ХӨНӘЙН СУГЫШЫ
Хөнәйн – Мәккә белән Таиф арасындагы бер үзәнлек. Бу сугышны «Һәвазин газәваты» дип тә атыйлар. Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәне фәтх итү нияте белән Мәдинәдән чыккач, Мәккә тирәсендә яшәгән Һәвазин һәм Сәкыйф исемле ике зур кабилә, мөселманнар безгә каршы килә дип уйлап, сугышырга әзерләнә башладылар. Галәмнәрнең Сәеденең Мәккәне фәтх итәргә килгәнен белгәч, алар бераз тынычлансалар да, «Корәешләрдән соң чират һичшиксез безгә җитәчәк», – дигән уй белән әзерлекләрен тизләттеләр. Моннан тыш алар: «Ант итәбез, мөселманнар әле яхшы сугыша белгән халык белән очрашмадылар. Мөхәммәд безгә каршы килгәнче, без аңа каршы барыйк та, сугышның ничек буласын күрсәтик!» – диделәр. Һәвазин башлыгы Малик ибне Гауф җитәкчелегендә егерме мең кешелек бик көчле гаскәр белән юлга кузгалдылар. Гаскәриләренең батырлыгын арттыру һәм кыен килгәндә качмасыннар өчен, алар бөтен кыйммәтле малларын, хатын-кызларын һәм балаларын да үзләре белән алдылар.
Бу хәбәр тиздән Мәккәдә ишетелде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез хәбәрнең дөреслеген белү өчен Габдулла ибне Әбү Хәдрәдне Һәвазин кабиләсенә җибәрде. Хәзрәти Габдулла кыяфәтен үзгәртеп, дошман арасына керде. Аларның фикерләрен һәм ничек эш итәргә җыенганнарын белеп, хәлне шундук сөекле Пәйгамбәребезгә хәбәр итте.
Рәсүле әкрам шундук данлы сәхабәләрен җыйды. Мәккәгә егерме яшьлек Гаттаб ибне Әсид хәзрәтләрен идарәче итеп билгеләде һәм тиз арада юлга чыкты. Унике мең кешелек гаскәре белән ул мөшрик Һәвазин һәм Сәкыйф кабиләләренә аларның үз тукталышларында кинәт һөҗүм итәргә теләде. Мөҗаһидләрнең байрагын хәзрәти Гали күтәреп бара иде,1 ә алгы гаскәрләргә Халид ибне Вәлид хәзрәтләре җитәкчелек итә иде.2 Галәмнәрнең Сәеде башына дулыга, ике көбәне бер-бер өстенә кигән һәм Дөлдөл исемле качырына атланган иде. Шәүвәл аеның 11 нче көнендә Хөнәйн үзәнлегенә килеп җиттеләр. Ул төнне Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез гаскәрен тикшереп чыкты һәм аны сугыш тәртибенә тезде. Иртәнге намазны имам булып укыткач, алга кузгалды.
Мөшрикләрнең гаскәр башлыгы төн караңгылыгыннан файдаланып, гаскәрен Хөнәйн үзәнлегенең ике ягындагы тау итәкләренә урнаштырган һәм аларны яшеренеп көтеп торырга куйган иде. Алда отрядлары белән баручы Халид ибне Вәлид хәзрәтләре бу яшерен гаскәрдән хәбәрсез килеш тарлавыкка таба атын куа иде. Таңның әле караңгы булуы дошманны күрергә комачаулый иде. Кинәт мөҗаһидләр өстенә меңләгән ук ява башлады. Бу көтелмәгән ук яңгырыннан котылу өчен мөҗаһидләр артка чигенергә мәҗбүр булдылар.
«Иншаллаһ, иртәгә алар (Һәвазин һәм Сәкыйф) мөселманнарга олҗа булачаклар» Хәдис шәриф
Хөнәйн сугышы
Әүлия һәм пәйгамбәрләр гаҗиз калган ул вакытта,
Һәркем «Нәфси, нәфси!» дип дәһшәт белән зар еласа,
Өметсезлектән гөнаһлыларның хәле аяныч булса,
Шәфәгать рөхсәте белән мәйдан тагын синеке.
Син – Әхмәд, Мәхмүд һәм Мөхәммәд, сәедем,
Хактан безгә ярдәм ителгән солтансың, сәедем.
Şeyh Galib
Бу тиз чигенү арттан килүче гаскәриләрнең тәртибен бозды. Алар да чигенергә борылганда, егерме мең кешелек дошман гаскәрләренең ташкын кебек үзәнлеккә ага башлаганы күренде. Сөекле Пәйгамбәребез берүзе һөҗүмгә күтәрелгән мөшрикләргә таба алга ташланды. Хәзрәти Габбас, хәзрәти Әбү Бәкер һәм йөзләп батыр сәхабә генә үлемнән курыкмыйча Рәсүле әкрам янына килеп җиттеләр. Алар үз тәннәрен сөекле Пәйгамбәребезгә калкан иттеләр. Хәзрәти Габбас качырның йөгәненнән, Суфьян ибне Харис хәзрәтләре үзәңгесеннән тотып, аның тизлеген киметергә, Рәсүлуллаһның дошман гаскәрләре арасына кереп китүенә юл куймаска тырышалар иде. Галәмнәрнең Сәеде Аллаһы Тәгаләнең дине юкка чыгар дип кайгырып: «Әй Габбас! Аларга: „Әй мәдинәлеләр! Әй Сәмүрә агачы астында бәйгать биргән сәхабәләр!“ – дип кычкыр», – диде.
Хәзрәти Габбас гәүдәле һәм айбарлы кеше иде. Ул кычкырганда тавышы бик ерактан ишетелә иде. Ул бар көченә: «Әй мәдинәлеләр! Әй Сәмүрә агачы астында Пәйгамбәребезгә сүз биргән сәхабәләр! Таралмагыз! Монда җыелыгыз!» – дип кычкырды. Моны ишеткән мөхтәрәм сәхабәләр кире борылырга теләделәр. Ләкин хайваннарының бик нык өркүе аларга борылырга комачаулады. Ниһаять, алар көбәләрен, кылычларын һәм сөңгеләрен алып, хайваннарыннан сикереп төшәргә мәҗбүр булдылар. Тиз генә Рәсүлуллаһ янына килеп җиттеләр һәм дошман белән коточкыч сугышка керделәр. «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» авазлары җирне-күкне тетрәтә, дошманны куркуга, дәһшәткә төшерә иде. Бәдердә, Өхедтә, Хәндәктә һәм Хәйбәрдә бик зур батырлык күрсәткән сәхабәләр, бигрәк тә хәзрәти Гали, Әбү Дуҗанә һәм Зөбәер ибне Гаввам, кат-кат ташланып сугыштылар, дошманнарны сафтан чыгарып, артка куып җибәрделәр.
Галәмнәрнең Сәеде сәхабәләренең җаннарын аямыйча алып барган бу сугышын күзәтә, аның мөбарәк иреннәреннән: «Аллаһым! Безгә ярдәмеңне иңдер. Һичшиксез, Син аларның безне җиңүен теләмисең» дигән догалар ишетелә иде. Аллаһы Тәгаләгә ялварулары арасында сөекле Пәйгамбәребез җирдән бер уч ком алды һәм: «Йөзләре кара булсын!» – дип, аны мөшрикләр өстенә сипте. Сөекле Пәйгамбәребезнең могҗизасы белән, дошман гаскәриләреннән күзләренә ком тулмаган бер кеше дә калмады. Фәрештәләр дә ярдәмгә килгән иде. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, алар җиңелделәр», – диде. Мөшрикләр таркала, артка борылып кача башладылар. Артларына борылган саен алар эзләреннән килүче данлы сәхабәләрне күрәләр һәм сугыш кырына алып килгән хатыннарын, балаларын, малларын калдырып, бар көчләренә качалар иде. Качучыларның бер өлеше Таиф кальгасына сыенды.3 Ә бер өлеше Нәхләгә һәм Әүтаска китте. Сугыш кырында алар җитмеш үлек, алты мең әсир һәм саны-хисабы булмаган мал калдырдылар.
Бу сугышта Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте, Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) рухи ярдәме (һиммәте) һәм бәрәкәте белән җиңү тагын мөселманнарныкы булды. Дүрт кеше шәһит булды, кайбер сәхабәләр яраланды. Халид ибне Вәлид хәзрәтләренең дә яраланганын ишеткәч, сөекле Пәйгамбәребез аның янына барды, һәм ул мөбарәк куллары белән ярасын сыпыргач, яра шундук төзәлде.
Әүтаска сәрия
Хөнәйн сугышында тар-мар ителгәннән соң Һәвазин мөшрикләре Әүтаста җыелдылар. Рәсүлуллаһ Әүтаска Әбү Муса Әшгаринең агасы Әбү Гамир җитәкчелегендә бер отряд җибәрде. Әүтаста тагын каты бәрелешләр булды. Әбү Гамир шәһит булды. Аның урынына Әбү Муса Әшгари хәзрәтләре басты һәм дошманны тар-мар итте.4 Мөҗаһидләр күп әсирләр һәм бик күп олҗа белән кайттылар.
«Әй Габбас! Аларга: „Әй мәдинәлеләр! Әй Сәмүрә агачы астында бәйгать биргән сәхабәләр!“ – дип кычкыр» Хәдис шәриф
Әсирләр арасында Рәсүлуллаһның сөт туганы Шәйма да бар иде. Ул: «Мин сезнең Пәйгамбәрегезнең сөт туганы», – диде. Аңа ышанмадылар. Аны бер дөягә утыртып, Рәсүлуллаһ хозурына алып бардылар. Шәйма бала чагына кагылышлы бик күп истәлекләрне ваклап сөйләп бирде. Рәсүл галәйһиссәләм ридасын җиргә җәеп, сөт туганын шуңа утыртты. Үзе дә утырып, озак елады.5 Ул Хәлимә Хатынның һәм Шәйманың атасының хәлен сорашты. Шәйма: «Алар күптән вафат булдылар», – дип җавап бирде. Күргән хөрмәт һәм илтифат аркасында ул иман китерде.6 Рәсүл галәйһиссәләм: «Теләсәң, безнең янда кал.7 Монда сиңа һәр төрле хезмәт күрсәтелер. Теләсәң, барасы җиреңә озатырбыз», – диде. «Ватанны сөю – иманнан» дигән хәдис шәрифкә күрә, Шәйма ватанына кайтырга теләде. Шуннан соң Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа бер җария, өч кол, бераз дөя һәм сарык бүләк итеп, аны ватанына озатты.
Таиф яуы
Галәм Солтаны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Хөнәйннән Таифка качкан дошманга да каршы барып, ахыргы нәтиҗәгә ирешергә тели иде. Аларның башлыгы Малик ибне Гауф Таифка сыенганнар арасында иде. Мәккәгә якын булган бу кальга көфернең соңгы, ләкин иң ныклы кальгаларыннан берсе иде. Пәйгамбәребез һиҗрәткә кадәр Таифка килеп, бер ай буе аларга нәсыйхәт кылган иде. Ләкин таифлылар Галәмнәрнең Сәеденә күрелмәгән җәфа һәм золым кылганнар иде. Хәтта аның мөбарәк аякларын канга батырганнар иде. Пәйгамбәребез анда Зәйд ибне Харисә хәзрәтләре белән гомеренең иң аяныч һәм иң газаплы көннәрен кичергән иде.
Сөекле Пәйгамбәребез һиҗрәтнең сигезенче елында, Шәүвәл аенда Хөнәйн сугышыннан соң алган олҗаны Җигъранәдә калдырып, Таифка юл тотты. Халид ибне Вәлид хәзрәтләрен алдан җибәрде.8 Ә үзе данлы сәхабәләре белән арттан килеп, Таиф янына җитте. Сәкыйф кабиләсе ныклы кальгасына алдан ук бик күп азык туплаган иде. Мөхтәрәм сәхабәләрнең килүен күргәч, алар капкаларны ябып, саклануга күчтеләр. Кальгага якын килгән мөҗаһидләрне ук белән каршы алалар иде. Сугыш шулай дәвам итте. Таифлылар кальгадан чыгып, ачык мәйданда күкрәккә-күкрәк сугышырга һич тә батырчылык итә алмыйлар иде.
Мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре кальга эченә таш аткыч белән таш атарга тәкъдим иттеләр. Пәйгамбәребез моны хуплап, дәббәбә дип аталган таш аткычлар ясатты. Алар белән мөшрикләргә таш аттырып, камауны дәвам итте. Мөхтәрәм сәхабәләр җаннарын аямыйча тырышалар, кальганы тизрәк алырга омтылалар иде. Ләкин кальга бик ныклы иде, аны алып булмады. Шул арада унике сәхабә шәһитлек дәрәҗәсенә иреште. Әбү Суфьян ибне Харб батырларча сугышканда бер күзен югалтты.9
Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әй Әбү Суфьян! Кайсысын телисең? Теләсәң, дога кылыйм, күзең урынына кайтсын. Теләсәң, Аллаһы Тәгалә сиңа җәннәттә күз бирсен», – диде. Әбү Суфьян: «Йә Рәсүлуллаһ! Миңа җәннәттә күз бирелүен телим», – диде дә учында торган күзен җиргә ташлады.10 Камауның егерменче көне якынлашканда, бер төнне Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) төшендә аңа бүләк ителгән бер савыт тулы сары майны әтәч чукып, җиргә түккәнен күрде. Ул моны Таифның бу ел алынмаячагына юрады һәм камауны туктатты.
Мәрхәмәт диңгезе сөекле Пәйгамбәребез моннан сигез ел элек, ул вакытта аны җәфалаган таифлылар турында «Рөхсәт итсәң, бу тауларны аларның башларына капларм» дигән фәрештәгә: «Мин галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелдем. Минем бердәнбер теләгем – Аллаһы Тәгаләнең бу мөшрикләрнең нәселеннән Хак Тәгаләгә һичбер нәрсәне ширек катмыйча гыйбадәт кылачак буын чыгаруы», – дигән иде. Ә хәзер ул тагын мәрхәмәт күрсәтеп: «Йә Раббым! Сәкыйф кешеләренә туры юлны күрсәт! Аларны безгә китер», – дип дога кылды.
Хәбибе әкрам сәхабәләре белән Таифтан китеп, Зөлкагъдә аеның беренче атнасында Хөнәйндә кулга төшерелгән әсирләр һәм олҗалар җыелган Җигъранәгә килде. Алты мең әсирдән тыш, олҗа итеп егерме меңнән артык эре мөгезле терлек, кырык меңнән артык вак терлек һәм саны-хисабы булмаган бизәнү әйберләре алынган иде. Ул аларны хаклы мөҗаһидләр арасында бүләргә кушты. Шул вакытта Һәвазин кабиләсеннән бер төркем вәкилнең хозурга кабул ителүне үтенүе мәгълүм булды. Сөекле Пәйгамбәребез аларны кабул итте. Вәкилләр бөтен Һәвазин кабиләсенең мөселман булганын белдергәч, Галәмнәрнең Сәеде бик шатланды. Шуннан соң ул үзенә тигән әсирләрне шундук азат итеп, кире кайтарды. Мөхтәрәм сәхабәләр дә сөекле Пәйгамбәребезгә ияреп, шулай ук эшләделәр. Рәсүлуллаһның бер мәрхәмәте бер мизгелдә алты мең әсирнең азатлыкка чыгуына сәбәп булды. Бу хәбәр Таифка сыенган Һәвазин кабиләсе башлыгы Малик ибне Гауфка ирешкәч, ул да килеп мөселман булды, Пәйгамбәребез исә аны бүләкләргә күмде.11 Монда эшләнәсе эш калмаган иде. Анда унөч көн торганнан соң, Рәсүлуллаһ чәршәмбегә каршы төнне гөмрә нияте белән ихрамга керде. Галәм Солтаны һәрвакыттагыча җиңүче булып сәхабәләре белән Мәккәгә килде. Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф кылды һәм гөмрәсен үтәде. Гаттаб ибне Әсидне, хаҗ әмирлеге вазифасын да йөкләп, Мәккәгә идарәче итеп билгеләде.12
«Ватанны сөю – иманнан» Хәдис шәриф
