Сөекле Пәйгамбәрем

МҮЪТӘ СУГЫШЫ

Һиҗрәтнең сигезенче елында галәмнәргә рәхмәт булган Галәм сәрвәре (галәйһи әфдалүс-салават) исламның таралуы өчен тагын төрле кабиләләргә, дәүләтләргә илчеләр җибәрде. Аларның кайберләреннән уңай нәтиҗәләр килде, ләкин Бусра валиена җибәрелгән Харис ибне Гомәйр хәзрәтләрен Шамның Бәлка төбәгендәге Мүътә авылында христиан гаскәриләре кулга алды. Шам валие Шүрәхбил ибне Гамр янына китерелгән хәзрәти Харисны, илче булса да, түбәнләрчә үтерделәр – ул шәһит булды.1

Бу хәбәргә сөекле Пәйгамбәребез бик кайгырды һәм шундук батыр сәхабәләренә җыелырга боерды. Бу боерыкны алган сәхабәләр балалары белән хәләлләшеп, ашыгып Җөрф караргаһына җыелдылар. Хәбибе әкрам өйлә намазын укыткач, болай диде: «Җиһадка чыгачак бу кешеләргә Зәйд ибне Харисәне гаскәр башлыгы итеп билгеләдем! Зәйд ибне Харисә шәһит булса, аның урынына Җәгъфәр ибне Әбү Талиб басын. Җәгъфәр ибне Әбү Талиб шәһит булса, Габдулла ибне Рәваха басын. Габдулла ибне Рәваха да шәһит булса, мөселманнар үз араларыннан лаеклы берәүне сайласыннар һәм аны үзләренә башлык итсеннәр!»

Шуннан соң мөхтәрәм сәхабәләр исемнәре саналган батырларның шәһит булачагын аңлап, елый башладылар: «Йә Рәсүлуллаһ! Исән калсалар иде дә, без алардан файдалансак иде!..» Пәйгамбәребез аларга җавап бирмичә, эндәшми торды.2 Анда булган хәзрәти Зәйд, Җәгъфәр һәм Габдулла да моны ишеттеләр һәм зур шатлыкка чумдылар. Чөнки аларның иң зур максаты – Аллаһы Тәгаләнең динен таратканда шәһит булу иде. Инде сөенечле хәбәр бирелгән иде, һәм алар аны үз колаклары белән ишеттеләр. Мөҗаһидләр әзерлекләрен тәмамлап, гаскәр башлыкларын көтәләр иде. Сөекле Пәйгамбәребез ак ислам байрагын Зәйд ибне Харисә хәзрәтләренә тапшырды. Аңа Харис ибне Гомәйр шәһит ителгән урынга кадәр барырга һәм анда исламны җиткерергә боерды. Кабул итмәсәләр, дошман белән сугышырга кушты. Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләре янындагы гаскәр башлыгы иптәшләре белән бергә саубуллашканда елады. Аннан: «Әй Рәваха улы! Нигә елыйсың?» – дип сорадылар. Шагыйрь Габдулла ибне Рәваха болай диде:

Минем елавымның сәбәбе
Дөнья мәхәббәте түгел,
Аллаһ белән ант итәм,
Сезне сагынуым да түгел.
Чын сәбәбе шул:
Коръән Кәримендә
Раббыбыз бер аятьтә
Болай дигән:
«Нык белегез:
Сезнең арагызда
Җәһәннәм аша
Үтмәүче бер кеше дә юк…»
Бу аятьне ишеттем
Рәсүлуллаһ укыганда.
Җәһәннәм аша үтсәм,
Ничек сабыр итәрмен мин!

Иптәшләре аның өчен дога кылдылар: «Аллаһы Тәгалә сине Үзенең сөекле бәндәләре төркеменә кушсын, син салихлардан бул!» Шуннан соң Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләре болай диде: «Ләкин мин Аллаһы Тәгаләдән гафу ителүемне телим. Тагын, каннарны чәчрәтеп күбекләндерүче кылыч зәрбәсеннән яки бавыр-эчәкләремне көйдереп бетерүче сөңге кадалудан шәһит булырга телим!..» Гаскәр юлга чыгарга әзерләнгәндә, хәзрәти Габдулла ибне Рәваха Пәйгамбәребез янына килеп саубуллашты һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Миңа ятлап алып, исемнән һич чыгармаслык берәр киңәш бирмәссеңме?» – дип сорады. Пәйгамбәребез аңа: «Син иртәгә Аллаһы Тәгаләгә бик аз сәҗдә кылына торган бер илгә барачаксың. Анда сәҗдәләрне, намазларны күбәйт», – диде. Габдулла ибне Рәваха: «Йә Рәсүлуллаһ! Миңа тагын нәсыйхәт бирмәссеңме?» – дигәч, сөекле Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгаләне һәрвакыт зикер ит. Чөнки Аллаһы Тәгаләне зикер итү (искә алу) өмет иткәнеңә ирешүеңдә сиңа ярдәмче булыр», – диде.

Өч мең кешелек ислам гаскәре «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» авазлары астында кузгалды. Сөекле Пәйгамбәребез һәм Мәдинәдә калган сәхабәләр мөҗаһид газиларны Вәдагъ калкулыгына кадәр озата бардылар. Монда Галәмнәрнең Сәеде мөбарәк ислам гаскәренә болай дип мөрәҗәгать итте: «Мин сезгә Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын үтәргә, тыйганнарыннан сакланырга, яныгыздагы мөселманнарга хәерле булырга һәм аларга яхшы мөгамәлә кылырга киңәш итәм. Аллаһы Тәгалә юлында Аның исемен әйтеп сугышыгыз. Олҗа малларына хыянәт итмәгез. Вәгъдәгә хыянәт кылмагыз. Балаларны үтермәгез! Анда христианнарның чиркәүләрендә кешеләрдән аерылып, үзләрен гыйбадәткә багышлаган кайбер кешеләрне табарсыз. Аларга кагылудан сакланыгыз! Алардан тыш, башларында шайтаннар оя корган кайбер кешеләргә дә очрарсыз, аларның башларын кылычларыгыз белән чабыгыз. Хатын-кызларны, картайган зәгыйфь карт-корыны үтермәгез. Агачларны яндырмагыз һәм кисмәгез. Йортларны да җимермәгез!»

Баш җитәкче Зәйд ибне Харисәгә дә болай диде: «Мөшрикләрдән булган дошманың белән очрашкач, аларны өч нәрсәнең берсенә чакыр!.. (Әгәр мөселман булсалар,) аларны мөһаҗирләр йорты булган Мәдинәгә һиҗрәт кылырга чакыр! Чакыруыңны кабул итсәләр, мөһаҗирләрнең хокукларына үзләренең дә ия булачагын, мөһаҗирләргә йөкләнгән бурычлар аларга да йөкләнәчәген белдер.

Әгәр мөселман булып, үз илләрендә яшәүне артык күрсәләр, аларның мөселманнардан күчмә гарәпләр кебек булачагын, күчмә гарәпләргә кулланыла торган илаһи хөкемнең үзләренә дә кулланылачагын, сугыш олҗаларыннан аларга бер өлеш тә аерылмаячагын һәм олҗадан мөселманнар янында сугышучылар гына файдаланачагын белдер!

Әгәр исламны кабул итмәсәләр, аларны җизья түләргә чакыр! Моны кабул итсәләр, аларга кагылма! Җизья түләргә дә якын килмәсәләр, Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә сыенып, алар белән сугыш!..»

Бу нәсыйхәтләрдән соң ул мөҗаһидләр белән саубуллашты. Ислам гаскәре тәкбир авазлары белән кузгалып китте. Калучылар китүчеләргә кул болгап: «Аллаһы Тәгалә сезне һәртөрле куркынычтан сакласын, исән-имин кире кайтарсын…» – дип дога кылдылар. Алар офыкта күздән югалганчы, яшьле күзләр белән аларның артыннан кызыгып карап калдылар…

«Зәйд ибне Харисәне гаскәр башлыгы итеп билгеләдем! Ул шәһит булса, аның урынына Җәгъфәр ибне Әбү Талиб басын. Ул шәһит булса, Габдулла ибне Рәваха басын. Ул да шәһит булса, арагыздан берәүне сайларсыз» Хәдис шәриф

Изге байрак Зәйд ибне Харисәнең кулында җилферди, мөҗаһидләр Аллаһы Тәгаләнең диненә хезмәт итү өчен билгесез озын юлга баралар иде. Ислам гаскәре Сүриягә таба тиз алга бара иде. Юл вакыйгасыз һәм күңелле үтте. Мөҗаһидләр дошман белән тизрәк очрашу өчен түземсезләнәләр иде. Шәһитлекне теләүчеләрнең иң ашкынучаннарыннан берсе Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләре иде. Моны Зәйд ибне Әркам болай сөйләде: «Мин Габдулла ибне Рәваханың тәрбиясендә үскән бер ятим идем. Ул Мүътә сәфәренә чыкканда, мине дә дөясенең артына утырткан иде. Төнлә бераз баргач, аның иреннәреннән мондый бәетләр агылды:

Әй дөям! Комлыктагы коега илтсәң мине,
Аннан тагын дүрт тукталыш алга илтсәң әгәр,
Башка сәфәргә чыгармам инде сине,
Озакламый хуҗасыз калырсың, шуны бел.
Мин, мөгаен, өемә кире кайтмам,
Өмет итәм, бу сугышта шәһит булырмын.
Соңгы тукталышта мөэминнәр мине тиз узып киттеләр,
Әй Рәваха улы, иң якыннарың да
Кардәшлек җепләрен өзеп үттеләр,
Сине Хак Тәгаләгә калдырып киттеләр.
Инде уйламыйм, артта нинди малым бар,
Агачлар да, хөрмәләр дә – һич кайгым түгел!

Боларны ишеткәч, мин еладым. Габдулла ибне Рәваха миңа камчысы белән кагылып: „Әй шук! Сиңа ни булды? Шулай әйтүемнең сиңа нинди зарары бар? Аллаһы Тәгалә миңа шәһитлек насыйп итсә, син хайван өстендә кире кайтып, урыныңа барып җитәрсең. Ә мин дөньяның бөтен хәсрәтләреннән, кайгы-борчуларыннан, вакыйгаларыннан котылып, тынычлыкка ирешермен“, – диде. Ул төшеп, ике рәкагать намаз укыды. Ахырда озаклап дога кылганнан соң, миңа: „Әй бала!“ – дип эндәште. Мин: „Тыңлыйм“, – дигәч, ул: „Бу сәфәрдә, иншаллаһ, шәһитлек насыйп булачак!“ – диде».

Батыр сәхабәләр Сүриягә якынлашканда, Шам валие Шүрәхбил ибне Гамр ислам гаскәренең якынлашуын күптән ишеткән иде. Ул шундук Византия кайсары Ираклийга хәлне белдереп, аннан зур ярдәм алып, тынычланган иде. Чөнки ул җыйган мәгълүматлар буенча, мөселманнар бары өч-биш мең кеше генә иде. Ә аның үз гаскәре йөз меңнән артып китә иде, коралларының исә исәбе-хисабы юк иде. Мөхтәрәм сәхабәләр (галәйһимур-ризван) Шам җирләреннән Мәганга килеп җиткәндә, византиялеләрнең йөз мең кешелек гаскәр белән өсләренә килгәнен белделәр. Алар шунда тукталып, ике төн тордылар. Гаскәр башлыгы Зәйд ибне Харисә хәзрәтләре иптәшләрен җыеп, хәлне белдерде. Византия гаскәренә каршы нәрсә эшләргә кирәк икәне турында аларның фикерләрен сорады. Сәхабәләрнең кайберләре: «Византия гаскәре белән очрашмыйча, аларның иленә кинәт һөҗүмнәр ясыйк. Кешеләрен әсир алып, Мәдинәгә кайтыйк», – диделәр. Кайберләре исә: «Рәсүл галәйһиссәләмгә хат язып, дошманның санын белдерик. Безгә ашыгыч гаскәр җибәрүен яки нәрсә эшләргә кирәк икәнен сорыйк», – диделәр. Икенче фикернең уңайлырак булуы турында карар кылырга торганда, Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләре сүзгә кушылып болай диде:

«Аллаһы Тәгаләне һәрвакыт зикер ит. Чөнки Аллаһы Тәгаләне зикер итү (искә алу) өмет иткәнеңә ирешүеңдә сиңа ярдәмче булыр» Хәдис шәриф

Әй кавемем, ни сәбәпле икеләнәсез?
Шәһит булу нияте белән сугышка килмәдекмени без?
Коралыбыз, атлыларыбыз күп булганга
Сугышмадык без кяферләр белән беркайчан да.
Аллаһы Тәгалә безгә бүләк иткән
Шушы дин көче белән арыслан кебек сугыштык.
Барыгыз, сугышыгыз, һичшиксез, хәер бар,
Бу эшнең ахыры – я шәһитлек, я җиңү.
Аллаһ белән ант итәм, Бәдер көнне ике атыбыз бар иде,
Өхедтә бер ат белән, бик аз иде коралыбыз.
Әгәр бу сугышта җиңү язмышта булса,
Аллаһ та, Пәйгамбәр дә шулай вәгъдә итте бит.
Хак Тәгалә вәгъдәсеннән һич кире кайтмый,
Алай булгач, әй мөэминнәр, алга барыгыз!
Әгәр шәһитлек язган булса безгә,
Җәннәттә шәһит кардәшләребезгә кавышырбыз.

Хәзрәти Габдулла ибне Рәваханың бу сүзләре мөҗаһидләргә батырлык өстәде. «Аллаһ белән ант итәбез, Рәваха улы дөрес сөйли», – диделәр. Инде карар кабул ителде: алар шәһит булганчы сугышачаклар. Данлы сәхабәләр Мүътә авылына килгәч, йөз мең кешелек Византия гаскәре белән очраштылар.

МҮЪТӘ СУГЫШЫ

Тау-ташлар дошман гаскәре белән тулган иде. Бер якта Аллаһы Тәгаләнең динен тарату өчен әллә кайдан, Мәдинәдән кузгалып, Шамга кадәр килгән өч мең кешелек ислам гаскәре, икенче якта исламны буу өчен җыелган йөз мең кешелек кяферләр көтүе тора иде… Тыштан караганда, көчләр нисбәте чагыштырып булмаслык иде. Димәк, бер мөселманга утыздан артык византияле белән сугышырга туры килә иде. Ике як та сугыш тәртибенә тезелде. Бу вакытта Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) боерыгы буенча ислам гаскәреннән бер төркем вәкилләр Византия караргаһына таба юнәлде. Алар Византия гаскәренә исламга килергә, юкса җизья түләргә тәкъдим иттеләр. Ләкин тегеләр бу чакыруны кире кактылар. Инде югалтырга вакыт юк иде. Гаскәр башлыгы Зәйд ибне Харисә хәзрәтләре кулында изге ислам байрагы белән гаскәренә һөҗүмгә боерды. Бу мизгелне көткән мөҗаһидләр «Аллаһу әкбәр!» авазлары белән ук кебек алга ыргылдылар. Яшен кебек кылычларын суырып, давыл кебек дошман уртасына кереп киттеләр… Атларның кешнәве, кылычларның чыңлавы, тәкбир авазлары һәм яраланганнарның ыңгырашулары күкләргә ашты, сугыш башында ук мәйдан кан күленә әверелде. Данлы сәхабәләр кылыч селтәгән саен я бер баш, я бер кул төшә иде.

Кулында Рәсүлуллаһның ак байрагы булган хәзрәти Зәйд дошманның нәкъ уртасында «Аллаһ, Аллаһ» дип сугыша иде. Селтәгән кылычлары белән тирә-ягын бер мизгелдә бушата, дошманны аның каршысына чыкканына үкендерә иде. Гаскәр башлыкларының батырларча сугышуын күргән данлы сәхабәләр дә аннан калышмыйлар, һәркайсы берүзе утыз дошманга кылыч җиткереп, аларны егарга тырыша иде. Бер арада гаскәр башлыгы хәзрәти Зәйднең мөбарәк күкрәгенә берьюлы берничә сөңге кадалды. Алар артыннан башка сөңгеләр дә килде. Данлы сәхабәнең тәне тишкәләнеп беткән иде. Ниһаять, Зәйд ибне Харисә кайнар туфракка егылды һәм бик сагынган шәһитлек шәрбәтен эчте.

Зәйд ибне Харисәдән соң килгән хәзрәти Җәгъфәр шундук байракны эләктереп алды. Ислам байрагының җилфердәвен күргән мөҗаһидләр яңа дәрт белән сугышны дәвам иттеләр. Хәзрәти Җәгъфәр дә Зәйд ибне Харисә кебек батырларча сугыша иде. Бер яктан дошманга ташлана, икенче яктан иптәшләренә батырлык һәм дәрт бирә иде. Егетләрчә сугышкан бу яңа гаскәр башлыгы тагын да тизрәк, җитезрәк хәрәкәтләр белән кылыч селти, дошманга күз ачарга ирек бирми иде. Хәзрәти Җәгъфәр, үзен онытып сугышканда, иптәшләреннән шактый алга китеп барган иде. Ул византиялеләр уртасында берүзе сугыша, аларның һәрберсенә аерым-аерым кылыч чаба иде. Ләкин бу юлдан кире кайтып булмаганын аңлап алырга озак вакыт кирәкмәде. Батыр гаскәр башлыгы: «Миңа тиешлесе – кяферләрнең һәрберсенә кылычым белән сугу!» – ди, «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» дигән мөбарәк сүздән яңа рухи көч ала иде. Кылыч селтәгән саен бер дошманны юк итә, тирә-ягына беркемне дә якын җибәрми иде. Аллаһы Тәгаләнең мөбарәк исемен теленнән төшермичә, бетмәс-төкәнмәс көч белән сугыша иде. Ниһаять, бер дошман гаскәрие хәзрәти Җәгъфәрнең уң кулына кылыч белән сукты. Уң кулы киселгән хәзрәти Җәгъфәр изге ислам байрагын җиргә төшкәнче сул кулы белән эләктереп алды. Аны күтәреп, тагын җилфердәтте. Шул арада тагын бер кылыч зәрбәсе… Сул кулы да киселде. Бу юлы ул байракны киселгән куллары арасында күкрәгенә кысып җилфердәтергә тырышты. Ләкин берсе артыннан берсе каты төшкән дошман кылычлары белән бик сагынган шәһитлек дәрәҗәсенә иреште. Аның мөбарәк рухы җәннәтнең иң югары дәрәҗәләренә очты… Аның тәнендә туксаннан артык кылыч һәм сөңге ярасы саналды.3 Гаскәр башлыкларының шәһит булганын күргән батыр мөҗаһидләр җиргә төшкән ислам байрагын эләктереп алдылар да аны Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләренә тапшырдылар.

«Әй кавемем, ни сәбәпле икеләнәсез? Шәһит булу нияте белән сугышка килмәдекмени без?» Габдулла ибне Рәваха (радыяллаһу ганһү)

Ул ат өстендә байракны җилфердәтеп, дошманга каты ташланды. Бер яктан алдына чыккан дошманны ега, бер яктан болай ди иде:

Әй нәфесем, син миңа, әлбәттә, буйсынырсың,
Бүген шәһит булырмын, бу сугышта ант иттем.
Я син моңа үзең теләп риза булырсың,
Я мин моны сиңа көчләп кабул иттерермен.
Әгәр бу сугышта үтерелмәсәң, әйт миңа, әй нәфесем,
Әллә син беркайчан да үлмәячәксеңме?
Җәгъфәр ибне Әбү Талиб һәм Зәйд ибне Харисә
Эшләгәнне эшләсәң, бел: яхшы эшләрсең.
Алар шәһит булдылар, әй нәфесем, артта калма,
Югыйсә бәхетсез булырсың, әйдә, алга ташлан!

Хәзрәти Габдулла да «Аллаһу әкбәр!» авазлары астында дошман белән аяусыз көрәшкә керде. Бер арада бер кылыч зәрбәсе аның бармагына тиде, һәм киселгән бармак кулында асылынып селкенә башлады. Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең гыйшкы белән янган бу мөбарәк гаскәр башлыгы шундук атыннан җиргә сикерде. Сугышуына комачаулаган яралы бармагын аягы астына алды да: «Син бары тик яралы бер бармак кына түгелмени? Бу бәлагә дә син Аллаһы Тәгалә юлында тардың бит!» – дип, тартып өзде. Яшен кебек атына сикереп менеп, бөтен көче белән яңадан сугыша башлады. Ләкин никадәр сугышса да, шәһитлек дәрәҗәсенә ирешә алмаганга, үз-үзен шелтәли башлады… Кат-кат дошманга ташланды. Ахыр чиктә бер сөңге зәрбәсеннән җиргә егылды. Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле юлында сугышып шәһит булды, һәм аның мөбарәк рухы җәннәткә очты… Шул мизгелдә хәзрәти Габдулла янында сугышкан Әбүл-Йөср Кәгъб ибне Гомәйр байракны җилфердәтергә тырышты. Сәхабәләр арасында күзләрен йөртеп, үзеннән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк берәүне эзләде. Сабит ибне Әкрамны күргәч, байракны аңа тапшырды. Хәзрәти Сабит байракны мөҗаһидләр алдына кадап: «Әй кардәшләрем! Тизрәк арагыздан берәүне гаскәр башлыгы итеп сайлагыз һәм аңа иярегез!» – диде. Алар: «Без сине сайладык», – диделәр, ләкин хәзрәти Сабит моны кабул итмәде. Аның күзләре Халид ибне Вәлид хәзрәтләренә төште. Ул аңа: «Әй Әбү Сөләйман! Байракны син ал!» – диде. Мөселманнар арасына яңа гына кушылган хәзрәти Халид әдәпле булганлыктан изге байракны алырга теләмәде, һәм аның мөбарәк иреннәреннән мондый сүзләр чыкты: «Мин бу байракны синнән ала алмыйм! Син моңа миннән дә лаеклырак. Чөнки син өлкәнрәк һәм Бәдер сугышында Рәсүлуллаһ янында сугышу шәрәфенә ирешкәнсең!..» Ләкин вакыт кыйммәт иде. Тирә-якларында мөхтәрәм сәхабәләр дошман белән аяусыз сугыша, йөз мең кешелек дошманны чигендерергә тырыша иде. Хәзрәти Сабит сүзен кабатлады: «Әй Халид! Рәсүлуллаһның изге байрагын тизрәк ал! Аллаһ белән ант итәм, мин аны сиңа бирү өчен алган идем. Син сугыш алымнарын миннән яхшырак беләсең!» – диде һәм тирә-ягындагы мөҗаһидләрдән: «Әй кардәшләрем! Халидның гаскәр башлыгы булуына фикерегез нинди?» – дип сорады. Алар бер авыздан: «Без аны үзебезгә башлык иттек», – диделәр. Шуннан соң хәзрәти Халид Галәмнәрнең Сәеде мөбарәк кулы белән тапшырган байракны зур хөрмәт һәм әдәп белән алып үпте. Атына сикереп менеп, бөтен айбары һәм куәте белән дошманга ташланды.4

Батыр сәхабәләр яңа гаскәр башлыклары артыннан тагын һөҗүмгә күчтеләр. Хәзрәти Халид күрелмәгән батырлык һәм осталык белән сугыша, алдына чыкканны ега иде. Бер арада Котбә ибне Катадә хәзрәтләре дошман гаскәр башлыкларыннан Малик ибне Зафиләнең башын гәүдәсеннән аерды. Византиялеләрнең рухы төште. Ләкин вакыт тарайган, кич җиткән һәм караңгы төшә башлаган иде. Караңгыда сугышу бик куркыныч иде. Чөнки ялгышып үз иптәшләрен үтерергә мөмкиннәр иде…

Шуңа күрә ике як та үз караргаһларына чигенде. Яралыларны дәвалый башладылар. Хәзрәти Халид сугыш сәнгатендә даһи иде. Ул иртән дошман каршысына яңа сугыш алымы белән чыгып, аларны аптыратырга тели иде. Ул төнне гаскәриләрнең урыннарын алыштырды: уң яктагыларны сулга, сул яктагыларны уңга, алдагыларны артка, арттагыларны алга чыгарды.

Иртән яңадан һөҗүмгә күтәрелгән батыр мөҗаһидләр «Аллаһу әкбәр» авазлары астында сугыша башладылар. Дошман гаскәриләре үзләренә һөҗүм итүчеләрне беренче мәртәбә күрә иде. Болар кичә алар сугышкан кешеләр түгел иде.

Мөгаен, мөселманнарга ярдәмгә яңа гаскәр килгәндер!.. Өстәмә көч килгән дип уйлап куркуга төшкән Византия гаскәриләренең рухы төште. Алар каушап, кача башладылар. Моны форсат дип белгән ислам гаскәре аларга каты һөҗүм итте.

Дошман тар-мар ителгәннән соң, алар Мүътә кальгасына килделәр. Кальганы да яулап алып, аның затлыларыннан да күп кешене үтерделәр. Хәзрәти Халид һәм батыр сәхабәләр ул көнне тагын да яхшырак сугышып, дошманга кылыч чаптылар һәм аларның меңләгәненең җанын җәһәннәмгә озаттылар. Ул көнне Халид ибне Вәлид хәзрәтләренең кулында тугыз кылыч сынды.5 Аллаһы Тәгаләнең игелеге һәм Рәсүле әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) догалары бәрәкәте белән өч мең мөҗаһид гази йөз мең дошман гаскәрен тар-мар итте. Бу зур мәйдан сугышында унбиш шәһит бирелде. Шулай итеп Византия империясенә үз чиген белдерделәр, аның көньякка таба яңа һөҗүмнәр оештыруына юл куелмады… Рәсүле әкрам, мөхтәрәм Пәйгамбәребез, аңа сугыш мәйданыннан бер хәбәр дә килгәнче үк, Мүътәдә булганнарны белдерү өчен сәхабәләрен мәчеткә җыйды. Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк йөзеннән аның бик кайгылы булуы аңлашыла, аны тагын да ныграк кайгыга салудан куркып, беркем бер нәрсә дә сорый алмый иде. Ниһаять, мөхтәрәм сәхабәләрнең берсе: «Җаннарыбыз сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Синдәге кайгыны күргәннән бирле эчебез кан елый, кайгыбызның никадәр зур икәнен бары Җәнабе Хак кына белә!» – диде. Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк күзләреннән яшьләр акты, һәм ул болай диде: «Миндә күргән кайгыгыз, мине хәсрәткә салган нәрсә – сәхабәләремнең шәһит булуы иде. Бу хәл мин аларны җәннәттә каршы-каршы куелган тәхетләр өстендә утырган кардәшләр итеп күргәнгә кадәр дәвам итте. Зәйд ибне Харисә байракны кулына алды. Ниһаять, ул шәһит булды. Ул хәзер җәннәткә керде. Анда йөгереп йөри. Аннары байракны Җәгъфәр ибне Әбү Талиб алды. Ул дошман гаскәрләренә ташланды, сугышты, ниһаять, ул да шәһит булды. Ул шәһит булып җәннәткә керде һәм якуттан ике канат белән теләгәнчә очып йөри. Җәгъфәрдән соң байракны Габдулла ибне Рәваха алды. Кулында байрак белән дошманнар белән сугышты, шәһит булды һәм җәннәткә керде. Алар миңа җәннәттә алтын тәхетләр өстендә күрсәтелделәр. Аллаһым! Зәйдне ярлыка!.. Аллаһым! Җәгъфәрне ярлыка! Аллаһым! Габдулла ибне Рәваханы ярлыка!»

«Әй Халид! Рәсүлуллаһның изге байрагын тизрәк ал! Аллаһ белән ант итәм, мин аны сиңа бирү өчен алган идем. Син сугыш алымнарын миннән яхшырак беләсең!» Сабит ибне Әкрам (радыяллаһу ганһү)

Галәмнәрнең Сәеденең мөбарәк күзләреннән һаман яшьләр ага иде. Күз яшьләре аша ул сүзен болай дәвам итте: «Габдулла ибне Рәвахадан соң байракны Халид ибне Вәлид алды. Менә хәзер сугыш кызды. Аллаһым! Ул (Халид ибне Вәлид) – Синең кылычларыңның берсе. Аңа ярдәм ит!..»6 Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән сөекле Пәйгамбәребез мең километрдан да ераграк булган сугыш кырындагы хәлне могҗиза итеп күрде һәм аны сәхабәләренә хәбәр итте. Җәгъфәр ибне Әбү Талиб хәзрәтләре шәһит булган көнне ул бу вакыйганы сөйләгәннән соң торды да хәзрәти Җәгъфәрнең өенә китте. Җәгъфәрнең хатыны Әсма өй эшләрен бетергән, балаларын юындырып, чәчләрен тараган иде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Әй Әсма! Җәгъфәрнең уллары кайда? Аларны минем яныма алып кил!» – диде. Әсма Хатын балаларны алып килгәч, Рәсүлуллаһ аларны күкрәгенә кысты, туйганчы үпте һәм иснәде. Аның мөбарәк йөрәге түзмәде, мөбарәк күзләреннән яшьләр бау кебек ага башлады. Моны күргән хәзрәти Җәгъфәрнең хатыны: «Анам-атам, хәтта җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Ни өчен минем улларыма ятимнәргә күрсәтә торган шәфкатьне күрсәтәсең? Әллә Җәгъфәр һәм аның иптәшләре турында ачы хәбәр алдыңмы?!» – дип ялварып сорады. Галәмнәрнең Сәеде бик нык тетрәнгән иде. Ул: «Әйе!.. Алар бүген шәһит булдылар!..» – дип җавап бирде. Анабыз хәзрәти Әсма да ятим балаларын күкрәгенә кысып елый башлады. Сөекле Пәйгамбәребез бу хәлгә озак карап тора алмады һәм аннан чыгып китте.7

Сәгадәтханәсенә кайткан Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) пакь хатыннарына: «Җәгъфәрнең гаиләсе өчен ашарга әзерләргә онытмагыз!» – диде. Өч көн буе шәһитләрнең гаиләләренә ашамлык җибәреп тордылар. Арадан берничә көн үткәч, Мәдинәгә сөенечле хәбәрне Ягъля ибне Өмәййә хәзрәтләре китерде. Ул булган хәлләрне әле сөйләп өлгермәде, Рәсүле әкрам аңа: «Теләсәң, булган хәлләрне син сөйлә, теләсәң, мин сиңа сөйлим», – диде дә сугыш кырында булган һәр нәрсәне ваклап сөйләп бирде. Шуннан соң хәзрәти Ягъля ибне Өмәййә: «Сине хак дин һәм Китап белән пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мөҗаһидләрнең башыннан үткән вакыйгаларның берсен дә сөйләмичә калдырмадың», – диде. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә минем өчен арадагы ераклыкны алып ташлады, һәм мин сугыш кырын үз күзләрем белән күрдем», – дип җавап бирде.

Берничә көннән соң хәбәрчеләр ислам гаскәренең Мәдинәгә якынлашып килүен белдерделәр. Пәйгамбәребез сәхабәләре белән торып, аны каршыларга Мәдинә читенә чыкты. Еракта тузан болыты күтәрелә, изге ислам байрагы җилфердәп тора иде. Кылыч һәм калкан ялтыравыклары тирә-якны көзге кебек балкыта иде… Һәр кешедә тирән дулкынлану сизелә иде. Бераздан башларында Халид ибне Вәлид хәзрәтләре булган мөҗаһид газиләр Мәдинәгә керделәр, радыяллаһу тәгалә ганһүм әҗмәгыйн…

«Аллаһым! Зәйдне ярлыка!.. Аллаһым! Җәгъфәрне ярлыка! Аллаһым! Габдулла ибне Рәваханы ярлыка!» Хәдис шәриф

Хур кызлары килделәр,
Нурдан биләүгә төрделәр,
Мөхәммәдкә йөз сөрттеләр
Мөхәммәд туган төндә.
Күкләр капкасы ачылды,
Галәмгә рәхмәт чәчелде,
Җәннәт киемнәре киселде
Мөхәммәд туган төндә.
Юныс әйтә: «Әй кардәшләр,
Күздән ага канлы яшьләр,
Сәҗдә кылды таулар, ташлар
Мөхәммәд туган төндә».

Мөгаззәмә Кәгъбәнең борынгы күренеше /

Мөкәррәмә Мәккә [1890]