УРАЗА
Исламның биш шартыннан дүртенчесе – мөбарәк Рамазан аенда һәр көнне ураза тоту. Рамазан «яну» дигәнне аңлата, чөнки бу айда ураза тотучыларның һәм тәүбә кылучыларның гөнаһлары янып юкка чыга. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Рамазан ае килгәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богаулана».
«Сахих Бохари» китабындагы хәдис шәрифтә: «Бер кеше Рамазан аенда ураза тотуны фарыз дип белсә, үз бурычы дип белсә һәм уразаның савабын Аллаһы Тәгаләдән көтсә, аның узган гөнаһлары гафу ителә», – диелде. Димәк, уразаның Аллаһның әмере булуына ышанырга һәм аның өчен савап көтәргә кирәк. Көннең озын булуыннан һәм ураза тотуның авырлыгыннан зарланмау – шарт. Көннең озын булуын, ураза тотмаучылар арасында авырлык белән ураза тотуны форсат һәм олы табыш дип белергә кирәк.
Кешегә ураза фарыз булуның шартлары җиде:
1. Мөселман булу. 2. Балигъ булу. Баланың уразасы сахих (дөрес) була. 3. Гакыллы булу. 4. Дарел-хәрбтә (сугыш илендә) булган кешенең уразаның фарыз икәнен ишетүе. 5. Мукыйм булу, ягъни шәригать буенча мосафир хәлендә булмау. 6. Хәез (айлык) хәлендә булмау. 7. Нифас (бала тудыргач килә торган кан) хәлендә булмау.
Уразаның фарызлары
Уразаның фарызы өч: 1. Ният кылу. 2. Ниятне аның беренче һәм соңгы вакытлары арасында кылу. 3. Фәҗре садыйктан, ягъни офык яктыра башлаганнан алып кояш баеганга кадәр [ягъни шәргый көндез дәвамында] уразаны боза торган нәрсәләрдән саклану.
Дүрт мәзһәб галимнәре бердәм фикердә: ураза фәҗре садыйк дип аталган аклыкның күренгән (заһири) офык сызыгының бер ноктасында яктыра башлавы белән башлана. «Мүлтәка» китабында болай диелә: «Ураза – таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашаудан, эчүдән һәм якынлык кылудан (җимагтан) тыелу. Алдагы көнне кояш баеганнан алып ураза көнендәге Дәхвәи кобра1 вакытына кадәр арада Рамазан уразасына күңел белән ният кылу да фарыз. Дәхвә вакытына кадәр ашамаган һәм эчмәгән булса, ул ният кыла һәм уразаны тота. Дәхвә вакытыннан соң ният дөрес түгел. Таң атканчы ният кылганда: „Ният кылдым иртәгә ураза тотарга“, – диләр. Таң атканнан соң ният кылганда: „Ният кылдым бүген ураза тотарга“, – диләр. Билгеле бер көнгә нәзер кылынган ураза һәм нәфел ураза өчен дә ният вакыты шундый. Һәр көнгә аерым ният кылырга кирәк».
Уразаны боза торган нәрсәләр
Рамазан аенда кеше ураза тотканын белә торып һәм таң атканчы ният кылган килеш, файдалы берәр нәрсә ашаса, эчсә, ягъни гадәттә ризык яки дару итеп кабул ителә торган яки ләззәт, рәхәт бирә торган берәр нәрсәне авыз аша ашказанына кертсә, яки җимаг кылса яки аңа җимаг кылынса, ураза бозыла, һәм каза да, кәффарәт тә кирәк була.2 Бу билгеләмәгә күрә, тәмәке тарту уразаны боза. Каза да, кәффарәт тә кирәк. Чөнки төтендәге каты һәм сыек кисәкчекләр төкерек белән ашказанына керә. Уразаны бозмавы яхшы билгеле булган нәрсәдән соң, мәсәлән, кан алдырганнан (хиҗамәдән) яки гайбәт кылганнан соң, кеше ураза бозылды дип уйлап, белә торып ашаса, ураза бозыла, һәм каза да, кәффарәт тә кирәк була. Рамазанда таң атканчы ният кылмаган кеше дәхвә вакытына кадәр уразаны боза торган берәр нәрсә эшләсә, ике имам фикеренчә, каза да, кәффарәт тә кирәк. Чөнки ул ният кылып ураза тоту мөмкинлеге булганда бу мөмкинлекне кулдан ычкындырган. Ә имам Әгъзам фикеренчә, бары тик каза гына кирәк. Дәхвә вакытыннан соң ашаса, эчсә, өч имам фикеренчә дә кәффарәт кирәкми. Кәффарәт җәзасы – мөбарәк Рамазан аеның хөрмәт һәм намус пәрдәсен ерткан өчен бирелә торган җәза. Имам Әгъзам фикеренчә, бу – дүрт мәзһәбтә дә сахих булган Рамазан уразасын белә торып бозуның җәзасы. Шафигый мәзһәбендә таң атканчы ният кылу шарт. Таң атканчы ният кылмаган яки уразаны мәҗбүр ителеп, яисә гозер белән бозган хәнәфиләр дә, имам Әгъзам фикеренчә, кәффарәт үтәмиләр. Каза, нәзер һәм нәфел уразаларны бозганда кәффарәт үтәлми. Рамазанның бер көнендә каза гына кирәк була торган берәр нәрсә эшләп уразасын бозган кеше башка көнендә дә шул нәрсәне белә торып кабат эшләсә, кәффарәт тә кирәк була.
«Рамазан ае килгәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богаулана» Хәдис шәриф
Ураза ялгышлык белән бозылса, мәсәлән, тәһарәт алганда тамагына су китсә, яки кешене уразасын бозарга мәҗбүр итсәләр, клизма ясатса, борынына сыек дару, одеколон яки төтен [башкалар тарткан тәмәке төтене] кертсә, яисә агар (уд агачы, Aquilaria) һәм гәнбәр белән төтәтелгән төтенне суласа, колагына дару тамызса, тиредәге ярага куйган дару эчкә үтсә [һәм шприц белән дару кертсә], кәгазь, таш, металл кисәге, мамык, үлән, пешмәгән дөге, тары яки ясмык бөртеге кебек дару да, ризык та булмаган берәр нәрсәне йотса, үзе тырышып авыз тулы косса, тешеннән кан чыккан кеше канны гына яки төкерек белән тигез күләмдә кушылган канны йотса, таң атканын белмичә ашаса, яисә кояш батты дип уйлап авыз ачса, ураза тотканын онытып ашый башлап, аннары уразам бозылды дип уйлап, белә торып ашавын дәвам итсә, йоклаганда авызына су салсалар яки аның белән җимаг кылсалар, ният кылмыйча ураза тотса, яки Рамазанда иртәнгә кадәр ният кылмыйча, аннары ният кылса да, дәхвә вакытыннан соң ураза тотмаса, – боларның барысында да ураза бозыла, һәм гаеттән соң һәр көн өчен бер генә көн каза кылу кирәк. Кәффарәт кирәкми. Тамакка яңгыр яки кар керсә, ураза да, намаз да бозыла. Каза кирәк. Кеше кочаклап, сыенып, үбеп җөнеб булса, ураза бозыла, һәм каза кирәк. Җөнеб булмаса, ураза бозылмый. Төннән теш арасында калган нәрсәне белә торып йотса һәм ул нохыт бөртеге кадәр булса, ураза бозыла, һәм каза кирәк. Нохыттан кечкенәрәк булса, бозылмый.
Ураза тотканын онытып ашаган кеше уразасы моның белән бозылмаганын белә торып та кабат ашаса яки эчсә, каза да, кәффарәт тә кирәк.
«Мүлтәка» китабында һәм барлык китапларда болай диелә: «Баштагы яки гәүдәдәге ярага куелган дару мигә яки ашказаны-эчәк юлына сеңсә, ураза бозыла. Бары тик каза гына кирәк». «Мүлтәка» шәрхендә болай язылган: «Ризык ярадан эчкә сеңсә, уразаны боза дип имам Әгъзам әйтә. Ә ике имам бозмый диделәр, чөнки ураза нәрсә дә булса тәндә яратылыштан булган тишекләр аша кергәндә генә бозыла». Тахтави «Мәракыйл-фәлях» шәрхендә моны яхшы аңлата. Ул болай ди: «Баштагы һәм гәүдәдәге ярага куелган дару, сыек булсын, каты булсын, мигә һәм ашказаны-эчәк юлына барып җиткәне билгеле булса, ураза бозыла. Эчкә үткәне ачык билгеле булмаса, дару сыек булганда имам Әгъзам ураза бозыла диде. Ә ике имам, эчкә үткәне ачык билгеле булмаса, ураза бозылмый, диделәр. Эчкә сеңгәне ачык билгеле булмаган дару каты булса, өч имам да ураза бозылмый, диделәр». Моннан шул аңлашыла: өч имам фикеренчә дә, сеңгәне яхшы билгеле булган дару, каты булсын, сыек булсын, уразаны боза. Моннан шулай ук кулдан, аяктан, һәр җирдән тире астына яки мускулга шприц белән ясала торган прививкаларның, дару инъекцияләренең уразаны бозуы аңлашыла.
Уразаны бозмый торган нәрсәләр
Мөбарәк Рамазанда яки каза, кәффарәт, нәзер һәм нәфел уразаларда кеше ураза тотканын онытып ашаса, эчсә, җимаг кылса, ураза тотканда йоклаганда җөнеб булса яки уяу чагында карап җөнеб булса, йод яки май сөртсә, күзенә сөрмә тартса [аларның төсе, исе төкеректә, сидектә сизелсә дә], шәһвәт белән үпсә, гайбәт кылса, кан алдырса (хиҗамә), теләмичә авыз тулы косса яки үзе тырышып аз гына косса, колагына су керсә, авызыннан яки борыныннан тамагына тузан, төтен, чебен керсә [яисә кислород баллоны белән ясалма һава бирелсә, яки башкалар тарткан тәмәке төтененең авызына, борынына керүеннән саклану мөмкин булмаса], авызын чайкаганнан соң авызында калган дымны төкерек белән йотса, күзенә яки теш чокырына дару салса, хәтта аның тәмен тамагында сизсә дә, – боларның берсе дә уразаны бозмый.
[«Бәхрер-раик» китабының авторы (рәхмәтуллаһи тәгалә галәйһ) болай ди: «Авыз кайчакта тәннең эчке өлеше санала. Шуңа күрә ураза тотучы кеше төкереген йотса, уразасы бозылмый. Бу кеше эчендәге нәҗеснең ашказаныннан эчәккә күчүе кебек була. Авыздагы ярадан, теш суырткач, энә кадалган урыннан яисә ашказаныннан авызга кан чыгу тәһарәтне дә, уразаны да бозмый. Бу канны төкергәндә яки йотканда, төкерек каннан күбрәк булса, ягъни сары булса, алар бозылмый. Ашказаныннан килгән башка нәрсәләр авызга килгәндә дә шулай: тәһарәт тә, ураза да бозылмый. Авыз тулы булып, авыздан тышка чыкса, икесе дә бозыла. Авызның эче кайчакта тәннең тышкы өлеше кебек тә була. Авызга су алганда ураза бозылмый». «Җәүһәрә» китабында да шулай язылган. Күренгәнчә, теш суырткач күп кан килсә, аны төкергәндә ураза бозылмый. Ураза тотмаган кеше аны йотса, аның тәһарәте бозылмый. Кан төкерегеннән аз булса, икесе дә һич бозылмый.
«Фәтәваи Һиндия» китабында болай диелә: «Клизма ясату, колакка май тамызу уразаны бозса да, кәффарәт кирәкми. Ир-атның җенси әгъзасына су, май салса, ул сидек куыгына барып җитсә дә, ураза бозылмый. Хатын-кызның җенси әгъзасына салса, бозыла. Юеш яки майлы бармакны арткы юлга, хатын-кызның җенси әгъзасына тыкса, бозыла. Бармак коры булса, бозылмый. Бәдрәфтән соң юынганда арткы юлга су керсә, бозыла».] Ризыкның тәмен йотмыйча карау, кушылмасыз, ягъни табигый сагыз чәйнәү, җөнеб булу шиге булганда үбү, суыну өчен юыну – болар барысы да уразаны бозмаса да, тәнзиһән мәкруһ. Сөрмә тарту, мыекка май сөртү һәм чәчәк, миск, одеколон иснәү уразаны бозмый һәм мәкруһ та түгел. Сөрмә һәм мыек мае бизәнү өчен булса мәкруһ булган кебек, кулда, якада чәчәк йөртү дә мәкруһ. Тузанлы, төтенле нәрсә иснәү һәм шикәр кебек кушылмалы сагыз чәйнәү уразаны боза. Мисвәк һәм кан алдыру (хиҗамә) мәкруһ түгел.
Мөбарәк Рамазанда кеше имсак вакытына кадәр ният кылган уразасын белә торып бозса, кәффарәт тә, каза да кирәк.
Нәфел һәм каза уразаларында кәффарәт юк.
Кәффарәт өчен Рамазан көннәреннән һәм ураза тоту хәрам булган биш көннән тыш көннәрдә, арасын өзмичә, алтмыш көн ураза тоталар. Моннан соң, моңа өстәп, бозылган уразалар санынча каза уразасы тоталар. [Рамазан гаетенең беренче көнендә һәм Корбан гаетенең дүрт көнендә ураза тоту хәрам.] Моңа көче җитмәсә, алтмыш фәкыйрьне бер көн яки бер фәкыйрьне алтмыш көн ике тапкыр туйдыра. Яки аларның һәрберсенә фитыр күләмендә мал бирә. Бер көнлек каза уразасы өчен бер көн ураза тотыла. Берәү: «Рамазан булса, ният кылдым, булмаса, ниятсезмен», – дисә, мондый ният белән ураза тоту һич дөрес түгел. Рамазанны күктә яңа айны күреп түгел, ә алдан әзерләнгән календарьлар буенча башлаучыларга гаеттән соң каза нияте белән ике көн ураза тотарга кирәк. Мөбарәк Рамазанның башлану көнен исәпләү «Se’âdet-i Ebediyye» китабында җентекләп язылган.
Ибне Габидин (рәхимәһуллаһу тәгалә) болай ди: «Болытлы һавада, азан укылса да, кояш баеганына ышанмыйча, авыз ачмаска (ифтар кылмаска) кирәк. Йолдызларның күбесе күренгәнче авыз ачса, „тәгъҗил“ (авыз ачуны ашыктыру) дип аталган мөстәхәб үтәлгән була. Бер урында кояшның батканын күреп авыз ачканда, биектә, мәсәлән, манарада булган кеше кояшның аның өчен дә батканына ышанмыйча авыз ачмый. Иртәнге намаз һәм сәхәр дә шулай».
«Ураза – мөэминне җәһәннәмнән саклый торган калкан» Хәдис шәриф
Әй пәйгамбәрләрнең сәрвәре,
әй әүлияның юлбашчысы,
галәмнәрнең пәйгамбәре,
Әһлән вә сәһлән мәрхәба.
Син – җаннарның сөеклесе,
син – күңелләрнең фәрманы,
син – ике җиһан солтаны,
Әһлән вә сәһлән мәрхәба.
Син – Ходайның мәхбүбе,
шәфәгатьтән мәхрүм итмә,
Әхмәд, Мөхәммәд, Мостафа,
Әһлән вә сәһлән мәрхәба.
Юныс сөйли туры сүзне,
дәргаһыңа сөртә йөзне,
мәхшәр көнендә көтә безне,
Әһлән вә сәһлән мәрхәба.
