Сөекле Пәйгамбәрем

ВИДАГЪ ХАҖЫ

Һиҗрәтнең унынчы елында Пәйгамбәребез хаҗга әзерләнде һәм Мәдинәдәге мөселманнарга да хаҗга әзерләнергә боерды. Мәдинәдән читтә яшәүчеләргә дә хәбәр җибәрде. Шуннан соң Мәдинәдә меңләгән мөселман җыелды. Рәсүлуллаһ корбан өчен йөз дөя сатып алды. Юлга чыгар алдыннан ул госел коенды. Мөбарәк чәчләрен тарап, хуш исләр сөртеп, изар һәм ридасын киде. Әзерлекләр тәмамлангач, сөекле Пәйгамбәребез Зөлкагъдә аеның 25 енче көнендә өйлә намазыннан соң утыз меңнән артык кешелек кәрван белән Мәдинәдән кузгалды. Шәҗәрә юлы белән Зөлхөләйфәгә килделәр. Монда сәхабәләрнең саны кырык меңнән артып китте. Төнне анда үткәрделәр. Сөекле Пәйгамбәребез үзе белән алып барган йөз дөянең берсен китертте. Корбанлык билгесе булсын өчен аның өркәченең уң ягын сызып канатты, муенына ике агач башмак асты һәм сәхабәләргә дә шулай эшләргә кушты. Ике рәкагать ихрам намазы укыды. Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм мактаудан соң Галәм сәрвәре: «Аллаһым! Моны минем өчен эчендә рия, күз буяу һәм шөһрәт булмаган мәбрур һәм кабул булган хаҗ ит!» – дип дога кылды. Ул ихрамга керде һәм Җәбраил галәйһиссәләм хәбәр иткәч, кычкырып тәлбия әйтә башлады. Аңа мөхтәрәм сәхабәләр дә кушылгач, җир-күк тәлбия авазлары белән гөрләп торды: «Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк! Ләббәйкә, ля шәрикә ләкә ләббәйк! Иннәл-хәмдә вән-нигъмәтә ләкә вәл-мөлк, ля шәрикә ләк!..»

Алар Бәйда юлы белән Мәләлгә юнәлделәр. Сәхабәләр аның артыннан ташкын кебек ага иде. Юлда аларга кушылучылар һаман арта барды. арасында Муса галәйһиссәләм дә булган җитмешкә якын пәйгамбәр намаз укыган Рәвха үзәнлегенә килгәч, Рәсүлуллаһ: «Бу үзәнлек – җәннәт үзәнлекләренең берсе», – диде. Монда намаз укыдылар. Аннары Мөнсарафка кузгалып, иртәнге намазны Әсасәдә укыдылар. Ләхйел-Җәмәлгә килгәч, Пәйгамбәребезнең хәле начарланды, ул кан алдырды (хиҗамә ясатты) һәм Сөкъяда тукталды. Хөрмәтле анасы хәзрәти Аминә вафат булган Әбвага килгәч, ул аның каберен зиярәт итеп елады. Янындагыларны да елатты. Аннары алар Тәләгател-Йәмәнгә, Җөхфәгә, Гадир Хумга, Кудәйдкә һәм Гусфан үзәнлегенә барып җиттеләр. Монда Пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкергә: «Һуд һәм Салих галәйһимәссәләм билләренә аба уратып, өсләренә ала тукыма кигән хәлдә, тезгеннәре хөрмә сүсеннән үрелгән яшь кызыл дөяләргә атланып, хаҗ өчен тәлбия әйтә-әйтә моннан үткәннәр иде», – диде.1 Ганим, Мәррүз-Заһран һәм Сәриф аша алар Зи Тувага килделәр. Төнне монда үткәреп, иртәнге намазны укыганнан соң, Хаҗүнне узып, Кәда калкулыгыннан Мәккәгә керделәр. 10 көн дәвам иткән юлдан соң алар Зөлхиҗҗәнең 4 енче көнендә Мәккәгә килеп җиттеләр. Йәмәннән һәм башка җирләрдән хаҗ кылырга килүчеләр кушылгач, мөселманнарның саны 90 меңнән артты. (Бер риваятьтә – йөз ундүрт мең, икенче риваятьтә йөз егерме меңләп иде.)

«Аллаһым! Моны минем өчен эчендә рия, күз буяу һәм шөһрәт булмаган мәбрур һәм кабул булган хаҗ ит!» Хәдис шәриф

Бәйтуллаһны күргәч, Рәсүлуллаһ болай дип дога кылды:

«Аллаһым! Бу Йортның шәрәфен, бөеклеген, айбәтен һәм абруен арттыр. Аны хаҗ һәм гөмрә белән олылаучыларның да шәрәфен, айбәтен, хөрмәтен һәм игелеген арттыр».

Шуннан соң ул хаҗ гамәлләренә (мәнәсиккә) кереште. Хаҗ дәвамында ул Мәккә белән Мина арасында, Әбтахта корылган чатырда торды. Сөекле Пәйгамбәребез Зөлхиҗҗәнең 8 енче (Тәрвия) көнендә Минага, 9 нчы (Гарәфә) көнендә Гарәфәткә китте. Гарәфәт үзәнлегенең уртасындагы Гөранә үзәнлегенә килеп тукталды. Төштән соң Касва исемле дөясе өстендә Видагъ хотбәсен укыды һәм мөхтәрәм сәхабәләр белән хушлашты, радыяллаһу ганһүм.2

СИҢА КИЛДЕМ!
Әй гөнаһлыларның сыену урыны, сиңа сыенырга килдем!
Күп гаепләр кылдым, сиңа ялварырга килдем!
Караңгы җирләргә кереп адаштым, сазлыкларга баттым,
Туры юлны яктыртучы нур чишмәсенә килдем.
Чыгасы бер җаным калды, әй бөтен җаннарның җаны!
Килешерме әйтергә: «Җанымны корбан итәргә килдем»?
Газаплыларга табибсың, мин исә – күңел авыруы.
Йөрәк ярама дәва эзләп, ишегеңне шакырга килдем.
Юмартларның ишегенә нәрсәдер илтү – хата,
Басып шәрәф биргән туфрагыңны үбәргә килдем.
Гөнаһларым тау кебек күп, йөзем кара, дегет кебек!
Бу йөктән һәм каралыктан тәмам котылырга килдем.
Чистартыр, әлбәттә, барысын юмартлык диңгезеңнән бер тамчы,
Йөзем кебек кара булса да гамәл дәфтәрем белән килдем.
Ишегеңә йөз сөртә алсам иде, әй җанымнан газиз җанан!
Су белән булмаган эшләр шул туфрактан хасил булыр!