ХАҖ
Исламның бишенче шарты – хаҗга бару. Ягъни көче җиткән кешенең гомерендә бер тапкыр хаҗ кылуы. Юл куркынычсыз һәм тән сәламәт булганда, Мөкәррәмә Мәккә шәһәренә барып кайтканчы өйдә калдырган гаиләсен, балаларын туендырырга җитәрлек малдан артып калган акча белән анда барып кайта алган кешегә гомерендә бер тапкыр ихрамлы килеш Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф кылу һәм Гарәфәт мәйданында басып тору фарыз.
Хаҗ фарыз булуның шартлары
Хаҗ фарыз булуның шартлары сигез: 1. Мөселман булу. 2. Балигъ булу. 3. Гакыллы булу. 4. Сәламәт булу. 5. Кол булмау. 6. Булган малның төп ихтыяҗлардан артык булуы. 7. Хаҗ вакыты җиткән булу. Хаҗ вакыты – Гарәфә көне һәм гаетнең дүрт көне. Юл вакыты да исәпкә алына. 8. Мәккәдән сәфәр ераклыгында булган хатын-кызның янында ире яки аның белән никахлашу мәңгегә дөрес булмаган мәхрәме булу.
Бу сигез шартка ия булган кешегә гомерендә бер тапкыр хаҗга бару фарыз. Бер тапкырдан артык барса, соңгы елларда баруы нәфел хаҗ була. Нәфел гыйбадәт – фарыз да, сөннәт тә булмаган, кешенең үз теләге белән кылына торган гыйбадәт. Нәфел гыйбадәтнең савабы фарыз гыйбадәтнең савабы янында диңгез янындагы бер тамчы су кебек аз. Ислам галимнәре Мәккәдән ерак илләрдә яшәүчеләргә кабат хаҗга барырга рөхсәт бирмәгәннәр. Габдулла Дәһләви (куддисә сирруһ) алтмыш өченче мәктүбендә болай ди: «Хаҗ юлында күбесенчә гыйбадәтләрне тулысынча үтәп булмый. Шуңа күрә имам Раббани (рәхмәтуллаһи галәйһ) 123 нче һәм 124 енче мәктүбләрендә гөмрәгә һәм нәфел хаҗга баруны хупламаганын белдерде». Бер фарызның үтәлүенә яки хатын-кызларның каплануына комачаулый торган нәфел хаҗ хәрам була. Мондый нәфел хаҗга бару – савап түгел, гөнаһ. Гөмрәгә бару да шулай.
Хаҗның фарызлары
Хаҗның фарызы өч:
1. Ихрамга кергәндә хаҗга ният кылу.
2. Гарәфәттә басып тору (вәкъфә). 3. Зиярәт тавәфен кылу.
Хаҗ өчен ихрамга ният кылу – фарыз. Ихрам тукымасына төренү – сөннәт. Тегелгән кием кимәү – ваҗиб.
Гарәфәттә басып торуның беренче вакыты – Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә зәвал вакытыннан алып икенче көнне таң атканчы. [Гарәфәттә бер көн алдан яки бер көн соң басып торса, хаҗ батыл (дөрес түгел) була. Вәһһабиләр яңа айны күрмәсәләр дә, гаетне бер көн алдан үткәрәләр. Гарәфәттә үз вакытында басып тормаучыларның хаҗлары сахих булмый.]
СИН УЛ, ЙӘ РӘСҮЛУЛЛАҺ
Бөтен рәсүлләрнең башлыгы
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Якыйн күкләренең тулган ае
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Нурың – балкып янган чыраг,
галәмнәр сиңа мохтаҗ,
таҗ һәм Мигъраҗ иясе
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Рахманның көзгесе,
Сөбханның пакь нуры,
җиде мәгънәнең сере
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Исра кичәсенең шаһиты:
«Сөбханәлләзи әсра»,
барлык исемнәрне үзенә җыйган
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Әй лотыф һәм юмартлык чишмәсе,
урының – Мәкамы Мәхмүд,
яратылганнарның максаты
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Җаннар арасында сөекле,
гыйлем һәм гыйрфан чыганагы,
бабам, пирем һәм солтаным
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Тәүхид юлын ачучы,
тәфрид серен табучы,
Һөдаинең өмете
син ул, йә Рәсүлуллаһ.
Aziz Mahmûd Hüdâyî
«Иң кыйммәтле гамәл – хаҗҗе мәбрур (кабул булган хаҗ). Хаҗҗе мәбрур кылучының гөнаһлары гафу ителә. Ул яңа туган сабый кебек була» Хәдис шәриф
