МӘККӘНЕҢ АЛЫНУЫ
Һиҗрәтнең сигезенче елы иде. Хөдәйбия солых шартнамәсенең бер маддәсендә болай диелгән иде: «Ике яктан читтә калган гарәп кабиләләре теләгән якның яклавы астына керә алалар; алар мөселманнар белән дә, мөшрикләр белән дә берләшергә ирекле». Шуңа күрә Пәйгамбәребезнең берлектәше булган Хозага кабиләсе мөселманнар ягына, Бәни Бәкер кабиләсе исә мөшрикләр ягына басты. Хозага кабиләсе белән Бәни Бәкерләр элек-электән дошман иде һәм җай чыккан саен бер-берсенә һөҗүм итә иде. Хөдәйбия солыхыннан соң алар да вакытлыча һөҗүмнәрен туктаттылар. Ләкин Бәни Бәкерләр моны ике ел гына саклый алдылар. Бәкер угылларыннан берәү сөекле Пәйгамбәребезне мыскыл итүче шигырь укыды; моны ишеткән Хозага кабиләсеннән бер егет түзә алмады һәм аның башын ярды. Бәкер угыллары моны сылтау итеп алдылар һәм шартнамә буенча куркынычсызлыкта булган Хозага кабиләсенә һөҗүм иттеләр. Бу һөҗүмдә корәеш мөшрикләре корал биреп һәм яшерен кешеләр җибәреп ярдәм иттеләр. Изге җирдә (Харәм шәриф) алар Хозага кабиләсеннән егермедән артык кешене үтерделәр. Бәрелеш вакытында Хозага кабиләсеннән кайбер мөселманнар Пәйгамбәребездән ярдәм сорадылар. Хозага кабиләсенә төнлә ясалган бу һөҗүмнәрдә Бәкер угыллары арасында корәеш мөшрикләренең дә булганын күрүчеләр бар иде.
Ул төнне Мәдинәдә анабыз хәзрәти Мәймүнәнең өендә булган сөекле Пәйгамбәребез намаз укырга торып тәһарәт алганда, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән могҗиза итеп Мәккәдәге мөселманнарның аннан ярдәм сораганнарын ишетте. Аларга җавап итеп ул: «Ләббәйк! (Чакыруыгызга җавап бирәм!)» – диде. Анабыз Мәймүнә Пәйгамбәребезнең янында беркем дә булмаган хәлдә аның болай сөйләшкәнен күреп: «Йә Рәсүлуллаһ! Әллә яныңда берәр кеше бармы?» – дип сорады.
Сөекле Пәйгамбәребез аңа Мәккәдә булган вакыйганы һәм корәешләрнең бу эштә катнашканнарын сөйләп бирде.
Корәеш мөшрикләре Бәни Бәкерләргә ярдәм итеп, Хозага кабиләсенә һөҗүм ясап һәм аның кешеләрен үтереп, Хөдәйбия шартнамәсенең маддәләренә каршы эш кылдылар. Шулай итеп алар шартнамәне боздылар.
Сөекле Пәйгамбәребез бу хәбәрне шул мизгелдә үк белде. Моннан тыш, вакыйгадан өч көн соң Хозага кабиләсеннән Гамр ибне Салим янында кырык атлы белән килеп, хәлне Рәсүле әкрамга (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөйләп бирде. Ләкин ул вакытта сәүдә итү өчен Дәмәшккә киткән корәеш башлыгы Әбү Суфьянның бу вакыйгадан хәбәре юк иде. Хәбибуллаһ: «Хозага угылларына ярдәм итмәсәм, миңа да ярдәм ителмәсен!» – диде һәм хат яздырды. Корәеш мөшрикләренә җибәрелгән бу хатта сөекле Пәйгамбәребез болай дигән иде: «…Яисә сез Бәкер угыллары белән берлегегездән баш тартып читкә китәсез, яисә Хозага угылларыннан үтерелгәннәрнең кан хакын түлисез! Әгәр бу әйткәннәремнең берсен дә үтәмәсәгез, сезнең белән сугышачагымны белдерәм!..» Корәешләр бу мәрхәмәтне дә аңламадылар. Алар: «Берлегебезне дә өзмибез, кан хакын да түләмибез! Без сугыша гына алабыз», – дип җавап җибәрделәр. Ләкин болай эшләгәннәре өчен алар мең кат үкенделәр һәм, куркуларыннан, шартнамәне яңартсын дип Әбү Суфьянны көтә башладылар.
«(Әй Мәккә мөселманнары!) Ләббәйк! Чакыруыгызга җавап бирәм!» Хәдис шәриф
Әбү Суфьян Дәмәшктән кайткач, аңа вакыйганы сөйләделәр дә: «Бу эшне һичшиксез төзәтергә кирәк. Әгәр төзәтелмәсә, Мөхәммәд безне Мәккәдән куып чыгарачак!» – диделәр. Әбү Суфьян исә: «Бу вакыйгадан минем хәбәрем булмаса да, солыхны яңартыр һәм озайтыр өчен тизрәк барырга кирәк», – диде һәм шундук Мәдинәгә юл тотты.1 Әбү Суфьян Мәдинәгә килеп җиткәнче үк, сөекле Пәйгамбәребез аның киләчәген мөхтәрәм сәхабәләренә хәбәр итте һәм: «Мин болай аңлыйм: Әбү Суфьян солыхны яңартырга һәм аның вакытын озайтырга килә. Ләкин теләгенә ирешә алмас, ничек килгән, шулай кире кайтыр!..» – диде.
Әле мөселман булмаган Әбү Суфьян Мөнәүвәрә Мәдинәгә килде. Ул үзенең кызы, мөэминнәрнең анасы һәм сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк хатыны Өмме Хәбибәнең (радыяллаһу ганһә) өенә барды. Сөекле Пәйгамбәребезнең түшәгенә утырырга теләде. Анабыз хәзрәти Өмме Хәбибә, ул утырганчы өлгереп, түшәкне җыеп алды. Атасы моңа бик нык кәефсезләнде һәм гаҗәпләнеп: «Кызым! Бу түшәкне миннән кызганасыңмы?» – диде. Шунда Рәсүлуллаһка мәхәббәтне һәр нәрсәдән өстен тоткан мөэминнәрнең анасы хәзрәти Өмме Хәбибә атасына: «Бу түшәк – Аллаһы Тәгаләнең Рәсүленең түшәге. Аңа мөшрикләр утыра алмый! Син – мөшрик һәм пычрак (нәҗес)! Бу түшәккә утыру сиңа һич тә лаек түгел!» – дип җавап бирде.
Атасы: «Кызым! Минем өемнән киткәннән бирле сиңа нәрсәдер булган!» – дигәч, ул: «Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә миңа исламны насыйп итте. Ә син һаман ишетми дә, күрми дә торган таш потларга табынасың! Әй атам! Синең кебек корәешләрнең олуг һәм өлкән кешесе ничек итеп исламнан ерак кала ала?..» – диде. Атасы бик нык ачуланды һәм: «Миңа шулкадәр хөрмәтсезлек күрсәтәсең, мине наданлыкта гаеплисең! Димәк, мин бабаларымның еллар буе табынганнарын ташлап, Мөхәммәднең диненә керергә тиешменме?!» – дип, аннан чыгып китте.2
Корәеш башлыгы сөекле Пәйгамбәребез янына килде һәм: «Мин Хөдәйбия солых шартнамәсен яңартырга һәм аның вакытын озайтырга килдем. Әйдә, арабыздагы бу килешүне язма белән яңартыйк!» – диде. Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Без Хөдәйбия шартнамәсенә каршы килгән бер эш тә кылмыйбыз һәм аны үзгәртмибез!» – дип җавап бирде. Корәеш башлыгы кат-кат: «Шартнамәне үзгәртик! Яңартыйк!..» – дисә дә, сөекле Пәйгамбәребез аңа бернинди җавап бирмәде. Бөтен тырышлыгының бернинди файда бирмәгәнен күргәч, корәеш башлыгы Мәккәгә кайтты һәм мөшрикләргә хәлне сөйләп бирде. Мөшрикләр: «Димәк, бернәрсә дә эшли алмыйча кире кайттың, шулаймы?!..» – дип, аны шелтәләделәр. Хәзер аларга көтүдән башка эшләрлек бернәрсә дә калмаган иде.
Кем Мәсҗидел-Харамга сыенса
Әбү Суфьян Мәдинәдән киткәч, сөекле Пәйгамбәребез Мәккәне фәтх итәргә карар кылды. Чөнки корәешләр сүзләрендә тормадылар һәм килешүне боздылар. Ләкин ул бу серне бик нык яшерде: мөшрикләргә әзерләнергә форсат бирмичә һәм изге җирдә (Харәм шәриф) кан түкмичә, Мәккәне алырга тели иде. Бу – сугыш чарасы иде. Чөнки Мәккә фәтх ителсә, кем белә, күпме кеше мөселман булу шәрәфенә ирешәчәк иде. Бу хакта ул хәзрәти Әбү Бәкергә һәм сәхабәләренең күренеклеләреннән берничәсенә генә белдерде. Сәхабәләренә сәфәргә әзерләнергә кушты, ләкин кая барачакларын әйтмәде. Мөхтәрәм сәхабәләр җиһадка әзерләнә башладылар. Моннан тыш, Пәйгамбәребез тирә-яктагы мөселман кабиләләренә – Әсләм, Әшҗәгъ, Җөһәйнә, Хөсәйн, Гыйфар, Мөзәйнә, Сөләйм, Дамра кабиләләренә һәм Хозага угылларына хәбәр җибәрде. Хәбәрдә: «Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерүчеләр мөбарәк Рамазан аеның башында Мәдинәдә булсыннар», – диелгән иде. Шулай итеп алар сугышка катнашырга чакырылдылар.
Хәбибуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) саклык чарасы итеп Мәккәгә бара торган юлларны тотып, аның белән элемтәне өзәргә хәзрәти Гомәргә вазифа бирде. Хәзрәти Гомәр шундук тау сукмакларына, үткәлләргә һәм башка юл чатларына сакчылар куйды һәм: «Мәккәгә барырга теләгән һәр кешене кире борырсыз!» – дип боерык бирде.
Бу эш яшерен барсын өчен сөекле Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләгә болай дип дога кыла иде: «Йә Раббым! Без аларның иленә кинәт барып җиткәнче, корәешләрнең шымчыларын һәм хәбәрчеләрен тоткарла, аларны күрмәс һәм ишетмәс ит. Безне алар кинәт кенә күрсеннәр һәм ишетсеннәр!»
Төньяктагы мөшрикләргә яки византиялеләргә каршы барыла дигән тәэсир калдыру өчен Пәйгамбәребез Әбү Катадә хәзрәтләрен гаскәри отряд белән төньякка, Изам үзәнлеге ягына җибәрде. Шул арада сөекле Пәйгамбәребез Мәдинәдәге әзерлекләрне Мәккә мөшрикләренә хәбәр итү өчен җибәрелгән бер хат турында могҗиза итеп белдерде. Ул хәзрәти Галине җибәреп, бу хатны тоттырды.
Рамазан аеның икенче көненә кадәр тирә-як кабиләләрдән ярдәм килде, һәм барысы да Әбү Гыйнәбә коесы янындагы гаскәр тукталышына җыелдылар. Мөхтәрәм сәхабәләрнең саны унике меңгә җитте. Аларның дүрт меңе ансарлар, җиде йөзе мөһаҗирләр, калганнары тирә-яктагы мөселман кабиләләреннән иде.3
Сөекле Пәйгамбәребез Мәдинәдә үз урынына Габдулла ибне Өмме Мәктүм хәзрәтләрен калдырды.4 Зөбәер ибне Гаввам хәзрәтләрен ике йөз кешелек атлы отряд башында, алгы каравыл итеп, алга җибәрде. Һиҗрәтнең сигезенче елында, мөбарәк Рамазан аеның унынчы көнендә, чәршәмбе көнне Галәмнәрнең Сәеде Аллаһы Тәгаләнең исеме белән, күңелләре Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә мәхәббәт белән тулы унике мең кешелек зур гаскәре башында Мәдинәдән юлга чыкты. Алар моннан сигез ел элек җәфалап, золым кылып, һиҗрәт итәргә мәҗбүр ителгән туган илләренә – Мәккәгә баралар иде. Потханәгә әверелгән бөек Кәгъбәне потлардан чистартырга баралар иде…
Үҗәтлекләреннән һич тә баш тартырга теләмәгән мөшрикләргә хаклык, гаделлек һәм мәрхәмәт күрсәтергә баралар иде… Аллаһы Тәгаләнең динен таратырга, андагы кешеләрнең мәңгелек җәһәннәм газабыннан котылуларына сәбәп булырга баралар иде. Йә Раббым! Бу нинди зур мәрхәмәт иде!.. Ислам гаскәре Зөлхөләйфәгә килеп җиткәндә, Мәккәдән гаиләсе белән һиҗрәт итеп килүче Пәйгамбәребезнең агасы хәзрәти Габбас белән очрашты. Сөекле Пәйгамбәребез агасының килүенә бик шатланды һәм: «Әй Габбас! Мин пәйгамбәрләрнең соңгысы булган кебек, син дә мөһаҗирләрнең соңгысы», – дип, аның күңелен күтәрде. Хәзрәти Габбасның йөкләрен Мәдинәгә җибәрде. Хәзрәти Габбас Пәйгамбәребез янында калды һәм Мәккәне алуда катнашты.5 Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккә янындагы Кудәйдкә килгәч, данлы сәхабәләрен сугыш тәртибенә тезде. Һәр кабиләгә аерым байраклар бирде һәм аларны һәр кабиләнең байрак йөртүчесенә тапшырды. Мөһаҗирләрнең байракларын хәзрәти Гали, Зөбәер ибне Гаввам һәм Сәгъд ибне Әбү Ваккас (радыяллаһу ганһүм) күтәреп бардылар. Ансарларның унике байрак йөртүчесе, Әшҗәгъ һәм Сөләйм кабиләләренең берәр байрак йөртүчесе, Мөзәйнә кабиләсенең өч, Әсләм кабиләсенең ике, Хозага угылларының өч, Җөһәйнә кабиләсенең дүрт байрак йөртүчесе бар иде.6 Мәдинәдән чыкканнарына ун көн булган иде. Кич белән алар Мәккәгә бик якын килделәр, ә ястү вакытында Мәррүз-Заһранга килеп җиттеләр. Пәйгамбәребез сәхабәләренә монда тукталырга боерды. Моннан тыш, ул хәзрәти Гомәргә вазифа биреп, һәр мөҗаһидкә учак ягарга боерды.7 Кинәт ун меңнән артык учак кабынгач, Мәккә яктылыкка күмелде. Бернәрсәдән дә хәбәрсез Мәккә мөшрикләре аптырап калдылар. Нәрсә булганын белү өчен алар Әбү Суфьянны җибәрделәр. Ул янына берничә кешене алды һәм яшеренә-яшеренә ислам гаскәренә якынлашты. Шул вакытта сөекле Пәйгамбәребез кайбер сәхабәләренә: «Әбү Суфьянны күзәтегез. Һичшиксез аны табарсыз!» – диде. Корәешләр алга барган саен аларның гаҗәпләнүе арта, күңелләрен коточкыч курку били иде. Мәккә тирәсендә никадәр күп гаскәр җыелган һәм алар никадәр күп учак яккан иде!.. Болар турында сөйләшә-сөйләшә алар Әрак дигән урынга килеп җиттеләр.
«Йә Раббым! Без аларның иленә кинәт барып җиткәнче, корәешләрнең шымчыларын һәм хәбәрчеләрен тоткарла, аларны күрмәс һәм ишетмәс ит. Безне алар кинәт кенә күрсеннәр һәм ишетсеннәр!» Хәдис шәриф
Нәкъ шул вакытта Пәйгамбәребез: «Әбү Суфьян хәзер Әрактә», – диде. Шунда хәзрәти Габбас үз-үзенә: «Анда һичшиксез берәр кешене табып Мәккәгә җибәрим, ул аларга ислам гаскәренең өсләренә килүен хәбәр итсен, мәккәлеләр дә сугыш башланганчы Рәсүл галәйһиссәләм янына килеп иминлек (аман) сорасыннар», – диде һәм шундук Әрак ягына юл алды. Моның өчен анда берәр кешене эзләгәндә, ул Әбү Суфьянны тавышыннан таныды һәм: «Әй Әбү Хәнзалә!» – дип эндәште. Әбү Суфьян да аны таныды һәм: «Әй Әбүл-Фадл! Бу синме әле! Анам-атам сиңа корбан булсын!» – диде. Аннары алар бергәләп ислам гаскәре тукталышына таба юл алдылар…
Юлда Әбү Суфьян хәзрәти Габбастан: «Нинди хәбәрләр бар?» – дип сорады. Ул: «Әй Әбү Суфьян! Хәлегез мөшкел! Рәсүл галәйһиссәләм сез каршы тора алмаслык гаскәр белән өстегезгә килә. Ант итәм, корәешләрнең хәле яман булачак. Аларның башына ниләр киләсе бар!» – диде. Әбү Суфьян һәм аның белән булганнар зур өмет белән мөҗаһидләр арасыннан үтеп, сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына килделәр. Галәм Солтаны аларны яхшы каршы алды. Мәккәлеләр турында сорашты. Соң вакытка кадәр сөйләшкәннән соң, аларны исламга чакырды. Хәким ибне Хизам белән Бөдәйл шундук кәлимәи шәһадәт әйтеп мөселман булдылар (радыяллаһу ганһүмә). Ләкин Әбү Суфьян һаман икеләнә иде. Иртә җиткәч, мәрхәмәт диңгезе сөекле Пәйгамбәребез: «Әй Әбү Суфьян! Ни булды сиңа? Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк икәнен белү вакыты әле дә җитмәдемени?» – диде. Ул: «Анам-атам сиңа корбан булсын! Йомшак холыклылыкта, шәрәфлелектә һәм туганлык хакын саклауда синнән өстен кеше юк. Сиңа шулкадәр җәфа кылганыбыздан соң да син безне һаман туры юлга (һидаять) чакырасың. Нинди юмарт кешесең син! Аллаһтан башка илаһ юк икәненә ышандым… Әгәр булса, аның миңа берәр файдасы тияр иде. Син – Аллаһның Рәсүле», – дип, мөхтәрәм сәхабәләрдән булу шәрәфенә иреште, радыяллаһу ганһү.8
Хәзрәти Габбас: «Йә Рәсүлуллаһ! Әбү Суфьянга мәккәлеләр каршында абруй казандырачак берәр нәрсә бирмәссеңме?» – диде. Пәйгамбәребез моны кабул итте һәм: «Кем Әбү Суфьянның өенә керсә, сыенса, аңа иминлек бирелде, ул үтерелүдән котыла», – диде. Әбү Суфьян хәзрәтләре: «Йә Рәсүлуллаһ! Моны тагын бераз киңәйтмәссеңме?» – дип үтенгәч, сөекле Пәйгамбәребез: «Кем Мәсҗидел-Харамга керсә, сыенса, аңа иминлек бирелде! Кем ишеген ябып өендә утырса, аңа иминлек бирелде», – диде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Әбү Суфьян ислам гаскәренең айбарын һәм күплеген күрсен һәм моны Мәккә мөшрикләренә сөйләсен дип, хәзрәти Габбаска: «Аны үзәнлек тарая, атлар кысыла-кысыла үтә торган тау тарлавыгына алып бар. Мөселманнарның – Аллаһы Тәгалә гаскәренең бөеклеген күрсен», – диде.
Әбү Суфьян моны күрергә тиеш иде – шаһит булган нәрсәне мөшрикләргә сөйләсен һәм каршы чыгучы булмасын өчен… Шулай итеп изге җирдә кан түгелмәсен өчен… Хәзрәти Габбас Әбү Суфьян белән тау тарлавыгына барганда, мөҗаһидләр сугыш тәртибенә тезелделәр. Кабилә артыннан кабилә байракларын җилфердәтеп тарлавык аша үтә башлады. Һәркем көбә кигән һәм коралланган иде. Һәр төркем үткәндә тәкбир әйтә иде. Хәзрәти Әбү Суфьян: «Болар кемнәр?» – дип сорый, хәзрәти Габбас исә: «Болар – Сөләйм угыллары! Аларның башлыгы – Халид ибне Вәлид!», «Болар – Гыйфар угыллары!», «Болар – Кәгъб угыллары!..» – дип җавап бирә иде. «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» авазлары җирне-күкне тутыра, мөҗаһидләрнең күплеге һәм коралларның ялтыравы күзләрне чагылдыра иде. Хәзрәти Әбү Суфьянны иң күп кызыксындырганы галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) иде. Ул аның тирәсендәге гаскәриләрнең үтүен бик нык көтә, алар башкалардан аерылып торыр дип уйлый иде. Шуңа күрә ул түзә алмыйча еш-еш: «Бу Рәсүлуллаһның отрядымы?» – дип сорый иде… Ниһаять, пәйгамбәрләр солтаны, Галәмнәрнең Сәеде кояш кебек нур чәчеп, Касва дөясе өстендә күренде. Аның тирәсендә мөһаҗирләр һәм ансарлар бар иде. Аларның һәрберсе баштан-аяк Дәүди көбәләргә төренгән, һинд кылычлары таккан, затлы атларга һәм дөяләргә атланган иде.
Аларны күргәч, хәзрәти Әбү Суфьян кызыксынып: «Болар кемнәр, әй Габбас?» – дип сорады. Ул: «Уртадагысы – Рәсүл галәйһиссәләм. Ә аның тирәсендәгеләр – шәһит булу теләге белән янган ансарлар һәм мөһаҗирләр!..» – диде. Алар яныннан үткәндә сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Әбү Суфьянга: «Бүген – Аллаһы Тәгалә Кәгъбәнең шанын бөекләячәк көн. Бүген – Бәйтуллаһка япма ябылачак көн! Бүген – мәрхәмәт көне… Бүген – Аллаһы Тәгалә корәешләрне (ислам белән) газиз итәчәк көн», – диде.
Хәзрәти Әбү Суфьян күрәсен күргән, ишетәсен ишеткән иде. Ул: «Мин Византия императорының да, Иран шаһының да солтанатын күрдем. Ләкин мондый бөеклекне беркайчан да күрмәдем. Бүгенгедәй гаскәр һәм җәмәгать белән беркайчан да очрашмадым. Мондый гаскәргә беркем дә каршы тора алмый. Аларга беркемнең дә көче җитмәс», – диде дә Мәккә юлын тотты…
«Кем Әбү Суфьянның өенә керсә, сыенса, аңа иминлек бирелде, ул үтерелүдән котыла… Кем Мәсҗидел-Харамга керсә, сыенса, аңа иминлек бирелде! Кем ишеген ябып өендә утырса, аңа иминлек бирелде» Хәдис шәриф
Әбү Суфьян Мәккәгә кайтты һәм аны түземсезлек белән көткән мөшрикләргә мөселман булганын игълан итте. Аннары ул: «Әй корәеш җәмәгате! Мөхәммәд галәйһиссәләм сез каршы тора алмаслык зур гаскәр белән янәшәгезгә килеп җитте. Бушка үзегезне алдамагыз. Котылыр өчен мөселман булыгыз. Мин сез күрмәгәннәрне күрдем. Саны-хисабы булмаган батырларны, атларны һәм коралларны күрдем. Аларга беркемнең дә көче җитмәс. Кем Әбү Суфьянның өенә керсә, аңа иминлек бирелде, ул үтерелүдән котылды. Кем Бәйтуллаһка сыенса, аңа иминлек бирелде. Кем өенә кереп ишеген бикләсә, аңа да иминлек бирелде», – диде.9
Шуннан соң мөшрикләрнең иң явызларыннан кайберләре хәзрәти Әбү Суфьянга каршы чыгып, аны мыскыл иттеләр. Хәтта ислам гаскәренә каршы чыгу өчен ашыгып әзерләнә башладылар. Ләкин аларның саны бик аз иде. Калганнары аларга игътибар итмичә, өйләренә йөгерделәр. Ә кайберләре Мәсҗидел-Харамга сыендылар.
Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм данлы сәхабәләр (радыяллаһу ганһүм) Зи Тува үзәнлегенә килеп җыелдылар. Галәмнәрнең Сәеде мөхтәрәм сәхабәләренә мөбарәк күзләре белән бер күз салгач, аның хәтеренә сигез ел элек Мәккәдән китүе, һиҗрәте килде. Ул вакытта мөшрикләрнең аның сәгадәтханәсе тирәсен чолгап алганнары, аның Ясин сүрәсеннән изге аятьләр укый-укый чыкканы, хәзрәти Әбү Бәкер белән беркемгә дә күренмичә Сәүр мәгарәсенә кергәннәре, Мәккә чикләреннән чыкканчы аңа соңгы мәртәбә карап болай дигәне исенә төште:
«(Әй Мәккә!) Аллаһ белән ант итәм, мин беләм: син Аллаһы Тәгалә бар иткән урыннарның иң хәерлесе. Раббым каршында да, минем каршымда да син аларның иң сөеклесе. Әгәр мине синнән көчләп чыгармаган булсалар, мин синнән һич чыкмас, аерылмас идем». Бу кайгылы хәлендә Җәбраил галәйһиссәләмнең аңа Кыйсас сүрәсенең 85 нче изге аятен укып, мөбарәк күңелен юатканын һәм Мөкәррәмә Мәккәгә кайтачагы турында сөенечле хәбәр биргәнен, бер уч сәхабәсе белән Бәдердә, Өхедтә, Хәндәктә, Хәйбәрдә һәм Мүътәдә дошманнарны ничек җиңгәнен дә исенә төшерде. Хәзер унике мең сәхабәсе, шәм тирәсендәге күбәләкләр кебек, аның тирәсендә бөтерелә һәм Мәккәгә керү өчен аның бер боерыгын гына көтә иде. Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез, иң тирән рәхмәт һәм шөкер хисләре белән тулып, боларның барысын да биргән Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылды. Тыйнаклык белән мөбарәк башын иде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез батыр сәхабәләрен дүрт төркемгә бүлде. Уң канат башлыгы итеп хәзрәти Халид ибне Вәлидне, сул канат башлыгы итеп хәзрәти Зөбәер ибне Гаввамны билгеләде, җәяүлеләр башына хәзрәти Әбү Гобәйдә ибне Җәррахны, калган төркем башына хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадәне куйды. Хәзрәти Халид Мәккәгә көньяктан керергә, мөшрикләрдән кем каршы чыкса, аның җәзасын бирергә һәм Сафа калкулыгында Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез белән кушылырга тиеш иде. Хәзрәти Зөбәер Мәккәгә төньяктан керергә, Хаҗүн дигән урында байрагын кадап, Галәм сәрвәре Пәйгамбәребезне көтәргә тиеш иде. Көнбатыштан хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадә алга барырга тиеш иде.10
«Бүген – Аллаһы Тәгалә Кәгъбәнең шанын бөекләячәк көн. Бүген – Бәйтуллаһка япма ябылачак көн! Бүген – мәрхәмәт көне… Бүген – Аллаһы Тәгалә корәешләрне (ислам белән) газиз итәчәк көн» Хәдис шәриф
Рәсүле әкрам гаскәр башлыкларына: «Сезгә һөҗүм итмәсәләр, һичкем белән сугышка кермәгез. Беркемне дә үтермәгез», – диде. Ләкин исемнәре атап әйтелгәннәрнең кайсысы тотылса да, хәтта Кәгъбәнең япмасы астына яшеренгән булса да, аның башы чабылырга тиеш иде.11
Хак килде, батыл юкка чыкты
Гыйкримә ибне Әбү Җәһел, Сафван ибне Өмәййә һәм Сөһәйл ибне Гамр Бәни Бәкер һәм Бәни Харис кабиләләреннән кайбер кешеләр белән бергә Халид ибне Вәлиднең килүен ишеткәч, юлны тотып көтә башладылар. Мөҗаһидләрдән иң элек хәрәкәткә килгән кеше Халид ибне Вәлид хәзрәтләре булды. Мәккәнең көньягындагы Хәндәмә тавы итәгенә килеп җиткәч, ул явыз корәеш мөшрикләренең аларга ук яудырганнарын күрде. Ике мөҗаһид шәһит булды: берсе – Көрз ибне Җабир, икенчесе – Хәбәш ибне Әшгар. Хәзрәти Халид сугыш тәртибендә торган гаскәриләренә: «Җиңелеп качучыларны гына үтермәгез», – дип боерык бирде, һәм алар алга ташландылар. Бер мизгелдә мөшрикләрне артка чигендереп, Мәсҗидел-Харамга кадәр алга бардылар. Бәрелеш вакытында җитмеш мөшрик үтерелде.12 Мөшрикләрнең бер өлеше тау башларына, бер өлеше өйләренә качты.
Мөкәррәмә Мәккәнең алынуы
Изге Мәккәгә башка яклардан кергән данлы сәхабәләр бернинди каршылыкка да очрамадылар. Үтерелергә боерылганнарның бишесе тотылды, һәм аларның җәзасы шундук бирелде. Калганнары Мәккәдән качтылар. Рамазан аеның егерменче көнендә, пәнҗешәмбе көнне, мөҗаһидләр зур дәрт белән, дулкын-дулкын булып, «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» тәкбирләре арасында Мәккәгә керәләр иде. Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Касва дөясе өстендә, артында Усамә ибне Зәйд утырган хәлдә, зур тыйнаклык белән үзе туган шәһәр – изге Мәккәгә керә иде. Ул аңа бу көннәрне күрсәткән Аллаһы Тәгаләгә хәмед кыла һәм Мәккәнең алынуы турында сөенечле хәбәр биргән Фәтех сүрәсен укый иде.
Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез зур шатлык белән җиңүче сәхабәләре арасында Мөгаззәмә Кәгъбәгә юнәлде. Уң ягында хәзрәти Әбү Бәкер, сул ягында Өсәйд ибне Хозәйр хәзрәтләре булган хәлдә ул Мөгаззәмә Кәгъбәгә якынлашты. Хәҗәрел-әсвәдне (Кара ташны) зиярәт иткәннән соң, тәлбия һәм тәкбир әйтте. Сәхабәләр аңа кушылдылар, һәм «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» авазларыннан Мөкәррәмә Мәккә күкләре гөрләп торды. Бу олуг күренеш каршында мөселманнар шатлык яшьләре түгә, изге җиргә (Харәм шәриф) сыенган яки өйләренә бикләнгән мөшрикләр исә курку белән көтәләр иде.
Аннары Галәмнәрнең Сәеде һәм аның данлы сәхабәләре тавәф кыла башладылар. Җиденче әйләнешне тәмамлагач, сөекле Пәйгамбәребез дөясеннән төште һәм Мәкамы Ибраһимда ике рәкагать намаз укыды. Аннары хәзрәти Габбас коедан чыгарган зәмзәм суын эчте. Зәмзәм суы белән тәһарәт алырга теләде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез тәһарәт алганда, мөхтәрәм сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк тәненә тигән тәһарәт суын җиргә төшермичә, һавада ук эләктереп ала башладылар. Моны күргән мөшрикләр: «Без гомеребездә мондый хөкемдарны күрмәдек тә, ишетмәдек тә», – дип гаҗәпкә калдылар. Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Кәгъбә тирәсендәге таштан һәм агачтан ясалган бөтен потларның җимерелүен теләде. Ул мәгънәсе буенча: «Хак килгәч, батыл юкка чыга; батыл һәрвакыт юкка чыгучы»13 дигән изге аятьне укып, мөбарәк кулындагы таягын потларга таба сузды. Таяк тигән һәр пот берәм-берәм йөзе белән түнеп төште. Өч йөз алтмыш пот җир белән тигезләнде.14 Өйлә вакыты кергәч, Рәсүле әкрам хәзрәти Билалга Кәгъбәдә Мөхәммәди азанны укырга боерды. Ул шундук бу изге вазифаны үтәде. Азан укылганда мөэминнәрнең күңелләрендә чиксез шатлык туа, мөшрикләр исә зур әрнү һәм кайгыдан изелә иделәр.15
Сөекле Пәйгамбәребез Кәгъбәнең ачкычын сорады. Аны китерделәр. Эчтәге рәсемнәрне һәм җимерелгән бөтен потларны чыгартканнан соң ул Кәгъбәгә керде.
Аның белән хәзрәти Усамә ибне Зәйд, хәзрәти Билал һәм хәзрәти Госман ибне Тальха бар иде. Эчтә Пәйгамбәребез ишекне артына калдырып ике рәкагать намаз укыды. Һәр почмакта тәкбир әйтеп дога кылды. Халид ибне Вәлид хәзрәтләре ишек янында басып торды һәм халыкның анда өелешүенә юл куймаска тырышты.
«Хак килгәч, батыл юкка чыга; батыл һәрвакыт юкка чыгучы» Исра: 81
Галәм Солтаны ике мөбарәк кулы белән Кәгъбә ишегенең ике канатыннан тотып тора иде. Бөтен корәешләр Мәсҗидел-Харамга тулып, курку катыш өмет белән сөекле Пәйгамбәребезгә карап торалар иде. Чөнки алар Пәйгамбәребезне мыскыл иткәннәр, аны кыйнарга омтылганнар, аның гомеренә кул салырга теләгәннәр иде!.. Аның сәхабәләрен төрле-төрле җәфаларга дучар иткәннәр иде. Муеннарына бау бәйләп сөйрәгәннәр иде. Утка ташлап яндырырга тырышканнар иде. Кызган ташларны күкрәкләренә куеп, һушларын югалтканчы җәфалаганнар иде. Утта кыздырылган шешләрне тәннәренә кадаганнар иде. Өч ел буе аларны ач-сусыз бер мәхәлләгә ябып, һәр нәрсәдән мәхрүм иткәннәр иде. Аякларыннан дөяләргә бәйләп, дөяләрне төрле якка куып, аларны ертып ташлаганнар иде. Иң мөһиме, аларны туган җирләреннән куып чыгарганнар иде. Бу гына җитмәгәндәй, аларны бөтенләй юк итәр өчен ничә тапкыр сугышканнар иде. Ләкин боларның барысына карамастан, алар өметле иделәр. Чөнки алар каршында галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән мәрхәмәт диңгезе тора иде. Бераз аларга карап торганнан соң, сөекле Пәйгамбәребез: «Әй корәеш җәмәгате! Хәзер мин сезгә нәрсә эшләрмен дип уйлыйсыз?» – диде. Алар: «Без синнән яхшылык көтәбез, яхшылык өмет итәбез. Чөнки син – юмарт кардәш. Син – юмарт һәм игелекле кардәшебезнең улы. Син безне җиңдең. Синнән яхшылык өмет итәбез», – диделәр. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга елмайды һәм: «Минем хәлем белән сезнең хәлегез Йосыф (галәйһиссәләм) туганнарына әйткәнчә булыр. Аның кебек мин дә әйтәм: „Бүген мин инде сезне эшләгәннәрегез өчен җавапка тартмыйм (хаталарыгызны битегезгә бәрмим). Аллаһы Тәгалә сезне ярлыкасын“.16 Китегез. Сез азат, сез ирекле», – диде.
Бу олуг мәрхәмәт каты йөрәкләрне йомшартты, нәфрәтне мәхәббәткә әйләндерде. Галәмнәрнең Сәеде аларны исламга чакыргач, алар мөселман булу өчен җыелдылар.
Сөекле Пәйгамбәребез корәешләргә пәйгамбәрлеген белдереп, аларны беренче тапкыр исламга чакырган Сафа калкулыгына менде. Анда ул яңадан зурын-кечесен, хатын-кызын, ир-атын – бөтен мәккәлеләрнең бәйгатен (антын) кабул итте. Шулай итеп корәешләр, мөселман булып, мөхтәрәм сәхабәләр арасына керү шәрәфенә ирештеләр. Ир-атлар белән килешкәннән соң хатын-кызлардан да кайбер нәрсәләр турында сүз алынды.17 Аллаһы Тәгаләгә ширек катмау, Пәйгамбәребезгә буйсынмыйча каршы бармау, урлашмау, гыйффәтне һәм намусны саклау, бөһтан (яла) якмау, кыз балаларны үтермәү – шулар җөмләсеннән иде. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурында булган хатын-кызлар боларның барысын да кабул иттеләр һәм бары тик сүз белән генә ант бирделәр. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга хәер-дога кылды һәм аларның гафу ителүен сорады.
Әбү Суфьянның хатыны һәм Мөгавиянең (радыяллаһу ганһүмә) анасы булган Һинд (радыяллаһу ганһә) дә алар арасында иде, хәтта аларның башлыгы иде. Бу бәйгатен-нисада (хатын-кызлар антында) хатын-кызлар исеменнән ул сөйләде. (Бу анты һәм бу истигъфар догасына ирешүе аркасында, аның котылуы бик өмет ителә. Мөселман хатын-кызларның кайсы гына булса да, бу шартларны кабул итеп, аларны үтәсә, бу килешүгә кергән санала һәм бу догадан файдалана.) Мөселман булган һәркем өендәге бөтен потларны ватты. Тирә-як кабиләләргә гаскәри отрядлар җибәрелде, һәм андагы потлар да җир белән тигезләнде. Шулай итеп хак килү белән батылның тамыры корытылды.
Хөкем ителгәннәр
Исламның беренче көннәреннән һиҗрәтнең сигезенче елына кадәр төрле җинаятьләре өчен үтерелергә хөкем ителгән кешеләр бар иде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның (ир-атлардан унберенең, хатын-кызлардан алтысының) исемнәрен әйтте һәм: «Бу кешеләрне кайда күрсәгез, шунда үтерегез», – дип боерды. Хөкем ителгән ир-атлар болар иде: Гыйкримә ибне Әбү Җәһел, Вәхши ибне Харб Хәбәши, Габдулла ибне Әбү Сәрх, Һәббар ибне Әсвәд, Сафван ибне Өмәййә, Кәгъб ибне Зөһәер, Габдулла ибне Зәбәри, Габделгоззә ибне Хатал, Хөвәйрис ибне Мөгаз, Мәкыйс ибне Сабабә һәм Харис ибне Тула. Хатын-кызлар исә болар иде: Һинд бинте Готбә, Карита, Каритә, Ибне Хәнзаләнең тагын бер җариясе (хезмәтчесе), Бәни Габделмотталиб җариясе Сарә һәм Өмме Сәгъд.
Мәрхәмәткә ирешкәннәр
Һинд бинте Готбә: мөселман булган хатын-кызлар арасында хәзрәти Әбү Суфьянның хатыны, үтереләчәк кешеләр исемлегендә исеме булган Һинд бар иде. Ләкин галәмнәргә рәхмәт булган сөекле Пәйгамбәребез аны да гафу итте. Ул мөселманнарны һәрвакыт рәнҗетә һәм җәфалый иде. Хәзрәти Хәмзәгә һәм башка Өхед шәһитләренә кылынган җәбер аның котыртуы белән кылынган иде. Мәккә алынган көнне галәм горурлыгы (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Сафа калкулыгына менеп утырды. Гомәрел-Фарук хәзрәтләре аннан түбәнрәк утырды. Башта ир-атлар, аннары хатын-кызлар килеп, берәм-берәм мөселман булдылар. Хатын-кызлар арасында хәзрәти Галинең кыз туганы Өмме Һани һәм хәзрәти Мөгавиянең анасы Һинд бар иде. Ул Рәсүлуллаһка бәйгать бирде. Хатын-кызлар исеменнән Рәсүлуллаһ белән килешү төзеде. Мөбарәк догага иреште.
Гыйкримә ибне Әбү Җәһел: ул Әбү Җәһелнең улы иде. Мәрхәмәткә ирешкән ир-атлар арасында ул да бар иде. Мәккә алынган көнне ул бер сәхабәне шәһит итте дә Йәмәнгә качты. Бу хәбәр Рәсүлуллаһка килеп җиткәч, ул елмайды. Сәхабәләр моның сәбәбен сорагач, ул: «Гыйкримә һәм ул шәһит иткән кеше кулга-кул тотышып җәннәттә йөриләр», – диде. Аның хатыны Өмме Хәким бинте Харис ибне Һишам бәйгатен-нисада мөселман булды һәм Рәсүлуллаһтан Гыйкримә өчен иминлек (аман) сорады. Ул Өмме Хәким белән Мәккәгә кайтты, Рәсүлуллаһ хозурына барып гафу үтенде. Рәсүлуллаһ кулларын күтәреп, аның өчен ярлыкау сорады. Гыйкримә (радыяллаһу ганһү) иман китергәннән соң бик зур тырышлык һәм гайрәт күрсәтте. Ул мөхтәрәм сәхабәләрнең батырларыннан булды. Оманда, Йәмәндә җиһад кылды һәм Ярмук сугышында шәһит булды.
Вәхши ибне Харб Хәбәши: ул Өхед сугышында хәзрәти Хәмзәне (радыяллаһу ганһү) шәһит иткән иде. Мөселманнар аны үтерергә бик теләгәннәр иде. Өхедтә Рәсүлуллаһ берничә кяфергә бәддога кылган иде. Аннан: «Ни өчен Вәхшигә ләгънәт кылмыйсың?» – дип сорагач, ул: «Мигъраҗ кичәсендә мин Хәмзә белән Вәхшинең култыклашып, бергәләп җәннәткә кергәннәрен күрдем», – диде. Мәккә алынган көнне Вәхши качты. Ул үкенеп, Таиф кешеләре белән бергә Мәдинәгә, мәчеткә килде һәм сәлам бирде. Рәсүлуллаһ аның сәламен алды. Ул иман китерде һәм гафуга иреште. Ләкин аңа Йәмамә ягына китәргә боерылды. Ул Рәсүлуллаһ каршында бик нык оялып, башын иеп яшәде. Мәдинәгә башка килмәде. Иман китергәч, ул чип-чиста булды. Бөтен әүлиядән дә өстенрәк булды.
«Минем хәлем белән сезнең хәлегез Йосыф (галәйһиссәләм) туганнарына әйткәнчә булыр. Аның кебек мин дә әйтәм: „Бүген мин инде сезне эшләгәннәрегез өчен җавапка тартмыйм (хаталарыгызны битегезгә бәрмим). Аллаһы Тәгалә сезне ярлыкасын“ (Йосыф сүрәсе: 92). Китегез. Сез азат, сез ирекле» Хәдис шәриф
Һиҗрәтнең унберенче елында Йәмамәдә мөртәдләр белән бик каты сугыш булды. Мөсәйләмә гаскәреннән егерме мең, Халид ибне Вәлид гаскәреннән ике мең кеше үлде. Башта мөселманнар җиңелә башлады. Шунда Вәхши хәзрәтләре батырларча һөҗүм итте һәм хәзрәти Хәмзәне шәһит иткән сөңгесе белән Мөсәйләмәтел-Кәззабны үтерде.18 Моны күргән мөселманнар һөҗүмгә ташландылар, һәм җиңүгә ирешелде. Рәсүлуллаһның кайчандыр Вәхшине Йәмамә ягына җибәрүенең зур могҗиза булганы шулай итеп ачыкланды. Ул һиҗри уникенче елда булган Ярмук сугышында да катнашты һәм византиялеләргә каршы бик зур батырлыклар күрсәтте. Хомста яшәп калды һәм хәзрәти Госман заманында шунда вафат булды.
Кабул итәр иде гаеплеләрнең гозерен гафу-лотфы белән,
Бөек холыклы, шәфкатьле, мәрхәмәтле иде ул – юмартлык хәзинәсе.
Байлыкны сөймәде, фәкыйрьлекне сөйде, аның белән горурланды,
Мескеннәрне үзенә кардәш итте ул – юмартлык хәзинәсе.
Киемнәренә ямау салды, агач башмак та киде,
Һәр авыруга барып дәва бирер иде ул – юмартлык хәзинәсе.
Гаиләсенең хезмәтен үзе рәхәтләнеп башкарыр иде,
Бөтен кыенлыкларны җиңел итәр иде ул – юмартлык хәзинәсе.
Арпа икмәгенә, ясмык шулпасына гына чакырсалар да,
Чакыруны кабул итеп кунак булыр иде ул – юмартлык хәзинәсе.
Кайчак дөягә, кайчак атка, кайчак качырга, кайчак ишәккә атланыр,
Кайчак ялан аяк йөрер иде ул солтан – юмартлык хәзинәсе.
