Ләйләтет-Тәгърис вакыйгасы
Хәйбәр яуыннан кайтканда, алар Тәгърис дигән урында ял итәргә тукталдылар. Ул кичне Рәсүлуллаһ хәзрәти Билалны чакырып: «Әй Билал! Бу төнне йоклама! Таңны күзәт тә безне намазга уят», – диде. Аннары Рәсүлуллаһ сәхабәләр белән бергә йокларга ятты. Хәзрәти Билал бераз намаз укыды. Йөзен көнчыгышка таба куеп, аркасын йөгенә терәде. Намаз вакытын көткәндә, йоклап китте. Алар шулкадәр арыган иделәр, хәтта кояш нурлары җирне җылытып, йөзләренә төшкәнче беркем дә күзен ача алмады. Барысыннан да элек Рәсүлуллаһ уянды. Алар торып, тәһарәт алдылар. Хәзрәти Билал камәт әйтте, һәм алар иртәнге намазны җәмәгать белән каза кылдылар. Намаз беткәч, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Бер кеше намазын онытса, исенә төшкән мизгелдә үк аны үтәсен. Чөнки Хак Тәгалә: „Әкыймис-саләтә лизикри (намазны Мине искә алу, бөеклегемне хәтерләү өчен укы)“, – диде».
Хәзрәти Гали өчен кояшның кире кайтуы
Хәйбәр яуыннан кайтканда, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Сәһбада ял итә иде. Ул мөбарәк башын хәзрәти Галинең (радыяллаһу ганһү) тезенә куйган иде. Шул вакытта вәхи иңә башлады. Кояш офыкта иде. Хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү) әле икенде намазын укымаган иде. Вәхи тәмамлангач, кояш батты. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йә Раббым! Әгәр Гали Синең һәм Рәсүлеңнең ягында булса, кояшны кире кайтар», – дип дога кылды. Хәзрәти Гали намаз укыганнан соң, кояш яңадан батты. Әсма бинте Гомәйс болай ди: «Мин баткан кояшның кире чыкканын һәм җир йөзен яктыртканын күрдем».
Вадил-Кура яуы
Бу яу Җөмадәл-ахыр аенда Вадил-Курада булды. Рәсүлуллаһның ислам гаскәре белән Вадил-Курага килгәнен ишеткән төбәктәге яһүдләр гарәп мөшрикләренең бер төркеме ярдәмендә сугышка әзерләнделәр. Урыннарыннан чыгып, сугыш тәртибенә тезелделәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм дә сугыш тәртибе кордырып, байракны сәхабәләрдән берсенә бирде. Кяферләрне исламга чакырды һәм: «Әгәр иман китерсәгез, җаннарыгызны һәм малларыгызны коткарырсыз», – диде. Алар нәсыйхәтне кабул итмәделәр. Мөшрикләрдән берсе мәйданга чыгып, ялгыз көрәшкә чакырды. Зөбәер ибне Гаввам (радыяллаһу ганһү) аны үтерде. Тагын берсе хәзрәти Галинең каршысына чыкты. Хәзрәти имам ул кяферне шундук җәһәннәм утына озатты. Тагын берсе килде, аны да үтерде. Әбү Дуҗанә (радыяллаһу ганһү) ике яһүдне үтерде. Ул көнне унбиш кяфер үтерелде. Кич җиткәч, һәркем үз урынына китте. Иртән ике як та яңадан кылычларын кыннарыннан суырып, сугышка әзерләнде. Кояш бер сөңге буе күтәрелгәч, кяферләргә курку төште, һәм алар качтылар. Мөҗаһидләр күп мал һәм олҗа алдылар. Тәйма яһүдләре дә Вадил-Кура яһүдләренең бу язмышыннан куркуга төштеләр. Мөлкәтләрен саклап калу өчен, алар җизья түләргә ризалаштылар, һәм солых төзелде.
«Хәйбәр кальгасының капкасын мин тән көче белән түгел, рухи көч белән күтәрдем» Хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү)
Вадил-Кура яуы
