ГАУРӘТ УРЫНЫ ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ КАПЛАНУЫ
Әбү Сәгыйд Худри (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Ир-ат ир-атның, хатын-кыз хатын-кызның гаурәт урыннарына карамасын!» Күренгәнчә, ир-атларның хатын-кызларның, хатын-кызларның ир-атларның гаурәт урыннарына каравы хәрам булган кебек, ир-атларның ир-ат гаурәтенә, хатын-кызларның хатын-кыз гаурәтенә каравы да хәрам. Ир-атның ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә гаурәт урыны – тез белән кендек арасы. Хатын-кызның хатын-кыз өчен гаурәт урыны да шундый ук. Ә хатын-кызның ят ир-ат өчен гаурәт урыны – кулларыннан һәм йөзеннән башка бөтен тәне. Шуның өчен хатын-кызларны гаурәт дип тә атыйлар. Мөселман булсын, кяфер булсын, ят хатын-кызның йөзенә шәһвәт белән карау, ә гаурәт урынына шәһвәтсез карау да хәрам.
Җабир ибне Габдулла (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Ят хатынның өендә кунмагыз!»
Гокбә ибне Гамир (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Ят хатын белән бер бүлмәдә ялгыз калмагыз! Хатын иренең бертуганы яки аның улы белән ялгыз калса, үлемгә кадәр сөйрәлер». Ягъни бу фетнәләргә сәбәп булыр. Моннан бик нык сакланырга кирәк. Бу хәдис шәриф «Бохари» һәм «Мөслим» китапларында язылган. Габдулла ибне Мәсгуд (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Хатын-кызның тәне – гаурәт». Ягъни аны капларга кирәк. «Хатын-кыз урамга чыкса, шайтан һаман аңа карап тора». (Ягъни ир-атларны алдау, аларны гөнаһка батыру өчен ул аны тозак итә.)
Бөрәйдә (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Галигә болай диде: «Әй Гали! Берәр хатын-кызны күрсәң, йөзеңне аннан бор. Аңа кабат карама! Көтмәгәндә күрү гөнаһ булмаса да, кабат карау гөнаһ була». Моны Әбү Давыд һәм Дарими риваять иттеләр.
Гали (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Әй Гали! Ботыңны ачма һәм үленең дә, теренең дә – беркемнең дә ботына карама!» Бу хәдис шәрифне Әбү Давыд һәм Ибне Мәҗә риваять иттеләр. Моннан шул аңлашыла: мәетнең гаурәт урынына карау тере кешенекенә карау белән бер. [Спортчыларның һәм диңгездә йөзүчеләрнең гаурәт урыннарына караудан бик нык сакланырга кирәк.]
Габдулла ибне Гомәр (радыяллаһу ганһүмә) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Гаурәт урыннарыгызны ачмагыз! [Ягъни ялгыз чагыгызда да ачмагыз.] Чөнки яныгыздан һич аерылмый торган затлар бар. Алардан оялыгыз һәм аларга хөрмәт күрсәтегез!» Болар – хафаза дип аталган фәрештәләр. Алар кешене җеннәрнең зарарыннан саклыйлар һәм аннан бары тик бәдрәфтә һәм ир белән хатын якынлык кылганда гына аерылалар.
Өмме Сәләмә (радыяллаһу ганһә) сөйли: Мәймүнә (радыяллаһу ганһә) белән бергә Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янында идек. Ибне Өмме Мәктүм (радыяллаһу ганһү) рөхсәт сорап керде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аны күргәч, безгә: «Пәрдә артына күчегез!» – диде. Мин: «Ул сукыр түгелмени? Ул безне күрми бит», – дидем. Ул: «Сез дә сукырмыни? Сез аны күрмисезмени?» – диде. Ягъни: «Ул сукыр булса да, сез сукыр түгел ләбаса», – диде. Бу хәдис шәрифне имам Әхмәд, Тирмизи һәм Әбү Давыд (рәхимәһүмуллаһу тәгалә) риваять иттеләр. Бу хәдис шәрифкә күрә, ир-атның ят хатын-кызга каравы хәрам булган кебек, хатын-кызның да ят ир-атка каравы дөрес түгел. Мәзһәб имамнарыбыз (рәхимәһүмуллаһу тәгалә) башка хәдис шәрифләрне дә исәпкә алып болай диделәр: «Хатын-кызга ят ир-атларның башларына, чәчләренә карамау авыр. Үтәве авыр булган әмерләр – газимәт. Ир-атның хатын-кыз өчен гаурәт урыны – тез белән кендек арасы. Бу урынга карамау җиңел. Үтәве җиңел булган әмерләр – рөхсәт».
[Күренгәнчә, Пәйгамбәребезнең пакь хатыннары (Әзвәҗе таһирәт) (радыяллаһу тәгалә ганһүннә) һәм мөхтәрәм сәхабәләр (радыяллаһу ганһүм) газимәт белән гамәл кылалар, рөхсәтләрдән сакланалар иде. Исламны эчтән җимерергә тырышучы инглизләрнең һәм зиндыйкларның: «Пәйгамбәр заманында хатын-кызлар капланмыйлар иде. Хәзер күргәнебезчә, хатын-кызларның карачкы кебек каплануы ул вакытта юк иде. Хәзрәти Гаишә башы ачык йөри иде. Хәзерге капланышны соңыннан фанатиклар, фикһчылар уйлап чыгарды», – кебек сүзләре – ямьсез яла.]
Гомәрел-Фарук (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Бер ир-ат ят хатын белән хәлвәттә калса, аларның өченчесе шайтан була». Бу хәдис шәрифне Тирмизи риваять итте. [Бер яки берничә ят хатын белән хәлвәттә булу, ягъни ябык урында ялгыз калу хәрам. Ибне Габидин имамлык турында сөйләгәндә болай ди: «Анда тагын бер ир-ат яки зү рәхем мәхрәм булган (никахлашу мәңгегә хәрам булган туганы) хатын да булса, хәлвәт булмый».] Җабир ибне Габдулла (радыяллаһу ганһү) хәбәр бирә: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Ирләре ерак булган хатыннар янына бармагыз! Чөнки шайтан кан кебек тамырларыгыз буйлап йөри». «Синең тамырларыңда да йөриме?» – дип сорагач, ул: «Минекендә дә йөри. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа каршы миңа ярдәм итте. Ул аны мөселман итте, һәм ул миңа буйсынды», – диде. Бу хәдис шәрифне Тирмизи (рәхимәһуллаһу тәгалә) риваять итте.
Өмме Сәләмә (радыяллаһу ганһә) сөйли: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) минем янымда иде. Бүлмәдә бертуганым Габдулла ибне Әбү Өмәййәнең колы да бар иде. Бу кол мөхәннәс иде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бу мөхәннәсне күргәч һәм тавышын ишеткәч: «Мондыйларны өйләрегезгә кертмәгез!» – диде. Бу хәдис шәриф «Бохари» һәм «Мөслим» китапларында язылган. Мөхәннәс – холкын, хәрәкәтләрен, сүзләрен һәм кыяфәтен хатын-кызларныкына охшаткан кеше. Шулай эшләүчеләр – ләгънәтле. Алар турында хәдис шәрифтә: «Үзләрен хатын-кызларга охшаткан ир-атларга һәм ир-атларга охшаткан хатын-кызларга Аллаһ ләгънәт кылсын!» – диелде. Зарурәтсез ир-атлар кебек киенгән, алар кебек чәч алдырган һәм ир-атларга гына хас эшләрне эшләгән хатын-кызлар, шулай ук хатын-кызлар кебек чәч үстергән һәм бизәнгән ир-атлар да бу хәдис шәрифтәге хөкемгә керәләр.
«Әй Гали! Берәр хатын-кызны күрсәң, йөзеңне аннан бор. Аңа кабат карама! Көтмәгәндә күрү гөнаһ булмаса да, кабат карау гөнаһ була» Хәдис шәриф
Ислам дине мөселман хатын-кызга асты күренерлек нечкә япма белән каплануны хәрам кылды. «Мөслим» һәм «Мүәттә» китапларындагы хәдис шәрифтә: «Капланган, (ләкин) ялангач һәм (шулай ук) башларын дөя өркәче кебек калкыткан хатын-кызлар җәннәткә кермәячәкләр. Хәтта аның исен дә сизмәячәкләр. Ә җәннәтнең исе бик еракларга ук сизелә», – диелде. Бу хәдис шәриф хатын-кызларга нечкә, үтә күренмәле яки тәнгә сыланып торган тар күлмәк, оек, яулык белән каплануны һәм чәчләрен баш түбәсендә өем итеп җыюны тыя. Мондый каплану ялангач йөрү белән бер. Мөселман хатыннары, кызлары нечкә, тар нәрсәләр белән капланмаска, үз чәчләрен яки парик чәчләрен дөя өркәче кебек баш түбәсендә җыймаска, чәчләрен төенчек итеп бәйләмәскә тиеш. Боларның җәһәннәмгә илтә торган гөнаһлар икәнен белергә кирәк. «Һиндия» китабында болай диелә: «Калын һәм киң тукыма белән капланган хатынга карау дөрес. Нечкә, тар итеп капланган хатынга карау дөрес түгел. Капланган хатынның да йөзенә шәһвәт белән карау хәрам. Шәһвәтсез, ләкин кирәксезгә карау мәкруһ. Мөселман булмаган хатын-кызларга карау да шулай. Аларның бары тик чәчләренә карау дөрес, диелде».
Калын, киң, тубыкларга кадәр озын, кулларны беләзеккә кадәр каплый торган куе төстәге плащ белән каплану ике кисәкле чаршау белән каплануга караганда яхшырак. «Хәләбие кәбир» китабында болай диелә: «Азат хатынның колакларына кадәр салынып торган чәче, бердәм фикер буенча, гаурәт. Колактан түбән төшкән өлеше дә галимнәрнең күбесе фикеренчә шулай ук гаурәт.
Кайберәүләр фикеренчә, салынып торган өлеш намазда гаурәт булмый. Ләкин ят ир-атның аңа каравы да дөрес түгел». Хатын-кыз бөтен чәчен калын яулык белән капларга тиеш. Бу яулыкның урта өлешенең алгы ягы маңгайга ябышып, кашларга якын төшәргә, ике чите ике кашның читеннән ияккә төшерелеп, ияк өстендә энә белән беркетелеп, күкрәккә салынырга, урта өлешенең арткы ягы аркасын капларга тиеш. Фетнә куркынычы булганда, яңакларны да капларга кирәк. Куе төстәге калын оек та кияргә кирәк. Хатын-кызның салынып торган чәченең дүрттән бере бер рөкен дәвамында ачык калса, намазы сахих булмый. Моннан азрак ачык булса, мәкруһ була. Монда бер генә китап та хатын-кызның карт яки яшь булуын аермаган. Карт хатынның сәламенә җавап бирү, аның белән кул бирешеп күрешү (мосафәха) һәм хәлвәттә калу дөрес, дисәләр дә, карт хатынның чәчен ачуы яки аның чәченә карау дөрес, дигән кеше булмаган. Мөселман булмаган хатынның чәченә карау дөрес, дигән кешеләр булды. Ләкин карт мөселман хатынның чәченә карау дөрес, дигән кеше һич юк. Карт хатынның мәчеткә һәм кабер зиярәтенә баруы дөрес, дигәннәр дә аның чәче, башы капланган булу шартын әйттеләр.
Мөселман булуын әйткән кеше эшләячәк һәр эшенең исламга туры килү-килмәвен белергә тиеш. Белмәсә, бер Әһле сөннәт галименнән сорап яки бу галимнәрнең китапларын укып өйрәнергә тиеш. Эш исламга туры килмәсә, ул гөнаһтан яки көфердән котыла алмый. Ул һәр көн чын күңелдән тәүбә кылырга тиеш. Тәүбә кылынган гөнаһ һәм көфер, һичшиксез, гафу ителә. Тәүбә кылмаса, дөньяда да, җәһәннәмдә дә аның газабын, ягъни җәзасын татыячак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар намазда да, һәр җирдә дә капларга тиешле урыннар гаурәт урыны дип атала. «Гаурәт урынын ачу һәм башкаларның гаурәт урынына карау хәрам». Исламда гаурәт урыны юк, дигән кеше кяфер була. Гаурәт урынын капларга динебез әмер итә. Гаурәт урыны ачык ир-ат яки хатын-кыз булган урын, шулай ук музыка уен кораллары, комар, исерткеч эчемлекләр һәм хатын-кыз тавышы булган урын фиск (фасыйклык) мәҗлесе дип атала. Фиск мәҗлесенә бару хәрам. Күңелнең дә пакь булуы кирәк. Күңел пакьлеге – гүзәл әхлаклы булу ул. Күңел исламга буйсынып пакьләнә. Исламга буйсынмаган кешенең күңеле пакь була алмый.
Иҗмаг белән, ягъни дүрт мәзһәбтә дә гаурәт булган урынын ачуны һәм башкаларның мондый гаурәт урынына карауны хәләл дигән яки моңа әһәмият бирмәгән, ягъни аның газабыннан курыкмаган кеше кяфер була. Хатын-кызларның гаурәт урыннарын ачулары, шулай ук ир-атлар янында җыр җырлаулары һәм мәүлид укулары да шулай. «Мин мөселман» дигән кеше иманның һәм исламның шартларын, шулай ук иҗмаг, ягъни дүрт мәзһәбнең бердәм фикере белән билгеләнгән фарызларны һәм хәрамнарны өйрәнергә һәм аларга әһәмият бирергә тиеш. Белмәве гозер түгел. Бу – белеп тә ышанмау белән бер. «Хатын-кызларның йөзләреннән һәм кулларыннан башка урыннары дүрт мәзһәбтә дә гаурәт». Иҗмаг белән гаурәт булмаган, ягъни калган өч мәзһәбнең берсе буенча гаурәт саналмаган урынын әһәмият бирмичә ачкан кеше кяфер булмаса да, үз мәзһәбе буенча зур гөнаһ кыла. Ир-атларның тез белән касык арасын, ягъни ботларын ачулары шундый. Белмәгәнен өйрәнү фарыз. Өйрәнгәч, шунда ук тәүбә кылырга һәм ул урынны капларга кирәк.
«Үзләрен хатын-кызларга охшаткан ир-атларга һәм ир-атларга охшаткан хатын-кызларга Аллаһ ләгънәт кылсын!» Хәдис шәриф
Ни булды күзләреңә, «җитәр» дигән саен ныграк ага?
«Аңыңа кил» дигән саен, күңелең ташып яна?
Хәзрәти Мөхәммәднең юмартлык яңгырыннан
бер тамчы алырга тели бөтен пәйгамбәрләр.
Заһири һәм батыйни, рухи һәм җисмани –
барлыкларның барысыннан ул Хакка иң сөекле.
Чиксез аның затының фазыйләте, камиллеге,
тел белән сөйләп бетереп булмый камиллеген.
Әгәр Рәсүлуллаһның бөтен могҗизалары аның бөеклеген белдерә алса иде,
мөбарәк исеме искә алынганда барлык черегән сөякләр
бер мизгелдә терелер иде.
Ул безгә көчебездән артык йөк йөкләмәде,
әмерләре, тыюлары – башыбыз һәм күзләребез өстендә.
Касыйдәи Бөрдә
