ЗӘКЯТ БИРҮ
Исламның өченче шарты – зәкят бирү.
Алтынның, көмешнең һәм сәүдә малларының зәкятен бирү өчен аларның нисаб күләмендә булуы кирәк. Нисаб – байлык белән фәкыйрьлек арасындагы чик. Алтын өчен нисаб – 96 грамм. Көмеш өчен – 672 грамм. Көнкүреш өчен кирәкле әйберләрдән тыш, һәр төрле малы нисаб күләмендә булган кешене бай дип атыйлар. Мондый малы булмаган кешене фәкыйрь дип атыйлар. Алтын акчаның һәм алтын әйберләрнең, хатын-кыз бизәнү әйберләренең һәм тешләрдәге алтын капламаларның гомуми авырлыгы, һәр төрле сәүдә малларының алтын белән исәпләнгән бәясе белән бергә, 96 грамм, ә көмеш әйберләрнеке 672 грамм булса һәм алар моннан соң бер һиҗри ел, ягъни 354 көнлек гарәп елы буена милектә торса, ул вакытта аларның (сәүдә малларының исә бәясенең) кырыктан бер өлеше аерылып, Коръән Кәримдә әйтелгән сигез төркем кешеләрнең берсенә яки берничәсенә бирелә. Моны зәкят дип атыйлар. Мәсәлән, 100 грамм алтыны булган кеше бер гарәп елы үткәч, зәкят нияте белән ике ярым (2,5) грамм алтын аерып, үзе теләгән мөселман фәкыйрьгә бирергә тиеш. Зәкятне корбан нисабына ия булмаган фәкыйрьләргә, бурычлы мөселманга, үз илендә бай булса да, булган урынында фәкыйрь калган кешегә, җиһад һәм хаҗ юлында мохтаҗ калган кешегә бирергә кирәк.
Яшәү өчен кирәгеннән артык, ләкин корбан нисабыннан ким малы булган кешене фәкыйрь дип атыйлар. Хезмәт хакы күпме генә булмасын, өен көчкә алып бара торган һәр хезмәткәр зәкят ала ала, һәм аңа корбан чалу, фитыр бирү ваҗиб булмый. Дини гыйлемнәрне өйрәтүче һәм өйрәнүче кеше, кырык еллык ризыгы булса да, зәкят ала ала. Зәкят акчасына мәчет төзелми, җиһад кылынмый, хаҗ кылынмый. Бай кеше зәкятне үзенең ана-атасына, балаларына, хатынына бирә алмый. Бертуганнарына, киленгә, кияүгә, каенаналарга һәм каенаталарга, гамәләренә һәм анасының кыз туганнарына, агаларына һәм тагаларына бирә ала. Аларга бирү саваплырак. Фәкыйрьгә нисабтан ким бирелә. Ләкин аның гаиләсе, балалары булса, аларның һәрберсенә тигән өлеш нисабка җитмәслек кадәр күп бирергә мөмкин. Малын исраф итүчегә, аны хәрамга тотучыга зәкят бирелми. Сәедләр хәзер сугыш олҗасыннан (ганимәттән) үз өлешләрен ала алмаганга күрә, аларга да бирелә.
Мал-мөлкәт белән мәгърур булма, «Минем кебек бармы?» – дип әйтмә!
Каршы җил исәр дә, барысын да ындырдагы салам кебек туздырыр!
Зәкят бирелә торган малның дүрт төре бар:
1. Алтын һәм көмеш.
2. Сәүдә өчен сатып алынган һәр төрле мал.
3. Кырда һәм болында утлап йөри торган дүрт аяклы хайваннар. 4. Җир уңышлары, ягъни гошер.
«Ул көнне Минем рәхмәтем Миннән куркып көфердән һәм гөнаһлардан сакланучыларга, зәкятен бирүчеләргә, Коръән Кәримгә һәм Минем Пәйгамбәремә (галәйһиссәләм) иман китерүчеләргә генә хас» Әгъраф: 156
Әбү Хәнифә (рәхимәһуллаһу тәгалә) болай ди: «Яңгыр яки елга суы белән сугарылып җирдән үскән ашлыкның, җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук балның, күпме генә булмасын, уңышын җыеп алуга ук, уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү фарыз. Моны гошер дип атыйлар. Гошерен бирмичә уңышны ашау хәрам».
Сәүдә малларының нисабы бәя буенча 96 грамм алтын акчага тиң булса, сәүдә малларының сатып алу бәясенең кырыктан бер өлеше алтын белән бирелә. Яки ул сәүдә малларының үзләреннән бирелә. Бурычка биргән малы булган, кулында бурыч кәгазьләре булган кеше аларның зәкятен бирергә тиеш. Ул кулда булган малдан бирелә. Малны фәкыйрьнең кулына тапшыру кирәк.
Кәгазь акчаларның нисабы бары тик алтын акча белән исәпләнә, һәм кырыктан бер өлеше алтын белән бирелә. Зәкятнең фарыз булу шартлары алты: 1. Мөселман булу. 2. Балигъ булу. 3. Акыллы булу. 4. Азат булу. 5. Зәкят нисабы күләмендә хәләл зәкят малына ия булу. 6. Кулдагы малның ихтыяҗлардан һәм бурычтан артык булуы. Зәкят фарыз булганнан соң, аны мөселман фәкыйрьгә бирмәгән яки башка бурычы булган кешенең хәер-хаҗәт эшләре һәм садакалары савап булмый, гөнаһ була. Зәкятен бирү һәм бурычын түләү – аның фарызы.
Рамазан килеп җитте,
Мәчетләр нурга күмелде.
Туп атылды, кандил янды,
барчабыз моңа ышандык.
Беренче ун көне – рәхмәт мул,
аннары гөнаһлар гафу ителә.
Гаед кичендә мөэминнәр
җәһәннәмнән азат ителә.
Кардәшем, ураза тот син дә,
намазларыңны да укы!
Һәр мизгел гөнаһтан саклан,
җәһәннәмдә газап зур!
Дошман сиңа һөҗүм итә,
«ураза хәлсезләндерә» ди.
Гыйлем-фәнне ул таптый,
хаин, гел ялган сөйли!
Уян! Гомереңнең күбесе үтте,
ураза тот, аңла ачны-тукны!
Ислам китапларын укы,
кешелектән бераз ис ал!
