Сөекле Пәйгамбәрем

Зәкят җыючылар җибәрелгән төбәкләр

Әбү Муса Әшгари хәзрәтләрен ул Коръән Кәримне һәм дин эшләрен өйрәтү өчен Мәккәдә калдырды.1 Әбү Суфьян ибне Харбны Йәмән өлкәсеннән Нәҗранга әмир итеп билгеләде, ә аңа ярдәмче итеп Кәсир ибне Габдулланы куйды. Мәккәдәге эшләр тәмамлангач, Мәррүз-Заһранга килделәр. Калган олҗа да шунда бүленде. Аннары ул данлы сәхабәләре белән яңадан юлга чыкты, һәм Зөлкагъдә ае ахырында алар Мәдинәгә кайтып җиттеләр. Мәдинәдән алар мөбарәк Рамазан аеның унынчы көнендә, чәршәмбе көнне чыккан иделәр. Бу сәфәр өч айга якын дәвам итте.

Бер көнне кайгы диңгезенә чумып уйга киттем, Үземне югалтып, кем икәнемне оныттым, Гөнаһларымны искә алып, ахырымнан курыктым, Шунда бер сәеднең бу бәетне кабатлаганын ишеттем: Син – Әхмәд, Мәхмүд һәм Мөхәммәд, сәедем, Хактан безгә ярдәм ителгән солтансың, сәедем. Без өметлебез, өметсезлектән аһ итмибез, Иман сәрмаясен бушка әрәм итмибез, Ишегеңне ташлап, ятларга сыенмыйбыз, Синең күләгәңдә беркемгә дә күз салмыйбыз. Син – Әхмәд, Мәхмүд һәм Мөхәммәд, сәедем, Хактан безгә ярдәм ителгән солтансың, сәедем. Şeyh Galib

Һиҗрәтнең сигезенче елында булган кайбер вакыйгалар

Бәни Сәгъләбәдән дүрт кеше Рәсүлуллаһ мәҗлесенә килде. Алар: «Безне кавемебез җибәрде. Һиҗрәт итмичә, ислам тулы булмый дип ишеттек», – диделәр. Ул: «Кайда гына булсагыз да, тәкъвалыкта булыгыз; һиҗрәт итмәсәгез дә, зарары булмас. Динегезгә дә, кавемегезгә дә бернинди зыян килмәс», – диде. Аннары аларны Рәмлә бинте Харисның өенә җибәреп, аларга мәҗлес ясадылар. Соңыннан һәрберсенә дүртәр үкыя көмеш биреп, өйләренә кайтырга рөхсәт иттеләр. Шул ук елны Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кызы Зәйнәб вафат булды. Аның өчен табут ясадылар. Исламда беренче табут аның өчен ясалды. Ул Әбүл-Гасның хатыны иде. Бәдер вакытында Әбүл-Гас аны Мәккәдән Мәдинәгә озатканда, юлда Һәббар хәзрәти Зәйнәбнең дөясенә сөңге аткан иде. Ул дөядән егылгач, корсагындагы баласын төшергән һәм авырып киткән иде. Бу аның үлеменә сәбәп булды. Аннан ике бала калды. Шул ук елны Зөлхиҗҗә аенда Рәсүлуллаһның улы Ибраһим туды. Аның анасы – Мария Хатын (радыяллаһу тәгалә ганһә). Әбү Рафигъ килеп сөенечле хәбәр китерде. Моның өчен Рәсүлуллаһ бер колны азат итте. Гакыйка итеп бер тәкә чалды. Баланың башын кырдырып, чәчләренең авырлыгы кадәр көмешне садака итеп таратты.

Һиҗрәтнең тугызынчы елында булган мөһим вакыйгалар

Һиҗрәтнең тугызынчы елында, Мөхәррәм ае башында Галәмнәрнең Сәеде кабиләләргә зәкят җыючылар (гамил, сагый) билгеләде. Мөмкин кадәр һәр кабиләгә үз арасыннан бер гамил бирелде. Ибне Хәсыйб Әсләмине ул Әсләм һәм Гыйфар кабиләләренә, Габбад ибне Бишрне Бәни Сөләйм һәм Мөзәйнә кабиләләренә, Гамр ибне Гасны Фәзара кабиләсенә, Дәххак ибне Синанны Бәни Киләбкә, Рафигъ ибне Мәкнәт Җөһәнине Җөһәйнә кабиләсенә, ә Бишр ибне Суфьян Кәгъбне Бәни Кәгъб һәм Бәни Тәмимгә җибәрде.

Бер елдан соң таифлылар мөселман булу өчен алты кешелек вәкилләр төркемен Мәдинәгә, сөекле Пәйгамбәребез хозурына җибәрделәр. Галәмнәрнең Сәеде бер ел элек Таифтан киткәндә: «Йә Раббым! Сәкыйф кешеләренә туры юлны күрсәт, аларны безгә китер», – дип дога кылган иде. Менә хәзер Сәкыйф кешеләре мөселман булу өчен килгән иделәр. Рәсүле әкрам аларның мөселман булуларына бик шатланды, аларга кайбер өстенлекләр биреп, Таифка кайтарды. Аларга Госман ибне Әбүл-Гас хәзрәтләрен идарәче итеп билгеләде.2

Нәҗашинең вафаты

Һиҗрәтнең тугызынчы елы, Рәҗәб ае иде. Бер көнне Рәсүлуллаһ сәхабәләренә: «Бүген сезнең бер изге кардәшегез вафат булды. Торыгыз, аның җеназа намазын укыгыз», – диде. Пәйгамбәребез имам булып, гаиб җеназа намазын укытты. Аннары: «Без Аллаһы Тәгаләдән кардәшегез Нәҗаши Әсхәмә өчен ярлыкау сорадык», – диде.

Бераздан Хәбәшстаннан килгән хәбәрдән Нәҗаши Әсхәмәнең (рәхмәтуллаһи тәгалә галәйһ) вафат булганы мәгълүм булды. Бу Пәйгамбәребез Мәдинәдә аның җеназа намазын укыткан көнгә туры килә иде.3

«Кайда гына булсагыз да, тәкъвалыкта булыгыз; һиҗрәт итмәсәгез дә, зарары булмас. Динегезгә дә, кавемегезгә дә бернинди зыян килмәс» Хәдис шәриф

Җаным корбан булсын синең юлыңа,
Исеме гүзәл, үзе гүзәл Мөхәммәд,
Кил, шәфәгать кыл түбән колыңа,
Исеме гүзәл, үзе гүзәл Мөхәммәд.
Мөэмин булганнарның күптер җәфасы,
Ахирәттә булыр зәвык-сафасы,
Унсигез мең галәмнең Мостафасы,
Исеме гүзәл, үзе гүзәл Мөхәммәд.
Җиде кат күкне сәйран кылган, Көрси өстендә йөргән,
Мигъраҗ кичәсендә өммәтен Хактан сораган –
Исеме гүзәл, үзе гүзәл Мөхәммәд.
Юныс нишләсен ике җиһанны синсез,
Син – хак пәйгамбәр, шиксез, гөмансыз,
Сиңа иярмәгәннәр китәр имансыз,
Исеме гүзәл, үзе гүзәл Мөхәммәд.