ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ ИСТИГЪФАРЫ1
Пәйгамбәребез яратылганнарның иң өстене булган кебек, Аллаһы Тәгаләне тиешенчә танып, Аннан иң күп куркучы да иде. Җәнабе Хак аны гөнаһ кылудан саклаган булса да, ул туктаусыз гыйбадәт кыла, Аллаһы Тәгаләгә дога һәм истигъфар кыла иде. Төннең башында (ястү намазыннан соң) йоклый, ахырында гыйбадәт кыла иде. Ибне Габбас болай сөйли: «Бер төнне мөэминнәрнең анасы хәзрәти Мәймүнәнең өендә кунакта булдым. Рәсүлуллаһ төн уртасына кадәр, яки аннан бераз алдарак, яки соңрак кадәр йоклады. Аннары уянып утырды, кулы белән йөзеннән йокы эзләрен сыпырып төшерде. Торып, эленеп торган су комганын алды да тәһарәт алды. Әл-Гыймран сүрәсенең ахырыннан ун изге аять укыды һәм намазга басты. Мин дә торып, Рәсүлуллаһ алган кебек тәһарәт алдым һәм намазда ул Сәрвәрнең янына бастым. Рәсүлуллаһ ике рәкагать намаз укыды. Аннары тагын ике рәкагать укыды. Аның артыннан тагын ике рәкагать укыды. Аннары витр намазына басты. Шуннан соң иртәнге намаз азаны укылганчы ятты. Аннары торып, тагын ике рәкагать намаз укыды һәм мәчеткә чыгып, иртәнге намазның фарызын укыды».2 Анабыз хәзрәти Гаишә болай сөйли: «Рәсүлуллаһ бер төнне йоклаган иде. Уянгач: „Әй Гаишә, рөхсәт итсәң, бу төнне Раббыма гыйбадәт белән шөгыльләним“, – диде. Аннары торды. Коръән Кәрим укып елады. Хәтта күз яшьләреннән ике тезе дә юешләнде. Ул укуын дәвам итте, укыган саен мөбарәк күз яшьләре тәненең тигән һәр җирен юешләде. Бу хәл иртәгә кадәр дәвам итте.
Иртән Билал Хәбәши килеп, бу хәлне күргәч: „Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә синең үткән һәм киләчәк хаталарыңны гафу итмәдеме соң?“ – диде. Рәсүлуллаһ: „Әй Билал! Ничек мин шөкер итүче кол булмыйм? Аллаһы Тәгалә бит бу төнне3 мәгънәсе буенча: «Күкләрнең һәм җирнең яратылуында, төн белән көннең бер-бер артлы алмашынуында акыл ияләре өчен, әлбәттә, күп билгеләр бар», – дигән Әл-Гыймран сүрәсенең йөз туксанынчы изге аятен иңдерде“, – диде». «Мөслим» җыентыгында китерелгән хәдис шәрифтә дә ул: «Йөрәгемә шундый нәрсәләр килә ки, шулар аркасында һәр көнне һәм һәр төнне Аллаһы Тәгаләгә җитмеш тапкыр истигъфар кылам» һәм «Йөрәгемдә (илаһи нурлар килүгә комачаулаучы) пәрдә хасил була. Шуңа күрә һәр көнне җитмеш тапкыр истигъфар кылам», шулай ук «Аллаһы Тәгаләгә көн саен йөз тапкыр истигъфар кылам», – диде.4
Пәйгамбәребезнең Аллаһы Тәгаләдән куркуы шулкадәр зур иде, хәтта аның кычкырып көлгәнен дә күрмәделәр. Имам Тирмизи Әбү Зәрдән мәрфугъ5 итеп риваять иткән хәдис шәрифтә болай диелә: «Һичшиксез, сез күрмәгәнне мин күрәм, сез ишетмәгәнне мин ишетәм. Күктә фәрештәләр сәҗдә кылмаган дүрт бармак кадәр дә буш урын юк. Аллаһ белән ант итәм, минем белгәнне белсәгез, аз көләр, күп елар идегез. Юлларга чыгып, тавышыгыз җиткән кадәр кычкырып Аллаһы Тәгаләгә ялварыр идегез».6
Әбү Һөрәйрә риваять иткән хәдис шәрифтә Рәсүлуллаһ болай диде: «Беркемне дә аның гамәле җәннәткә илтмәс». «Сине дә илтмәсме, йә Рәсүлуллаһ?» – дип сорагач, ул: «Әйе, мине дә гамәлем җәннәткә илтмәс. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең фазлы һәм рәхмәте мине каплар», – диде.
Ибне Гомәр болай сөйли: «Рәсүлуллаһ белән бер мәҗлестә булганда, без аның йөз тапкыр: „Йә Раббым! Мине гафу ит һәм тәүбәмне кабул ит. Син – тәүбәләрне кабул итүче һәм Рәхим“, – дигәнен саный идек».7
Әнәс ибне Малик тапшырды: «Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) даими: „Аллаһуммә йә мөкаллибәл-кулүб, сәббит кальби галә динек“, – ди иде».8 Тирмизи Әбү Сәгыйд Худридән риваять иткән хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез болай диде: «Түшәгенә ятканда өч тапкыр: „Әстәгъфируллаһәл-газыйм, әлләзи ля иләһә илля һүвәл-хәййүл-кайюм, вә әтүбү иләйһ“, – дигән кешенең гөнаһлары диңгез күбеге, яки Тәмим иленең комы, яки агач яфракларының саны, яки дөнья көннәре кадәр күп булса да, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын гафу итәр».
Бохари һәм Мөслим тапшырганча, Рәсүлуллаһ болай истигъфар кыла иде: «Аллаһуммәгъфирли хатыйәти вә җәһли вә исрафи фи әмри вә мә әнтә әгъләмү биһи минни». (Аллаһым! Син белгән һәм минем (белеп яки) белмичә чиктән чыгып кылган хаталарымны гафу ит!)
Әбү Муса Әшгаридән (радыяллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай да истигъфар кыла иде:
«Аллаһуммәгъфирли һәзли вә җиддый вә хатаи вә гамди вә күллү зәликә гынди. Аллаһуммәгъфирли мә каддәмтү вә мә әххартү вә мә әсрартү вә мә әгъләнтү вә мә әнтә әгъләмү биһи минни, әнтәл-мөкаддиму вә әнтәл-мөәххиру вә әнтә галә күлли шәйин кадир».9 (Аллаһым! Шаяртып та, җитди дә, онытып та, белә торып та кылуым мөмкин булган бөтен кимчелекләремне гафу ит. Аллаһым! Алдан һәм соңыннан кылганнарымны, яшерен һәм ачык кылганнарымны – Син белгән һәр төрле кимчелекләремне гафу ит. Алга куючы да – Син, артка калдыручы да – Син. Син һәр нәрсәгә кадир.)
Рәсүлуллаһ көндез ураза тота иде,
төннәрен намазда басып тора иде.
Әгәр син ул Сайланганның өммәте булсаң,
сөннәткә, мәкруһка һәрвакыт игътибар ит.
«Йөрәгемдә (илаһи нурлар килүгә комачаулаучы) пәрдә хасил була. Шуңа күрә һәр көнне җитмеш тапкыр истигъфар кылам» Хәдис шәриф
