Сөекле Пәйгамбәрем

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ БӨЕК ӘХЛАГЫ1

Аллаһы Тәгалә Үзенең сөекле Пәйгамбәренә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) биргән игелекләрен, ихсаннарын санап, аның мөбарәк күңелен иркәләп: «Син гүзәл холыклы итеп яратылдың», – ди.2

Изге аятьтә мәгънәсе буенча болай диелде: «Һичшиксез, син хөлекъ газыйм өстендә (син бөек әхлак иясе)». Хөлекъ газыйм – Аллаһы Тәгалә белән серләре, яшерен нәрсәләре булу, ә кешеләр арасында гүзәл холыклы булу дигән сүз. Хәзрәти Гыйкримә болай диде: «Габдулла ибне Габбастан ишеттем: бу изге аятьтәге „хөлекъ газыйм“, ягъни гүзәл холыклар – Коръән Кәрим бәян иткән әхлак».

Күп кешеләрнең ислам диненә керүенә Рәсүлуллаһның гүзәл әхлагы сәбәп булды.

Аның сүзләре гаять татлы булып, күңелләрне яулый, рухларны тарта иде. Аның акылы шулкадәр зур иде: ул Гарәп ярымутравындагы кырыс, үҗәт кешеләр арасына килеп, аларны бик яхшы идарә итте, җәфаларына сабыр итте һәм аларны йомшаклыкка һәм буйсынуга китерде. Аларның күбесе үз диннәрен ташлап мөселман булды, хәтта ислам дине юлында үз аталарына һәм улларына каршы сугышты.

Аның юлында малларын, йортларын фида кылдылар, каннарын түктеләр. Алар бит мондый нәрсәләргә күнекмәгән иделәр. Аның гүзәл холкы, йомшаклыгы, гафу итүе, сабырлыгы, игелеге һәм юмартлыгы һәркемне сокландырырлык дәрәҗәдә иде. Аны күргәннәр һәм ишеткәннәр яратып мөселман була иде. Аның бер генә хәрәкәтендә дә, бер генә эшендә дә, бер генә сүзендә дә беркайчан да бернинди ямьсезлек, бернинди кимчелек күренмәде. Үзе өчен беркемгә дә үпкәләмәсә дә, дин дошманнарына, дингә тел һәм кул сузучыларга ул кырыс һәм каты иде.

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең меңләгән могҗизасы күренде, моны дус та, дошман да – һәркем сөйләде. Бу могҗизаларның иң кыйммәтлесе аның әдәпле һәм гүзәл холыклы булуы иде. Хәзрәти Әбү Сәгыйд Худри болай диде: «Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хайванга азык бирә иде. Дөясен бәйли иде. Өен себерә иде. Сарыкны сава иде. Аяк киеменең сүтелгән җирен тегә, эчке киемен ямый иде.3 Хезмәтчесе белән бергә ашый иде. Хезмәтчесе кул тегермәне әйләндереп арыса, аңа ярдәм итә иде. Базардан төрле әйберләр алып, капчыкка салып өенә алып кайта иде. Фәкыйрь белән дә, бай белән дә, олы белән дә, кече белән дә очрашканда, беренче булып сәлам бирә иде. Алар белән мосафәха кылыр өчен мөбарәк кулын беренче булып суза иде. Колны да, хуҗаны да, бәкне дә, караны да, акны да бертигез күрә иде. Кем генә чакырса да, чакырылган урынга бара иде. Алдына куелган нәрсәне, аз булса да, түбән санамый иде.

Кичтән иртәгә һәм иртәдән кичкә ризык калдырмый иде. Гүзәл холыклы иде. Игелек кылырга ярата, һәркем белән яхшы яши иде. Ачык йөзле, татлы сүзле иде, сөйләгәндә көлми иде. Кайгылы күренә иде, ләкин кашларын җыермый иде. Тыйнак күңелле иде, ләкин түбән табигатьле түгел иде. Һәйбәтле булып, хөрмәт һәм курку уята иде, ләкин тупас түгел иде. Нечкә күңелле һәм юмарт иде, ләкин исраф итми, файдасыз урынга бернәрсә дә бирми иде, һәркемне кызгана иде. Мөбарәк башы һәрвакыт алга иелгән иде. Беркемнән бернәрсә дә көтми иде. Бәхет һәм тынычлык теләгән кеше аның кебек булырга тиеш». Әнәс ибне Малик болай диде: «Рәсүлуллаһка ун ел хезмәт иттем. Ул миңа бер тапкыр да „Уф!“ димәде. Ул беркайчан да: „Моны нигә болай эшләдең?“ яки „Нигә моны эшләмәдең?“ – димәде».4 Әбү Һөрәйрә болай диде: «Бер газәватта (яуда) без аңардан кяферләр юк ителсен дип дога кылуын сорадык. Ул: „Мин ләгънәт кылыр өчен дә, кешеләр газап чиксен өчен дә җибәрелмәдем. Мин һәркемгә игелек кылыр өчен һәм кешеләр тынычлыкка ирешсен өчен җибәрелдем“, – диде».5 Аллаһы Тәгалә Әнбия сүрәсенең йөз җиденче изге аятендә мәгънәсе буенча болай ди: «Без сине галәмнәргә рәхмәт, игелек итеп җибәрдек».

Әбү Сәгыйд Худри болай диде: «Рәсүлуллаһның оялчанлыгы (хаясы) кияүгә чыкмаган яшь мөселман кызларының оялчанлыгыннан да күбрәк иде».6

Әнәс ибне Малик болай ди: «Рәсүлуллаһ берәр кеше белән мосафәха кылса, теге кеше кулын тартып алмыйча, ул мөбарәк кулын аннан аермый иде.7 Теге кеше йөзен бормыйча, ул мөбарәк йөзен аннан бормый иде. Берәр кеше янында утырганда, ике тез өстендә утыра, аңа хөрмәт йөзеннән мөбарәк тезен күтәреп утырмый иде».

Җабир ибне Сәмүрә болай ди: «Рәсүлуллаһ аз сөйли иде. Кирәк булганда яки аннан берәр нәрсә сорагач кына сөйли иде». Моннан һәр мөселманның буш, файдасыз сүз сөйләмичә, дәшми торырга тиеш икәне аңлашыла. Аның мөбарәк сүзләрендә тәртил һәм тәрсил бар иде, ягъни ул гаять ачык һәм тәртипле сөйли, аны җиңел аңлап була иде. Әнәс ибне Малик болай диде: «Рәсүл галәйһиссәләм авыруларның хәлен белергә бара, җеназа артыннан бара һәм чакырылган урынга бара иде. Ишәккә дә утыра иде. Мин Рәсүл галәйһиссәләмне Хәйбәр яуында күрдем. Ул йөгәне бау булган ишәк өстендә иде. Рәсүл галәйһиссәләм иртәнге намаздан чыкканда, Мәдинә балалары һәм эшчеләре су тутырылган савытларын аның алдына китерәләр, мөбарәк бармагын шуңа манчуын үтенәләр иде. Кыш булып, су салкын булса да, ул аларның үтенечләрен кире какмый, күңелләрен күтәрә иде».8

Әнәс ибне Малик тагын болай ди: «Бер кечкенә кыз Рәсүл галәйһиссәләмнең кулыннан тотып, аны берәр эш өчен алып барса, ул аның белән бергә бара һәм аның мәшәкатен хәл итә иде».

«Һичшиксез, син хөлекъ газыйм өстендә (син бөек әхлак иясе)» Кәләм: 4

Җабир болай диде: «Рәсүл галәйһиссәләмнән берәр нәрсә сорагач, аның „юк“ дигәнен беркем дә ишетмәде».

Пәйгамбәребез оялчанлык (хая) ягыннан да бөтен яратылганнардан өстен иде. Килешмәгән нәрсәләр каршында аның күзләре, әйтерсең, йомык иде. Ул беркемгә дә аның күңеленә ятмаслык сүз белән эндәшми иде.

Анабыз хәзрәти Гаишә болай сөйләде: «Рәсүлуллаһка берәр кешенең килешмәгән эш эшләгәне хәбәр ителсә, ул аның исемен әйтмичә, гомуми мәгънәдә: „Нигә алар болай эшлиләр?“ – ди иде. Шулай итеп ул исемен әйтмичә генә ул кешене эшләгән яки сөйләгән начар эшеннән тыя иде».9

Әнәс ибне Малик сөйләде: «Бервакыт Пәйгамбәребез янына йөзенә сары төстәге бер нәрсә буялган бер кеше керде. Пәйгамбәребез аңа бернәрсә дә әйтмәде. Аның күңелен кырырлык бер сүз дә әйтмәде. Теге кеше чыгып киткәч, ул: „Әйткән булсагыз, ул йөзендәгене юып төшерер иде!“ – диде».10

Рәсүлуллаһ кавемнәрне берләштерүче иде. Аларның арасына нәфрәт салмый иде. Һәр кавемнең олысына хөрмәт күрсәтә һәм аны түргә утырта иде.

Ул беркемне дә үзенең мөбарәк җәмален күрүдән мәхрүм итмәде. Мөхтәрәм сәхабәләрен эзли, килмәгәннәрнең хәлен сораша иде. Янында утыручыларга нәсыйхәт бирә, аларга тиешле өлешләрен бирә иде.

Аның мөгамәләсеннән беркемнең дә күңеленә «ул берәүне икенчесеннән артыграк ярата» дигән уй килмәде. Янына зарланып килгән кешегә сабырлык күрсәтә һәм аны тыңлый иде.

Килгән кеше үзе китмичә, ул аны ташлап китми иде. Бөтен кешеләргә гүзәл холкын һәм әхлагын иң яхшы рәвештә күрсәтә иде. Аның каршында хаклык һәм гаделлек ягыннан һәркем тигез иде. Беркемнең дә беркемнән өстенлеге, аермасы юк иде. Анабыз хәзрәти Гаишә болай диде: «Мин Рәсүлуллаһ кебек гүзәл әхлаклы кешене беркайчан да күрмәдем. Сәхабәләреннән яки гаиләсеннән (Әһле бәйтеннән) кем генә аны чакырса да, ул һичшиксез: „Әйе, тыңлыйм!“ – дип җавап бирә иде».11

Рәсүлуллаһ сәхабәләрен иң гүзәл исемнәр белән чакыра иде. Беркемнең дә сүзен бүлми иде. Ул сөйләшкән кеше сүзен тәмамламыйча яки китәргә дип урыныннан тормыйча, ул аның сүзен бүлми иде. Аның гүзәл мөгамәләсе, шәфкате һәм мәрхәмәте турында Аллаһы Тәгалә Тәүбә сүрәсенең йөз егерме сигезенче изге аятендә мәгънәсе буенча болай диде: «Сезнең михнәт чигүегез аңа авыр, аны борчый. Ул сезнең өчен бик тырыша; мөэминнәргә ул бик мәрхәмәтле, аларга бик күп хәер тели».

Аллаһы Тәгалә Әнбия сүрәсенең йөз җиденче изге аятендә мәгънәсе буенча болай диде: «(Әй Хәбибем!) Без сине галәмнәргә рәхмәт итеп кенә җибәрдек».

Пәйгамбәребез өммәтенә авыр булыр дип кайгыртып, кайбер нәрсәләрне җиңеләйтә иде. Ул болай диде: «Өммәтемә авырлык китермәгән булсам, аларга һәр тәһарәттә мисвәк кулланырга боерыр идем».12 Сүзендә тору ягыннан да кешеләр арасында Пәйгамбәребездән өстенрәк кеше булмады. Габдулла ибне Әбү Хәмса сөйләде: «Пәйгамбәребез белән, аңа әле пәйгамбәрлек белдерелгәнче үк, алыш-биреш ясаган идем. Аның миннән алачак бер өлеше калган иде. Мин аңа фәлән вакытта фәлән урында очрашырга сүз бирдем дә оныттым. Өч көннән соң биргән сүземне исемә төшергәч, шундук ул урынга йөгердем. Аның өч көннән бирле анда көтеп торганын күреп, гаҗәпләнүдән катып калдым. Ул миңа: „Егет, син мине арыттың! Мин сине монда тулы өч көн көтәм“, – диде». Пәйгамбәребезнең тыйнаклык сыйфаты беркемдә, хәтта бер генә пәйгамбәрдә дә (галәйһимуссәләм) булмаслык дәрәҗәдә бөек һәм тиңсез иде.

Тәкәбберлек хисе аңарда беркайчан да булмады. Пәйгамбәребезгә патша пәйгамбәр булу белән кол пәйгамбәр булу арасында сайлау ирке бирелгәч, ул кол пәйгамбәр булуны сайлады.13 Шуннан соң Исрафил галәйһиссәләм Пәйгамбәребезгә: «Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә син тыйнаклык күрсәтеп баш тарткан нәрсәне дә сиңа бирде. Чөнки кыямәттә син – Адәм балаларының иң бөеге. Кабереннән иң беренче торачак кеше – син. Иң беренче шәфәгать кылачак та – син», – диде.

Пәйгамбәребез анабыз хәзрәти Гаишәгә болай диде:

«Миңа Мәккәнең ташларын һәм туфрагын алтынга әйләндерү тәкъдим ителде. Мин: „Юк, йә Раббым! Бер көн ач булыйм, бер көн тук булыйм. Ач калган көнемдә Сиңа ялварып дога кылырмын. Тук калган көнемдә Сиңа хәмед һәм мактау әйтермен“, – дидем».14

Бервакыт Җәбраил галәйһиссәләм Пәйгамбәребез янына килеп болай диде:

«Аллаһы Тәгалә сиңа сәлам җибәрә. Теләсә, шушы тауларны аның өчен алтынга әйләндерәм. Кая гына барса да, ул алтын таулар аның белән бергә булыр».

Сөекле Пәйгамбәребез болай җавап бирде: «Әй Җәбраил! Дөнья – йорты булмаганның йорты. Һәм ул – малы булмаган кешенең малы. Аны акылы булмаган кеше җыя».15 Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм: «Әй Мөхәммәд! Аллаһы Тәгалә сине кәүле сабит белән нык итте», – диде.

Анабыз хәзрәти Гаишә болай диде: «Кайчак тулы бер ай үтә иде, ә без өебездә (ашарга пешерү өчен) ут якмый идек. Хөрмә белән су гына була иде».

Ибне Габбас болай диде: «Рәсүлуллаһ һәм аның гаиләсе (Әһле бәйте) күп кичләрне кичке аш ашамыйча ятып йоклый иделәр. Кичен ашарга бернәрсә дә таба алмыйлар иде». Анабыз Гаишә болай диде: «Рәсүлуллаһның мөбарәк корсагы беркайчан да ризыктан туймады. Ул бу хакта беркемгә дә зарланмады. Мохтаҗлык аның өчен байлыктан яхшырак иде. Төне буе ачлыктан бөгәрләнсә дә, бу хәл аны көндезге уразасыннан тыймый иде.16

«Миңа Мәккәнең ташларын һәм туфрагын алтынга әйләндерү тәкъдим ителде. Мин: „Юк, йә Раббым! Бер көн ач булыйм, бер көн тук булыйм. Ач калган көнемдә Сиңа ялварып дога кылырмын. Тук калган көнемдә Сиңа хәмед һәм мактау әйтермен“, – дидем» Хәдис шәриф

Теләсә, ул Раббысыннан җир йөзенең бөтен хәзинәләрен, ризыкларын һәм мул тормышны сорый алыр иде. Ант итәм, аның бу хәлен күргәндә, мин аны кызгана һәм елый идем. Кулым белән аның мөбарәк корсагын сыйпап:

„Җаным сиңа корбан булсын! Сиңа көч бирерлек бу дөньядан бераз файда алсаң, ярамыймыни?“ – ди идем.

Ә ул: „Әй Гаишә! Мин дөньяны нишләтим? Өлүл-газм пәйгамбәрләрдән булган кардәшләрем моннан да кыенрагына түзделәр. Ләкин алар шул хәлләрендә яшәүләрен дәвам иттеләр. Раббыларына кавыштылар. Шуңа күрә Раббылары аларның Үзенә кайтуларын бик гүзәл итте, аларның савапларын арттырды. Мин мул тормышта яшәүдән оялам, чөнки андый тормыш мине алардан артта калдырыр. Минем өчен иң гүзәл һәм иң сөекле нәрсә – кардәшләремә, дусларыма кавышу һәм аларга кушылу“ – ди иде».

Анабыз хәзрәти Гаишә болай диде: «Рәсүлуллаһ бу сүзләреннән соң бер айлап вакыт үткәч вафат булды». Пәйгамбәребезнең юмартлыгы да телләрдә дастан иде. Бу гүзәл холыкта да беркем Пәйгамбәребезгә җитә алмады.

Ибне Габбас болай диде: «Рәсүлуллаһ игелек кылу ягыннан кешеләрнең иң юмарты иде. Мөбарәк Рамазан аенда һәм Җәбраил галәйһиссәләм белән очрашкан вакытларда ул иртәнге җилдән дә юмартрак була иде». Әнәс ибне Малик болай ди: «Мин Рәсүл галәйһиссәләм белән бергә бара идем. Аның өстендә бөрде Нәҗрани, ягъни Йәмән тукымасыннан тегелгән өс киеме бар иде. Арттан бер авыл кешесе килеп, аны якасыннан шулкадәр каты тартты, хәтта өс киеменең якасы аның мөбарәк муенын сызды һәм эз калды. Рәсүл галәйһиссәләм бу кешенең мондый кылануына көлде генә һәм аңа берәр нәрсә бирергә кушты». Рәсүл галәйһиссәләмнең бер карчык күршесе бар иде. Ул кызын Рәсүл галәйһиссәләм янына җибәрде һәм: «Намаз укыганда ябыныр өчен киемем юк. Миңа намазда ябыныр өчен кием җибәр», – дип ялварды. Рәсүл галәйһиссәләмнең ул мизгелдә башка киеме юк иде. Ул мөбарәк тәнендәге күлмәген салып, теге хатынга җибәрде. Намаз вакыты җиткәч, ул киемсез мәчеткә бара алмады. Мөхтәрәм сәхабәләр моны ишеткәч: «Рәсүл галәйһиссәләм шулкадәр юмарт: күлмәксез калып, мәчеткә җәмәгатькә килә алмый. Без дә бар булганыбызны фәкыйрьләргә таратыйк», – диделәр. Аллаһы Тәгалә шундук Исра сүрәсенең егерме тугызынчы изге аятен иңдерде. Башта Ул Хәбибенә мәгънәсе буенча болай диде:

«Кулларыңны муеныңа бәйләмә, аларны бөтенләй ачып та җибәрмә (саранлык итмә, бөтенләй бирмичә дә торма)», аннары: «Малыңны үзеңә калмаслык итеп (тарлыкка төшеп, намазны калдырып кайгырырлык дәрәҗәдә) таратма! (Садакада уртача бул.)» – диде.

Ул көнне намаздан соң хәзрәти Гали Рәсүлуллаһ янына килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Бүген гаиләмне туендыру өчен сигез көмеш дирһәм бурычка алган идем. Шуның яртысын сиңа бирим. Үзеңә күлмәк ал», – диде. Рәсүл галәйһиссәләм базарга чыгып, ике дирһәмгә бер күлмәк сатып алды. Калган ике дирһәмгә ризык алырга барганда, бер сукыр кешенең утырганын күрде. Ул: «Аллаһ ризалыгы өчен һәм җәннәт киемнәренә ирешү өчен миңа кем күлмәк бирә?» – ди иде. Рәсүл галәйһиссәләм сатып алган күлмәген аңа бирде. Сукыр күлмәкне кулына алгач, миск кебек хуш ис тойды. Ул бу хуш ис Рәсүл галәйһиссәләмнең мөбарәк кулыннан килгәнен аңлады, чөнки Рәсүл галәйһиссәләмнең бер тапкыр кигән һәр нәрсәсе, искереп таушалса да, һәр кисәге миск кебек хуш исле була иде.

Сукыр дога кылып: «Йә Раббым! Бу күлмәк хакына минем күзләремне ач!» – диде. Аның ике күзе дә шундук ачылды. Рәсүл галәйһиссәләм аннан китте. Бер дирһәмгә бер күлмәк сатып алды. Калган бер дирһәмгә ризык алырга барганда, бер хезмәтче кызның елаганын күрде дә: «Кызым, нигә болай елыйсың?» – дип сорады. Кыз: «Мин бер яһүднең хезмәтчесе. Ул миңа бер дирһәм бирде дә ярты дирһәмгә бер шешә, ә калган яртысына май сатып алырга кушты. Мин аларны сатып алып кайтып бара идем. Алар кулымнан төште. Шешә дә, май да әрәм булды, хәзер нишләргә белмим», – диде. Рәсүл галәйһиссәләм соңгы дирһәмен кызга бирде. Ул: «Моңа шешә белән май алып, өеңә илт», – диде. Ләкин мескен кыз: «Өйгә соңга калганым өчен яһүд мине кыйнар дип куркам», – диде. Рәсүл галәйһиссәләм: «Курыкма! Мин синең белән бергә барырмын һәм аңа сиңа бернәрсә дә эшләмәскә кушармын», – диде. Алар өйгә килеп, ишек шакыдылар. Яһүд ишекне ачып, Рәсүлуллаһны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) күргәч, аптырап калды. Рәсүлуллаһ яһүдкә булган хәлне сөйләп бирде һәм кызга бернәрсә дә эшләмәсен дип шәфәгать кылды. Яһүд Рәсүлуллаһның аякларына егылып: «Меңләгән кешенең баш таҗы булган, меңләгән арыслан боерыгын үтәргә көтеп торган әй бөек Пәйгамбәр! Син бер хезмәтче кыз өчен минем кебек бер мескеннең ишеген шәрәфләндердең. Йә Рәсүлуллаһ! Синең хакыңа бу кызны азат иттем. Миңа иманны, исламны өйрәт. Синең хозурыңда мөселман булыйм», – диде. Рәсүл галәйһиссәләм аңа исламны өйрәтте. Ул мөселман булды. Өенә кереп, гаиләсенә булган хәлне сөйләде. Аларның барысы да мөселман булды. Болар барысы да Рәсүлуллаһның гүзәл холыкларының бәрәкәте белән булды.

Һәр мөселман Рәсүлуллаһның бу хәлләрен үзенә үрнәк итеп алырга тиеш! Аллаһы Тәгаләнең әхлагы белән әхлакланырга һәр мөселманга кирәк. Чөнки Рәсүлуллаһ: «Аллаһы Тәгаләнең әхлагы белән холыкланыгыз!» – диде. Мәсәлән, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларыннан берсе – «Сәттар». Ягъни Ул – гөнаһларны каплаучы.

Мөселман да дин кардәшенең гаебен, кимчелеген капларга тиеш. Аллаһы Тәгалә Үзенең колларының гөнаһларын гафу итүче. Шуңа күрә мөселманнар да бер-берсенең кимчелекләрен, гаепләрен гафу итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә – Кәрим һәм Рәхим. Ягъни Аның лотфы, ихсаны мул һәм мәрхәмәте күп. Мөселман юмарт һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Бөтен гүзәл әхлак та шулай.

«Әйе! Сезнең һәр нәрсәне эшләячәгегезне беләм. Ләкин эш эшләүчеләрдән аерылып утырырга теләмим. Аллаһы Тәгалә иптәшләреннән аерылып утыручыны яратмый» Хәдис шәриф

Рәсүл галәйһиссәләмнең гүзәл холыклары (әхлагы) бик күп. Һәр мөселман аларны өйрәнергә һәм шундый ук әхлак белән бизәнергә тиеш. Шулай итеп кешегә дөньяда да, ахирәттә дә бәла-казалардан, авырлыклардан котылу һәм ике җиһан сәеденең шәфәгатенә ирешү насыйп булыр.

Аның гүзәл холыкларының кайберләре:

1. Рәсүлуллаһның (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) гыйлеме, мәгърифәте (ирфаны), аңлавы (фәһеме), ышанычы (якыйне), ныклы инануы (икъаны), акылы, зиһенлелеге, юмартлыгы, тыйнаклыгы, йомшаклыгы, шәфкате, сабырлыгы, тырышлыгы, намусы (хәмияте), тугрылыгы, ышанычлылыгы, батырлыгы, һәйбәте, егетлеге, сүз осталыгы, сөйләменең ачыклыгы, үткен акыллылыгы, гүзәллеге, сакчыллыгы (вәрәгъ), гыйффәте, затлылыгы, гаделлеге, оялчанлыгы (хаясы), дөньядан ваз кичүе (зөһде) һәм тәкъвалыгы башка бөтен пәйгамбәрләрнекеннән дә күбрәк иде.

2. Ул дусларыннан да, дошманнарыннан да күргән зарарларны, җәфаларны гафу итә иде. Аларның берсенә дә үч кайтармый иде. Өхед сугышында кяферләр аның мөбарәк яңагын канатып, тешләрен сындыргач, моны эшләүчеләр өчен: «Йә Раббым! Аларны гафу ит! Наданлыклары өчен аларны кичер», – дип дога кылды.

3. Шәфкате бик күп иде. Хайваннарга су бирә иде. Су савытын кулы белән тотып, алар туйганчы көтеп тора иде. Атланган атының йөзен һәм күзләрен сөртә иде.

4. Һәр чакыручыга «Ләббәйк» («Әйе, тыңлыйм») дип җавап бирә иде. Беркем янында да аякларын сузмый иде. Тез чүгеп утыра иде. 5. Ул үзен беркемнән дә өстен күрми иде. Бер сәфәрдә сарык кәбабы пешерергә җыенгач, берәү: «Мин суям», – диде. Икенчесе: «Мин тиресен туныйм», – диде. Өченчесе: «Мин пешерәм», – диде. Рәсүлуллаһ: «Ә мин утын җыям», – дигәч, алар: «Йә Рәсүлуллаһ! Син ял ит! Без үзебез җыябыз», – диделәр. Ул: «Әйе! Сезнең һәр нәрсәне эшләячәгегезне беләм. Ләкин эш эшләүчеләрдән аерылып утырырга теләмим. Аллаһы Тәгалә иптәшләреннән аерылып утыручыны яратмый», – диде. Һәм торып, утын җыярга китте. 6. Сәхабәләре (радыяллаһу тәгалә ганһүм әҗмәгыйн) утырган урынга килгәч, түргә узмый иде. Күргән буш урынга утыра иде. Бервакыт ул кулына таягын алып урамга чыккач, аны күргәннәр аягүрә бастылар. Ул: «Башкалар бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп торган кебек, минем өчен аягүрә басмагыз! Мин дә сезнең кебек бер кеше. Һәркем кебек ашыйм. Арысам, утырам», – диде.

7. Ашауда, киенүдә һәм һәр нәрсәдә хезмәтчеләрен үзеннән аермый иде. Аларның эшләренә ярдәм итә иде. Аның берәрсен кыйнаганын, сүккәнен беркайчан да күрмәделәр.

Һәрвакыт аның хезмәтендә булган Әнәс ибне Малик болай ди: «Рәсүлуллаһка ун ел хезмәт иттем. Аның миңа күрсәткән хезмәте минем аңа күрсәткәнемнән күбрәк иде. Аның миңа үпкәләгәнен, каты сүз әйткәнен беркайчан да күрмәдем».17

8. Сүтелгән, ертылган киемнәрен үзе ямый, сарыкларын үзе сава, хайваннарына үзе азык бирә иде. Базардан сатып алганын өенә үзе алып кайта иде. Сәфәрдә хайваннарына азык бирә, кайчак аларны чистарта да иде. Боларны кайчак үзе генә эшли, кайчак хезмәтчеләренә ярдәм итә иде. 9. Кайбер кешеләрнең хезмәтчеләре аны чакырырга килсәләр, ул Мәдинә гадәте буенча алар белән кулга-кул тотынып бара иде.

10. Авыруларның хәлен белә, җеназаларда катнаша иде. Күңелләрне яулау өчен кяферләрнең һәм мөнафыйкларның авыруларын да зиярәт кыла иде. 11. Иртәнге намазны укыткач, җәмәгатькә таба борылып утыра һәм: «Авырып яткан кардәшебез бармы? Хәлен белергә барыйк!» – ди иде. Авыру булмаса: «Җеназасы булган кеше бармы? Ярдәмгә барыйк!» – ди иде. Җеназа булса, аны юуда, кәфенләүдә ярдәм итә, җеназа намазын үзе укыта һәм каберенә кадәр озата бара иде. Җеназа булмаса: «Төш күргән кеше булса, сөйләсен! Тыңлыйк, юрыйк!» – ди иде.

12. Сәхабәләреннән берәрсен өч көн күрмәсә, аның хәлен сораша иде. Сәфәргә киткән булса, аңа хәер-дога кыла, шәһәрдә булса, хәлен белергә бара иде. 13. Юлда очраткан мөселманга беренче булып үзе сәлам бирә иде. 14. Дөягә, атка, качырга һәм ишәккә атлана, кайчак артына башка кешене дә утырта иде.

15. Кунакларына, сәхабәләренә хезмәт итә һәм: «Кавемнең сәеде, аларның иң өстене – аларга хезмәт итүче», – ди иде.

16. Аның кычкырып көлгәнен беркайчан да күрмәделәр. Тавышсыз гына елмая иде. Кайчак көлгәндә мөбарәк алгы тешләре күренә иде.

17. Ул һәрвакыт уйчан, кайгылы булып күренә, аз сөйли иде. Сүзне елмаеп башлый иде. 18. Кирәкмәгән һәм файдасыз нәрсә сөйләми иде. Кирәк булганда, кыска, файдалы һәм мәгънәсе ачык итеп сөйли иде. Яхшы аңлашылсын өчен кайчак өч тапкыр кабатлый иде.

19. Чит кешеләр белән дә, танышлар белән дә, балалар белән дә, карт хатыннар белән дә һәм мәхрәм хатыннары белән дә шаяра, шаян сүзләр сөйли иде. Ләкин бу аның Аллаһы Тәгаләне бер мизгелгә дә онытуына сәбәп булмый иде.

20. Аның һәйбәтеннән беркем дә йөзенә карый алмый иде. Бер кеше килеп, аның мөбарәк йөзенә карагач, калтырана башлады. Ул: «Борчылма! Мин патша да, залим дә түгел. Мин – кипкән ит ашаучы бер мескен хатынның улы», – диде. Теге кешенең куркуы бетте һәм ул үз хәсрәтен сөйли башлады.

21. Аның сакчылары, ишек сакчылары юк иде. Һәркем аның янына җиңел генә килеп, хәсрәтен сөйли ала иде. 22. Ул бик оялчан иде. Сөйләшкән кешесенең йөзенә карарга ояла иде.

«Кавемнең сәеде, аларның иң өстене – аларга хезмәт итүче» Хәдис шәриф

23. Ул беркемнең дә гаебен йөзенә бәрми иде. Беркемгә дә зарланмый, беркем турында да артыннан сөйләми иде. Берәр кешенең сүзен яки эшен ошатмаса: «Кайбер кешеләр нигә болай эшлиләр икән?» – ди иде.

24. Аллаһы Тәгаләнең сөеклесе, рәсүле һәм кабул ителгәне була торып: «Арагызда Аллаһы Тәгаләне иң яхшы белүчегез һәм Аннан иң күп куркучыгыз – мин», – ди иде. «Мин күргәнне күрсәгез, аз көләр, күп елар идегез», – ди иде.18 Күктә болыт күренсә: «Йә Раббым! Бу болыт белән безгә газап җибәрмә!» – ди иде. Җил иссә: «Йә Раббым! Безгә хәерле җил җибәр!» – дип дога кыла иде. Күк күкрәсә: «Йә Раббым! Безне ачуың белән үтермә, газабың белән һәлак итмә һәм моннан алда безгә сәламәтлек насыйп ит!» – ди иде.

Намазга баскач, елаучы кешенең тирән сулаганы кебек, аның күкрәгеннән тавыш ишетелә иде. Коръән Кәрим укыганда да шулай була иде. 25. Аның йөрәк көче, батырлыгы гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә зур иде. Хөнәйн сугышында мөселманнар таралышып, ул өч-дүрт кеше белән генә калган иде. Ул берничә тапкыр кяферләрнең һөҗүменә берүзе каршы торды һәм һич тә артка чигенмәде. Аларга каршы басып, аларны качарга мәҗбүр итте.

26. Бик юмарт иде. Йөзләгән дөя һәм сарык бүләк итә, үзенә бернәрсә дә калдырмый иде. Күпме каты күңелле кяферләр аның бу ихсаннарын күреп иманга килделәр.

27. Аннан берәр нәрсә сорагач, «юк» дигәнен беркайчан да ишетмәделәр. Булса, бирә, булмаса, дәшми иде.

28. Аллаһы Тәгалә: «Сора, бирим», – дисә дә, ул дөнья байлыгын сорамады. Иләнгән бодай оныннан пешерелгән икмәкне беркайчан да ашамады. Һәрвакыт иләнмәгән арпа оныннан пешерелгән икмәк ашый иде. Аның туйганчы ашаганын күрмәделәр. Өйдә ике-өч ай аш пешмичә, икмәк салынмыйча, бары хөрмә генә ашаган айлары да булды. Ике-өч көн бернәрсә дә ашамаган чаклары да була иде.

29. Ул вафат булгач, аның тимер көбәсе утыз килограмм арпа өчен бер яһүдтә рәһенгә калдырылган булып чыкты. 30. Аның берәр ризыкны ошатмаганын ишетмәделәр. Ошатканын ашый, ошатмаганын ашамый һәм бернәрсә дә әйтми иде. Көнгә бер тапкыр ашый иде. Кайчак иртән, кайчак кичен ашый иде. Өйгә кайткач: «Ашарга берәр нәрсә бармы?» – дип сорый, юк дисәләр, ураза тота иде. Ризыкны ашъяулык, табак, өстәл кебек нәрсә өстенә куймыйча, җиргә куя, тез чүгеп, бернәрсәгә дә таянмыйча ашый иде. Ашауны бисмилла әйтеп башлый иде. Уң кулы белән ашый иде. 31. Хатыннарына һәм берничә хезмәтчесенә кайчак бер еллык арпа һәм хөрмә аерып куя, шуннан фәкыйрьләргә садака да бирә иде.

32. Башка пәйгамбәрләр кебек, ул садака да, зәкят малы да алмый иде. Бүләкне кабул итә иде. Күбесенчә аның өчен артыгы белән кайтарып бирә иде.

33. Аның түшәге эче хөрмә сүсе белән тутырылган эшкәртелгән күннән иде. Эче йон белән тутырылган түшәк китергәч, ул аны кабул итмәде һәм: «Әй Гаишә! Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, әгәр теләсәм, Аллаһы Тәгалә һәр җирдә минем янымда алтын һәм көмеш өемнәре тотар иде», – диде. Кайчак чыпта, такта, түшәк, йоннан басылган киез яки коры туфрак өстендә йоклый иде.

34. Ястү намазыннан соң төн уртасына кадәр йоклый, аннары иртәнге намазга кадәр гыйбадәт кыла иде. Уң ягына ята, уң кулын яңагы астына куя, кайбер сүрәләрне укып йоклый иде. 35. Ул тәфәэүл кыла иде. Ягъни беренче күргән, көтмәгәндә күргән нәрсәләрне яхшыга юрый иде. Бернәрсәне дә бәхетсезлек билгесе санамый иде.

36. Кайгылы чакларында сакалын тотып уйга чума иде.

37. Кайгырганда, шундук намаз укый башлый иде. Намазның ләззәте һәм рәхәте белән кайгысын тарата иде. 38. Гайбәт сөйләүченең, ягъни башкаларны күз артыннан гаепләүченең сүзен һич тә тыңламый иде.

39. Йөргәндә янга яки артка карарга кирәк булса, бөтен гәүдәсе белән борылып карый иде. Башын гына борып карамый иде. 40. Пәйгамбәребезнең Аллаһы Тәгаләдән куркуы, Аңа итагать итүе һәм гыйбадәт кылуы шулкадәр күп иде: аның бу хәленә беркем дә түзә алмас иде. Мөбарәк аяклары шешкәнче намаз укый иде. Аңа: «Йә Рәсүлуллаһ! Синең үткән һәм киләчәк бөтен хаталарың гафу ителгән бит, нигә үзеңә шулкадәр авырлык саласың?» – дигәч, ул: «Мин Аллаһы Тәгаләнең иң күп шөкер итүче колы булмыйммы соң?» – дип җавап бирде.

Җан сандугачы бер гөлне туктаусыз тели,
уйлама, ул чит-ятлар белән талаш тели.
Туктамыйча тирәсендә циркуль кебек әйләнә,
кинәт кенә ялгызлыкка ашкынырга тели.
Аңладым: ул гүзәл гөл ятка серен ачмаган,
бөре кебек, ул һәрвакыт сандугачны тели.
Ул сылу ятлардан яңагын яшергән,
ә алар юкка гына буш мәхәббәт тели.
Зати! Висаль юлында ул Мәҗнүн кебек атлый,
үзен эретеп, Ләйләне генә тели.

«Мин Аллаһы Тәгаләнең иң күп шөкер итүче колы булмыйммы соң?» Хәдис шәриф