Сөекле Пәйгамбәрем

ХИЛЬЯИ СӘГАДӘТ

Хәбибе әкрам Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тышкы кыяфәтен «Хильяи сәгадәт» дип атыйлар. Ислам галимнәре Мөхәммәд галәйһиссәләмнең күренеп торган бөтен әгъзаларын, кыяфәтен, сыйфатларын, гүзәл холыкларын һәм иң нечкә якларына кадәр бөтен тормышын дәлилләре һәм шаһитлыклары белән ачык итеп язганнар. Бу мәгълүматлар Пәйгамбәребезнең үз сүзләре булган хәдис шәрифләрдән һәм сәхабәләре хәбәр иткән риваятьләрдән җыелган. Аларны үз эченә алган әсәрләрне сирә китаплары дип атыйлар. Меңләгән сирә китабы арасында Пәйгамбәребезнең хильяи сәгадәтен бәян иткән иң мәшһүр китаплар – имам Тирмизинең «Әш-Шәмаилүр-Рәсүл», Кады Гыязның «Шифаи шәриф», имам Бәйһәкый белән Әбү Нугайм Исфаһанинең «Дәлаилен-нөбүввә» исемле китаплары, шулай ук хәзрәти имам Касталанинең «Мәваһибе ләдүнния» исемле әсәре. Хәдис шәрифләрдә һәм мөхтәрәм сәхабәләр хәбәр иткән риваятьләрдә сөекле Пәйгамбәребезнең хильяи сәгадәте болай тасвирлана: «Галәм горурлыгының мөбарәк йөзе, бөтен шәрәфле әгъзалары һәм мөбарәк тавышы бөтен кешеләрнең йөзләреннән, әгъзаларыннан һәм тавышларыннан гүзәлрәк иде.

Мөбарәк йөзе бераз түгәрәк иде, ә күңелле чакларында ай кебек нурлана иде.1 Аның шатлануы мөбарәк маңгаеннан билгеле була иде.

Рәсүлуллаһ көндез ничек күрсә, төнлә дә шулай күрә иде. Алдындагыларны ничек күрсә, артындагыларны да шулай күрә иде. Янга яки артка карарга теләгәндә, бөтен гәүдәсе белән борылып карый иде. Җиргә күккә караганнан күбрәк карый иде. Мөбарәк күзләре зур, керфекләре озын иде. Мөбарәк күзләрендә бераз кызыллык бар иде, күз карасы бик кара иде, һәм ул төннәрен күзләренә сөрмә тарта иде. Галәм горурлыгының (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) маңгае ачык иде.

Мөбарәк кашлары нечкә, ике кашы арасы ачык иде. Ике кашы арасындагы тамыр ачуланганда кабара иде. Мөбарәк борыны бик матур, урта өлеше бераз калкурак иде. Мөбарәк башы зур иде. Мөбарәк авызы кечкенә түгел иде. Мөбарәк тешләре ак, алгы тешләре сирәк иде. Сөйләгәндә, әйтерсең, тешләре арасыннан нур чыга иде. Аллаһы Тәгаләнең коллары арасында аннан да матуррак һәм татлырак сөйләүче кеше күренмәде.

Галәм горурлыгы кырык яшькә җиткәч,
башына рисаләт таҗы куелды.
Даим аваз ишетелә иде: «Әй Әмин,
Мин сине галәмнәргә рәхмәт кылдым».

«Кергән һәр чиркәүнең епископыннан Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатларын һәм хильясын (тышкы кыяфәтен) сорадым һәм барысын да берәм-берәм хәтеремә салдым. Мәдинәгә кайткач, барысын да Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөйләдем. Бу аңа ошады» Могыйра ибне Шөгъбә (радыяллаһу ганһү)

Коръән Кәрим аять-аять ачык дәлилләр белән иңде,
төрле-төрле бик күп могҗизалар күренде.
Ул пакь зат башыннан аягына кадәр нур булса да,
аның һәр әгъзасында могҗизалар бар иде.
Иң элек: аның мөбарәк тәненең
күләгәсе беркайчан да җиргә төшмәде.
Башыннан аягына кадәр аның гәүдәсе нур иде,
ә нурның күләгәсе булмавы – билгеле.
Шулай ук аның мөбарәк башы өстендә
һәрвакыт күләгә салучы бер болыт бар иде.
Кая гына барса да, ул аңа ияреп бара иде,
һәрвакыт башы өстендә тора иде.
Ә аның мөбарәк күзләрендәге могҗиза
нинди икәнен дә сезгә сөйлим.
Алдындагыны ничек ачык күрсә,
артындагыны да шулай ук күрә иде.
Тыңлагыз аның мөбарәк борыны турында да,
карагыз, андагы могҗиза нинди.
Җәбраил Әмин вәхи белән иңгәндә,
Җәбраил күктән аерылган шул мизгелдә үк
Пәйгамбәр аның исен тоя иде
һәм аның вәхи белән иңгәнен белә иде.
Ай йөзле ул зат иреннәрен кыймылдатса,
күктә кояш түгәрәге дә кыймылдый иде.

Мөбарәк сүзләре бик җиңел аңлашыла, күңелләрне яулый һәм рухларны тарта иде. Сөйләгәндә, сүзләре энҗе кебек тезелә иде. Берәр кеше санарга теләсә, аның сүзләрен санап була иде. Кайчак яхшы аңлашылсын өчен әйткәнен өч тапкыр кабатлый иде. (Җәннәттә Мөхәммәд галәйһиссәләм сөйләгәнчә сөйләшәчәкләр.) Аның мөбарәк тавышы беркемнең дә тавышы җитмәгән җиргә ирешә иде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ачык йөзле иде. Ул елмаеп көлә иде, һәм шунда аның мөбарәк алгы тешләре күренә иде.

Көлгәндә, аның нуры диварларга чагыла иде. Аның елавы да көлүе кебек тыныч иде. Ул кычкырып көлмәде, тавыш чыгарып еламады, ләкин кайгырганда мөбарәк күзләреннән яшь ага, мөбарәк күкрәгеннән тавыш ишетелә иде. Ул өммәтенең гөнаһларын уйлаганда, Аллаһы Тәгаләдән куркудан, Коръән Кәримне ишеткәндә, кайчак намаз укыганда да елый иде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребезнең мөбарәк бармаклары эре, мөбарәк беләкләре итле иде. Мөбарәк учлары киң иде. Бөтен тәненең исе мисктән дә хуш иде. Мөбарәк тәне йомшак та, көчле дә иде. Әнәс ибне Малик болай ди: «Рәсүлуллаһка ун ел хезмәт иттем. Аның мөбарәк куллары ефәктән дә йомшаграк иде».

Мөбарәк тәне мисктән дә, чәчәкләрдән дә хушрак исле иде. Мөбарәк куллары, аяклары һәм бармаклары озын иде. Мөбарәк аякларының бармаклары эре, табаннары артык уелмаган һәм йомшак иде. Мөбарәк корсагы киң, күкрәге белән бер тигездә иде. Иң сөякләре эре, мөбарәк күкрәге киң иде. Рәсүлуллаһның шәрәфле йөрәге илаһи назар урыны иде. Рәсүле әкрам Пәйгамбәребез бик озын буйлы булмаган кебек, кыска буйлы да түгел иде. Янына озын буйлы берәр кеше басса, ул аннан озынрак күренә иде. Утырганда, мөбарәк иңнәре янында утыручыларның барысыныкыннан да югарырак була иде.

Мөбарәк чәче һәм сакалы бик бөдрә дә, бик туры да түгел, яратылыштан дулкынлы иде. Мөбарәк чәчләре озын иде; башта ул маңгаена кәкел калдыра иде, соңрак чәчен икегә аера башлады. Мөбарәк чәчләрен кайчак үстерә, кайчак кисеп кыскарта иде. Чәчен һәм сакалын буямый иде. Вафат булганда, чәчендәге һәм сакалындагы ак бөртекләр егермедән дә ким иде. Мөбарәк мыекларын кыска итеп кыркый иде. Мыекларының озынлыгы һәм формасы мөбарәк кашлары кадәр иде. Аның хезмәтендә махсус чәчтарашлары бар иде.

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мисвәген һәм таракны яныннан калдырмый иде. Мөбарәк чәчен һәм сакалын тараганда көзгегә карый иде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез алдына карап, тиз атлап йөри иде, һәм ул берәр урыннан узса, бу аның хуш исеннән билгеле була иде. Рәсүлуллаһ гарәп иде. Ягъни аның йөз төсе ак, алсулык катыш, ул бик гүзәл, нурлы һәм сөйкемле иде». Пәйгамбәребезне кара дип әйткән кеше кяфер була. «Гарәп» сүзенең лөгать мәгънәсе – «гүзәл». Мәсәлән, «лисанел-гарәб» – «гүзәл тел» дигән сүз. Ә истилахи мәгънәдә, ягъни география буенча, гарәп – Гарәбстан дип аталган ярымутрауда туып үскән, андагы климат, һава, су һәм ризык белән тәрбияләнгән һәм андагы кешеләрнең каныннан булган кеше. Анатолия каныннан килүчеләрне төрек, Болгариядә туып үскәннәрне болгар, Германиядәгеләрне немец дип атаган кебек, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) да Гарәп ярымутравында туганга күрә гарәп. Гарәпләр ак, бодай төсле йөзле булалар. Бигрәк тә Пәйгамбәребезнең нәселе ак йөзле һәм бик гүзәл иде. Чөнки аның бабасы Ибраһим галәйһиссәләм дә ак йөзле иде һәм Басра шәһәре халкыннан Тарух исемле ак йөзле бер мөэминнең улы иде. Кяфер Азәр Ибраһим галәйһиссәләмнең атасы түгел, ә агасы һәм үги атасы иде.

«Рәсүлуллаһка ун ел хезмәт иттем. Аның мөбарәк куллары ефәктән дә йомшаграк иде. Мөбарәк тәне мисктән дә, чәчәкләрдән дә хушрак исле иде» Әнәс ибне Малик (радыяллаһу ганһү)

Сөекле Пәйгамбәребезнең атасы Габдулланың гүзәллеге Мисырга кадәр таралган иде, һәм маңгаендагы нур аркасында ике йөзгә якын кыз аңа кияүгә чыгар өчен Мәккәгә килгән иде. Ләкин Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры Аминәгә насыйп булды. Аның агасы Габбас һәм Габбасның улы Габдулла да ак йөзле иде. Пәйгамбәребезнең кыямәткә кадәр нәселе дә гүзәл һәм ак йөзле. Рәсүлуллаһның сәхабәләре дә ак йөзле һәм гүзәл иде. Госман (радыяллаһу ганһү) ак йөзле, сары чәчле иде. Рәсүлуллаһ Византия императоры Ираклий хөкүмәтенә җибәргән илче Дихъя Кәлби бик гүзәл иде, һәм ул урамнарда йөргәндә, Византия кызлары аның йөзен күрер өчен урамнарга чыга иде. Җәбраил галәйһиссәләм еш кына Дихъя (радыяллаһу ганһү) кыяфәтендә килә иде. Мисыр, Шам (Сүрия), Африка, Сицилия һәм Испаниянең җирле халкы гарәп түгел. Ләкин гарәпләр исламны дөньяга тарату өчен Гарәп ярымутравыннан чыгып бу якларга килгәнгә күрә, бүген алар анда да бар. Шулай ук алар Анатолиядә, Һиндстанда һәм башка илләрдә дә бар. Ләкин бүген бу илләрнең берсенең дә халкын гарәп дип атау дөрес булмас.

Мисыр халкы кара-тут йөзле. Хәбәшстан халкы кара тәнле, аларны хәбәшләр дип атыйлар. Зәнҗибар халкын зәнҗиләр дип атыйлар, алар да кара тәнле. Пәйгамбәребезнең туганнарын, оныкларын сөю һәм хөрмәт итү – гыйбадәт. Аларны һәр мөселман сөя. Анатолиягә кунакка килгән кара тәнле фәллахлар, хәбәшләр, зәнҗиләр хөрмәт һәм сый күрер өчен үзләрен гарәп итеп таныштырганнар, ә Анатолиянең саф күңелле мөселманнары аларның сүзләренә ышанып, аларны яратканнар. Чөнки бу мәхәббәттә кара белән акны аеру юк. Кара тәнле мөселман ак тәнле кяфердән күп мәртәбә өстенрәк, кыйммәтлерәк һәм сөйкемлерәк. Кешенең кара тәнле булуы иманның шәрәфен киметми. Хәзрәти Билал Хәбәши һәм Рәсүлуллаһ бик яраткан Усамә кара тәнле иделәр. Начарлыклары һәм түбәнлекләре һәркемгә билгеле булган кяферләр Әбү Ләһәб һәм Әбү Җәһел ак тәнле иделәр. Аллаһы Тәгалә кешенең төсенә түгел, ә иманының көченә һәм тәкъвалыгына кыйммәт бирә. Ләкин караларның үзләрен гарәп итеп таныштыруы ислам дошманнары – яһүдләрнең эшенә ярады. Бер яктан алар кара тәнле кешеләрне түбән һәм җирәнгеч итеп күрсәттеләр. Аларны кол итеп файдаландылар.

Икенче яктан, кара мәчеләрне, этләрне «Гарәп, гарәп» дип чакырып, газета һәм журналларда бастырган кара рәсемнәрне һәм карикатураларны гарәп дип атап, яшьләргә гарәпне кара итеп күрсәтергә, шулай итеп мөселман балаларын Пәйгамбәребездән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) суындырырга тырыштылар.

Гүзәл холыкларның барысы да сөекле Пәйгамбәребездә җыелган иде. Аның гүзәл холыклары Аллаһы Тәгалә биргән (вәһби) иде, соңыннан тырышып казанылган (кәсби) түгел иде. Ул беркайчан да мөселманны исеме белән атап ләгънәт кылмады һәм мөбарәк кулы белән беркемне дә сукмады. Аллаһ өчен үч алды, ә үзе өчен беркемнән дә үч алмады. Туганнарына, сәхабәләренә һәм хезмәтчеләренә тыйнаклык белән яхшы мөгамәлә итә иде. Өйдә бик йомшак һәм ачык йөзле иде. Авыруларның хәлен белергә бара, җеназаларда катнаша иде. Сәхабәләренә эшләрендә ярдәм итә, балаларын кулына ала иде. Ләкин аның күңеле болар белән мәшгуль түгел иде. Мөбарәк рухы фәрештәләр дөньясында иде. Рәсүлуллаһны көтмәгәндә күргән кешене курку биләп ала иде. Әгәр ул үзе йомшак мөгамәлә итмәсә, пәйгамбәрлек хәлләре аркасында беркем дә аның янында утыра алмас, сүзен тыңларга түземлеге җитмәс иде. Үзе исә оялчанлыгыннан (хаясыннан) мөбарәк күзләре белән беркемнең дә йөзенә карамый иде.

Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләрнең иң юмарты иде. Аннан берәр нәрсә сорагач, аның «юк» дигәнен беркем дә күрмәде. Соралган нәрсә булса, бирә, булмаса, дәшми иде.

Аның шулкадәр игелекләре, шулкадәр ихсаннары бар иде, хәтта Византия императорлары да, Иран шаһлары да, башка бер генә патша да аның кадәр ихсан кыла алмады. Ләкин үзе тарлыкта яшәүне ярата иде; ашау-эчү хакында исенә дә китерми торган тормыш белән яши иде. Ул беркайчан да: «Ашарга китерегез, ашыйк» яки «Фәлән ашны пешерегез», – дими иде. Ашарга китерсәләр, ашый, нинди җимеш бирсәләр дә кабул итә иде. Кайчак айлар буе аз ашый, ачлыкны ярата иде. Кайчак күп тә ашый иде. Ашаганнан соң су эчми иде. Суны утырып эчә иде.2 Башкалар белән ашаганда, барысыннан да соң туктый иде.3 Һәркемнең бүләген кабул итә иде. Бүләк китергән кешегә аның бүләгеннән күп мәртәбә артыгын бирә иде.

Төрле кием кию аның гадәте иде. Чит дәүләтләрнең илчеләре килгәндә, бизәнеп, кыйммәтле һәм затлы кием киеп, гүзәл кыяфәтен күрсәтә иде. Кашы гакыйк ташыннан булган көмеш йөзек кия һәм аны мөһер итеп куллана иде. Йөзегендә «Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дип язылган иде. Аның түшәге күннән иде, эче хөрмә агачы сүсе белән тутырылган иде. Кайчак шушы түшәктә, кайчак җиргә җәелгән күн өстендә, кайчак исә чыпта яки коры туфрак өстендә йоклый иде. Мөбарәк учын уң яңагы астына куеп, уң ягына ятып йоклый иде.4 Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) зәкят малын алмый, чи суган һәм сарымсак кебек нәрсәләр ашамый һәм шигырь әйтми иде. Пәйгамбәребезнең мөбарәк күзләре йоклый, ә шәрәфле йөрәге йокламый иде. Ач ятып, тук тора иде. Беркайчан да иснәми иде. Аның мөбарәк тәне нурлы иде, күләгәсе җиргә төшми иде. Киеменә чебен кунмый, черки һәм башка бөҗәкләр аның мөбарәк канын эчми иде.

Аллаһы Тәгалә аның Рәсүлуллаһ икәнен белдергәннән соң, шайтаннар күкләргә менеп хәбәр ала алмас булдылар, каһиннәр дә алдан хәбәр бирә алмас булдылар. Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзер дә без белмәгән бер тормыш белән тере. Аның шәрәфле тәне беркайчан да черими. Каберендә бер фәрештә торып, өммәте әйткән шәрәфле салаватларны аңа җиткереп тора. Аның мөнбәре белән шәрәфле кабере арасындагы урынны Рәүдаи мөтаһһәрә дип атыйлар. Бу урын – җәннәт бакчаларының берсе. Аның шәрәфле каберен зиярәт кылу – итагатьләрнең иң бөеге һәм гыйбадәтләрнең иң кыйммәтлесе. Мөхтәрәм сәхабәләрнең бөекләре Пәйгамбәребезнең гүзәллеген болай сөйләделәр. Әбү Һөрәйрә болай диде: «Мин Рәсүлуллаһтан да гүзәлрәк кешене күрмәдем. Әйтерсең, кояш бөтен балкышы белән аның йөзендә балкый иде. Көлгәндә, тешләре диварларга яктылык чәчә иде».

«Өммәтем арасында мине иң күп сөючеләр – миннән соң киләчәк, мине күрер өчен гаиләләрен һәм малларын фида кылырга әзер кешеләр» Хәдис шәриф

Ибне Әбү Һалә болай диде: «Пәйгамбәребезнең мөбарәк йөзе тулган ай кебек балкый иде». Хәзрәти Гали болай диде: «Аны көтмәгәндә күргән кешене аның һәйбәте курку белән биләп ала иде. Ә аның белән сөйләшеп, аны танып белгән кеше шундук аңа җылынып, аны ярата башлый иде».

Җабир ибне Сәмүрә болай диде: «Рәсүлуллаһ мөбарәк кулы белән минем йөземне сыйпады. Аның кулында мин, әйтерсең, аны гаттарның, ягъни хуш исле нәрсәләр сатучының капчыгыннан яңа гына чыгарганнар кебек, хуш ис һәм салкынлык тойдым. Рәсүлуллаһ мосафәха өчен берәр кешенең кулына кулын тидерсә, көне буе ул кешенең кулыннан бу хуш ис китми иде».5

Анабыз хәзрәти Гаишә болай диде: «Рәсүлуллаһ берәр баланың башыннан сыйпаса, башка балалар арасында ул бала хуш исеннән шундук билгеле була иде».6

Бервакыт Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) өендә йоклап ята иде. Әнәс ибне Маликның анасы Өмме Сөләйм килде. Йокы вакытында Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзендә тир тамчылары күренгән иде. Өмме Сөләйм Пәйгамбәребезнең мөбарәк тирен җыя башлады. Ул уянып, моның сәбәбен сорагач, Пәйгамбәребезгә сөт буенча ананың кыз туганы тиешле булган Өмме Сөләйм: «Без аны хуш исле майларыбызга кушабыз. Синең тирең – хуш исләрнең иң гүзәле, иң хуш булганы», – диде.7

Әбү Һөрәйрә болай диде: «Йөрүдә Рәсүлуллаһтан да тизрәк кешене күрмәдем. Әйтерсең, җир аның алдында төрелә иде. Аның белән бергә барганда, без бөтен көчебезне куеп тырыша идек».

Пәйгамбәребез гаять гүзәл сөйли иде. Сүзне каян башларга һәм кайда тәмамларга кирәк икәнен иң камил рәвештә белә иде. Аның сүзләре әйтелеше ягыннан ачык, гаять матур һәм урынлы иде. Аның сүзләрендә һәрвакыт мәгънәнең дөреслеге күренеп тора иде. Фикерен белдерү көче гаять югары булганлыктан, сөйләгәндә һич тә армый һәм авырлык кичерми иде.

Пәйгамбәребезнең гүзәллеге

«Голәмаи расихин» дип аталган, тышкы (заһир) һәм эчке (батыйн) гыйлемнәрдә остаз булган һәм Пәйгамбәребезнең варислары булган бөек ислам галимнәре аны бөтен гүзәллекләре белән күргәннәр һәм аңа гашыйк булганнар. Аларның беренчесе – Әбү Бәкер Сыйддыйк. Ул Рәсүлуллаһтагы (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлек нурын күреп, аның өстенлеген, гүзәллеген һәм бөеклеген аңлап, аңа гашыйк булды, һәм бу юлда башка беркем дә аның кебек була алмаслык дәрәҗәдә алга китте. Хәзрәти Әбү Бәкер һәр мизгелдә, кая гына карамасын, Рәсүлуллаһны күрә иде. Бервакыт ул үз хәлен болай белдерде: «Йә Рәсүлуллаһ! Кая гына карасам да, сине күрәм». Икенче бервакыт: «Бөтен игелекләремне синең бер ялгышуыңа (сәһвеңә) алыштырыр идем», – диде. Рәсүлуллаһның гүзәллеген иң яхшы күреп, аңлап сөйләүчеләрнең берсе мөэминнәрнең анасы, анабыз хәзрәти Гаишә иде. Хәзрәти Гаишә галимә, мөҗтәһид, акыллы, зирәк һәм әдәбиятны яхшы белүче иде. Ул гаять матур һәм оста итеп сөйли иде. Коръән Кәримнең мәгънәләрен, хәләл белән хәрамны, гарәп шигъриятен һәм хисап гыйлемен бик яхшы белә иде. Аның Рәсүлуллаһны мактаган шигырьләре бар. Түбәндәге ике бәетне анабыз хәзрәти Гаишә әйткән:

«Рәсүлуллаһ берәр баланың башыннан сыйпаса, башка балалар арасында ул бала хуш исеннән шундук билгеле була иде» Хәзрәти Гаишә (радыяллаһу ганһә)

Вә ләү сәмигу әһлү Мисрә әүсафә хәддиһи,
Ләмә бәзәлү фи сәүми Йусуфә мин нәкъдин.
Ләвамы Зәлиха ләү рәәйнә җәбинәһү,
Ләәсарнә бил-катгыйл-кулүби галәл-әйди.
Тәрҗемәсе:
Мисырдагылар аның яңакларының гүзәллеген ишеткән булсалар,
Йосыф галәйһиссәләм өчен сатулашканда бер акча да бирмәсләр иде.
(Бөтен малларын аның яңакларын күрер өчен саклар иделәр.)
Зөләйханы гаепләгән хатыннар аның балкып торган маңгаен күрсәләр,
кулларын түгел, йөрәкләрен кисәрләр иде (һәм авыртуын да тоймаслар иде).

Анабыз хәзрәти Гаишә болай сөйли: «Бервакыт Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк аяк киеменең каешларын чыгара иде, ә мин җеп эрли идем. Мин аның мөбарәк йөзенә карадым. Балкып торган маңгаеннан тир тама иде. Һәр тир тамчысы тирә-якка нур чәчә, күзләремне чагылдыра иде. Мин хәйран калып катып калдым. Ул миңа карап: „Сиңа ни булды, нигә болай уйга баттың?“ – диде. Мин: „Йә Рәсүлуллаһ! Мөбарәк йөзеңдәге нурларның балкышына һәм мөбарәк маңгаеңдагы тир бөртекләре чәчкән яктылыкка карап, үземне оныттым“, – дидем. Рәсүлуллаһ торып, яныма килде. Ике күзем арасыннан үпте дә: „Әй Гаишә! Аллаһы Тәгалә сиңа игелекләр бирсен! Син мине сөендергән кебек, мин сине сөендерә алмадым“, – диде». Ягъни ул: «Синең мине сөендерүең минем сине сөендерүемнән күбрәк», – диде. Ул хәзрәти Гаишәнең ике мөбарәк күзе арасыннан үпте, чөнки ул Рәсүлуллаһны сөеп, аның җәмален аңлап күрә иде. Шуңа күрә ул бәяләнде һәм хөрмәтләнде.

Мисраг:

Афәрин күзләремә, синең гүзәллегеңне күрә алалар!

Һәм бәет:

Нинди яхшы ул күзләр – гүзәлгә карап торалар!
Нинди бәхетле ул йөрәк – аның өчен яна торган!

Рәсүле әкрам Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк тәнендә җыелган, эчке гүзәллекләрне күрсәтүче тышкы гүзәллекләр бер генә кешенең тәнендә дә җыелмады.

Хәзрәти имам Куртуби болай риваять иткән: «Рәсүле әкрам Пәйгамбәребезнең гүзәллеге тулысынча күренмәде. Әгәр аның хакыйкый гүзәллеге күренгән булса, мөхтәрәм сәхабәләр аңа карарга түзә алмаслар иде. Әгәр ул үзенең хакыйкый гүзәллеген күрсәткән булса, беркем дә аңа карап түзә алмас иде».

Йосыф галәйһиссәләм кешеләргә тышкы, ә Рәсүлуллаһ эчке гүзәллекләре белән күренделәр. Йосыф галәйһиссәләмнең җәмален күргәч, куллар киселде. Ә Рәсүлуллаһның камиллеге белән зөннарлар өзелде, потлар ватылды һәм көфер болытлары таралды. Мөхтәрәм сәхабәләр Пәйгамбәребездән: «Йә Рәсүлуллаһ! Син гүзәлрәкме, әллә Йосыф галәйһиссәләм гүзәлрәк идеме?» – дип сорадылар. Пәйгамбәребез җавап итеп: «Кардәшем Йосыф миннән сабих (гүзәл), ә мин аннан мәлих (сөйкемле). Аның күренгән гүзәллеге минем күренгән гүзәллегемнән күбрәк», – диде.

Бер хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез болай диде: «Аллаһы Тәгалә җибәргән һәр пәйгамбәр гүзәл йөзле, гүзәл тавышлы булды. Ә сезнең Пәйгамбәрегез – аларның иң гүзәл йөзлесе һәм иң гүзәл тавышлысы».

Бер кеше Рәсүлуллаһ янына килеп: «Әй Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле! Кыямәт кайчан купачак?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Кыямәт өчен нәрсә әзерләдең?» – диде. Теге кеше: «Дөресен әйтсәм, мин кыямәткә күп намаз укып, ураза тотып, садака биреп әзерләнмәдем. Ләкин мин Аллаһы Тәгаләне һәм Аның Рәсүлен яратам», – диде. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Кеше сөйгәне белән бергә», – диде.8

Рәсүлуллаһны сөю барлык мөселманнарга фарызы гаен булып тора.

Ул Сәрвәрнең мәхәббәте бер күңелгә урнашса, исламча яшәү, иманның һәм исламның тәменә, туйгысыз ләззәтенә ирешү бик җиңел була. Бу мәхәббәт ике җиһан сәеденә тулысынча иярүгә сәбәп була. Бу мәхәббәт белән кеше Аллаһы Тәгалә Үзенең Хәбибенә биргән чиксез һәм сөйләп бетергесез нигъмәтләргә һәм бәрәкәтләргә ирешү шәрәфенә ия була. Кечесен дә, олысын да – һәр мөселманны туп-туры Рәсүлуллаһ мәхәббәтенә алып баручы Әһле сөннәт галимнәре һәм аларның китаплары – бу бәрәкәтләрнең дәлилләре.

Рәсүл галәйһиссәләмнең мөбарәк исемен искә алган яки ишеткән мөэмингә, әйтерсең, Рәсүлуллаһның шәрәфле мәҗлесендә утыргандай, тынычлык, әдәп саклау һәм йөрәге, тәне белән аны олылау ваҗиб.

Рәсүлуллаһның мөбарәк сүзләреннән һәм эшләреннән хәбәр ителгән берәр нәрсәгә аның шанын күтәрерлек нәрсә белән җавап бирү – аны олылаудан һәм хөрмәт итүдән. Кешеләр арасында түбән һәм кимсетелгән дәрәҗә өчен кулланыла торган сүзләр белән Рәсүлуллаһны сыйфатламау да – аны олылаудан.

Мәсәлән, Рәсүлуллаһка фәкыйрь дип әйтелми. Аңа көтүче дип әйтелми. «Рәсүлуллаһ фәлән нәрсәне ярата иде» дигәч: «Ә мин аны яратмыйм», – димәү аны олылаудан. Шулай ук Рәсүле әкрам Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Мин берәр нәрсәгә таянып, сөялеп ашамыйм»,9 – дигән сүзенә: «Ә мин таянып ашыйм», – дип, аннары сөялеп ашап, аңа каршы төшмәскә кирәк. Боларны саклау – Рәсүлуллаһны олылауның бер өлеше. Боларга әһәмият бирмәү нияте белән белә торып аларны санламау көфер ишекләрен ача.

Коръән Кәрим һәм хәдис шәриф китаплары өстенә башка бер китап яки берәр өй әйберсе куймау да – Аллаһы Тәгаләне һәм Аның Рәсүлен олылаудан. Алар өстендәге тузанны алу, эчендә Аллаһы Тәгаләнең шәрәфле исеме яки Рәсүлуллаһның мөбарәк исемнәре язылган кәгазьне ташламау – Аллаһы Тәгаләне һәм Аның Рәсүлен олылау. Андый кәгазьләр ертылмый. Ислам хәрефләре белән язылган кәгазьләрне тагын да ныграк хөрмәт итәргә кирәк. Әгәр эчендә Аллаһы Тәгаләнең шәрәфле исеме һәм изге аятьләр булган китаплар һәм кәгазьләр искерү сәбәпле ертылса, аларны чиста тукымага төреп җиргә күмәргә, яки су белән юып язуларын бетерергә, яки яндырырга кирәк. Яндырсалар, көлен күмәләр. Яндыру юып язуларны бетерүдән яхшырак, чөнки юуда кулланылган су аяк астында калырга мөмкин.

Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) харәме булган Мөнәүвәрә Мәдинәне олылау һәм хөрмәт итү, анда тыелган нәрсәләрдән (яки гөнаһ кылудан) саклану һәм Мөнәүвәрә Мәдинә халкына хөрмәт күрсәтү дә Рәсүлуллаһны олылаудан санала.

Барлыгым мөлкәтенең солтаны – син,
һичшиксез, җанымның сөеклесе – син,
Сәзаи хәзер бар булганын юкка чыгарды,
бар булган бердәнбер ихсан – син.
Hasan Sezâî

«Кардәшем Йосыф миннән сабих (гүзәл), ә мин аннан мәлих (сөйкемле). Аның күренгән гүзәллеге минем күренгән гүзәллегемнән күбрәк» Хәдис шәриф