АНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ ҺӘМ ӨЙЛӘНҮЕ
Аның яшьлеге
Һәр яктан кешеләрнең иң өстене булган Мөхәммәд галәйһиссәләм яшь чагында ук мәккәлеләргә үз яшьтәшләреннән күпкә ныграк ошый иде. Аны гүзәл әхлагы, кешеләргә моңарчы күрелмәгәнчә яхшы мөгамәләсе, тынычлыгы, йомшаклыгы һәм башка бөек сыйфатлары өчен яраттылар. Кешеләр аның бу сыйфатларына сокланалар иде. Аңарда күргән гаҗәеп туры сүзлелек һәм ышанычлылык өчен мәккәлеләр аңа «әл-Әмин», ягъни «һәрвакыт ышанырга мөмкин булган кеше» дигән кушамат бирделәр. Шулай итеп, ул яшь чагында ук шушы исем белән мәшһүр булды.
Пәйгамбәребезнең яшьлек елларында гарәпләр куе җаһилият (наданлык) чорын кичерәләр иде. Потка табыну, исерткеч эчү, комарлык, зина, риба һәм башка бик күп ямьсез эшләр алар арасында киң таралган иде. Мөхәммәд галәйһиссәләм аларның бу бозык хәлләреннән чиксез нәфрәтләнә, аларның һәр яманлыгыннан һәрвакыт ерак тора иде. Бөтен мәккәлеләр аның бу холкын беләләр һәм гаҗәпләнәләр иде. Потлардан каты нәфрәтләнгәнгә, ул аларның янына беркайчан да якын килмәде. Потлар өчен чалынган корбаннарның итеннән ул һич ашамады. Балачагында һәм яшьлегендә ул үзенең сарыкларын Җияд тавында һәм аның тирәсендә көтә, көнен шулай итеп күрә иде. Шулай итеп, ул чиктән тыш бозылган җәмгыятьтән ерак тора иде. Бервакыт ул мөхтәрәм сәхабәләргә: «Сарык көтмәгән бер генә пәйгамбәр дә юк», – диде. Алар: «Йә Рәсүлуллаһ! Сез дә көттегезме?» – дип сорагач, ул: «Әйе, мин дә көттем», – диде.
Сөекле Пәйгамбәребез егерме яшьләрендә булганда, Мәккәдә тәртип бөтенләй бозылган иде. Золым чиктән тыш таралды; малның да, җанның да, намусның да иминлеге калмады. Мәккәнең җирле халкы сәүдә итәргә һәм Кәгъбәне зиярәт кылырга килгән чит кешеләргә гаделсезлек кыла, аларны җәберли иде. Золым күргән кешеләр үз хакларын алу өчен мөрәҗәгать итәрлек урын таба алмыйлар иде. Шул вакытта сәүдә максаты белән Мәккәгә килгән бер йәмәнле сәүдәгәрнең малларын Гас ибне Ваил исемле бер мәккәле көчләп тартып алды. Шуннан соң йәмәнле Әбү Кубәйс тавына менеп, кычкыра-кычкыра, хакын кайтарып алырга кабиләләрдән ярдәм сорады. Золымның соңгы чигенә җиткәнен күрсәткән мондый вакыйгалардан соң Һашим, Зөһрә угылларының һәм башка кабиләләрнең күренекле кешеләре Габдулла ибне Җөдганның өендә җыелдылар. Алар җирле кешегә дә, читтән килгәнгә дә һичкемгә золым һәм гаделсезлек кылмаска, золымга юл куймаска һәм гаделсезлек күргәннәрнең хакларын кайтарырга карар кылдылар. Шушы максат белән алар гаделлек берлеген оештырдылар.1
Сөекле Пәйгамбәребез яшь чагында ук кергән һәм оешуында да зур өлеш керткән бу берлек Хильфел-фозул дип аталды.
Моннан элек Фадл исемле ике кеше һәм Фозайл исемле бер кеше дә шундый бер берлек оештырган иде. Бу исем аларның элек оештырган берлегенә нисбәт итеп бирелгән иде.
«Бөтен дөнья аның никадәр камил кеше булуын тәсдыйк иткән Мөхәммәд галәйһиссәләмне чиктән тыш туры булуы һәм тугрылыгы өчен иң зур дошманнары, азгын кяферләр дә Мөхәммәдел-Әмин (Ышанычлы Мөхәммәд) дип йөртәләр иде» Hüseyin Hilmi bin Sa’îd (рәхмәтуллаһи галәйһ)
Гарәбстан һәм аның тирәсендәге мәшһүр ярминкәләр һәм базарлар
Кешегә килер үз насыйбы,
мәхрүм калдырмаслар гарибне.
Нишләсен Әюби җаны,
җан сөеклесе шат булмаганда?
Шаһым, Хәбибе Кибрия,
Йөзең – һәр дәрткә дәва.
Сиңа ничек вафа булсын,
гашыйк җанын бирмәгәндә?
Бу берлек золымны туктатты һәм Мәккәдә бозылган тәртипне яңадан урнаштырды. Аның йогынтысы озак вакыт дәвам итте. Үзенә пәйгамбәрлек белдерелгәннән соң Рәсүлуллаһ бу хакта мөхтәрәм сәхабәләргә сөйләде һәм болай диде: «Габдулла ибне Җөдганның өендә булган антлашуда мин дә катнаштым. Ул антлашу миңа кызыл йонлы дөяләргә (байлыкка) ия булудан да кадерлерәк. Хәзер дә мине шундый бер мәҗлескә чакырсалар, мин ризалык белдерер идем».2
Аның сәүдә белән шөгыльләнүе
Мәккәлеләр борын-борыннан сәүдә белән шөгыльләнеп, көннәрен шул юл белән күрәләр иде. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) агасы Әбү Талиб та сәүдә белән шөгыльләнә иде. Сөекле Пәйгамбәребез егерме биш яшьләрендә булганда, Мәккәдә тормыш авырлыгы бик нык артты. Шуңа күрә мәккәлеләр Шамга барыр өчен зур сәүдә кәрваны әзерләделәр. Шул көннәрдә Әбү Талиб Рәсүлуллаһ янына килеп болай диде: «Әй мөхтәрәм бертуганымның улы! Ярлылык соңгы чигенә җитте. Кытлык һәм көрәш белән үткән бу соңгы еллар кулыбызда бернәрсә дә калдырмады. Менә Корәеш кәрваны әзерләнгән, Шамга кузгалырга тора. Хәдичә Хатын да кәрван белән мал җибәрәчәк. Ул, һичшиксез, бу эшне башкарырлык ышанычлы кешеләр эзлидер. Аңа, шиксез, синең кебек ышанычлы, пакь һәм тугры кеше кирәк. Барып сөйләшеп, синең аның вәкиле булып баруыңа ирешсәк, яхшы булыр иде. Ул, шиксез, сине башкалардан өстен күрер. Чынлыкта мин синең Шамга баруыңны теләмим, чөнки андагы яһүдләрнең сиңа зарар китерүеннән куркам. Ләкин башка чара да таба алмыйм». Пәйгамбәребез аңа: «Син ничек телисең, шулай эшлә», – диде.
Хәзрәти Хәдичә гүзәллеге, байлыгы, акылы, намуслылыгы, оялчанлыгы һәм әдәбе белән Гарәбстанда зур дан казанган бер ханым иде. Шуңа күрә һәр яктан аңа өйләнергә теләүчеләр һәм аңа омтылучылар бик күп иде. Ләкин күргән бер төше сәбәпле ул беркемгә дә игътибар итмәде. Төшендә күктән ай төшеп, аның куенына кергән, айның нуры аның култык астыннан чыгып, бөтен галәмне яктырткан иде. Иртән ул бу төшне туганы Вәрәка ибне Нәүфәлгә сөйләде. Вәрәка болай диде: «Ахырзаман Пәйгамбәре дөньяга килгән инде. Ул сиңа өйләнер һәм синең заманыңда аңа вәхи3 иңәр. Аның диненең нуры галәмне тутырыр. Аңа беренче булып син иман китерерсең. Ул пәйгамбәр Корәештән һәм Бәни Һашимнан булыр».
Хәзрәти Хәдичә бу җавапка бик шатланды һәм ул пәйгамбәрнең килүен көтә башлады.
Хәзрәти Хәдичә сәүдә белән шөгыльләнә, килешкән кешеләре белән шерәкәт кора иде. Әбү Талиб анабыз хәзрәти Хәдичәгә хәлне сөйләде. Шуннан соң хәзрәти Хәдичә Рәсүлуллаһны күреп сөйләшер өчен өенә чакырды.
Ул килгәч, ханым аны бик зурлап, хөрмәт белән каршы алды. Пәйгамбәребезнең нәзакәтен, пакь һәм саф йөзен күреп, ул сокланып калды. Ул Рәсүлуллаһка болай диде: «Сезнең туры сүзле, ышанычлы, имин һәм гүзәл холыклы икәнегезне беләм. Бу эш өчен мин беркемгә дә бирмәгән хакның берничә тапкыр артыгын бирермен…» Хакның күләме турында да сөйләшеп килешкәч, анабыз хәзрәти Хәдичә Рәсүлуллаһка бу хезмәттә кирәк булачак киемнәр биреп, күңеле тыныч хәлдә аны өеннән озатты. Моннан тыш, ул Рәсүлуллаһ юлда кисен өчен Мәйсәрәгә башка кыйммәтле киемнәр дә бирде.
«Бер мөселман хәләл кәсеп итеп, беркемгә дә мохтаҗ булмаса һәм күршеләренә, туганнарына ярдәм итсә, кыямәт көнендә ул ундүртенче көнге ай кебек балкып, нурлы булыр» Хәдис шәриф
Анабыз хәзрәти Хәдичә пәйгамбәрлек билгеләрен агасының улы, белемле христиан Вәрәка ибне Нәүфәлдән белгән иде. Рәсүлуллаһның бу килүендә дә ул аңарда пәйгамбәрлек сыйфатларын танып алды. Шуңа күрә ул Мәйсәрә исемле колына болай диде: «Кәрван Мәккәдән чыкканда, мәккәлеләр гайбәт сөйләмәсен өчен, дөянең тезгенен Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кулына бир. Шәһәрдән ераклашып, ул күздән югалгач, аңа шушы кыйммәтле киемнәрне кидер».
Аннары ул дөяләренең иң матурын солтаннарга лаек рәвештә бизәде һәм Мәйсәрәгә болай диде: «Аны бу дөягә зур хөрмәт белән утырт, тезгенен кулыңа ал һәм үзеңне аның хезмәтчесе дип бел! Аның рөхсәтеннән башка бер эш тә эшләмә, аны саклау, куркынычлардан яклау өчен җаныңны да кызганма! Барган җирләрегездә озак тукталып калмагыз, тиз кайтыгыз, Һашим угыллары алдында оятка калмыйк. Әгәр бу әйткәннәремне хәрефенә кадәр үтәсәң, мин сине азат итәрмен һәм теләгәнең кадәр мал бирермен».
Кәрван әзер булды. Мәккәлеләр якыннары белән саубуллашыр өчен зур төркемнәр булып җыелдылар. Сөекле Пәйгамбәребезнең туганнары, агалары һәм Һашим угылларының зурлары да анда иде. Пәйгамбәребезнең гамәсе Аллаһы Тәгаләнең Рәсүлен (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хезмәтче киемендә һәм дөя тезгенен кулына тоткан хәлдә күргәч, аның тез буыннары йомшарды. Ул елады, сыктады. Аһ-ваһ итеп, күзләреннән яшь түгеп, ул үзенең әрнүен болай белдерде: «Әй Габделмотталиб! Әй Зәмзәм коесын казыган бөек зат! Әй Габдулла! Каберләрегездән торыгыз да, башыгызны бу якка борып, бу мөбарәкнең хәлен күрегез!» Әбү Талиб та шул ук хисләрне кичерә, шул ук хәлдә иде. Рәсүлуллаһның Хакны күргән мөбарәк күзләреннән энҗе кебек яшьләр тәгәрәде һәм ул: «Карагыз, мине онытмагыз. Чит җирдә кайгы-хәсрәт чиккәнемне искә алыгыз», – диде. Бу сүзләрне ишеткәннәрнең барысы да еладылар. Күктәге фәрештәләр дә бу хәлгә кушылдылар һәм: «Йә Раббыбыз! Бу – Син Үзеңә хәбиб итеп, иң бөек дәрәҗәне ихсан кылган Мөхәммәд галәйһиссәләм. Бу хәлнең хикмәте нәрсәдә?» – диделәр. Шунда Аллаһы Тәгалә аларга болай диде: «Әйе, ул – Минем Хәбибем. Ләкин сез мәхәббәт серен белә алмыйсыз. Сөелүче белән сөюче арасындагы серләргә төшенә алмыйсыз. Бу дәрәҗәне беркем дә белми. Бу яшерен эштән беркем бернәрсә дә аңламый».
Ниһаять, кәрван кузгалып, Мәккә күренмәс булгач, Мәйсәрә кушылганча сөекле Пәйгамбәребезгә кыйммәтле киемнәрне кидерде. Ул аны төрле тукымалар белән капланган һәм бик матур итеп бизәлгән дөягә утыртты. Тезгенен исә үз кулына алды.
Бу сәфәрдә кәрвандагылар галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез өстендә аңа күләгә ясаучы бер болыт һәм кош сурәтенә кергән ике фәрештә сәфәр беткәнче аның белән бергә барганын күрделәр.4
Юлда атлый алмаслык булып арып, кәрваннан артта калган ике дөянең аякларын ул мөбарәк кулы белән сыйпагач, дөяләр кинәт тизләнеп китте. Моны һәм шуңа охшаш тагын бик күп хәлләрне күргәч, алар аны чиксез яраттылар һәм аның дәрәҗәсе бик бөек булачагын аңладылар.
Бусра дигән урынга җиткәч, алар тагын андагы монастырь янында тукталдылар. Күргән күп билгеләрдән аның соңгы пәйгамбәр булачагын аңлап, моны әйткән раһиб Бәхира вафат булган, аның урынына Нәстура исемле башка бер раһиб калган иде. Монастырь янына килеп тукталган Корәеш кәрванын күзәткән раһиб Нәстура якындагы бер корыган агач астына бер кеше утырганын һәм агачның шул мизгелдә яшәреп киткәнен күргәч, Мәйсәрәдән: «Әнә теге агач астындагы зат кем?» – дип сорады. Мәйсәрә: «Бу – Корәеш кабиләсеннән, Харәм халкыннан бер зат», – диде. Раһиб: «Моңа кадәр бу агач астында пәйгамбәрдән башка беркем дә утырмады», – диде. Аннары ул: «Аның күзләрендә бераз кызыллык бармы?» – дип сорады. Мәйсәрә: «Әйе, бар, һәм ул аның күзләреннән һич китми», – диде. Шунда Нәстура болай диде: «Гайсә галәйһиссәләмгә Инҗилне иңдергән Аллаһы Тәгалә хакына, бу зат соңгы пәйгамбәр булачак. И, аңа пәйгамбәрлек әмер ителгән заманга кадәр яшәсәм иде!»
Мөхәммәд галәйһиссәләм Бусра базарында Хәдичә Хатынның малларын сатканда, аның белән сатулашкан бер яһүд аңа ышанмыйча: «Ләт һәм Гоззә дигән потлар белән ант ит, шунда ышанырмын», – диде. Шунда Мөхәммәд галәйһиссәләм болай диде: «Мин ул потлар исеме белән беркайчан да ант итмим! Алар яныннан узганда, мин йөземне башка якка борам». Аңардагы башка билгеләрне дә күргән яһүд: «Сүз синеке. Аллаһ белән ант итәм, бу зат пәйгамбәр булачак кеше», – диде һәм: «Безнең галимнәребез китапларда аның сыйфатларын тапканнар», – дип, сокланганын белдерде.
Мәйсәрә Рәсүлуллаһта күргән һәм аның турында ишеткән һәр нәрсәне хәтеренә бизәкләп язгандай уеп куя, аңа булган соклануы көннән-көн арта бара иде. Мәйсәрәнең күңелендә Галәмнәрнең Сәеденә зур мәхәббәт туды. Хәзер ул аңа ләззәт һәм хөрмәт белән хезмәт итә, аның иң кечкенә ишарәсен дә зур гыйшык белән үти иде. Алып барылган маллар сатылды, Пәйгамбәребезнең бәрәкәте белән гадәттәгедән күп мәртәбә артык табыш алынды. Кәрван кире кайтырга чыкты. Мәррүз-Заһран дигән урынга җиткәч, Мәйсәрә сөекле Пәйгамбәребезгә Мәккәгә сөенечле хәбәр алып барырга тәкъдим итте. Ул моны кабул итте һәм, кәрваннан аерылып, Мәккәгә таба дөясен ашыктырды.
Нәфисә бинте Мөнйә Хатын болай сөйләгән: «Кәрванның кайту вакыты якынлашкан иде. Хәдичә Хатын көн саен хезмәтчеләре белән өенең түбәсенә менеп, кәрван юлын көтә иде. Менә шундый бер көнне мин Хәдичә янында идем. Кинәт ерактан дөягә атланган бер кеше күренде. Аның өстендә бер болыт һәм кош сурәтенә кергән ике фәрештә аңа күләгә ясый, Пәйгамбәребезнең мөбарәк маңгаендагы нур ай кебек балкый иде. Хәдичә Хатын килүченең кем икәнен аңлап, күңеле рәхәтләнде. Ләкин белмәмешкә салышып: „Бу эссе көнне килүче кем булыр икән?“ – дип сорады. Хезмәтчеләр: „Бу килүче Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) охшаган“, – диделәр һәм күргәннәренә гаҗәпләнделәр».
Озак та үтмәде, Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) анабыз Хәдичәнең йортына килде һәм хәлне сөйләде. Китергән сөенечле хәбәре белән ул аны бик шатландырды.
Бераздан кәрван Мәккәгә керде. Мәйсәрә анабыз хәзрәти Хәдичәгә сәфәр вакытында Пәйгамбәребезгә күләгә ясалганын, раһиб Нәстураның әйткәннәрен, зәгыйфь дөяләрнең ничек тизләнгәнен һәм шуңа охшаш күргән бик күп гадәттән тыш хәлләрне берәм-берәм сөйләде. Ул Пәйгамбәребезне теле әйләнгән кадәр мактады. Хәзрәти Хәдичә боларны белә иде, ләкин бу сүзләр аның ышанычын тагын да арттырды. Ул Мәйсәрәгә: «Бу күргәннәреңне беркемгә дә сөйләмә!» – дип кисәтте.5
«Мин ул потлар исеме белән беркайчан да ант итмим! Алар яныннан узганда, мин йөземне башка якка борам» Хәдис шәриф
Анабыз Хәдичә бу ишеткәннәрен хәбәр итәр өчен Вәрәка ибне Нәүфәл янына барды. Булган хәлләрне зур соклану белән тыңлаган Вәрәка болай диде: «Әй Хәдичә, әгәр бу сөйләгәннәрең дөрес булса, Мөхәммәд галәйһиссәләм бу өммәтнең пәйгамбәре булачак».
Пәйгамбәребез 12 яшендә агасы Әбү Талиб белән сәүдә өчен Бусрага кадәр, 17 яшендә агасы Зөбәер белән Йәмәнгә, 20 яшендә хәзрәти Әбү Бәкер белән Шамга, 25 яшендә исә анабыз хәзрәти Хәдичәнең малларын сатар өчен тагын Шамга барды.6 Шулай итеп, ул барлыгы дүрт тапкыр сәфәргә чыкты. Бу сәфәрләреннән башка ул бер җиргә дә сәфәр кылмады.
Анабыз хәзрәти Хәдичәгә өйләнүе
Анабыз хәзрәти Хәдичә Вәрәка ибне Нәүфәл биргән сөенечле хәбәрдән соң һәм сөекле Пәйгамбәребезнең гүзәл сыйфатларын күргәч, аның хатыны булып, аңа хезмәт итү шәрәфенә ирешергә теләде. Нәфисә бинте Мөнйә моны сизеп, арадашчы булырга алынды. Шушы ният белән ул Рәсүле әкрамның бөек хозурына килде һәм: «Әй Мөхәммәд! Сезне өйләнүдән нәрсә тыя?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Өйләнер өчен кулымда җитәрлек акча юк», – диде. Нәфисә Хатын: «Әй Мөхәммәд! Әгәр намуслы һәм шәрәфле, байлык һәм гүзәллек иясе булган бер ханымга өйләнергә теләсәгез, мин сезгә хезмәт итәргә әзер», – диде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Ул ханым кем?» – дип сорады. Ул: «Ул – Хәдичә бинте Хөвәйлид», – диде. Рәсүлуллаһ: «Бу эштә кем арадашчы булыр?» – дип сорагач, ул: «Бу эшне мин башкарырмын», – диде дә аның хозурыннан китте. Ул хәзрәти Хәдичә янына барып, аңа сөенечле хәбәр җиткерде. Хәзрәти Хәдичә туганнары Гамр ибне Әсәдне һәм Вәрәка ибне Нәүфәлне чакырып, хәлне сөйләде. Ул Рәсүлуллаһка да хәбәр җибәреп, аны билгеле бер сәгатьтә килергә чакырды. Әбү Талиб һәм аның бертуганнары да әзерләнделәр һәм Пәйгамбәребез белән бергә киттеләр.
Анабыз хәзрәти Хәдичә өен җыештырып бизәде. Бу көннең шөкере итеп ул бөтен бизәнү әйберләрен хезмәтчеләренә бүләк итте. Аннары аларны азат итте. Рәсүлуллаһ агалары белән бергә анабыз Хәдичәнең өенә ташриф кылды. Әбү Талиб болай диде: «Безне Ибраһим галәйһиссәләмнең балаларыннан һәм Исмәгыйль галәйһиссәләмнең нәселеннән кылган Яратучыбызга хәмед булсын. Ул безне Бәйтуллаһның сакчылары итте. Кешеләргә кыйбла булган һәм галәмнәр тавәф кыла торган ул мөбарәк йортны, Ул һәр яманлыктан саклаган Харәм шәрифне безгә насыйп итте. Бертуганым Габдулланың улы Мөхәммәд шундый кеше: Корәештән кем белән генә чагыштырсаң да, ул өстен чыга. Әйе, аның малы аз, ләкин малга игътибар ителми. Чөнки мал – күләгә кебек: кулдан кулга күчеп, китеп бара. Бертуганымның улының шәрәфе, өстенлеге сезнең барыгызга да мәгълүм. Хәзер ул Хәдичә бинте Хөвәйлидне хәләл җефетлеккә сорый. Минем малымнан күпме мәһәр7 бирелүен телисез? Ант итәм, Мөхәммәднең дәрәҗәсе, һичшиксез, биек булачак». Вәрәка ибне Нәүфәл бу сүзләрне раслады.
Анабыз Хәдичәнең агасы Гамр ибне Әсәд: «Шаһит булыгыз: мин Хәдичә бинте Хөвәйлидне Мөхәммәд галәйһиссәләмгә хатынлыкка бирдем», – диде. Шулай итеп никах килешүе тәмамланды. Бер риваять буенча мәһәр 400 мыскал алтын, бер риваять буенча биш йөз дирһәм, ә башка бер риваять буенча 20 дөя иде.8
Туй мәҗлесе өчен Әбү Талиб бер дөя чалып, шул көнгә кадәр күрелмәгән бер сый бирде. Никах булды. Анабыз хәзрәти Хәдичә бөтен байлыгын Пәйгамбәребезгә бүләк итте һәм: «Бу малларның барысы да бөек затыгызныкы. Ә мин – сезгә мохтаҗ һәм сезгә рәхмәтле», – диде.
Анабыз хәзрәти Хәдичә бөтен гаилә тормышы дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәрвакыт хезмәт итте һәм аның ярдәмчесе булды. Пәйгамбәребезнең бу никахы анабыз Хәдичә вафат булганчыга кадәр егерме биш ел дәвам итте. Аның унбиш елы бигъсәткә кадәр, ун елы бигъсәттән (пәйгамбәрлек белдерелгәннән) соң иде. Беренче хатыны хәзрәти Хәдичә исән чакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм башка беркемгә дә өйләнмәде. Аларның ике малай һәм дүрт кыз – алты баласы булды. Алар: Касыйм, Зәйнәб, Рокыя, Өмме Гөлсем, Фатыйма һәм Габдулла (Таййиб яки Таһир). Пәйгамбәрлек чорында өйләнгән хәзрәти Мариядән дә аның Ибраһим исемле бер улы булды. Башка хатыннарыннан аның балалары булмады. Зәйнәб кызларының иң олысы иде. Иң кечкенә кызы Фатыйма атасының иң сөеклесе иде. Ул һиҗрәттән унөч ел элек туды. Ир балалары кечкенә яшьтә вафат булдылар, хәзрәти Фатыймадан башка бөтен кызлары да аннан элек вафат булдылар. Анабыз Фатыйма Пәйгамбәребездән соң алты ай үткәч вафат булды. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселе хәзрәти Фатыйманың балалары аркылы дәвам итте.9
Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) анабыз Хәдичәгә өйләнгәннән соң да сәүдә белән шөгыльләнде. Табышлары белән алар кунакларны хөрмәтләп каршы алалар, ятимнәргә һәм ярлыларга ярдәм итәләр иде.
Зәйд ибне Харисә
Зәйд ибне Харисә кечкенә чагында анасы Сөгдә белән бергә туганнарын зиярәт кылырга барган иде. Шул вакытта аларга башка бер кабилә һөҗүм итте. Зәйдне әсир итеп алдылар. Аны Мәккәгә, Сукы Гокказ дип аталган ярминкәгә китереп, сатуга чыгардылар. Хәзрәти Хәдичәнең бертуганының улы Хәким ибне Хизам Зәйдне 400 дирһәмгә сатып алды. Хәким ибне Хизам Зәйд ибне Харисәне гамәсе хәзрәти Хәдичәгә бүләк итте, ә ул Пәйгамбәребезгә бүләк итте. Пәйгамбәребез аны шунда ук азат итте һәм үз янында калдырды. Чөнки азат булган Зәйд ибне Харисәнең барыр урыны да юк иде, һәм аны Рәсүлуллаһтан да яхшырак караучы кешесе дә юк иде. Ул да бик теләп Рәсүлуллаһ янында калды.
Пәйгамбәребез пәйгамбәрлеге белдерелгәнче үк гаделлек, инсаф, мәрхәмәт, кешеләрне ярату, ачык йөзлелек, кәрам, юмартлык, вәгъдәгә тугрылык, аманәтне саклау, ярдәмчеллек, фидакарьлек, ышанычлылык, золым күрүчене, хәлсезне, ярлыны яклау, балаларга мәхәббәт һәм назлылык күрсәтү, туры күңеллелек, туры сүзлелек, нәзакәт, тыйнаклык, уртача булу, кешеләрне гүзәл рәвештә идарә итү, кыюлык һәм батырлык кебек күренгән-күренмәгән, билгеле-билгесез һәртөрле гүзәл әхлакны камилләштерү өчен яратылган иде. Ул һәр яктан килгән һәм киләчәк бөтен махлуклардан өстен иде, һәркемнең ышанычын казанып, «әл-Әмин» дигән кушамат алган иде. Зәйд ибне Харисә аннан күргән гүзәл мөгамәлә өчен Пәйгамбәребезне атасыннан да, анасыннан да ныграк ярата, аның яныннан һич аерыласы килми иде.
«Бу малларның барысы да бөек затыгызныкы. Ә мин – сезгә мохтаҗ һәм сезгә рәхмәтле» Хәдичәтел-Кобра (радыяллаһу ганһә)
Анасы белән атасы улларының кая алып кителгәнен, аңа ни эшләнгәнен белмиләр иде. Атасы Харисә бала сагышы утында янып көя, ил гизеп улын эзли иде. Ул Йәмәннән төрле илләргә баручы туганнарына һәм танышларына улы Зәйд турында берәр хәбәр китерергә катгый кушып, шигырьләр әйтә һәм күз яшьләре түгә иде:
Зәйдем өчен еладым; белмим, аңа ни булды?
Исәнме ул, әллә аны әҗәл алдымы?
Сорама, әй күңел, юкка гына аны!
Белә алмассың: кабере тигезлектәме, әллә текә таудамы.
Улына булган сагышын белдергән тагын бер шигыре болай:
Зәйдем, балам! Белсәм иде китүченең кире кайтачагын, аһ!
Аллаһ белән ант итәм, синнән башка берәүнең дә кайтуын теләмим.
Җил искәндә, кайда бер бала күрсәм, искә алам аны,
ә кояш һәр иртәдә чыкканда сине исемә төшерә.
Фәрьяд итәм, бәгырь кисәгем өчен меңнәрчә фәрьяд,
атыма атланып эзлим, хәлем бик авыр булса да.
Мин дә, атым да белмибез ялыгуны да, арыуны да,
улым табылып, каршыма чыгу ихтималы барында.
Өмет кешене никадәр алдаса да, ахыр чиктә ул фани,
Улларым! Кайс, Гамр, Язид, Җәбәл! Зәйдем сезгә аманәт.
Ахырда, ислам килгәнче үк, Бәни Кәлб кабиләсеннән Кәгъбәне зиярәт кылырга килгән кайбер кешеләр хәзрәти Зәйдне күреп таныдылар. Хәзрәти Зәйд аларга: «Гаиләмнең мине сагынып фәрьяд итәчәген беләм; бу бәетләрне аларга җиткерегез», – дип, түбәндәге шигырьне әйтте:
Йөрәгем яна; мин ерак үз оямнан,
ләкин Кәгъбәгә күршемен, ерак булсам да анам-атамнан.
Кайгыгыз йөрәгегезне көйдермәсен,
минем өчен фәрьядыгыз Гарышка кадәр күтәрелмәсен.
Мәүләгә хәмед булсын, мин шундый бер оядамын,
ки, күргән шәрәф һәм хәер өчен һәрвакыт догадамын.
Бу хәбәрне ишеткән Харисә бик шатланды. Ул шунда ук үзе белән күп акча алып, бертуганы Кәгъб белән бергә Мәккәгә килде. Мәккәгә җиткәч, Пәйгамбәребезнең өен белешеп, аның хозурына килде һәм болай диде: «Әй Корәеш кавеменең сәеде, әй Габделмотталибның оныгы, әй Бәни Һашим нәселенең улы! Сез Харәм шәрифнең күршесе. Кунакларны хөрмәтлисез, әсирләргә ихсан күрсәтәсез, аларны әсирлектән коткарасыз. Сездә кол булып торучы улыбызны коткару өчен күпме акча теләсәгез, шуны бирик; аны азат итегез, зинһар, бу үтенечебезне кире какмагыз!» Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Зәйдне чакырып, аңа хәлне белдерик. Аңа ирек бирик. Әгәр ул сезгә баруны сайласа, сез бернинди акча бирмичә аны алып китә аласыз. Әгәр ул мине сайласа һәм минем янда калырга теләсә, Аллаһ белән ант итәм, мине сайлаган кешене мин беркемгә дә калдырмыйм, ул минем янда калыр».
Харисә һәм аның бертуганы Пәйгамбәребезнең бу җавабыннан бик канәгать булдылар һәм: «Син безгә бик гадел һәм инсафлы мөгамәлә кылдың», – диделәр.
Шуннан Пәйгамбәребез Зәйдне хозурына чакырып, аннан: «Син боларны таныйсыңмы?» – дип сорагач, ул: «Әйе, берсе – атам, икенчесе – агам», – диде. Шунда ул болай диде: «Әй Зәйд! Син минем кем икәнемне белдең, сиңа булган шәфкатемне, мәрхәмәтемне, мөгамәләмне күрдең. Болар сине алырга килгәннәр. Алайса, яисә мине сайла да минем янда кал, яисә аларны сайла да кит».
Атасы белән агасы, хәзер инде ул безне сайлар, без Зәйдне алып китәрбез дип көтәләр иде. Зәйд болай диде: «Мин беркемне дә сездән өстен күрмим. Сез миңа агам да, атам да урынында. Мин сезнең янда калырга телим».
Атасы белән агасы гаҗәпләнүдән аптырап калдылар. Атасы ачуланып Зәйдкә: «Оят сиңа! Димәк, син коллыкны азатлыктан, анаңнан, атаңнан һәм агаңнан өстен күрәсең!» – диде. Зәйд атасына: «Әтием, мин бу заттан шундый шәфкать һәм мөгамәлә күрдем, хәзер беркемне дә аннан өстен күрә алмыйм», – дип җавап бирде.
Пәйгамбәребез Зәйдне бик ярата иде. Аның үзенә шулкадәр бирелгәнен һәм аны яратканын күргәч, ул аны Мөгаззәмә Кәгъбә янындагы Хиҗергә алып барды һәм андагыларга эндәшеп: «Шаһит булыгыз: Зәйд – минем улым. Ул миңа варис, мин аңа варис», – диде. Моны күргәч, Зәйднең атасы белән агасының ачулары басылды. Алар шатланып үз илләренә кайттылар. Шуннан соң мөхтәрәм сәхабәләр Зәйдне Зәйд ибне Мөхәммәд (Мөхәммәднең улы Зәйд) дип йөртә башладылар. Соңрак Аллаһы Тәгалә Әхзаб сүрәсенең бишенче аятендәге: «Балаларыгызны аталарының исеме белән атагыз, бу Аллаһ каршында дөресрәк» һәм кырыгынчы аятендәге: «Мөхәммәд (галәйһиссәләм) сезнең ир-атларыгызның берсенең дә (Зәйд кебек) атасы түгел» дигән әмерләре белән бала итеп алуны бетергәч, хәзрәти Зәйдне атасының исеме белән, ягъни «Харисәнең улы Зәйд» (Зәйд ибне Харисә) дип атый башладылар.10
Кәгъбә эшендә хаким булуы
Рәсүлуллаһ утыз биш яшьләрендә булганда, Кәгъбә эшендә хаким булды. Ул вакытта яңгырлар һәм сулар Кәгъбәнең диварларын нык таушалткан иде. Моннан тыш, чыккан бер янгын Кәгъбәне җимергән иде.11 Бинаны яңадан салырга кирәк иде. Шуңа күрә Корәеш кабиләсе Кәгъбәне Ибраһим галәйһиссәләм салган нигезгә кадәр сүтеп, аны яңадан төзи башлады. Һәр кабиләгә бер өлешен биреп, алар диварларны күтәрделәр. Бу эшнең зур шәрәф икәнен белгән кабиләләр Хәҗәрел-әсвәд ташын урынына кую мәсьәләсендә килешә алмадылар. Һәр кабилә бу шәрәфкә ирешергә теләгәнгә, алар арасында зур низаг чыкты. Габдеддар угыллары: «Бу эшне бездән башка берәү эшләсә, кан коябыз», – дип ант иттеләр. Дүрт-биш көн дәвам иткән бу низаг аркасында кан коелуга аз гына калды.
«Мин беркемне дә сездән өстен күрмим. Сез миңа агам да, атам да урынында. Мин сезнең янда калырга телим» Зәйд ибне Харисә (радыяллаһу ганһү)
Ул көн дүшәмбе иде. Габделмотталибның тагасы, олы яшьтәге хөрмәтле зат Хозәйфә ибне Могыйра Кәгъбәгә ачыла торган Бәни Шәйбә капкасын күрсәтеп болай диде: «Әй Корәеш җәмәгате! Килешә алмаган эшегез турында хөкем чыгару өчен, әнә шул капкадан беренче булып керәчәк затны арагызда хаким итегез». Анда булучылар бу тәкъдимне кабул иттеләр һәм, Бәни Шәйбә капкасына карап, беренче булып керәчәк һәм эшнең иң нечкә мизгелендә бу мәсьәләне хәл итәчәк кешене көтә башладылар. Ниһаять, алар капкадан туры сүзлелеген, бөек әхлагын чиксез бәяләгән һәм һәрвакыт әл-Әмин, ягъни «һәрвакыт ышанырга мөмкин булган кеше» дип йөрткән Мөхәммәд галәйһиссәләмнең керүен күрделәр. Алар: «Менә әл-Әмин. Без аның хөкеменә риза», – диделәр.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә хәлне сөйләгәч, ул үзенең хыркасын салып, җиргә җәйде. Ул Хәҗәрел-әсвәдне мөбарәк хыркасы өстенә куйды да: «Һәр кабиләдән бер кеше аның бер читеннән тотсын», – диде. Шулай итеп, ул ташны куеласы урынга кадәр күтәртте.
Аннары ташны үзе кочаклап алып, шәрәфле куллары белән урынына куйды. Чыгарга торган зур бәрелештән шулай котылып калуларын күргән кабиләләр бу эштән канәгать калдылар. Алар диварларны туктаган урыннарыннан дәвам итеп төзеп бетерделәр.12
