Сөекле Пәйгамбәрем

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ ШӘФӘГАТЕ

Рәсүле әкрам Пәйгамбәребез кыямәт көнендә өммәтенә шәфәгать кылачак, аларны авырлык һәм кайгыдан коткарачак. Бер хәдис шәрифтә ул болай диде: «Өммәтемнең яртысының җәннәткә керүе белән шәфәгать арасында миңа сайлау ирке бирелде. Мин шәфәгатьне сайладым, чөнки ул киңрәк колачлы. Аны тәкъвалыкка ирешкәннәр өчен генә дип уйламагыз, ул шулай ук хатага төшкән гөнаһлылар өчен дә…»1

Хәзрәти Әбү Һөрәйрә риваять иткән хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез болай диде: «Минем шәфәгатем – йөрәге телен раслаган хәлдә, ихлас белән „Ля иләһә илләллаһ“ дип шәһадәт кәлимәсен әйткән кешегә».2

Кайбер хәдис шәрифләрдә дә Пәйгамбәребез болай диде:

«Өммәтемнән Әһле бәйтемне сөючеләргә шәфәгать кылачакмын». «Өммәтемнән зур гөнаһ кылучыларга шәфәгать кылачакмын». «Сәхабәләремә тел тидерүчеләрдән башка һәркемгә шәфәгать кыла алам». «Өммәтемнән нәфесенә золым кылучыларга, нәфесләренә алданучыларга шәфәгать кылачакмын». «Кыямәт көнендә иң элек мин шәфәгать кылачакмын».3

«Минем шәфәгатемә ышанмаган кеше аңа ирешмәс».4

Кыямәт көнендә Сурга өрүнең дәһшәтеннән тәннәр чымырдый, күзләр кая карарга белми аптырый, мөэминнәр дә, кяферләр дә мәхшәр урынына куыла. Бу – кыямәт көненең шиддәтен тагын да арттыра торган бер газап. Бу вакытта Гарышны сигез фәрештә күтәреп алып бара. Ул фәрештәләрнең берсе бер адымда дөньядагы егерме мең еллык юлны үтә. Фәрештәләр һәм болытлар Гарше әгъла урнашканчы акыллар аңлый алмаслык тәсбихләр белән тәсбих әйтәләр. Шулай итеп Гарше әгъла Аллаһы Тәгалә аның өчен яраткан ак җир өстенә урнаша. Бу вакытта бернәрсә дә түзә алмаслык Аллаһы Тәгалә газабыннан куркып, башлар түбән иелә. Бөтен махлуклар үз хәсрәтләре эчендә тоткын һәм аптырашта калып, шәфкать эзлиләр. Мәхшәрдә кешеләрнең хәле бик нык начарлана. Аларның михнәтләре һәм газаплары арта. Кешеләрнең һәрберсенең муенына дөньяда кысып саклаган малы асылган. Дөя зәкятен бирмәүчеләрнең муенына дөя йөкләнә. Ул бик каты кычкыра һәм зур тау кебек авыраеп китә. Сыер, сарык зәкятен бирмәүчеләр дә шундый хәлдә. Аларның аһ-зарлары, әйтерсең, күк күкрәве.5 Игеннән зәкятне, ягъни гошерне бирмәүчеләрнең муенына иген капчыклары йөкләнә. Дөньяда кайсы төр игеннең зәкятен бирмәгән булса, шул төрдән капчыклар йөкләнә: бодай булса – бодай, арпа булса – арпа. Аның авырлыгы астында алар: «Вә вәйлә, вә сәбүра!» – дип кычкыралар. («Вәйл» – газап сүзе. Кеше газапка түзә алмаган вакытта шулай кычкыра. Ә «сәбүр» сүзе һәлак булу вакытында кулланыла.) Алтын, көмеш, (кәгазь) акча һәм башка сәүдә малларыннан зәкят бирмәүчеләргә дәһшәтле бер елан ташлана. Алар: «Бу нәрсә?» – дип кычкыргач, фәрештәләр: «Болар – дөньяда зәкятен бирмәгән малларыгыз», – дип җавап бирәләр. Менә бу дәһшәтле хәл Әл-Гыймран сүрәсенең йөз сиксәненче изге аятендә мәгънәсе буенча болай белдерелгән: «Дөньяда саранланып калдырган нәрсәләре кыямәт көнендә аларның муеннарына уралачак».

«Минем шәфәгатемә ышанмаган кеше аңа ирешмәс» Хәдис шәриф

Икенче бер төркемнең гаурәт урыннарыннан эрен һәм сары су ага. Аларның сасы исеннән тирә-яктагылар бик нык интегә. Болар – зина кылучылар һәм хәрам эшләүчеләр. Тагын бер төркем агач ботакларына асылынып тора. Болар – дөньяда ир белән ир арасындагы бозыклык – лывата кылучылар.

Тагын бер төркемнең телләре авызларыннан чыгып, күкрәкләренә салынган, алар бик ямьсез хәлдә. Кешеләр аларга карарга теләми. Болар – ялган сөйләүчеләр һәм яла ягучылар.

Тагын бер төркемнең корсаклары биек таулар кадәр күпереп киткән. Болар – дөньяда зарурият булмыйча һәм шәригатькә туры килгән алыш-биреш (мөгамәлә) юлын кулланмыйча, процентлы мал һәм акча алып-бирүчеләр. Мондый хәрам эшләүчеләрнең гөнаһлары иң оятлы рәвештә фаш ителә. Пәйгамбәрләргә һәм галимнәргә курку килә. Әүлия һәм шәһитләр түзүе авыр булган Аллаһы Тәгалә газабыннан аһ-зар кылалар. Алар шул хәлдә булганда, аларны кояш нурыннан күпкә көчлерәк бер нур чорнап ала. Болай да кояш эссесенә түзә алмаган кешеләр моны күргәч, бөтенләй аптырап калалар. Мең ел шул хәлдә торалар. Аллаһы Тәгалә аларга бернәрсә дә әйтми. Шунда кешеләр беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәләм янына барып ялваралар: «Әй Адәм галәйһиссәләм! Син – газиз һәм шәрәфле пәйгамбәр. Аллаһы Тәгалә сине бар итте, фәрештәләргә сиңа сәҗдә кылдырды һәм сиңа Үз рухыннан өрде. Хисап башлансын өчен безгә шәфәгать кыл, Аллаһы Тәгалә нәрсә теләсә, шуның белән хөкем ителик һәм Ул кая боерса, һәркем шунда китсен. Һәр нәрсәнең хакиме һәм хуҗасы булган Аллаһы Тәгалә махлукларына теләгәнен эшләсен».

Адәм галәйһиссәләм болай ди: «Мин Аллаһы Тәгалә тыйган агачның җимешеннән ашадым. Шуңа күрә хәзер Аллаһы Тәгаләдән оялам. Ләкин сез Нух янына барыгыз». Шуннан соң алар мең ел үзара киңәшләшеп торалар. Аннары Нух галәйһиссәләм янына барып: «Без бер дә түзә алмаслык хәлдә. Эшебез тизрәк каралсын өчен шәфәгать кыл. Бу мәхшәр җәзасыннан котылыйк», – дип ялваралар. Нух галәйһиссәләм аларга болай дип җавап бирә: «Мин Аллаһы Тәгаләгә дога кылдым, һәм шул дога сәбәпле җир йөзендәге никадәр кеше булса, барысы да батты. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән оялам. Ләкин сез Хәлилуллаһ булган Ибраһим галәйһиссәләм янына барыгыз. Аллаһы Тәгалә Хаҗ сүрәсенең соңгы аятендә мәгънәсе буенча болай диде: „Атагыз Ибраһимның (галәйһиссәләм) диненә иярегез. Пәйгамбәр сезгә шаһит булсын өчен, ә сез кешеләргә шаһит булсын өчен, Аллаһы Тәгалә моңа кадәрге китапларда да, Коръән Кәримдә дә сезгә мөселман исемен бирде“. Бәлки, ул сезгә шәфәгать кылыр».

Алар тагын элеккечә мең ел үзара сөйләшеп торалар. Аннары Ибраһим галәйһиссәләм янына киләләр һәм: «Әй мөселманнарның атасы! Син – Аллаһы Тәгалә Үзенә хәлил иткән зат. Безгә шәфәгать кыл! Аллаһы Тәгалә махлуклар арасында Үз хөкемен чыгарсын», – диләр. Ибраһим галәйһиссәләм аларга: «Мин дөньяда өч тапкыр кинаяле сүз әйттем. Аларны әйтеп, дин юлында көрәштем. Хәзер бу урында Аллаһы Тәгаләдән шәфәгатькә рөхсәт сорарга оялам. Сез Муса галәйһиссәләм янына барыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә аның белән сөйләште һәм аңа мәгънәви якынлык күрсәтте. Ул сезнең өчен шәфәгать кылыр», – ди. Шуннан соң алар тагын мең ел басып торып, бер-берсе белән киңәшләшәләр. Ләкин бу вакытта аларның хәле бик авырлаша. Мәхшәр урыны бик тарая. Аннары алар Муса галәйһиссәләм янына килеп: «Әй Гыймран улы! Син – Аллаһы Тәгалә синең белән сөйләшкән һәм сиңа Тәүратны иңдергән пәйгамбәр. Хисап башлансын өчен безгә шәфәгать кыл! Чөнки монда торуыбыз бик озакка сузылды. Кысанлыктан аяклар бер-бер өстенә өелде», – диләр. Муса галәйһиссәләм аларга болай ди: «Мин Аллаһы Тәгаләгә Фиргавен кавеме еллар буе ошамаслык нәрсәләр белән җәзалансын дип дога кылдым. Аннары алар соңрак килүчеләргә гыйбрәт булсыннар дип үтендем. Хәзер шәфәгать кылырга оялам. Ләкин Җәнабе Хак – рәхмәт, мәгъфирәт иясе. Сез Гайсә галәйһиссәләм янына барыгыз, чөнки якыйн ягыннан ул – рәсүлләрнең иң дөресе, мәгърифәт һәм зөһед ягыннан – иң өстене, ә хикмәт ягыннан – иң югарысы. Ул сезгә шәфәгать кылыр». Мәхшәр михнәтеннән котылу өчен алар аннары Гайсә галәйһиссәләм янына киләләр һәм болай диләр: «Син – Аллаһы Тәгаләнең рухы һәм кәлимәсе. Аллаһы Тәгалә синең турыңда Әл-Гыймран сүрәсенең кырык бишенче аятендә мәгънәсе буенча болай диде: „Ул дөньяда да, ахирәттә дә вәҗиһ, ягъни бик кыйммәтле (шәрәфле һәм абруйлы)“. Раббың каршында безгә шәфәгать кыл!»

Гайсә галәйһиссәләм болай ди: «Минем кавемем мине һәм анамны Аллаһтан башка илаһлар итеп алдылар. Бу хәлдә мин ничек шәфәгать кылыйм? Алар миңа гыйбадәт тә кылдылар; мине угыл, Аллаһы Тәгаләне ата дип атадылар. Ләкин сез берегезнең янчыгы булып, аның эчендә азыгы булмаганын һәм авызы мөһерләнмәгәнен күрдегезме? Ул мөһерне бозмыйча ул азыкка ирешеп буламы? Пәйгамбәрләрнең иң өстене һәм соңгысы Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм янына барыгыз. Чөнки ул үзенең чакыруын һәм шәфәгатен өммәте өчен саклады. Аның кавеме аны күп тапкыр рәнҗетте. Аның мөбарәк маңгаен яралы иттеләр. Мөбарәк тешен сындырдылар. Аны тиле дип яла яктылар. Ул бөек пәйгамбәр бит алар арасында мактанырлык нәрсәләр ягыннан иң яхшысы һәм шәрәф ягыннан иң югарысы иде. Аларның түзеп булмаслык җәфаларына һәм золымнарына каршы ул Йосыф галәйһиссәләмнең туганнарына әйткән сүзләре китерелгән изге аять белән мәгънәсе буенча болай дип җавап бирә иде: „Бүген мин сездән эшләгәннәрегез өчен хисап сорамыйм (хаталарыгызны йөзегезгә бәрмим). Сезне Әрхәмүр-рәхимин булган Җәнабе Аллаһ гафу итәр“».6 Гайсә галәйһиссәләм Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) фазыйләтләрен сөйләгәч, аларның барысы да мөмкин кадәр тизрәк аңа ирешергә тели. Алар шундук Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөнбәре янына килеп: «Син – Хәбибуллаһ! Ә хәбиб – арадашчыларның иң файдалысы. Безгә шәфәгать кыл! Чөнки без пәйгамбәрләрнең беренчесе – Адәм галәйһиссәләм янына бардык. Ул безне Нух галәйһиссәләм янына җибәрде. Без Нух галәйһиссәләм янына бардык. Ул безне Ибраһим галәйһиссәләм янына җибәрде. Без Ибраһим галәйһиссәләм янына бардык; ул безне Муса галәйһиссәләм янына җибәрде. Без Муса галәйһиссәләм янына бардык; ул безне Гайсә галәйһиссәләм янына җибәрде. Без Гайсә галәйһиссәләм янына бардык; ул безне синең яныңа җибәрде. Йә Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)! Синнән соң барыр урын юк», – диләр.

«Дөньяда саранланып калдырган нәрсәләре кыямәт көнендә аларның муеннарына уралачак» Әл-Гыймран: 180

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирсә һәм разый булса, шәфәгать кылырмын».

Ул Сөрадикател-җәлал дип аталган урынга, ягъни җәлал (бөеклек) пәрдәсенә барып җитә. Аллаһы Тәгаләдән шәфәгать кылырга рөхсәт сорый. Аңа рөхсәт бирелә. Пәрдәләр күтәрелә. Ул Гарше әгълага керә. Сәҗдәгә егыла. Мең ел сәҗдәдә тора. Шуннан соң ул Җәнабе Хакка галәм яратылганнан бирле беркем дә әйтмәгән хәмед белән хәмед әйтә. Кайбер гарифләр: «Аллаһы Тәгалә галәмнәрне яраткач, Үзен шундый хәмедләр белән мактады», – дигәннәр. Аллаһы Тәгалә мәгънәсе буенча болай ди: «Әй Мөхәммәд, башыңны сәҗдәдән күтәр! Сөйлә – тыңланыр. (Ни әйтсәң дә, тыңланыр. Ни сорасаң да, бирелер.) Шәфәгать кыл – кабул булыр». Шуннан соң Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йә Раббым! Колларың арасыннан яхшыларны начарлардан аер, чөнки аларның көтүе бик озакка сузылды. Аларның һәрберсе гөнаһлары аркасында Гарасат мәйданында хур һәм рисвай булды», – ди.

Җәнабе Хак җәннәтне китерергә боера. Җәннәт һәр төрле бизәк белән бизәлеп, Гарасат мәйданына китерелә. Аның хуш исе биш йөз еллык юлдан ук сизелә. Моннан йөрәкләр шатлана, рухлар терелә. (Ләкин кяферләр, мөртәдләр, мөселманнардан көлүчеләр, яшьләрне алдап, аларның иманын урлаучылар һәм) гамәлләре пычрак, начар булганнар җәннәтнең исен тоймыйлар.

Фәрештәләр җәһәннәмне чылбырлар белән бәйләп, мәхшәр мәйданына китерәләр. Җәһәннәм акыра һәм гөрелди, ут чәчә һәм бөтен күкне кап-кара итә торган куе төтен чыгара. Аның акыруы, гөрелдәве һәм эссесе түзеп булмаслык дәрәҗәдә. Һәркемнең тезләре хәлсезләнә һәм алар торган урыннарына чүгәләр. Хәтта пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр дә үзләрен тота алмыйлар. Хәзрәти Ибраһим, хәзрәти Муса, хәзрәти Гайсә Гарше әгълага ябышалар. Ибраһим галәйһиссәләм корбан итәргә теләгән Исмәгыйль галәйһиссәләмне оныта. Муса галәйһиссәләм туганы Һарун галәйһиссәләмне, Гайсә галәйһиссәләм анасы хәзрәти Мәрьямне оныта. Аларның һәрберсе: «Йә Раббым! Бүген мин үземнән башка бернәрсә дә сорамыйм», – ди.

Мөхәммәд галәйһиссәләм исә: «Йә Раббым! Өммәтемә иминлек һәм котылу бир!» – ди. Анда моңа түзә алырлык беркем дә юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә моны хәбәр итеп, Җасия сүрәсенең егерме сигезенче аятендә мәгънәсе буенча болай диде: «Син һәр өммәтне Җәнабе Хакның куркуыннан тез чүгеп утырган хәлдә күрерсең. Аларның һәркайсы дөньяда кылган гамәлләренең китабына чакырыла».

Аллаһы Тәгалә Мөлек сүрәсенең сигезенче аятендә мәгънәсе буенча болай ди: «Ачуының һәм ярсуының көчлелегеннән ут ярылырдай була».

Шуннан соң Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алга чыгып, җәһәннәмне туктата. Ул болай ди: «Хур һәм түбән хәлдә кире кайт! Сиңа әһелләрең төркем-төркем килгәнчегә кадәр көт». Җәһәннәм дә: «Әй Мөхәммәд! Миңа юл бир! Чөнки син миңа хәрам», – ди. Гарыштан аваз килә: «Әй җәһәннәм! Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сүзен тыңла һәм аңа буйсын!» Аннары Рәсүлуллаһ җәһәннәмне тартып алып китә һәм Гарше әгъланың сул ягындагы бер урынга урнаштыра. Мәхшәрдәгеләр Пәйгамбәребезнең бу мәрхәмәтле мөгамәләсен һәм шәфәгатен бер-берсенә сөенеп хәбәр итәләр. Аларның куркулары бераз кими. Әнбия сүрәсенең йөз җиденче изге аятенең «Без сине галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек» дигән мәгънәсе ачыкка чыга.7

Кыскасы, Рәсүлуллаһ биш урында шәфәгать кылачак.8

Беренчесе – Мәкамы Мәхмүд дип аталган шәфәгате белән ул бөтен кешеләрне мәхшәрдә көтү газабыннан коткарачак.9

Икенчесе – шәфәгате белән бик күп кешеләрне хисапсыз җәннәткә кертәчәк. Өченчесе – гөнаһлары күп булган мөэминнәрне җәһәннәмнән чыгарачак. Дүртенчесе – савабы һәм гөнаһы тигез булып, «Әгъраф» дип аталган урында көтүчеләрнең җәннәткә керүләре өчен шәфәгать кылачак. Бишенчесе – җәннәттәгеләрнең дәрәҗәләре күтәрелсен өчен шәфәгать кылачак.

Шәфәгате белән хисаптан коткарган җитмеш мең кешенең һәрберсенең шәфәгате белән тагын җитмешәр мең кеше хисапсыз җәннәткә керәчәк.

ШӘФӘГАТЬ, ЙӘ РӘСҮЛУЛЛАҺ!
Бик мохтаҗмын, сиңа килдем,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Гаебем нәрсә икәнен белдем,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Гөнаһлымын, йөзем кара,
бәлки утка ташланырмын,
бары синнән булыр чара,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Мәхәббәтең һәр нәрсәдән өстен,
гыйлемең һәркемнекеннән югары,
сине мактаучы – Мәүлә Үзе,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Ничек мактасын сине кеше?
Бары синнән булыр ихсан,
ярдәм ит безгә, аман!
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Синсез миңа дөнья – зиндан,
эшем бозык, хәлем яман,
бары синнән булыр дәрман,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Нур чәчтең син бу җиһанга,
салават, сәлам булсын сиңа,
үлгән-тере мөселманга –
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Әлбәттә, гөнаһларым күп,
гаҗизмен дә, кимчелеклемен дә,
ләкин иманым дөрес,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Җәһәннәм кайнап ташыса,
башка ни киләсе билгесез булса,
җиһад кылган иптәшкә –
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Күзләремнән пәрдә күтәрелсен,
син – һәр дәрткә дәва,
мөэмин булган һәр кешегә –
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Шәнеңә «Ләүләкә» диелде,
тагын «Әгътәйнәкә» диелде,
«Әрсәлнәкә» шаһы – син,
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Динебезне таратучыларга,
сөннәтеңә иярүчеләргә,
юлыңда баш салучыларга –
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Өммәтеңнең иң түбәненә,
шөкер итүчесенә, зикер итүчесенә,
баена, фәкыйренә –
шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Muhammed Hâdimî (рәхмәтуллаһи галәйһ)

«Син һәр өммәтне Җәнабе Хакның куркуыннан тез чүгеп утырган хәлдә күрерсең. Аларның һәркайсы дөньяда кылган гамәлләренең китабына чакырыла» Җасия: 28