аның йөзе ай кебек балкыганын, чәчләре таралган булуын күрәләр иде. Әбү Талибның малы күп түгел, гаиләсе исә зур иде. Рәсүле әкрамны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) канаты астына алганнан соң ул муллыкка һәм бәрәкәткә иреште. Мәккәдә булган корылык аркасында халык авыр хәлгә калгач, Әбү Талиб аны Кәгъбә янына алып барып, дога кылды. Аның бәрәкәте белән мул яңгыр яуды. Алар корылыктан һәм ачлыктан котылдылар.10
Галиб нәселеннән бер пәйгамбәр чыгачак,
Зәмзәм белән Хәҗәр арасында басачак.
Бөтен шәһәр халкы белән аңа ярдәм итегез,
Әй Гамир угыллары, бәхет – аңа ярдәм итүдә.
«Дөньядан ахирәткә күчәр вакытым җитте. Бердәнбер кайгым – шушы ятим. И, гомерем озын булса иде дә, бу хезмәтне яратып дәвам итсәм иде! Ләкин кулдан ни килә? Гомер җитмәячәк. Хәзер күңелем дә, телем дә шушы сагыну уты белән яна» Габделмотталиб
Мәккә – Бусра сәфәре
Раһиб Бәхира
Сөекле Пәйгамбәребез унике яшьләрендә булганда, бер көнне Әбү Талибның сәүдә сәфәренә әзерләнгәнен күрде. Аның үзен алып барырга теләмәгәнен аңлагач, ул кайгырып, Әбү Талибка болай диде: «Бу шәһәрдә мине кемгә калдырып китәсең? Минем атам да, мине кызганучы берәр кешем дә юк!..» Бу сүз Әбү Талибка бик нык тәэсир итте, һәм ул аны да үзе белән алырга карар кылды. Озын юлдан соң сәүдә кәрваны Бусрада христианнарның бер монастыре янында тукталды.11
Бу монастырьда Бәхира исемле бер раһиб яши иде. Элек яһүд галимнәреннән булып, соңыннан христиан булган бу белемле раһибның кулдан-кулга күчеп, яшерен сакланган бер китабы бар иде, һәм ул сорауларга шул китап буенча җавап бирә иде. Корәеш кәрваны элекке елларда монда күп тапкырлар үтеп китсә дә, ул аңа һич игътибар итмәгән иде. Ул һәр иртәдә монастырь түбәсенә менеп, кәрваннар килә торган якка карый һәм нәрсәнедер кызыксынып көтә иде. Бу юлы исә раһиб Бәхира белән нәрсәдер булды: ул бик нык дулкынланып, урыныннан сикереп торды. Чөнки Корәеш кәрваны ерактан күренгәч, ул кәрван өстендә алар белән бергә бер болыт та йөзеп килүен шәйләде. Бу болыт Пәйгамбәребезгә күләгә ясый иде. Кәрван ял итәргә туктагач, Бәхира Хәбибе әкрам астына утырган агачның ботаклары аның өстенә таба иелгәнен дә күреп, тагын да ныграк дулкынланды. Ул шунда ук табыннар әзерләтте. Аннары кеше җибәреп, Корәеш кәрванында булучыларның барысын да ашка чакырды. Кәрвандагылар сөекле Пәйгамбәребезне малларының янында калдырып, раһиб янына киттеләр. Бәхира килүчеләргә игътибар белән карап: «Әй Корәеш җәмәгате, арагызда ашка килмәгән кеше бармы?» – дип сорады. Алар: «Әйе, бер кеше бар», – диделәр. Чөнки корәешләр килсә дә, болыт һаман шунда иде. Моны күреп, ул кәрванда бер кеше калганын аңлаган иде. Раһиб Бәхира аның да килүен ныклап үтенде. Ул килү белән үк Бәхира аңа игътибар белән карап, аны тикшерә башлады. Ул Әбү Талибтан: «Бу бала синең нәселеңнәнме?» – дип сорады. Әбү Талиб: «Улым», – дигәч, Бәхира: «Китапларда бу баланың атасы исән булмаячагы язылган; ул синең улың түгел», – диде. Бу юлы Әбү Талиб: «Ул – минем бертуганымның улы», – дип җавап бирде. Бәхираның: «Атасына ни булды?» – дигән соравына ул: «Атасы ул туарга аз гына калганда үлде», – диде. Бәхира: «Дөрес әйттең. Ә анасына ни булды?» – дигәч, Әбү Талиб: «Ул да үлде», – дип җавап бирде. Моңа каршы: «Дөрес әйттең», – дигән Бәхира Пәйгамбәребезгә борылып, аңа потлар исеме белән ант итәргә кушты. Ләкин сөекле Пәйгамбәребез Бәхирага болай диде: «Миңа потлар исеме белән ант иттермә. Дөньяда минем өчен алардан да зуррак дошман юк. Мин алардан нәфрәтләнәм».
Шуннан Бәхира аңа Аллаһы Тәгалә исеме белән ант иттереп: «Син йоклыйсыңмы?» – дип сорады. Ул: «Күзләрем йоклый, ләкин йөрәгем йокламый», – диде.
Бәхира тагын бик күп сораулар биреп, аларның җавапларын алды. Алган җаваплары аның элек укыган китапларына тулысынча туры килә иде. Аннары ул сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк күзләренә карап, Әбү Талибтан сорады:
«Шаһитлык бирәм: син – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле!.. Менә Галәмнәрнең Сәеде… Менә галәмнәрнең Раббысының Рәсүле… Менә Аллаһы Тәгалә галәмнәргә рәхмәт итеп җибәргән бөек Пәйгамбәр!» Раһиб Бәхира
– «Бу кызыллык аның мөбарәк күзләрендә һәрвакыт буламы?»
– «Әйе, без аның беткәнен һич күрмәдек», – диде ул.
Бу билгенең дә туры килүен күргәч, Бәхира күңелендә тулы ышаныч туу өчен пәйгамбәрлек мөһерен күрергә теләде. Ләкин Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әдәбе аркасында мөбарәк аркасын ачарга теләмәде.
Шунда агасы: «Әй күзем нуры! Аның бу теләген дә үтә!» – диде. Һәм Пәйгамбәребез мөбарәк аркасын ачты, ә Бәхира пәйгамбәрлек мөһеренә аның бөтен гүзәллеге белән туйганчы, озак итеп сокланып карады. Дулкынланып, ул аны үпте, күзләреннән яшьләр ташкын кебек акты. Аннары ул болай диде:
– «Шаһитлык бирәм: син – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле!» Тавышын тагын да күтәреп, ул болай диде: «Менә Галәмнәрнең Сәеде… Менә галәмнәрнең Раббысының Рәсүле… Менә Аллаһы Тәгалә галәмнәргә рәхмәт итеп җибәргән бөек Пәйгамбәр…»
Анда булган корәешләр гаҗәпләнеп: «Бу раһиб каршында Мөхәммәднең кадере ни дәрәҗәдә зур икән!» – диделәр.
Шуннан Бәхира Әбү Талибка борылып болай диде:
– «Бу – пәйгамбәрләрнең соңгысы һәм иң шәрәфлесе. Аның дине бөтен җир йөзенә таралачак һәм элекке диннәрне юкка чыгарачак. Бу баланы Шамга алып барма. Чөнки Исраил угыллары аңа дошман. Мин алар аның мөбарәк тәненә зарар китерерләр дип куркам. Аның хакында бик күп вәгъдәләр һәм антлар алынган».
Әбү Талиб сорады:
– «Бу нинди вәгъдәләр һәм антлар?» Бәхира җавап бирде:
– «Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрдән, иң соңыннан Гайсә галәйһиссәләмнән, ахырзаман Пәйгамбәре киләчәген өммәтләренә белдерергә дип сүз алды».
Бәхираның бу сүзләреннән соң Әбү Талиб Шамга барудан баш тартты. Ул малларын Бусрада сатып, Мәккәгә кайтты.12 Бәхирадан ишеткәннәре гомере буе Әбү Талибның колакларында яңгырап торды. Ул Пәйгамбәребезне тагын да ныграк яратты. Аны үлгәнчегә кадәр саклады һәм аның һәр эшендә ярдәмче булды.
Агасы Зөбәер белән Йәмәнгә баруы
Һәр хәлендә фазыйләтләр һәм гүзәллекләр иясе булган тиңдәшсез кеше – сөекле Пәйгамбәребез үсеп, унҗиде яшькә кергән иде. Шул вакытта сәүдә белән Йәмәнгә баручы агасы Зөбәер, сәүдәсе бәрәкәтле булсын өчен, аны да үзе белән алып китте. Бу сәфәрдә дә аның бик күп гаҗәеп хәлләре күренде. Мәккәгә кайткач, аның бу хәлләре сөйләнде, һәм Корәеш кабиләсе арасында: «Аның дәрәҗәсе бик бөек булачак», – дип сөйли башладылар.13
