Сөекле Пәйгамбәрем

ӘХКӘМЕ ИСЛАМИЯ (ӘХКӘМЕ ШӘРГЫЯ)

Ислам дине белдергән әмерләргә һәм тыюларга «Әхкаме шәргыя» яки «Әхкаме исламия» диелә. Аларны шулай ук «Әфгале мөкәлләфин» дип тә атыйлар.

Мөкәлләф дип кемгә әйтелә

Акыллы һәм балигълык чорына кергән ир-атларга һәм хатын-кызларга «мөкәлләф» диелә. Мөкәлләф булган кешеләр Аллаһы Тәгаләнең әмерләре һәм тыюлары өчен җаваплы. Динебездә мөкәлләф кешегә башта иман китерергә, аннары гыйбадәт кылырга әмер ителгән. Моннан тыш, алар кылу тыелган хәрамнардан һәм мәкруһ эшләрдән дә сакланырга тиеш. Акыл – аңлау көче. Ул файдалыны зарарлыдан аеру өчен яратылган. Балигълык чоры – ир җитү, буйга җитү (җенси җитлегү) яше дигән сүз. Ир балаларның балигълык чорына керүе унике яшьләре тулгач башлана. Ир баланың балигълык чорына кергәнен күрсәтә торган билгеләр бар. Бу билгеләр күренмәсә (малайда мәни чыкмаса), унбиш яше тулгач, дин буенча ул балигълык чорына кергән дип хөкем ителә. Кыз балаларның балигъ булуы исә тугыз яшьләре тулгач башлана. Тугыз яшьлек кыз баланың балигъ булганын күрсәтә торган билгеләрнең берсе дә күренмәсә (кыз хәез күрмәсә), унбиш яше тулгач, ул балигълык чорына кергән дип хөкем ителә.

Әфгале мөкәлләфин

Әфгале мөкәлләфин (мөкәлләфләрнең эшләре) сигезәү: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкруһ һәм мөфсид. 1. ФАРЫЗ: Аллаһы Тәгалә изге аять белән ачык һәм кискен итеп әмер иткән нәрсәләргә фарыз (бурыч) диелә. Фарызларны ташлау – хәрам. Аларга ышанмаган һәм аларны үтәүгә әһәмият бирмәгән кеше кяфер була.

Иман китерү, тәһарәт алу, госел коену (ягъни бөтен тәнне юу), биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, бай булгач зәкят бирү һәм хаҗга бару кебек эшләр – фарыз.

2. ВАҖИБ: Үтәлеше фарыз кебек кискен булган әмерләргә шулай диелә. Мәсәлән, витер намазын һәм гаед намазларын уку, бай булгач корбан чалу, фитыр садакасы (садакаи фитр) бирү. Ваҗибнең хөкеме фарызныкы кебек.

3. СӨННӘТ: Аллаһы Тәгалә ачык белдермичә, бары тик Пәйгамбәребез эшләнүен мактаган, яки үзе даими эшләгән, яки эшләнгәнен күреп тә тыймаган нәрсәләргә «сөннәт» диелә. Сөннәтне өнәмәү – көфер. Аны өнәп тә эшләмәгән кешегә газап булмый. Ләкин аны гозерсез һәм даими ташлаган кеше шелтәгә, орышуга һәм аның савабыннан мәхрүм калуга лаек була. Мәсәлән, азан әйтү, камәт әйтү, җәмәгать белән намаз уку, намазның сөннәтләре, сөннәт намазлар, тәһарәт алганда мисвәк куллану, өйләнгән кичтә кешеләрне ашату һәм баласын сөннәткә утырту кебек. 4. МӨСТӘХӘБ: Аны мәндүб, әдәб дип тә атыйлар. Ул сөннәте гайре мөәккәдә хөкемендә. Бу – Пәйгамбәребез гомерендә бер-ике мәртәбә генә булса да эшләгән, яраткан һәм өнәгән нәрсәләр. Яңа туган балага җиденче көнне исем кушу, ир бала һәм кыз бала өчен акыйка хайваны чалу, матур киенү, хуш исләр сөртү кебек. Боларны эшләгән кешегә күп савап бирелә. Эшләмәгән кешегә газап булмый.

5. МӨБАХ: Эшләү әмер ителмәгән һәм тыелмаган да нәрсәләргә мөбах диелә. Мөбах яхшы ният белән эшләнсә – савап, начар ният белән эшләнсә – газап була. Йоклау, хәләлдән төрле ризыклар ашау, хәләл булу шарты белән төрле киемнәр кию кебек эшләр – мөбах. Болар исламга иярү, әмерләргә ябышу нияте белән эшләнсә, савап була. Сәламәт булып гыйбадәт кылырга ният итеп ашау-эчү дә шундый.

«Гыйлем өйрәнегез! Гыйлем өйрәнү – гыйбадәт. Гыйлем өйрәтүчегә һәм өйрәнүчегә җиһад савабы бар» Хәдис шәриф

6. ХӘРАМ: Бу – Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә «Эшләмәгез!» дип ачык тыйган нәрсәләр. Хәрамнарны эшләү һәм куллану кискен рәвештә тыелган. Хәрамга хәләл, хәләлгә хәрам дигән кешенең иманы китә, ул кяфер була. Хәрам нәрсәләрне ташлау, алардан саклану – фарыз. Кеше үтерү, зина, ләвата кылу, комарлы уеннар уйнау, шәраб һәм һәр төрле исерткеч эчемлекләр эчү, ялган сөйләү, урлау, дуңгыз ите, кан һәм үләксә ашау, шулай ук хатын-кызларның һәм кызларның башлары, куллары, аяклары ачык килеш урамга чыгулары – хәрам, һәм болар зур гөнаһлар. Берәү бу гөнаһларны кылганда Бисмилла әйтсә, яки аларны хәләл дип ышанса, яки Аллаһы Тәгаләнең аларны хәрам кылуына әһәмият бирмәсә, кяфер була. Аларның хәрам икәненә ышанып, куркып кылса, кяфер булмый. Ләкин ул җәһәннәм газабына лаек була. Әгәр бу гөнаһта нык торып, тәүбәсез үлсә, бу аның иманнан мәхрүм китүенә сәбәп була. 7. МӘКРУҺ: Аллаһы Тәгалә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм өнәмәгән һәм гыйбадәтләрнең савабын юк итә торган нәрсәләргә мәкруһ диелә. Мәкруһ ике төрле: Тахриман мәкруһ: бу – ваҗибне ташлау; хәрамга якын мәкруһлар. Аларны кылу газапка дучар итә. Мәсәлән, кояш чыкканда, нәкъ түбәдә торганда һәм батканда намаз уку. Тәнзиһән мәкруһ: бу – мөбахка, ягъни хәләл эшләргә якын булган, яки эшләнмәве эшләнүеннән яхшырак булган эшләр. Мәсәлән, гайре мөәккәд сөннәтләрне яки мөстәхәбләрне эшләмәү.

8. МӨФСИД: Динебездә мөфсид – шәригатьчә дөрес (мәшруг) бер эшне яки башланган гыйбадәтне боза торган нәрсәләр: мәсәлән, иманны һәм намазны, никахны һәм хаҗны, зәкятне, сату-алуны боза торган нәрсәләр. Мәсәлән, Аллаһны һәм Китапны сүгү – көфер, ул иманны боза. Намазда көлү тәһарәтне дә, намазны да боза. Ураза тотучы белә торып ашаса, эчсә, уразасы бозыла. Фарызларны, ваҗибләрне һәм сөннәтләрне үтәгән, хәрамнан һәм мәкруһтан сакланган кешегә әҗер, ягъни савап бирелә. Хәрамнарны, мәкруһларны кылган һәм фарызларны, ваҗибләрне үтәмәгән кешегә гөнаһ языла. Бер хәрамнан саклануның савабы бер фарызны үтәү савабыннан күп мәртәбә артык. Бер фарызның савабы бер мәкруһтан саклану савабыннан күбрәк. Мәкруһтан саклану савабы исә сөннәт савабыннан күбрәк.

Гыйбадәт нәрсә ул?

Гыйбадәт – безне һәм бөтен барлыкны юктан бар кылган, һәр мизгел барлыкта тоткан, күренгән һәм күренмәгән афәтләрдән, бәла-казалардан саклаган һәм һәр мизгел төрле нигъмәтләр, яхшылыклар биреп үстергән Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен һәм тыюларын үтәү. Кешенең үзенә санап бетергесез нигъмәтләр җибәргән Аллаһы Тәгаләгә көче җиткән кадәр шөкер итүе – кешелек бурычы. Бу – акыл кушкан вазифа, бурыч. Ләкин кешеләр үзләренең кимчелекле акыллары, кыска карашлары белән Аллаһы Тәгаләгә шөкер, хөрмәт булырлык нәрсәләрне үзләре таба алмыйлар. Аллаһы Тәгалә шөкер итү, хөрмәт күрсәтү өчен ярый торган вазифаларны белдермәсә, кешеләр мактау дип уйлаган нәрсәләр хурлау булып чыгарга мөмкин.

Менә кешеләрнең Аллаһы Тәгаләгә йөрәк, тел һәм тән белән үтәргә һәм ышанырга тиешле шөкер бурычын, колчылык вазифаларын Аллаһы Тәгалә Үзе белдергән, ә Аның сөекле Пәйгамбәре аларны безгә җиткергән. Димәк, акылы булган кешеләр Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, Аңа гыйбадәт кылу өчен Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярергә тиеш. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ияргән кеше – мөселман. Гыйбадәт кылу – Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, ягъни Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярү.

Исламның өлешләре

Ислам ике өлештән гыйбарәт: А. Йөрәк белән ышанылырга тиешле шартлар. Б. Тән һәм йөрәк белән үтәлә торган гыйбадәтләр.

Йөрәк белән ышанылырга тиешле шартлар

Иман – Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре һәм Ул сайлаган, хәбәр бирүче нәби икәнен дөрес дип белү, моңа ышанып әйтү; аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кыскача белдергәннәренә кыскача, киң итеп белдергәннәренә җентекләп ышану һәм көче җиткәнчә кәлимәи шәһадәтне тел белән дә әйтү. Көчле иман шундый була: кеше утның яндыруына, еланның агулап үтерүенә нык (якыйн) ышанган кебек, Аллаһы Тәгаләне һәм Аның сыйфатларын бөек белеп, бөтен күңеле белән Аның ризалыгына (ризасына) һәм җәмаленә омтылырга, Аның ачуыннан (гадабыннан) һәм җәлаләтеннән качарга һәм иманны мәрмәр өстенә уеп язылган язу кебек нык итеп күңеленә урнаштырырга тиеш.

Һичшиксез ышанырга тиешле булган иманның алты шарты бар.

Алар түбәндәгеләр:

1. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышану. 2. Аның фәрештәләренә ышану.

3. Аның китапларына ышану. 4. Аның пәйгамбәрләренә ышану. 5. Ахирәт көненә ышану. 6. Кадәргә, ягъни хәер һәм шәрнең (яхшылык һәм яманлыкның) Аллаһы Тәгаләдән булуына ышану.

Тән һәм йөрәк белән үтәлә торган гыйбадәтләр

Һәр мөселманның һичшиксез гыйбадәт итеп үтәргә тиешле вазифалары бар. Бу вазифаларга исламның шартлары диелә, һәм алар бишәү: 1. Кәлимәи шәһадәт әйтү.

2. Һәр көнне биш тапкыр, вакыты җиткәч, намаз уку. 3. Малның зәкятен бирү. 4. Рамазан аенда һәр көнне ураза тоту.

5. Көче җиткән кешенең гомерендә бер тапкыр хаҗ кылуы.

«Белеп кылынган аз гыйбадәт белмичә кылынган күп гыйбадәттән яхшырак» Хәдис шәриф

Сине сөйгән гашыйкларның
Күзе башкага бакмас икән,
Сине максат иткәннәр
Дөнья-ахирәтне искә алмас икән.
Күңелен Сиңа бирүчеләрнең,
Гыйлем белән Сиңа ирешүчеләрнең,
Күзе Сине күрүчеләрнең
Бәхетләре сүнмәс икән.
Үлмәс икән гашыйк җаны,
Һич черемәс икән тәне,
Гыйшык кемне фани кылса,
Аңа зәвал ирешмәс икән.
Әмереңә баш иючеләрнең,
Висалыңа ирешүчеләрнең,
Былбыл кебек сайраучыларның
Телен беркем белмәс икән.
Гыйшкың белән танышканнар,
Синең өчен сөешкәннәр,
Хәлвәтеңә ирешкәннәр
Үлемнән һич курыкмас икән.
Акылың булса, әй кардәшем,
Хакны сөю булсын эшең,
Гыйшык тәмен татымаганның
Күңеле саф булмас икән.