ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ МӨБАРӘК ИСЕМНӘРЕ
Сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) иң күп әйтелә торган исеме – «Мөхәммәд». Ул «бик күп макталган, бик ошатылган» дигәнне аңлата. Бу исем Коръән Кәримдә дүрт тапкыр очрый: Әл-Гыймран, 3:144; Әхзаб, 33:40; Фәтех, 48:29 һәм Мөхәммәд, 47:2. Гайсә галәйһиссәләм дә, Саф сүрәсенең алтынчы изге аятендә әйтелгәнчә, үз өммәтенә мәгънәсе буенча болай дип хәбәр биргән: «Әй Исраил угыллары! Мин – сезгә җибәрелгән Аллаһның пәйгамбәре. Мин Тәүратны раслаучы һәм миннән соң киләчәк бер пәйгамбәр турында сөенечле хәбәр бирүче булып килдем, ул пәйгамбәрнең исеме – Әхмәд». Әхмәд – «иң күп макталган, сөелгән» дигән сүз.
«Мөхәммәд» һәм «Әхмәд» исемнәреннән тыш, сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән Кәримдә Мәхмүд, Рәсүл, Нәби, Шаһид, Бәшир, Нәзир, Мөбәшшир, Мөнзир, Даги иләллаһ, Сираҗе мөнир, Рәүф, Рәхим, Мөсаддыйк, Мөзәккир, Мүддәссир, Габдулла, Кәрим, Хак, Мөнир, Нур, Хатәмен-нәбиййин, Рәхмәт, Нигъмәт, Һади, Таһа, Ясин… дип телгә алынган. Аның мөбарәк исемнәренең кайберләре Коръән Кәримдә, кайберләре хәдис шәрифләрдә, кайберләре исә элекке пәйгамбәрләргә җибәрелгән изге китапларда зикер ителгән. Кайбер хәдис шәрифләрдә Пәйгамбәребезнең исемнәре Махи, Гакыйб, Мөкаффи, Нәбиййүр-рәхмә, Нәбиййүт-тәүбә, Нәбиййел-мәлахим, Каттал, Мөтәвәккил, Фатих, Хатәм, Мостафа, Өмми, Кусәм (һәр хәерне үзендә җыйган) дип килә. Бер хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез болай диде: «Миңа гына хас биш исем бар: мин – Мөхәммәд, мин – Әхмәд, мин – Махи: Аллаһы Тәгалә минем аркылы көферне юк итә. Мин – Хашир: кыямәт көнендә кешеләр минем эземнән җыелачак. Мин – Гакыйб: миннән соң пәйгамбәр юк».1
Сөекле Пәйгамбәребезгә хәзрәти Хәдичәдән туган һәм кечкенә яшендә вафат булган улы Касыйм исеме белән «Әбүл-Касыйм» куньясы бирелгән. Шулай ук пәйгамбәрлеккә кадәр үк, аңардагы тугрылык, ышанычлылык, аманәтне саклау кебек санап бетергесез өстен сыйфатлары өчен Корәеш кабиләсендә аны «Әл-Әмин» дип атаганнар. Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән Кәримдә килгән исемнәренең берсе – Коръән Кәримнең йөрәге булган Ясин сүрәсендәге «Ясин» сүзе. Гыйлемдә нык урнашкан галимнәрнең (голәмаи расихинның) бөекләреннән хәзрәти Сәед Габделхәким Арвасый болай диде: «Ясин – „әй Минем якыйн диңгеземнең йөзүчесе булган Хәбибем“, ягъни „әй Минем мәхәббәт диңгеземнең чумучысы булган Хәбибем“ дигән сүз». Бу диңгезнең исемен ишеткәннәр, аны ерактан күргәннәр, аңа якын килгәннәр, аңа кереп насыйп булганча тирәнгә төшкәннәрнең барысы да гомерләренең һәр чорында Рәсүлуллаһның гыйшкы белән янып-көеп яшәгәннәр, бу гыйшыкларын әрнүле аһ-зарлар, эчке күз яшьләре һәм көйдергеч мисралар белән белдергәннәр. Алар арасында иң бөекләреннән һәм танылганнарыннан берсе, бу мәхәббәт диңгезеннән зур өлеш алган зат – хәзрәти Мәүләна Халид Багдади. Ул Рәсүлуллаһка булган мәхәббәтен һәм гыйшкын белдергән касыйдәләренең берсендә болай яза:
«Әй Исраил угыллары! Мин – сезгә җибәрелгән Аллаһның пәйгамбәре. Мин Тәүратны раслаучы һәм миннән соң киләчәк бер пәйгамбәр турында сөенечле хәбәр бирүче булып килдем, ул пәйгамбәрнең исеме – Әхмәд» Саф: 6
Әй Галәм сәрвәре, гашыйк булып сиңа, янам!
Кайда гына булсам да, гүзәл җәмалеңне эзлим.
Кабә кавсәйн тәхетенең солтаны – син, ә мин – бер юклык,
«Синең кунагың» дип әйтүне дә әдәпсезлек саныйм.
Дөньяда һәр нәрсә синең шәрәфеңә яратылды,
рәхмәтең миңа да яуса, шул мизгел минем язым булыр.
Һәркем Кәгъбәне тавәф кылыр өчен Хиҗазга килә,
ә мин сиңа кавышу теләге белән тауларны ашам.
Төшемдә башыма бәхет таҗы кидерделәр,
аягың туфрагы йөземә сибелгән кебек тоела.
Дустын мактаган гашыйкларның сандугачы, әй Җами!
Диваныңдагы шушы юллар минем тәрҗемәчем була:
«Теле салынган, сусаган, кутыр эт кебек,
синең ихсан диңгезеңнән бер тамчы телим».
Пәйгамбәребезне мактап язылган аерым шигырьләр һәм мәдхияләрне әйтмәгәндә дә, аның турында бик күп әсәрләр язылган. Аларны язучылар арасында даны һәм осталыгы бөтен дөньяны һәм гасырларны каплаганнар да Рәсүлуллаһны тиешенчә мактарга көчләре җитмәгәнен белдергәннәр. Аны күреп, гүзәллегенә гашыйк булганнар телләре әйләнгән кадәр аны сурәтләргә тырышканнар һәм бу гүзәллекне белдерергә кеше көче җитми дигәннәр.
Ислам галимнәренең китапларында бу гашыйклар хәбәр иткәннәрнең йөзләрчәсе язылган. Аларны укучылар Аллаһы Тәгаләнең Үзенең сөекле Пәйгамбәрен күз алдына китерә алмаслык камиллектә һәм карап туйгысыз гүзәллектә бар иткәнен шундук аңлыйлар. Кешеләр аны күрмичә дә аңа күңел бирәләр. Хәбибуллаһка гашыйк булучылар һәр сулышта үпкәләренә кергән һаваның салкынлыгында аңа булган мәхәббәтнең тәмен тоялар. Айга һәр карауларында аның мөбарәк күзләреннән килгән нурларның чагылышын эзләп ләззәтләнәләр. Аның гүзәллек диңгезеннән бер тамчыга булса да ирешкәннәрнең һәр зәррәсе болай ди:
Гүзәл яңагыңны белгән гөлгә дә карамас,
синең мәхәббәтеңдә эрегән дәва эзләмәс!
Әнәс ибне Маликтан риваять ителгән бер хәдис шәрифтә болай диелде: «Мин аңа баласыннан да, атасыннан да һәм бөтен кешеләрдән дә сөеклерәк булмыйча, сезнең берегез дә иман китергән булмас».2 Бервакыт хәзрәти Гомәр Пәйгамбәребезгә: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, җанымнан башка һәр нәрсәдән дә син миңа сөеклерәк», – диде. Шунда Рәсүлуллаһ: «Мин аңа үз җаныннан да сөеклерәк булмыйча, сезнең берегез дә иман китергән булмас», – диде. Шуннан соң хәзрәти Гомәр: «Йә Рәсүлуллаһ! Сиңа Коръән Кәримне иңдергән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, син миңа үз җанымнан да сөеклерәк», – диде. Шунда Пәйгамбәребез: «Әй Гомәр, хәзер (иманың) тәмам булды», – диде.
Космос чоры, компьютерлар,
никадәр заманча чаралар –
барысының да чыганагы Коръәндә,
син – рәхмәт, йә Рәсүлуллаһ.
Тәҗрибәгә әһәмият бирдең,
гыйлем, фән өйрәнүгә,
алга таба юл күрсәттең,
син – нур, йә Рәсүлуллаһ.
Сине сөйгән – безгә дус,
синсез безгә дөнья тар,
һәр нәрсә синең өчен бар,
син – нигъмәт, йә Рәсүлуллаһ.
Синнән алды фикерләрне,
гыйлемне, фәнне, сәнгатьне,
файдаланды Көнчыгыш, Көнбатыш,
син – юлбашчы, йә Рәсүлуллаһ.
Ни әйтсәң дә, дөрес чыкты
унбиш гасыр элгәре үк,
син – Мөхәммәдел-Әмин,
син – гадел, йә Рәсүлуллаһ.
Игелектә, гаделлектә,
юмартлыкта, затлылыкта,
мәрхәмәттә, фазыйләттә
син – үрнәк, йә Рәсүлуллаһ.
«Мин аңа үз җаныннан да сөеклерәк булмыйча, сезнең берегез дә иман китергән булмас» Хәдис шәриф
Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк мәчете өстендәге «Коббәи Хадра / Яшел гөмбәз» дип аталган гөмбәзнең тыштан күренеше
