Сөекле Пәйгамбәрем

ИКЕНЧЕ КИСӘК КАБЕР ТОРМЫШЫ

Пәйгамбәребезнең каберендә тере булуы

Пәйгамбәрләр каберләрендә без белмәгән бер тормыш белән тереләр. Әүлия һәм шәһитләр дә тереләр. Аларның тере булулары сүздә генә түгел. Алар чыннан да, тулысынча тереләр. Әл-Гыймран сүрәсенең 169 нчы изге аятендә мәгънәсе буенча: «Аллаһы Тәгалә юлында үтерелгәннәрне үле дип уйламагыз! Алар Раббылары хозурында тереләр. Ризыкландырылалар», – диелде.

Бу изге аять шәһитләрнең тере икәнен белдерә. Пәйгамбәрләр исә, әлбәттә, шәһитләрдән алдарак һәм өстенрәк. Ислам галимнәре әйтүенчә, һәр пәйгамбәр шәһит булып вафат булган. Рәсүлуллаһ соңгы авыруында: «Хәйбәрдә ашаган ризыгымның ачысын һәрвакыт тоя идем», – диде.1 Бу хәдис шәриф Рәсүлуллаһның шәһит булып вафат булганын белдерә. Шуңа күрә Пәйгамбәребезнең, бөтен шәһитләр кебек, каберендә тере икәне моннан да аңлашыла.

«Бохари» һәм «Мөслим» китапларында китерелгән хәдис шәрифтә: «Мигъраҗ төнендә мине Муса (галәйһиссәләм) каберенең яныннан үткәрделәр. Ул каберендә басып намаз укый иде», – диелде.2

Икенче бер хәдис шәрифтә: «Аллаһы Тәгалә туфракка пәйгамбәрләрне черетүне хәрам кылды», – диелде.3 Моның дөрес икәнен галимнәр бердәм белдерәләр. «Бохари» һәм «Мөслим» китапларында: «Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ төнендә бөтен пәйгамбәрләрне Пәйгамбәребез янына җибәрде. Ул аларга имам булды, һәм алар ике рәкагать намаз укыдылар», – дип язылган.

Намаз рөкүгъ һәм сәҗдә кылу белән була. Бу хәбәр аларның тере килеш, тәннәре белән намаз укыганнарын күрсәтә. Муса галәйһиссәләмнең каберендә намаз укуы да моны күрсәтә. «Мишкат» китабының соңгы томында, Мигъраҗ бабының беренче фасылы ахырында Мөслимнән алынган, Әбү Һөрәйрә җиткергән хәдис шәрифтә: «Аллаһы Тәгалә миңа күрсәтте. Муса (галәйһиссәләм) басып намаз укый иде, ябык иде. Чәчләре тузгыган да, асылынып төшкән дә түгел иде. Ул Шәнүә кабиләсеннән бер егеткә охшаган иде. Гайсә (галәйһиссәләм) Гурвә ибне Мәсгуд Сәкафигә охшаган иде», – диелде.4 Шәнүә – Йәмәндәге ике кабиләнең исеме. Бу хәдис шәрифләр пәйгамбәрләрнең Раббылары хозурында тере икәннәрен күрсәтә. Аларның тәннәре рухлары кебек латыйф булган. Алар тыгыз һәм каты түгел. Алар матдә дөньясында да, рухлар дөньясында да күренә алалар. Шуңа күрә пәйгамбәрләр рухлары һәм тәннәре белән күренә алалар. Хәдис шәрифтә Муса һәм Гайсә галәйһимәссәләмнең намаз укыганнары белдерелә. Намаз уку – төрле хәрәкәтләр ясау. Бу хәрәкәтләр тән белән була, рух белән булмый. Пәйгамбәребезнең Муса галәйһиссәләм турында: «Мин аны урта буйлы, ябык, чәчләре җыйнак итеп күрдем», – дип әйтүе аның рухын түгел, тәнен күргәнен күрсәтә.

«Аллаһы Тәгалә юлында үтерелгәннәрне үле дип уйламагыз! Алар Раббылары хозурында тереләр. Ризыкландырылалар» Әл-Гыймран: 169

Имам Бәйһәкый болай диде: «Пәйгамбәрләр кабергә куелганнан соң, аларның рухлары тәннәренә кире кайтарыла. Без аларны күрә алмыйбыз. Алар фәрештәләр кебек күренмәс булалар. Аларны Аллаһы Тәгалә кәрамәт биргән сайланган кешеләр генә күрә ала». Имам Суюти да шулай белдергән. Күп кешеләр сәламнәргә Кабре сәгадәттән җавап бирелгәнен күп тапкыр ишеткәннәр. Башка каберләрдән дә сәламнәргә җавап бирелгәне күп ишетелгән.

Хәдис шәрифтә дә: «Миңа сәлам бирелгәч, Аллаһы Тәгалә рухымны кире кайтара, һәм мин аңа җавап бирәм», – диелде.5

Имам Суюти хәзрәтләре болай диде: «Рәсүлуллаһ илаһи җәмалне күрүгә чумган. Ул тәндәге хисләрне онытып җибәргән. Бер мөселман сәлам биргәч, аның мөбарәк рухы бу хәлдән аерылып, тән хисләрен ала. Дөньяда да мондый кешеләр аз түгел. Берәр дөнья яки ахирәт эше турында бик нык уйлаганда, кеше янында сөйләнгәнне ишетми. Илаһи җәмалгә чумган кеше бер тавышны ишетә аламы соң?»

Кады Гыяз хәзрәтләре «Шифа» китабында Сөләйман ибне Сөхәймнең мондый риваятен китерә: «Бер төнне төшемдә Галәм горурлыгы Пәйгамбәребезне күрдем һәм: „Йә Рәсүлуллаһ! Килеп сиңа сәлам бирүчеләрнең сәламен беләсеңме?“ – дидем. Ул: „Әйе, беләм, һәм аларның сәламен алып, җавап бирәм“, – диде». Пәйгамбәрләрнең каберләрендә тере икәнен белдергән хәдис шәрифләр бик күп, һәм алар бер-берсен ныгыталар. Мәсәлән: «Каберем янында миңа укылган салаватны ишетәм. Ерак җирләрдә укылганнары миңа җиткерелә», – диелгән. Бу хәдис шәрифне Әбү Бәкер ибне Әбү Шәйбә җиткергән. Бу һәм моның кебек хәдис шәрифләр алты бөек хәдис имамының китапларында бар. Ибне Әбид-Дөнья Габдулла ибне Габбас хәзрәтләреннән җиткергән хәдис шәрифтә: «Бер кеше берәр танышының кабере янына барып сәлам бирсә, мәет аны таный һәм җавап бирә. Танымаган мәеткә сәлам бирсә, мәет шатлана һәм җавап бирә», – диелде.

Әгәр Рәсүлуллаһ дөньяның һәр почмагында бер үк вакытта салават һәм сәлам әйтүчеләрнең һәрберсенә аерым-аерым ничек җавап бирә дип сорасалар, бу өйлә вакытында кояшның бер мизгелдә меңләгән шәһәргә яктылык сибүе кебек, дип җавап бирелә. Ибраһим ибне Бишар хәзрәтләре болай диде: «Хаҗ кылганнан соң, Кабре сәгадәтне зиярәт кылу өчен Мәдинәгә бардым. Хөҗрәи сәгадәт алдында сәлам бирдем һәм „Вә галәйкәссәләм“ дигән җавапны ишеттем».

Бер хәдис шәрифтә: «Мин үлгәннән соң да тере вакытымдагы кебек аңлыйм», – диелде. Икенче бер хәдис шәрифтә: «Пәйгамбәрләр каберләрендә тере булып, намаз укыйлар», – диелде.6

Әүлияның бөекләреннән Сәед Әхмәд Рифагый хәзрәтләренең һәм күп вәлиләрнең Рәсүлуллаһка биргән сәламнәренә җавап ишеткәннәре һәм Әхмәд Рифагыйның Рәсүлуллаһның мөбарәк кулын үбү шәрәфенә ирешкәне бик ышанычлы китапларда язылган. Имам Суюти үз китабында болай ди: «Югары дәрәҗәдәге вәлиләр пәйгамбәрләрне үлмәгән кебек күрәләр. Пәйгамбәребезнең Муса галәйһиссәләмне каберендә тере килеш күрүе могҗиза иде. Әүлияның да шулай күрүе – кәрамәт. Кәрамәткә ышанмау наданлыктан килә».

Ибне Хиббан, Ибне Мәҗә һәм Әбү Давыд җиткергән хәдис шәрифтә: «Җомга көннәрендә миңа күп салават укыгыз! Алар миңа җиткерелә», – диелде. «Үлгәннән соң да җиткереләме?» – дип сорагач, ул: «Туфрак пәйгамбәрләрнең тәнен черетми. Бер мөэмин миңа салават укыса, бер фәрештә миңа хәбәр итеп: „Өммәтеңнән фәлән улы фәлән сиңа сәлам әйтте һәм дога кылды“, – ди», – диде.

Рәсүлуллаһ тере вакытында сәхабәләре өчен Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте, бөек нигъмәте булган кебек, вафатыннан соң да бөтен өммәте өчен бөек нигъмәт. Ул – яхшылыкларга сәбәп. Бәкер ибне Габдулла Мүзәни риваять иткән хәдис шәрифтә Рәсүле әкрам болай диде: «Тормышым сезнең өчен хәерле. Сез миңа сөйлисез, мин дә сезгә сөйлим. Үлгәннән соң вафатым да сезнең өчен хәерле булыр. Гамәлләрегез миңа күрсәтелер. Яхшы эшләрегезне күргәндә, Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылырмын. Начар эшләрегезне күргәндә, сезнең өчен гафу һәм мәгъфирәт сорармын».7

Кусәм ибне Габбас хәзрәтләре Рәсүлуллаһны күмү хезмәтендә булу шәрәфенә иреште. Кабердәге хезмәт беткәч, аннан ул иң соңгы булып чыкты. Ул болай диде: «Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзен иң соңгы күрүче – мин. Каберендә аның мөбарәк иреннәре кыймылдый иде. Аңа иелеп, колак салдым. Ул: „Йә Раббым! Өммәтем!.. Йә Раббым! Өммәтем!..“ – ди иде».8

Пәйгамбәребезне күрү

Рәсүлуллаһны төштә һәм уяу вакытта күреп буламы? Күреп булса, күренүче аның үземе, әллә аңа охшашымы? Галимнәребез моңа төрле җаваплар бирделәр. Аның кабердә тере икәнен бердәм белдергәннән соң, күпчелеге аның үзе күренүен әйттеләр. Шулай икәне хәдис шәрифләрдән дә аңлашыла. Бер хәдис шәрифтә: «Мине төштә күргән кеше уяу вакытта күргән кебек», – диелде.9 Шуңа күрә имам Нәвәви хәзрәтләре: «Аны төштә күрү – тулысынча аның үзен күрү», – диде. Хәдис шәрифтә: «Мине төштә күргән кеше дөрес күргән. Чөнки шайтан минем сурәтемә керә алмый», – диелде.10

«Мине төштә күргән кеше уяу вакытта күргән кебек» Хәдис шәриф

Ибраһим Ләкани хәзрәтләре болай ди: «Хәдис галимнәре Рәсүлуллаһның төштәге кебек уяу вакытта да күренә алачагын бердәм белдергәннәр». Ике хәлгә дә бик күп мисаллар китереп була. Аларның кайберләрен белдерик:

Мөгыйнеддин Чишти хәзрәтләре барган һәр шәһәрдә зиратларны зиярәт кыла, анда бераз тора иде. Барган җирендә аны таный башлагач, анда тормый, беркемгә дә белдермичә, яшертен генә чыгып китә иде. Бу сәфәрләренең берсе Мәккәгә булды. Ул Мөкәррәмә Мәккәгә барып, Мөгаззәмә Кәгъбәне зиярәт кылды. Бераз Мәккәдә торгач, аннан Мөнәүвәрә Мәдинәгә китте. Бер көнне Пәйгамбәребезнең мөбарәк каберен зиярәт кылганда, төрбәсеннән: «Мөгыйнеддинне чакырыгыз!» – дигән тавыш ишетелде. Бу боерык буенча төрбә сакчысы: «Мөгыйнеддин!» – дип кычкырды. Берничә урыннан: «Әйе, мин!» – дигән тавышлар ишетелде. Аннары: «Кайсы Мөгыйнеддинне эзлисең? Монда Мөгыйнеддин исемле кешеләр күп», – диделәр. Шуннан соң төрбә сакчысы кире кайтып, Рәүдаи мөтаһһәрәнең ишеге янында басып торды. Ике тапкыр: «Мөгыйнеддин Чиштине чакыр!» – дип эндәшкән тавыш ишетте. Бу боерыкны ишеткәч, төрбә сакчысы җәмәгатькә: «Мөгыйнеддин Чиштине чакыралар!» – дип кычкырды.

Мөгыйнеддин Чишти хәзрәтләре бу сүзне ишеткәч, бөтенләй башка хәлгә керде. Елап, күз яшьләре түгеп һәм салават укып, сөекле Пәйгамбәребезнең төрбәсенә якынлашты һәм әдәп белән басып торды. Шул вакытта ул: «Әй Котбел-мәшаих! Эчкә кер!» – дигән тавыш ишетте.

Пәйгамбәребез болай диде: «Син минем динемә хезмәт итүчесең. Сиңа Һиндстанга барырга кирәк. Һиндстанга бар. Анда Әҗмир дигән бер шәһәр бар. Анда минем нәселемнән (оныкларымнан) Сәед Хөсәен исемле бер кеше бар. Ул анда җиһад һәм газәват нияте белән барган иде. Ул хәзер шәһит булды. Әҗмир кяферләр кулына төшәргә тора. Синең анда баруың сәбәпле һәм аның бәрәкәте белән ислам таралачак, кяферләр хур булып, көчсез һәм тәэсирсез калачаклар». Аннары аңа бер анар бирде дә: «Бу анарга игътибар белән кара, кая барачагыңны күреп аңларсың», – диде. Мөгыйнеддин Чишти хәзрәтләре Пәйгамбәребез биргән анарны алып, боерылганча карады һәм көнчыгыш белән көнбатыш арасын тулысынча күрде. Әхмәд Рифагый хәзрәтләре хаҗга барган иде. Кайтышлый Мөнәүвәрә Мәдинәдә Рәсүле әкрамның мөбарәк төрбәсен зиярәт кылганда, ул мондый мәгънәдәге шигырь әйтте:

Ерак идек, туфрагыңны үбәргә, әй сәедем,
Үзем килә алмыйча, вәкил итеп рухымны җибәрә идем.
Хәзер сине зиярәт кылу нигъмәте насыйп булды,
Бир мөбарәк кулыңны, иреннәрем үпсен, әй Хәбиб!

Шигырь беткәч, сөекле Пәйгамбәребезнең кабереннән аның мөбарәк куллары күренде. Сәед Әхмәд Рифагый бик зур тәгъзыйм һәм хөрмәт белән Пәйгамбәребезнең мөбарәк кулын үпте. Анда булган һәркем бу вакыйганы гаҗәпләнеп күрде. Пәйгамбәребезнең мөбарәк кулларын үпкәннән соң, ул Рәүдаи мөтаһһәрәнең ишек бусагаларына ятты. Елап, андагы җәмәгатьнең барысына да: «Минем өстемнән басып узыгыз!» – дип ялварды. Галимнәр башка ишекләрдән чыгарга мәҗбүр булдылар. Бу кәрамәт бик мәшһүр булып, телдән-телгә күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ибне Габидин хәзрәтләренең дингә иярүдәге хәлләре мәшһүр, аның кәрамәтләре һәм мәнкыйбәләре күп.

Ул биш вакыт намазда тәхиятне укыганда, Рәсүлуллаһны үз күзләре белән күрә иде. Күрә алмаганда, ул намазны яңадан укый иде. Ислам галимнәренең иң бөекләреннән, икенче меңьеллыкның мөҗәддиде имам Раббани Әхмәд Фарукый Сирһинди хәзрәтләре болай диде: «Рамазан шәрифнең соңгы көннәрендә бик гүзәл бер хәл ачылды. Түшәгемдә сузылып ята идем. Күзләремне йомган идем. Түшәгемә бүтән берәүнең килеп утырганын тойдым. Карасам, ни күрим: ул әүвәлгеләрнең һәм ахиргеләрнең сәеде, башлыгы иде. Мин шунда ук җыйнак утырдым. Сөекле Пәйгамбәребез: „Синең өчен иҗазәт язарга килдем. Беркемгә дә мондый иҗазәт язганым юк“, – диде. Карасам, ул иҗазәтнамәнең текстында бу дөньяга кагылышлы бөек лотыфлар, арткы ягында теге дөньяга кагылышлы бик күп инаятьләр язылган иде».

Габделкадир Гыйләни хәзрәтләре «Гүнья» китабында Ибраһим Тәмими хәзрәтләреннән күчереп болай сөйли: Хызыр галәйһиссәләм миңа болай диде: «Әгәр төштә Рәсүлуллаһны күрергә теләсәң, ахшам намазын укыганнан соң, ястүгә кадәр беркем белән дә сөйләшмичә торасың һәм ахшам намазыннан соңгы әүвабин намазын укыйсың. Һәр ике рәкагать саен сәлам бирәсең.

Һәр рәкагатьтә бер тапкыр „Хәмед“не, ягъни Фатиха сүрәсен, һәм җиде тапкыр Ихлас сүрәсен укыйсың. Ястү намазын да җәмәгать белән укыганнан соң, өеңә кайтып, витер намазын укыйсың. Йокларга ятканда да ике рәкагать намаз укып, һәр рәкагатьтә „Хәмед“не һәм Ихлас сүрәсен җиде тапкыр укыйсың. Намаздан соң сәҗдәгә китеп, җиде тапкыр Аллаһы Тәгаләгә истигъфар кыласың, җиде тапкыр: „Сөбханаллаһи вәл-хәмдү лилләһи вә ля иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр вә ля хәүлә вә ля куввәтә илля билләһил-галиййил-газыйм“, – дисең. Аннары башыңны сәҗдәдән күтәреп утырасың да, кулларыңны күтәреп: „Йә Хәййү, йә Каййүм, йә Зәл-җәлали вәл-икрам, йә Иләһәл-әүвәлинә вәл-ахирин, вә йә Рахмәнәд-дөнья вәл-ахирати вә Рахимәһүмә, йә Рабби, йә Рабби, йә Рабби, йә Аллаһ, йә Аллаһ, йә Аллаһ“, – дисең.

Аннары аягүрә басып, шул ук доганы укыйсың. Аннары сәҗдәгә китеп, шул ук доганы укыйсың. Аннары башыңны сәҗдәдән күтәреп, кыйблага юнәлеп, теләгәнчә ятып йоклыйсың. Йокы басканчы Пәйгамбәребезгә салават шәриф укыйсың».

Мин: «Бу доганы кемнән өйрәнгән булсаң, шуны миңа белдерүеңне телим», – дидем. Хәзрәти Хызыр: «Миңа ышанмыйсыңмы?» – диде. «Мөхәммәд галәйһиссәләмне хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин сиңа ышанам», – дидем.

Хызыр галәйһиссәләм: «Мин Рәсүлуллаһ бу доганы өйрәткән һәм васыять иткән мәҗлестә булдым. Бу доганы ул өйрәткән кешедән өйрәндем», – диде. Мин дә Хызыр галәйһиссәләм әйткәнчә эшләдем. Түшәгемдә Пәйгамбәребезгә салават шәриф укый башладым. Пәйгамбәребезне күрәчәгемә шатланып, йокым качты, һәм мин иртәнгә кадәр йоклый алмадым.

«Хәдис галимнәре Рәсүлуллаһның төштәге кебек уяу вакытта да күренә алачагын бердәм белдергәннәр» Ибраһим Ләкани (рәхмәтуллаһи галәйһ)

Иртәнге намазны укып, кояш күтәрелгәнче утырдым. Духа, ягъни кояш күтәрелгәч укыла торган намазны укыдым. Үз-үземә: «Кичкә кадәр яшәсәм, кичә төнлә эшләгәнемчә эшләрмен», – дидем. Шул мизгелдә йоклап киткәнмен. Төшемдә фәрештәләр килеп, мине җәннәткә алып киттеләр. Анда якут, зөбәрҗәт һәм энҗедән ясалган көшкләр һәм сарайлар, бал, сөт һәм җәннәт эчемлекләреннән елгалар күрдем. Мине җәннәткә алып килгән фәрештәләрдән: «Бу көшк кем өчен?» – дип сорадым. Фәрештәләр: «Син кылган гамәлне кылучылар өчен», – диделәр. Җәннәт ризыкларыннан ашатмыйча һәм җәннәт суларыннан эчертмичә, мине җәннәттән чыгармадылар. Аннары мине җәннәттән чыгарып, мин булган урынга китерделәр.

Аннары Рәсүлуллаһ янындагы җитмеш пәйгамбәр һәм һәр саф арасы көнчыгыш белән көнбатыш арасы кадәр булган җитмеш саф фәрештә белән миңа килеп, сәлам бирде һәм кулымны тотты. Шул вакытта мин: «Йә Рәсүлуллаһ! Хызыр галәйһиссәләм бу хәдисне синнән ишеткәнен белдерде», – дидем. Пәйгамбәребез: «Хызыр дөрес әйткән, сөйләгәннәре – хак. Хызыр – җир йөзендәгеләрнең иң галиме. Ул – әбдалларның башлыгы. Ул – җир йөзендәге Аллаһ гаскәрләреннән», – диде.

Мин тагын: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу гамәлне кылучыга минем күргәнемнән башка әҗер бармы?» – дидем. Ул: «Синең күргәнеңнән, сиңа бирелгәннән дә өстенрәк нинди әҗер булсын? Син җәннәттәге урыныңны һәм мәкамыңны күрдең. Җәннәтнең җимешләреннән ашадың, эчемлекләреннән эчтең. Минем белән бергә фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне күрдең. Хур кызларын күрдең», – диде.

«Йә Рәсүлуллаһ! Минем кылган гамәлне кылып та, төштә минем күргәнне күрмәгән кешегә миңа бирелгән бирелерме?» – дидем. Ул: «Мине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, ул кешенең кылган зур гөнаһлары гафу ителә. Аллаһы Тәгаләнең ул кешегә булган ачуы бетә. Мине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, бу гамәлне кылучыга, төштә син күргәнне күрмәсә дә, сиңа бирелгән бирелә. Күктән бер тавыш: „Аллаһы Тәгалә бу гамәлне кылучыны һәм көнчыгыштан көнбатышка кадәр булган Мөхәммәд өммәтен гафу итте“, – дип кычкыра», – диде.

«Йә Рәсүлуллаһ! Мин синең җәмалеңне һәм җәннәтне күргән кебек, ул кешенең дә болардан өлеше бармы?» – дидем. Ул: «Әйе, барысы да бирелә», – диде.

«Йә Рәсүлуллаһ! Ир-атка һәм хатын-кызга, бөтен мөэминнәргә бу доганы өйрәтү һәм савапларын белдерү урынлы булырмы?» – дигәч, ул: «Мине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, бу гамәлне Аллаһы Тәгалә бәхетле итеп бар иткән кешеләрдән башка беркем дә кылмый», – диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне төштә чын сурәтендә күргән кеше, һичшиксез, аны күргән була. Чөнки шайтан аның сурәтенә керә алмый. Ләкин шайтан башка сурәткә кереп күренә ала. Рәсүлуллаһны танымаган кешегә моны аеру җиңел булмый. Кайбер галимнәр: «Пәйгамбәребезне башка сурәттә күрү дә аны күрү була. Ләкин бу – ул кешенең диндәге кимчелегенә билге. Пәйгамбәребезне төштә чын сурәтендә күргән һәм мөэмин булып үлгән һәркем җәннәткә керә», – диделәр.

Әбү Һөрәйрә Пәйгамбәребезнең мондый хәдис шәрифен белдерде: «Берәү җомга кичендә ике рәкагать намаз укыса, һәр рәкагатьтә Фатиханы һәм Аятел-Көрсине бер тапкыр, Ихлас сүрәсен унбиш тапкыр укыса, намаздан соң мең тапкыр: „Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин-нәбиййил-уммийи“, – дисә, киләсе җомга җиткәнче мине төшендә күрер. Ул кешенең үткән һәм киләчәк бөтен гөнаһлары гафу ителер. Җәннәт мине күрүчеләр өчендер».

Пәйгамбәребезнең Кабре шәрифен зиярәт кылу

Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез болай диде: «Кем вафатымнан соң мине зиярәт кылса, мине тере вакытымда зиярәт кылган кебек». «Mir’ât-i Medîne» китабында белдерелгән хәдис шәрифтә ул: «Каберемне зиярәт кылучыга шәфәгатем ваҗиб булды», – диде. Бу хәдис шәрифне Ибне Хозәймә, Бәззар, Даракутни һәм Табарани риваять итәләр. Бәззар хәзрәтләре җиткергән икенче бер хәдис шәрифтә: «Каберемне зиярәт кылучыга шәфәгатем хәләл булды», – диелде. «Мөслим шәриф» җыентыгында һәм Әбү Бәкер ибне Мәккаринең «Мөгъҗәм» китабында белдерелгән хәдис шәрифтә: «Бер кеше мине зиярәт кылу өчен килсә һәм аның башка нияте булмаса, кыямәт көнне аңа шәфәгать кылуыма лаек булыр», – диелде. Бу хәдис шәриф Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзен зиярәт кылу өчен Мөнәүвәрә Мәдинәгә килүчеләргә шәфәгать кылачагын хәбәр итә.

Сак бул әдәпне ташлаудан – Аллаһ сөеклесенең урамы бу,
Илаһи назар төшкән урын, Мостафаның мәкамы бу!
Күктәге яңа ай – Бабус-сәлам ишегенең күкрәге ертылган гашыйгы,
Аның кандиле – Җәүза йолдызы, нур һәм яктылык чыгышы бу.
Бөек Аллаһның Хәбибе йоклаган урын бу, фазыйләттә
Хәтта Бөек Аллаһның Гарышыннан да өстен урын бу.
Бу туфракның нурыннан юклык караңгылыгы таралды,
Барлык мәүҗүдат ике күзенә сөрмә итеп алып, сукырлыктан котылды.
Әдәпне саклау шарты белән кер, Нәби, бу дәргаһка,
Фәрештәләрнең тавәф урыны, пәйгамбәрләрнең үбә торган урыны бу!
Nâbî

Даракутни риваять иткән икенче бер хәдис шәрифтә: «Хаҗ кылып та мине зиярәт кылмаган кеше мине рәнҗеткән була», – диелде. Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) зиярәт ителүне теләве – өммәтенең бу юл белән дә савап казануы өчен. Шуңа күрә фикһ галимнәребез хаҗ вазифасын үтәгәннән соң, Мөнәүвәрә Мәдинәгә килеп, Мәсҗиде шәрифтә намаз укыйлар иде. Аннары Рәүдаи мөтаһһәрәне, Мөнбәре мөнирне һәм Гарше әгъладан өстен булган Кабре шәрифне, аннары Рәсүлуллаһ утырган, йөргән, таянган урыннарны, вәхи килгәндә ул таянган багананы һәм мәчет төзелгәндә, төзәтелгәндә эшләгән, малларын һәм акчаларын бирү шәрәфенә ирешкән мөхтәрәм сәхабәләрнең һәм табигыйннең узган урыннарын зиярәт кылалар, аларны күреп бәрәкәтләнәләр иде. Алардан соң килгән галимнәр һәм салихлар да хаҗдан соң Мәдинәгә киләләр, фикһ галимнәребез кебек эшлиләр иде. Кичә булган кебек, бүген дә хаҗилар шуңа тугры калып, Мөнәүвәрә Мәдинәдә зиярәтләр кылалар.

«Бер кеше мине зиярәт кылу өчен килсә һәм аның башка нияте булмаса, кыямәт көнне аңа шәфәгать кылуыма лаек булыр» Хәдис шәриф

Ислам галимнәренең кояшы Әбү Хәнифә хәзрәтләре болай диде: «Мөстәхәбләрнең иң өстеннәреннән булган Кабре сәгадәтне зиярәт кылу – ваҗиб дәрәҗәсенә якын бер гыйбадәт». Рәсүлуллаһның Кабре шәрифен зиярәт кылырга баручы кеше күп салават шәриф укырга тиеш. Укылган бу салават һәм сәламнәрнең Пәйгамбәребезгә ирешүе хәдис шәрифтә белдерелгән. Сөекле Пәйгамбәребезне зиярәт кылу әдәбе болай белдерелде:

Мөнәүвәрә Мәдинә шәһәре ерактан күренгәч, салават һәм сәлам әйтелә. Аннары: «Аллаһуммә һәзә харәму нәбиййикә, фәҗгалһү викаятән ли минән-нәри вә әмәнән минәл-газаби вә суил-хисаб», – диелә. Мөмкин булса, шәһәргә яки мәчеткә кергәнче госел коенып алына. Хуш ис сөртелә. Яңа, чиста кием киелә. Чөнки болар тәгъзыйм һәм хөрмәтне белдерә. Мөнәүвәрә Мәдинәгә тыйнак, вәкарьле һәм тыныч хәлдә керелә. «Бисмилләһи вә галә милләти Рәсүлилләһ», – дигәннән соң, Исра сүрәсенең 80 нче изге аятен укырга кирәк. Аның артыннан ук: «Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әли Мөхәммәд. Вәгъфир ли зөнүби вәфтах ли әбвабә рәхмәтикә вә фазликә», – дип, Мәсҗиде Нәбәвигә керелә. Аннары Рәсүлуллаһның мөнбәре янында, мөнбәрнең баганасы уң җилкәгә туры килерлек итеп басып, ике рәкагать тәхиятел-мәсҗид намазы укырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез монда намаз укый иде. Бу урын – Пәйгамбәребезнең кабере белән мөнбәре арасы. Хәдис шәрифтә: «Каберем белән мөнбәрем арасы – җәннәт бакчаларыннан бер бакча. Мөнбәрем хаузым өстендә», – диелгән.11 Аннары Рәсүлуллаһның мөбарәк каберен зиярәт кылуны насыйп иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылырга кирәк.

Догадан соң торып, Пәйгамбәребезнең Кабре шәрифенә, Хөҗрәи сәгадәткә килергә, аркаңны кыйблага куеп, Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзенә каршы ике метр чамасы ераклыкта әдәп белән басып торырга кирәк. Моннан да якынрак килмиләр. Хөшүгъ һәм хозугъда булырга, Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә боерганча, Рәсүлуллаһ тере булган һәм аның бөек хозурында торган кебек әдәптә булырга кирәк. Тынычлыкны һәм вәкарьне ташларга ярамый. Кулны Кабре шәрифнең диварларына куймыйча, ераграк әдәп белән басып тору хөрмәткә күбрәк туры килә. Намаздагы кебек басып торырга кирәк. Рәсүлуллаһның мөбарәк, латыйф сурәтен күз алдына китереп, аның сине белүен, сүзеңне, сәламеңне һәм догаларыңны ишетүен, җавап бирүен, «Әмин» дип әйтүен уйларга кирәк. Чөнки Рәсүлуллаһ: «Кем миңа каберем янында салават укыса, мин аны ишетәм», – диде. Шулай ук хәдис шәрифтә Рәсүлуллаһның Кабре шәрифендә бер фәрештә вәкил итеп калдырылганы, ул фәрештәнең өммәтеннән сәлам бирүчеләрнең сәламен аңа җиткерүе белдерелде. Аннары: «Әссәләмү галәйкә йә сәййиди йә Рәсүлаллаһ! Әссәләмү галәйкә йә Нәбиййәллаһ! Әссәләмү галәйкә йә Сафиййәллаһ! Әссәләмү галәйкә йә Хәбибаллаһ! Әссәләмү галәйкә йә Нәбиййәр-рахмәти! Әссәләмү галәйкә йә Шәфигъәл-өммәти! Әссәләмү галәйкә йә Сәййидәл-мөрсәлин! Әссәләмү галәйкә йә Хатәмән-нәбиййин!» – дип әйтергә кирәк.

«Аллаһы Тәгалә сиңа иң югары әҗер һәм бүләк бирсен. Мин шаһитлык бирәм: син пәйгамбәрлек вазифаңны үтәдең. Аманәтне тапшырдың. Өммәтеңә нәсыйхәт кылдың. Сиңа якыйн (үлем) килгәнче, Аллаһы Тәгалә юлында җиһад кылдың. Аллаһы Тәгалә сиңа кыямәт көненә кадәр салават һәм сәлам ирештерсен. Йә Рәсүлуллаһ! Без сиңа бик ерак җирләрдән килдек. Синең Кабре шәрифеңне зиярәт кылу, хакыңны үтәү, синең эшләгәннәреңне урынында күрү, сине зиярәт кылып бәрәкәтләнү, Аллаһы Тәгалә хозурында безгә шәфәгатьче булуыңны сорау өчен килдек. Чөнки хаталарыбыз билләребезне бөкте. Гөнаһларыбыз җилкәләребезгә авыр төште. Йә Рәсүлуллаһ! Син шәфәгать кылучы да, шәфәгате кабул ителүче дә. Мәкамы Мәхмүд сиңа вәгъдә ителгән. Аллаһы Тәгалә дә Коръән Кәримдә (Ниса сүрәсенең 64 енче изге аятендә мәгънәсе буенча): „Без һәр пәйгамбәрне Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән (ул җибәрелгән кавем) аңа буйсынсын өчен генә җибәрдек. Алар үз нәфесләренә золым кылганнан (үзләренә зарар китергәннән) соң, сиңа килеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорасалар, Рәсүлем дә алар өчен истигъфар кылса, Аллаһы Тәгаләне, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче һәм мәрхәмәтле итеп табарлар“, – ди. Без синең хозурыңа килдек. Ләкин без нәфесләребезгә золым кылдык. Гөнаһларыбызның гафу ителүен сорыйбыз. Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә хозурында безгә шәфәгать кыл. Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгаләдән безнең рухыбызны синең сөннәтеңдә булганда алуын, иртәгә кыямәт көнендә синең белән бергә мәхшәр урынына килүчеләр арасына кушуын, синең хаузыңа килеп, аннан эчүне насыйп итүен сора. Йә Рәсүлуллаһ! Синең шәфәгатеңне сорыйбыз», – дип дога кылырга кирәк. Аннары мәгънәсе «… Йә Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман белән үткән кардәшләребезне гафу ит! Иман китергәннәргә карата күңелләребездә бер кин калдырма! Йә Раббыбыз! Һичшиксез, Син бик шәфкатьле һәм мәрхәмәтле!» булган Хәшер сүрәсенең 10 нчы изге аятен укырга кирәк.

Аннары сәлам җибәрүчеләрнең сәламен җиткереп: «Әссәләмү галәйкә йә Рәсүлаллаһ! Фәлән кеше синең Аллаһы Тәгалә хозурында аңа шәфәгатьче булуыңны сорый. Аңа һәм бөтен мөселманнарга шәфәгать кыл», – дип әйтергә һәм теләгәнчә салават укырга кирәк.

Аннары ярты метр уңга, Әбү Бәкер Сыйддыйк хәзрәтләренең мөбарәк башы турысына килеп: «Әссәләмү галәйкә йә хәлифәтә Рәсүлилләһ! Әссәләмү галәйкә йә рафикаһү фил-гар! Әссәләмү галәйкә йә әминәһү галәл-әсрар! Аллаһы Тәгалә сиңа, бу өммәтнең имамына, иң югары әҗер һәм бүләк бирсен. Син Рәсүлуллаһка иң гүзәл рәвештә хәлифә булдың. Аның бөек сөннәтенә иң яхшы рәвештә иярдең. Мөртәдләр (диннән чыгучылар) һәм туры юлдан тайпылганнар белән сугыштың. Һәрвакыт хакны сөйләдең. Вафат булганчы, хак юлда булучыларга ярдәмче булдың. Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте синең өстеңә булсын! Аллаһым! Рәхмәтең белән рухыбызны аны сөйгән хәлдә ал. Аны зиярәт кылуыбызны бушка чыгарма!» – дип дога кылырга кирәк.

«Каберем белән мөнбәрем арасы – җәннәт бакчаларыннан бер бакча. Мөнбәрем хаузым өстендә» Хәдис шәриф

Аннары тагын ярты метр уңга, хәзрәти Гомәрнең кабере турысына килеп: «Әссәләмү галәйкә йә Әмирәл-мөэминин! Әссәләмү галәйкә йә Мөзһирәл-ислам! Әссәләмү галәйкә йә Мөксирәл-әснам! Аллаһы Тәгалә сиңа иң югары әҗер һәм бүләк бирсен. Тере вакытыңда да, вафатыңда да исламга һәм мөселманнарга ярдәм иттең. Ятимнәргә кафил булдың. Туганнарга яхшылык кылдың. Мөселманнар өчен алар разый булган, үзе дә һидаятьтә булган һәм кешеләрне туры юлга күндергән бер юлбашчы булдың. Аларның эшләрен тәртипкә салдың. Фәкыйрьләрен бай иттең, яраларын бәйләдең. Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте синең өстеңә булсын!» – дип әйтергә кирәк.

Аннары хәзрәти Әбү Бәкергә һәм хәзрәти Гомәргә эндәшеп: «Әссәләмү галәйкүмә йә дәҗигаи Рәсүлилләһи вә рафикайһи вә вәзирәйһи вә мөширәйһи вәл-мөгавинәйни ләһү галәл-кыями фид-дини вәл-каимәйни бәгъдәһү би-мәсалихил-мөслимин! Аллаһы Тәгалә сезгә иң гүзәл әҗер бирсен. Рәсүлуллаһның безгә шәфәгать кылуын, тырышлыгыбызны кабул итүен, безне ислам динендә үтереп, янә ислам динендә терелтүен, кыямәт көнендә Рәсүлуллаһка якын булганнар арасында җыюын Аллаһы Тәгаләдән сорасагыз иде дип, сезне Рәсүлуллаһ хозурында вәсилә итәбез», – дип әйтергә кирәк.

Аннары үзенә, ата-анасына, дога сораучыларга һәм бөтен мөселманнарга дога кылырга кирәк. Шуннан соң Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзенә каршы басып: «Аллаһым! Син (мәгънәсе буенча): „Без һәр пәйгамбәрне Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән (ул җибәрелгән кавем) аңа буйсынсын өчен генә җибәрдек. Алар үз нәфесләренә золым кылганнан (үзләренә зарар китергәннән) соң, сиңа килеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорасалар, Рәсүлем дә алар өчен истигъфар кылса, Аллаһы Тәгаләне, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче һәм мәрхәмәтле итеп табарлар“12, – дисең. Йә Раббым! Синең бөек сүзеңә ияреп, боерыгыңа буйсынып, сөекле Пәйгамбәреңнең Синең хозурыңда безгә шәфәгать кылуын сорыйбыз», – дип дога кылганнан соң, элек укыган доганы, ягъни Хәшер сүрәсенең 10 нчы изге аятен (мәгънәсе буенча) укый:

«… Йә Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман белән үткән кардәшләребезне гафу ит! Иман китергәннәргә карата күңелләребездә бер кин калдырма! Йә Раббыбыз! Һичшиксез, Син бик шәфкатьле һәм мәрхәмәтле!» Аннары «Раббәнагъфир ләнә вә ли-абаинә вә ли-өммәһатинә вә ли-ихванинәл-ләзинә сәбәкуна бил-иман», «Раббәнә әтинә…» һәм «Сөбханә раббикә…» изге аятьләрен укып, Хөҗрәи сәгадәт зиярәтен тәмамлый. Аннары Рәсүлуллаһның кабере белән мөнбәре арасында булган Рәүдаи мөтаһһәрәгә килә. Бу – дүртпочмаклы бер урын. Монда теләгәнчә намаз укый. Дога кыла. Тәсбихләр әйтә. Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәна әйтә. Аннары мөнбәр янына килә. Рәсүлуллаһның бәрәкәте үзенә ирешсен дигән ният белән Пәйгамбәребез хотбә укыганда мөбарәк кулын куйган урынга кулын куя. Монда ике рәкагать намаз укый. Аллаһы Тәгаләдән теләгәннәрен сорый. Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан Аның рәхмәтенә сыена. Аннары элек Хәннанә баганасы булган урынга куелган багана янына килә. Хәннанә – Рәсүлуллаһ хотбә уку өчен мөнбәргә күчеп, аны ташлагач ыңгырашкан, аннары Рәсүлуллаһ төшеп, аны кочаклагач тынычланган багана. Аннары Әбү Лүбабә хәзрәтләре үзен бәйләп тәүбә кылган багана янына килә. Монда ике рәкагать намаз укый һәм Аллаһы Тәгаләгә тәүбә һәм истигъфар кыла. Теләгән догаларын кыла.

Монда калган вакыт эчендә төннәрне Коръән Кәрим укып, Аллаһы Тәгаләне зикер итеп, мөнбәр белән кабер янында яшерен һәм ачык дога кылып һәм рабыйта ясап уздырырга кирәк. Рәсүлуллаһны зиярәт кылганнан соң Бәкыйгъ зиратына барып, аны да зиярәт кылу мөстәхәб. Аннары башка каберләрне, бигрәк тә Сәййидеш-шөһәда (шәһитләр сәеде) хәзрәти Хәмзәнең каберен зиярәт кылырга кирәк. Шулай ук Бәкыйгъта хәзрәти Габбасны һәм анда күмелгән Хәсән ибне Галине, Зәйнелгабидинне, аның улы Мөхәммәд Бакыйрны һәм аның улы Җәгъфәр Садыйкны, мөэминнәр әмире хәзрәти Госманны, Рәсүлуллаһның улы Ибраһимны, Рәсүлуллаһның анда күмелгән пакь хатыннарын, гамәсе Сафияне һәм сәхабәләрдән һәм табигыйннән булган тагын бик күп бөекләрне (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн) зиярәт кылырга кирәк. Бәкыйгътагы Фатыйма мәчетендә намаз укырга кирәк. Пәнҗешәмбе көнне Өхед шәһитләрен зиярәт кылу мөстәхәб. Анда: «Сәләмүн галәйкүм бимә сабәртүм. Фәнигъмә гокбәд-дар. Сәләмүн галәйкүм йә әһлә дарил-кавмил-мөэминин, вә иннә иншәаллаһу ган кариибин бикүм ләхикун», – дип әйтергә кирәк. Аннары Аятел-Көрсине һәм Ихлас сүрәсен укырга кирәк. Хөҗрәи сәгадәтне зиярәт кылучылар бик уяу булырга тиеш. Күңелләрендә дөнья уйлары булмаска тиеш. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк нурын һәм дәрәҗәсенең бөеклеген уйларга кирәк. Дөнья эшләре, бөек кешеләр белән күрешеп файда алу, сәүдә уйлары белән кылынган догаларны Аллаһы Тәгалә кабул итми, һәм алар теләкләренә ирешә алмыйлар. Хөҗрәи сәгадәтне зиярәт кылу – шәрәфле гыйбадәт. Моңа ышанмаучыларның мөселманлыктан чыгуларыннан куркыла. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләгә, Аның Рәсүленә һәм бөтен мөселманнарга каршы чыккан булалар. Малики галимнәренең берничәсе Рәсүлуллаһны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) зиярәт кылу ваҗиб дисәләр дә, аның мөстәхәб икәне бердәм белдерелгән.

«Йә Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман белән үткән кардәшләребезне гафу ит! Иман китергәннәргә карата күңелләребездә бер кин калдырма! Йә Раббыбыз! Һичшиксез, Син бик шәфкатьле һәм мәрхәмәтле!» Хәшер: 10

ӘС-СУБХУ БӘДӘ
Әссубху бәдә мин тальгатиһи.
Вәл-ләйлү дәҗә мин вәфратиһи.
Фәкар-рүсүлә фазлән вә гулә.
Әһдәс-сүбүлә ли дәләләтиһи.
Таң нурын аның йөзеннән алды.
Төн исә караңгылыгын аның кара чәчләреннән алды.
Ул фазыйләте һәм бөеклеге белән бөтен рәсүлләрдән өстен булды.
Һидаять табучылар юлны аның күрсәтүе белән таптылар.
Кәнзүл-кәрами мәүләнни-гами.
Һәдил-үмәми ли шәригатиһи.
Әзкән-нәсәби әгъләл-хәсәби.
Күллүл-гарәби фи хидмәтиһи.
Ул – юмартлык хәзинәсе, шул хәзинәдән өләшүче иде.
Өммәтләрне диненә һәм һидаятькә ирештерде.
Нәселе бик пакь, шәрәфе бик бөек.
Барлык гарәпләр аның хезмәтендә.
Сәгатиш-шәҗәрү нәтакал-хәҗәрү.
Шуккал-камәрү би ишаратиһи.
Җибрилү әтә ләйләтә әсрә.
Вәр-Раббү дәгә ли-хазратиһи.
Агачлар аның хозурына йөгерде, ташлар телгә килеп сөйләште.
Аның (могҗизалы) ишарәсе белән ай икегә ярылды.
Исра төнендә аңа Җәбраил (галәйһиссәләм) килде.
Һәм Раббысы аны Үз хозурына чакырды.
Нәләш-шәрәфә вәллаһу гафә.
Гаммә сәләфә мин үммәтиһи.
Фә Мөхәммәдүнә һүвә Сәййидүнә.
Фәл-гыйззү ләнә би иҗабәтиһи.
Ул бөек дәрәҗәләргә иреште.
Аллаһ (җәллә җәләлүһ) да аның өммәтен гафу итте.
Безнең Мөхәммәдебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) – ул безнең сәедебез.
Аны кабул иткәнебез өчен шәрәф – безгә.
Габдулла ибне Рәваха (радыяллаһу ганһү)