ХРОНОЛОГИЯ
Искәрмә: (б) – бигъсәт елларын, (м) – милади елларны, (һ) – һиҗри елларны күрсәтә.
м. 570 Хәзрәти Габдулла белән хәзрәти Аминәнең никахлашуы. Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк нурының анасына күчүе (Җөмадәл-әүвәл / июль). Муллык елы. Рәсүлуллаһның атасы хәзрәти Габдулланың вафаты (Рәҗәб / сентябрь).
571 Фил вакыйгасы (Мөхәррәм / февраль). Галәм Солтаны Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тууы (12 Рабигыль-әүвәл, дүшәмбе / 20 апрель; һиҗрәттән 53 (кояш елы белән – 51) ел элек, Фил вакыйгасыннан 55 көн соң). Аның сөт анасы Хәлимәгә бирелүе (Рабигыль-ахыр).
573 Хәзрәти Әбү Бәкернең (радыяллаһу ганһү) тууы.
576 Сөт анасының аны Мәккәгә алып килеп, анасы Аминәгә тапшыруы.
577 Сөекле Пәйгамбәребезнең анасы Аминәнең Әбвада вафаты. Өмме Әйманның Рәсүлуллаһны Мәккәдә бабасы Габделмотталибка тапшыруы. Хәзрәти Госманның (радыяллаһу ганһү) тууы.
579 Бабасы Габделмотталибның вафаты һәм аның агасы Әбү Талибка аманәт ителүе.
583 Агасы Әбү Талиб белән бергә Шам сәүдә кәрваны белән юлга чыгып, Бусрадан кайтуы. Хәзрәти Гомәрнең (радыяллаһу ганһү) тууы.
588 Агасы Зөбәер белән бергә Йәмәнгә баруы.
591 Хәзрәти Әбү Бәкер белән Шамга барулары. Рәсүлуллаһның Хильфел-фозул берлегенә кушылуы.
595 Хәзрәти Хәдичәнең сәүдә кәрваны белән Бусра шәһәренә баруы.
596 Хәзрәти Хәдичә белән никахлашуы.
599 Хәзрәти Галинең (радыяллаһу ганһү) тууы.
600 Кус ибне Сагыйдәнең Гокказ ярминкәсендә Рәсүлуллаһның пәйгамбәрлеге турында сөенечле хәбәр биргән нотык сөйләве.
605 Кәгъбәне төзәткәндә Хәҗәрел-әсвәдне урынына кую өчен аның хаким (арадашчы) булуы.
б.1/610 Бигъсәт: кырык яшендә аңа пәйгамбәрлегенең белдерелүе (17 Рамазан, дүшәмбе). Хира тавындагы (Җәбәле Нурдагы) мәгарәдә беренче вәхи (Галәк сүрәсенең беренче биш аятенең иңүе) (Рамазан / август).
2/611 Вәхи бер вакытка өзелгәч, Пәйгамбәребезнең Җәбраил галәйһиссәләмне күрү теләге белән Хира тавындагы мәгарәгә еш баруы. Исрафил галәйһиссәләмнең килеп, аңа кайбер нәрсәләрне өйрәтүе.
3/612 Беренче мөселманнар: хәзрәти Хәдичә, Әбү Бәкер Сыйддыйк, Гали ибне Әбү Талиб, Зәйд ибне Харисә (һәм аның хатыны Өмме Әйман), Госман ибне Гаффан, Тальха ибне Гобәйдулла, Зөбәер ибне Гаввам, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбү Ваккас.
4/613 Рәсүлуллаһның якын туганнарыннан башлап кешелекне исламга чакыруы. Мөшрикләрнең мөселманнарны җәберләп, газаплый башлавы. Беренче шәһитләр: хәзрәти Ясир, аның улы хәзрәти Габдулла һәм хатыны хәзрәти Сөмәййә. Хәзрәти Гаишәнең (радыяллаһу ганһә) тууы.
5/614 Хәбәшстанга беренче һиҗрәт (Рәҗәб / май). Мөһаҗирләрнең Хәбәшстаннан Мәккәгә кайтуы (Шәүвәл / июль).
6/615 Хәзрәти Хәмзәнең мөселман булуы. Хәзрәти Гомәрнең мөселман булуы. Хәбәшстанга икенче һиҗрәт. Рәсүлуллаһның һәм мөселманнарның Дарел-Әркамнан чыгуы.
7/616 Камалышның башлануы (Мөхәррәм).
8/617 Хәзрәти Госман белән аның хатыны хәзрәти Рокыяның Хәбәшстаннан кайтуы.
9/618 Шәккел-камәр могҗизасы: Рәсүлуллаһның ишарәсе белән айның икегә аерылуы.
10/619 Камалышның бетерелүе.
10/620 Әбү Талибның вафаты (7 Рамазан / апрель). Анабыз хәзрәти Хәдичәнең вафаты (10 Рамазан / апрель). Рәсүлуллаһның хәзрәти Сәүдә бинте Зәмга белән никахлашуы (Рамазан / май). Рәсүлуллаһның Зәйд ибне Харисә белән Таифка баруы (Шәүвәл / май). Нусайбин җеннәренең исламны кабул итүе. Рәсүлуллаһның Таифтан Мәккәгә кайтуы (23 Зөлкагъдә). Гакаба очрашуы (10 Зөлхиҗҗә / 17 июль).
11/621 Мигъраҗ могҗизасы һәм биш вакыт намазның фарыз кылынуы (27 Рәҗәб). Җәбраил галәйһиссәләмнең Кәгъбәи шәрифнең ишеге янында ике көн Рәсүлуллаһка имам булуы. (Мигъраҗның вакыты турында башка риваятьләр дә бар. Мигъраҗ күп тапкыр булган. Аларның берсе уяу вакытта һәм мөбарәк тәне белән булган. Калганнары мөбарәк рухы белән генә булган.)
Рәсүлуллаһның хәзрәти Гаишә белән никахы укылуы (Шәүвәл). Беренче Гакаба бәйгате (10 Зөлхиҗҗә / 6 июль, дүшәмбе). Рәсүлуллаһның исламны өйрәтү өчен Мосгаб ибне Гомәйрне Мәдинәгә җибәрүе.
12/622 Сәнәтүс-сөрур (шатлык елы): Мәдинә халкының күпчелегенең исламны кабул итүе. Икенче Гакаба бәйгате (12 Зөлхиҗҗә / 28 июнь, дүшәмбе).
13/1/622 Бигъсәтнең 13 енче, һиҗрәтнең 1 енче, милади 622 нче елы. Һиҗри ел: мөселманнарның һиҗри ай елы исәбенең башлануы (1 Мөхәррәм / 16 июль). Сәнәтел-изен: мөселманнарга Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт итәргә рөхсәт бирелүе. Мөшрикләрнең Дарен-Нәдвәдә җыелып, Рәсүлуллаһны үтерергә карар кылуы (25 Сәфәр / 8 сентябрь). Һиҗрәт: Рәсүлуллаһның хәзрәти Әбү Бәкер белән Сәүр мәгарәсенә юнәлүе (26 Сәфәр, пәнҗешәмбе / 9 сентябрь). Сәүр тавындагы мәгарәдән Мәдинәгә таба юлга чыгулары (1 Рабигыль-әүвәл, дүшәмбе / 13 сентябрь). Куба авылына килеп җитүләре (8 Рабигыль-әүвәл, дүшәмбе / 20 сентябрь). Куба мәчетенең төзелүе (8–11 Рабигыль-әүвәл / 20–23 сентябрь). Рәсүлуллаһның Куба белән Мәдинә арасындагы Ранона үзәнендәге намазгаһта беренче җомга намазын укытуы (12 Рабигыль-әүвәл, җомга / 24 сентябрь). Мәдинәгә килеп җитү (12 Рабигыль-әүвәл, җомга / 24 сентябрь). Аның Әбү Әюб Ансаринең өендә кунак булуы. Мәсҗиде Нәбәвине төзи башлау (Рабигыль-әүвәл / сентябрь). Гаилә әгъзаларының Мәдинәгә килүе. Азаны Мөхәммәдинең көнгә биш тапкыр укыла башлавы. Сәлман Фарсыйның мөселман булуы.
һ.1/623 Мөһаҗирләр белән ансарлар арасында кардәшлек урнаштырылуы. Беренче язма килешү: Мәдинә вәсикасы һәм Мәдинә үзәненең харәм (изге җир) итеп билгеләнүе (Рамазан / март). Сугышырга рөхсәт бирелүе. Беренче сәрия: хәзрәти Хәмзәнең Иис / Сифел-бәхр сәриясе (Рамазан / март). Мәсҗиде Нәбәвинең төзелеп бетүе (Шәүвәл / апрель). Мәсҗиде Нәбәвидә Суффаның булдырылуы. Мәдинәдә сәүдә рәтләре һәм базар урыны ачылуы. Мөселманнарны беренче тапкыр исәпкә алу. Гобәйдә ибне Харисның Рабиг сәфәре (Шәүвәл / апрель).
Сәгъд ибне Әбү Ваккасның Харрар сәриясе (Зөлкагъдә / май). Әсгад ибне Зурарә, Бәра ибне Мәгърур, Көлсем ибне Һидмның вафатлары. Госман ибне Мазгунның вафаты һәм Җәннәтел-Бәкыйгъның зират итеп билгеләнүе (Зөлхиҗҗә / июнь).
2/623 Рәсүлуллаһның беренче тапкыр гашура көнендә ураза тотуы (10 Мөхәррәм / 14 июль). Беренче газәват: Әбва (Вәддан) газәваты (12 Сәфәр / 15 август). Бөват газәваты (1 Рабигыль-әүвәл / 2 сентябрь). Беренче Бәдер (Сафван) газәваты (Рабигыль-әүвәл / сентябрь). Зөл-Гошәйрә газәваты (1 Җөмадәл-әүвәл / 31 октябрь).
2/624 Габдулла ибне Җәхешнең Бәтне Нәхлә сәриясе (20 Рәҗәб / 17 гыйнвар). Хәзрәти Гали белән хәзрәти Фатыйманың никахы укылуы (Рәҗәб / гыйнвар). Кыйбланың Мәсҗидел-Аксадан Мәсҗидел-Харамга / Кәгъбәгә борылуы (11 Шәгъбан, сишәмбе / 7 февраль). Уразаның фарыз кылынуы (Шәгъбан / февраль). Тәравих намазы укыла башлавы (1 Рамазан / 26 февраль). Хәбәшстандагы сәхабәләрдән тагын 33 кешенең Бәдер алдыннан Мәккәгә кайтуы. Аларның 2 се Мөкәррәмә Мәккәдә вафат булды, 7 се мөшрикләргә әсир төште, 24 е Мөнәүвәрә Мәдинәгә барып җитеп, Бәдер газәватында катнашты. Бәдер газәваты (12 Рамазан / 13 март). Әбү Җәһелнең үтерелүе. Рәсүлуллаһның кызы хәзрәти Рокыяның вафаты (Рамазан / март). Зәкятнең фарыз кылынуы (Рамазан / март). Фитыр садакасының боерылуы (Рамазан / март). Беренче Рамазан гаете һәм гаед намазы укылу (1 Шәүвәл / 27 март). Рәсүлуллаһның хәзрәти Гаишә белән өйләнешүе (Шәүвәл / апрель). Хәзрәти Зәйнәбкә Мәккәдән Мәдинәгә килгәндә һөҗүм ителүе (Шәүвәл башы / март). Каркарател-Кәдер газәваты (5 Шәүвәл / 31 март). Бәни Кайнукагъ газәваты (15 Шәүвәл / 10 апрель). Сәвик газәваты (5 Зөлхиҗҗә / 29 май). Хәзрәти Гали белән хәзрәти Фатыйманың өйләнешүе (Зөлхиҗҗә / май). Беренче Корбан гаетенә ирешү (10 Зөлхиҗҗә / 3 июнь).
3/624 Кәгъб ибне Әшрәфнең үтерелүе (4 Рабигыль-әүвәл / 25 август). Әнмар (Гатафан, Зи Әмр) газәваты (12 Рабигыль-әүвәл / 2 сентябрь). Бәхран (Нәҗран) газәваты (6 Җөмадәл-әүвәл / 25 октябрь). Хәзрәти Госманның хәзрәти Өмме Көлсем белән никахлашуы (Җөмадәл-ахыр).
3/625 Рәсүлуллаһның хәзрәти Хафса белән никахлашуы (Шәгъбан / гыйнвар). Хәзрәти Хәсәннең тууы (15 Рамазан / 1 март).
Өхед газәваты (7 Шәүвәл, шимбә / 23 март). Хәмраэл-Әсәд газәваты (16 Шәүвәл / 1 апрель).
4/625 Габдулла ибне Үнәйснең Халид ибне Суфьянны үтерүе (5 Мөхәррәм / 17 июнь). Рәҗигъ вакыйгасы (Сәфәр / июль). Бир Мәгунә вакыйгасы (19 Сәфәр / 31 июль). Бәни Нәдыйр газәваты (Рабигыль-әүвәл / август). Исерткеч эчемлекнең өлешчә хәрам кылынуы (Рабигыль-әүвәл / август–сентябрь). Хәзрәти Госман белән хәзрәти Рокыяның улы Габдулланың вафаты (Җөмадәл-әүвәл / октябрь). Әбү Сәләмәнең вафаты (23 Җөмадәл-ахыр / 30 ноябрь).
4/626 Хәзрәти Хөсәеннең тууы (5 Шәгъбан / 10 гыйнвар). Рәсүлуллаһның хәзрәти Зәйнәб бинте Хозәймә белән никахлашуы (Рамазан). Рәсүлуллаһның хәзрәти Өмме Сәләмә белән никахлашуы (Шәүвәл ае ахыры / апрель башы). Фатыйма бинте Әсәднең вафаты. Кече Бәдер газәваты (1 Зөлкагъдә / 4 апрель).
5/626 Затүр-Рикагъ газәваты (10 Мөхәррәм / 11 июнь). Дүмәтел-Җәндәл газәваты (25 Рабигыль-әүвәл / 24 август). Анабыз хәзрәти Зәйнәб бинте Хозәймәнең вафаты (Рабигыль-ахыр / сентябрь). Мөселман булган Бәни Мөзәйнә вәкилләренең Мәдинәгә килүе (Рәҗәб / декабрь). Мөрәйсигъ (Бәни Мөстәлик) газәваты (2 Шәгъбан / 27 декабрь). Хәзрәти Гаишәгә яла ягылуы. Тәяммүм аятенең иңүе.
5/627 Рәсүлуллаһның хәзрәти Җүвәйрия бинте Харис белән никахлашуы (Шәгъбан). Хәндәк (Әхзаб) газәваты (Шәүвәл / март). Бәни Корәйза газәваты (23 Зөлкагъдә / 15 апрель). Рәсүлуллаһның хәзрәти Зәйнәб бинте Җәхеш белән никахлашуы (1 Зөлкагъдә / 24 март). Рәсүлуллаһның хәзрәти Рәйханә бинте Гамр белән никахлашуы (Зөлхиҗҗә / апрель–май).
6/627 Мөхәммәд ибне Мәсләмәнең Курта сәриясе (10 Мөхәррәм / 1 июнь). Хәзрәти Галинең Бәни Сәгъд ибне Фәдәк сәриясе. Габә (Зи Кәрәд) газәваты (2 Рабигыль-әүвәл / 22 июль). Гамрә сәриясе (Рабигыль-әүвәл). Мөхәммәд ибне Мәсләмәнең Зөл-Кассә сәриясе (Рабигыль-әүвәл). Әбү Гобәйдә ибне Җәррахның Зөл-Кассә сәриясе (Рабигыль-ахыр / сентябрь). Зәйд ибне Харисәнең Җәмум сәриясе (Рабигыль-ахыр).
Бәни Ләхьян газәваты (1 Җөмадәл-әүвәл / 18 сентябрь). Зәйд ибне Харисәнең Иискә барлау сәриясе (Җөмадәл-әүвәл). Әбүл-Гасның мөселман булуы. Зәйд ибне Харисәнең Тараф сәриясе (Җөмадәл-ахыр / октябрь–ноябрь). Зәйд ибне Харисәнең Вадил-Кура сәриясе (Рәҗәб / ноябрь–декабрь). Зәйд ибне Харисәнең Шам сәфәре / сәүдә кәрваны (Рәҗәб). Габдеррахман ибне Гауфның Дүмәтел-Җәндәл сәриясе (Шәгъбан / декабрь). Зәйд ибне Харисәнең Мәдьян сәриясе (Шәгъбан / декабрь). Хәзрәти Галинең Фәдәк сәриясе (Шәгъбан / декабрь).
6/628 Зәйд ибне Харисәнең Өмме Кырфә сәриясе (Рамазан / гыйнвар). Мәдинәдә корылык булуы / яңгыр догасына чыгу (Рамазан). Габдулла ибне Гатикның Әбү Рафигъ сәриясе (Рамазан / гыйнвар). Габдулла ибне Рәваханың Хәйбәргә барлау сәриясе (Рамазан / февраль). Габдулла ибне Рәваханың Усәйр ибне Зарим сәриясе (Шәүвәл / февраль). Көрз ибне Җабир Фиһри сәриясе (Зөлкагъдә / март). Гөмрә сәфәре (2 Зөлкагъдә / 14 март). Бәйгате Ризван (Зөлкагъдә / март–апрель). Хөдәйбия килешүе (Зөлхиҗҗә / апрель). Фәтех сүрәсенең иңүе. Бәни Хозага, Бәни Әсләм һәм Бәни Хушәни вәкилләренең Мәдинәгә килеп, мөселман булулары. Исерткеч эчемлекнең тулысынча хәрам кылынуы. Рәсүлуллаһның дөя һәм ат чабышларына рөхсәт бирүе.
6, 7/628 Рәсүлуллаһның исламга чакыру хатлары җибәрүе (Зөлхиҗҗә аеның соңгы көннәре – Мөхәррәм аеның башы / май).
7/628 Зәйд ибне Харисәнең Хисма сәриясе (Җөмадәл-ахыр). Хәбәшстан Нәҗашие Әсхәмәнең мөселман булуы. Хәзрәти Өмме Хәбибә белән никах укылуы. Мисыр Мукавкыйсының Марияне Рәсүлуллаһка җибәрүе. Анабыз хәзрәти Гаишәнең анасы Өмме Руманның (радыяллаһу ганһә) вафаты. Әбүл-Гасның мөселман булып, Рәсүлуллаһның кызы Зәйнәб белән яңадан никахлашуы (Мөхәррәм / май). Хәйбәр яуы (Мөхәррәм ахыры – Сәфәр / июнь). Зәйнәб бинте Харисның Рәсүлуллаһны агуларга маташуы. Хәбәшстанга һиҗрәт иткән сәхабәләрдән калганнарының да Мәдинәгә кайтуы (Сәфәр). Әшгариләрнең Мәдинәгә килеп, мөхтәрәм сәхабәләрдән булу шәрәфенә ирешүләре.
Ләйләтүт-тәгърис: Рәсүлуллаһның сәхабәләре белән йокыга китеп, иртәнге намазга тора алмаулары. Рәсүлуллаһның хәзрәти Өмме Хәбибә белән өйләнешүе. Рәсүлуллаһның сөт анасы Сөвәйбәнең вафаты. Йәмән хакиме Базанның мөселман булуы (Җөмадәл-әүвәл / сентябрь). Хәзрәти Гали икенде намазын укысын өчен кояшның офыктан кире кайту могҗизасы. Вадил-Кура газәваты (Җөмадәл-ахыр / октябрь). Рәсүлуллаһның хәзрәти Сафия бинте Хөяй белән никахлашуы. Хәзрәти Гомәрнең Тәрабә сәриясе (Шәгъбан / декабрь). Хәзрәти Әбү Бәкернең Нәҗд сәриясе (Шәгъбан / декабрь). Бәшир ибне Сәгъд Ансаринең Фәдәк / Мөррә сәриясе (Шәгъбан / декабрь).
7/629 Галиб ибне Габдулла Ләйсинең Мәйфәга сәриясе (Рамазан / гыйнвар). Бәшир ибне Сәгъд Ансаринең Җинаб сәриясе (Шәүвәл / февраль). Гөмрәтел-каза сәфәре (Зөлкагъдә – Зөлхиҗҗә / март). Рәсүлуллаһның Мәймүнә бинте Харис белән никахлашуы (Зөлкагъдә / март).
8/629 Рәсүлуллаһның кызы хәзрәти Зәйнәбнең вафаты (Сәфәр). Халид ибне Вәлид, Гамр ибне Гас һәм Госман ибне Тальханың мөселман булулары (Сәфәр). Галиб ибне Габдулланың Кудәйд сәриясе (Сәфәр / июнь). Галиб ибне Габдулланың Фәдәк сәриясе (Сәфәр / июнь). Мүътә сугышы (Җөмадәл-әүвәл / сентябрь). Гамр ибне Гасның Затүс-Сәласил сәриясе (Җөмадәл-ахыр / октябрь). Корәешләр Хөдәйбия килешүен бозгач, Әбү Суфьянның солых төзергә омтылуы.
8/630 Рәсүлуллаһның Мәккәне фәтех итү өчен юлга чыгуы (10 Рамазан / 1 гыйнвар). Мәккәнең фәтхе (20 Рамазан, пәнҗешәмбе / 11 гыйнвар). Рәсүлуллаһның Әбвада анасы хәзрәти Аминәнең каберен зиярәт кылуы. Потларның җимерелүе. Хөнәйн газәваты (11 Шәүвәл / 1 февраль). Рәсүлуллаһның сөт кыз туганы Шәйма белән күрешүе. Таиф газәваты (Шәүвәл / февраль). Рәсүлуллаһның Җигъранәдә Хөнәйн ганимәтләрен бүлүе (5–18 Зөлкагъдә / 24 февраль – 9 март). Рәсүлуллаһның гөмрә кылуы (19 Зөлкагъдә / 10 март). Мәсҗиде Нәбәвигә өч басмалы мөнбәр ясалуы. Рәсүлуллаһның улы Ибраһимның тууы (Зөлхиҗҗә).
9/630 Рәсүлуллаһның кайбер кабиләләргә зәкят җыючылар җибәрүе (Мөхәррәм / апрель–май). Гуяйнә ибне Хисн Фәзари сәриясе (Мөхәррәм). Тәбүк яуы (Рәҗәб / октябрь). Халид ибне Вәлиднең Дүмәтел-Җәндәл сәриясе (Рәҗәб). Рәсүлуллаһның мөнафыйкларның Мәсҗиде Дырарын җимертүе. Хәбәшстан хөкемдары Нәҗаши Әсхәмәнең вафаты (Рәҗәб / октябрь). Хәзрәти Әбү Бәкернең Рәмл сәриясе (Шәгъбан). Рәсүлуллаһның кызы хәзрәти Өмме Көлсемнең вафаты (Шәгъбан). Рәсүлуллаһның Ираклийга икенче тапкыр исламга чакыру хаты җибәрүе. Сәнәтел-вүфүд (илчеләр елы). Кәгъб ибне Зөһәернең мөселман булуы һәм Рәсүлуллаһның аңа үз хыркасын бүләк итүе.
9/631 Мөнафыйкларның башлыгы Габдулла ибне Өбәйнең үлеме (Зөлкагъдә). Хаҗның фарыз булуы. Хәзрәти Әбү Бәкернең хаҗ әмире итеп билгеләнүе (Зөлкагъдә – Зөлхиҗҗә / февраль–март). Хәзрәти Галинең Бәраә сүрәсенең башын тәблигъ итү өчен Мәккәгә җибәрелүе (Зөлхиҗҗә / март).
10/631 Халид ибне Вәлиднең Бәни Харис сәриясе (Рабигыль-әүвәл / июнь). Хәзрәти Галинең Йәмән / Мәзхиҗ сәриясе (Рамазан / декабрь). Йәмән идарәчесе Базанның вафаты. Нәҗашинең кыз туганының улы Фәйрузның мөселман булуы. Мөсәйләмәтел-Кәззабның пәйгамбәрлек дәгъва итүе.
10/632 Рәсүлуллаһның улы Ибраһимның вафаты. Видагъ хаҗы: Рәсүлуллаһның хаҗ өчен Мәдинәдән юлга чыгуы (25 Зөлкагъдә / 22 февраль). Рәсүлуллаһның Видагъ хотбәсен сөйләве (9 Зөлхиҗҗә / 7 март). Видагъ тавәфе (14 Зөлхиҗҗә / 12 март, пәнҗешәмбе). Хәзрәти Рәйханә бинте Гамрның вафаты.
11/632 Җәбраил галәйһиссәләмнең Рәсүлуллаһка Коръән Кәримне тулысынча ике тапкыр укуы. Усамә ибне Зәйднең Шамга барачак гаскәргә башлык итеп билгеләнүе. Рәсүлуллаһның башы авырта башлавы (26 Сәфәр / 24 май, якшәмбе). Рәсүлуллаһның кызуы көчәюе, бизгәк (хөммә) авыруының башлануы (27 Сәфәр / 25 май, дүшәмбе). Пәйгамбәрлек дәгъва иткән Әсвәд Ганәсинең үтерелүе (8 Рабигыль-әүвәл / 4 июнь, пәнҗешәмбе). Рәсүлуллаһның хәзрәти Әбү Бәкерне имамлыкка куюы (8 Рабигыль-әүвәл / 4 июнь, ястү намазы).
Рәсүлуллаһның хәзрәти Әбү Бәкер Сыйддыйкка ияреп соңгы намазын укуы (12 Рабигыль-әүвәл, дүшәмбе, иртәнге намаз). Рәсүлуллаһның вафаты (12 Рабигыль-әүвәл / 8 июнь, дүшәмбе, төштән элек). Хәзрәти Әбү Бәкернең хәлифә итеп сайлануы (12 Рабигыль-әүвәл / 8 июнь, дүшәмбе). Рәсүлуллаһның сишәмбене чәршәмбегә тоташтырган төннең (чәршәмбе кичнең) уртасында күмелүе. Усамә ибне Зәйднең мөртәдләргә каршы җибәрелүе (16 Рабигыль-әүвәл / 12 июнь, җомга). Усамә ибне Зәйднең җиңү белән кайтуы (26 Рабигыль-ахыр / 22 июль, сишәмбе).
МИН КЕМ ҺӘМ НӘРСӘМ БАР?
Бу бакчада минем өчен юк гөл дә, юк лалә дә,
Бу базарда юк алыш-биреш тә, акча да,
Юк кодрәт тә, хуҗалык та, юк мал да, мөлек тә,
Юк кайгы да, ләззәт тә, юк дәва да, яра да.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Барлык – илаһи лотыф, тормыш – Кәримнең рәхмәте!
Авыз – Рахманның бүләге, сүз – Кадимнең фазылы!
Тән – Аллаһ корган бина, рух – хөрмәт белән өрелгән сулыш,
Көч – Кодрәт иясенең ихсаны, хисләр – Хәким урнаштырган!
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Бу дөньяда чынлыкта минем бернәрсәм дә юк,
Ни бар – барысы Аныкы, Аның мөлкендә шәрике юк.
Дөньяга килү-китү дә минем кулымда түгел,
«Бу – минеке» дияргә таяныр дәлилем юк.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Барлыгым – бер күренеш, рухым – бер аманәт,
«Мин» дию дә Аның каршында бик ямьсез ширек,
Колга төшкән вазифа – Хуҗасына итагать,
Аның миңа «Колым!» диюе – лотыф һәм инаять.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Мин – фәкыйрь һәм мохтаҗ, байлык һәм ихсан – Хакныкы,
«Юклык» – минем сәрмаям, барлык һәм тормыш – Хакныкы,
Әзәл һәм әбәд, шулай ук кәһәр һәм җиңү – Хакныкы,
Дөньяда һәм ахирәттә ни күренсә – Хакныкы.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Ашау, эчү, ләззәтләр – Аның Рәззак1 сыйфатыннан,
Рәхәтләнеп бер сулыш алу – Аллаһның рәхмәтеннән,
Килгән һәр яхшылык та – Аның игелегеннән,
Иң бөек нигъмәт булган иман да – Аннан.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Насыйп булмаса, килмәс ризыгым күктән дә, җирдән дә,
Үләннән дә, иттән дә, кыскасы, бер кулдан да.
Тәкъдир ителгәне килер, уемда булмаса да,
Ризык тәкъдир ителгәннән артык та, ким дә килмәс.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Кара төнне көндез, көнне кич итә алмыйм,
Кар белән суны ут, көмешне вольфрам итә алмыйм,
Җир шарын туктатып, аны тузгыта алмыйм,
Кышкы кар болытын апрель болыты итә алмыйм.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
Юклыкта булганда, Раббым мине бер мизгелдә сайлады,
Ана карынында ук азыгымны әзерләде,
Фәрештәләргә боерып, аларны миңа хезмәтче кылды,
Дөньяга чыгарып, мине Үзенә пәрдә итте.
Бу дөньяда белсәм иде: мин кем, нәрсәм бар минем?
