ДИННӘН ЧЫГУ ХӘРӘКӘТЛӘРЕ
Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) егерме өч еллык пәйгамбәрлеге дәверендә Гарәп ярымутравы тулысынча мөселман булды, шулай ук башка җирләрдән дә бик күп кешеләр төркем-төркем килеп исламны кабул иттеләр. Алар Аллаһы Тәгаләгә иман китереп, һәр сүзләрендә һәм һәр эшләрендә Ул җибәргән Пәйгамбәргә иярделәр. Рәсүлуллаһ вафат булганда җир йөзендә йөз егерме дүрт меңнән артык (бер риваятьтә йөз илле меңләп) сәхабә бар иде. Видагъ хаҗыннан соң гарәпләр арасында кайбер кешеләр пәйгамбәрлек дәгъва итә башлады. Аларның беренчесе Бәни Гәнс кабиләсеннән Әсвәд Ганәси иде. Аның чын исеме – Габһәлә ибне Кәгъб. Ул төрле хәйләләр белән Йәмән халкыннан күп кешеләрне алдады. Нәҗран халкы да аңа иярде. Ул Сананы басып алып, фетнә боҗрасын киңәйтте. Рәсүлуллаһ авыру булса да, Әсвәд Ганәси кебек ялганчыларның китергән зарарларына зур игътибар бирде. Бу ялганчының үтерелүе Пәйгамбәребезгә вәхи белән белдерелде. Рәсүлуллаһ бу хакта икенче көнне сәхабәләргә: «Кичә төнлә ялганчы Әсвәд Ганәсине кардәшләребезнең берсе үтерде», – дип сөенечле хәбәр бирде.
Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң мөнафыйкларның, яһүдләрнең һәм христианнарның котыртуы белән төркем-төркем иртидад (диннән чыгу) хәрәкәтләре башланды. Бу хәрәкәтләр зур күләм алды. Рәсүлуллаһ вафат булгач, мөхтәрәм сәхабәләр (галәйһимур-ризван) бердәм фикер белән Әбү Бәкер Сыйддыйкны (радыяллаһу ганһү) хәлифә итеп сайладылар. Мөселман булып күренсәләр дә, исламга әле күңелләре җылынмаган бәдәви гарәпләрнең бер өлеше Пәйгамбәребезнең вафатын форсат итеп, фарыз гыйбадәтләрне, бигрәк тә зәкят бирүне кире кактылар. Мөхтәрәм сәхабәләрдән (радыяллаһу тәгалә ганһүм әҗмәгыйн) аларга вазифа белән килгәннәрне шәһит иттеләр. Мөселман була торып, ислам динен ташладылар. Мөртәд булдылар. Йәмәндәге һәм башка җирләрдәге вазифалы кешеләр кара хәбәрләр алып кайта башладылар. Иртидад куркынычы кинәт артты. Һәр якны дәһшәт басты. Мөртәдләрнең саны белән чагыштырганда мөселманнар бик аз иде. Әбү Бәкер Сыйддыйк (радыяллаһу ганһү) мөртәдләр белән сугышырга батырчылык итте. Мәдинәгә һөҗүм итәргә әзерләнгән дошманга ул төнлә каты һөҗүм ясап, иртәнгә кадәр сугышты. Аларның барысын да таратып җибәрде. Ерактагы мөртәдләр белән сугышка бару өчен, дөясенә атланды.
Хәзрәти Гаишә болай диде: «Гарәпләр диннән чыккан ул көннәрдә атам кылычын кыныннан чыгарып, дөясенә атлангач, хәзрәти Гали аның янына килде, дөясенең йөгәненнән тотты да: „Әй Рәсүлнең хәлифәсе! Кая барасың? Мин сиңа Рәсүлуллаһның Өхед сугышында әйткәнен әйтәм. Ул көнне ул сиңа: «Кылычыңны кынына тык! Үлемең белән безне көйдермә!» – дигән иде. Аллаһ белән ант итәм, әгәр сиңа берәр хәл булса, синнән соң мөселманнар тәртип тапмаслар“, – диде». Мөхтәрәм сәхабәләрнең барысы да (радыяллаһу тәгалә ганһүм әҗмәгыйн) хәзрәти Галинең сүзен хуп күрделәр. Хәлифә хәзрәтләре Мөнәүвәрә Мәдинәгә кайтты. Мөртәдләргә каршы отрядлар җибәрде. Хәлифә башта Мәдинәгә якын дүрт кабиләгә каршы чыгып, аларны буйсындырды. Аннары унбер кабиләгә отрядлар җибәрде. Аларның арасыннан Гыйкримә җитәкчелегендәге гаскәр Йәмамәдә Мөсәйләмәнең кырык меңлек гаскәренә каршы тора алмады.
«Әй сөекле Пәйгамбәрем! Аларга әйт: „Әгәр Аллаһны сөясез һәм Аллаһның да сезне сөюен телисез икән, миңа иярегез! Аллаһ миңа иярүчеләрне сөя“» Әл-Гыймран: 31
Хәлифә ярдәмгә Халид ибне Вәлидне җибәрде. Халид Тулайха ибне Хөвәйлидне, Сәҗах бинте Харисны һәм Малик ибне Нүвәйрәне тар-мар итеп, Мәдинәгә кайтты. Ул Йәмамәдә дә зур җиңүгә иреште. Егерме мең мөртәдне үтерде. Ике меңгә якын мөселман шәһит булды. Гамр ибне Гас та Хозага кабиләсен иманга китерде. Галә ибне Хадрами Бәхрәйндә авыр сугышлар алып барып, мөртәдләрне таратты. Хозәйфә, Гарфәҗә һәм Гыйкримә Оман белән Бәхрәйндә берләшеп, мөртәдләрне җиңделәр. Ун мең мөртәдне үтерделәр. Хәлифә Халид ибне Вәлидне Гыйрак ягына җибәрде. Ул Хирәдән йөз мең алтын җизья алды. Һөрмүз җитәкчелегендәге Иран гаскәрен җиңде. Басрада утыз меңлек гаскәрне тар-мар итте. Ярдәмгә килгән дошман гаскәреннән җитмеш мең кяфер үтерелде. Аннары төрле сугышлар белән зур шәһәрләрне алды. Хәлифә Мәдинәдә гаскәр җыеп, Әбү Гобәйдәне Шам ягына, Гамр ибне Гасны Фәләстингә җибәрде. Аннары Язид ибне Әбү Суфьянны Шамга ярдәмгә җибәрде. Соңыннан тагын гаскәр җыеп, хәзрәти Мөгавияне туганы Язидка ярдәмгә җибәрде. Халид ибне Вәлидне дә Гыйрактан Шамга җибәрде. Халид гаскәрнең бер өлешен Мөсәннәгә калдырып, күп сугышлар һәм җиңүләр белән Сүриягә килде. Ислам гаскәрләре берләшеп, Әҗнәдәйндә зур Византия гаскәрен җиңделәр. Аннары Ярмукта кырык алты мең ислам гаскәре Ираклийның ике йөз кырык мең гаскәре белән озак һәм бик каты сугышлар алып барып, җиңеп чыкты. Йөз меңнән артык Византия гаскәре үтерелде. Өч мең мөселман шәһит булды. Бу сугышта мөселман хатын-кызлары да сугышты. Баш сәркәрдә Халид ибне Вәлиднең һәм гаскәр бүлеге башлыгы Гыйкримәнең гаҗәеп батырлыклары күренде. Бу җиңүләрнең барысы да хәлифәнең кыюлыгы, зирәклеге, гүзәл идарәсе һәм бәрәкәте белән булды. Пәйгамбәребезнең вафаты белән бөтен Гарәп ярымутравын янгын кебек чолгап алган баш күтәрү һәм иртидад хәрәкәтләре хәзрәти Әбү Бәкернең бөек тәвәккәллеге, какшамас ихтыяры һәм гаскәрдә ясаган урынлы үзгәрешләре белән бер ел кебек кыска вакыт эчендә бастырылды. Хәзрәти Гомәр (радыяллаһу ганһү) Усамә гаскәренең Сүриягә җибәрелүендә һәм вакыйгаларны булдырмауда зур хезмәтләр күрсәтте. Габдулла ибне Сөһәйл үзенең чыгышлары белән күп кешеләрне иртидадтан тыйды. Әбү Дуҗанә дә вакыйгаларны бастыруда бик зур хезмәт күрсәтте. Нөгман ибне Мокаррин һәм Халид ибне Сәгыйд мөртәдләр белән сугышларда катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Шулай итеп, иртидад фетнәсенең зураюына юл куелмады, зур бәла-казаның алды алынды, һәм ислам бердәмлеген какшатырга юнәлгән зур фетнә уты сүндерелде.
Ләкин ачыктан-ачык максатларына ирешә алмаячакларын аңлаган һәм диннән чыгарга омтылган кайбер кешеләр соңрак дәверләрдәге фетнә хәрәкәтләрендә дә катнаштылар. Алар мөселманнар арасында дини һәм сәяси аерылышуларга сәбәп булдылар.
Ислам тарихында бу вакыйгалардан соң динне кире кагу, диннән чыгу мәгънәсендә «иртидад» (диннән чыгу) һәм «мөртәд» (диннән чыккан кеше) дигән сүзләр кулланыла башлады. Мөртәдләргә каршы көрәштә хәзрәти Әбү Бәкернең өлеше зур булды. Әгәр мондый зирәк кеше булмаса, куркыныч бөтен Гарәбстанга таралыр иде. Шуңа күрә хәзрәти Гаишә: «Рәсүлуллаһның рухы алынгач, гарәпләр диннән чыктылар. Нифак (икейөзлелек) күпереп чыкты. Атам өстенә төшкән авырлык тауларга төшсә, һичшиксез, аларны тузанга әйләндерер иде!» – дигән.1
Хәзрәти Әбү Һөрәйрә дә: «Әгәр Әбү Бәкер булмаса, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең вафатыннан соң Мөхәммәд өммәте һәлак булыр иде!» – дигән.2 Һәм: «Үзеннән башка илаһ булмаган Аллаһ белән ант итәм, әгәр Әбү Бәкер хәлифәлекне үз өстенә алмаса, бөек Аллаһка гыйбадәт кылучы калмас иде!» – дип, бу сүзен өч тапкыр кабатлаган.
Әбү Рәҗә Гутаридый сөйли: «Мәдинәгә кергәч, кешеләрнең җыелганын һәм бер кешенең: „Мин сиңа корбан булыйм! Аллаһ белән ант итәм, син булмасаң, без, һичшиксез, һәлак булыр идек!“ – дип, икенче бер кешенең башын үбүен күрдем. „Бу үбүче һәм үбелүче кем?“ – дип сорадым. „Мөртәдләр белән сугышканы өчен Гомәр Әбү Бәкернең башын үбә!“ – диделәр».3
Хәзрәти Гаишә ул көннәр турында болай сөйли: Рәсүлуллаһның вафатыннан соң гарәп кабиләләренең күбесе диннән чыкты. Мөселманнар караңгы төндә яңгыр астында калгандай аптырап калдылар. Хәтта ул вакытта мәккәлеләрнең күбесе исламнан кайтырга әзерләнде. Хәзрәти Сөһәйл ибне Гамр Кәгъбәнең ишеге янына басып, мәккәлеләргә эндәште. Аларга тәэсирле нотык сөйләп, шикләрен таратты һәм диннән чыгуларына юл куймады. Ул аларга болай диде: «Әй мәккәлеләр! Сез мөселман булганнарның иң соңгысы булдыгыз. Сак булыгыз, диннән чыгучыларның, мөселманлыктан кайтучыларның беренчесе булмагыз! Аллаһ белән ант итәм, бөек Аллаһ, Рәсүл галәйһиссәләм әйткәнчә, бу эшне, һичшиксез, тәмамлаячак! Мин аның нәкъ менә мин торган урында ялгызы басып: „Минем белән бергә «Ля иләһә илләллаһ» дип әйтегез, сезгә карап гарәпләр дингә керсеннәр, гарәп булмаганнар сезгә җизья түләсеннәр! Аллаһ белән ант итәм, Кисраның һәм Кайсарның хәзинәләре Аллаһ юлында тотылачак!“ – дигәнен ишеттем.
Мыскыл итүчеләрнең зәкят һәм садака җыючылар булганын күрдегез. Аллаһ белән ант итәм, калганы да булачак! Аллаһ белән ант итәм, мин яхшы беләм: кояш чыгып, баеп торганда, бу дин дәвам итәчәк! Арагыздагы ул кешеләр сезне алдамасын! Мин белгән бу эшне алар да беләләр. Ләкин Һашим угылларына булган көнчелек аларның йөрәкләренә мөһер сукты. Әй кешеләр! Мин – корәешләр арасында коры җирдә дә, диңгездә дә иң күп йөк ташу чаралары булган кеше. Әмирегезгә буйсыныгыз һәм зәкятләрегезне аңа түләгез. Әгәр ислам эше ахырына кадәр дәвам итмәсә, мин сезнең зәкятләрегезне сезгә кире кайтарырга кефил!» – диде дә елады. Шуннан соң халык тынычланды.4
Сөһәйл ибне Гамр тәэсирле нотыгы белән мәккәлеләрне иртидадтан баш тартырга күндергәч, Мәккә идарәчесе Гаттаб ибне Әсид халык алдына чыга алды.
«Әгәр Әбү Бәкер булмаса, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең вафатыннан соң Мөхәммәд өммәте һәлак булыр иде!» Әбү Һөрәйрә (радыяллаһу ганһү)
Хөҗрәи сәгадәт / Мәсҗиде Нәбәви
Сөекле Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләту вәссәләм) һәм сәхабәләреннән мөселманнарның ике күз карасы булган
хәзрәти Әбү Бәкер белән хәзрәти Гомәрнең (радыяллаһу ганһүмә) мөбарәк каберләренең
алдан, ягъни кыйбла ягыннан күренеше.
Сөһәйл ибне Гамр Бәдер сугышында әсирләр арасында иде. Хәзрәти Гомәр аның үтерелүен тели иде. Шул чакта Пәйгамбәребез хәзрәти Гомәргә: «Нигә аны үтерергә телисең? Калдыр аны, бәлки Аллаһ аны син дә хуп күрәчәк бер мәкамга күтәрер. Аның халыкка нотык сөйләве дә өмет ителә!» – дигән иде. Менә хәдис шәриф белән хәбәр ителгән сөенечнең Сөһәйл ибне Гамрның (радыяллаһу ганһү) күңелгә хуш килерлек мәкамда сөйләгән бу нотыгы икәне аңлашылды.5 Хәзрәти Гомәр Сөһәйлнең нотыгын ишеткәч, Пәйгамбәребезнең хәзрәти Сөһәйл турында әйткән сүзен исенә төшерде һәм, Пәйгамбәребез инде булмаса да: «Шаһитлык бирәм: син, һичшиксез, Рәсүлуллаһсың!» – дип әйтүдән үзен тыя алмады.6
Синең гыйшкың бар дәртләргә дәвадыр, йә Рәсүлуллаһ,
Синең хозурыңда һәр теләк үтәлер, йә Рәсүлуллаһ.
Синең нурыңны күргән күзләр ай да, йолдыз да күрмәс,
Нурыңнан төннәр дә, көннәр дә яктыдыр, йә Рәсүлуллаһ.
Тиреңнән гөлләр ачыла, сүзеңнән – бал һәм шикәр,
Син авыру күңелләргә шифадыр, йә Рәсүлуллаһ.
Син – патшаларга хәбиб, кайгы-зарларга табиб,
Шәфәгатең гөнаһлыга сафадыр, йә Рәсүлуллаһ.
Ай-кояш, җиде йолдыз – барысы сине мактый,
Синең сүзеңнән башка сүз хатадыр, йә Рәсүлуллаһ.
Иблис сиңа көнләшә, ахмак, хәйлә кора,
Сине сөйгәнгә Идрис бөектер, йә Рәсүлуллаһ.
Даим синең даулбасың кагыла, биш вакытта сөннәтең тора,
Йортыңа кем генә килсә, чакырыладыр, йә Рәсүлуллаһ.
Чәнечкеле куаклар ефәк киде, чүлләр хуш исле булды,
Синең сагышың газабы – вафадыр, йә Рәсүлуллаһ.
Кәнганлы Йосыфны аз нәрсәгә яшертен саттылар,
Сине күрү миңа мең җанга тиңдер, йә Рәсүлуллаһ.
Мөбарәк кабереңдер җирдә – нур белән тулган,
Ә рухың күкләрдә балкыйдыр, йә Рәсүлуллаһ.
Хилгатең – Дәүд өстендә, нигъмәтең – Хәлил табынында,
Муса кулындагы гыйбрәтең – таяктыр, йә Рәсүлуллаһ.
Мәкамың – Кәгъбә, Зәмзәм, мәңге нык һәм бөтен,
Хызыр өммәтеңә һәрдаим су эчертә, йә Рәсүлуллаһ.
Шәййад Хәмзә ул Шаһтан сагыштан котылуны сорый,
Сине мактау – Аллаһтан бүләктер, йә Рәсүлуллаһ.
Şeyyâd Hamza
«Шаһитлык бирәм: син, һичшиксез, Рәсүлуллаһсың!» Хәзрәти Гомәр (радыяллаһу ганһү)
Җәннәтел-Бәкыйгъ
Мөнәүвәрә Мәдинәдәге Җәннәтел-Бәкыйгъ – меңләгән мөхтәрәм сәхабәләрнең (радыяллаһу ганһүм) төрбәләре булган зират иде.
Мондагы ул гүзәл төрбәләрнең һәм каберләрнең барысы да җимертелде һәм бу урын, кызганычка каршы, кырга әйләндерелде.
ӘКРЕН-ӘКРЕН!
Газраил башыңа килгән заманда,
Сыныр аяк белән кул – әкрен-әкрен.
Мәүләм насыйп итсен дин белән иман,
Агар күзләреңнән яшь – әкрен-әкрен.
Биек очкан күңел арыр бер көнне,
Үлчәү бизмәне куелыр бер көнне.
Һәркемнең кылганы соралыр бер көнне,
Әйләнерме, йә Раббым, тел әкрен-әкрен?
Гел нәфесеңә ияреп, тәүбә кылмадың,
Ни тапсаң, ашадың, шөкер кылмадың.
Ахыр чиктә бу кара туфракка килдең,
Тартылыр дөньядан кул – әкрен-әкрен.
Кабереңнең өстенә кадарлар ташны,
Бер уч туфракка куярсың башны.
Ата улын күрмәс, туган – туганны,
Китәр, кире кайтмас юл – әкрен-әкрен.
Камфаралы җылы суны китерерләр,
Ул назлы тәнне тулысынча чишендерерләр.
Үлгәнеңне күрше-күлән ишетер,
Кире кайтыр дуслар – әкрен-әкрен.
