ӨЧЕНЧЕ КИСӘК ИСЛАМ ДИНЕ
Бу кисәк İhlas Vakfı Hakikat Kitabevi нәшрияты әзерләгән «Tam İlmihâl Se’âdet-i Ebediyye», «Herkese Lâzım Olan Îmân», «İslâm Ahlâkı», «Kıyâmet ve Âhiret» һәм «Namâz Kitabı» исемле китаплардан сайлап әзерләнде. Ислам дине – Аллаһы Тәгаләнең Җәбраил исемле фәрештә аша сөекле Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмгә җибәргән, кешеләрнең дөньяда һәм ахирәттә тыныч һәм бәхетле булуларын тәэмин итә торган нигезләр һәм кагыйдәләр.
Бөтен өстенлекләр, файдалы нәрсәләр исламда. Ислам элекке диннәрнең күренгән-күренмәгән бөтен яхшылыкларын үзендә җыйган. Бөтен бәхет, бөтен уңышлар – аңарда. Ул ялгышмый торган, адашмый торган акыллар кабул итәчәк нигезләрдән һәм әхлактан гыйбарәт. Яратылышында кимчелек булмаганнар аны кире какмыйлар һәм аңардан нәфрәтләнмиләр. Исламның эчендә бернинди зарар, тышында бернинди файда юк һәм була да алмый. Исламнан тыш файда эзләү – сагымнан су эчәрмен дип көтү белән бер. Ислам илләрне төзекләндерергә, кешеләрнең тормышын яхшыртырга, аларны муллыкка ирештерергә әмер итә, Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә хөрмәт күрсәтүне һәм махлукларга шәфкатьле булуны таләп итә. Ислам игенчелекне, сәүдәне һәм һөнәрне катгый рәвештә әмер итә. Гыйлемгә, фәнгә, техникага, сәнәгатькә тиешенчә әһәмият бирә. Кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүен, бер-берсенә хезмәт күрсәтүен нык таләп итә. Ул кеше идарәсе астында булганнарның, балаларның, гаиләнең һәм милләтләрнең хокукларын һәм аларны ничек идарә итүне өйрәтә; тереләргә, үткәннәргә, киләчәк буыннарга карата хокук һәм җаваплылыкны күздә тота. Ислам сәгадәте дарәйнне, ягъни дөнья һәм ахирәт бәхетен үзендә җыйган. Ул кешеләрнең рухи һәм матди муллыгын иң камил рәвештә тәэмин итә торган принциплар китергән. Кешенең хокукларын һәм бурычларын иң киң рәвештә тәртипкә салган. Кыскасы, ислам диненең иман, гыйбадәт, мөнакәхәт (өйләнешү, никах гыйлеме), мөгамәләт (алыш-биреш һәм иҗтимагый тормыш гыйлеме) һәм гокубат (җинаять һәм җәза хокукы) нигезләре бар.
Ходай – Раббым, нәбием, хак, – Мөхәммәд Рәсүлуллаһ,
Динем – ислам дине, китабым – Кәламуллаһ.
Гакыйдәдә мәзһәбем – Әһле сөннәт, хәмед булсын,
Гамәлдә мәзһәбем – Әбү Хәнифә мәзһәбе, Аллаһ белән ант итәм.
НӘСЫЙХӘТ
Әһле сөннәт гакыйдәсе, әй егет, түбәндә
Шигырь белән сиңа ачык тел белән бәян ителде:
Дөрес гакыйдәне теләсәң, кардәшем,
Төне-көне бу китапны укы, ихлас җаныңнан!
Хак Тәгалә рәхмәт кылсын Әбү Хәнифә рухына,
Коръән юлын күрсәтте безгә ул бөек Нөгман!
Дөньяга күңел бәйләмә, гомер ага су кебек,
Исламга ияргән кеше һәрчак була шатлыклы.
«Ислам сәгадәте дарәйнне, ягъни дөнья һәм ахирәт бәхетен үзендә җыйган» Сәед Габделхәким Арвасый (рәхмәтуллаһи галәйһ)
Иң элек гыйлмехәлне өйрән, балаңа да өйрәт;
Дин гыйлемен өйрәнмәсәң, соңыннан үкенерсең!
Кара, дошманнарыбыз ничек мәкер белән һөҗүм итә;
Син дә динне таратыр өчен тырыш, вакытны әрәм итмә!
Динсезләр ялган белән яшьләрне алдыйлар,
Исламны юк итмәкчеләр; инде гафләттән уян!
Мөселманнар да югалып калды, күбесе тозакка капты;
Сүздә барысы – кыйбла әһелләре, ләкин хак юлдан аерылдылар.
Гыйлмехәлне өйрәнмәгән үзен саклый алмый.
Әһле сөннәттән булмаган кяфер яки адашкан була!
Дөрес гыйлемнәрне таратучыларга ярдәм ит!
Җиһад савабын казан, моңа малың агылсын!
Рәсүлуллаһ берәр вакыт тик тордымы, сәхабәләре йокладымы?
Динне тарату өчен һәрберсе баһадир булган иде!
Тырыш, тик торма син дә: дин дошманы бик көчле;
Эчтән-тыштан измәкчеләр – китәр дин дә, иман да.
Сәхабәләргә яман сүз әйтмә, һәрберсенең кадерен бел,
Бер-берсен сөя иделәр, моңа шаһит – Коръән!
Иң өстене – Әбү Бәкер, аннары Гомәр,
Госман, Гали; Мөгавияне дә бик сөй – Коръәнне язучы ул!
Раббыбыз тән түгел, Аның заманы, урыны юк;
Ул матдәгә керми – иман шундый булырга тиеш!
Махлукка мохтаҗ түгел, тиңдәше, охшашы юк;
Һәр нәрсәне яратучы да, барлыкта тотучы да – Ул.
Яхшы-яман, иман, көфер, матдә, көч, энергия –
Барысын да Ул бар итә, кеше һич бар итә алмый!
Һәркемгә акыл, ихтыяр бирде, юл да күрсәтте,
Кем яхшылык теләсә, Рахман шунда ук аны бар итәр.
Иң элек гакыйдәңне төзә, әмерне, тыюны үтә;
Исламнан аерылган кеше бәхеткә ирешә алмый!
Борынгыдан гадәт булды: кем чәчсә, шул ура;
Бик алданды, зыян күрде чәчмичә бодай көткән!
Җитмеш өч фиркадән бары Әһле сөннәт кенә
Котылачак;
Рәсүлуллаһның юлын безгә алар күрсәтте!
