НАМАЗ УКУ ТӘРТИБЕ
Ялгыз укучы ир-атның намазы
Мәсәлән, иртәнге намазның сөннәте болай укыла:
1. Башта кыйблага таба борылалар. Аякларны бер-берсеннән дүрт бармак чамасы ераклыкта параллель тоталар. Кулларның баш бармакларын колак йомшакларына тидерәләр, учларны кыйбла ягына ачалар. «Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның сөннәтен укырга, борылдым кыйблага», – дип күңелдән уздыргач, «Аллаһу әкбәр» дип, кендек астында уң кулны сул кул өстенә куялар. Уң кулның баш бармагы белән чәнчә бармагы сул беләзекне боҗра кебек нык итеп кысып тота.
2. Күзләрне сәҗдә кылыначак урыннан аермыйча:
а) «Сөбханәкә» укыла.
б) «Әгузү» һәм Бисмилладан соң Фатиха укыла.
в) Фатихадан соң Бисмилла укымыйча бер кушымча сүрә (зәмме сүрә), мәсәлән, Фил сүрәсе укыла. Бисмилла әйтелсә, мөстәхәбнең савабына да ирешелә.
3. Кушымча сүрәдән соң «Аллаһу әкбәр» дип рөкүгъгә иеләләр. Куллар белән тезләрне нык итеп тоталар, билне туры тоталар һәм, күзләрне аяклардан аермыйча, өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-газыйм» диләр. 5, 7, 9 яки 11 тапкыр әйтелсә, мөстәхәбнең савабына да ирешелә. 4. «Сәмигаллаһу лимән хәмидәһ» дип турайганда, чалбарны тартмыйлар һәм күзләрне сәҗдә урыныннан аермыйлар. Тулысынча туры баскач, «Раббәнә ләкәл-хәмд» диләр. (Бу туры басып торуны кавмә дип атыйлар.) 5. Озак басып тормыйча, «Аллаһу әкбәр» дип сәҗдәгә баралар. Сәҗдәгә барганда, түбәндәге тәртиптә:
а) Җиргә уң тезне, аннары сул тезне, уң кулны, аннары сул кулны, борынны һәм маңгайны куялар. б) Аяк бармакларын кыйбла ягына бөгәләр.
в) Башны ике кул арасына алалар. г) Кул бармакларын кушалар. д) Учларны җиргә ябыштыралар. Терсәкләрне җиргә тидермиләр. е) Бу хәлдә кимендә өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-әгъла» диләр. 5, 7, 9 яки 11 тапкыр әйтелсә, мөстәхәбнең савабына да ирешелә. Аннары:
6. «Аллаһу әкбәр» дип утыралар. Монда сул аякны җиргә җәяләр, уң аякның бармакларын кыйбла ягына бөгәләр һәм ботлар өстендә «сөбханаллаһ» дияргә җитәрлек вакыт утыралар. Учларны тезләр өстенә куялар, бармакларны кыйбла ягына карап торган килеш үз хәлләренә калдыралар.
«Аллаһы Тәгалә көненә биш вакыт намаз укырга әмер итте. Берәү яхшылап тәһарәт алып, аларны үз вакытында укыса һәм рөкүгъләрен, хөшүгъларын тулысынча үтәсә, Аллаһы Тәгалә аны гафу итәргә вәгъдә бирде. Боларны үтәмәгән кешегә Ул вәгъдә бирмәде. Теләсә, аны гафу итәр, теләсә, газап кылыр» Хәдис шәриф
7. Ботлар өстендә озак утырмыйча, «Аллаһу әкбәр» дип кабат сәҗдәгә баралар. (Ике сәҗдә арасында утыруны җәлсә дип атыйлар.) 8. Сәҗдәдә тагын кимендә өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-әгъла» дигәннән соң, «Аллаһу әкбәр» дип икенче рәкагатькә торалар. Сәҗдәдән торганда җирдән башта маңгайны, аннары борынны, аннары сул һәм уң кулны, аннары сул һәм уң тезне күтәрәләр. 9. Басып торганда Бисмилладан соң Фатиха, аннан соң кушымча сүрә укыйлар һәм «Аллаһу әкбәр» дип рөкүгъгә иеләләр.
10. Икенче рәкагать беренче рәкагать өчен аңлатылганча тәмамлана. Тик икенче сәҗдәдән соң «Аллаһу әкбәр» дигәч, аякка басмыйча, ботлар өстенә утыралар һәм: а) «Әттәхиятү», «Аллаһуммә салли», «Аллаһуммә бәрик» һәм «Раббәнә әтинә» догаларын укыганнан соң, башта уңга: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ», аннары сулга: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ» дип сәлам бирәләр.
б) Сәлам биргәннән соң: «Аллаһуммә әнтәс-сәләм вә минкәс-сәләм, тәбәракта йә зәл-җәләли вәл-икрам», – диләр.
Бер сүз дә сөйләшмичә, иртәнге намазның фарызына торалар һәм шул ук рәвешчә, фарызга ният кылып, иртәнге намазның 2 рәкагать фарызын укыйлар. Чөнки сөннәт белән фарыз арасында сөйләшү намазны бозмаса да, савабын киметә.
Намаз ахырында сәлам биреп, «Аллаһуммә әнтәс-сәләм…» дигәннән соң, өч тапкыр: «Әстәгъфируллаһәл-газыйм әл-кәрим әлләзи ля иләһә илля һүвәл-хәййәл-каййүмә вә әтүбү иләйһ», – дип укыйлар. Аннары Аятел-Көрси укыйлар һәм утыз өч тапкыр тәсбих, ягъни «Сөбханаллаһ», утыз өч тапкыр тәхмид, ягъни «Әлхәмдүлилләһ», утыз өч тапкыр тәкбир, ягъни «Аллаһу әкбәр» әйтәләр һәм бер тапкыр тәһлил: «Ля иләһә илләллаһу вәхдәһү ля шәрикә ләһ, ләһүл-мөлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүвә галә күлли шәйин кадир», – дип укыйлар. Боларны тавыш чыгармыйча укырга кирәк. Кычкырып уку – бидгать. Аннары Аллаһка дога кылалар. Дога кылганда кулларны күкрәк тигезлегенә кадәр күтәрәләр. Аларны терсәкләрдән бөкмиләр. Учларны ачып, күккә таба юнәлдерәләр. Чөнки намазның кыйбласы Кәгъбә булган кебек, доганың кыйбласы – күк. Догадан соң «Сөбханә раббикә…» изге аятен укыйлар һәм кулларны йөзгә сыпыралар.
Башка намазларның укылышы
Намаз 3 рәкагатьле (ахшам намазы һәм витер намазы) булса, аның ике рәкагате иртәнге намазның 2 рәкагате кебек укыла. Өченче рәкагатьтә ахшам намазында бары тик Фатиха укыла, кушымча сүрә укылмый. Витер намазында Фатихадан соң кушымча сүрә дә укыла, аннары тәкбир әйтеп, кулларны колакларга күтәрәләр һәм «Кунут» догаларын укыйлар. Өченче рәкагатьнең рөкүгъ һәм сәҗдәләреннән соң утыралар.
Намаз 4 рәкагатьле булса, аның ике рәкагате иртәнге намазның 2 рәкагате кебек укыла. Фарыз һәм ваҗиб намазларның, шулай ук өйлә намазының беренче сөннәтенең беренче утыруларында бары тик «Әттәхиятү» укыла. Фарызларның өченче һәм дүртенче рәкагатьләрендә бары тик Фатиха укыла, кушымча сүрә укылмый. Гайре мөәккәдә сөннәтләрнең өченче рәкагатьләрендә «Сөбханәкә» догасыннан соң «Әгузү» һәм Бисмилла белән Фатиха укыла. Аларның беренче утыруында «Аллаһуммә салли» һәм «Аллаһуммә бәрик» укыла, ә өченче һәм дүртенче рәкагатьләрдә Фатихадан соң кушымча сүрә дә укыла. Дүртенче рәкагатьнең рөкүгъ һәм сәҗдәләреннән соң утыралар. Өч рәкагатьле намазларның да, дүрт рәкагатьле намазларның да соңгы утыруында «Әттәхиятү», «Аллаһуммә салли», «Аллаһуммә бәрик» һәм «Раббәнә әтинә» догаларын укыганнан соң, башта уңга: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ», аннары сулга: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ» дип сәлам бирәләр. Сәлам биргәннән соң: «Аллаһуммә әнтәс-сәләм вә минкәс-сәләм, тәбәракта йә зәл-җәләли вәл-икрам», – диләр.
Дүрт рәкагать итеп укыла торган башка нәфел намазлар гайре мөәккәдә сөннәтләр кебек укыла.
Ялгыз укучы хатын-кызның намазы
Мәсәлән, иртәнге намазның сөннәтен ул болай укый: тәненең сыны күренмәслек итеп баштан аякка кадәр каплана. Бары тик куллары һәм йөзе генә ачык кала. Намазда укый торган сүрәләре һәм догалары югарыда аңлатылган ялгыз укучы ир-атның намазындагы кебек үк. Аермалары исә болар: а) Ул кулларын ир-атлар кебек колакларына кадәр күтәрми. Кулларын иңбашлары тигезлегенә китереп, ният кыла, кулларын җиң авызыннан тышка чыгармый. (Бу вакытта бармаклары ачык та, кушылган да түгел, табигый хәлдә була.) Аннары тәкбир әйтә, кулларын – уң кулының учын сул кулы өстенә – күкрәге өстенә куя һәм намазны башлый.
б) Рөкүгъгә иелгәндә аякларын кушмый. Кулларын тезләре өстенә куя, тезләрен тотмый, бармакларын ачмый, бер-берсенә кушып тота. Рөкүгъдә тулысынча туры тормый: аркасын, башын, аякларын һәм кулларын туры тотмый.
в) Сәҗдәдә кулларын терсәкләренә кадәр, корсагына якын итеп, җиргә җәя. Корсагын ботларына кушып тора. г) Тәшәһһүддә аякларын уң яктан тышка чыгарып, җиргә утыра (тәвәррук). Кулларын ботлары өстенә куя. Бармаклары бер-берсенә кушылган була.
д) Дога кылганда кулларын алга сузмый, йөзенә каршы авыштырып тота. Хатын-кызлар өчен намазда яхшы капланган булуның иң җиңел рәвеше – кулларын да каплый торган киң яулык һәм аякларын да каплый торган киң, озын итәк.
Намаздан соң дога үрнәге
«Әлхәмдү лилләһи Раббил-галәмин. Әссәләту вәссәләму галә Рәсүлинә Мөхәммәдин вә Әлиһи вә Сахбиһи әҗмәгыйн. Йә Раббым! Укыган намазымны кабул ит! Гомеремнең ахырын һәм азагын хәерле ит. Соңгы сулышымда тәүхид кәлимәсен әйтүне насыйп ит. Вафат булган якыннарымны гафу ит, аларны рәхмәтеңә ал. Аллаһуммәгъфир вәрхәм вә әнтә хәйрүр-рахимин. Тәвәффәни мөслимән вә әлхыкъни бис-салихин. Аллаһуммәгъфир ли вә ли-валидәййә вә ли-өстазиййә вә лил-мөэмининә вәл-мөэминати йәүмә йәкумүл-хисаб. Йә Раббым! Мине шайтанның явызлыгыннан, дошманның явызлыгыннан һәм явызлыкка өндәүче нәфесемнең (нәфсе әммарә) явызлыгыннан сакла! Өебезгә яхшылыклар, хәләл һәм хәерле ризыклар бир! Мөселманнарга иминлек бир! Мөселманнарның дошманнарын кәһәр кыл һәм таркат! Кяферләргә каршы җиһад кылучы мөселманнарга илаһи ярдәмең белән ярдәм ит! Аллаһуммә иннәкә гафуввун кәримүн түхиббүл-гафвә фәгъфү ганни. Йә Раббым! Авыруларыбызга шифа, кайгылыларыбызга дәва бир! Аллаһуммә инни әсәлүкәс-сыйххәтә вәл-гафиятә вәл-әманәтә вә хөснәл-хөлекъи вәр-ридаэ бил-кадәри би-рахмәтикә йә әрхәмәр-рахимин. Анама, атама, балаларыма, туганнарыма, дусларыма һәм барлык дин кардәшләремә хәерле гомер, гүзәл әхлак, сәламәт акыл, сәламәтлек һәм иминлек, туры юл (һидаять) һәм ныклык бир, йә Раббым! Әмин. Вәлхәмдү лилләһи Раббил-галәмин. Аллаһуммә салли галә…, Аллаһуммә бәрик галә…, Аллаһуммә Раббәнә әтинә… Вәлхәмдү лилләһи Раббил-галәмин. Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһәл-газыйм әл-кәрим әлләзи ля иләһә илля һүвәл-хәййәл-каййүмә вә әтүбү иләйһ».
«Аллаһы Тәгалә өстендә каза булып калган намаз бурычы булган кешенең һәм хәрам кием (җилбаб) кигән кешенең намазын кабул итми» Хәдис шәриф
Намазның ваҗибләре
Намазның ваҗибләре болар: 1. Фатиха сүрәсен уку.
2. Фатихадан соң бер сүрә яки кимендә өч кыска аять уку. 3. Фатиханы сүрәдән алда уку.
4. Фатиханы һәм аннан соң кушымча сүрә уку. (Фатиханы фарызларның беренче һәм икенче рәкагатьләрендә, сөннәтләрнең исә һәр рәкагатендә уку ваҗиб.)
5. Сәҗдәләрне бер-бер артлы кылу. 6. Өч һәм дүрт рәкагатьле намазларның икенче рәкагатендә тәшәһһүд укырлык вакыт утыру ваҗиб. Соңгы утыру фарыз. 7. Икенче рәкагатьтә тәшәһһүдтән артык утырмау. 8. Сәҗдәдә борынны маңгай белән бергә җиргә кую. 9. Соңгы рәкагатьтә утырганда «Әттәхиятү» догасын уку. 10. Намазда тәгъдиле әркянны (хәрәкәтләрнең тынычлыгын һәм төгәллеген) саклау. 11. Намаз ахырында «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ» дию. 12. Витер намазының өченче рәкагате ахырында «Кунут» догасын уку. 13. Гаед намазларында тәкбирләр әйтү. 14. Имамның иртәнге, җомга, гаед, тәравих, витер намазларында һәм ахшам белән ястүнең беренче ике рәкагатендә кычкырып укуы. 15. Имамның һәм ялгыз укучының өйлә һәм икенде фарызларында, ахшамның өченче рәкагатендә, ястүнең өченче һәм дүртенче рәкагатьләрендә пышылдап укуы ваҗиб. Имамга кычкырып уку ваҗиб булган урыннарда ялгыз укучыга кычкырып та, пышылдап та уку дөрес. Корбан гаете алдыннан булган Гарәфә көненең иртәнге намазыннан алып гаетнең дүртенче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәрберсеннән соң тәкбире тәшрикъ әйтү ваҗиб.
Сәһү сәҗдәсе (ялгышу һәм онытудан кылына торган сәҗдә)
Намаз укучы намазда фарыз булган берәр нәрсәне белеп яки онытып калдырса, аның намазы бозыла. Әгәр берәр ваҗибне онытып калдырса, намазы бозылмый, ләкин аңа сәһү сәҗдәсе кылу кирәк була. Сәһү сәҗдәсен белә торып кылмаган яки намазның ваҗибләренең берсен белеп калдырган кешегә ул намазны яңадан уку ваҗиб була. Укымаса, гөнаһлы була. Сөннәт калдырылганда сәһү сәҗдәсе кирәкми. Сәһү сәҗдәсе бер фарыз соңга калдырылганда яки кабатланганда, шулай ук бер ваҗиб калдырылганда, алыштырылганда, кабатланганда яки соңга калдырылганда кылына. Намазда берничә тапкыр сәһү сәҗдәсе кирәк булса, бер тапкыр кылу җитә. Имам ялгышса, аңа иярүчеләргә дә сәһү сәҗдәсе кылу кирәк була. Имамга иярүче ялгышса, ул имамнан аерым сәһү сәҗдәсе кылмый.
Сәһү сәҗдәсен кылу өчен «Әттәхиятү» укып, бер якка сәлам биргәннән соң, ике сәҗдә кылып утыралар һәм «Әттәхиятү», «Салли» белән «Бәрик» һәм «Раббәнә» догаларын укып, намазны тәмамлыйлар. Сәһү сәҗдәсен «Салли» белән «Бәрик» укыганнан соң һәм бер яки ике якка сәлам биргәннән соң, яисә һич сәлам бирмичә дә кылырга мөмкин.
Сәһү сәҗдәсен таләп итә торган нәрсәләр
Утырырга кирәк булган урында тору. Торырга кирәк булган урында утыру. Кычкырып укырга кирәк урында пышылдап уку. Пышылдап укырга кирәк урында кычкырып уку. Дога укыла торган урында Коръән Кәримнән уку. Коръән Кәримнән укыла торган урында дога уку. Мәсәлән, Фатиха сүрәсе урынына «Әттәхиятү» догасын уку яки «Әттәхиятү» укыла торган урында Фатиха уку. Бу очракта Фатиха калдырылган була. Намазны тәмамламыйча сәлам бирү.
Фарыз намазларның беренче һәм икенче рәкагатьләрендә кушымча сүрә укымыйча, аны өченче һәм дүртенче рәкагатьләрдә Фатихадан соң уку. Беренче ике рәкагатьтә Фатихадан соң кушымча сүрә укымау. Гаед намазының ваҗиб тәкбирләрен калдыру. Витер намазында «Кунут» догасын калдыру.
Намазның сөннәтләре
1. Намазда кулларны колакларга күтәрү.
2. Учларны кыйблага юнәлтү.
«Намаз укучы дин бинасын төзегән. Намаз укымаган кеше динен җимергән. Намаз – мөэминнең мигъраҗы» Хәдис шәриф
3. Тәкбир әйткәннән соң кулларны бәйләү.
4. Уң кулны сул кул өстенә кую.
5. Ир-атның кулларын кендектән түбән, хатын-кызның күкрәгенә куюы. 6. Ифтитах тәкбиреннән соң «Сөбханәкә» уку. 7. Имамның һәм ялгыз укучының «Әгузү» укуы. 8. Бисмилла уку. 9. Рөкүгъдә өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-газыйм» дию. 10. Сәҗдәдә өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-әгъла» дию. 11. Соңгы утыруда салават догаларын уку.
12. Сәлам биргәндә ике якка карау.
13. Имамның, җомга һәм гаед намазларыннан башка, һәр намазда беренче рәкагатьтә икенче рәкагатьтә укыячагыннан ике тапкыр озынрак укуы.
14. Рөкүгъдән торганда имамның һәм ялгыз укучының «Сәмигаллаһу лимән хәмидәһ» дию.
15. Рөкүгъдән торгач, «Раббәнә ләкәл-хәмд» дию.
16. Сәҗдәдә аяк бармакларын бөгеп, очларын кыйблага юнәлтү. 17. Рөкүгъгә һәм сәҗдәләргә төшкәндә һәм сәҗдәләрдән торганда «Аллаһу әкбәр» дию. 18. Кулларны һәм тезләрне җиргә кую. 19. Үкчәләрне кыямда бер-берсеннән дүрт бармак киңлеге ераклыкта, рөкүгъдә, кавмәдә һәм сәҗдәдә кушып тоту. 20. Фатихадан соң «Әмин» дию, рөкүгъ алдыннан тәкбир әйтү, рөкүгъдә кулларны, бармакларын ачып, тезләр өстенә кую, сәҗдә өчен тәкбир әйтү, сул аякны җиргә яткырып, уң аякны торгызып утыру, ике сәҗдә арасында утыру. Ахшам намазында кыска сүрәләр укыла.
Иртәнге намазда беренче рәкагать икенчесенә караганда озынрак кылына. Имамга иярүче Фатиханы һәм кушымча сүрәне укымый. Ул «Сөбханәкә» укый. Тәкбирләрне әйтә. «Әттәхиятү» һәм мөбарәк салаватларны укый.
Намазның мөстәхәбләре
1. Намаз укыганда сәҗдә урынына карау. 2. Рөкүгъгә баргач, аякларга карау.
3. Сәҗдәдә борын куелган урынга карау. 4. Тәшәһһүдкә утыргач, тезләр өстенә карау.
5. Фатихадан соң укыла торган аятьләрнең иртәнге һәм өйлә намазларында озын, ахшам намазында кыска булуы. 6. Имамга иярүченең тәкбирне пышылдап әйтүе.
7. Рөкүгъдә бармакларны ачып, кулларны тезләр өстенә кую.
8. Рөкүгъдә башны муен белән бергә туры тоту.
9. Сәҗдәгә барганда җиргә башта уң, аннары сул тезне кую. 10. Сәҗдәне ике кул арасында кылу.
11. Сәҗдәдә маңгайны борыннан соң кую. 12. Намаз вакытында иснәсә, авызны кулның арты белән каплау.
13. Ир-атларның сәҗдәдә терсәкләрен күтәреп тотуы. Хатын-кызлар кулларын җиргә җәяләр. 14. Ир-атларның сәҗдәдә кулларын һәм аякларын корсагыннан аерым тотуы. 15. Рөкүгъдә һәм сәҗдәдә өчәр тапкыр тәсбих әйтерлек вакыт тору.
16. Сәҗдәдән башны күтәргәннән соң кулларны җирдән күтәрү.
17. Кулларны күтәргәннән соң тезләрне күтәрү.
18. Тәшәһһүддә кулларны ботлар өстенә куеп, бармакларны кыйблага туры итеп, очлары тез очына җитәрлек итеп тоту, аларны бөкмәү һәм берсен дә кыймылдатмау.
19. Уңга, сулга сәлам биргәндә башны бору. 20. Сәлам биргәндә иңбашларга карау.
Намазның мәкруһлары
1. Киемне кимичә, иңнәргә генә салып намаз уку. 2. Сәҗдәгә төшкәндә итәкләрне, чалбар балакларын күтәрү.
3. Өс киеменең итәкләре, җиңнәре сызганылган килеш намазга басу. 4. Габәс, ягъни файдасыз хәрәкәтләр ясау. 5. Эш киеме белән һәм олылар янына чыга алмаслык кием белән намаз уку.
6. Авызда кыйраәткә комачауламый торган берәр нәрсә тоту. Комачауласа, намаз бозыла. 7. Баш ачык килеш намаз уку.
8. Кече яки зур йомышны тыеп торганда яки җил кысканда намазга басу. 9. Намазда сәҗдә урыныннан ташны, комны кул белән себерү.
«Гыйбадәтләрен ихлас белән кылучыларга сөенечле хәбәр булсын! Алар – һидаять (туры юл) йолдызлары. Алар фетнәләрнең караңгылыкларын юк итәләр» Хәдис шәриф
10. Намазга басканда һәм намаз эчендә бармакларны шартлату.
11. Намазда кулны билгә кую.
12. Башны һәм йөзне як-якка бору, күзләр белән тирә-якка карау. Күкрәкне борса, намаз бозыла.
13. Тәшәһһүддә эт кебек утыру.
14. Ир-атларның сәҗдәдә кулларын җиргә җәюе. 15. Кешенең йөзенә каршы һәм кычкырып сөйләшүчеләрнең аркасына каршы намаз уку.
16. Берәүнең сәламенә кул яки баш белән җавап бирү. 17. Намазда һәм намаздан тыш иснәү. 18. Намазда күзләрне йому. 19. Имамның михраб эчендә басып торуы. Кыйбла диварындагы уемны михраб дип атыйлар. Имамның аяклары михрабтан тышта булганда, михраб эченә сәҗдә кылу мәкруһ булмый. Кеше аяклары баскан урында санала. Чөнки христиан руханилары аерым бүлмәдә торып гыйбадәт кылдыралар. Мәчетләрдә беренче җәмәгатьнең имамы михрабта намаз укытмаса, мәкруһ була.
20. Имамның берүзе җәмәгатьтән ярты метр биегрәк урында басып торуы – тәнзиһән мәкруһ. 21. Имамның берүзе түбәндә басып торуы да тәнзиһән мәкруһ. 22. Алдагы сафта буш урын булганда арттагы сафта басу һәм сафта урын булмаганда саф артында ялгыз басу. 23. Өстендә җан иясе рәсеме булган кием белән намаз уку.
24. Җан иясе рәсеме намаз укучының башы өстендә, алдында, уң яки сул ягында диварга ясалган яки тукымага, кәгазьгә ясалып эленгән яки куелган булса, мәкруһ. Тәре рәсеме дә җан иясе рәсеме кебек.
25. Ялкынлы утка каршы намаз уку. 26. Намазда аятьләрне, тәсбихләрне кул белән санау. 27. Баштан аякка кадәр бер япмага төренеп намаз уку.
28. Ачык башка чалма урап, түбәсе ачык килеш намаз уку.
29. Авызны һәм борынны каплап намаз уку. 30. Гозерсез тамактан балгам чыгару. 31. Кулны бер-ике тапкыр кыймылдату. 32. Намазның сөннәтләренең берсен калдыру.
33. Зарурәтсез бала кочакта булганда намазны башлау.
34. Күңелне мәшгуль итә торган, хөшүгъны җуя торган нәрсәләр янында, мәсәлән, бизәкле нәрсәләр каршында, уен, музыка уен кораллары янында һәм ашыйсы килгән ризык каршында намаз уку. 35. Фарыз укыганда гозерсез диварга яки баганага таяну. 36. Рөкүгъгә иелгәндә һәм аннан турайганда кулларны колакларга күтәрү.
37. Кыйраәтне рөкүгъгә иелгәч тәмамлау.
38. Сәҗдәләргә һәм рөкүгъгә башны имамнан алда кую һәм күтәрү.
39. Нәҗес булу ихтималы булган урыннарда намаз уку. 40. Кабергә каршы намаз уку.
41. Тәшәһһүдләрдә сөннәткә туры килмәгәнчә утыру.
42. Икенче рәкагатьтә беренчесенә караганда өч аятькә озынрак уку.
43. Икенче рәкагатьтә беренчесендә укыган аятьне яки аннан алдагы аятьне кабат уку. Онытып укыса, мәкруһ булмый.
44. Бер сүрәне сикереп калдырып уку.
Намаздан тыш мәкруһ булган нәрсәләр
1. Бәдрәфтә һәм һәр җирдә йомыш үтәгәндә һәм истинҗа кылганда кыйблага йөз яки арка белән борылу. 2. Кояшка һәм айга каршы йомыш үтәү.
3. Кечкенә балаларны кыйблага каршы тотып йомыш үтәтү – аларны тотучы олы кешегә мәкруһ. Шуның өчен олыларга хәрам булган нәрсәне балаларга эшләтү эшләтүчегә хәрам була.
4. Гозерсез кыйблага таба аякларны яки бер аякны сузу. 5. Мөсхәфкә (Коръән Кәримгә) һәм дини китапларга таба аяк сузу. Алар биектә булсалар, мәкруһ булмый.
Намазны боза торган нәрсәләр
1. Гозерсез йөтәлү яки тамак кыру.
2. Намаз укучының, берәү төчкергәч, «Ярхәмүкәллаһ» дию. 3. Намазны ялгыз укучы кеше, икенче бер җәмәгатьнең имамы укыганда ялгышканын ишетеп, аңа искәртсә, аның намазы бозыла. Әгәр имам да бу кешенең искәртүенә колак салып шулай укыса, имамның да намазы бозыла. 4. Намаз эчендә берәүгә җавап бирү максаты белән «Ля иләһә илләллаһ» дисә, намазы бозыла. Әгәр максаты намазда икәнен белдерү булса, намазы бозылмый. 5. Гаурәт урынын ачу.
«Көчең җитсә, җиргә сәҗдә кыл! Җиргә иелә алмасаң, йөзеңә берәр нәрсә күтәреп, шуның өстенә сәҗдә кылма! Ишарә белән (имә) укы һәм сәҗдәдә рөкүгъгә караганда күбрәк иел!» Хәдис шәриф
6. Авырту яки башка берәр кайгы сәбәпле елау. (Җәннәт яки җәһәннәм искә алынып, кеше алар турында уйлап, шуның өчен еласа, намаз бозылмый.) 7. Кул яки тел белән сәлам алу.
8. Каза булып калган намазлар саны бишне узмаган булса һәм намаз эчендә алар искә төшсә.
9. Намаз укучы, аны күргән кеше «бу намаз укымый» дип уйларлык хәрәкәт ясаса, аның намазы бозыла. 10. Намаз эчендә берәр нәрсә ашау һәм эчү. 11. Намаз эчендә сөйләшү.
12. Үз имамыннан башка кешенең ялгышын төзәтү. 13. Намаз эчендә көлү.
14. Намаз эчендә ыңгырашу һәм «аһ» итү.
АҢЛАТМА: урындыкта намаз дөрес түгел
Утырып һәм ишарә белән (имә) намаз уку
Бер әгъзасындагы авыру сәбәпле басып тора алмаган яки басып торудан зарар күргән, башы әйләнгән кеше фарызларны да утырып укый. Рөкүгъ өчен иелә, сәҗдә өчен башын җиргә куя. Диварга, баганага, кешегә таянып бераз басып тора алган кешегә басып торып тәкбир әйтү һәм никадәр булдыра ала, шулкадәр басып торып уку фарыз. Фарыз укыганда гозерсез диварга, баганага таяну мәкруһ. Гозер булса, мәкруһ булмый. Таянып басып тору яки утыру мөмкин булганда, ятып ишарә белән уку дөрес түгел. Тиешенчә утыра алмаган кеше теләгәнчә утыра. Ул мендәргә яки башка берәр нәрсәгә таяна ала.
Йөкле хатын яки авыру кеше уң һәм сул ягына кечкенә өстәл кебек берәр нәрсә куеп, шуларга таянып аякка баса алса, аларга шулай укырга кирәк.
Берәр нәрсәгә таянып та, башка кеше тотып торганда да җирдә утыра алмаган авыру чалкан ятып укый. Аякларын кыйблага таба суза. Йөзе кыйблага каршы булсын өчен, башы астына мендәр куя. Яки кыйблага каршы уң яки сул ягына ята. Рөкүгъ һәм сәҗдәләр өчен башы белән ишарә итә (имә). Аңы урында булган авыру башы белән дә ишарә итә алмаса һәм бу хәл бер көннән артык дәвам итеп, ул намазын һич укый алмаса, бу хәл беткәнгә кадәр намаз аннан төшә, ягъни аңа фарыз булмый, һәм ул берсен дә каза кылмый. Күктән килгән сәбәп белән, ягъни үз ихтыярыннан тыш, мәсәлән, авыру сәбәпле яки аңын җуеп, яисә рәкагать яки сәҗдә саннарын онытырлык дәрәҗәдә һушсыз хәлдә биштән артык намазын укый алмаган кеше дә шулай. Исерткеч эчемлекләр эчеп яки дару кабул итеп шулай аңын җуйган, һушсыз калган кеше укый алмаган намазларының барысын да каза кылырга тиеш.
Урындык кебек биек нәрсә өстенә утырып, аякларын салындырып намаз уку дөрес түгел. Ул намаз кабул булмый. Чөнки урындыкта утыруга зарурәт юк. Урындыкта утыра алган кеше җирдә дә утыра ала. Җирдә утыра алган кешегә җиргә утырып укырга кирәк.
Намаздан соң җирдән тора алмаган, ә урындыктан җиңел торган авыруны җирдән башка берәү торгыза. Тора алмаса, кыйблага каршы куелган караватта утырып, аякларын салындырмыйча, кыйблага таба сузып укый. Намаздан соң аякларын караватның бер ягына салындырып, урындыктан торган кебек тора. Яки урындыкка утыра, ләкин алдына икенче урындык яки кечкенә өстәл куеп, аякларын шуның өстенә куя. Намаз беткәч, аякларын урындыктан яки өстәлдән төшереп тора ала.
Утырып һәм ишарә белән намаз укыганда игътибар итәсе нәрсәләр
Сәҗдә кыла алса, намазны басып башлый. Басып тора алганча укый һәм рөкүгъ кыла. Бөтенләй басып тора алмаган кеше утырып башлый. Тезләнеп утыра һәм сәҗдәләр кылып намазын укый. Мондый намаз уку утырып намаз уку дип атала.
Утырып укыганда кыямда кулларын кендеге астына бәйли. (Хатын-кызлар күкрәкләре өстенә куялар.) Камәтне, басып башлаган булса, басып торганда, ә утырып яки ишарә белән укыса, утырган хәлендә әйтә. Сәҗдә кыла алмаса, ишарә белән (имә) укый. Ягъни үзенә ничек җиңел – тезләнеп яки малдаш корып утыра. Болай утыра алмаса, аякларын кыйблага таба суза.
Ифтитах тәкбирен утырып әйтә. Рөкүгъ өчен гәүдәсен бераз ия, сәҗдә өчен тагын да күбрәк ия. Гәүдәсен ия алмаган кеше башын шулай ук ия һәм шулай итеп намазын ишарә белән укыган була. Кыям хәлендә аякларына, утырганда итәгенә карый. Ишарә белән укыганда ир-атлар кыямда кулларын кендекләре астына бәйлиләр. (Хатын-кызлар кулларын күкрәкләре өстенә куялар.) Рөкүгъ өчен бераз иелгәндә кулларын тезләре өстенә куялар. Сәҗдә өчен тагын да күбрәк иеләләр. Кулларын тезләре өстенә яки бераз алдарак куялар. «Әттәхиятү» укыганда кулларын, гадәти намаздагы кебек, ботлары өстенә куялар. Сәлам биргәндә иңбашларга карыйлар. Мондый намаз уку ишарә белән намаз уку дип атала.
Күз белән ишарә булмый. Кеше 24 сәгать, ягъни бер тәүлек дәвамында башын ия алмаса, намаз аннан төшә, һәм аны каза кылу да кирәкми.
Басып җәмәгать белән намаз укыганда аяклар торган урын исәпкә алына. Кешенең үкчәсе имамның үкчәсеннән алдарак булса, аның намазы сахих булмый. Ләкин ишарә белән укыганда алай түгел: ул вакытта үкчәләр түгел, баш торган урын исәпкә алына. Ишарә белән укучының башы имамның башыннан арттарак яки аның белән бер тигезлектә булса, аяклары имамның аякларыннан алдарак булса да, намазы сахих була. [Ибне Габидин] Басып укучы утырып укучыга иярә ала, ләкин ишарә белән укучыга иярә алмый.
Синең гыйшкың белән гашыйклар янсын, йә Рәсүлуллаһ,
гыйшкың шәрабын эчеп кансын, йә Рәсүлуллаһ.
Сине сөйгән кеше башын юлыңа куйган,
ике җиһан кояшы – син, йә Рәсүлуллаһ.
Сине сөючеләргә шәфәгать кыл син,
мөэмин тәннәрендә җан – син, йә Рәсүлуллаһ.
Шул йөзгә гашыйкмын, шул гөлбакчаның сандугачымын,
сине сөймәгән утта янсын, йә Рәсүлуллаһ.
Сине Сөбхан сөйде, син барчасына солтан булдың,
җаным юлыңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ.
Дәрвиш Юнысның җаны, галәмгә шәфәгать чишмәсе,
ике җиһан солтаны – син, йә Рәсүлуллаһ!
