Сөекле Пәйгамбәрем

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ ВАФАТЫ

Һиҗрәтнең унберенче елы иде. Бу елны Җәбраил галәйһиссәләм килгәч, сөекле Пәйгамбәребезгә Коръән Кәримне башыннан ахырынача ике тапкыр укыды. Ә моңа кадәрге елларда ул Коръән Кәримне бер тапкыр укый иде. Җәбраил галәйһиссәләм иң соңыннан җиткергән, мәгънәсе буенча: «Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм җиңү көне килгәч һәм кешеләрнең Аллаһы Тәгаләнең диненә (исламга) төркем-төркем кергәннәрен күргәч, Раббыңны хәмед белән тәсбих кыл! Аннан гафу сора! Чөнки Ул тәүбәләрне һәрвакыт кабул итә»1 дигән Нәсер сүрәсен тыңлаганнан соң, Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әй Җәбраил! Үлемемнең якынлашуын эчемнән сизәм», – диде. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм мәгънәсе буенча: «Ахирәт синең өчен дөньядан хәерлерәк. Син „Разый булдым“ дигәнче, Раббың сиңа һәр теләгәнеңне бирәчәк»2 дигән изге аятьләрне укыды.

Һиҗрәтнең унберенче елында, Сәфәр аеның егерме җиденче көнендә Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк башы авырта башлады. Ул хөрмәтле хатыны хәзрәти Гаишәнең (радыяллаһу ганһә) бүлмәсенә керде. Габдеррахман ибне Әбү Бәкерне чакырып, үзеннән соң Әбү Бәкер Сыйддыйкның хәлифә итеп сайлануы өчен васыять яздырачагын әйтте һәм кара савыты белән каләм китерергә кушты. Хәзрәти Әбү Бәкернең улы Габдеррахман боерыкны үтәргә киткәндә, ул: «Соңрак китерерсең, хәзергә торып торсын!» – диде дә мөбарәк мәчеткә чыкты. Сөекле Пәйгамбәребез ул көнне Мәдинәдә булган бөтен мөхтәрәм сәхабәләргә өйлә намазына мәчеткә җыелырга хәбәр җибәрде. Намазны укытканнан соң Галәм сәрвәре мөнбәргә менеп хотбә укыды. Сәхабәләренә нәсыйхәт бирде һәм алардан хәләллек сорады. Аннары Әбү Бәкер Сыйддыйкның сәхабәләр арасындагы өстенлеген, кадерен, аннан бик тә канәгать булуын белдерде. Бу хотбәне тыңлаган бөтен күңелләр тетрәнде, күзләрдән яшьләр ташып акты. Аннары ул: «Әй кешеләр! Мине үз пәйгамбәрегез итеп ничек таптыгыз?» – дигәч, мөхтәрәм сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә сиңа бездән мул хәерләр бирсен. Син безнең өчен бик шәфкатьле ата кебек, нәсыйхәт кылучы шәфкатьле туган кебек идең. Аллаһы Тәгалә сиңа биргән пәйгамбәрлек вазифасын үтәдең. Сиңа вәхи ителгәннәрне безгә җиткердең. Раббыңның юлына, исламга хикмәт белән, гүзәл нәсыйхәт белән чакырдың. Аллаһы Тәгалә сиңа иң гүзәл һәм иң бөек әҗерләр бирсен», – диделәр.

Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Әй мөэминнәр! Аллаһ хакына, кемнең миндә хакы булса, торсын, килсен, кыямәттән элек монда алсын», – диде.

Ләкин хакын алыр өчен торып килүче булмады. Рәсүлуллаһ Аллаһы Тәгаләнең исемен искә алып, икенче һәм өченче тапкыр да: «Хакы булган кеше килсен, алсын», – диде. Шуннан соң мөхтәрәм сәхабәләрдән бик картайган хәзрәти Гөкәшә торды. Ул Рәсүлуллаһ хозурына барды һәм: «Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Тәбүк газәватында мин синең белән идем. Тәбүктән киткәндә минем дөям белән синең дөяң янәшә килде. Мин дөямнән төштем. Сиңа якынлаштым. Максатым синең мөбарәк тәнеңне үбү иде, шул вакытта син минем аркама камчы белән суктың. Ни өчен сукканыңны белмим», – диде.

«Ахирәт синең өчен дөньядан хәерлерәк. Син „Разый булдым“ дигәнче, Раббың сиңа һәр теләгәнеңне бирәчәк» Духа: 4–5

Пәйгамбәребез: «Әй Гөкәшә! Аллаһы Тәгалә сине Аның Рәсүле белә торып суккан булудан сакласын», – диде дә: «Әй Билал! Кызым Фатыйманың өенә бар. Ул камчыны миңа китер», – дип боерды. Хәзрәти Билал мәчеттән чыкты. Ул кулын башына куеп: «Рәсүлуллаһ үзенә кыйсас ясатачак!» – дип зур гаҗәпләнүдә калды. Өйгә барып җиткәч, ишекне шакыды һәм: «Әй Рәсүлуллаһның кызы! Миңа Рәсүлуллаһның камчысын бир!» – диде. Анабыз хәзрәти Фатыйма: «Әй Билал! Хәзер хаҗ вакыты да, газәват та түгел! Атам камчыны нишләтәчәк?» – дип сорады. Хәзрәти Билал: «Әй Фатыйма! Хәбәрең юкмыни? Рәсүлуллаһка аның белән кыйсас ясалачак!» – диде.

Анабыз Фатыйма хәзрәти Билалга катгый кушты: «Әй Билал! Рәсүлуллаһтан кыйсас белән хакын алырга кемнең күңеле риза булыр? Ул сораган икән, бирим. Ләкин Хәсән белән Хөсәенгә әйт: хакын кем алачак булса, кыйсасны аларга ясатсыннар. Ул кеше хакын алардан алсын. Һич кенә дә Рәсүлуллаһка кыйсас ясатмасыннар». Хәзрәти Билал мәчеткә килде һәм камчыны Рәсүлуллаһка бирде, ә ул аны хәзрәти Гөкәшәгә бирде. Моны күргән хәзрәти Әбү Бәкер белән хәзрәти Гомәр: «Әй Гөкәшә! Менә без синең алдыңда әзер торабыз, хакыңны бездән ал. Зинһар, Рәсүлуллаһтан алма!» – дип ялвардылар. Шунда Пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкергә: «Әй Әбү Бәкер! Син тукта, читкә тайпыл. Әй Гомәр! Әйдә, син дә тайпыл. Аллаһы Тәгалә сезнең бөек дәрәҗәгезне белә», – диде. Аннары хәзрәти Гали торды һәм: «Әй Гөкәшә! Рәсүлуллаһка сугуыңа күңелем риза түгел. Менә аркам һәм корсагым, кил, хакыңны миннән ал, теләсәң, йөз тапкыр сук. Ләкин Рәсүлуллаһка кагылма!» – дигәч, Пәйгамбәребез: «Әй Гали! Син дә утыр. Аллаһы Тәгалә синең дә бөек дәрәҗәңне, хәлеңне белә», – диде. Бу юлы хәзрәти Хәсән белән Хөсәен тордылар һәм: «Әй Гөкәшә! Син дә беләсең, без – Рәсүлуллаһның оныклары. Шуңа күрә безгә кыйсас – Рәсүлуллаһка кыйсас дигән сүз. Хакыңны бездән ал, зинһар, Рәсүлуллаһка сукма!» – дигәч, Пәйгамбәребез аларга: «Сез дә утырыгыз, әй күз нурларым», – диде. Аннары: «Әй Гөкәшә! Кил, сук!» – диде.

Гөкәшә: «Йә Рәсүлуллаһ! Син миңа сукканда, минем тәнем ачык иде», – дигәч, сөекле Пәйгамбәребез мөбарәк аркасын ачты. Шул вакытта мөхтәрәм сәхабәләр арасыннан сулкылдап елау тавышлары ишетелде, алар: «Әй Гөкәшә! Рәсүлуллаһның мөбарәк аркасына сугачаксыңмыни?» – диделәр. Һәркем кайгы эчендә көтә иде. Хәзрәти Гөкәшә Рәсүлуллаһның мөбарәк аркасындагы пәйгамбәрлек мөһерен күргәч, кинәт: «Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Хакын алу өчен синең мөбарәк аркаңа сугарга, сиңа кыйсас ясарга кемнең көче җитсен, моңа кем батырчылык итсен?» – диде дә Галәм Солтанының мөбарәк пәйгамбәрлек мөһерен үбеп алды. Шунда Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Юк, яисә сугасың, яисә гафу итәсең», – диде. Гөкәшә хәзрәтләре: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Гафу иттем. Аллаһы Тәгалә дә кыямәт көнендә мине гафу итәрме икән?» – диде. Пәйгамбәребез: «Кем минем җәннәттәге иптәшемне күрергә теләсә, бу картка карасын», – диде. Рәсүлуллаһның бу мөбарәк сүзен ишеткән мөхтәрәм сәхабәләр аны ике күзе арасыннан үбә башладылар. Барысы да: «Бәхетле син, бәхетле син! Әй Гөкәшә! Рәсүлуллаһ белән бергә булу хакына син җәннәттә бөек дәрәҗәләргә ирештең», – диләр иде.3

Усамә ибне Зәйднең гаскәр башлыгы итеп билгеләнүе

Сәфәр аеның соңгы көннәре иде. Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) төньяктагы Византия империясе мөселманнар өчен зур куркыныч булганчы, византиялеләрне тагын исламга чакырырга, кабул итмәсәләр, алар белән сугышып, Ислам дәүләтенә буйсындырырга тели иде. Шуңа күрә ул батыр сәхабәләренә византиялеләр белән сугышырга әзерләнергә боерды. Мөхтәрәм сәхабәләр әзерләнү өчен таралыштылар. Рәсүле әкрам хәзрәти Усамә ибне Зәйдне чакырып алды һәм: «Әй Усамә! Аллаһы Тәгаләнең исеме һәм бәрәкәте белән Шамга, Бәлка чигенә, Фәләстындагы Дарумга, атаң шәһит ителгән урынга кадәр бар. Ул җирләрне атларга таптат. Мин сине бу гаскәргә баш җитәкче итеп билгеләдем. Үбнә халкы өстенә кинәт барып, яшен кебек һөҗүм ит. Барачак җиреңә синнән алда хәбәр барып җитмәслек итеп тиз бар. Үзең белән юл күрсәтүчеләр ал, шымчылар һәм күзәтүчеләр синнән алда барсын. Аллаһы Тәгалә җиңү насыйп итсә, алар арасында аз гына тор», – диде. Аннары Җөрфтә караргаһ корырга кушты һәм мөбарәк куллары белән байракны бәйләп, аңа тапшырды.4

Ул мәчеттә мөнбәргә менде һәм: «Әй сәхабәләрем! Усамәнең атасы Зәйд гаскәр башлыгы булырга ничек лаек һәм минем каршымда ничек иң сөекле булса, аннан соң аның улы Усамә дә гаскәр башлыгы булырга шулай ук лаек. Усамә – минем каршымда кешеләрнең иң сөеклеләреннән», – диде.

Хәзрәти Усамә җитәкчелегендә сугышка барачаклар арасында хәзрәти Әбү Бәкер, хәзрәти Гомәр, хәзрәти Әбү Гобәйдә ибне Җәррах, хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас кебек күренекле сәхабәләр дә бар иде.

Ләкин икенче көнне Галәм Солтаны кинәт авырып киткәнгә, гаскәрнең китүе Пәйгамбәребезнең ахирәткә күчүеннән соңга калды. Сөекле Пәйгамбәребез каты бизгәк (хөммә) авыруына тотылды. Кызуы көннән-көн арта, авыруы көчәя бара иде.

Авыртулары кимегән бер төнне, төн уртасында ул урыныннан торды. Киенеп, чыгып китәргә җыенды. Моны күргән анабыз хәзрәти Гаишә: «Анам-атам, җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Кая барасың?» – дип сорады. Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бәкыйгъ зиратында күмелгәннәр өчен истигъфар кылырга боерык алдым. Шунда барам», – дип җавап бирде.

Ул янына Әбү Мүвәйһибә белән Әбү Рафигъны алды һәм шунда китте. Зиратта озак-озак дога кылды, аларның гафу ителүен һәм ярлыкануын сорап Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Пәйгамбәребезнең шулкадәр ныклап ялваруын күргән аның янындагы сәхабәләр: «Без дә хәзер монда күмелгән булсак иде дә, Рәсүлуллаһның бу догасына ирешү шәрәфенә лаек булсак иде!» – диделәр. Сөекле Пәйгамбәребез Әбү Мүвәйһибәгә борылды һәм: «Әй Әбү Мүвәйһибә! Миңа дөнья хәзинәләре белән ахирәт нигъмәтләре арасында сайлау ирке бирелде. Миңа: „Теләсәң, дөньяда кал, аннары җәннәткә кер, теләсәң, Ликаулла (Аллаһы Тәгаләгә кавышу) булсын да, җәннәткә кер“, – диделәр. Мин Ликаулланы, аннары җәннәтне сайладым», – диде.

«Әй мөэминнәр! Аллаһ хакына, кемнең миндә хакы булса, торсын, килсен, кыямәттән элек монда алсын» Хәдис шәриф

Бер көнне ул Өхедтә ятучы шәһитләр өчен ярлыкау сорарга юлга чыкты. Алар өчен Аллаһы Тәгаләгә озак-озак ялварып дога кылды. Аннары мәчеткә килеп, мөхтәрәм сәхабәләргә: «Мин – Кәүсәр хаузына сезнең иң элек барып җитүчегез, сезне каршы алучыгыз булачакмын. Безнең очрашу урыныбыз шунда… Миннән соң мөшриклеккә кайтырсыз дип, мин сезнең өчен курыкмыйм. Ләкин дөньяга бирелерсез, аның өчен бер-берегезне көнләрсез, бер-берегезне үтерерсез һәм ахырда сездән элеккеләр юкка чыккан кебек, сез дә юкка чыгарсыз дип куркам…» – диде. Аннары сәгадәтханәсенә китте. Авыруы көчәйде. Мөбарәк хатыннары сөекле Пәйгамбәребезгә аның анабыз хәзрәти Гаишәнең өендә калуын теләүләрен, үз хакларын аңа бирүләрен белдерделәр. Ул пакь хатыннарының бу фидакарьлегенә шатланды, аларның барысына да дога кылды һәм калган көннәрен анабыз хәзрәти Гаишәнең өендә үткәрә башлады. Рәсүле әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кызуы бик нык артты. Кызуның көчлелегеннән ул урынында бер яктан икенче якка әйләнергә мәҗбүр була иде. Ул шундый хәлдә булганда, мөхтәрәм сәхабәләр аның хәлен белергә киләләр, Пәйгамбәребезнең каты михнәт чигүенә бик нык кайгыралар иде. Әбү Сәгыйд Худри болай сөйләде: «Мин Рәсүлуллаһның мөбарәк хозурына кергән идем. Аның өстендә бәрхет япма бар иде. Бизгәкнең кызуы япма аша чыга, эсселектән без япмага кулыбызны тидерә алмый идек. Безнең гаҗәпләнүебезне һәм кайгыруыбызны күргән Рәсүлуллаһ болай диде:

„Иң каты бәла пәйгамбәрләргә була. Шулай булса да, пәйгамбәрнең бәлаларга шатлануы сезнең үзегезгә бирелгән нигъмәтләргә шатлануыгыздан күбрәк“».

Өмме Бишр бинте Бәра болай сөйләде: «Мин Рәсүлуллаһның хәлен белергә барган идем. Аның мөбарәк тәне ут кебек яна иде. Мин: „Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Мин беркайчан да мондый каты авыру күрмәдем!..“ – дидем. Ул болай диде: „Әй Өмме Бишр! Бизгәкнең көчле булуы минем савабымның күп булуы өчен. Бу авыру – Хәйбәрдә татып караган агулы итнең эзе. Ул итнең ачысын мин һәрвакыт сиздем. Ул көнне ашаган агу хәзер минем әбһәремне, ягъни аорта тамырымны өзә“».5

Сөекле Пәйгамбәребез Габдулла ибне Мәсгуд хәзрәтләренә дә болай диде: «Авыруга тотылган һәр мөселманның хаталарын һәм гөнаһларын Аллаһы Тәгалә, агачның яфраклары коелган кебек, коя!»6 Авыру көннән-көн көчәя иде. Мөхтәрәм сәхабәләр моңа бик нык кайгыралар, өйләрендә тыныч кына тора алмыйлар иде. Алар мәчеттә җыелдылар. Пәйгамбәребезнең хәлен белү өчен хәзрәти Галине аның хозурына җибәрделәр. Галәмнәрнең Сәеде ишарә белән: «Сәхабәләрем нәрсә диләр?» – дип сорады. Ул: «„Рәсүлуллаһ арабыздан китсә!..“ – дип, бик нык кайгыралар һәм борчылалар», – диде. Сәхабәләренә мәрхәмәте чиксез булган сөекле Пәйгамбәребез авыруының көчлелегенә түзеп торды һәм хәзрәти Гали белән хәзрәти Фадл ибне Габбаска таянып мәчеткә килде. Мөнбәргә менеп, Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм мактау әйткәннән соң, мөхтәрәм сәхабәләргә болай диде:

«Әй сәхабәләрем! Минем үлемем турында уйлап борчыла икәнсез. Берәр пәйгамбәр үз өммәте арасында мәңгегә калдымы соң, мин дә сезнең арагызда мәңгегә калсам? Белегез, мин Раббыма кавышачакмын. Сезгә нәсыйхәтем шул: мөһаҗирләрнең өлкәннәренә хөрмәт күрсәтегез! Әй мөһаҗирләр! Сезгә дә васыятем шул: ансарларга яхшылык кылыгыз! Алар сезгә яхшылык кылдылар. Сезне өйләрендә яшәттеләр. Үзләренең тормышлары авыр булса да, сезне үзләреннән өстен күрделәр. Малларына сезне шәрик иттеләр. Кем дә кем ансарларга хаким булса, аларны кайгыртсын, гаеп эшләгәннәре булса, гафу итсен», – диде. Аннары бик гүзәл, тәэсирле нәсыйхәтләр кылып: «Аллаһы Тәгалә бер колына дөньяда калу белән Раббысына кавышу арасында сайлау ихтыярын бирде. Ул кол Раббысына кавышуны теләде», – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер Рәсүлуллаһның бу сүзләре белән үз вафатына ишарә иткәнен аңлады һәм: «Җаннарыбыз сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ!» – дип елый башлады. Мәрхәмәт диңгезе сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Елама, әй Әбү Бәкер!» – дип, аңа сабыр итәргә, түзәргә боерды. Аның мөбарәк күзләреннән яшь ага иде. «Әй сәхабәләрем! Ислам дине юлында тугрылык һәм ихлас белән малын фида кылган Әбү Бәкердән мин бик разый. Ахирәт юлында үземә дус сайлап алу мөмкин булса, мин аны сайлар идем», – диде һәм: «Мәчеткә ачылган ишекләрнең Әбү Бәкернекеннән башка барысын да ябыгыз!» – дип боерды.

Аннары ул мөнбәрдән төшеп, анабыз хәзрәти Гаишәнең бүлмәсенә кайтты. Мөхтәрәм сәхабәләр елый башладылар. Шуннан соң Пәйгамбәребез хәзрәти Гали белән Фадл ибне Габбасның кулларына таянып, яңадан мәчеткә килде. Мөнбәрнең аскы басмасында торып, мөхтәрәм сәхабәләргә болай диде: «Әй мөһаҗирләр һәм әй ансарлар! Вакыты билгеле булган нәрсәгә кавышу өчен ашыгуның файдасы юк. Аллаһы Тәгалә бер генә колы өчен дә ашыкмый. Кем дә кем Аллаһы Тәгаләнең каза һәм кадәрен үзгәртергә, Аның ихтыярыннан өстен булырга тотынса, Ул аны кәһәр кылыр һәм харап итәр.

Аллаһы Тәгаләгә хәйлә кылырга, Аны алдарга теләүченең эшләре бозыла, ул үзе алдана. Белегез, мин сезгә бик шәфкатьле һәм мәрхәмәтлемен. Сез дә миңа кавышачаксыз. Кавышачак урыныгыз – Кәүсәр хаузының яны. Җәннәткә керергә, миңа кавышырга теләүче буш сүз сөйләмәсен. Әй мөселманнар! Кяфер булу, гөнаһ кылу нигъмәтнең үзгәрүенә, ризыкның кимүенә сәбәп була. Кешеләр Аллаһы Тәгаләнең боерыкларына буйсынсалар, дәүләт башлыклары, әмирләр һәм идарәчеләр аларга мәрхәмәт һәм шәфкать күрсәтәләр. Әгәр алар фасыйклыкка, азгынлыкка бирелсәләр, чиктән чыксалар һәм гөнаһ кылсалар, мәрхәмәтле башлыкларга ирешә алмаслар. Минем тормышым сезнең өчен хәерле булган кебек, үлемем дә хәер һәм рәхмәттер. Әгәр берәр кешене гаделсез рәвештә суккан яки аңа начар сүз әйткән булсам, миңа шуның ише эшләп, хакын алуына разыйм. Берегездән гаделсез рәвештә берәр нәрсә алган булсам, аны кире сорап алуына разыйм һәм хәләлләшергә әзермен. Чөнки дөнья җәзасы ахирәт җәзасыннан күп җиңелрәк. Аңа түзү җиңелрәк». Элегрәк хәзрәти Әбү Бәкердән канәгать булуын белдергән кебек, бу хотбәдә ул хәзрәти Гомәрдән дә канәгать икәнен белдереп: «Гомәр минем белән, мин дә аның белән. Миннән соң хаклык Гомәр белән булыр», – диде.

«Иң каты бәла пәйгамбәрләргә була. Шулай булса да, пәйгамбәрнең бәлаларга шатлануы сезнең үзегезгә бирелгән нигъмәтләргә шатлануыгыздан күбрәк» Хәдис шәриф

Рәсүлуллаһ бу хотбәдән соң мөнбәрдән төште. Намаздан соң кабат мөнбәргә менеп, васыять һәм нәсыйхәтләр кылды да: «Сезне Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым», – диде һәм сәхабәләреннән аерылып, бүлмәсенә керде. Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) авыртулары бик каты булган бер көнне мөхтәрәм сәхабәләр белән хәләлләшү, ахирәткә кол хаклары белән китмәү өчен Билал Хәбәшине чакыртты. Аңа: «Халыкка кычкыр! Мәчеткә җыелсыннар. Аларга соңгы васыятемне әйтергә телим!..» – диде.

Хәзрәти Билал сәхабәләрне мәчеткә җыйды. Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Гали белән Фадлга таянып мәчеткә килде. Мөнбәргә утырып, Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәна әйткәннән соң: «Әй сәхабәләрем! Белегез, арагыздан китүем якынлашты. Кемнең миндә хакы булса, миннән сорасын. Минем өчен кадерле булган кеше миннән хакын сорасын яки аны хәләл итсен, Раббыма һәм Аның рәхмәтенә бу хакларны түләгән килеш кавышыйм», – диде. Аннары мөнбәрдән төшеп, өйлә намазын укытты. Намаздан соң тагын мөнбәргә менеп, намаз алдыннан әйткәннәрен кабатлады. Пәйгамбәребез авыру вакытында азан укылган саен Мәсҗиде шәрифкә чыга һәм мөхтәрәм сәхабәләргә имам булып, җәмәгать белән намаз укый иде.7 Сөекле Пәйгамбәребезнең вафатына өч көн калгач, авыруы көчәйде. Ул мәчеткә чыгып, җәмәгатькә намаз укыта алмады. Җәмәгать белән укый алмаган беренче намазы ястү намазы иде.

Хәзрәти Билал һәрвакыттагыча шул вакытта ишек янына килеп: «Әс-сәләт, йә Рәсүлаллаһ!» – диде. Сөекле Пәйгамбәребезнең хәлсезлектән мәчеткә барырга көче юк иде. Ул: «Әбү Бәкергә әйтегез! Сәхабәләремә намаз укытсын», – диде. Анабыз хәзрәти Гаишә: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Атам йомшак күңелле һәм бик нечкә хисле кеше. Синең урыныңа басып, анда сине күрмәсә, елаудан укый алмас. Имамлыкка Гомәрнең басуын боермассыңмы?» – дип сорады. Пәйгамбәребез тагын: «Әбү Бәкергә әйтегез! Сәхабәләремә имам булып намаз укытсын», – диде. Хәзрәти Билал бу хакта Әбү Бәкер Сыйддыйкка хәбәр итте. Хәзрәти Әбү Бәкер михрабта Рәсүлуллаһны күрмәгәч, йөрәгенә ук тигәндәй булды, акылын югалта язды. Елады!.. елады!.. Мөхтәрәм сәхабәләр дә елаша башладылар. Хәбибуллаһ мәчеттән килгән бу елау тавышының ни икәнен сорагач, анабыз хәзрәти Фатыйма: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Сәхабәләрең синнән аерылуга түзә алмыйча елыйлар!..» – дип, хәлне җиткерде.8 Мәрхәмәт диңгезе сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бик тә тәэсирләнде. Сәхабәләрен юату өчен, авыруы бик каты булса да, ул көчкә торды. Хәзрәти Гали белән хәзрәти Габбаска таянып мәчеткә килде. Намаздан соң: «Әй сәхабәләрем! Сез Аллаһы Тәгаләнең саклавындасыз, һәм мин сезне Аллаһы Тәгаләгә аманәт иттем! Тәкъвалыкта булыгыз. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз. Аллаһы Тәгаләнең боерыгын тотыгыз һәм буйсыныгыз. Мин инде бу дөньядан китәм», – диде.

Сөекле Пәйгамбәребезнең вафатына өч көн кала иде. Җәбраил галәйһиссәләм Рәсүлуллаһның хәлен белергә килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә сиңа сәлам җибәрә. Хәлеңне белсә дә, ничек икәнеңне, үзеңне ничек хис итүеңне сорый», – диде. Галәмнәрнең Сәеде исә: «Кайгылымын!» – диде. Җәбраил галәйһиссәләм якшәмбе көнне дә килде һәм шул ук сүзләрне әйтте. Пәйгамбәребез тагын элекке җавапны бирде. Моннан тыш Җәбраил галәйһиссәләм Йәмәндә үзен пәйгамбәр дип игълан иткән Әсвәд Ганәсинең үтерелүен хәбәр итте. Рәсүле әкрам моны сәхабәләренә белдерде. Авырганчы аңа берничә алтын килгән иде; ул аларның берничәсен фәкыйрьләргә, берничәсен хәзрәти Гаишәгә биргән иде. Якшәмбе көнне Рәсүлуллаһның авыруы көчәйде. Янына килгән гаскәр башлыгы хәзрәти Усамәгә ул бернәрсә дә әйтмәде. Ләкин мөбарәк кулларын күтәреп, аның өстеннән сыпырды. Аңа дога кылганы аңлашылды. Авыруының унөченче һәм соңгы көне… Ул көн, сөекле Пәйгамбәребез дөньяга шәрәф биргән көн кебек үк, Рабигыль-әүвәл аеның уникесе һәм дүшәмбе иде. Галәм Солтаны мөбарәк тәнендә бераз җиңеллек тойды… Мөхтәрәм сәхабәләр Әбү Бәкер Сыйддыйк артында иртәнге намазны укырга җыенганда, Галәмнәрнең Сәеде Мәсҗиде шәрифкә килде. Өммәтенең саф-саф тезелеп гыйбадәт кылуларын күрде. Шатланып елмайды. Мөхтәрәм сәхабәләр дә Рәсүлуллаһны мәчеттә күргәч, авыруы узган дип уйлап шатландылар. Әбү Бәкер Сыйддыйк (радыяллаһу ганһү) сөекле Пәйгамбәребезнең килгәнен аңлап, артка чигенергә теләде. Пәйгамбәребез аңа «Урыныңда тор!» дигән мәгънәдә ишарә ясады. Үзе хәзрәти Әбү Бәкергә иярде һәм аның артында намаз укыды.9 Шулай итеп, Рәсүлуллаһның боерыгы белән хәзрәти Әбү Бәкер мөхтәрәм сәхабәләргә унҗиде вакыт намаз укытты. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) намаздан соң хәзрәти Гаишәнең бүлмәсенә кереп ятты. Ул: «Аллаһы Тәгалә хозурына дөнья малы калдырмыйча барырга телим. Яныңда калган алтыннарны да фәкыйрьләргә тарат!» – диде. Аннары аның кызуы күтәрелде. Бераздан ул яңадан күзләрен ачып, хәзрәти Гаишәдән алтыннарны тараттымы-юкмы дип сорады. Ул таратачагын әйтте. Пәйгамбәребез аларны шунда ук таратуны кат-кат боерды. Алтыннар шунда ук таратылып, бу аңа хәбәр ителгәч: «Хәзер тынычландым», – диде. Түшәгендә бераз ял иткәннән соң, ул янына хәзрәти Галине чакыртты. Мөбарәк башын аның кочагына куйды. Мөбарәк маңгае тирләгән, мөбарәк төсе үзгәргән иде. Анабыз хәзрәти Фатыйма мөбарәк атасының бу хәлен күргәч, карап торырга түзә алмады һәм уллары хәзрәти Хәсән белән хәзрәти Хөсәен янына китте. Аларның кулларыннан тотып, елый башлады: «Әй атакаем! Кызыңны кем кайгыртыр? Хәсән белән Хөсәенне кемгә аманәт итәсең? Ах, атам! Җаным сиңа корбан булсын! Синнән соң минем хәлем ни булыр? Синең мөбарәк йөзеңнән соң күзләрем кемгә карар?» Рәсүлуллаһ кызының күңелләрне көйдергән бу сүзләрен ишеткәч, мөбарәк күзләрен ачты, аны янына чакырды һәм: «Йә Раббым! Аңа сабырлык бир», – дип дога кылды. Аннары: «Әй Фатыйма! Әй күземнең нуры! Атаң җан бирү хәлендә!» – дигәч, аның сыкранып елавы тагын да көчәйде. Хәзрәти Гали: «Әй Фатыйма! Зинһар, тынычлан, Рәсүлуллаһны тагын да ныграк кайгыга салма!» – дигәч, сөекле Пәйгамбәребез: «Рәнҗетмә аны, әй Гали! Атасы өчен күзләре яшь түксен!..» – диде. Аннары мөбарәк күзләрен йомды да һушын югалткандай булды. Шуннан соң хәзрәти Хәсән мөбарәк бабасы янына килеп, елап: «Әй минем мөбарәк бабам! Синнән аерылуга кем түзә алыр? Күңел газапларыбызны кемгә сөйләрбез? Синнән соң әниемне, әтиемне һәм энемне кем кызганыр? Хатыннарың һәм сәхабәләрең синең ул гүзәл әхлагыңны кайдан табарлар?..» – дигәч, Пәйгамбәребезнең мөбарәк хатыннарында түзәр хәл калмады, һәм алар барысы бергә тавышсыз гына елый башладылар. Тышта бик кайгырып көтеп торган мөхтәрәм сәхабәләр Пәйгамбәребезнең авыруы бик көчәйгәнен ишеткәч, күңелләре көйде. Алар елый башладылар. Сөекле Пәйгамбәрләренең мөбарәк йөзен соңгы тапкыр булса да күрер өчен, ишек янында: «Зинһар, ишекне ачыгыз! Рәсүл галәйһиссәләмнең мөбарәк йөзен тагын бер тапкыр күрик!..» – дип ялвардылар. Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе, сөеклесе, сәхабәләренең бу ялваруларын ишеткәч, мәрхәмәт кылып: «Ишекне ачыгыз!» – диде. Сәхабәләрнең өлкәннәре эчкә керделәр. Сөекле Пәйгамбәребез аларга сабырлык киңәш иткәннән соң: «Әй сәхабәләрем! Сез кешеләрнең иң өстеннәре, иң шәрәфлеләресез. Сездән соң кем генә килсә дә, сез алардан алда җәннәткә керәчәксез. Динне аякта тотуда нык булыгыз һәм бөек Коръәнне имам (юлбашчы) итеп алыгыз.

«Әй сәхабәләрем! Сез Аллаһы Тәгаләнең саклавындасыз, һәм мин сезне Аллаһы Тәгаләгә аманәт иттем! Тәкъвалыкта булыгыз» Хәдис шәриф

Дин хөкемнәреннән гафил булмагыз», – диде. Аннары: «Йә Раббым! Тәблигъ иттемме?» – дип, мөбарәк күзләрен йомды. Мөбарәк йөзе тирләде. Хәзрәти Гали сәхабәләргә ишарә белән чыгарга кушты. Алар чыгып киткәч, янына анабыз хәзрәти Гаишә килеп, нәсыйхәт сорады. Пәйгамбәребез: «Әй Гаишә! Өеңнең почмагында утырып, үзеңне сакла!» – дигәннән соң, мөбарәк күзләреннән яшьләр ага башлады. Галәм Солтаны елый иде… Анда булучыларның күңелләре яраланды, бәгырьләре телгәләнде. Анабыз хәзрәти Өмме Сәләмә: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Нигә елыйсың?» – дип сорагач, ул: «Өммәтемә мәрхәмәт кылынсын өчен елыйм», – диде.

Кояш түбәгә таба күтәрелә иде. Вакыт якынлашкан иде… Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк башы анабыз хәзрәти Гаишәнең күкрәгенә сөялгән иде. Галәмнәрнең Сәеде инде соңгы мизгелләрен кичерә, мөбарәк иреннәреннән шундый сүзләр коела иде: «Аман! Аман! Кулларыгыздагы колларыгызга яхшы мөгамәләдә булыгыз! Аларга кием кидерегез, корсакларын туйдырыгыз. Алар белән йомшак сөйләшегез. Намазны, намазны дәвам итегез. Хатыннарыгыз һәм колларыгыз хакында Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз!.. Аллаһым! Мине гафу ит! Миңа рәхмәтеңне бир!.. Мине Рафикъ әгъла төркеменә кавыштыр!..» Анабыз хәзрәти Фатыйманың күз яшьләре ташкын кебек ага, ыңгырашуы бәгырьләрне көйдерә иде. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аны янына утыртып: «Кызым, бераз сабыр ит, елама. Чөнки Хәмәләи Гарыш (фәрештәләр) синең елавыңа кушылып елашалар», – диде. Ул анабыз хәзрәти Фатыйманың күз яшен сөртте. Аны юатып, Аллаһы Тәгаләдән аңа сабырлык сорады һәм: «Әй кызым, минем рухым алыначак. „Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун“ дип әйт. Әй Фатыйма! Килгән һәр мосыйбәтнең әҗере бирелә», – диде. Бераз мөбарәк күзләрен йомып торгач: «Моннан соң атаңа кайгы-хәсрәт булмас. Чөнки ул фани дөньядан, михнәт урыныннан котыла», – диде. Аннары хәзрәти Галигә: «Әй Гали! Минем өстемдә фәлән яһүднең шулкадәр малы бар. Гаскәр әзерләү өчен алган идем. Аны түләргә онытма. Әлбәттә, син мине бу бурычтан коткарырсың, һәм Кәүсәр хаузы янында минем белән очрашачакларның беренчесе – син. Миннән соң сиңа күп зарар килер, сабыр ит. Кешеләр дөньяны теләгәндә, син ахирәтне сайла», – диде.

Хәзрәти Усамә тагын килде. Рәсүлуллаһ: «Аллаһы Тәгалә сиңа ярдәмче булсын! Әйдә, сугышка бар!» – диде. Ул да чыгып, гаскәренә китте һәм шунда ук кузгалырга боерык бирде.10

Галәмнәрнең Сәеде инде соңгы сулышларын ала иде… Вакыт бик якынлашкан иде… Аллаһы Тәгалә Газраил галәйһиссәләмгә: «Хәбибемә иң гүзәл сурәттә бар! Әгәр рөхсәт бирсә, рухын бик йомшак һәм җиңел итеп ал. Рөхсәт бирмәсә, кире кайт!» – дип вәхи иңдерде. Газраил галәйһиссәләм иң гүзәл сурәттә, кеше кыяфәтендә сөекле Пәйгамбәребезнең бәхет йортының ишеге алдына килде һәм: «Әссәләмү галәйкүм, әй пәйгамбәрлек йортының иясе! Эчкә керергә рөхсәт бирәсеңме? Аллаһы Тәгалә сиңа рәхмәт кылсын!» – диде.

Анабыз хәзрәти Гаишә сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янәшәсендә утырган хәзрәти Фатыймага: «Бу килүчегә син җавап бир», – диде. Хәзрәти Фатыйма ишек янына барып, бик моңсу тавыш белән: «Әй Аллаһы Тәгаләнең колы! Рәсүлуллаһ хәзер үз хәле белән мәшгуль», – диде. Газраил галәйһиссәләм тагын рөхсәт сорады. Шул ук җавап бирелде. Өченче тапкыр сәламен кабатлап, һичшиксез керергә тиеш икәнен кычкырып әйткәч, Пәйгамбәребез моны ишетте һәм: «Әй Фатыйма! Ишек төбендә кем бар?» – диде.

Хәзрәти Фатыйма: «Йә Рәсүлуллаһ! Ишек төбендә берәү керергә рөхсәт сорый. Мин аңа берничә тапкыр җавап бирдем. Ләкин өченче тапкыр эндәшкәч, тәнем чымырдап китте», – диде. Шуннан соң Рәсүлуллаһ: «Әй Фатыйма! Ишек төбендәге кем икәнен беләсеңме? Ул – ләззәтләрне җимерүче, җыеннарны таратучы, хатыннарны тол, балаларны ятим калдыручы, йортларны харап, каберләрне мәгъмүр итүче үлем фәрештәсе Газраил. Әй Газраил, кер!» – диде. Шул чакта анабыз хәзрәти Фатыйма әйтеп бетергесез кайгыга батты, һәм аның мөбарәк авызыннан: «Их, Мәдинә, харап булдың!» – дигән сүзләр чыкты. Пәйгамбәребез хәзрәти Фатыйманың кулын тотып, мөбарәк күкрәгенә куйды һәм мөбарәк күзләрен йомды. Анда булучылар аның мөбарәк рухы алынды дип уйладылар. Анабыз хәзрәти Фатыйма түзә алмыйча, атасының мөбарәк колагына таба иелде һәм күңелләрне яралый торган тавыш белән: «Әй атакаем!..» – дип эндәште. Бер җавап та булмагач, бу юлы: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Зинһар, мөбарәк күзләреңне бер ач та, миңа берәр сүз әйт…» – диде. Галәмнәрнең Сәеде мөбарәк күзләрен ачып, кызының күз яшьләрен сөртте һәм аның колагына вафат булачагын әйтте. Шуннан соң хәзрәти Фатыйма елый башлады. Бу юлы ул аның колагына: «Әһле бәйтемнән иң элек минем яныма киләчәк кеше – син», – диде. Ул бу сөенечле хәбәргә шатланып юаныч тапты.

«Аллаһым! Мине гафу ит! Миңа рәхмәтеңне бир!.. Мине Рафикъ әгъла төркеменә кавыштыр!..» Хәдис шәриф

Анабыз хәзрәти Фатыйма: «Әй атакаем! Бүген аерылышу көне! Сиңа кабат кайчан кавышырмын?» – дип сорады. Рәсүлуллаһ: «Әй кызым! Мине кыямәт көнне хауз читендә табарсың. Өммәтемнән хаузга килүчеләргә мин су бирермен», – диде. Хәзрәти Фатыйма: «Әгәр сине анда таба алмасам, нишләрмен?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Мизан янында табарсың. Анда мин өммәтемә шәфәгать кылырмын», – диде.

Анабыз хәзрәти Фатыйма: «Анда да таба алмасам, йә Рәсүлуллаһ?» – дигәч, Пәйгамбәребез: «Сыйрат янында табарсың. Мин анда Раббыма: „Йә Раббым! Өммәтемне уттан сакла!“ – дип ялварырмын», – диде.

Шуннан соң хәзрәти Гали кайгылы тавыш белән: «Йә Рәсүлуллаһ! Син рухыңны тапшырганнан соң, сине кем юар, нинди кәфенгә төрербез, җеназа намазыңны кем укытыр, кабергә кем куяр?» – дип сорады. Пәйгамбәребез болай диде:

«Әй Гали, мине син ю, Фадл ибне Габбас сиңа су салып торсын. Җәбраил сезнең өченчегез булыр. Юу (госел) эшен тәмамлагач, мине кәфенләрсез. Җәбраил җәннәттән хуш ис китерер. Аннары мине мәчеткә алып барыгыз да чыгыгыз. Чөнки иң элек Җәбраил, аннары Микаил, аннары Исрафил, аннары фәрештәләр төркем-төркем минем намазымны укырлар. Аннан соң сез керегез, саф-саф тезелегез. Беркем дә миннән алга чыкмасын».11 Аннары көтеп торган Газраил галәйһиссәләмнән: «Әй Газраил! Хәл белергә килдеңме, әллә рухымны алыргамы?..» – дип сорагач, Газраил галәйһиссәләм: «Мин кунак та, вазифалы да булып килдем. Аллаһы Тәгалә миңа синең хозурыңа рөхсәт белән генә керергә боерды. Мөбарәк рухыңны синең рөхсәтең белән генә алам. Йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт бирсәң, боерыгыңа буйсынам һәм рухыңны алам. Юкса кире кайтып, Раббыма барам», – диде. Пәйгамбәребез: «Әй Газраил! Җәбраилне кайда калдырдың?..» – диде. Газраил: «Җәбраилне дөнья күгендә калдырдым. Фәрештәләр аңа синең вафатың сәбәпле тәгъзия белдерәләр», – диде. Алар шулай сөйләшкәндә, Җәбраил галәйһиссәләм килде. Рәсүлуллаһ: «Әй туганым Җәбраил! Инде дөньядан күчү вакыты җитте. Аллаһы Тәгалә хозурында минем өчен ни бар? Шуның белән мине сөендер, аманәтне иясенә тыныч күңел белән тапшырыйм», – диде. Җәбраил галәйһиссәләм: «Әй Аллаһы Тәгаләнең сөеклесе! Мин күкнең ишеген ачык калдырдым. Фәрештәләр саф-саф тезелеп, синең рухыңны мәхәббәт белән көтәләр», – диде. Пәйгамбәребез: «Хәмед Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Син мине сөендер! Раббым хозурында минем өчен ни бар?..» – диде. Җәбраил галәйһиссәләм: «Йә Рәсүлуллаһ! Синең килүең хөрмәтенә җәннәт ишекләре ачылды, җәннәт елгалары акты, җәннәт агачлары иелде, хур кызлары бизәнде», – диде.

Пәйгамбәребез тагын: «Хәмед Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Мине башка бер сөенеч белән сөендер, әй Җәбраил!..» – диде. Җәбраил галәйһиссәләм: «Йә Рәсүлуллаһ! Кыямәт көнне иң беренче шәфәгать кылучы һәм шәфәгате иң беренче кабул ителүче – син», – диде. Сөекле Пәйгамбәребез тагын: «Хәмед Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Әй Җәбраил! Мине тагын бер сөенеч белән сөендер», – дигәч, Җәбраил галәйһиссәләм: «Йә Рәсүлуллаһ! Син нәрсә турында сорыйсың?..» – диде. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Минем бөтен борчуым, кайгым һәм хәсрәтем – миннән соң калдырып китәчәк өммәтем», – диде. Хәзрәти Җәбраил: «Әй Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе! Аллаһы Тәгалә кыямәт көнне син разый булганчы өммәтеңне гафу итәчәк. Бөтен пәйгамбәрләрдән элек сине, бөтен өммәтләрдән элек синең өммәтеңне җәннәткә кертәчәк», – диде. Сөекле Пәйгамбәребез Җәбраил галәйһиссәләмгә: «Аллаһы Тәгалә хозурында минем өч теләгем бар: беренчесе – мине өммәтемнең гөнаһлыларына шәфәгатьче итүе. Икенчесе – дөньяда кылган гөнаһлары өчен аларны газапламавы. Өченчесе – пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә өммәтемнең гамәлләре миңа күрсәтелүе. (Әгәр гамәлләре яхшы булса, дога кылырмын, Аллаһы Тәгалә кабул итәр. Начар булса, шәфәгать кылып, гамәл дәфтәреннән сызылуын сорармын.)», – диде. Җәбраил галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән аның бу өч теләгенең дә кабул ителүе хәбәрен җиткерде. Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез тынычланды.

Аллаһы Тәгалә: «Әй Хәбибем! Өммәтеңә мондый мәхәббәт һәм шәфкать күрсәтүне мөбарәк күңелеңә кем салды?..» – дип вәхи иңдерде. Пәйгамбәребез: «Мине бар итеп тәрбия кылган Раббым Тәгалә», – дип җавап бирде. Җәнабе Хак: «Минем өммәтеңә булган рәхмәтем, мәрхәмәтем синекеннән мең мәртәбә артык. Аларны Миңа калдыр», – диде. Аннары сөекле Пәйгамбәребез: «Хәзер тынычландым. Әй Газраил! Сиңа боерылган вазифаны үтә!» – диде. Газраил галәйһиссәләм вазифасын үтәр өчен, хакына үзе яратылган Галәм Солтаны хозурына якынлашты. Сөекле Пәйгамбәребез янындагы су савытына ике мөбарәк кулын манып, юеш кулларын мөбарәк йөзенә сөртте һәм: «Ля иләһә илләллаһ! Аллаһым! Рафикъ әгъла!..» – диде. Газраил галәйһиссәләм Галәмнәрнең Сәеденең мөбарәк рухын ала башлады. Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзе әле кызара, әле саргая иде. Ул Газраил галәйһиссәләмгә: «Өммәтемнең җанын да шулай каты һәм көчләп алырсыңмы?..» – дигәч, Газраил: «Йә Рәсүлуллаһ! Беркемнең дә җанын болай җиңел алганым юк», – дип җавап бирде. Соңгы мизгелендә дә өммәтен онытмаган сөекле Пәйгамбәребез: «Әй Газраил! Өммәтемә кылачак катылыгыңны миңа кыл! Чөнки алар зәгыйфь, түзә алмаслар…» – диде. Аннары: «Ля иләһә илләллаһ! Рафикъ әгъла!..» – диде, һәм аның мөбарәк рухы алынып, әгълаи гыйллиингә ирештерелде…

Шәфәгать, йә Рәсүлаллаһ!
Дәхыйләк, йә Рәсүлаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Рәсүлаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Хәбибаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Сәййидәл-әүвәлинә вәл-ахирин!

Җәбраил галәйһиссәләм Пәйгамбәребез белән: «Әссәләмү галәйкүм, әй Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле! Минем максатым, теләгем син идең. Инде мин җир йөзенә башка килмәм!..» – дип хушлашты.

Рәсүле әкрамның мөбарәк рухы югары галәмгә киткәч, анабыз хәзрәти Фатыйма һәм Пәйгамбәребезнең пакь хатыннары (әзваҗе таһирәт) (радыяллаһу ганһүннә) тавышсыз гына елый башладылар.12 Шул вакытта иясе күренмәгән бер тавыш:

«Әй Фатыйма! Ишек төбендәге кем икәнен беләсеңме? Ул – ләззәтләрне җимерүче, җыеннарны таратучы, хатыннарны тол, балаларны ятим калдыручы, йортларны харап, каберләрне мәгъмүр итүче үлем фәрештәсе Газраил» Хәдис шәриф

«Әссәләмү галәйкүм, әй Әһле бәйт! Вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһ», – дип сәлам бирде һәм мәгънәсе буенча: «Белегез, һәр җан иясе үлемне татыячак. Һәм кыямәт көнне сезгә әҗерләрегез тулысынча биреләчәк» дигән Әл-Гыймран сүрәсенең 185 нче изге аятен укыды. Аннары аларны юатып: «Аллаһы Тәгаләнең ихсаннарына, игелекләренә ышаныгыз. Аңа сыеныгыз, Аннан өмет итегез. Үкереп еламагыз! Чын мосыйбәткә дучар булган кеше – саваптан мәхрүм калучы!» – дип тәгъзия белдерде.

Бу сүзләрне анда булучыларның барысы да ишетеп, сәламенә җавап бирделәр. Аларны әйтүче Хызыр галәйһиссәләм иде.13 Рәсүле әкрамда үлем галәмәтләре күренгәч, Өмме Әйман улы Усамәгә хәбәр җибәрде. Усамә, хәзрәти Гомәр һәм Әбү Гобәйдә бу ачы хәбәрне алгач, гаскәрдән аерылып, Мәсҗиде Нәбәвигә килделәр. Гаишә Сыйддыйка һәм башка хатыннар елый башлагач, Мәсҗиде шәрифтәге мөхтәрәм сәхабәләр аптырап калдылар. Ни булганын аңламадылар. Башларына суккандай булдылар. Хәзрәти Гали үлгән кеше кебек хәрәкәтсез калды. Хәзрәти Госманның теле тотылды. Хәзрәти Әбү Бәкер ул вакытта өендә иде. Ул йөгереп килде һәм шунда ук Хөҗрәи сәгадәткә керде. Галәм горурлыгының йөзен ачты һәм аның вафат булганын күрде. Мөбарәк йөзе һәм бөтен тәне нәфис, пакь булып, нур кебек балкый иде. «Үлемең дә тормышың кебек нинди гүзәл, йә Рәсүлуллаһ!» – дип, ул аны үпте. Озак елады. Мөбарәк йөзен япты. Өйдәгеләрне юатты. Аннары Мәсҗиде шәрифкә килде. Мөнбәргә менеп, мөхтәрәм сәхабәләргә хотбә укыды. Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәна әйтте, Рәсүле әкрамга (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават укыганнан соң: «Кем Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иман китергән булса, белсен: Мөхәммәд галәйһиссәләм вафат булды. Кем Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылса, белсен: Ул – Хәй (тере) һәм Бакый (үлми, мәңгелек)», – диде. Аннары мәгънәсе буенча: «Мөхәммәд (галәйһиссәләм) – рәсүл. Аңа кадәр дә рәсүлләр килде. Ул да үләчәк. Вафат булса яки үтерелсә, сез диннәрегездән кире кайтырсызмы? Кем диненнән чыкса, Аллаһы Тәгаләгә зарар китерә алмас. Ул үзенә генә зарар китерер. Диненнән кайтмаучыларга Аллаһы Тәгалә савап бирер» дигән Әл-Гыймран сүрәсенең 144 енче изге аятен укыды. Мөхтәрәм сәхабәләргә нәсыйхәт кылып, тәртип урнаштырды.14 Шулай итеп, барысы да Рәсүлуллаһның вафат булганына ышандылар. Хәсрәт һәм кайгы мөхтәрәм сәхабәләрнең йөрәкләренә агулы хәнҗәр кебек кадалды. Күзләр елый, күз яшьләре ташкын булып ага, сагыну уты һәркемнең бәгырен көйдерә иде. Мөхтәрәм сәхабәләр (галәйһимур-ризван) иң беренче эш итеп, бөтен эшләрне идарә итсен өчен, хәзрәти Әбү Бәкерне хәлифә итеп сайладылар. Аңа бәйгать кылып, аңа буйсындылар һәм аның боерыгы буенча эшләрне алып бара башладылар.15 Рәсүле әкрам һиҗрәтнең унберенче елында (милади 632), Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә, дүшәмбе көнне төштән элек ахирәткә күчте. Ул вакытта аңа ай елы белән 63 (кояш елы белән – 61) яшь иде.16

Пәйгамбәребезне хәзрәти Гали, хәзрәти Габбас, хәзрәти Фадл ибне Габбас һәм хәзрәти Усамә ибне Зәйд юдылар.17

«Аллаһы Тәгаләнең ихсаннарына, игелекләренә ышаныгыз. Аңа сыеныгыз, Аннан өмет итегез. Үкереп еламагыз! Чын мосыйбәткә дучар булган кеше – саваптан мәхрүм калучы!» Хызыр галәйһиссәләм

Михрабы шәриф – Рәүдаи мөтаһһәрә / Мәсҗиде Нәбәви

Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләту вәссәләм) Мәсҗиде шәрифендәге
«Рәүдаи мөтаһһәрә / Җәннәт бакчасы» дип аталган өлеш.
Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) имам булып намаз укыткан
михраб күренә.
Бу фотосурәттә күренмәсә дә, сул якта аның мөбарәк кабере
(Хөҗрәи сәгадәт) урнашкан.

Мөнбәре шәриф – Рәүдаи мөтаһһәрә / Мәсҗиде Нәбәви

Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җомга хотбәсен укыган мөнбәр күренә. Ул заманда мөнбәре шәриф өч басмалы һәм бер метр биеклегендә иде. Ул 654 (милади 1256) елгы янгында тулысынча янды. Төрле елларда төрле мөнбәрләр ясалды. Бүгенге унике басмалы, җиде метр биеклектәге мәрмәр мөнбәрне солтан Морад хан III һиҗри 998 (милади 1590) елда Истанбулдан җибәргән.

Юу вакытында аның мөбарәк тәненнән моңа кадәр беркем дә иснәмәгән миск исе таралды. Аннары мөбарәк күлмәген салдырмыйча, аны өч тапкыр юдылар һәм өч кат яңа ак кәфенгә төреп кәфенләделәр. Аны бер сәке өстендә күтәреп, мәчеткә китерделәр. Сөекле Пәйгамбәребез элек хәбәр иткәнчә, һәркем мәчеттән чыкты. Фәрештәләр төркем-төркем килеп, аның җеназа намазын укыдылар. Фәрештәләр укып бетергәч, иясе күренмәгән бер тавыш: «Керегез! Пәйгамбәрегезнең җеназа намазын укыгыз!» – диде. Шуннан соң мөхтәрәм сәхабәләр эчкә керделәр. Алар да төркем-төркем килеп, имамсыз гына сөекле Пәйгамбәребезнең җеназа намазын укыдылар. Моны чәршәмбе көнне кичкә кадәр генә тәмамлый алдылар. Мөхтәрәм сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк каберен казуда хәзрәти Әбү Бәкер искә төшергән мондый хәдис шәрифкә иярделәр: «Пәйгамбәрләр рухларын тапшырган урында күмеләләр». Пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Тальха Ансари ләхед рәвешендә казыган мөбарәк кабергә сишәмбене чәршәмбегә тоташтырган төннең (чәршәмбе кичнең) уртасына таба күмелде. Хәзрәти Габбасның улы Кусәм кабердәге хезмәтне тәмамлап, аннан иң соңгы булып чыкты. Ул болай диде: «Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзен иң соңгы күрүче – мин. Аның мөбарәк иреннәре кыймылдый иде. Аңа иелеп, колак салдым. Ул: „Йә Раббым! Өммәтем!.. Йә Раббым! Өммәтем!..“ – дип ялвара иде».18 Сөекле Пәйгамбәребез ахирәткә күчкән көнне хәзрәти Габдулла ибне Зәйд: «Йә Раббым! Мин бу күзне Хәбибеңнең мөбарәк нурлы йөзенә карар өчен тели идем. Ул күренмәс булгач, инде аны нишләтим! Йә Раббым, күземне ал!» – дип дога кылды һәм сукыр булды…

Рәсүлуллаһ вафат булгач, мөхтәрәм гамәсе Сафия бинте Габделмотталиб (радыяллаһу ганһә) мондый мәрсия әйтте:

Йә Рәсүлуллаһ! Син безнең өметебез идең,
Син безгә гел яхшылык кылучыбыз идең.
Син һич тә гаделсезлек кылучылардан түгел идең,
Син шәфкать иясе һәм юл күрсәтүчеләрдән идең.
Һәм сөйләп бетергесез гыйлем диңгезе идең.
Бүген елаучыларның фәрьяды – синең өчен.
Синең юлыңа бөтен ата-бабаларым фида булсын!
Малым, җаным, бөтен барлыгым фида булсын.
Ах! Хәзер арабызда исән булсаң иде,
Калсаң, без нихәтле шат булыр идек.
Хак Тәгаләнең хөкеме шул, «Сабыр!» дибез,
Нишләргә белмибез, гел фәрьяд итәбез.
Аллаһның сәламе сиңа булсын, йә Рәсүлуллаһ!
Гадн җәннәтенә кереп, анда кал, йә Рәсүлуллаһ!