ВИДАГЪ ХОТБӘСЕ
Хәмед Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Без Аңа хәмед кылабыз, Аннан ярлыкау сорыйбыз һәм Аңа тәүбә итәбез. Нәфесләребезнең явызлыкларыннан һәм гамәлләребезнең гөнаһларыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз. Аллаһы Тәгалә туры юлга күндергән кешене адаштыручы, Ул адаштырганны туры юлга күндерүче юк. Шаһитлык бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк. Ул – бер. Аның тиңе дә, шериге дә юк. Тагын шаһитлык бирәм: Мөхәммәд (галәйһиссәләм) – Аның колы һәм рәсүле.
Әй Аллаһның коллары! Сезгә Аллаһы Тәгаләдән куркуыгызны һәм Аңа буйсынуыгызны васыять итәм.
Әй кешеләр! Сүземне яхшылап тыңлагыз! Белмим, бәлки бу елдан соң сезнең белән монда мәңге башка очраша алмам. Әй кешеләр! Бу көннәрегез ничек изге көн булса, бу аегыз ничек изге ай булса, бу шәһәрегез (Мәккә) ничек мөбарәк шәһәр булса, сезнең җаннарыгыз, малларыгыз һәм намусларыгыз да шулай ук изге. Алар һәр төрле кул сузудан сакланган.
Сәхабәләрем! Иртәгә сез Раббыгызга кавышачаксыз һәм бүгенге һәр хәлегез, һәр эшегез турында һичшиксез сораласыз. Сак булыгыз, миннән соң элекке адашуларга кайтып, бер-берегезнең муенын чапмагыз!
Бу васыятемне монда булганнар булмаганнарга җиткерсеннәр!
Мөгаен, җиткерелгән кеше монда булып ишеткән кешедән яхшырак аңлап саклар. Сәхабәләрем! Кемнең янында бер аманәт булса, аны хуҗасына кайтарсын!
Рибаның (процентның) һәр төре бетерелде. Ул минем аягым астында. Ләкин бурычыгызның төп өлешен кайтарырга тиешсез. Золым да кылмагыз, золымга да дучар булмагыз. Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән рибачылык инде тыелды. Җаһилият чорыннан калган бу ямьсез гадәтнең һәр төре минем аягым астында. Мин бетергән беренче риба – Габделмотталибның улы (агам) Габбасның рибасы. Сәхабәләрем! Җаһилият чорында алып барылган кан дәгъвалары да тулысынча бетерелде. Мин бетергән беренче кан дәгъвасы – Габделмотталибның оныгы (агамның улы) Рабиганың кан дәгъвасы.
Әй кешеләр! Сугыша алыр өчен хәрам айларның урыннарын алыштыру, һичшиксез, көфердә бик ерак китү ул. Бу – кяферләр шуның белән адаштырыла торган нәрсә. Алар (бер айны) бер елны хәләл дип кабул итәләр, икенче елны аны хәрам дип игълан итәләр. Алар моны Җәнабе Хак хәләл һәм хәрам кылган айларның санына туры китерер өчен эшлиләр. Алар Аллаһы Тәгалә хәрам кылганны хәләл, хәләл кылганны хәрам итәләр.
Әй сәхабәләрем! Без хаҗны нәкъ үз вакытында кылабыз. Айларның тәртибе Аллаһы Тәгалә аларны яраткан вакыттагы кебек. Һичшиксез, заман Аллаһы Тәгалә аны яраткан көндәге рәвешенә һәм тәртибенә кайтты.
«Аллаһым! Бу Йортның шәрәфен, бөеклеген, айбәтен һәм абруен арттыр. Аны хаҗ һәм гөмрә белән олылаучыларның да шәрәфен, айбәтен, хөрмәтен һәм игелеген арттыр» Хәдис шәриф
Әй кешеләр! Бүген шайтан сезнең бу җирләрегездә яңадан йогынтысын һәм хакимлеген урнаштыру көчен мәңгегә югалтты. Ләкин сез, мин бетергән бу нәрсәләрдән тыш, вак дип санаган эшләрегездә аңа иярсәгез, бу аны шатландырыр. Динегезне саклар өчен болардан да сакланыгыз!
Әй кешеләр! Сезгә хатын-кызларның хакларын саклауны һәм бу хакта Аллаһы Тәгаләдән куркуыгызны васыять итәм. Сез хатыннарны Аллаһы Тәгаләнең аманәте итеп алдыгыз; аларның намусларын һәм гыйффәтләрен Аллаһы Тәгалә исеме белән сүз биреп үзегезгә хәләл иттегез. Сезнең хатыннар өстендә хакыгыз, аларның да сезнең өстегездә хаклары бар. Сезнең хатыннар өстендәге хакыгыз – аларның гаиләгезнең кагылгысызлыгын сез яратмаган бер кешегә дә бозырга юл куймаулары. Әгәр алар сез риза булмаган берәр кешене гаилә учагыгызга кертсәләр, сез аларны җиңелчә сугып тыя аласыз. Ә хатыннарның сезнең өстегездәге хаклары – аларны шәригатьчә ашау-эчү һәм кием-салым белән тәэмин итүегез. Әй мөэминнәр! Сезгә бер аманәт калдырам: аңа нык тотынсагыз, юлыгыздан һич тә язмассыз. Ул аманәт – Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръән Кәрим. (Башка риваятьләрдә «Сөннәтем» һәм «Әһле бәйтем» дип тә әйтелгән.)
Әй мөэминнәр! Сүземне яхшылап тыңлагыз һәм яхшылап саклагыз! Мөселман мөселманның кардәше, шулай итеп бөтен мөселманнар кардәшләр. Дин кардәшегезгә караган бер хакка да кул сузу башка кешегә хәләл түгел, бары тик ул аны үз күңел хушлыгы белән бирсә генә. Сәхабәләрем! Нәфесләрегезгә, ягъни үзегезгә золым кылмагыз. Үзегезнең дә сезнең өстегездә хакыгыз бар. Әй кешеләр! Аллаһы Тәгалә һәр хак иясенә аның хакын (Коръән Кәримдә) бирде. Варискә васыять кирәкми. Бала кемнең түшәгендә туса, шуныкы. Зина кылучыга – мәхрүмлек. Үз атасыннан башка кешегә нәсел дәгъва кылучы нәселсез яки үзен үз хуҗасыннан башкага нисбәт итүче рәхмәтсез Аллаһы Тәгаләнең ачуына, фәрештәләрнең һәм бөтен мөселманнарның ләгънәтенә дучар булсын! Җәнабе Хак мондый кешеләрнең тәүбәләрен дә, гадел шаһитлыкларын да кабул итми. Әй кешеләр! Раббыгыз – бер. Атагыз да бер: барыгыз да Адәм балалары. Адәм исә – туфрактан. Аллаһ каршында иң кадерлегез – тәкъвалыгы иң күп булганыгыз. Гарәпнең гарәп булмаганнан бернинди өстенлеге юк. Өстенлек бары тәкъвалык белән генә. Гарип кара кол өстегезгә әмир итеп билгеләнсә һәм сезне Аллаһның китабы белән идарә итсә, аны тыңлагыз һәм аңа буйсыныгыз. Гаепле кеше үз гаебеннән башка нәрсә белән гаепләнә алмый. Ата улының гаебе өчен, улы да атасының гаебе өчен гаепләнә алмый.
Әй кешеләр! Игътибарлы булыгыз! Бу дүрт нәрсәне һич тә эшләмәгез:
1. Аллаһка бернәрсәне дә ширек катмагыз.
2. Аллаһ хәрам кылган җанны хаксызга үтермәгез.
3. Зина кылмагыз.
4. Урлашмагыз.
Кешеләр «Ля иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дигәнче (ягъни мөселман булганчы), алар белән җиһад кылырга боерылдым. Алар моны әйткәч, каннарын һәм малларын саклаган булалар. Ә аларның хисабы Аллаһы Тәгаләгә кайта. Әй кешеләр! Иртәгә сездән минем турында сораячаклар, ни диярсез?.. Мөхтәрәм сәхабәләр: «Аллаһы Тәгаләнең динен җиткердең, вазифаңны үтәдең, безгә васыять һәм нәсыйхәт кылдың, дип шаһитлык бирәбез», – диделәр. Шуннан соң Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк шәһадәт бармагын күтәреп, җәмәгатькә таба төшерде һәм: «Шаһит бул, йә Раббым! Шаһит бул, йә Раббым! Шаһит бул, йә Раббым!» – диде.
Сөекле Пәйгамбәребез Видагъ хотбәсен укыган көнне Маидә сүрәсенең мәгънәсе буенча: «Бүген динегезне сезнең өчен камил иттем, сезгә нигъмәтемне тәмамладым һәм сезгә дин итеп исламны бирүемә разый булдым…» дигән 3 нче изге аяте иңде. Пәйгамбәребез бу изге аятьне мөхтәрәм сәхабәләргә укыгач, хәзрәти Әбү Бәкер елый башлады. Мөхтәрәм сәхабәләр аның елавының сәбәбен сорагач, ул: «Бу изге аять Рәсүлуллаһның вафаты якын булуын күрсәтә. Шуның өчен елыйм», – диде.1
Хотбәдән соң ул Җәбәл-Рәхмәдә вөкуфта торды. Ахшам намазын Гарәфәттә укымыйча, ястү намазы белән бергә Мүздәлифәдә укытты. Ул төнне Мүздәлифәдә калдылар. Икенче көнне иртән Мәшгарел-Харамда вөкуфта тордылар. Гаетнең беренче көнендә Мүздәлифәдән Минага кузгалдылар. Юлда Мөхәссир дип аталган, Әсхабел-фил2 тукталган үзәнлектә тукталмыйча үтеп киттеләр. Минага килделәр; монда корбанлык дөяләрдән 63 не Пәйгамбәребез үзе чалды, аннары пычакны хәзрәти Галигә бирде. Калганнарын хәзрәти Гали чалды. Гаетнең икенче, өченче һәм дүртенче көннәрендә җәмрәләргә таш аттылар, Зөлхиҗҗәнең ундүртенче көнендә иртәнге намаз алдыннан Бәйтуллаһка килеп, Видагъ тавәфен кылдылар. Рәсүлуллаһ Мәккәдә 10 көн торды, Видагъ хаҗын һәм Видагъ тавәфен кылып, Мәдинәгә кайтты. Мәсҗиде Нәбәвидә ике рәкагать намаз укыды һәм сәгадәтханәсенә керде. Видагъ хаҗыннан соң мөхтәрәм сәхабәләр килгән җирләренә кайттылар һәм Рәсүлуллаһ белдергән һәм боерган нәрсәләрне анда сөйләделәр.
Һиҗрәтнең унынчы елында булган башка вакыйгалар
Һиҗрәтнең унынчы елындагы тагын бер вакыйга – пәйгамбәрлек дәгъва иткән ялганчыларның чыгуы. Аларның берсе – Йәмәндә чыккан Әсвәд Ганәси. Сөекле Пәйгамбәребезнең боерыгы буенча Йәмән мөселманнары Әсвәд Ганәсине үз өендә үтерделәр. (Икенчесе – Мөсәйләмәтел-Кәззаб. Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң хәзрәти Әбү Бәкер Мөсәйләмәгә каршы Халид ибне Вәлид җитәкчелегендә гаскәр җибәрде. Мөсәйләмәне Вәхши (радыяллаһу ганһү) үтерде.)3
«Бүген динегезне сезнең өчен камил иттем, сезгә нигъмәтемне тәмамладым һәм сезгә дин итеп исламны бирүемә разый булдым» Маидә: 3
Әй җиһан падишаһы, әй диңгезнең һәм коры җирнең Солтаны!
Әй фәрештәләрдән өстен, соңгы һәм тиңсез Пәйгамбәр!
«Ли мәгаллаһи вәкътүн» синең хәлеңнән хәбәр бирә,
Тәнгә – тереклек, телгә – тәм, күңелгә солтан – син.
Әхмәд, Мөхәммәд, Мәхмүд – һәрвакыт мактый сине Аллаһ;
Синең исемең белән тәмамлана «Ля иләһә илләллаһ».
Бу нечкә серне адашкан аңламый да, белми дә!
Үз исеме белән бергә синең исемеңне язган Рахман.
Сине сөйгән коллар солтан булалар, шаһым!
Утыр күңел тәхетемә, әй тиңсез падишаһым!
Сине бик нык сөям, гөнаһларым күп булса да!
Ышандым: сөючеләр өлеш алыр юмартлыгыңнан.
Ничек сөймим соң – тәнемдәге җаным син,
Хөрмәтеңә яралдым, тормышымның сәбәбе – син.
Тамырымдагы каным син, миңа үземнән якынрак син,
Гашыйкларга мәгъшук син, бөтен җаннарга җанан.
Һәр дәрткә дәва – син, һәр рухка шифа – син,
Күзгә сөрмә, башка таҗ, күңелләргә сафлык – син.
Хәбибуллаһ – син, Мәләэ әгълядан да өстен – син,
Сине бераз таныган башка ишек шакымас.
Әүлияның мөршиде, галимнәрнең юлбашчысы;
Килүең шатландырды җиде кат күкне, җирне.
Кешеләргә, җеннәргә Хакның соңгы Пәйгамбәре!
Туфрак астында калсын ишегеңдә кол булмаган!
