Сөекле Пәйгамбәрем

НАМАЗ УКУ

Исламның биш шартыннан икенчесе – намаз уку. Һәр мөселманга һәр көнне, вакытлары җиткәч, биш тапкыр намаз уку һәм аларның һәрберсен үз вакытында укыганын белү фарыз. Намазларны, фарызларына, ваҗибләренә, сөннәтләренә игътибар итеп һәм күңелен Аллаһы Тәгаләгә биреп, вакытлары үтмәс борын укырга кирәк. Коръән Кәримдә намаз «салят» дип атала. Салят лөгатьтә кешенең дога кылуы, фәрештәләрнең истигъфар кылуы, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт кылуы, кызгануы дигән сүз. Исламда «салят» – гыйлмехәл китапларында белдерелгәнчә, билгеле хәрәкәтләрне кылу һәм билгеле нәрсәләрне уку дигән сүз.

Намазның әһәмияте

Намаз – Аллаһы Тәгаләнең сөекле Пәйгамбәребез хакына мөэминнәргә бүләк иткән иң зур, иң мөһим, иң гүзәл әмере. Намаз – диннең баганасы. Намазын даими, дөрес һәм тулы итеп укыган кеше үз динен ныгыткан, ислам бинасын аякта тоткан була. Намаз укымаган кеше үз динен һәм ислам бинасын җимергән була. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Динебезнең башы – намаз». Башсыз кеше булмаган кебек, намазсыз дин дә булмый.

Намаз – ислам динендә иманнан соң беренче фарыз кылынган әмер. Аллаһы Тәгалә колларының бары тик Аңа гына гыйбадәт кылулары өчен намазны фарыз итте. Коръән Кәримдә йөздән артык изге аятьтә: «Намаз укыгыз!» – диелә. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Аллаһы Тәгалә һәр көнне биш вакыт намаз укуны фарыз итте. Намазга кыйммәт биреп һәм аның шартларын үтәп, һәр көнне биш вакыт намаз укыган кешене Аллаһы Тәгалә җәннәткә кертергә вәгъдә бирде».

Намаз – динебездә үтәлергә әмер ителгән бөтен гыйбадәтләрнең иң кыйммәтлесе. Бер хәдис шәрифтә: «Намаз укымаган кешенең исламнан өлеше юк!» – диелде. Тагын бер хәдис шәрифтә: «Мөэминне кяфердән аерып торган нәрсә – намаз», – диелде, ягъни мөэмин намаз укый, кяфер укымый.

Намаз уку – Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген уйлап, Аның каршында үзеңнең кечкенәлегеңне аңлау. Моны аңлаган кеше гел яхшылык кыла. Ул һич яманлык кыла алмый. Һәр көнне биш тапкыр Раббысы хозурында торуны ният иткән кешенең күңеле ихлас белән тула. Намазда кылынырга әмер ителгән һәр хәрәкәт күңелгә һәм тәнгә файда китерә. Мәчетләрдә җәмәгать белән намаз уку мөселманнарның күңелләрен бер-берсенә бәйли. Ул алар арасында мәхәббәт тудыра. Алар бер-берсенә кардәш икәннәрен аңлыйлар. Олылар кечеләргә шәфкатьле, кечеләр олыларга хөрмәтле була. Байлар ярлыларга, көчлеләр зәгыйфьләргә ярдәм итә. Саулар авыруларны мәчеттә күрмәгәч, аларның өйләренә барып хәлләрен белә. Алар «Дин кардәшенең ярдәменә ашыккан кешенең ярдәмчесе – Аллаһы Тәгалә» дигән хәдис шәрифтәге сөенечле хәбәргә ирешү өчен ярышалар.

Намаз кешеләрне ямьсез, начар һәм тыелган нәрсәләрдән тыеп тора. Ул гөнаһларга кәффарәт (йолым) була. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Биш вакыт намаз сезнең берәрегезнең ишеге алдыннан агып яткан елга кебек. Берәү ул елгага көн саен биш тапкыр кереп юынса, аның өстендә пычрак калмаган кебек, менә биш вакыт намаз укучыларның да кечкенә гөнаһлары шулай гафу ителә». Намаз – Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иманнан соң бөтен гамәлләрнең һәм гыйбадәтләрнең иң өстене. Шуңа күрә намазларны фарызларын, ваҗибләрен, сөннәтләрен, мөстәхәбләрен саклап укырга кирәк. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдис шәрифендә болай диде: «Әй өммәтем һәм сәхабәләрем! Үтәлешенә тулысынча игътибар ителгән намаз – Аллаһы Тәгалә өнәгән бөтен гамәлләрнең иң өстене. Ул – пәйгамбәрләрнең сөннәте. Ул – фәрештәләр сөйгән нәрсә. Ул – мәгърифәтнең, җирнең һәм күкләрнең нуры. Ул – тәннең көче. Ул – ризыкларның бәрәкәте. Ул – доганың кабул булуына сәбәп. Ул – үлем фәрештәсе каршында шәфәгатьче. Ул – кабердә яктылык, Мөнкәр белән Нәкиргә җавап. Ул – кыямәт көнне кеше өстендә күләгә. Ул – җәһәннәм уты белән кеше арасында калкан. Ул Сыйрат күпереннән яшен кебек үткәрә. Ул – җәннәтнең ачкычы. Ул – җәннәттә баштагы таҗ. Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә намаздан да мөһимрәк нәрсә бирмәде. Әгәр намаздан да өстенрәк гыйбадәт булса, Ул мөэминнәргә иң элек шуны бирер иде. Чөнки фәрештәләрнең кайсылары гел кыямда (басып), кайсылары рөкүгъдә, кайсылары сәҗдәдә, кайсылары исә тәшәһһүдтә торалар. Ул боларның барысын бер рәкагать намазда җыеп, мөэминнәргә бүләк итте. Чөнки намаз – иманның башы, диннең баганасы, исламның сүзе һәм мөэминнәрнең мигъраҗы. Ул – күкнең нуры һәм җәһәннәмнән коткаручы».

Бер көнне хәзрәти Галинең (радыяллаһу ганһү вә кәррамәллаһу вәҗһәһ) икенде намазы үтеп киткән иде. Ул кайгысыннан үзен бер калкулыктан түбән ташлады. Ыңгыраша-ыңгыраша елады, фәрьяд кылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аның бу хәлен ишеткәч, сәхабәләре белән бергә хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү) янына килде. Аның хәлен күргәч, Галәм Сәеде булган Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дә елый башлады. Ул дога кылды. Кояш яңадан күтәрелде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әй Гали! Башыңны күтәр, кояш әле күренә», – диде. Хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү) моңа бик сөенде һәм намазын укыды. Бер төнне хәзрәти Әбү Бәкер Сыйддыйк (радыяллаһу ганһү) күп гыйбадәт кылганга, төн ахырында аны йокы басты. Витер намазы үтеп китте. Иртәнге намазда ул Пәйгамбәребез артыннан барып, мәчет ишеге янында аның хозурына килде һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Ярдәмемә җит, витер намазым үтеп китте», – дип елап ялварды. Рәсүлуллаһ та елый башлады. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Сыйддыйкка әйт, Аллаһы Тәгалә аны гафу итте», – диде. Әүлияның бөекләреннән Баязид Бистамине (куддисә сирруһ) бер төнне йокы басты, һәм ул иртәнге намазга уяна алмады. Ул шулкадәр елап ыңгырашты, хәтта бер аваз ишетте: «Әй Баязид! Бу кимчелегеңне гафу иттем. Бу елауның бәрәкәте белән сиңа өстәмә җитмеш мең намаз савабы бирдем». Берничә айдан соң аны тагын йокы басты. Шайтан килеп, аны мөбарәк аягыннан тотып уятты. «Тор, намазың үтеп китәргә тора!» – диде. Баязид Бистами хәзрәтләре болай диде: «Әй ләгънәтле, син ничек мондый эш эшлисең? Син бит һәркемнең намазы калуын, вакыты үтүен телисең. Мине нигә уяттың?» Шайтан болай диде: «Иртәнге намазыңны калдырган көнне син елап җитмеш мең намаз савабы казанган идең. Бүген шуны уйлап, бер вакыт намаз савабы гына тапсын, җитмеш мең намаз савабына ирешә алмасын дип, сине уяттым!»

«Намаз укымаган кешенең исламнан өлеше юк!» Хәдис шәриф

Бөек вәли Җөнәйд Багдади хәзрәтләре болай диде: «Дөньяның бер сәгате кыямәтнең мең елыннан яхшырак. Чөнки бу бер сәгатьтә салих, кабул булган бер гамәл кылып була, ә ул мең елда бернәрсә дә эшләп булмый». Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Бер кеше бер намазны белә торып икенче намазга кушса, ул җәһәннәмдә сиксән хокбә яначак». Бер хокбә – ахирәтнең сиксән елы. Ахирәтнең бер көне – дөньяның мең елы. Шулай булгач, әй дин кардәшем! Вакытыңны буш, файдасыз нәрсәләр белән уздырма. Заманыңның кадерен бел. Вакытыңны иң яхшы эшләргә сарыф ит. Сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Мосыйбәтләрнең иң зурысы – вакытны файдасыз нәрсәләр белән уздыру». Кыямәт көнне үкенмәс өчен һәм бик зур савапка ирешү өчен намазларыңны үз вакытында укы! Хәдис шәрифтә болай диелде: «Бер намазны вакытында укымыйча, казага калдырып, аны үтәгәнче вафат булган кешенең каберенә җәһәннәмнән җитмеш тәрәзә ачыла һәм ул кыямәткә кадәр газап чигә».

Бер намазын вакытында белә торып укымаган, ягъни намаз вакыты үтеп барганда намаз укымаганы өчен кайгырмаган кеше диннән чыга яки үлгәндә имансыз китә. Ә намазны исенә дә төшермәгән, аны вазифа дип танымаган кешеләрнең хәле ни булыр? Намазга әһәмият бирмәгән, аны вазифа дип танымаган кешеләрнең мөртәд, ягъни кяфер булачакларын дүрт мәзһәбнең бөтен галимнәре бердәм белдерделәр. Намазны белә торып укымаган, казасын укырга уйламаган һәм моның өчен газап чигәчәгеннән курыкмаган кешенең дә мөртәд, ягъни кяфер булачагы Габделгани Нәблүси хәзрәтләренең «Хәдикатен-нәдия» китабының «Телнең афәтләре» бүлегендә язылган.

Намаз кемнәргә фарыз

Намаз уку акыллы һәм балигълык чорына кергән һәр ир һәм хатын-кыз мөселманга фарыз. Намаз фарыз булсын өчен өч шарт бар:

1. Мөселман булу. 2. Акыллы булу. 3. Балигълык чорына керү.

Динебездә акыллы булмаган һәм балигълык чорына кермәгән кечкенә балалар намаз укудан җаваплы түгел. Ләкин аналар һәм аталар балаларына дин гыйлемнәрен өйрәтергә һәм аларны гыйбадәт кылырга күнектерергә тиеш. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Һәммәгез дә бер көтүнең көтүчесе кебек! Көтүче көтүен саклаган кебек, сез дә өйләрегездә һәм кул астыгызда булганнарны җәһәннәмнән сакларга тиешсез! Аларга мөселманлыкны өйрәтергә тиешсез! Өйрәтмәсәгез, җаваплы булачаксыз». Икенче бер хәдис шәрифтә ул болай диде: «Бөтен балалар мөселманлыкка яраклы һәм аңа сәләтле булып дөньяга килә. Соңыннан аларны аналары-аталары христиан, яһүд һәм динсез итә». Шулай булгач, һәр мөселманның беренче вазифасы – балаларына исламны, Коръән Кәрим укуны, намаз укуны, иманның һәм исламның шартларын өйрәтү. Баласының мөселман булуын, дөньяда һәм ахирәттә рәхәткә, тынычлыкка ирешүен теләгән аналар һәм аталар иң элек шушы вазифаларын үтәргә тиеш. Ислам гыйлемнәре һәм гүзәл әхлак бирелмәгән бала начар юлдагы кешеләргә тиз алдана. Ул анасына һәм атасына, дәүләтенә һәм милләтенә зарарлы була.

Без монда намазга кагылышлы мәсьәләләрне хәнәфи мәзһәбе буенча, ул мәзһәбнең бөек галимнәренең китапларыннан алып, гадиләштереп белдердек.

Мөселманнарга укырга әмер ителгән намазлар өч төргә бүленә: фарыз, ваҗиб һәм нәфел (өстәмә). 1. Фарыз намазлар: биш вакыт намазның фарызлары, җомга намазының ике рәкагать фарызы һәм җеназа намазы – фарыз намазлар. (Җеназа намазы – фарызы кифая.) 2. Ваҗиб намазлар: витер намазы, гаед намазлары, нәзер итеп әйтелгән намаз һәм башланып, яртыда калган нәфел намазлар. Казага калган витер намазының казасын уку да ваҗиб.

3. Нәфел намазлар: биш вакыт намазның сөннәтләре, тәравих намазы һәм савап казану нияте белән укыла торган тәһәҗҗүд, тәхиятел-мәсҗид, ишрак, духа, әүвабин, истихарә, тәсбих намазлары кебек намазлар – нәфел намазлар. Ягъни аларны уку әмер ителмәгән. Фарыз һәм ваҗиб намазлардан бурычы булмаган кешегә нәфел гыйбадәтләре өчен дә савап бирелә.

Биш вакыт намаз

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай диде: «Аллаһы Тәгалә колларына көн саен биш тапкыр намаз укуны фарыз итте. Яхшылап тәһарәт алып, бу биш намазны вакытларында укыган һәм рөкүгъ белән сәҗдәләрен яхшы кылган кешеләрне Аллаһы Тәгалә гафу итә һәм ярлыкый».

Биш вакыт намаз кырык рәкагать була. Аларның унҗиде рәкагате – фарыз, өч рәкагате – ваҗиб, егерме рәкагате – сөннәт. Ягъни: 1. Иртәнге намаз – дүрт рәкагать. Башта ике рәкагать сөннәте, аннары ике рәкагать фарызы укыла. Бу сөннәт бик көчле. Аны ваҗиб дип әйтүчеләр дә бар. 2. Өйлә намазы – ун рәкагать. Башта дүрт рәкагать беренче сөннәте, аннары дүрт рәкагать фарызы, фарыздан соң ике рәкагать соңгы сөннәте укыла.

3. Икенде намазы – сигез рәкагать. Башта дүрт рәкагать сөннәте, аннары дүрт рәкагать фарызы укыла.

4. Ахшам намазы – биш рәкагать. Башта өч рәкагать фарызы, аннары ике рәкагать сөннәте укыла. 5. Ястү намазы – унөч рәкагать. Башта дүрт рәкагать сөннәте, аннары дүрт рәкагать фарызы, аннары ике рәкагать соңгы сөннәте, аннан соң өч рәкагать витер намазы укыла.

Намазның фарызлары

Фарыз – Аллаһы Тәгаләнең бер нәрсәнең эшләнүен теләгән кискен әмере. Бер гыйбадәтнең фарызлары үтәлмичә, ул гыйбадәт сахих (дөрес) булмый. Намаз укыганда унике шартны үтәү фарыз. Бу фарызларның җидесе – намазның тышында, бишесе эчендә. Тыштагы фарызларга шартлар, эчендәгеләргә рөкеннәр (нигезләр) диелә. [Кайбер галимнәр тәхримә тәкбиренең (башлангыч тәкбирнең) намазның эчендә икәнен әйттеләр. Алар буенча намазның шартлары да, рөкеннәре дә алтышар.] Намазның шартлары шулкадәр күп булуы аның зур эш һәм гыйбадәтләрнең иң мөһиме икәнен күрсәтә. Моңа тагын аның ваҗибләре, сөннәтләре, мөстәхәбләре, мәкруһлары, мөфсидләре дә кушылса, колның Раббысы хозурында ничек торачагы, ничек торырга тиеш икәне аңлашыла. Коллар – гаҗиз, көчсез, бичара махлуклар. Алар һәр сулышта үзләрен бар иткән Аллаһы Тәгаләгә мохтаҗ. Намаз – колга аның гаҗизлеген белдерә торган гыйбадәт.

«Бер намазны вакытында укымыйча, казага калдырып, аны үтәгәнче вафат булган кешенең каберенә җәһәннәмнән җитмеш тәрәзә ачыла һәм ул кыямәткә кадәр газап чигә» Хәдис шәриф

А) Намазның шартлары

Намазның тыштагы фарызлары, ягъни шартлары – җидәү. Алар түбәндәгеләр:

1. Хәдәстән тәһарәт (пакьләнү)

Ягъни тәһарәтсез кешенең тәһарәт алуы, ә җөнеб кешенең госел коенуы.

Хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәт ничек алына

Сөннәт буенча тәһарәт алу өчен: 1. Тәһарәт ала башлаганда куллар беләзекләргә кадәр өч тапкыр юыла. 2. Уң кул белән авызга өч тапкыр су алына. 3. Уң кул белән борынга өч тапкыр су алынып, сул кул белән сеңгерелә. 4. Учларга су алып, маңгайдан ияк астына кадәр һәм чигә төбенә кадәр бит (өч тапкыр) юыла. Битне бер тапкыр юу – фарыз. Битне юганда күңелдән ният кылына. 5. Сул кул белән уң кул (өч тапкыр) терсәккә кадәр юыла. 6. Уң кул белән сул кул (өч тапкыр) терсәк белән бергә юыла. Ике кулны терсәкләр белән бергә бер тапкыр юу – фарыз. 7. Ике кулны юганнан соң, кулларны яңадан чылатып, шул юешлек белән башка мәсех кылына (сыпырыла), бу – фарыз. Аннан соң колакларга һәм муенга мәсех кылына. Бу соңгы өчесен бергә эшләү өчен ике кул чылатыла, ике кулда да өчәр нечкә бармак бер-берсенә кушылып, аларның эчке ягы баш алдында, чәч башланган урынга куелырлык итеп, ике кул башка куела. Ике кулның бу өч бармагының очлары бер-берсенә тиеп торырга тиеш. Баш бармаклар, имән бармаклар һәм уч төпләре һавада тора, башка тими. Ике кул артка таба тартылып, өчәр бармак белән башка мәсех кылына. Куллар арттагы чәч читенә җиткәч, өчәр бармак баштан аерыла, ике кулның уч төпләре башның ян ягындагы чәчләргә ябыштырылып, арттан алга таба тартыла һәм башның ян яклары мәсех кылына. Аннары имән бармаклар колакларның эчке ягына, баш бармакларның эчке ягы колак артына куелып, колакларга өстән аска таба мәсех кылына. Аннары калган өч бармакның тышкы ягы муенга куелып, муенның уртасыннан ике ягына таба тартылып мәсех кылына. [Башка шулай мәсех кылу малики мәзһәбендә фарыз.] 8. Муенга мәсех кылганнан соң, аяклар юыла: башта уң аяк, сул кулның чәнчә бармагы белән, чәнчә бармактан башлап баш бармакка кадәр аяк бармакларының арасын хилаллап (бармак белән үтеп), тубыгы белән бергә (өч тапкыр) юыла. Аннары сул аяк, аяк бармакларының арасын бу юлы баш бармактан башлап чәнчә бармакка таба, тагын сул кулның чәнчә бармагы белән хилаллап, тубыгы белән бергә (өч тапкыр) юыла. Шулай итеп ике аякны ике яктагы тубык сөякләре белән бергә бер тапкыр юу – фарыз.

Бер хәдис шәрифтә Рәсүлуллаһ болай диде: «Кем дә кем тәһарәт алганнан соң „Иннә әнзәлнәһү“, ягъни Кадер сүрәсен бер тапкыр укыса, Аллаһы Тәгалә аны сыйддыйклардан (тугрылыклылардан) яза. Ике тапкыр укыса, шәһитләрдән яза. Өч тапкыр укыса, пәйгамбәрләр белән бергә кубарылачак».

Тагын бер хәдис шәрифтә ул болай диде: «Кем дә кем тәһарәт алганнан соң миңа ун тапкыр салават һәм сәлам әйтсә, Аллаһы Тәгалә аның кайгысын бетереп, аны шатландыра һәм догасын кабул итә».

Тәһарәтне боза торган нәрсәләр

Тәһарәтне җиде нәрсә боза, алар түбәндәгеләр:

1. Алдан һәм арттан чыккан нәрсәләр. 2. Авыздан чыккан нәҗес нәрсәләр: а) косу, авыз тулы булса; б) төкергәндә кан төкеректән күбрәк булса. 3. Тиредән чыкканнар: а) кан, эрен һәм сары су үзе генә агып чыкса; б) чуан һәм яра канын, сары суын мамык суырып алса. 4. Йоклау: ян белән ятып яки терсәгенә, яки берәр нәрсәгә таянып йокласа, тәһарәт бозыла. 5. Һушын югалту, акылдан язу, зәхмәт (тартышу авыруы) тоту яки йөргәндә чайкалырлык дәрәҗәдә исерү тәһарәтне боза. 6. Рөкүгъ һәм сәҗдәләре булган намазда каһкаһә белән (тавышлап) көлү намазны да, тәһарәтне дә боза. Ләкин баланың тәһарәте бозылмый.

Намазда елмаю (тәбәссем) намазны да, тәһарәтне дә бозмый. Көлүне янындагылар ишетсә, моңа каһкаһә диелә. Үзе дә ишетмәсә, моңа тәбәссем диелә. 7. Мөбашәрәте фахишә, ягъни ир белән хатынның ялангач килеш гаурәт урыннары белән ышкылуы ирнең дә, хатынның да тәһарәтен боза. Тәһарәт алганын белеп, аннары аның бозылуында шикләнсә, тәһарәте бар дип санала. Тәһарәте бозылганын белеп, аннары тәһарәт алуында шикләнсә, тәһарәт алырга тиеш.

Госел (тулы тәһарәт)

Намаз сахих, ягъни дөрес булсын өчен, тәһарәт белән госелнең дөрес булуы кирәк. Җөнеб булган һәр хатынга һәм ир кешегә, шулай ук хәездән һәм нифастан арынган хатыннарга намаз вакытының ахырында шул намазны укырлык вакыт калгач, госел коену фарыз. Җөнеб булу җенси якынлык (җимагъ) һәм ихтилам (йокыда мәни чыгу) белән була. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Госел коенырга торган кешегә тәнендәге төкләр саны кадәр [ягъни бик күп] савап бирелә, шул кадәр гөнаһы гафу ителә. Җәннәттәге дәрәҗәсе күтәрелә. Госеле өчен аңа биреләчәк савап дөньядагы һәр нәрсәдән хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: „Бу колыма карагыз! Ул төнлә иренмичә торып, Минем әмеремне уйлап, җөнеблектән госел коена. Шаһит булыгыз, Мин бу колымның гөнаһларын гафу иттем һәм ярлыкадым“, – ди».

«Бөтен балалар мөселманлыкка яраклы һәм аңа сәләтле булып дөньяга килә. Соңыннан аларны аналары-аталары христиан, яһүд һәм динсез итә» Хәдис шәриф

Госелнең фарызлары

Хәнәфи мәзһәбе буенча госелнең фарызы өчәү: 1. Авыз эчен юу. Авыз эчендә энә очы кадәр генә булса да чыланмаган урын калса яки тешләрнең өсте һәм теш чокырлары чыланмаса, госел дөрес булмый.

2. Борынны юу. Борындагы кипкән пычрак астына һәм авыздагы чәйнәлгән икмәк астына су үтмәсә, госел дөрес булмый.

Хәнбәли мәзһәбендә авызны һәм борынны юу тәһарәт алганда да, госелдә дә фарыз. Шафигый, малики һәм хәнбәли мәзһәбләрендә госел коенганда ният кылу да фарыз.

3. Тәннең һәр җирен юу. Кендек эчен, мыекны, кашларны һәм сакалны, алар астындагы тирене һәм баштагы чәчләрне юу – фарыз. Тырнакларда, иреннәрдә, күз кабакларында яки тәннең берәр җирендә су үткәрми торган матдәләр булса [тырнакта лак булса], госел коенган булып саналмый.

Госел ничек алына

Хәнәфи мәзһәбендә сөннәт буенча госел болай алына:

1. Башта, чиста булсалар да, ике кулны, гаурәт урынын һәм тәндә нәҗесле (пычрак) урыннарны юарга кирәк.

2. Аннары тулы намаз тәһарәте алырга, битне юганда госелгә ният кылырга кирәк. Аяк астында су җыелмаса, аякларны да юарга кирәк.

3. Аннары бөтен тәнгә өч тапкыр су коярга кирәк: башта өч тапкыр башка, аннары уң җилкәгә, аннары сул җилкәгә. Һәр койган саен ул як тулысынча чыланырга тиеш. Беренче койганда тәнне ышкырга кирәк. Госелдә бер әгъзага коелган су башка әгъзаларга агып төшсә, ул урын да пакьләнә, чөнки госелдә бөтен тән бер әгъза дип санала. Тәһарәт алганда бер әгъзага коелган су белән башка әгъза чыланса, ул юылган дип саналмый. Госел тәмамлангач, яңадан тәһарәт алу – мәкруһ. Ләкин госел коенганда намаз тәһарәте бозылса, аны яңадан алырга кирәк.

Тешләре капланган (коронкалы) һәм пломбалы кешеләр өчен мөһим аңлатма

Хәнәфи мәзһәбендә теш аралары һәм теш чокырлары чыланмаса, госел тулы булмый. Шуңа күрә тешләр капланган яки пломбаланган булса, госел сахих булмый. Кеше җәнабәттән арына алмый. Алтыннан, көмештән һәм нәҗес булмаган башка матдәләрдән ясалган коронкалар һәм пломбалар астына су кермәгәч, хәнәфи мәзһәбе галимнәренең барысы буенча да госел җаиз булмый. Үз мәзһәбендәге бер фарызны үти алмаган кеше бары тик шул фарызны үтәр өчен башка мәзһәбкә тәкълид итәргә (иярергә) тиеш. Ләкин моны эшләгәндә ул тәкълид иткән мәзһәбнең тәһарәткә кагылышлы шартларын да үтәргә тиеш. Малики һәм шафигый мәзһәбләрендә госелдә авыз эчен юу фарыз түгел.

Коронкалы яки пломбалы хәнәфи мәзһәбендәге кешенең малики мәзһәбенә [яки шафигый мәзһәбенә] тәкълид итүе өчен госелдә, тәһарәт алганда һәм намазга ният кылганда имам Маликка [яки имам Шафигыйгә] иярүен исенә төшерүе җитә. Ягъни госел коена башлаганда йөрәгеннән: «Госел коенырга һәм малики мәзһәбенә [яки шафигый мәзһәбенә] иярергә ният кылдым», – дип үткәргән кешенең госеле сахих була.

Авызында коронка яки пломба булган хәнәфи мәзһәбендәге кеше шулай ният кылгач, аның госеле, ягъни тулы тәһарәте сахих була. Ул җөнеблектән арына, пакь була. Малики [яки шафигый] мәзһәбенә тәкълид иткәч, аның тәһарәте һәм намазлары да сахих була. Ул коронкасы һәм пломбасы булмаганнарга да имам була ала.

Калган өч мәзһәбтә госелнең фарызлары

Малики мәзһәбендә:

1. Ният,

2. Дәлк (ышку),

3. Мөвалат,

4. Чәчләрне һәм сакалны хилаллау (бармаклар белән аралау),

5. Тәннең һәр җирен юу.

Шафигый мәзһәбендә:

1. Ният,

2. Тәннең һәр җирен юу. [Шафигыйдә госелнең фарызы өчәү дигәндә, тәндәге нәҗесне (пычракны) чистарту аңлашыла. Тән юылгач, нәҗес тә чистартылган була, шуңа күрә госелнең фарызы икәү дип әйтүнең зарары юк.]

Хәнбәли мәзһәбендә: госелнең фарызы бер – бөтен тәнне юу. Бу – госелнең рөкене, ягъни госелнең эчендәге фарыз. Госел коена башлаганда ният кылу һәм Бисмилла әйтү дә фарыз. Авыз һәм борын эче тәннең тышкы ягы дип саналганга, аларны юу да фарыз.

1. Ният кылу,

2. Бисмилла әйтү,

3. Авыз эчен юу,

4. Борын эчен юу,

5. Тәннең һәр җирен юу.

Калган өч мәзһәбтә тәһарәтнең фарызлары

Малики мәзһәбендә:

1. Ният,

2. Битне юу,

3. Ике кулны юу,

«Госел коенырга торган кешегә тәнендәге төкләр саны кадәр [ягъни бик күп] савап бирелә, шул кадәр гөнаһы гафу ителә. Җәннәттәге дәрәҗәсе күтәрелә» Хәдис шәриф

4. Башның барысына мәсех кылу [колак йомшагы тигезлегендәге тире һәм чәчләр башка керә]. 5. Ике аякны юу. 6. Мөвалат [әгъзаларны өзлексез, бер-бер артлы юу],

7. Дәлк [юылган урынны ышку].

Шафигый мәзһәбендә:

1. Ният,

2. Битне юу,

3. Ике кулны юу,

4. Башның аз гына өлешенә мәсех кылу,

5. Ике аякны юу,

6. Тәртип [тәртибе белән юу].

Хәнбәли мәзһәбендә:

1. Ният,

2. Бисмилла әйтү,

3. Битне юу,

4. Авызны юу,

5. Борынны юу,

6. Ике кулны юу,

7. Башның барысына мәсех кылу [колаклар башка керә],

8. Ике аякны юу,

9. Тәртип. 10. Мөвалат.

Тәяммүм

Тәяммүм – туфрак белән пакьләнү дигән сүз. Тәһарәт алу яки госел коену өчен су табылмаса яки су булса да, аны куллану мөмкин булмаган хәлләрдә, чиста туфрак, ком, известь һәм таш кебек туфрак җенесеннән булган чиста нәрсә белән тәяммүм кылына. Хәнәфидә намаз вакыты кергәнче дә тәяммүм кылырга мөмкин. Калган өч мәзһәбтә вакыт кергәнче җаиз түгел.

Тәяммүмнең фарызлары

Тәяммүмнең фарызы өчәү: 1. Ният кылу. 2. Ике кулның эчен чиста туфракка тидереп, битнең барысына мәсех кылу. 3. Кулларны чиста туфракка сугып, башта уң, аннары сул кулга мәсех кылу. Тәяммүмнең фарызы икәү дип әйтүчеләр дә бар: алар икенче һәм өченче фарызны бер фарыз дип әйтәләр. Ике төрле әйтү дә дөрес.

Тәһарәт өчен дә, госел өчен дә тәяммүм бер төрле кылына.

Тәяммүм ничек кылына

1. Башта җөнеблектән яки тәһарәтсезлектән пакьләнү өчен ният кылына. Тәяммүм белән намаз укый алу өчен бары тик тәяммүмгә ният кылу гына җитми. Гыйбадәт булган бер нәрсә өчен, мәсәлән, җеназа намазы уку, тиләвәт сәҗдәсе кылу өчен, яки тәһарәт өчен, яки госел өчен тәяммүм кылырга ният кирәк. Тәяммүмгә ният кылганда тәһарәт белән госелне аерырга кирәк юк. Тәһарәт өчен ният кылу белән кеше җәнабәттән дә пакьләнә. Җәнабәттән пакьләнүгә ният кылынган тәяммүм белән намаз укырга мөмкин. Тәһарәт өчен икенче тәяммүмгә кирәк юк.

2. Ике кулның җиңнәрен терсәкләрдән өскә сызганып, ике кулның эчен чиста туфракка, ташка, туфрак яки известь белән сыланган диварга тидереп, кимендә өч бармак тиярлек итеп, ике уч белән битне бер тапкыр мәсех кылу, ягъни сыпыру. Кул битнең энә очы кадәр урынына тимәсә, тәяммүм кылынган булмый. Битне тулысынча мәсех кылу өчен, учлар ачык, дүрт бармак бер-берсенә кушылган һәм ике кулның икешәр озын бармагының очлары бер-берсенә тиеп торган хәлдә, уч төпләре чәч төбенә куелып, иякка таба акрын гына төшерелә. Яткырып тотылган бармаклар маңгайны, күз кабакларын, борынның ике ягын, иреннәрнең өстен һәм иякнең бит өлешен яхшылап сыпырырга тиеш. Бу вакытта уч төпләре дә яңакларны сыпыра.

3. Ике учны яңадан туфракка тидереп, тузанын-туфрагын кагып төшерү өчен бер-берсенә суккач, башта сул кулның дүрт бармагының эче белән уң кулның аскы ягын бармак очыннан терсәккә таба сыпырып, аннары кулның эчке ягын сул уч төбе белән терсәктән учка кадәр сыпыру, аннары сул баш бармакның эче белән уң баш бармакның тышын сыпыру. Йөзекне салырга кирәк. Аннары шулай ук уң кул белән сул кул сыпырыла. Уч төбен туфракка тидерергә кирәк. Туфракның, тузанның кулда калуы кирәк түгел.

Тәяммүмне боза торган нәрсәләр

Тәяммүмне кирәк иткән гозер хәле беткәч, су табылгач, шулай ук тәһарәтне һәм госелне боза торган хәлләрдә тәяммүм дә бозыла.

Хатын-кызларның хәез (гадәт) һәм нифас хәлләре1

Хәез – сигез яшен тутырып, тугыз яшенә кергән сау-сәламәт кыздан яки элекке гадәт вакытының соңгы минутыннан унбиш көн үткән хатыннан килә торган һәм кимендә өч көн дәвам иткән кан. Актан башка һәр төстәгесенә һәм болганчык булганына хәез каны диелә. Кыз хәез күрә башлагач, балигълык чорына керә, хатын-кыз хөкемендә була һәм диннең әмерләре һәм тыюлары өчен җаваплы була. Кан күренгән мизгелдән алып, ул туктаган көнгә кадәрге көннәр санына гадәт вакыты диелә. Бу вакытның иң киме 3, иң күбе 10 көн. Һәр хатын-кыз үз гадәтенең көннәр санын һәм сәгатен белергә тиеш. Сигез яшен тутырган кызга анасының, анасы булмаса, әбиләренең, апаларының, гамәләренең һәм анасының кыз туганнарының хәез һәм нифас гыйлемен өйрәтүләре фарыз.

«Догаларның һәм истигъфарның кабул булуы өчен намазларны укырга, хәрамнардан сакланырга һәм аларны тәһарәтле килеш укырга кирәк. Истигъфарны һәм догаларны тәһарәтле уку – мөстәхәб» Se’âdet-i Ebediyye

Нифас – бала тудыргач килә торган кан, ягъни хатыннан бала туганнан соң килгән кан. Бу канның иң аз вакыты юк. Кан туктагач, хатын шунда ук госел коенырга тиеш. Аның иң күп вакыты – 40 көн. 40 көн тулгач, кан туктамаса да, ул госел коенып, намаз укый башлый. 40 көннән соң килгән кан – истихазә (ягъни гозер).

Хатын-кызлар нифас көннәрен дә яттан белергә тиеш. Мондый каннарга истихазә (гозер каны) диелә: 3 көннән, ягъни җитмеш ике сәгатьтән биш минутка гына булса да ким булган кан; яңа башлаган кызда 10 көннән артык дәвам иткән кан; беренче тапкыр булмаганнарда гадәтеннән артып, 10 көннән дә узган кан; шулай ук йөкле хатыннан, 55 яшен узган хатыннан (аисәдән) һәм тугыз яшьтән кечкенә кызлардан килгән кан.

Аңа истихазә (гозер каны) диелә. Бу кан – авыру билгесе. Аның озак вакыт агуы куркыныч, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Истихазә көннәрендә булган хатын еш кына борыныннан кан килүче кеше кебек: бу хәлдә ул намаз укый һәм ураза тота ала. Хәез һәм нифас хәлендә хатын намаз укый алмый һәм ураза тота алмый. Ул тиләвәт сәҗдәсе һәм шөкер сәҗдәсе кыла алмый. Ул Коръән Кәримгә [мөсхәфе шәрифкә] кагыла алмый. Ул җәмигъ мәчеткә дә, гади мәчеткә дә керә алмый, Кәгъбәне тавәф кыла алмый, җенси якынлык кыла алмый. Пакьләнгәч, ул уразаларының казасын тота, намазларының казасын укымый. Сәҗдә аятен ишеткән җөнеб яки тәһарәтсез кеше пакьләнгәннән соң тиләвәт сәҗдәсе кыла. Ләкин хәезле һәм нифаслы хатынга пакьләнгәннән соң да тиләвәт сәҗдәсе кирәк түгел.

Хатын хәез башланганын иренә белдерергә тиеш. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Хәезнең башланганын һәм беткәнен иреннән яшергән хатын – ләгънәтле». Хәез яки нифас туктагач, шунда ук госел коенып юыну – Аллаһы Тәгаләнең әмере, ягъни фарыз.

Малики мәзһәбендә хәез һәм нифас

Малики мәзһәбендә тугыз яшькә җиткән кызның алдыннан бернинди сәбәпсез агып чыккан кызыл, сары яки болганчык канга хәез каны диелә. Ул ага башлагач ук хәез була. Дәвам итсә, 15 көннән кимрәге – гадәт, артыгы – истихазә. Киләсе айда гадәте үзгәрсә, гадәтләренең иң күбесенә 3 көн өстәлгәне хәез була. Аннан артыгы һәм 15 көннән артыгы – истихазә. Күрсүф коры яки юеш, ләкин ак булса, хәезнең туктаганы аңлашыла. 70 яшьтән соң килгән кан хәез булмый, истихазә була. Кан өзеклекләр белән дәвам итсә, ул туктаган көннәр пакь дип санала. Пакьлекнең иң аз вакыты – 15 көн. 15 көн узганчы килгән кан истихазә була. Мондый пакьлек вакытының чиге юк. Кан туктап, 15 көннән соң башланса, ул хәез була. Бала тудырганчы килгән кан – хәез. Корсакны ярып бала алынгач килгән кан нифас булмый. Нифасның иң күп вакыты – 60 көн. Кан 15 көн туктап торса, хатын таһир (пакь) була. Аннан соң килгән кан хәез була.

Шафигый мәзһәбендә хәез һәм нифас

Хәезнең иң азы – 1 көн, иң күбе – 15 көн. 15 көннән артык килсә, ул истихазә [гозер] була. Пакьлек вакыты – 15 көн.

15 көн тулмыйча кан килсә, бу хәез түгел, истихазә. 9 яшьтән кечкенә кыздан һәм аисәдән [60 яшьтән соң] килгән кан хәез булмый, гозер була.

Нифасның иң күп вакыты – 60 көн. Иң азы өчен чик юк. Йөкле хатыннан килгән кан – хәез. Нифас каннары арасындагы пакь көннәр 15 көннән ким булса, нифас дип санала. Нифас каннары арасында 15 яки аннан да күбрәк көн пакьлек булса, нифас инде беткән дигән сүз. 60 көнне көтү кирәкми. Пакьлектән 15 яки аннан күбрәк көн соң кан килсә, бу нифас каны түгел, хәез каны була.

Хәнбәли мәзһәбендә хәез һәм нифас

Хәезнең иң азы – 1 көн, иң күбе – 15 көн. 15 көннән артык килсә, ул истихазә [гозер] була. Икенче хәез булсын өчен, ара кимендә 13 көн үтәргә тиеш. 13 көн үтмичә кан килсә, бу хәез түгел, истихазә. 9 яшьтән кечкенә кыздан һәм аисәдән [50 яшьтән соң] килгән кан хәез булмый, гозер була.

Йөкле хатыннан килгән кан хәез түгел, истихазә. Нифасның иң күп вакыты, хәнәфидәге кебек, 40 көн. Иң азы өчен чик юк. Нифас күргәндә кан килмәгән көннәр пакь: хатын госел коенып, бөтен гыйбадәтләрен кыла. Кан килгән көннәрдә намазын, уразасын калдыра. 40 көнгә кадәр шулай дәвам итә.

2. Нәҗестән тәһарәт (пакьләнү)

Тәндә, кием-салымда һәм намаз укыла торган урында нәҗес, пычрак булмау. Яулык, баш киеме, чалма, читек һәм агач башмак (нәгълин) да кием дип санала. Муенга уралган шарфның салынып торган өлеше намаз укучы белән бергә хәрәкәт иткәнгә кием дип санала, һәм ул чиста булмаса, намаз кабул булмый. Палас өстендә кеше баскан һәм башын куйган урын чиста булса, аның башка урынында нәҗес булса да, намаз кабул була, чөнки палас шарф кебек тәнгә ябышып тормый. Ләкин ябык шешә эчендә сидек йөрткән кешенең намазы җаиз түгел, чөнки шешә сидек барлыкка килә торган урын түгел. [Моннан шул аңлашыла: кесәсендә ябык одеколон, спирт, йод шешәсе яки ябык тартмада канлы кулъяулык, нәҗес чүпрәк булганда намаз уку җаиз түгел.] Ике аяк баскан һәм сәҗдә кылына торган урын чиста булырга тиеш. Нәҗес өстенә җәелгән тукыма, пыяла, нейлон өстендә укылган намаз кабул була. Сәҗдәдә киемнең итәкләре коры нәҗескә тисә, зарары юк.

«Хәезнең башланганын һәм беткәнен иреннән яшергән хатын – ләгънәтле» Хәдис шәриф

Истинҗа, истибра һәм истинка

Билгеле урыннардан (алдан һәм арттан) нәҗес чыккач, бу урыннарны чистартуга истинҗа диелә.

Истибра – кече йомыштан соң сидек куыгының юешлеге беткәнче йөреп яки башка рәвештә вакыт уздыру. Истинка – сидек юлында сидек калмаганына яки тәндә нәҗес калмаганына күңелнең тынычлануы (ышануы).

Хатын-кызлар истибра кылмый. Ир-атларга йөреп, йөткереп яки сул якка ятып истибра кылу, ягъни сидек юлында тамчылар калдырмау ваҗиб. Сидек тамчысы калмаганына ышанмыйча тәһарәт алырга ярамый. Бер тамчы саркып чыкса, тәһарәт тә бозыла, кием дә пычрана. Эчке киемгә уч төбе күләменнән азрак саркып чыкса, шул тәһарәт белән укылган намаз мәкруһ була. Күп саркып чыкса, намаз кабул булмый. Истибра кылуда авырлык кичергән кешеләр сидек тишегенә арпа бөртеге кадәр үсемлек мамыгыннан ясалган билтә куярга тиеш. Саркып чыккан сидекне мамык суырып ала. Бары тик мамыкның очы тышта калмаска тиеш.

3. Сәтре гаурәт (гаурәт урынын каплау)

Кешенең ачуы, башкаларга күрсәтүе һәм башкаларның каравы хәрам булган урыннарына гаурәт урыны диелә. Ир-атларның гаурәт урыны – кендектән тез астына кадәр. Тез – гаурәт. Бу урыннар ачык килеш укылган намаз кабул булмый. Намаз укыганда тәннең башка өлешләрен (кулларны, башны) каплау, оек кию ир-атларга сөннәт. Бу урыннар ачык килеш намаз уку аларга мәкруһ. Хатын-кызларның уч төпләреннән һәм йөзләреннән башка һәр җирләре, кул өсләре, чәчләре һәм аяклары дүрт мәзһәбтә дә гаурәт. Шуңа күрә хатын-кызларга «гаурәт» дип әйтелгән. Бу урыннарны каплау аларга фарыз. Гаурәт әгъзаларының берсенең дүрттән бере бер рөкен дәвамында ачык калса, намаз бозыла. Азрак ачылса, бозылмый, ләкин намаз мәкруһ була. Нечкә булып, астындагы әгъзаның формасы яки төсе күренеп торган тукыма – юк белән бер.

Хатын-кызларга намаздан тыш ялгыз чакта тез белән кендек арасын каплау фарыз, аркасын һәм корсагын каплау ваҗиб, ә башка урыннарын каплау – әдәп.

4. Истикъбале кыйбла (кыйблага юнәлү)

Ягъни намазны Кәгъбәгә каршы уку. Мөкәррәмә Мәккә шәһәрендә булган Кәгъбә бинасының юнәлешенә кыйбла диелә. Элек кыйбла Иерусалим (Кодес) иде. Һиҗрәттән унҗиде ай соң, Шәгъбан аеның уртасында, сишәмбе көнне Кәгъбәгә юнәлергә әмер ителде.

Кыйбла – Кәгъбәнең бинасы түгел, ә ул торган җир. Ягъни җирдән Гарышка кадәрге бөтен бушлык – кыйбла. Шуңа күрә диңгез һәм кое төпләрендә, биек тауларда һәм самолетларда намаз шул юнәлешкә таба укыла. Күз нервларының хачлап киселешкән юнәлешләре арасындагы якынча 45 градуслык ара Кәгъбәгә туры килсә, намаз сахих була.

5. Вакыт

Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдис шәрифтә болай диде: «Җәбраил (галәйһиссәләм) Кәгъбә ишеге янында ике көн миңа имам булды. Без икебез таң (фәҗер) атканда иртәнге намазны, кояш түбәдән авышканда өйләне, һәр нәрсәнең күләгәсе үз буе кадәр булгач икендене, кояш батканда [аның өске кырые югалгач] ахшамны һәм шәфәкъ караңгыланганда ястүне укыдык. Икенче көнне иртәнге намазны һава яктыргач, өйләне һәр нәрсәнең күләгәсе үз буеның ике мисле булгач, икендене шуннан соң ук, ахшамны ураза ачыла торган вакытта, ястүне төннең өчтән бере үткәч укыдык. Аннары ул: „Әй Мөхәммәд! Синең һәм элекке пәйгамбәрләрнең намаз вакытлары – шушы. Өммәтең биш вакыт намазның һәрберсен без укыган шушы ике вакыт арасында укысын“, – диде».

Көн саен укылырга әмер ителгән намазларның саны биш икәне моннан да аңлашыла. Иртәнге намаз вакыты: таң (фәҗер) атудан, ягъни көнчыгышта аклык башланудан алып кояш чыкканчы.

Өйлә намазы вакыты: әйберләрнең күләгәләре кыскарып, озая башлаган вакыттан башлана һәм күләгә әйбернең үз буе кадәр озайганчы дәвам итә.

Икенде намазы вакыты: өйлә вакыты беткәч башлана һәм кояш югалганчы дәвам итә.

Ләкин кояш сарыланганнан соң, ягъни офык сызыгына бер сөңге буе якынайгач, ягъни ахшамга 40 минут калганнан алып һәр намазны уку хәрам. Ягъни икенде намазын шулкадәр соңга калдыру хәрам. Әмма икенде намазын укымаган булса, кояш батканчы булса да укырга кирәк.

Ахшам намазы вакыты: кояш югалганнан соң башланып, шәфәкъ караңгыланганчы, ягъни көнбатышта кызыллык югалганчы дәвам итә. Ястү намазы вакыты: ахшам намазы вакыты чыгудан алып таң агарганчы дәвам итә. Ястү намазын гозерсез шәргый төн уртасыннан соңга калдыру мәкруһ.

Намазларны вакытларыннан алда һәм соң уку хәрам. Бу – зур гөнаһ. «Türkiye» газетасы әзерләгән дивар календарьларында намаз һәм имсак вакытлары дөрес итеп белдерелгән.

«Гыйбадәтләрнең иң кыйммәтлесе – беренче вакытында укылган намаз» Хәдис шәриф

Кәраһәт вакытлары

Намаз уку тахриман мәкруһ, ягъни хәрам булган вакытлар өчәү. Бу өч вакытта башланган фарызлар сахих булмый. Алар – кояш чыкканда, кояш батканда һәм көн уртасында. Бу өч вакытта алдан әзерләнгән мәетнең җеназа намазы, тиләвәт сәҗдәсе һәм сәһү сәҗдәсе дә җаиз түгел. Кояш батканда бары тик шул көннең икенде намазы гына укыла.

Азан һәм камәт

Азан – һәркемгә белдерү дигән сүз. Биш вакыт намаз һәм каза намазлары өчен һәм җомга намазында хатыйп каршында ир-атларның азан әйтүе – сөннәте мөәккәдә. Хатын-кызларның азан һәм камәт әйтүе мәкруһ. Азан башкаларга вакытны белдерү өчен биек урында әйтелә. Азан әйткәндә ике кулны күтәреп, ике колак тишегенә берәр бармак тыгу – мөстәхәб. Камәт әйтү азаннан фазыйләтлерәк. Азан да, камәт тә кыйблага каршы әйтелә. Алар әйтелгәндә сөйләшмиләр, сәламгә җавап бирмиләр. Азан болай әйтелә: Аллаһу әкбәр (4 тапкыр), Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ (2 тапкыр),

Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-рәсүлуллаһ (2 тапкыр),

Хәййә галәс-сәләһ (2 тапкыр),

Хәййә галәл-фәләх (2 тапкыр),

Аллаһу әкбәр (2 тапкыр),

Ля иләһә илләллаһ (1 тапкыр).

Бары тик иртәнге азанда гына «Хәййә галәл-фәләх» сүзләреннән соң ике тапкыр (Әс-сәләту хәйрүм минән-нәүм) әйтелә. Камәттә исә азандагы бөтен сүзләр белән бергә «Хәййә галәл-фәләх» сүзләреннән соң ике тапкыр (Кад камәтис-сәләһ) диелә.

6. Ният

Ният ифтитах тәкбирен (башлангыч тәкбирне) әйткәндә кылына. Намазга ният кылу – аның исемен, вакытын, кыйбланы, имамга иярүне күңелдән үткәрү дигән сүз.

Ифтитах тәкбиреннән соң кылынган ният сахих булмый һәм ул намаз кабул булмый. Фарызларга һәм ваҗибләргә ният кылганда, кайсы фарыз һәм кайсы ваҗиб икәнен белергә кирәк. Рәкагать санына ният кирәк түгел. Сөннәтне укыганда «Намазга» дип ният кылу җитә. Җеназа намазына: «Аллаһ өчен намазга, Пәйгамбәребез өчен салаватка, мәет өчен догага, монда булган имамга иярдем», – дип ният кылына.

«Гафләт белән, әһәмият бирмичә намаз укучылар һәм намазларын халык янында нифак (икейөзлелек) һәм рия (кеше күзе өчен кылу) белән укып, ялгыз чакта ташлаучылар өчен каты газап бар» Мәгун: 4–6

Имамның ир-атларга имам булырга ният кылуы шарт түгел. Ләкин имам монда булган җәмәгатькә имам булдым дип ният кылмаса, җәмәгать белән уку савабына ирешә алмый. Имам булырга ният кылса, бу савапка да ирешә. Имамның «хатын-кызларга имам булырга» ният кылуы кирәк. Гыйбадәтләрне кылганда бары тик авыз белән әйтүгә ният диелми. Күңелдән ният кылынмаса, гыйбадәтләр кабул булмый.

7. Тәхримә тәкбире

Ягъни намазны «Аллаһу әкбәр» дип башлау. Уч төпләре кыйблага каршы булырлык итеп куллар колакларга кадәр күтәрелә. Баш бармак очлары колак йомшагына тидерелә. «Аллаһу әкбәр» дигәндә куллар төшерелә, һәм әйтеп бетергәндә куллар кендек астында бәйләнгән була. Хатын-кызлар кулларын җилкәләренә кадәр күтәреп тәкбир әйтәләр һәм кулларын күкрәк өстендә сул кул астта, уң кул өстә булырлык итеп тоталар; ир-атлар кебек беләзекне урап алмыйлар.

Б) Намазның рөкеннәре

Намазның эчендәге фарызлары, ягъни рөкеннәре – бишәү. Алар түбәндәгеләр:

1. Кыям

Намазның биш рөкененнән беренчесе – кыям. Кыям – аягүрә басып тору дигән сүз. Аягүрә басып тора алмаган авыру утырып укый. Утыра алмаган авыру чалкан ятып, башы белән (ым белән) укый. Йөзе күккә түгел, кыйблага таба булсын өчен башы астына мендәр куела. Ул аякларын тезләреннән бөгеп куя, кыйблага таба сузмый. Аягүрә торганда ике аяк арасы дүрт бармак киңлегендә булырга тиеш.

2. Кыйраәт

Сөннәтләрнең һәм витернең һәр рәкагатендә, ялгыз укыганда фарызларның ике рәкагатендә аягүрә басып Коръән Кәримнән бер аять уку – фарыз. Кыска сүрә уку савабырак.

Кыйраәт итеп Фатиха сүрәсен уку – ваҗиб. Дүрт рәкагатьле фарызларның беренче ике рәкагатендә Фатиха һәм бер зәмме сүрә (өстәмә сүрә) яки кимендә өч кыска аять уку ваҗиб, соңгы ике рәкагатендә Фатиха уку – сөннәт. Ваҗиб булган витер намазының һәм сөннәт намазларның һәр рәкагатендә Фатиха белән бер зәмме сүрә уку ваҗиб. Фатиханы сүрәдән алда һәм бер тапкыр уку да ваҗиб. Фатихага кагылышлы бу биш ваҗибнең берсе онытылса, сәһү сәҗдәсе кылырга кирәк. Кыйраәттә Коръән Кәримнең тәрҗемәсен уку җаиз түгел. Ул үзенең асылындагыча, гарәпчә укыла.

3. Рөкүгъ

Кыямда кыйраәттән соң тәкбир әйтеп, рөкүгъгә иелә. Рөкүгъдә ир-атлар бармакларын аерып, тез башларын нык итеп тотып алалар, аркаларын һәм башларын туры тоталар. Рөкүгъдә кимендә өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-газыйм» диелә (3, 5, 7, 9 яки 11 тапкыр әйтү – мөстәхәб). Рөкүгъдә куллар һәм аяклар туры тотыла. Хатын-кызлар бармакларын аермый. Алар аркаларын, аякларын һәм кулларын туры тотмыйлар.

Рөкүгъдән кавмәгә торганда «Сәмигаллаһу лимән хәмидәһ» дию имамга һәм ялгыз укучыга сөннәт. Җәмәгать моны әйтми. Аның артыннан ук «Раббәнә ләкәл-хәмд» диелә һәм кавмәдә туры басып торыла, аннары «Аллаһу әкбәр» дип сәҗдәгә иңелгәндә, башта уң, аннары сул тез, аннары уң, аннары сул кул, аннары борын һәм маңгай җиргә куела.

4. Сәҗдә

Сәҗдәдә кимендә өч тапкыр «Сөбханә Раббийәл-әгъла» диелә (3, 5, 7, 9 яки 11 тапкыр әйтү – мөстәхәб). Кул бармаклары бер-берсенә кушылган, кыйблага каршы, колаклар тигезлегендә, ә баш ике кул арасында булырга тиеш. Маңгайны чиста урынга, ягъни ташка, туфракка, тактага, палас өстенә кую – фарыз, ә борынны да бергә кую ваҗиб диелде. Гозерсез бары тик борынны гына кую җаиз түгел. Бары тик маңгайны гына кую мәкруһ.

Ике аякны яки һич булмаса аларның һәрберсенең берәр бармагын җиргә кую фарыз яки ваҗиб. Ягъни ике аяк җиргә куелмаса, намаз кабул булмый яки мәкруһ була. Сәҗдәдә аяк бармакларын бөгеп, очларын кыйблага юнәлтү – сөннәт.

Ир-атлар кулларын һәм ботларын корсактан аерып тоталар. Кулларны һәм тезләрне җиргә кую – сөннәт. Үкчәләрне кыямда бер-берсеннән дүрт бармак киңлегендә ераклыкта, рөкүгъдә, кавмәдә һәм сәҗдәдә бергә кушып тоту – сөннәт. Сәҗдәгә иңгәндә чалбар балакларын өскә тарту мәкруһ, һәм аларны өскә тартып, бөкләп намазга басу да мәкруһ. Җиңнәрне, балакларны, итәкләрне сызганган, бөкләнгән, кыска килеш намаз уку мәкруһ. Ялкаулык белән яки баш капланган килеш укуның әһәмиятен уйламыйча, баш ачык килеш намаз уку мәкруһ. Намазга әһәмият бирмәү исә – көфер. Пычрак кием белән һәм эш киеме белән намаз уку да мәкруһ.

5. Кагъдәи ахирә (соңгы утыру)

Соңгы рәкагатьтә «Әттәхиятү» догасын укырлык кадәр утыру – фарыз. Утырганда кул бармаклары белән ишарә ителми. Ир-атлар сул аякларын, бармак очлары уңга таба караган килеш, җиргә җәеп салалар. Алар шул аяк өстенә утыралар. Уң аякны төз итеп торгызып тоталар; аның бармаклары җиргә тия, бармак очлары кыйблага таба бераз бөгелгән була. Шулай утыру – сөннәт. Хатын-кызлар тәвәррук белән, ягъни утырыр урыннарын җиргә куеп утыралар. Ботлары бер-берсенә якын була. Уң аякларын уң яктан тышка чыгаралар. Сул аяклары, бармак очлары уңга борылган килеш, алар астында кала.

Сәләм агачлары үскән җирдәге
Пәйгамбәр дусларын искә алу елатамы сине?
Әйт, Мәдинә җилеме сине елаткан,
Әллә төнлә Идәм тавыннан яшьнәгән яшенме?
Касыйдәи Бөрдә