Сөекле Пәйгамбәрем

ГӨМРӘТЕЛ-КАЗА СӘФӘРЕ

Хөдәйбия солыхыннан соң бер ел узды. Корбан гаетенә бер ай калгач, Зөлкагъдә ае башларында Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөхтәрәм сәхабәләренә гөмрәгә әзерләнергә боерды. Гөмрәдә Хөдәйбиягә барып, Бәйгате Ризванда катнашкан кешеләр, вафат булганнардан кала, барысы да булырга тиеш иде. Бу боерыктан соң ике мең сәхабә әзерлекләрен тәмамлады. Корбан чалу өчен җитмеш дөя алынды. Аларны Мәккәгә кадәр юл буе көтүләп алып бару Нәҗия ибне Җөндүбкә һәм аның дүрт иптәшенә тапшырылды. Моннан тыш Мөхәммәд ибне Мәсләмә хәзрәтләренең кул астына йөз атлы бирелеп, ул сугышта кулланыла торган көбә, сөңге, кылыч кебек коралларны алып бару өчен алдан җибәрелде. Мөшрикләргә ышанып булмый иде. Берәр һөҗүм булса, бу кораллардан файдаланырлар иде. Мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре: «Йә Рәсүлуллаһ! Хөдәйбия солыхы буенча, без гөмрәгә кынындагы кылычлардан башка корал белән килмәскә тиеш идек!» – диделәр. Галәмнәрнең Сәеде: «Без бу коралларны Харәмгә, корәешләр янына кертмәячәкбез. Ләкин корәешләр безгә берәр һөҗүм итсә дип, алар якыныбызда, кул астыбызда торачак», – диде.

Мөнәүвәрә Мәдинәдә вәкил итеп Әбү Зәр Гыйфари калдырылды.1 Әбү Рөһм Гыйфаринең калдырылганы да риваять ителә. Ике мең сәхабә сөекле Пәйгамбәребез белән бергә Мәккәгә таба юлга чыкты. Мөхтәрәм сәхабәләр бик дулкынланган иде. Алар еллар буе Аллаһы Тәгалә юлында, сөекле Пәйгамбәребез хакына ташлап киткән өйләрен, учакларын, туган җирләрен күрәчәкләр иде… Биш вакыт намазда йөзләрен юнәлткән Мөгаззәмә Кәгъбәне зиярәт кылачаклар иде… Мөселман булып та, килешү буенча Мәдинәгә килә алмаган туганнары белән күрешәчәкләр иде. Еллар буе аларның күзләреннән яшь урынына кан агызган, золым астында ыңгыраштырган, потларына табындыру өчен бик күп кардәшләрен шәһит иткән корәеш мөшрикләренә исламның абруен һәм шәрәфен күрсәтәчәкләр иде. Бәлки моны күргән мөшрикләрнең күңеленә ислам мәхәббәте төшәр дә, алар мөселман булырлар!..

Мәдинәдә калучылар Галәмнәрнең Сәеден Вәдагъ калкулыгына кадәр тәкбирләр белән озатып, саубуллашып, кире кайттылар… Сөекле Пәйгамбәребез Мәдинәдән ун километр чамасы ераклыктагы Зөлхөләйфәгә килгәч, ихрамга керде. Данлы сәхабәләр дә аңа иярделәр. Һәркем ак киемгә төренгән иде. Гөмрә кылу өчен Мөкәррәмә Мәккәгә сәфәр башланган иде. Инде «Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк! Ләббәйкә, ля шәрикә ләкә ләббәйк! Иннәл-хәмдә вән-нигъмәтә ләкә вәл-мөлк, ля шәрикә ләк!» (Мин монда, Аллаһым, мин монда! Чакыруыңа сүзем һәм асылым белән кат-кат җавап бирдем, әмереңә баш идем. Синең шерикең юк, бөтен барлыгым белән Сиңа юнәлдем. Хәмед һәм нигъмәт Сиңа гына хас. Мөлкәт тә Синеке. Синең тиңдәшең юк) авазлары белән җир-күк яңгырый иде.

Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылып, ялварып, Аның мөбарәк исемен зикер итеп барганга, сәфәр бик күңелле үтә иде.

Мөхәммәд ибне Мәсләмә җитәкчелегендә алдан барган отряд Мәккәгә якынлашкач, аны корәеш мөшрикләре күреп алды. Алар, бер ел элек без шулай килештекме дигәндәй, куркып якын килделәр һәм: «Бу нәрсә?» – дип сорадылар. Мөхәммәд ибне Мәсләмә аларга тәннәрен чымырдатырлык мондый җавап бирде: «Болар – Аллаһы Тәгаләнең Рәсүленең атлылары… Аллаһы Тәгалә рөхсәт итсә, иртәгә ул да монда килеп шәрәфләндерер!..» Мөшрикләр курка-курка кире кайтып, хәбәрне Мәккәгә җиткерделәр. Мәккә мөшрикләре: «Ант итәбез, без килешүгә тугры калдык. Мөхәммәд нигә безнең белән сугышсын?..» – дип сөйләнделәр. Алар шундук Пәйгамбәребез белән сөйләшү өчен үз араларыннан бер төркем вәкилләр җибәрделәр.

«Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк! Ләббәйкә, ля шәрикә ләкә ләббәйк! Иннәл-хәмдә вән-нигъмәтә ләкә вәл-мөлк, ля шәрикә ләк!» Тәлбия

Бу вакытта Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккә күренеп торган Батны Йәэҗәҗ дигән урынга килеп җиткән иде. Алар монда билләренә таккан кылычларыннан башка бөтен коралларын калдырдылар. Коралларны саклау өчен ике йөз сәхабәне каравылга куйдылар. Бу әзерлекләр беткәч, корәеш вәкилләре Пәйгамбәребез белән сөйләшергә һәм аның хозурына керергә рөхсәт сорадылар. Рөхсәт ителгәч, алар: «Әй Мөхәммәд! Хөдәйбия килешүеннән бирле без сезгә бернинди хыянәт итмәдек. Шуңа да карамастан, син Мәккәгә, үз кавемең янына шушы кораллар белән керәчәксеңмени? Безнең килешү буенча бит сезнең яныгызда кынындагы кылычлардан башка нәрсә булмаска тиеш иде!..» – диделәр. Моңа Галәмнәрнең Сәеде болай дип җавап бирде: «Мин балачагымнан алып бүгенге көнгә кадәр биргән сүземдә тору һәм вәфалылыгым белән танылдым. Харәмгә без кынындагы кылычларыбыздан башка корал белән кермәячәкбез. Ләкин коралларның миннән ерак түгел урында булуын телим». Вәкилләр үзләренә җиткерелгән хәбәрнең башкача икәнен аңлап, тынычландылар һәм: «Әй Мөхәммәд! Дөресен әйткәндә, синнән гел вәфалылык һәм яхшылык кына күрдек. Сиңа шул килешә дә», – дип кире киттеләр. Мәккәгә кайтып, хәлне корәешләргә белдерделәр. Алар да тынычландылар.

Корәешнең күренекле кешеләре кин тотып, көнләшүләре аркасында Пәйгамбәребезнең һәм аның сәхабәләренең бу бәхетле мизгелләрен күрмәс өчен, Мәккәне ташлап, тауларга менеп киттеләр. Сөекле Пәйгамбәребез билгеләнгән корбан дөяләрен Зи Тува дигән урынга алдан җибәрде. Аннары сәхабәләре белән әзерлекләрен тәмамлап, изге Мәккә шәһәренә керү өчен кузгалды. Мөхтәрәм сәхабәләр Галәмнәрнең Сәеден уртага алган иде. Галәм Солтаны Касва дөясе өстендә, меңләгән йолдызның барлыгын каплаучы кояш кебек, тирә-ягына нур чәчә иде. Йә Раббым! Нинди гүзәллек! Нинди мәһабәт күренеш иде бу!..

Телләрдә «Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк! Ләббәйкә, ля шәрикә ләкә ләббәйк!..» авазлары, күңелләрдә Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең мәхәббәте бар иде.

Алар адым саен бөек Кәгъбәгә таба якынлаштылар. Якынайган саен дулкынланулары тагын да арта, әйтерсең ташып тора иде. Бер авыздан әйтелгән тәлбия авазлары Мәккәне тутыра, мөшрикләр бу гүзәл күренешне күргән саен йөрәкләре йомшарып, күңелләренә җылы гына мәхәббәт шәрбәте акканын тоялар иде. Күпләренең күңеленә ислам мәхәббәте инде төшкән иде… Ахыр чиктә Галәм Солтаны, ике җиһан сәеде, сөекле шәрәфле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җиңгән иде…

Менә сөекле Пәйгамбәребез һәм аның данлы сәхабәләре биленә кылычларын таккан хәлдә Мөгаззәмә Кәгъбәгә керәләр иде. Пәйгамбәребезнең Касва дөясенең тезгенен Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләре тотып, алдан бара иде. Кайбер мәккәле мөшрикләр хатын-кызлары һәм балалары белән Дарен-Нәдвәдә тезелешеп, сөекле Пәйгамбәребезне һәм аның батыр сәхабәләрен карап торалар иде. Габдулла ибне Рәваха алга барган саен шигырь укый башлады, һәм аның бәетләре мөшрикләрнең башына чүкеч кебек төшеп, күңелләренә кадәр барып җитә иде:

Әй кяферләр, юл бирегез Пәйгамбәр юлыннан,
Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдерде.
Һәр хәер, һәр яхшылык – аның динендә,
Бу дин өчен үлү – иң хәерле үлем дә.
Ул – чын Рәсүлуллаһ, кабул иттем йөрәктән,
Һәр сүзенә ышандым, хәзер кабул иттем мин.
Әй кяферләр! Коръәннең Аллаһы Тәгаләдән
Иңгәнен сез инкарь иткән чакта
Ничек кинәт без сезгә суккан идек,
Башыгызны гәүдәдән ничек аерган идек,
Аның мәгънәсенә дә ышанмасагыз әгәр,
Башыгызга шулай ук төшәр кылыч зәрбәләре.
Башлыйм шул Аллаһның мөбарәк исеме белән,
Аның диненнән башка хак дин юк.
Тагын башлыйм шул Аллаһның исеме белән,
Мөхәммәд – Аның колы да, рәсүле дә.

Хәзрәти Гомәр түзеп тора алмады һәм аны кисәтергә теләде: «Әй Ибне Рәваха! Син Рәсүлуллаһ каршында һәм Харәм шәрифтә ничек шигырь укый аласың?» Ләкин Пәйгамбәребез: «Әй Гомәр! Аңа комачаулама! Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, аның сүзләре бу корәеш мөшрикләренә ук яудырудан да тизрәк һәм көчлерәк тәэсир итә. Әй Ибне Рәваха, дәвам ит!» – диде.

Бераздан Пәйгамбәребез Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләренә: «Әйт: „Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк! Ул – Бер! Вәгъдәсен үтәүче – Ул! Бу колына ярдәм итүче – Ул! Гаскәрләрен көчәйтүче – Ул! Җыелган кабиләләрне тар-мар итүче дә бары Ул гына!“» – диде.

Шуннан соң Габдулла ибне Рәваха болай дип укый башлады:

Аллаһы Тәгаләдән башка юк бер илаһ!
Аның шерике юк, ля иләһә илләллаһ!
Мөселманнар гаскәренә көч бирүче – Ул!
Кяферләрне таратып, җиңүче дә – Ул!

Мөселманнар да бу сүзләрне кабатлый иделәр. Сөекле Пәйгамбәребез Бәйтуллаһка кергәч, мөбарәк уң иңбашын ачты. Аның мөбарәк тәненең гүзәллеге күзләрне чагылдыра, күңелләрне үзенә тарта, кояш кебек нур чәчә иде. Аннары ул: «Бүген шушы ширек әһеленә үзләрен көчле һәм гайрәтле итеп күрсәтүче батырларны Аллаһы Тәгалә Үз рәхмәте белән ярлыкасын!» – диде. Шуннан соң мөхтәрәм сәхабәләр уң иңбашларын ачып, айбарлы рәвештә җитез атлап, Кәгъбәне өч мәртәбә тавәф кылдылар. Ләкин Рөкне Йәмәни белән Хәҗәрел-әсвәд почмагы арасында акрын гына атладылар. Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре Хәҗәрел-әсвәдкә якынлашып, аны үптеләр яки ераграк торып, кулларын Хәҗәрел-әсвәдкә таба күтәреп тоттылар.

«Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, аның (Ибне Рәваханың) сүзләре бу корәеш мөшрикләренә ук яудырудан да тизрәк һәм көчлерәк тәэсир итә» Хәдис шәриф

Мөшрикләр сәхабәләрне ераграктан күзәтеп, аларның бу айбарлы һәм горур йөрешенә гаҗәпләнә иделәр. Чөнки аларга мөселманнар Мәдинәгә киткәннән бирле хәлсезләнгән, авыруга сабышкан дип сөйләгәннәр, шундый хәбәрләр таратканнар иде. Ә хәзер алар моның киресенә шаһит булалар иде, һәм гаҗәпләнүләре арта бара иде.

Калган дүрт тавәф исә акрын, салмак адымнар белән тәмамланды. Тавәфтән соң Мәкамы Ибраһимда ике рәкагать намаз укыдылар. Аннары Сафа белән Мәрвә калкулыклары арасында җиде мәртәбә сәгый кылдылар. Корбаннар чалынганнан соң, Пәйгамбәребез мөбарәк башын кырдырды. Аның мөбарәк чәчләрен һавада ук эләктереп алып калдылар. Мөхтәрәм сәхабәләр дә чәчләрен кырдырдылар. Шулай итеп Рәсүле әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) нәкъ бер ел элек күргән төше чынга ашты. Гөмрә зиярәте тәмамланды, өйлә вакыты керде. Галәмнәрнең Сәеде хәзрәти Билалга Кәгъбәдә азан әйтергә боергач, Билал Хәбәши шундук боерыкны үтәде. Ул Кәгъбәдә Мөхәммәди азанны әйткәндә, бөтен Мәккә дулкынланып китте. Мөхтәрәм сәхабәләр азанны зур хөшүгъ белән тыңлыйлар, аны акрын гына тавыш белән кабатлыйлар иде. Азан беткәч, Хәбибуллаһ имам булды. Барысы бергә укылган өйлә намазының мөшрикләр күңеленә тәэсире аерым бер төрле иде.

Сөекле Пәйгамбәребез өчен Әбтахта күннән чатыр корылган иде. Сәхабәләр дә аның тирәсендәге чатырларда өч көн тордылар. Намаз вакытларында алар Бәйтуллаһта җыелып, намазларын җәмәгать белән укыйлар иде. Башка вакытларда туганнарын зиярәт кылалар, исламның аларга бүләк иткән гүзәл әхлагы белән аларга үрнәк булалар иде. Тегеләр исә сәхабәләрнең бу гүзәл хәлләре каршында әйтерсең эриләр, соклануларын яшерә алмыйлар иде. Бу өч көн эчендә Мәккә әйтерсең эчтән яулап алынган иде.

Өч көн тулды… Инде аерылу вакыты җитте. Кичкә таба Пәйгамбәребез: «Мөселманнардан (гөмрәгә килгәннәрдән) бер генә кеше дә кичне Мәккәдә үткәрмәячәк, юлга чыгачак!» – дигәч, һәркем җыенып, Мәдинәгә таба юлга чыкты… Җөхфәдә булганда, Рәсүлуллаһ хәзрәти Габбас белән очрашты, һәм хәзрәти Габбас: «Йә Рәсүлуллаһ! Мәймүнә бинте Харис тол калды. Аны үзеңә хатынлыкка алсаң, ничек булыр?» – дип тәкъдим итте. Шуннан соң Пәйгамбәребез Әбү Рафигъны һәм ансарлардан бер кешене Мәккәгә яучы итеп җибәрде. Хәзрәти Мәймүнә Рәсүлуллаһның аңа өйләнергә теләве турындагы хәбәрне дөя өстендә булганда алгач: «Дөя дә, аның өстендәге дә – Рәсүлуллаһныкы», – диде. Ул үзен Пәйгамбәребезгә бүләк итте. Бу эшне тиешенчә башкаруны апасы Өммел-Фадлга тапшырды, ә тегесе аны ире хәзрәти Габбаска тапшырды. Гөмрәдән Мәдинәгә кайтканда Сәриф дигән урынга килгәч, хәзрәти Габбас Пәйгамбәребездән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дүрт йөз дирһәм мәһәр алып, хәзрәти Мәймүнәне Рәсүлуллаһка никахлады. Туй да шунда булды. Хәзрәти Мәймүнә Рәсүлуллаһның никахы белән шәрәфләнеп, аның соңгы хатыны булды. Пәйгамбәребез моннан соң башка өйләнмәде.

«Бүген шушы ширек әһеленә үзләрен көчле һәм гайрәтле итеп күрсәтүче батырларны Аллаһы Тәгалә Үз рәхмәте белән ярлыкасын!» Хәдис шәриф

Шәмдәл бүләк итәргә батырчылык иттем, йә Рәсүлуллаһ!
Теләгем – бөек бусагаңа хезмәт итү, йә Рәсүлуллаһ!
Изге Бакчаңа (Рәүзәгә) лаек түгел минем кечкенә бүләгем,
Кабул ит, игелек һәм мәрхәмәт кыл, йә Рәсүлуллаһ!
Синнән башка кемем бар, хәлемне белдерерлек?
Синнән генә игелек һәм юмартлык, йә Рәсүлуллаһ!
Сыену сорыйм, аман, йөз мәртәбә аман, бусагаңа егылдым,
Шәфкать кыл, миңа шәфәгать ит, йә Рәсүлуллаһ!
Ике дөньяда да үз канатың астына ал гадел хан Мәхмүдне,
Әүвәлдә дә, ахырда да дәүләт – синеке, йә Рәсүлуллаһ!
II. Mahmud Hân

Халид ибне Вәлиднең мөселман булуы

Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәгә гөмрә кылырга баргач, сәхабәләреннән Вәлид ибне Вәлид хәзрәтләренә болай дигән иде: «Халид кайларда йөри? Аның кебек кешенең исламны танымавы, белмәве мөмкин түгел. Әгәр ул бөтен тырышлыгын һәм батырлыгын мөселманнар ягында, мөшрикләргә каршы күрсәтсә, никадәр хәерле булыр иде! Без аны сөяр идек, өстен күрер идек». Вәлид ибне Вәлид моңа кадәр дә абыйсына вакыт-вакыт хат язып, аны мөселман булырга өнди иде. Пәйгамбәребезнең бу мөбарәк сүзләрен дә җиткергәч, Халид ибне Вәлиднең исламга омтылышы көннән-көн артты. Гөмрә кылган сәхабәләр Мәдинәгә кайттылар. Көннәр узды, һиҗрәтнең сигезенче елы керде. Халид ибне Вәлид исә инде урынында тора алмый, тизрәк Мәдинәгә барып җитәргә, Галәмнәрнең Сәеде хозурында тез чүгеп, мөселман булу шәрәфенә ирешергә янып-көеп тели иде. Ул үзе болай сөйләгән:

«Аллаһы Тәгалә миңа Пәйгамбәребезнең мәхәббәтен насыйп итте. Күңелемә ислам мәхәббәтен урнаштырды. Мине хәерне шәрдән аера алырлык хәлгә китерде. Мин үз-үземә: „Мин Мөхәммәд галәйһиссәләмгә каршы бөтен сугышларда булдым. Ләкин һәр сугыш кырын ташлап киткәндә, бозык һәм ялгыш хәлдә булуымны һәм аның бер көнне һичшиксез безне җиңәчәген белә идем һәм шундый хисләр белән китә идем“, – дидем. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Хөдәйбиягә килгәндә дә, мин дошман атлыларының командиры идем. Гусфанда аларга якынлашып, күренеп киттем. Рәсүлуллаһ бездән имин булып, сәхабәләренә өйлә намазы укыта иде. Без алар өстенә кинәт һөҗүм итәргә теләдек, ләкин булдыра алмадык. Шулай булуы да хәерле булды. Рәсүлуллаһ күңелебездән нәрсә үткәнен аңлаган булса кирәк, чөнки икенде намазын сак булып укыдылар. Бу хәл миңа бик тәэсир итте. Бу затны, мөгаен, Аллаһ саклый дидем. Без аерылыштык. Мин төрле уйлар эчендә йөргәндә, Мөхәммәд галәйһиссәләм гөмрә өчен Мәккәгә килде, ләкин мин аңа күренмәдем. Бертуганым Вәлид алар белән бергә килгән, ләкин мине тапмаганнар иде. Бертуганым мондый хат калдырган иде: „Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Аллаһы Тәгаләгә хәмед-сәнадан һәм Рәсүлуллаһка салават-сәламнан соң әйтәм: чынлыкта, синең исламнан йөз чөереп китүеңнән дә гаҗәбрәк нәрсә белмим. Син бит барган юлыңның ялгыш икәнен аңларлык кеше. Нигә акылыңны кулланмыйсың? Ислам кебек динне танып аңлый алмавың никадәр сәер! Пәйгамбәребез миннән синең турыда сорады. Ул синең исламны танып, тырышлыгыңны һәм батырлыгыңны мөселманнар арасында, мөшрикләргә каршы куллануыңны тели. Әй туганым! Күп форсатларны кулдан ычкындырдың, инде артык соңга калма!“

Бертуганымның хаты миңа килеп ирешкәч, мөселман булу теләге миндә бик көчәйде. Мин юлга чыгарга ашыга идем. Рәсүлуллаһның әйткәннәре мине бик сөендергән иде. Ул төнне йоклаганда, төшемдә кысан, тар һәм чүл кебек сусыз җирләрдән яшеллеккә күмелгән, киң һәм иркен бер җиргә чыктым. Мәдинәгә баргач, бу төшемне хәзрәти Әбү Бәкергә сөйләп, аннан аның юрамасын сорарга булдым. Мин Рәсүлуллаһ янына барырга җыенганда: „Анда барганда миңа кем юлдаш булыр икән?“ – дип уйладым. Шул чакта Сафван ибне Өмәййәгә очрадым. Хәлне аңа сөйләдем. Ул тәкъдимемне кире какты. Аннары Гыйкримә ибне Әбү Җәһелгә очрадым. Ул да кире каккач, өемә кайттым. Хайваныма атланып, Госман ибне Тальха янына бардым. Аңа да мөселман булу өчен Рәсүлуллаһ янына барачагымны әйттем һәм миңа юлдаш булуын сорадым. Ул икеләнмичә риза булды, һәм икенче көнне сәхәр вакытында бергә юлга чыктык. Һирә дигән урынга килеп җиткәч, Гамр ибне Гас белән очраштык. Ул бездән кая барганыбызны сорады. Максатыбызны әйткәч, ул да Хәбәш иленнән килүен, Нәҗаши Әсхәмә янында мөселман булганын һәм Рәсүлуллаһка бәйгать бирү өчен Мәдинәгә баруын әйтте. Өчебез Мәдинәгә барып җиттек. Пәйгамбәребез безнең килгәнне белгәч, „Мәккә бәгырь кисәкләрен безнең якка ташлады“, – дигән. Мәдинәгә килгәч, сәфәр киемемне салдым. Иң матур киемемне киеп, Рәсүлуллаһ белән күрешергә әзерләндем. Шул вакытта бертуганым Вәлид килде һәм: „Ашык. Чөнки Пәйгамбәребезгә сезнең килгәнегезне хәбәр иткәннәр, ул бик сөенгән. Хәзер ул сезне көтә“, – диде. Ашыгып, ул бөек Пәйгамбәр хозурына бардым. Ул елмая иде. Сәлам бирдем һәм: „Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк икәненә һәм синең Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре икәнеңә шаһитлык бирәм“, – дидем. Ул: „Сине һидаятькә ирештергән, туры юлны күрсәткән Аллаһы Тәгаләгә хәмед булсын“, – диде. Аннары гөнаһларымның гафу ителүе өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылуын сорадым. Ул минем өчен дога кылды һәм: „Ислам үзеннән элек кылынган гөнаһларны кисеп ташлый“, – диде. Ике иптәшем дә мөселман булдылар».2 Шулай итеп Мәккәнең иң батырларыннан булган, утка-суга керүдән тайчанмаган, максатлары юлында җан бирүдән бер мыскал да тартынмаган бу өч пәһлеван күңелләреннән ташып торган ихласлык белән Рәсүле әкрам хозурында мөхтәрәм сәхабәләрдән булу шәрәфенә ирештеләр. Инде алар бөтен көчләре белән көферне юк итү өчен тырышачаклар иде. Аларның мөселман булуларына сәхабәләр бик сөенделәр һәм шатлыкларын «Аллаһу әкбәр!» дигән тәкбирләр белән белдерделәр.

Хәзрәти Мөхәммәд – Хакның тавышы,
Ул – ике дөньяның сәеде.
Гарәп тә, гәҗәм дә – аның колы.
Заман ул Гөл кебек гөл күргәне юк,
Син дә ул Гүзәл алдында баш ид.
Имам Бусыйри

«Ислам үзеннән элек кылынган гөнаһларны кисеп ташлый» Хәдис шәриф