ЗУР ГӨНАҺЛАР
Җитмеш ике зур гөнаһ түбәндәгеләр:
1. Гаепсез кешене үтерү.
2. Зина кылу.
3. Ләвата кылу.
4. Шәраб һәм һәр төрле исерткеч эчемлекләр эчү. (Сыра эчү – хәрам.)
5. Урлашу.
6. Кәеф өчен наркотик матдәләр куллану.
7. Башкаларның малын көчләп алу, ягъни гасб итү.
8. Ялган шаһитлык итү.
9. Рамазан уразасын гозерсез, мөселманнар алдында ашап бозу.
10. Процент алу һәм бирү.
11. Күп ант итү.
12. Ата-анага итагатьсезлек күрсәтү, аларга каршы чыгу.
13. Мәхрәм һәм салих туганнарга сыйлаи рәхимне (хәл белешүне) ташлау.
14. Сугыш вакытында сугыш кырын ташлап, дошман алдыннан качу.
15. Ятим малын хаксыз ашау.
16. Үлчәвен һәм бизмәнен гадел кулланмау.
17. Намазны вакытыннан элек яки соң уку.
18. Мөэмин кардәшенең күңелен рәнҗетү. (Бу – Кәгъбәне җимерүдән дә зуррак гөнаһ. Аллаһы Тәгаләне иң күп рәнҗетә торган көфердән соң күңел рәнҗетү кебек зур гөнаһ юк.)
19. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтмәгән сүзне сөйләү һәм аны аңа нисбәт итү.
20. Ришвәт алу.
21. Хак шаһитлыктан качу.
22. Малының зәкятен һәм гошерен бирмәү.
23. Хәле җиткән кешенең мөнкәрне, гөнаһ эшләүчене күргәч, аны тыймавы.
24. Тере хайванны утта яндыру.
25. Бөек шанлы Коръәнне өйрәнгәннән соң, аны укуны онытып бетерү.
26. Бөек шанлы Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзү.
27. Мөселман булсын, кяфер булсын, кешеләргә хыянәт итү.
28. Дуңгыз ите ашау.
29. Рәсүлуллаһның сәхабәләреннән (ридвануллаһи тәгалә галәйһим әҗмәгыйн) берәрсен яратмау һәм сүгү.
30. Тамак туйганнан соң да ашауны дәвам итү.
31. Хатынның иренең түшәгеннән качуы.
32. Хатынның иреннән рөхсәтсез кунакка йөрүе.
33. Намуслы хатынны фахишә дип атау.
34. Нәмимә, ягъни мөселманнар арасында сүз йөртү. 35. Гаурәт урынын башкаларга күрсәтү. (Ирнең гаурәте – кендек белән тез арасы, хатынның гаурәте – чәче, куллары, аяклары.) Башкаларның гаурәт урынына карау да хәрам.
36. Үләксә ашау һәм башкаларга ашату. 37. Аманәткә хыянәт итү. 38. Мөселман турында гайбәт сөйләү. 39. Көнләшү.
40. Бөек шанлы Аллаһка ширек кату. 41. Ялган сөйләү. 42. Тәкәбберлек, үзен башкалардан өстен санау.
43. Үлем хәлендәге авыруның мирасчыдан мал яшерүе. 44. Саран, бик комсыз булу.
45. Дөньяга мәхәббәт тоту.
46. Аллаһы Тәгаләнең газабыннан курыкмау. 47. Хәрам булганны хәрам дип ышанмау.
48. Хәләл булганны хәләл дип ышанмау. 49. Фалчыларның фалына, гайбтән хәбәр бирүләренә ышану. 50. Диненнән чыгу, мөртәд булу.
51. Гозерсез ят хатынга, кызга карау. 52. Хатыннарның ир-ат киеме кию. 53. Ирләрнең хатын-кыз киеме кию. 54. Кәгъбә Харәмендә гөнаһ эшләү. 55. Вакыты кермичә азан әйтү һәм намаз уку.
56. Дәүләт кешеләренең әмерләренә, кануннарга буйсынмау, каршы чыгу.
57. Хатынының мәхрәм урыннарын анасының мәхрәм урынына охшату. 58. Хатынының анасын сүгү.
59. Бер-берсенә корал төзәү.
60. Эт калдыгын ашау-эчү. 61. Эшләгән яхшылыгы өчен миннәт итү. 62. Ефәк кию (ирләр өчен). 63. Наданлыкта үҗәтләнү. (Әһле сөннәт гакыйдәсен, фарызларны, хәрамнарны һәм кирәкле булган һәр белемне өйрәнмәү.)
64. Аллаһы Тәгаләдән һәм ислам белдергән исемнәрдән башка нәрсә белән ант итү.
65. Гыйлемнән качу.
66. Наданлыкның бәла икәнен аңламау.
67. Кечкенә гөнаһны кабат-кабат эшләүдә үҗәтләнү. 68. Зарурлыксыз каһкаһә белән күп көлү.
69. Бер намаз вакытын уздырырлык вакыт җөнеб хәлендә йөрү. 70. Хәез һәм нифас хәлендәге хатынына якынлык кылу.
71. Тәганни кылу. Әхлаксыз җырлар җырлау, музыка һәм уен кораллары куллану. 72. Үз-үзенә кул салу, ягъни үзен үтерү.
Гүзәл әхлак
Ислам гүзәл әхлак белән әхлакланырга, нәфесне начар холыклардан чистартырга, яхшы холыклы булырга, һәр яктан гыйффәтле һәм оялчан булырга куша. Бу белемнәрне һәм юлларны өйрәтә торган гыйлемне тасаввыф диләр.
Тән сәламәтлегенә кагылышлы белемнәрне медицина гыйлеме өйрәткән кебек, күңелнең, рухның начар холыклардан котылуын тасаввыф гыйлеме өйрәтә. Ул күңел авыруының билгеләре булган начар эшләрдән ераклаштыра һәм Аллаһ ризалыгы өчен яхшы эшләр эшләргә, гыйбадәт кылырга ярдәм итә.
Ислам башта гыйлем өйрәнергә, аннары өйрәнгәннәренә туры китереп эш эшләргә һәм гыйбадәт кылырга, боларның барысы да Аллаһ ризалыгы өчен булырга, кыскасы, гыйлем, гамәл һәм ихлас куша. Кешенең рухи яктан күтәрелүе, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүе самолетның очуына охшатылса, иман белән гыйбадәт аның корпусы һәм моторлары кебек.
Тасаввыф юлында алга бару исә – аның энергия чыганагы, ягъни бензины. Максатка ирешү өчен самолет табыла, ягъни иман һәм гыйбадәт казаныла. Ә кузгалып китү өчен көч, ягъни тасаввыф юлында алга бару кирәк.
Тасаввыфның ике максаты бар:
Беренчесе – иманның вөҗданга әверелүе, ягъни күңелгә урнашуы һәм шик китерә торган тәэсирләрдән какшамавы. Акыл, дәлил һәм исбат белән ныгытылган иман алай нык булмый. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә Рәгъд сүрәсенең егерме сигезенче аятендә мәгънәсе буенча болай диде: «Иманның күңелләргә сеңүе, урнашуы бары тик зикер белән генә була». Зикер – һәр эштә һәм һәр хәрәкәттә Аллаһы Тәгаләне искә алу, Аның ризалыгына туры килгән эш эшләү дигән сүз.
Тасаввыфның икенче максаты – фикһ гыйлеме белдергән гыйбадәтләрнең яратып, җиңел генә кылынуы һәм нәфсе әммарәдән туа торган ялкаулыкларның, авырлыкларның бетүе. Гыйбадәтләрне җиңел һәм яратып кылу, гөнаһ эшләрдән җирәнеп ерак тору тасаввыф гыйлемен өйрәнеп, бу юлда алга барганда гына мөмкин.
Тасаввыфка ябышу һәркем белмәгән нәрсәләрне күрү, гайбтән хәбәр бирү, нурлар, рухлар һәм кыйммәтле төшләр күрү өчен түгел.
Тасаввыф аша ирешелә торган мәгърифәтләргә, белемнәргә һәм хәлләргә ирешү өчен башта иманны төзәтергә, исламның әмерләрен һәм тыюларын өйрәнеп, аларга туры китереп эш эшләргә һәм гыйбадәт кылырга кирәк. Чөнки шушы өч нәрсәне эшләмичә торып, күңелне саф итү, начар холыклардан чистарту, нәфесне тәзкия итү, тәрбияләү мөмкин түгел.
