Сөекле Пәйгамбәрем

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең фазыйләтләрен бәян иткән йөзләрчә китап бар. Фазыйләт – «өстенлек» дигән сүз. Аның өстенлекләренең кайберләре түбәндә китерелә: 1. Махлуклар арасында иң беренче Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры һәм рухы яратылды. 2. Аллаһы Тәгалә аның исемен Гарышка, җәннәтләргә һәм җиде кат күккә язды. 3. Һиндстанда үсә торган бер гөлнең таҗ яфракларында «Ля иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дип язылган. 4. Басра шәһәре янындагы бер елгада тотылган балыкның уң ягында «Аллаһ», сул ягында «Мөхәммәд» дип язылганы күренде. Моңа охшаш вакыйгалар күп. 1975 елда Лондонда басылган A History of Fishes китабының ике йөзенче битендә койрыгында Коръән Кәрим хәрефләре белән «Шәнуллаһ» дип язылган балыкның рәсеме бар. Бирелгән мәгълүматта койрыкның икенче ягында «Ля иләһә илләллаһ» дип язылганы хәбәр ителә. Моның мисаллары бик күп. 5. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең исемен әйтүдән башка вазифасы булмаган фәрештәләр бар. 6. Фәрештәләргә хәзрәти Адәмгә сәҗдә кылырга боерылуы аның маңгаенда Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры булганга иде. 7. Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләргә Мөхәммәд галәйһиссәләмнең киләчәген белдерде, шулай ук аларга үз өммәтләренә, аның заманына җитсәләр, аңа иман китерергә боерырга кушты. 8. Ул дөньяга килергә торганда бик зур галәмәтләр күренде. Алар тарих һәм мәүлид китапларында язылган. 9. Ул дөньяга килгәндә, аның кендеге киселгән һәм сөннәтләнгән хәлдә булганы күренде. 10. Ул дөньяга килгәч, шайтаннар күккә менә, фәрештәләрдән хәбәр урлый алмас булдылар. 11. Ул дөньяга килгәндә, җир йөзендәге бөтен потлар, табынылган һәйкәлләр йөзтүбән капланып төште. 12. Аның бишеген фәрештәләр тирбәтә иде. 13. Бишектә чагында күктәге ай белән сөйләшә иде. Ай аның мөбарәк бармагы белән ишарә иткән якка авыша иде. 14. Бишектә чагында ук сөйләшә башлады. 15. Бала чагында ачык урыннарда йөргәндә, башы өстендә бер болыт аның белән бергә хәрәкәт итеп, күләгә ясый иде. Бу хәл аның пәйгамбәрлеге башланганчы дәвам итте. 16. Һәр пәйгамбәрнең уң кулы өстендә пәйгамбәрлек мөһере бар иде. Ә Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөһере мөбарәк аркасының уртасында, сул җилкә сөяге янында, йөрәге турысында иде. Җәбраил галәйһиссәләм аның йөрәген юып, күкрәген япкач, җәннәттән алып килгән мөһер белән аның аркасына мөһер баскан иде.

17. Алдындагыны ничек күрсә, артындагыны да шулай күрә иде.

18. Яктыда ничек күрсә, караңгыда да шулай күрә иде. 19. Аның төкереге ачы суларны татлы итте, авыруларга шифа бирде, сабыйларга сөт кебек азык булды. 20. Күзләре йоклаганда, йөрәге уяу була иде. (Бөтен пәйгамбәрләр дә шулай иде.) 21. Гомерендә бер тапкыр да иснәмәде. 22. Аның мөбарәк тире гөл кебек хуш исле иде. Бер фәкыйрь кеше кызын кияүгә биргәндә, аннан ярдәм сораган иде. Ул вакытта аның бирер нәрсәсе юк иде. Ул бер кечкенә шешәгә үз тиреннән салып бирде. Ул кыз аны йөзенә, башына сөрткәч, аның өе миск исе белән аңкый иде. Аның өе «хуш исле өй» исеме белән мәшһүр булды. 23. Урта буйлы булса да, озын буйлы кешеләр янында алардан озынрак күренә иде. 24. Кояш һәм ай яктысында йөргәндә, аның күләгәсе җиргә төшми иде. 25. Аның тәненә һәм киеменә чебен, черки һәм башка бөҗәкләр кунмый иде. 26. Эчке киемнәре, никадәр генә кисә дә, беркайчан да пычранмый иде. 27. Ул йөргәндә һәрвакыт аның артыннан фәрештәләр бара иде. Шуңа күрә ул сәхабәләрен алдан җибәрә һәм: «Минем артымны фәрештәләргә калдырыгыз», – ди иде.1 28. Таш өстенә басса, ташта аның аяк эзе кала иде. Ә ком өстеннән барганда, һич тә эз калдырмый иде. Табигый ихтыяҗын үтәгәндә, җир ярылып, барысы да туфрак эчендә кала иде. (Бөтен пәйгамбәрләр дә шулай иде.) 29. Кешеләр һәм фәрештәләр арасында иң күп гыйлем аңа бирелде. Ул өмми булса да, ягъни беркемнән бернәрсә дә өйрәнмәгән булса да, Аллаһы Тәгалә аңа һәр нәрсәне белдерде. Адәм галәйһиссәләмгә һәр нәрсәнең исеме белдерелгән кебек, аңа да һәр нәрсәнең исеме һәм гыйлеме белдерелде. 30. Аңа өммәтенең исемнәре, кыяфәтләре һәм алар арасында булачак бөтен нәрсәләр белдерелде. 31. Аның акылы бөтен кешеләрнең акылыннан күбрәк. 32. Кешеләрдә булырга мөмкин бөтен гүзәл холыкларның барысы да аңа бирелде. Бөек шагыйрь Гомәр ибне Фаридтан: «Рәсүлуллаһны нигә мактамадың?» – дип сорагач, ул: «Аны мактарга көчем җитмәячәген аңладым. Аны мактарлык сүз тапмадым», – диде.

«Өммәтемнән берәрсенең җәһәннәмдә калуына да разый булмам» Хәдис шәриф

33. Кәлимәи шәһадәттә, азанда, камәттә, намаздагы тәшәһһүдтә, күп догаларда, кайбер гыйбадәтләрдә һәм хотбәләрдә, нәсыйхәт кылганда, авыр вакытларда, кабердә, мәхшәрдә, җәннәттә һәм һәр махлукның телендә Аллаһы Тәгалә аның исемен Үз исеме янына куйды. 34. Аның өстенлекләренең иң өстене – Хәбибуллаһ булуы. Аллаһы Тәгалә аны Үзенә сөекле, дус итте. Аны һәркемнән, һәр фәрештәдән дә артыграк сөйде. Ул: «Ибраһимны Хәлил иттем исә, сине Үземә Хәбиб иттем», – диде.

35. «Син разый булганчы („Җитте!“ дигәнчегә кадәр) Мин сиңа һәр теләгәнеңне бирәчәкмен»2 мәгънәсендәге изге аять Аллаһы Тәгаләнең Үз Пәйгамбәренә бөтен гыйлемнәрне, бөтен өстенлекләрне, ислам хөкемнәрен, дошманнарына каршы ярдәм һәм җиңү, өммәтенә яулап алулар һәм җиңүләр, ә кыямәттә төрле шәфәгатьләр һәм тәҗәллиләр бирәчәген вәгъдә итә. Бу изге аять иңгәч, ул Җәбраил галәйһиссәләмгә карап: «Өммәтемнән берәрсенең җәһәннәмдә калуына да разый булмам», – диде. 36. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә һәр пәйгамбәргә үз исеме белән, ә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә исә «Әй Рәсүлем! Әй Пәйгамбәрем!» дип эндәште. 37. Ул гарәп теленең һәр ләһҗәсендә гаять ачык, җиңел аңлашылырлык итеп сөйләшә иде. Төрле җирләрдән килеп сораучыларга аларның үз ләһҗәләрендә җавап бирә иде. Ишетүчеләр сокланалар иде. Ул: «Аллаһы Тәгалә мине бик гүзәл тәрбияләде», – ди иде.3

38. Аз сүзләр белән күп нәрсә аңлата иде. Аның йөз меңнән артык хәдис шәрифе аның «Җәвамигыль-кәлим» булуын күрсәтә.

Кайбер галимнәр болай диделәр: «Мөхәммәд галәйһиссәләм ислам диненең дүрт нигезен дүрт хәдис белән белдерде:

- „Гамәлләр ниятләргә карап бәяләнә“.4

- „Хәләл ачык, хәрам ачык“.5

- „Дәгъвачы шаһит китерергә, ә җавап бирүче ант итәргә тиеш“.6 һәм

- „Кеше үзенә теләгәнне дин кардәшенә дә теләмичә, аның иманы камил булмый“.7 Бу дүрт хәдиснең беренчесе – гыйбадәт, икенчесе – кешеләр арасындагы мөгамәләләр (мөгамәләт), өченчесе – хөсүмат, ягъни гаделлек эшләре һәм идарә, дүртенчесе исә әдәп һәм әхлак гыйлемнәренең нигезе».8

39. Мөхәммәд галәйһиссәләм мәсун (сакланган) һәм мәгъсүм (гөнаһсыз) иде. Белеп тә, белмичә дә, зурын да, кечесен дә – кырык яшькә кадәр дә, аннан соң да – бер гөнаһ та кылмады. Аның бер генә ямьсез эше дә күренмәде. 40. Мөселманнарга намазда утырганда «Әссәләму галәйкә әййүһән-нәбиййү вә рәхмәтуллаһи» дип укып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә сәлам бирергә боерылды. Намазда башка бер пәйгамбәргә яки фәрештәләргә сәлам бирү ярамый. 41. Хәдис кодсидә: «Син булмасаң, Мин бернәрсә дә яратмас идем!» – диелде.9

42. Башка пәйгамбәрләр кяферләрнең яла ягуларына үзләре җавап бирделәр. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ягылган ялаларга исә Аллаһы Тәгалә Үзе җавап биреп, аны яклады. 43. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтенең саны башка пәйгамбәрләрнең өммәтләре барысы бергә алынганнан да күбрәк. Алар тегеләрдән өстенрәк һәм шәрәфлерәк. Җәннәткә керәчәкләрнең өчтән икесе шушы өммәттән булачагы хәдис шәрифләрдә белдерелде. 44. Рәсүлуллаһка биреләчәк саваплар башка пәйгамбәрләргә биреләчәк саваплардан күп мәртәбә артык.

Кабул булган бер гыйбадәт яки хәерле эш кылучыга бирелгән савап кадәр аның остазына да биреләчәк. Остазының остазына – дүрт мәртәбә, аның остазына – сигез мәртәбә, аның да остазына уналты мәртәбә артык, шулай итеп Рәсүлуллаһка кадәр һәр остазга шәкертенекеннән ике мәртәбә артык савап биреләчәк. Мәсәлән, егерменче остазына 524 288 савап биреләчәк. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өммәтенең һәр кешесенең һәр эше өчен савап биреләчәк.

Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәр эш өчен биреләчәк савапларның санын шушы хисап буенча уйласаң, аларның барысының күләмен Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми. Изге сәләфнең (сәләфе салихинның) соңрак килүчеләрдән өстенрәк, югарырак икәне белдерелде. Савап саны ягыннан бу өстенлек ачык күренә. 45. Аны исеме белән чакыру, аның янында кычкырып сөйләшү, ерактан аңа кычкырып эндәшү, юлда аның алдына чыгу хәрам ителде. Башка пәйгамбәрләрнең өммәтләре үз пәйгамбәрләрен исемнәре белән чакыралар иде. 46. Ул Җәбраил галәйһиссәләмне фәрештә кыяфәтендә ике тапкыр күрде. Башка бер генә пәйгамбәр дә аны асыл кыяфәтендә күрмәде. 47. Аңа Җәбраил галәйһиссәләм егерме дүрт мең тапкыр килде. Башка пәйгамбәрләрдән иң күп Муса галәйһиссәләмгә килде – дүрт йөз тапкыр.

«Әһле бәйтемә дошманлык кылучы – мөнафыйк (икейөзле)» Хәдис шәриф

48. Исрафил галәйһиссәләм дә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә күп тапкыр килде. Башка пәйгамбәрләргә (галәйһимуссәләвату вәттәслимат) бары Җәбраил галәйһиссәләм генә килде. 49. Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд галәйһиссәләм хакы белән ант биреп сорау дөрес, ә башка пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән дөрес түгел. 50. Мөхәммәд галәйһиссәләмнән соң аның хатыннарын башкаларга никахлап алу хәрам ителде, һәм бу яктан аларның мөэминнәрнең аналары икәне белдерелде.

Башка пәйгамбәрләрнең (галәйһимуссәләвату вәттәслимат) хатыннары яисә аларга зарар китерделәр, яисә аларга файдасыз булдылар. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк хатыннары (радыяллаһу тәгалә ганһүннә) исә дөнья һәм ахирәт эшләрендә аңа ярдәмче булдылар, фәкыйрьлеккә сабыр иттеләр, шөкер иттеләр һәм исламны таратуда бик күп хезмәт куйдылар. 51. Нәсәп һәм сәбәп ягыннан, ягъни кан һәм никах ягыннан булган туганлыкның кыямәттә файдасы юк. Рәсүлуллаһның туганнары моннан тыш. 52. Рәсүлуллаһның исемен йөртү дөньяда да, ахирәттә дә файдалы. Аның исемен йөрткән чын мөэминнәр җәһәннәмгә кермәячәк. 53. Аның һәр сүзе, һәр эше дөрес. Аның һәр иҗтиһадын Аллаһы Тәгалә дөрес дип раслый. 54. Аны сөю һәркемгә фарыз. Ул: «Аллаһы Тәгаләне сөйгән кеше мине дә сөя», – диде. Аны сөюнең билгесе – аның диненә, юлына, сөннәтенә һәм әхлагына иярү. Коръән Кәримдә аңа: «Миңа иярсәгез, Аллаһы Тәгалә сезне сөяр», – дип әйтергә боерылды.

55. Аның Әһле бәйтен сөю ваҗиб. Ул: «Әһле бәйтемә дошманлык кылучы – мөнафыйк (икейөзле)», – диде. Әһле бәйт – аның зәкят алуы хәрам булган туганнары. Алар – аның хатыннары һәм бабасы Һашим нәселеннән булган мөэминнәр, ягъни Гали, Гакыйль, Җәгъфәр Тайяр һәм Габбас нәселеннән булганнар.

56. Аның бөтен сәхабәләрен сөю ваҗиб. Ул: «Миннән соң сәхабәләремә дошманлык кылмагыз! Аларны сөю – мине сөю. Аларга дошман булу – миңа дошман булу. Аларны рәнҗеткән кеше мине рәнҗеткән була. Ә мине рәнҗеткән кеше Аллаһы Тәгаләне рәнҗетә. Аллаһы Тәгалә Үзен рәнҗеткәнне газаплар», – диде.

57. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләм өчен күктә ике һәм җирдә ике ярдәмче яратты. Алар – Җәбраил, Микаил, Әбү Бәкер һәм Гомәр (радыяллаһу тәгалә ганһүм әҗмәгыйн).10 58. Ир булсынмы, хатын булсынмы, үсеп җиткәч вафат булган һәркемнән кабердә Мөхәммәд галәйһиссәләм турында сораячаклар. «Раббың кем?» дип сораган кебек: «Пәйгамбәрең кем?» – дип тә сораячаклар. 59. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдис шәрифләрен уку – гыйбадәт. Укучыга савап бирелә.

Хәдис шәриф укыганда тәһарәт алу, чиста кием кию, хуш ис сөртү, хәдис шәриф китабын биек урынга кую, укучының тыштан керүчеләр өчен аягүрә басмавы һәм тыңлаучыларның үзара сөйләшмәве мөстәхәб. Хәдис шәрифләрне даими укучыларның йөзләре нурлы, якты һәм гүзәл була. Коръән Кәрим укыганда да бу әдәпләрне сакларга кирәк. 60. Аның мөбарәк рухын алыр өчен Газраил галәйһиссәләм кеше кыяфәтендә килде һәм эчкә керергә рөхсәт сорады. 61. Ул каберендә без белмәгән бер тормыш белән тере. Кабердә Коръән Кәрим укый, намаз укый. (Бөтен пәйгамбәрләр дә шулай.) 62. Дөньяның һәр почмагында Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават укыган мөселманнарны ишеткән фәрештәләр аның кабере янына килеп, аңа хәбәр итәләр. Аның каберен көн саен меңләгән фәрештә зиярәт кыла. 63. Аның кабере эчендәге туфрак һәр урыннан да, Кәгъбәдән дә, җәннәтләрдән дә өстенрәк. 64. Өммәтенең гамәлләре һәм гыйбадәтләре аңа һәр иртә һәм кич күрсәтелә. Ул аларны эшләүчеләрне дә күрә, гөнаһ кылучылар гафу ителсен дип дога кыла. 65. Аның каберен зиярәт кылу хатын-кызларга да мөстәхәб. Башка каберләрне исә алар кеше аз булган вакытларда гына һәм мөселман хатынга килешле кием белән зиярәт кыла алалар. 66. Тереклегендәге кебек, вафатыннан соң да дөньяның һәр җирендә, һәр вакытта аңа тәвәссүл кылучыларның, ягъни аның хакына, хөрмәтенә сораучыларның догасын Аллаһы Тәгалә кабул итә.

Бер авыл кешесе аның кабере янына килеп: «Йә Раббым! Син кол азат итәргә боердың. Бу – Синең Пәйгамбәрең, ә мин – Синең колларыңның берсе. Пәйгамбәрең хакына мине җәһәннәм утыннан азат ит!» – диде. Шунда: «Әй колым! Нигә бары үзеңне генә азат итүне сорадың? Бөтен колларымны азат итүне нигә сорамадың? Бар, кайт! Мин сине җәһәннәмнән азат иттем», – дигән аваз ишетелде.

Мәшһүр әүлиядән Хатим Әсам Рәсүлуллаһның кабере янында басып: «Йә Раббым! Мин Пәйгамбәреңнең каберен зиярәт кылдым. Мине буш кул белән кайтарма!» – диде. Шунда: «Әй колым! Хәбибемнең каберен зиярәт кылуыңны кабул иттем. Сине һәм синең белән бергә зиярәт кылучыларны гафу иттем», – дигән аваз ишетелде.

Имам Әхмәд Касталани (рәхмәтуллаһи галәйһ) болай сөйли: «Берничә ел бер авыру белән интектем. Табиблар аңа дәва таба алмадылар. Мәккәдә бер төнне Рәсүлуллаһка бик ялвардым. Шул төнне төшемдә бер кешене күрдем. Аның кулындагы кәгазьдә: „Монда Рәсүлуллаһның рөхсәте белән Әхмәд Касталанинең авыруы өчен дәва язылган“, – дигәнне укыдым. Уянгач, авыруым бетеп киткән иде». Касталани тагын болай сөйли: «Бер мескен кыз бала тартышу авыруы (эпилепсия) белән авырый башлаган иде. Ул савыксын өчен Рәсүлуллаһка бик ялвардым. Төшемдә бер кеше кызны авыруга салган җенне яныма алып килде дә: „Аны сиңа Рәсүлуллаһ җибәрде“, – диде. Мин җенгә ачуландым, аңа кычкырдым. Ул миңа кызны рәнҗетмәскә ант итте, һәм мин уяндым. Озакламый кызның тартышу авыруыннан котылганын ишеттем».

67. Кыямәт көнендә кабердән иң элек Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) торачак. Аның өстендә җәннәт киеме булачак. Ул Бөрак өстендә мәхшәр урынына барачак, кулында «Ливаэл-хәмд» дип аталган байрак булачак. Пәйгамбәрләр һәм бөтен кешеләр шушы байрак астында торачак. Мең ел көтүдән барысы да бик нык интегәчәк. Кешеләр чират буенча Адәм, Нух, Ибраһим, Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләргә (галәйһимуссәләм) барып, хисап башлансын өчен шәфәгать кылуларын сораячаклар. Аларның һәркайсы үз сылтавын китереп, Аллаһы Тәгаләдән оялуын һәм куркуын әйтәчәк һәм шәфәгать кылудан тартыначак. Ахырда алар Рәсүлуллаһка барып ялваргач, ул сәҗдәгә китеп дога кылачак, һәм аның шәфәгате кабул булачак. Башта аның өммәтеннән хисап алыначак, Сыйрат күпереннән иң элек алар узачак, җәннәткә иң элек алар керәчәк. Кая гына барсалар да, һәр җирне нурландырачаклар.

Хәзрәти Фатыйма (радыяллаһу ганһә) Сыйрат күпереннән узганда: «Һәркем күзләрен йомсын! Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кызы килә», – диелер.

68. Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җәннәттә була торган мәкамының исеме – Вәсилә. Бу – җәннәтнең иң югары дәрәҗәсе. Җәннәттәге һәркемгә бер ботагы сузылган Сидрәтел-мөнтәһа агачының тамыры шунда. Җәннәттәгеләргә нигъмәтләр шушы ботаклардан киләчәк.

69. Адәм галәйһиссәләм заманында намаз өчен укылган азанда Мөхәммәд галәйһиссәләмнең исеме дә әйтелә иде.

70. Тәүратта, Инҗилдә һәм Зәбурда Мөхәммәд галәйһиссәләм, аның дүрт хәлифәсе, сәхабәләре һәм өммәтеннән кайберләре гүзәл сыйфатлар белән тасвирланды һәм мактап телгә алынды. Аллаһы Тәгалә Үзенең Мәхмүд исеменнән «Мөхәммәд» сүзен чыгарып, Хәбибенә исем итеп куйды. Аллаһы Тәгалә Үзенең исемнәреннән Рәүф һәм Рәхим исемнәрен Хәбибенә дә бирде. 71. Өч яшендә, кырык яшендә аңа пәйгамбәрлек белдерелгәндә һәм илле ике яшендә Мигъраҗга алып барылганда фәрештәләр аның күкрәген ярдылар. Җәннәттән алып килгән табак эчендә җәннәт суы белән аның йөрәген юдылар. 72. Ул Сәүр (Үгез) йолдызлыгы янындагы «Сөрәййә» дип аталган йолдызлар төркемендәге җиде йолдызны күзләре белән күреп, аларның санын белдергән иде. Бу йолдызлар төркемен Пәрвин һәм Үлкәр дип тә атыйлар. 73. Кайберәүләр аның хиҗамә каныннан эчтеләр. Берсе аны эчкәч, ул: «Җәһәннәм уты аны яндырмас», – диде. 74. Аның бөек могҗизаларыннан берсе – Мигъраҗга алып барылуы. Бөрак дип аталган җәннәт хайваны белән ул Мәккәдән Иерусалимга (Кодес) алып барылды. Аннан күкләргә һәм Гарышка алып барылды. Аңа гаҗәеп нәрсәләр күрсәтелде. Ул Аллаһы Тәгаләне баш күзе белән, ләкин аңлап булмый торган рәвештә күрде. (Әмма бу күрү матдә дөньясыннан тыш, ягъни ахирәт дөньясында булды.) Бер мизгелдә ул кабат өенә кайтарылды. Мигъраҗ могҗизасы башка бер генә пәйгамбәргә дә бирелмәде.

75. Гомерләрендә бер тапкыр аңа салават һәм сәлам уку аның өммәтенә фарыз булды. Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр дә аңа салават һәм сәлам җибәрәләр.

«Мин кол пәйгамбәр булырга телим» Хәдис шәриф

76. Төнлә дә, уяу чагында да, йоклаганда да, ялгыз чагында да, күп кеше арасында да, сәфәрдә дә, өйдә дә, сугышта да, көлгәндә дә, елаганда да аның мөбарәк йөрәге һәрвакыт Аллаһы Тәгалә белән иде. Кайбер вакытларда исә бары тик Аллаһы Тәгалә белән генә иде.

Дөньядагы вазифаларын үти алыр һәм мөбарәк йөрәген кешелек дөньясына борыр өчен ул хатыны Гаишә (радыяллаһу ганһә) янына килеп: «Әй Гаишә! Әзрәк минем белән сөйләш әле (үземә килим)», – ди иде, шуннан соң сәхабәләренә нәсыйхәт бирергә һәм аларны туры юлга күндерергә бара иде. Иртәнге намазның сөннәтен өендә укып, Гаишә (радыяллаһу ганһә) белән бераз сөйләшкәннән соң, сәхабәләренә фарызны укыту өчен мәчеткә бара иде. Бу хәл – Пәйгамбәргә генә хас үзенчәлекләрдән (хасаистән). Гаишә (радыяллаһу ганһә) белән сөйләшмичә тышка чыкса, илаһи тәҗәллиләр һәм нурлар аркасында аның йөзенә беркем дә карый алмас иде. 77. Ул дәрәҗә-мәнсәпне, солтанлыкны теләмәде, пәйгамбәрлекне һәм фәкыйрьлекне теләде. Бер иртәдә Җәбраил галәйһиссәләм белән сөйләшкәндә, ул бу төнне өйләрендә ашарга бер кабым ризык та булмаганын әйтте. Шул мизгелдә Исрафил галәйһиссәләм килеп: «Аллаһы Тәгалә синең әйткәнеңне ишетте һәм мине җибәрде. Теләсәң, кулың тигән һәр таш алтын, көмеш яки зөбәрҗәт булсын. Теләсәң, патша булып пәйгамбәрлек ит», – диде. Рәсүлуллаһ өч тапкыр: «Мин кол пәйгамбәр булырга телим», – диде.

78. Башка пәйгамбәрләр (галәйһимуссәләвату вәттәслимат) билгеле бер заманда, билгеле бер илдә пәйгамбәрлек иттеләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм исә җир йөзендәге бөтен кешеләргә һәм җеннәргә кыямәткә кадәр пәйгамбәр итеп җибәрелде. Аның фәрештәләрнең дә, хайваннарның да, үсемлекләрнең дә, җансыз нәрсәләрнең дә, кыскасы, бөтен махлукларның пәйгамбәре икәнен белдергән галимнәр дә бар.

79. Аның рәхмәте, файдасы бөтен барлыкларга таралды. Мөэминнәргә аның файдасы ачык күренә. Башка пәйгамбәрләр (галәйһимуссәләвату вәттәслимат) заманындагы кяферләргә дөньяда ук газаплар кылына, алар юк ителә иде. Ә аңа иман китермәүчеләргә дөньяда газап кылынмады. Бервакыт ул Җәбраил галәйһиссәләмгә: «Аллаһы Тәгалә минем галәмнәргә рәхмәт икәнемне белдерде. Минем рәхмәтемнән сиңа да өлеш тидеме?» – диде. Җәбраил: «Аллаһның бөеклеге, дәһшәте каршында ахырым ничек булыр дип һәрвакыт курку эчендә идем. Минем ышанычлы (әмин) икәнемне белдергән аятьләрне (Тәквир сүрәсенең егерменче һәм егерме беренче аятьләрен) китергәч, бу мактау белән дәһшәтле курку хисеннән котылдым, тынычландым. Моннан да зуррак рәхмәт буламы?» – диде. 80. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмнең разый булуын теләде. (Утыз бишенче фазыйләттә әйткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә аңа ул разый булганчы теләгәнен бирәчәк. Бу хакта Духа сүрәсендә белдерелде.)

81. «Мәваһибе ләдүнния» китабында: «Өммәтем бөтенесе бергә адашу (заләләт) өстендә җыелмасын дип Раббымнан сорадым. Ул кабул итте» дигән хәдис шәрифнең мәшһүр икәне әйтелә.

Икенче бер хәдис шәрифтә ул болай диде: «Аллаһы Тәгалә сезне өч нәрсәдән саклады. Беренчесе – Ул сезне адашу өстендә берләшүдән саклады. Икенчесе – йогышлы авырудан үлгән кеше шәһитлек савабына ирешә. Өченчесе – ике салих мөселман бер мөселман турында: „Ул яхшы кеше“, – дип шаһитлык бирсә, ул мөселман җәннәткә керә».

Бер хәдис шәрифтә ул: «Сәхабәләремнең ихтилафы – сезнең өчен рәхмәт» һәм «Өммәтемнең ихтилафы (гамәлдә мәзһәбләргә бүленүе) – рәхмәт», – диде. Аның өммәте хакны, дөреслекне табар өчен тырышканда, ихтилафка төшәләр. Ә бу тырышлыклары рәхмәткә сәбәп була. Бу хәдис шәрифне ике кеше инкарь итте: берсе – маҗин, икенчесе – мөлхид. Маҗин – динне дөнья табышына корал итүче хәйләкәр. Ә мөлхид – изге аятьләргә дөнья мәнфәгатьләренә карап мәгънә биреп кяфер булган адашкан кеше. Яхъя ибне Сәгыйд болай ди: ислам галимнәре эшләрне җиңеләйтүчеләр. Бер үк эшкә берсе «хәләл», икенчесе «хәрам» дигән. Салих кешеләр өчен хәләл дигән нәрсәне фәсад заманында хәрам дигәннәр. Югарыдагы хәдис шәрифләр күрсәткәнчә, иҗмагы өммәт, ягъни мөҗтәһид дип аталган галимнәрнең бердәм фикере, әдилләи шәргыя (шәригать дәлилләре) рәтенә керә. Ягъни ул – дин гыйлемнәренең дүрт чыганагының берсе, һәм дүрт мәзһәб хак. Мәзһәбләр – Аллаһы Тәгаләнең мөселманнарга рәхмәте. 82. Рәсүлуллаһның мөбарәк кызлары һәм хатыннары (радыяллаһу тәгалә ганһүннә) – дөнья хатыннарының иң өстеннәре. Аның бөтен сәхабәләре дә пәйгамбәрләрдән соң бөтен кешеләрнең иң өстеннәре. Аның шәһәрләре – Мөкәррәмә Мәккә, аннары Мөнәүвәрә Мәдинә – җир йөзенең иң кыйммәтле урыннары. Аның мөбарәк мәчетендә укылган бер рәкагать намазга мең рәкагать савабы языла. Башка гыйбадәтләр өчен дә шулай.

Аның кабере белән мөнбәре арасы – җәннәт бакчасы. Ул болай диде:

«Вафатымнан соң мине зиярәт кылган кеше мине тере чагымда зиярәт кылган кебек. Харәмәйннең берсендә үлгән мөэмин кыямәт көнендә имин хәлдә терелтелер». Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен Харәмәйн дип атыйлар. 83. Һәркемнең нәселе улы аша дәвам итә. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселе исә кызы Фатыймадан дәвам итә. Бу хакта хәдис шәрифтә дә белдерелгән. 84. Һәр кешенең җеннәрдән бер иптәше бар. Бу шайтан – кяфер. Ул күңелгә вәсвәсә салып, кешенең иманын алырга, аңа гөнаһ кылдырырга тырыша. Рәсүл галәйһиссәләм үзенең җен иптәшен иманга китерде.

85. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) вафат буласы вакытта Җәбраил галәйһиссәләм килеп, аңа Аллаһы Тәгаләдән сәлам китерде һәм Аллаһы Тәгаләнең аның хәлен сорашканын әйтте. Ул аның вафат булачагын белдерде, үзе һәм өммәте өчен бик күп сөенечле хәбәрләр бирде.

Аягың тузанына дөньяны да алмам, йә Рәсүлуллаһ!
Бер чәч бөртегеңә җиде кат күкне алыштырмам, йә Рәсүлуллаһ!
Сыйддыйкның теләге – синең бер ялгышың гына, йә Рәсүлуллаһ!
Ирфанның мәрамы – аягыңдагы тузан булу, йә Рәсүлуллаһ!