Сөекле Пәйгамбәрем

КОРБАН ЧАЛУ

Корбан – Корбан гаетенең беренче өч көнендә корбан нияте белән сарык, кәҗә, эре мөгезле терлек яки дөянең берсен чалу. 1. Мөселман, азат, гакыллы һәм балигъ булган, 2. мукыйм, ягъни шәригать буенча мосафир хәлендә булмаган, 3. ихтыяҗларыннан артык нисаб күләмендә, ягъни 96 грамм алтыны яки шул бәядәге акчасы булган бай кешегә корбан чалу ваҗиб. Кирәкле әйберләр – бер өй һәм аның җиһазлары, өч кат кием. Корбан сарык һәм кәҗәдән, дөя һәм эре мөгезле терлектән чалына. Бер дөя яки бер эре мөгезле терлек җиде корбан урынына уза, ягъни бер үгезне (яки сыерны) җиде кешенең корбан итүе дөрес. Тагын берәү: «Мин дә кушылыйм», – дисә, сигезенең дә корбаны фасид (дөрес түгел) була.

Корбан нисабы фитыр нисабы белән бер үк. Ибне Габидин (рәхимәһуллаһу тәгалә) әйтүенчә, берәрсенең өлеше җидедән бердән ким булса, берсенең дә корбаны дөрес булмый. Шуңа күрә җиде кешедән ким кешенең уртак булуы дөрес. Сатып алганда уртак булу сахих. Сатып алганнан соң уртак булу да сахих, ләкин сатып алганчы уртак булу яхшырак. Кеше берәүнең үгезендә (яки сыерында) җидедән бердән алып җидедән алтыга кадәр өлешле була ала. Итен шул нисбәттә бүлешәләр. Уртаклардан берсе үлсә һәм аның варислары: «Аның өчен дә, үзегез өчен дә чалыгыз», – дисәләр, сахих була.

Гакыйка

Гакыйка – бала нигъмәте өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү нияте белән хайван чалу.

Хәнәфи мәзһәбендә балага нафака бирү ваҗиб булган кешенең җиденче көнне балага исем кушуы, башын кырып, чәченең авырлыгы кадәр ир бала өчен алтын яки көмеш, кыз бала өчен көмеш садака бирүе һәм үз малыннан ир бала өчен ике, кыз бала өчен бер гакыйка хайваны чалуы мөстәхәб. Гакыйка хайваны корбанлык хайван кебек булырга тиеш. Аны соңрак та чалырга мөмкин. [Аны теләсә кайчан чалырга мөмкин. Корбан гаетендә дә чалырга мөмкин. «Ширгә» китабында Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлектән соң үзе өчен гакыйка чалганы язылган. Үле туган балага исем кушылмый һәм аның өчен гакыйка чалынмый.] Итеннән чалучы үзе ашый ала һәм пешкән яки чи килеш бай-фәкыйрь һәркемгә бирә ала.

Гакыйка шафигый һәм малики мәзһәбләрендә – сөннәте мөәккәдә. Шафигый һәм хәнбәли мәзһәбләрендә сөякләре ташланмый, сындырылмый. Аларны буыннарыннан аерып җыялар. Чиста ак тукымага төреп күмәләр. Хәнәфи һәм малики мәзһәбләрендә сөякләрен сындырырга ярый. Гакыйка балаларны бәла-казалардан, авырулардан саклый.

«Саранларның иң начары – [чалуы ваҗиб булса да] корбан чалмаучы» Хәдис шәриф

СИҢА СЫГЫНАМ, ЙӘ РӘСҮЛУЛЛАҺ

Сине сагынудан күңелем канга әйләнде, канга буялдым, йә Рәсүлуллаһ,
бу ялкынга ничек түздем – белмим, йә Рәсүлуллаһ,
әзәл мәҗлесендә тынмас бер зар идем, йә Рәсүлуллаһ,
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Янган күңелгә дәва син, табылмас бер шифа син,
олуг бер юмартлык син, теләсәң, йөзеңне күрсәтерсең син,
Бөек Аллаһның Хәбибе син, Мөхәммәд Мостафа син,
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Гөлләр ачылмас, шарлавыклар акмас, илаһи нурың булмаса,
галәм сүнәр, сулыш калмас, күкләрдә карашың булмаса,
аерылу елар, кавышу елар, әзәл синнән шат булмаса,
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Җаннар эри синең җан бүләк итүче гөл исеңнең сагышыннан,
кара, кояш калтырый, яна йөзеңә булган сагыштан,
гомер азагыннан бер бичара ялвару ыңгыраша,
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Кызу чүлләрдә сусап җан бирсәм дә, әрнү тоймам,
күкрәгемдә вулканнар яна, океаннарның дымын тоймам,
күкләрдән ялкын яуса, мин аны эчсәм дә, тоймам,
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Нинди бәхет – синең гыйшкың белән күз йому, юлыңда җан бирү,
насыйп булмасмы, солтаным, синең Харәмеңдә җан бирү,
күзләрем сүнгәндә, сиңа аһ орып җан бирү җиңел,
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Башымны идем, бичарамын, бу дәртнең дәвасы синдә,
иреннәрем гыйшкыңнан көйде, синең зикерең аякларың тирәсендә әйләнә,
күңелем теләгән чакта бу Китмиргә илтифат кыл,1
җәмалең белән шатландыр мине, чөнки яндым, йә Рәсүлуллаһ.
Yaman Dede