Сөекле Пәйгамбәрем

ИСЛАМ ШАРТЛАРЫ

Ислам диненә кергәннәргә, ягъни мөселманнарга фарыз булган, һичшиксез үтәлергә тиешле биш вазифа бар. Алар түбәндәгеләр:

1. Исламның шартларыннан беренчесе – кәлимәи шәһадәт әйтү. Кәлимәи шәһадәт әйтү – «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ» дип әйтү дигән сүз. Ягъни акыллы, балигъ булган һәм сөйләшә алган кешенең: «Җирдә дә, күктә дә Аллаһтан башка гыйбадәт кылынырга хакы булган һәм табынырга лаеклы бернәрсә дә, беркем дә юк. Хакыйкый гыйбадәт кылынучы (мәгъбүд) бары тик Аллаһы Тәгалә», – дип әйтүе: Ул – Ваҗибел-вөҗүд. Һәр өстенлек Аңарда. Аңарда бернинди кимчелек юк. Аның исеме – «Аллаһ», – дип әйтүе һәм моңа йөрәге белән нык ышануы. Шулай ук: гөл төсле, ак йөзле, алсу битле, балкып торган, сөйкемле йөзле, кара кашлы һәм кара күзле, мөбарәк маңгае ачык, гүзәл холыклы, күләгәсе җиргә төшми торган, татлы сүзле, Гарәбстанда, Мәккәдә туганга күрә гарәп дип аталган, Һашим нәселеннән булган «Габдулланың улы Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм рәсүле, ягъни пәйгамбәре». Ул – Вәһбнең кызы хәзрәти Аминәнең улы. Әлхәмдүлилләһ, ул безнең дә сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм).

2. Исламның биш шартыннан икенчесе – шартларына һәм фарызларына туры китереп, һәр көнне биш тапкыр вакыты җиткәч, намаз уку. Адәм галәйһиссәләмнән бирле һәр диндә бер вакыт намаз бар иде. Аларның барысы укыган намазлар бергә җыелып, безгә фарыз кылынды. Намаз уку иманның шарты булмаса да, намазның фарыз булуына ышану иманның шарты. Мөкәлләф [ягъни акыллы һәм балигъ] булган һәр мөселманга һәр көнне биш вакыт намаз уку – фарызы гайн. Биш вакыт намаз Мигъраҗ кичендә әмер ителде. Мигъраҗга кадәр бары тик иртәнге һәм икенде намазы гына бар иде.

3. Исламның биш шартыннан өченчесе – малының зәкятен бирү. «Зәкят» сүзенең лөгать (сүзлек) мәгънәсе – чисталык, мактау һәм яхшы, гүзәл хәлгә килү. Исламда зәкят – ихтыяҗыннан артык һәм нисаб дип аталган билгеле бер чик күләмендә зәкят малы булган кешенең малының билгеле бер өлешен аерып, Коръән Кәримдә белдерелгән мөселманнарга миннәт кылмыйча бирүе дигән сүз. Дүрт мәзһәбтә дә дүрт төрле зәкят малы бар: алтын һәм көмеш зәкяте, сәүдә малы зәкяте, елның яртысыннан күбрәгендә көтүлектә утлап йөргән дүрт аяклы ит хайваннарының зәкяте һәм җир уңышы зәкяте. Бу дүртенче зәкяткә гошер диелә. Гошер җирдән уңыш алынуга ук бирелә. Калган өч зәкят мал нисаб күләменә җиткәннән бер ел соң бирелә.

4. Исламның биш шартыннан дүртенчесе – мөбарәк Рамазан аенда һәр көнне ураза тоту. Ураза тотуга саум диелә. Саум лөгатьтә бер нәрсәне бер нәрсәдән саклау дигән сүз. Исламда исә шартларын үтәп, Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә әмер иткәнгә күрә, һәр көнне үзен өч нәрсәдән саклау дигән сүз. Бу өч нәрсә – ашау, эчү һәм җенси якынлык (җимагъ).

5. Исламның биш шартыннан бишенчесе – көче җиткән кешенең гомерендә бер тапкыр хаҗ кылуы. Юл куркынычсыз һәм тән сау булганда, Мөкәррәмә Мәккә шәһәренә барып кайтканчы, артта калдырган гаиләсен, балаларын тәэмин итәргә җитәрлек малдан артып калган акча белән анда барып кайта алачак кешегә гомерендә бер тапкыр ихрамда булып, Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф кылу һәм Гарәфәт үзәнендә вәкъфәдә тору (басып тору) – фарыз.

«Коръән Кәримдә колларга кирәкле һәр нәрсә белдерелгән, ышанмаучылар газап белән куркытылган, исламның шартларын үтәгән мөэминнәргә җәннәт белән сөенечле хәбәр бирелгән» Имам Раббани (рәхмәтуллаһи галәйһ)

Килегез, намаз укыйк, күңелдән тутны сөртик,
Аллаһка якынаеп булмый намаз укымыйча!
Кайда намаз укылса, гөнаһлар шунда коела,
Кеше камил була алмый намаз укымыйча!
Коръән Кәримдә Хак намазны бик мактады,
«Сөймим кешене, – диде, – намаз укымыйча!»
Бер хәдис шәрифтә әйтелгән: иманның билгесе
Кешедә күренмәс, диелә, намазын укымыйча!
Бер намазны укымау – зур гөнаһларның иң зурысы,
Тәүбә белән гафу булмас, казасын укымыйча!
Намазны җиңел санаган шунда ук иманнан чыгар,
Мөселман була алмас ул, намазын укымыйча!
Намаз күңелне чистарта, яманлыктан тыеп тора,
Нурлы була алмассың, намазыңны укымыйча!