Сөекле Пәйгамбәрем

ӘҺЛЕ СӨННӘТ ГАКЫЙДӘСЕ

Мөселман булуның беренче шарты – иман китерү. Дөрес иман исә Әһле сөннәт гакыйдәсенә туры китереп ышануга бәйле. Акыллы һәм балигъ булган ир белән хатынның беренче бурычы – Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ышанганча һәм белдергәнчә иман китерү. Пәйгамбәребез бер генә иман белдерде. Мөхтәрәм сәхабәләрнең барысы да ул белдергәнчә ышандылар, аларның гакыйдәдә (ышануда) бернинди аерылулары булмады. Пәйгамбәребез вафат булганнан соң кешеләр исламны мөхтәрәм сәхабәләрдән ишетеп һәм сорап өйрәнделәр. Алар барысы да бер үк иманны белдерделәр. Әһле сөннәт галимнәре китапларында язган иман гыйлемнәрен өйрәнергә һәм шуларга туры китереп ышанырга кирәк. Кыямәттә җәһәннәм газабыннан котылу алар белдергәнгә ышануга бәйле. Җәһәннәмнән котылачаклар – бары тик алар юлыннан баручылар гына. Алар юлыннан баручыларны (сөнни) яки (Әһле сөннәт) диләр.

Бер хәдис шәрифтә: «Минем өммәтем җитмеш өч фиркагә бүленәчәк. Аларның бары бер фиркасы гына җәһәннәм газабыннан котылачак, калганнары исә һәлак булачак, җәһәннәмгә керәчәк», – диелде. Бу җитмеш өч фирканың һәрберсе исламга ияргәнен дәгъва кыла һәм җәһәннәмнән котылачагы белдерелгән бер фирканың үз фиркасы икәнен әйтә. Мөэминүн сүрәсенең илле өченче һәм Рум сүрәсенең утыз икенче изге аятьләрендә мәгънәсе буенча: «Һәр фирка туры юлда дип уйлап шатлана», – диелде. Ләкин бу төрле фиркалар арасыннан котылучы бер фирканың билгесен, ишарәсен Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай белдерә: «Бу фиркада булганнар – минем һәм сәхабәләремнең барган юлыннан баручылар». Мөхтәрәм сәхабәләрнең берсен генә булса да сөймәгән кеше Әһле сөннәттән аерылган була. Әһле сөннәт гакыйдәсендә булмаган кеше исә кяфер яки Әһле бидгать, ягъни адашкан була.

Иманда, гакыйдәдә бер генә мәзһәб бар.

Иманда, гакыйдәдә хак булган бер генә фирка, ягъни бер генә мәзһәб бар. Бу мәзһәб – Әһле сөннәт вәл-җәмәгать мәзһәбе. Чөнки ислам бөтен кешеләргә бары тик бер иманны һәм бер гакыйдәне әмер итә.

Иман китерелә торган нәрсәләрдә аерылу булмый.

Бу иманның нигезләрен һәм ничек ышанырга кирәк икәнен Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзе тәблигъ итте (җиткерде). Кешеләргә аларны һәм һәр нәрсәне бар итүче Аллаһы Тәгаләне хәбәр иткән Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләгә, Ул бар иткәннәргә, Аның әмерләренә һәм тыюларына иманның ничек булырга тиеш икәнен дә белдерде. Иман китерелә торган нәрсәләрдә мөхтәрәм сәхабәләрнең барысына да иярергә кирәк. Чөнки ышанырга тиешле нәрсәләрдә алар арасында бер дә аерылу юк. Иманның асыл шарты – Аллаһы Тәгаләне һәм Ул сөйгәннәрне сөю, алар белән дус булу, Аның дошманнарына дошман булу. Бу хакта Мөхәммәд Мәгъсүм хәзрәтләре болай ди: «Аллаһы Тәгалә: „Әй Муса! Минем өчен нинди гамәл кылдың?“ – диде. Ул:

„Йә Раббым! Синең өчен намаз укыдым, ураза тоттым, зәкят бирдем һәм Сине зикер иттем“, – дигәч, Аллаһы Тәгалә: „Намаз – синең өчен бөрһан (дәлил). Ураза – сине җәһәннәмнән саклый торган калкан. Зәкят мәхшәр көнендә, һәркем эсседән янганда, сиңа күләгә булыр. Зикер дә ул көнне караңгылыкта сиңа нур булыр. Ә Минем өчен нәрсә эшләдең?“ – диде. Хәзрәти Муса: „Йә Раббым! Синең өчен булган гамәл нәрсә соң?“ – дип сорады. Аллаһы Тәгалә: „Мин сөйгәнне Минем өчен сөйдеңме һәм Минем дошманымны дошман дип белдеңме?“ – диде.

«Минем өммәтем җитмеш өч фиркагә бүленәчәк. Аларның бары бер фиркасы гына җәһәннәм газабыннан котылачак, калганнары исә һәлак булачак, җәһәннәмгә керәчәк» Хәдис шәриф

Хәзрәти Муса Аллаһы Тәгалә сөйгән гамәлнең Аның дусларын сөю һәм дошманнарын сөймәү икәнен аңлады. Димәк, сөеклесенең сөйгәннәрен сөю һәм аның дошманнарына дошман булу – мәхәббәт билгесе. Мөмтәхинә сүрәсенең мәгънәсе буенча „Ибраһим һәм аның юлдашлары кяферләргә: без сездән дә, потларыгыздан да ерак; сез бер Аллаһка иман китергәнчегә кадәр, безнең арада дошманлык дәвам итәчәк, диделәр. Аларның бу гүзәл хәлләре сезгә үрнәк булырга тиеш“ дигән 4 енче аяте шуны күрсәтә: иман иясе булу өчен бу дошманлык шарт, ә Аллаһ дошманнарын сөю иманны юк итә. Рәсүлуллаһның сөхбәтенә ирешеп шәрәфләнгән мөхтәрәм сәхабәләр бер-берсен бик сөя иделәр. Алар бер-берсенә түгел, кяферләргә дошман иделәр. Фәтех сүрәсенең мәгънәсе буенча „Алар кяферләргә дошман, бер-берсенә шәфкатьле иделәр“ дигән 29 нчы аяте сүзебезне раслый» (хәзрәти Мөхәммәд Мәгъсүм, 29 нчы хат).

«Кимияи сәгадәт» китабының бишенче бүлегендә болай язылган: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Иманның нигезе һәм иң көчле билгесе – мөселманнарны сөю һәм мөселманнарга дошманлык итүчеләрне сөймәү». Җәнабе Хакның Гайсә галәйһиссәләмгә илаһи әмеренең мәгънәсе болай: «Җирләрдәге һәм күкләрдәге бөтен махлукларның гыйбадәтләрен кылсаң да, дусларымны сөймичә һәм дошманнарыма дошманлык итмичә, аның һич файдасы булмас». Һәр мөэмин Аллаһы Тәгаләгә дошман булганнарны сөймәскә, исламга ябышканнарны сөяргә тиеш. Моны сүзләрендә һәм, мөмкин булса, эшләрендә күрсәтергә тиеш. Гөнаһкярлар һәм ачыктан-ачык гөнаһ кылучылар (фасыйклар) белән дуслашмаска, гөнаһлары күп булганнардан нык читләшергә тиеш. Залимнәрдән, мөселманнарны җәберләүчеләрдән тагын да ныграк читләшергә тиеш. Ләкин бары тик үзенә генә золым кылганнарны гафу итәргә һәм аларның золымнарына сабыр итәргә кирәк, бу бик яхшы.1 Пәйгамбәребез туры юлның Әһле сөннәт галимнәре белдергән иман икәнен хәбәр итте. Алайса, Әһле сөннәттә берләшеп, кардәш булырга, бер-беребезне сөяргә кирәк. Бидгать фиркаларын Әһле сөннәтнең гамәлдәге дүрт хак мәзһәбе белән бутарга ярамый. Дүрт мәзһәб бер-берсенең туры юлда икәнен әйтә һәм бер-берсен сөя. Бидгать фиркалары исә мөселманнарны таркаталар. Ислам галимнәре бу дүрт хак мәзһәбне берләштереп булмаячагын бердәм рәвештә белдерделәр. Аллаһы Тәгалә гамәлдә мәзһәбләрнең берләштерелүен түгел, аерым булуларын тели. Шулай итеп Ул ислам динен җиңеләйтә. «Өммәтемнең галимнәре арасындагы аерылу – рәхмәт». Бу хәдис шәриф мондый аерылуның файдалы икәнен хәбәр итә.

Гакыйдәдә исә Аллаһы Тәгалә бердәмлекне әмер итә. Әл-Гыймран сүрәсенең йөз өченче изге аятенең мәгънәсе: «Әй иман китергәннәр! Аллаһның диненә ябышыгыз. Бер-берегездән аерылмагыз!» Әбүссөгуд әфәнде хәзрәтләре моны аңлатып болай диде: «Китап әһелләре таркалган кебек таркалып, дөрес иманнан аерылмагыз! Җаһилият заманында бер-берегез белән сугышкан кебек бүленмәгез!» Ибне Хәҗәр Мәкки хәзрәтләре болай ди: «Бидгать иясе – ышанулары Әһле сөннәт ышануыннан аерылып торган кеше. Ислам ошатмаган берәр нәрсәне чыгарган һәр кеше бидгать иясе була». (Әл-Фәтавәл-хәдисия). Әһле сөннәт гакыйдәсенә ышанучылар – Әһле сөннәт, ышанмаучылар исә бидгать әһеле (Әһле бидгать) яки кяфер була.

Аллаһы Тәгалә Әһле сөннәт гакыйдәсенә туры китереп иман китергән мөселманнардан разый. Шулай ышанган булуның күп шартлары бар.

Әһле сөннәт гакыйдәсендәге кайбер мөһим мәсьәләләр

1. Иманның алты шартына, ягъни Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Аның тиңдәше һәм охшашы булмавына, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт тормышына, хәерне һәм шәрне, яхшылыкны һәм яманлыкны Аллаһы Тәгалә бар иткәненә ышанырга кирәк. (Алар «Әмәнтү» догасында белдерелгән.) 2. Аллаһы Тәгаләнең соңгы китабы булган Коръән Кәримнең Аллаһы Тәгаләнең кәламы икәненә ышанырга кирәк. 3. Мөэмин үз иманыннан һич шикләнмәскә тиеш. 4. Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китереп, ул исән чагында аны күрү шәрәфенә ирешкән мөхтәрәм сәхабәләрнең барысын да бик сөяргә кирәк. Аның дүрт хәлифәсенә, якын туганнары булган Әһле бәйтенә һәм мөхтәрәм хатыннарының берсенә дә тел озайтырга ярамый. 5. Мөхтәрәм сәхабәләрнең барысы да җәннәтле. (Рафизыйлар: «Бишесеннән башка сәхабәләрнең барысы да кяфер», – диләр. Ләкин Коръән Кәримдә аларның барысы да җәннәтле дип әйтелә.)2 6. Әбү Бәкер Сыйддыйк – мөхтәрәм сәхабәләрнең иң өстене.

7. Гыйбадәтләрне иманның бер өлеше дип белергә ярамый. Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә һәм тыюларына ышанып та, ялкаулык аркасында аларны үтәмәгән мөэминнәрне кяфер дип белергә ярамый. (Вәһһабиләр: «Гамәл – иманның өлеше, намаз укымаган һәм хәрам кылган кеше кяфер», – диләр.) Хәрамнарга әһәмият бирмәгәннәрнең, аларны җиңелгә санаганнарның, ислам белән көлгәннәрнең иманы китә. 8. Кыйбла әһеле (Әһле кыйбла) булуларын әйткән, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ышандым дигән хәлдә ялгыш гакыйдәдә булганнарны тәкфир итәргә, аларның кяфер икәнен әйтергә ярамый. Шуңа күрә кыйбла әһелләре тәкфир ителми, аларга кяфер диелми. (Ләкин вәһһабиләр үзләреннән башка һәркемгә кяфер диләр.) 9. Ачыктан-ачык гөнаһ кылганы билгеле булмаган һәр имам артында намаз укырга кирәк. Бу хөкем җомга һәм гает намазларын укыта торган әмирләргә, валиләргә дә кагыла. 10. Мөселманнар өсләрендәге җитәкчеләренә, идарәчеләренә каршы баш күтәрмәскә тиеш. Хөрүҗ, ягъни баш күтәрү – фетнә чыгару була һәм төрле бәла-казаларга китерә. Аларның хәерле эшләр кылулары өчен дога кылырга һәм фасыйклыктан, гөнаһлы эшләрдән баш тартулары өчен йомшак тел белән нәсыйхәт итәргә кирәк. 11. Тәһарәт алганда аякларны юу урынына, бернинди гозер һәм зарурәт булмаса да, ир өчен дә, хатын өчен дә читек (күн оек) өстеннән юеш кул белән бер мәртәбә мәсех кылу (сыпыру) җаиз. Ялан аякка һәм гади оекка мәсех кылынмый. 12. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мигъраҗы рух белән дә, тән белән дә булганына ышанырга кирәк. Чөнки Мигъраҗга ул мөбарәк рухы һәм тәне белән бергә барды. «Мигъраҗ – бер хәл, ягъни төштә булган», – диючеләр Әһле сөннәттән аерылган була. 13. Иман артмый да, кимеми дә. (Аның балкышы арта һәм кими.) 14. Коръән Кәрим махлук (яратылган) түгел.

«Иманның нигезе һәм иң көчле билгесе – мөселманнарны сөю һәм мөселманнарга дошманлык итүчеләрне сөймәү» Имам Газали (рәхмәтуллаһи галәйһ)

15. Аллаһы Тәгалә урыннан пакь (мөнәззәһ). Ягъни берәр урынны Аллаһы Тәгаләнең урыны дип әйтү һәм ышану дөрес түгел. (Вәһһабиләр: «Аллаһ күктә яки Гарышта», – диләр. Бу – көфер.) 16. Кабер соравы һәм кабер газабы – хак. Кабердә газап рухка да, тәнгә дә булачак. Кабер зиярәте җаиз. Истигасә, ягъни пәйгамбәрләрнең һәм әүлиянең каберләренә барып, алар хакына дога кылу һәм алардан ярдәм сорау җаиз. (Вәһһабиләр исә моны ширек диләр. Шуңа күрә сөнниләргә һәм шигыйларга мөшрик, ягъни кяфер диләр.) 17. Гайбны бары тик Аллаһ кына белә, теләсә, пәйгамбәрләренә һәм әүлиясенә дә белдерә. 18. Әүлияның кәрамәте хак. Кәрамәт – Аллаһның сөекле бәндәләрендә була торган гадәттән тыш хәлләр, ягъни Аллаһы Тәгаләнең Үз гадәтеннән тыш, физика, химия һәм биология кануннарыннан тыш бүләк иткән, ихсан кылган нәрсәләр, һәм алар инкарь итеп булмаслык дәрәҗәдә күп. 19. Үтерелгән кеше дә, үз-үзенә кул салган кеше дә үз әҗәле белән үлгән. 20. Пәйгамбәрләр гөнаһ кылмыйлар. 21. Бүгенге көндә дүрт хак мәзһәбнең берсендә булу. 22. Пәйгамбәрләрнең беренчесе – Адәм галәйһиссәләм, соңгысы – Мөхәммәд галәйһиссәләм. (Вәһһабиләр хәзрәти Адәмнең, хәзрәти Идриснең, хәзрәти Шиснең пәйгамбәр булганын инкарь итәләр. Беренче пәйгамбәр хәзрәти Нух диләр. Җитәкчеләренә рәсүл (пәйгамбәр) дигән кайбер төркемнәр дә: «Нәби килмәс, ләкин рәсүл килер», – диләр. Шуңа күрә «Мин рәсүл» дигән зиндыйклар да барлыкка килде.) 23. Шәфәгатькә, сыйратка, хисапка һәм мизанга ышану. 24. Рух үлми. Кяфер һәм мөселман үлеләрнең рухлары ишетә. 25. Кыямәт билгеләреннән булган Дәҗҗалга, Дәббәтел-арзга, хәзрәти Мәһдинең киләчәгенә, хәзрәти Гайсәнең күктән иңәчәгенә, кояшның көнбатыштан чыгачагына һәм белдерелгән башка кыямәт билгеләренә ышану.

Имам Әгъзам хәзрәтләре: «Кыямәт билгеләренә тәъвилсез (аңлатмасыз) ышанырга кирәк», – ди. Бер хәдис шәрифнең мәгънәсе: «Кояш көнбатыштан чыкмыйча, кыямәт купмас. Ул вакытта һәркем иман китерер, ләкин иман инде файда бирмәс». (Бохари, Мөслим)

26. Ахирәттә Аллаһы Тәгалә күренәчәк.

27. Кяферләр җәһәннәмдә мәңге калачаклар, һәм аларның газаплары җиңеләймәячәк, киресенчә, барган саен арта барачак.

28. Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр һәм салих, яхшы затлар шәфәгать кылачаклар. Кабердә рухлар тере кешеләрнең эшләгәннәрен һәм сөйләгәннәрен ишетәләр.

29. Коръән Кәрим уку, садака бирү һәм хәтта бөтен гыйбадәтләребезнең савапларын үлгәннәрнең рухларына җибәрү аларга файда бирә, газапларының җиңеләюенә яки бетүенә сәбәп була. Боларның барысына да ышану – Әһле сөннәт гакыйдәсендә булуның билгеләреннән. (Бу мәгълүматлар «Фикһе әкбәр», «Нөхбәтел-ләали», имам Раббанинең «Мәктүбат», «Рияден-насыйхин» һәм «Фәраидел-фәваид» китапларыннан алынды.)

Гамәлдә, ягъни кылына торган гыйбадәтләрдә хак булган дүрт мәзһәб бар. Хәзрәти Сәед Әхмәд Тахтави «Дөррел-мохтар» китабына язган хәшиясенең (аңлатмасының) зәбаих (мал чалу) бүлегендә болай ди: «Бүген һәр мөселманның дүрт мәзһәбнең берсендә булуы ваҗиб. Дүрт мәзһәбнең берсендә дә булмаган кеше Әһле сөннәттән аерыла. Әһле сөннәттән аерылган кеше исә адашкан яки кяфер була».

Ибне Хәзм, Шәүкани, Габдуһ, Рәшид Рида, Сыйддыйк Хәсән кебек мәзһәб дошманнарының бер өлеше тәкълидне (мәзһәбкә иярүне) хәрам санап, бер өлеше исә тәлфикъ (мәзһәбләрне бутау) ясап, күп мөселманнарны адашуга сөйрәделәр.

Гакыйдәдәге һәм гамәлдәге мәзһәб имамнарыбыз

Исламны мөхтәрәм сәхабәләрдән өйрәнгән табигыйннар һәм алардан өйрәнгән тәбәгы табигыйннар арасыннан дин гыйлемнәрендә югары күтәрелеп, мотлак мөҗтәһидлек дәрәҗәсенә ирешкән бөек имамнар үсеп чыкты.3 Алар гамәлдә мәзһәб ияләре иделәр, һәм аларның һәрберсенең иҗтиһадларыннан барлыкка килгән хөкемнәр шул галимнең мәзһәбе дип аталды. Бу галимнәрнең күбесенең мәзһәбе китапларга язылмаганга күрә онытылды. Бары тик дүрт бөек имамның иҗтиһадларын гына шәкертләре китапларга язып саклап калдылар, һәм алар мөселманнар арасында таралды. Җир йөзендәге бөтен мөселманнарга туры юлны күрсәткән һәм Мөхәммәд галәйһиссәләмнең юлын үзгәртмичә, бозмыйча өйрәнүебезгә сәбәп булган – дүрт бөек зат. Алар – гамәлдәге мәзһәб имамнарыбыз. Беренчесе – имам Әгъзам Әбү Хәнифә Нөгман ибне Сабит (радыяллаһу ганһү). Ул – ислам галимнәренең иң бөекләреннән. Ул – Әһле сөннәтнең башлыгы. Икенчесе – имам Малик ибне Әнәс, өченчесе – имам Мөхәммәд ибне Идрис Шафигый, дүртенчесе – имам Әхмәд ибне Хәнбәл (рәхмәтуллаһи галәйһим әҗмәгыйн). Бүген бу дүрт имамның берсенә дә иярмәгән кеше зур куркыныч астында. Ул туры юлдан тайпылган.

Бу дүрт имамның шәкертләреннән икесе иман гыйлемнәрендә бик югары күтәрелде. Шулай итеп гакыйдәдә мәзһәб икәү булды. Коръән Кәримгә һәм хәдис шәрифләргә туры килгән иман – бу икесе белдергән иман. Фиркаи наҗия (котылучы фирка) булган Әһле сөннәтнең иман гыйлемнәрен җир йөзенә тараткан – шушы икәү. Берсе – Әбү Мансур Матуриди, икенчесе – Әбүл-Хәсән Гали Әшгари (рәхмәтуллаһи галәйһимә). Бу ике имам бер үк иманны белдерделәр. Алар арасындагы берничә аерма мөһим түгел. Асылда алар бер үк. Ислам галимнәре Коръән Кәримдә һәм хәдис шәрифләрдә мактала. Бер изге аятьтә мәгънәсе буенча: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бер буламыни?»4 – диелде. Икенче бер изге аятьтә мәгънәсе буенча: «Әй мөселманнар! Белмәгәннәрегезне белүчеләрдән сорагыз!»5 – диелде.

«Бүген һәр мөселманның дүрт мәзһәбнең берсендә булуы ваҗиб. Дүрт мәзһәбнең берсендә дә булмаган кеше Әһле сөннәттән аерыла. Әһле сөннәттән аерылган кеше исә адашкан яки кяфер була» Сәед Әхмәд Тахтави (рәхмәтуллаһи галәйһ)

Хәдис шәрифләрдә болай диелде:

«Кешеләргә яхшылык өйрәтүче мөселманнарга Аллаһы Тәгалә рәхмәт кыла, фәрештәләр һәм һәр җан иясе исә аларга дога кыла».

«Кыямәт көнендә башта пәйгамбәрләр, аннары галимнәр, аннары шәһитләр шәфәгать кылачаклар».

«Әй кешеләр, белегез ки, гыйлем галимнән ишетеп өйрәнелә». «Гыйлем өйрәнегез. Гыйлем өйрәнү – гыйбадәт. Гыйлем өйрәтүчегә дә, өйрәнүчегә дә җиһад савабы бар».

«Гыйлем өйрәтү – садака бирү кебек. Галимнән гыйлем өйрәнү – тәһәҗҗүд намазы уку кебек».

«Гыйлем өйрәнүнең савабы бөтен нәфел гыйбадәтләрнекеннән дә күбрәк. Чөнки аның үзенә дә, ул өйрәтәчәк кешеләргә дә файдасы бар».

«Башкаларга өйрәтер өчен өйрәнгән кешегә сыйддыйклар савабы бирелә».

«Гыйлем – хәзинә. Аның ачкычы – сорап өйрәнү».

«Гыйлем өйрәнегез һәм өйрәтегез».

«Һәр нәрсәнең чыганагы бар. Тәкъвалыкның чыганагы – гарифләрнең күңелләре».

«Гыйлем өйрәтү – гөнаһларга кәффарәт».

Баштан-аяк әдәп, хая,
Нуры – караңгыга зыя,
Ул – Хатәмел-әнбия,
Сөекле Пәйгамбәрем.
Пәйгамбәрлек чишмәсе,
Мәрхәмәт чыганагы,
Гаҗизләр сыенагы,
Сөекле Пәйгамбәрем.
Аркасында – пәйгамбәрлек мөһере,
Ул – иң шәфкатьле Нәби,
Шәфәгатьнең сәбәбе,
Сөекле Пәйгамбәрем.
Мәхшәрдәге ыгы-зыгыны
Бетерәчәк бердәнбер мәрҗәгъ,
Теге дөньядан хәбәрче,
Сөекле Пәйгамбәрем.