Сөекле Пәйгамбәрем

ХӘЙБӘРНЕҢ ЯУЛАП АЛЫНУЫ

Нурлы Мәдинәдә тыштан мөселман, ә чынлыкта мөнафыйк (икейөзле) булган яһүдләр бар иде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә һиҗрәт кылганчы, Мәдинә халкы Габдулла ибне Өбәй ибне Сәлүлне үзләренә башлык итеп сайлаган иде. Аңа асыл ташлар белән бизәлгән таҗ да биргәннәр иде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә килгәч, Мәдинә халкы тулысынча сөекле Пәйгамбәребезгә хөрмәт һәм игътибар күрсәтә башлады һәм аңа иярде. Ибне Сәлүл бер почмакта кадерсез хәлдә калды. Ибне Сәлүлгә игътибар итмәс булдылар. Шуннан соң Ибне Сәлүл Рәсүлуллаһны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үтерү яки аңа берәр авырлык китерү өчен эшкә кереште. Бер көнне яһүдләр аның янына җыелдылар. Бу хакта кайбер планнар корып, Ләбид ибне Гасыймнан ярдәм сорадылар. Ләбид: «Фәлән мәхәлләдә Хәйрә исемле бер карчык бар. Ул сихер эшләүдә бик оста. Шуны табыгыз», – диде. Алар ул ләгънәтле хатынны табып, аңа мең дирһәм алтын һәм ун төргәк тукыма бирделәр. «Әгәр Мөхәммәдне һәлак итсәң, сиңа тагын бик күп нәрсәләр бирербез», – диделәр. Карчык бер күгәрчен баласына энәләр кадап, җепләрне төйнәп, күгәрчен баласына урап куйды. Аны Мәдинә читендәге бер ташландык коега салып, авызын каплады. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) авырып китте. Әгъзалары хәрәкәтсез калды. Төрле дарулар бирсәләр дә, файдасы булмады. Бу хәл тугыз көн дәвам итте.

Аннары Җәбраил галәйһиссәләм килеп, хәлне хәбәр итте. Рәсүлуллаһны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шунда алып бардылар. Ул коеның авызын ачып, күгәрченне чыгарды. Ләкин җепләрдәге төеннәрне чишү мөмкин булмады. Җәбраил галәйһиссәләм Мөгаввизәтәйн (Фәләк һәм Нас) сүрәләрен китерде. «Әй Мөхәммәд галәйһиссәләм! Бу сүрәләрне шул төеннәр өстенә укы», – диде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ул сүрәләрне укый башлады. Һәр аятьне укыган саен, төеннәрнең берсе чишелә, энәләрнең берсе чыга башлады. Сүрәләрне (ике сүрәдәге 11 аятьне) тулысынча укып бетергәч, төеннәрнең барысы да чишелде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) авырудан тәмам котылып, савыгып китте. Аннары ул ләгънәтле кешеләрне чакыртып, шелтәләде. Мәдинә халкы аларга каты җәза бирде, һәм алар һәлак булдылар. Яһүд Ләбидне дә тотып, Рәсүлуллаһ хозурына китерделәр. Пәйгамбәребез аңа: «Моны нигә эшләттең?» – дигәч, ул: «Алтынны яратканга», – дип җавап бирде. Мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре: «Йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт итсәң, бу яһүднең муенын чабыйк!» – дигәч, үзе өчен беркемгә дә җәза бирмәгән сөекле Пәйгамбәребез: «Аның ахырда күрәчәк илаһи газабы катырак», – дип, аны үтерергә рөхсәт итмәде.1 Мәдинәдән куылгач, яһүдләр Гарәбстанның төньяк якларына киткән иделәр. Аларның бер өлеше Хәйбәрдә калып урнашты. Бер өлеше исә төньякта булган Шамга китте. Рәсүлуллаһка каршы кастыйк корганнары өчен алар туган җирләреннән куылган иделәр. Ләкин мөселманнарга каршы күңелләрендәге кин, комсызлык һәм үч алу хисләре беркайчан да сүнмәде. Киресенчә, көннән-көн көчәйде: алар Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе булган Галәм Солтанының гомерен тизрәк өзәргә, ислам динен юк итәргә тели иделәр.

Аларның күренекле кешеләреннән кайберләре: «Гатафан кабиләсенә барып ярдәм сорыйк, мөселманнарга каршы алар белән бергә сугышыйк!» – диделәр. Кайберләре исә: «Фәдәк, Тәйма һәм Вадил-Кура яһүдләрен дә ярдәмгә чакырып, мөселманнар безгә һөҗүм иткәнче, без аларның шәһәренә һөҗүм итик, барлык үчебезне алыйк!..» – диделәр. Хәйбәр яһүдләре бу сүзне кабул итеп, тирә-яктагы яһүд кабиләләрен һәм Гатафан кабиләсен ярдәмгә чакырдылар. Бер Гатафан кабиләсеннән генә дә бик күп сайланма сугышчылар килде, һәм Хәйбәрдә әзерлек башланды. Алар шулай әзерләнгәндә, Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) яһүдләрнең хәлләреннән хәбәрдар булды. Ул Габдулла ибне Рәваха хәзрәтләренә өч сәхабәне кушып, Хәйбәрдә нәрсәләр булганын белү өчен аны шундук җибәрде. Габдулла ибне Рәваха һәм аның өч иптәше тиз генә Хәйбәргә килделәр. Бу – сигез ныклы кальгасы, тагын вак-төяк башка кальгалары, уңдырышлы җирләре, бик күп йөзем һәм җимеш бакчалары булган бер бай шәһәр иде. Хәзрәти Габдулла иптәшләренең берсен Шикк кальгасына, икенчесен Кәтибә кальгасына, өченчесен Натат кальгасына җибәрде. Үзе исә башка бер кальгага керде. Өч көн алар яһүдләрнең хәлен, сугышка әзерлекләрен якыннан өйрәнделәр. Өч көннән соң очрашу урынында берләшеп, тиз генә Мәдинәгә кайттылар һәм яһүдләрнең әзерлекләрен Пәйгамбәребезгә берәм-берәм сөйләп бирделәр.

Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләренә ашыгыч әзерләнергә боерды. Яһүдләрнең Мөнәүвәрә Мәдинәгә һөҗүм итүенә юл куймас өчен, ул Хәйбәр өстенә барырга карар кылды. Бу карарны ишеткәч, Мәдинәдәге яһүдләр куркуга төштеләр. Мөселманнарның рухын төшерү өчен, алар: «Ант итәбез, әгәр сез Хәйбәрдәге кальгаларны, анда җыелган батыр сугышчыларны күргән булсагыз, анда беркайчан да аяк басмас идегез!.. Тау түбәләрендәге биек манаралы кальгаларны көбә кигән батырлар саклый. Тирә-яктан аларга ярдәмгә меңләгән гаскәри килде!.. Сез Хәйбәрне яулап ала алырсызмыни?!..» – дип сөйлиләр иде. Аларга каршы батыр сәхабәләр: «Аллаһы Тәгалә Үзенең Хәбибенә Хәйбәрне яулап алачагын вәгъдә итте», – дип, яһүдләрдән беркайчан да курыкмаячакларын белдерәләр иде. Сәхабәләрнең мондый тәвәккәл хәле яһүдләрне тагын да ныграк борчый, аларны шомландыра иде. Мөнафыйкларның башлыгы Габдулла ибне Өбәй: «Мөхәммәд аз гына көч белән өстегезгә килә. Куркыныч хәл юк, ләкин сак булып, малларыгызны кальгаларыгызга тутырыгыз. Аларны кальгадан чыгып каршылагыз!» – дип, Хәйбәргә ашыгыч хәбәр җибәрде. Мөхтәрәм сәхабәләр әзерлекләрен тәмамладылар, өйдәгеләре белән хәләлләшеп, саубуллашып, Пәйгамбәребез тирәсенә җыелдылар. Алар ике йөз атлы һәм мең дүрт йөз җәяүле иде. Алар Аллаһы Тәгаләнең динен тарату, җиһад кылу һәм шәһитлек дәрәҗәсенә ирешү өчен сөекле Пәйгамбәрләренең әмеренә әзер тордылар. Бу вакытта кайбер хатыннар сугышта мөхтәрәм сәхабәләр өчен ризык әзерләү, яралыларны һәм авыруларны карау, яраларны бәйләү, дару әзерләү һәм башка булдыра алган эшләрне эшләү өчен Пәйгамбәребездән вазифа сорадылар. Рәсүлуллаһ аларга шәфкать күрсәтеп, аларны бу саваптан мәхрүм итмәде. Шулай итеп мөҗаһидләргә, сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк хатыны Өмме Сәләмә хәзрәтләре баш булып, егерме мөҗаһидә хатын да кушылды.2

Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәдә үз урынына вәкил итеп Гыйфар кабиләсеннән Сибагъ хәзрәтләрен калдырды һәм Хәйбәргә кузгалырга боерды. (Нөмәйлә ибне Габдулланың калдырылуы да хәбәр ителә.) Юлга чыгу тәкбирләр белән башланды. Төрле сәбәпләр аркасында сугышка катнаша алмаган, яшьләре кечкенә булганга рөхсәт ителмәгән сәхабәләр Пәйгамбәребезгә һәм батыр аталарына, бабаларына, агаларына, тагаларына һәм абыйларына кызыгып карыйлар, аларны тәкбирләр һәм догалар белән озаталар иде.

«Хәйбәр кальгасы Гали ибне Әбү Талиб кулы белән яулап алыныр» Хәдис шәриф

Тәкъвим һиҗрәтнең җиденче елының Мөхәррәм аен күрсәтә иде. Пәйгамбәребезнең изге байрагын хәзрәти Гали күтәреп бара, уң канатка хәзрәти Гомәр җитәкчелек итә иде.3 Сул канатка да ул башка бер сәхабәне билгеләде. Юл шат күңел белән үтә иде. Шагыйрьләр шигырьләре белән Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен хәмед кылалар, сөекле Пәйгамбәребезгә салават укыйлар һәм данлы сәхабәләрне мактыйлар иде. Сәхабәләр исә, бәйрәмгә баргандай, барысы бергә «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ля иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр!» дип, бөтен тирә-якны яңгыраталар иде.

Һәр тукталышта Галәм Солтаны: «Аллаһым! Киләчәк өчен борчылудан, үткән өчен кайгырудан, көчсезлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан, куркаклыктан һәм бил бөгә торган бурычтан, залим һәм гаделсез кешеләрнең өстенлек итүеннән Сиңа сыенам!» – дип дога кыла иде.

Хәйбәргә якынлашкач, сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләрен туктатты. Кулларын күтәреп: «Әй күкләрнең һәм алар күләгәләгән нәрсәләрнең Раббысы булган Аллаһым! Әй җирләрнең һәм алар өстендәгеләрнең Раббысы булган Аллаһым! Әй шайтаннарның һәм алар юлдан яздырганнарның Раббысы булган Аллаһым! Әй җилләрнең һәм алар туздырганнарның Раббысы булган Аллаһым! Без Синнән бу җирнең хәерен һәм яхшылыгын, бу җирдә яшәүче кешеләрнең хәерен һәм яхшылыгын, шулай ук бу җирдәге һәр нәрсәнең хәерен һәм яхшылыгын сорыйбыз. Бу җирнең явызлыгыннан, кешеләрнең явызлыгыннан һәм андагы һәр нәрсәнең явызлыгыннан Сиңа сыенабыз!» – дип мөнәҗәт кыла башлады.

Сәхабәләрнең иреннәреннән «Әмин, әмин» дигән авазлар яңгырады. Шуннан соң ул сәхабәләренә: «„Бисмилләһир-рахмәнир-рахим“ дип алга барыгыз», – диде.

Мөхтәрәм сәхабәләр Рәсүле әкрам тирәсенә тупланып, яңадан юлга кузгалдылар. Алар Хәйбәрнең иң көчле кальгаларыннан берсе булган Натат кальгасы янына килделәр.

Анда алар караргаһ кордылар. Ахшам вакыты иде. Рәсүлуллаһның мөбарәк гадәте буенча, иртә җитмичә һөҗүм ителми иде, һәм башта исламга чакыру була иде. Тәкъдимне кабул итмәсәләр, сугыш башлана иде. Шуңа күрә мөхтәрәм сәхабәләр иртәне көттеләр. Яһүдләрнең берсе дә ислам гаскәре килгәнне сизмәгән иде. Галәмнәрнең Сәеде иртәнге намазны укыткач, әзерлекләрен тәмамлады һәм мөҗаһидләрне кузгатты. Ике йөз атлы һәм мең дүрт йөз җәяүле тезелгән сафлар белән Натат кальгасы алларына якынлаштылар. Бу вакытта йөзем һәм җимеш бакчаларында, кырларда эшләү өчен кальгадан чыккан яһүдләр кинәт ислам гаскәриләре белән очрашып, аптырап калдылар.

Алар: «Ант итәбез, болар – Мөхәммәд һәм аның тәртипле гаскәре!..» – дип, кире кача башладылар. Аларның бу хәлен күреп, сөекле Пәйгамбәребез: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Хәйбәр харап булды», – диде һәм бу мөбарәк сүзен өч мәртәбә кабатлады. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) яһүдләргә я мөселман булырга, я бирелеп, хәраҗ һәм җизья түләргә тиеш икәннәрен, югыйсә сугыш булып кан коелачагын белдерде. Яһүдләр үзләренең күренекле кешеләреннән Сәллам ибне Мишкәм янына барып, хәлне җиткерделәр. Сәллам: «Мин сезгә моннан алда Мөхәммәд өстенә барыгыз дигән идем, сез кабул итмәдегез. Ичмасам, хәзер аның белән сугышуда сүлпәнлек күрсәтмәгез. Мөселманнар белән сугыша-сугыша үлүегез тормышта ятим-ялгыз калуыгыздан хәерлерәк!..» – дип, аларны сугышка өндәде. Яһүдләр тиз генә бала-чагаларын һәм хатыннарын Кәтибә кальгасына, азык-төлекләрен Наимгә, ә гаскәриләрен Натат кальгасына тупладылар.

Ислам гаскәренең мөселман булу тәкъдименә яһүдләр ук атып җавап бирделәр. Мөҗаһидләр укларны калканнары белән каршы алдылар. Сөекле Пәйгамбәребезнең боерыгы белән җәяләр тартылды, һәм «Аллаһу әкбәр!..» авазлары астында кальга манараларындагы яһүдләр өстенә уклар очты. Инде сугыш башланган иде. Бер якта Галәм Солтаны һәм аның батыр сәхабәләре исламны тарату, яһүдләрнең мөселман булып, җәһәннәмнән котылуларына сәбәп булу өчен сугыша иде. Икенче якта исә нәсыйхәт аңламаган, һәр уңайда мөселманнарга арттан сугарга теләгән, хакыйкатьне күрмәскә үҗәтләнгән яһүдләр бар иде. Пәйгамбәрләрнең соңгысы (Хатәмел-әнбия) булган Пәйгамбәребезнең үз кавемнәреннән килмәгәнен күргәч, алар көнләшеп, аны кабул итмәделәр. Пәйгамбәребезне балачагыннан ук юк итү өчен, акылларына килгән һәр мәкергә мөрәҗәгать иттеләр, ләкин Аллаһы Тәгаләнең саклавы белән бернәрсә дә эшли алмадылар.

Мең алты йөз данлы мөҗаһид өстенә ун меңнән артык яһүд гаскәрие ук ата иде. Мөхтәрәм сәхабәләр берсе артыннан берсе килгән бу уклардан калканнары белән саклана, форсат чыккан саен җиргә төшкән укларны яһүдләр өстенә кире ата иделәр. Ләкин кайбер сәхабәләр яраландылар.

Бер арада Хәбибуллаһ хозурына Хөбаб ибне Мөнзир хәзрәтләре зур әдәп белән якынлашты һәм: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Караргаһны башка урынга корсак, ярамасмы?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Иншаллаһу тәгалә, кич җиткәч күчерербез!» – диде. Мөҗаһидләр ук очып җитәрлек ара эченә кергән иделәр. Яһүдләрнең кальгадан аткан уклары ислам караргаһының арткы өлешләренә кадәр барып җитә иде.4 Ул көнне кичкә кадәр сугыш уклар белән дәвам итте. Иллеләп сәхабә аткан уклардан яраланды. Кич җиткәч, яңа караргаһ урыны эзләү өчен Мөхәммәд ибне Мәсләмә хәзрәтләренә вазифа бирелде. Ул Рәҗигъ дигән урынның уңайлы икәнен әйткәч, ислам караргаһы шунда күчерелде.

«Без, пәйгамбәрләр, мирас калдырмыйбыз. Калдырганнарыбыз ярлыларга садака була» Хәдис шәриф

Хәйбәр яуы

Яралыларны дәвалый башладылар.5 Икенче көнне батыр сәхабәләр Натат алдына килеп, кичкә кадәр сугыштылар. Өченче, дүртенче һәм бишенче көннәрдә дә камау дәвам итте. Яһүдләр гел саклануда калдылар. Ул көннәрдә сөекле Пәйгамбәребезнең башы каты авыртты, һәм ул ике көн мөҗаһидләр арасында була алмады. Беренче көнне байракны хәзрәти Әбү Бәкергә, икенче көнне хәзрәти Гомәргә бирде. Икесе дә мөхтәрәм сәхабәләр башында яһүдләргә каршы бик каты сугыштылар, ләкин кальганы яулап алу мөмкин булмады. Шул арада батырлыклары арткан яһүдләр кальга капкаларын ачып, һөҗүмгә күчтеләр. Инде күкрәккә-күкрәк сугыша башладылар. Сугыш бик кызды. Пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!.. дип тәкбир әйтегез», – дигән саен, алар тәкбир авазлары астында гыйшык һәм дәрт белән дошманга кылыч чаптылар. Бер арада Мөхәммәд ибне Мәсләмәнең бертуганы Мәхмүд шәһит булды. Каты бәрелешләр кичкә кадәр дәвам итте.

Икенче көнне Хәйбәрнең иң мәшһүр гаскәр башлыкларыннан Мәрхәб көбәләргә төренеп кальгадан чыкты. Ул көчле-куәтле, дию кебек кеше иде. Моңарчы аның каршысына аны җиңәрлек бер батыр чыкмаган иде. Ул мөҗаһидләргә борылып: «Мин – батырлыгы, кыюлыгы белән танылган Мәрхәб!» – дип мактана башлады. Ул шулай мактанганда, сәхабәләр арасыннан бер мөҗаһид алга ыргылды. Ул Мәрхәбкә: «Мин дә – куркыныч һәм каты сугышлар уртасына ташланудан курыкмаучы Гамир!» – дип кычкырды да шундук аның каршысына басты. Дию Мәрхәб «Кемгә тиеп китсә, шуны һәлак итәр!..» дип язылган кылычы белән хәзрәти Гамирга бөтен көченә сукты. Батыр Гамир шул мизгелдә калканын күтәрде. Киң кылыч калканга бәрелгәч, тирә-якны каты тавыш яңгыратты, һәм кылыч калканга кадалып калды.

Хәзрәти Гамир Яратучыга сыенып, «Йә Аллаһ!» – дип, кылычын Мәрхәбнең көбәле аякларына чапты. Кылыч корыч көбәгә тиюгә кире тибеп, кинәт сәхабәнең үз аягына тиде. Кылычның каты кире тибүе хәзрәти Гамирның аягындагы кан тамырының киселүенә сәбәп булды. Мөхтәрәм сәхабәләр йөгереп килеп, Гамирны күтәрделәр дә дәвалау өчен караргаһка алып киттеләр. Ләкин Гамир (радыяллаһу ганһү) шунда шәһит булып, җәннәтнең иң югары дәрәҗәләренә очты.6

Сугыш бөтен көче белән дәвам итә иде. Кичкә таба сөекле Пәйгамбәребез яһүдләргә дүрт мең гаскәр белән ярдәмгә килгән һәм сугышка кушылган мөшрик гатафаннарга аерылып, илләренә кайтып китәргә тәкъдим итте. Шулай эшләсәләр, Хәйбәрнең бер еллык хөрмә уңышын аларга бирәчәген дә вәгъдә итте. Ләкин гатафаннар бу тәкъдимне кире кактылар. Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренә гатафаннар булган кальга тирәсендә таң аттырырга боерды. Гатафаннар төнлә мөҗаһидләрнең һөҗүм итүеннән бик курыктылар, һич йоклый алмадылар. Ул төнне каян килгәне билгесез бер тавыш Гатафан иленә һөҗүм ителгәнен, бала-чагаларының һәм малларының кулга алынганын белдерә иде. Бу тавыш өч мәртәбә кабатланды, һәм бөтен гатафаннар аны зур курку эчендә тыңладылар. Аларның гаскәр башлыгы Гуяйнә дә шул ук тавышны өч мәртәбә ишетте һәм таң атарга торганда гаскәрен алып, Хәйбәрдән ашыгып китте дә иленә юл тотты. Иртән яһүдләр гатафаннарның Хәйбәрне сәбәпсез ташлап китүенә гаҗәпләнделәр һәм өметсезлеккә төштеләр. Аларны ярдәмгә чакырганнарына да бик үкенделәр.

«Хәйбәр кальгасын алган көнне Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) йорт ишәге итен ашауны һәм мөтгә никахы белән хатын алуны тыйды» Хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү)

Хәзрәти Галинең батырлыгы

Ул көнне дә Хәйбәр алларында каты бәрелешләр булды, ләкин кальга яулап алынмады. Кичен Галәм Солтаны: «Иртәгә байракны Аллаһы Тәгаләне һәм Аның Рәсүлен сөйгән, Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле дә сөйгән бер батырга бирәм. Аллаһы Тәгалә аның кулы белән җиңү бирәчәк!» – дип сөенечле хәбәр бирде.

Ул төнне мөхтәрәм сәхабәләр дулкынланып иртәне көттеләр. Һәркайсы байракның аңа бирелүенә өметләнә, шул хакта Аллаһы Тәгаләгә дога кыла иде. Билал Хәбәши хәзрәтләре иртәнге азанны моңлы һәм матур тавышы белән укыды. Азан укылганда һәркемдә аерым бер дулкынлану, аерым бер ләззәт туа, ул илаһи ләззәткә туеп булмый иде. Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләренә иртәнге намазны укыткач, аягүрә басты. Мөбарәк ислам байрагын китерергә боерды. Изге байракны китергәндә, мөхтәрәм сәхабәләр аягүрә басып көтәләр, Рәсүле әкрамның мөбарәк иреннәреннән чыгачак сүзләрне ишетү өчен колак салып торалар иде.

Ниһаять, Галәмнәрнең Сәеде: «Мөхәммәдне пәйгамбәрлек белән шәрәфләндергән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин бу байракны качу нәрсә икәнен белмәгән бер батырга бирәм», – диде дә мөбарәк күзләре белән сәхабәләренә күз йөртеп: «Гали кайда?» – дип сорады. Сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Аның күзләре авырта», – диделәр. Пәйгамбәребез: «Аны минем яныма чакырыгыз», – диде. Ул көннәрдә хәзрәти Галинең күзләре авыртып, ул аларны ача алмый иде. Аның янына барып, хәлне белдерделәр һәм мөбарәк кулыннан тотып, Рәсүлуллаһ хозурына китерделәр. Галәм Солтаны хәзрәти Галигә шифа бирүен сорап Аллаһы Тәгаләгә дога кылды һәм мөбарәк бармакларын авызында чылатып, аның күзләренә сөртте. Шул мизгелдә хәзрәти Галинең күзләрендә бернинди авырту калмады. Пәйгамбәребез аның өчен тагын: «Йә Раббым! Эсселекнең һәм суыкның авырлыгын моннан алып ташла!» – дип дога кылды. Аннары мөбарәк куллары белән хәзрәти Галигә көбә кидереп, биленә үз кылычын быуды, кулына ак ислам байрагын бирде һәм: «Аллаһы Тәгалә сиңа җиңү насыйп иткәнче сугыш. Сак бул, артыңа борылма!» – диде. Хәзрәти Гали: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Алар ислам диненә кергәнче алар белән сугышырмын», – диде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Аллаһ белән ант итәм, синең сәбәпле Аллаһы Тәгаләнең алардан бер генә кешене булса да һидаятькә ирештерүе синең өчен күп кызыл дөяләргә ия булып, аларны Аллаһы Тәгалә юлында садакага бирүеңнән хәерлерәк», – диде.7

Хәзрәти Гали кулында байрак белән яһүд кальгасына таба барганда, данлы сәхабәләр дә аның артыннан атладылар. Кальгага бик якын килеп, байракны бер таш төбенә кадаганда, Натат кальгасының капкасы ачылды.

Яһүдләрнең һөҗүм отрядлары тышка чыкты. Болар Хәйбәрнең иң сайланма батырлары иде. Һәркайсы ике кат көбә кигән, тимер сакланыч киемнәргә төренгән иде. Аларның берсе хәзрәти Галигә таба атлап, сугышу өчен аның каршысына басты. Бу – Мәрхәбнең батырлыкта тиңе булмаган бертуганы Харис иде. Ул ашкынып ташланды… Ике корычның тавышы мәйданны тутырганда, Зөлфикар яшен кебек иңде һәм Харисның башын гәүдәсеннән аерды. Шул мизгелдә «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» авазлары күкләргә күтәрелде. Бертуганының үтерелгәнен ишеткән Мәрхәб кул астындагы гаскәриләре белән дулап мәйданга килде һәм хәзрәти Галинең каршысына басты. Аның өстендә дә ике кат көбә бар иде. Ике кылыч таккан, зур гәүдәле Мәрхәб әйтерсең бер диюне хәтерләтә иде. Бөтен ачуы белән ул: «Мин – сугышлар иң каты булган чакта мәйданга ташланып, батырларча сугышучы Мәрхәб! Мин үкергән арысланнарны да сөңгем яки кылычым белән тишкәләп бетерәм!..» – дип үзен мактый башлады.

Хәзрәти Гали (кәррамәллаһу вәҗһәһ вә радыяллаһу ганһү) болай дип җавап бирде: «Мин – анам Хәйдәр (Арыслан) дип исем кушкан кеше. Мин – айбарлы арыслан кебек! Мин – сине бер селтәнүдә җиргә егачак батыр кеше!..»

Мәрхәб хәзрәти Галидән «Хәйдәр» сүзен ишеткәч, аның күңеленә курку төште. Чөнки төнлә төшендә аны бер арыслан ботарлаган иде. Төшендә күргән арыслан әллә шушы идеме? Шул арада дию Мәрхәб һөҗүм итте, хәзрәти Гали аны калканы белән каршы алды. Аннары Аллаһы Тәгаләгә сыенып, «Йә Аллаһ!..» – дип, Зөлфикарны кяфернең башына шундый көч белән иңдерде, хәтта зур гәүдәле Мәрхәбнең Зөлфикарга каршы тоткан калын корыч калканын да, корычтан ясалган дулыгасын да икегә ярды, башын түбәсеннән җилкәсенә кадәр ике кисәккә аерды. Аның муеныннан кан чишмәдәй бәреп чыкты, дию кебек гәүдәсе җиргә ауды. Зөлфикарның куркыныч тавышы Хәйбәрнең бөтен почмакларында ишетелде. Пәйгамбәребез: «Шатланыгыз! Хәйбәрне яулап алу инде җиңеләйде», – диде. Мөхтәрәм сәхабәләр хәзрәти Галинең бу батырлыгына сокланып калдылар һәм «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..» авазлары белән күкне яңгыраттылар.

Бәрелеш бөтен көче белән дәвам итә иде. Мөхтәрәм сәхабәләр сугыша-сугыша кальга капкасы янына килгән бер вакытта, бер яһүд кылычы белән хәзрәти Галинең калканына сукты. Калкан җиргә төште, ләкин иелеп алырга вакыт юк иде. Форсатны кулдан ычкындырырга теләмәгән яһүд калканны эләктерде дә артка качты. Моңа бик кайгырган Аллаһы Тәгаләнең Арысланы Зөлфикар белән тирә-ягындагы дошманнарны таратканнан соң, кальганың капкасын калкан итәргә ният кылды. «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» – дип, ул зур тимер капканың боҗраларына ябышты. Ыргакларын дивардан селкетеп суырып алды… Хәзрәти Гали капканы суырганда, кальга урыныннан селкенеп куйды. Сигез-ун батыр урыныннан да кузгата алмаслык бу капканы бер кулы белән калкан итеп, ул сугыша башлады. Бу ышанып булмаслык вакыйга сөекле Пәйгамбәребезнең бер могҗизасы һәм хәзрәти Галинең бер кәрамәте иде.8

Аның каршысына яһүдләрнең иң батыр пәһлеваннарыннан тагын алтысы берсе артыннан берсе чыкты. Аларны да Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән җиңгән хәзрәти Гали батыр иптәшләре белән кальгага керде. Инде сугыш кальга эчендә бара иде. Аз вакыт эчендә аларга каршы чыгарлык кеше калмады. Ислам байрагын кальгага кададылар. Шулай итеп аларның иң ныклы кальгасы булган Натат яулап алынды. Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Галинең күзләреннән үпте һәм: «Күрсәткән батырлыгың өчен Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле синнән разый булды», – диде. Бу мөбарәк сүзне ишеткән Гали шатлыгыннан елады. Пәйгамбәребез: «Нигә елыйсың?» – дип сорагач, ул: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Шатлыгымнан елыйм. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле миннән разый булды», – диде. Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез: «Мин генә түгел, Җәбраил, Микаил һәм бөтен фәрештәләр синнән разый булды», – диде. Бу вакытта Пәйгамбәребезгә ярдәмгә Дәүс кабиләсеннән дүрт йөз мөселман килде.9 Шуннан соң калган кальгаларны яулап алу өчен бәрелешләр каты дәвам итте. Хәйбәрнең калган җиде ныклы кальгасы да берәм-берәм төшкәч, чарасыз калган яһүдләр вәкилләр җибәреп, солых сорадылар. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бу тәкъдимне кабул итте, һәм алар түбәндәге шартлар буенча килештеләр: 1. Бу яуда мөселманнар белән сугышкан яһүдләрнең каннары коелмаячак. 2. Хәйбәрне ташлап китүче яһүдләр үзләре белән балаларын һәм бер дөя йөге кирәкле өй әйберләрен генә алып китә алачак. 3. Калган күчемле һәм күчемсез малларның барысы да; көбә, кылыч, калкан, җәя, ук кебек бөтен кораллар, өсләрендәге киемнән башка бөтен кием-салым; тукымалар, алтыннар һәм шулай ук хәзинәләр, ат, дөя, сарык кебек бөтен хайваннар… нәрсә бар – барысы да мөселманнарга калачак. 4. Мөселманнарга калдырылырга тиешле бер генә нәрсә дә һичбер рәвештә яшерелмәячәк. Яшерүчеләр Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең иминлегеннән һәм яклавыннан читтә калачак…

«Мин – анам Хәйдәр (Арыслан) дип исем кушкан кеше. Мин – айбарлы арыслан кебек!» Хәзрәти Гали (радыяллаһу ганһү)

Бу шартларны үтәмәгән, хәзинәләрен күн капчыкларда җиргә күмгән Кинанә ибне Рәбигъ җәзаланды. Кулга төшкән сугыш олҗасының исәбе-хисабы юк иде. Хәйбәрнең ул уңдырышлы җирләре, хөрмәлекләре тулысынча ислам гаскәренә калды.10 Бу вакытта илләренә кайтып киткән гатафаннар яһүдләргә ярдәм итү өчен Хәйбәргә кире килгән иделәр. Пәйгамбәребезнең Хәйбәрне яулап алып, яһүдләрне бирелергә мәҗбүр иткәнен күргәч, алар: «Әй Мөхәммәд! Син, без Хәйбәрне ташлап китсәк, безгә Хәйбәрнең бер еллык хөрмәсен бирергә вәгъдә иткән идең. Без сүзебездә тордык. Әйдә, аларны безгә бир!» – диделәр. Пәйгамбәребез аларга: «Фәлән тау сезнеке булсын», – диде. Гатафаннар: «Алай булгач, без сезнең белән сугышабыз», – дип янарга маташтылар. Рәсүле әкрам: «Сугыш урыныбыз Җәнәфа булсын», – диде. Җәнәфа гатафаннарның бер төбәгенең исеме иде. Гатафаннар моны ишеткәч, куркып чигенеп киттеләр.

Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның батыр сәхабәләре Хәйбәрне яулап алу вакытында бик арыганнар иде. Бер яктан яралыларны дәваладылар, икенче яктан ял иттеләр.

Яһүдләрнең күренекле кешеләреннән Сәллам ибне Мишкәмнең хатыны Зәйнәб Пәйгамбәребезне агулап үтерергә теләде. Шуның өчен ул бер сарык суеп пешерде һәм иткә күп итеп агу салды. Аннары Рәсүлуллаһ хозурына килеп, бүләк китергәнен әйтте. Рәсүле әкрам аны кабул итеп, сәхабәләрен чакырды, һәм барысы бергә ашарга утырдылар. Галәмнәрнең Сәеде сарык кәбабыннан бер кисәк өзеп алды да «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» – дип, мөбарәк авызына капты. Берничә тапкыр чәйнәгәч, шундук мөбарәк авызыннан чыгарды һәм: «Әй сәхабәләрем! Бу ризыктан кулларыгызны тартыгыз! Чөнки бу җилкә ите миңа агуланган икәнен хәбәр итте», – диде. Сәхабәләр шундук кулларын ризыктан тарттылар. Ләкин иттән бер кабым ашаган Бишр ибне Бәра хәзрәтләренең тәне шундук күгәрде, һәм ул шәһит булды. Сөекле Пәйгамбәребезгә Җәбраил галәйһиссәләм килде һәм мөбарәк төкерегенә кушылган агуның тәэсиреннән котылу өчен мөбарәк җилкәләре арасыннан хиҗамә (кан алдыру) ясатырга кушты. Шулай эшләнде. Аннары агулы кәбабны җиргә күмделәр. Бу эшне эшләгән Зәйнәбне тотып, Пәйгамбәр хозурына китерделәр.

Пәйгамбәребез аңа: «Бу сарык кәбабын син агуладыңмы?» – диде. Ул эшләгәнен танып: «Әйе! Мин агуладым!» – диде. Пәйгамбәребез: «Моны нигә эшләргә теләдең?» – дип сорагач, ул: «Син минем иремне, атамны, агамны үтердең. Мин үз-үземә: „Әгәр ул чыннан да пәйгамбәр булса, Аллаһ аңа белдерер. Булмаса, бу агу аңа тәэсир итәр һәм ул үләр. Шулай итеп аннан котылырбыз“, – дидем», – диде. Мөхтәрәм сәхабәләр бу вакыйгага бик кайгырдылар. Алар: «Җаннарыбыз сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Моны үтерикме?» – дип сорагач, үзенә кылынган һәр мыскылны гафу итүче Галәмнәрнең Сәеде моны да гафу итте. Бу зур мәрхәмәтне күргән Зәйнәб кәлимәи шәһадәт әйтеп мөселман булды.11 Хәйбәрдә кулга төшкән олҗалар һәм әсирләр арасында Хөяй ибне Әхтабның кызы Сафия дә бар иде. Ул баш җитәкченең хакы итеп, Пәйгамбәребезнең өлешенә төште. Галәмнәрнең Сәеде үзенең әсирен азат итте. Ул моңа бик тәэсирләнеп, чын күңеленнән кәлимәи шәһадәт әйтте һәм мөселман булды. Моңа бик сөенгән сөекле Пәйгамбәребез анабыз хәзрәти Сафияне никахы белән шәрәфләндереп сөендерде. Шулай итеп хәзрәти Сафия мөэминнәрнең анасы булды. Сәһба дигән урында туе ясалды, һәм кавын белән хөрмәдән вәлимә, ягъни туй мәҗлесе бирелде.12

Анабыз Сафиянең мөбарәк күзләрендә бер күгәрек күренә иде.

Сөекле Пәйгамбәребез: «Бу нинди эз?» – дип сорагач, ул болай диде: «Бер төнне төшемдә айның күктән төшеп, куенума кергәнен күргән идем. Моны ирем Кинанәгә сөйләгәч, ул: „Син безгә каршы килүче теге гарәп патшасының хатыны булырга күз төбәгәнсең!“ – дип, күземә сукты, һәм күргәнегезчә, ул күгәреп чыкты». Хәйбәр яулап алынганнан соң, яһүдләр Пәйгамбәребезгә мондый тәкъдим белән килделәр: «Әй Мөхәммәд! Без Хәйбәрдән китеп барырбыз. Ләкин без игенчелектә, кыр, йөзем һәм җимеш бакчаларын карауда яхшы аңлыйбыз. Теләсәң, бу уңдырышлы җирләрне безгә иҗарәгә бир. Без бу мөлкәтләрне эшкәртик тә чыккан уңышның яртысын сиңа бирик!» Сөекле Пәйгамбәребезнең һәм сәхабәләрнең кыр эшләре белән шөгыльләнергә вакытлары юк иде. Алар ислам динен тарату өчен тырышалар, Аллаһ юлында җиһад (җиһад фи сәбилилләһ) өчен көнне төнгә ялгап, туктаусыз эшлиләр иде.13 Бу тәкъдимгә Пәйгамбәребез риза булды һәм: «Теләгән вакытыбызда сезне чыгару шарты белән», – диде. Яһүдләр моны кабул иттеләр һәм Хәйбәр җирләрен эшкәртә башладылар.14 Пәйгамбәребез сәхабәләре белән җиңүче булып Мәдинәгә кайтты. Шул көннәрдә, араларында Өмме Хәбибә (радыяллаһу ганһә) дә булган, Хәбәшстанга һиҗрәт кылган мөһаҗирләрдән соңгы калган сәхабәләр Җәгъфәр ибне Әбү Талиб җитәкчелегендә Нәҗаши биргән ике корабка утырып, Җар портына төштеләр. Аннан дөяләргә атланып, Мәдинәгә килделәр. Унике ел элек Хәбәшстанга һиҗрәт кылган сәхабәләренең Җәгъфәр ибне Әбү Талиб җитәкчелегендә кайтканнарын күреп, Пәйгамбәребез бик сөенде. Хәзрәти Җәгъфәрнең маңгаеннан үбеп, аны күкрәгенә кысты һәм болай диде:

«Әй сәхабәләрем! Бу ризыктан кулларыгызны тартыгыз! Чөнки бу җилкә ите миңа агуланган икәнен хәбәр итте» Хәдис шәриф

«Хәйбәрнең яулап алынуынамы, әллә Җәгъфәрнең кайтуынамы сөенергә – белмим. Сезнең һиҗрәтегез ике мәртәбә: сез Хәбәш иленә дә, минем илемә дә һиҗрәт кылдыгыз». Алар Нәҗаши Әсхәмә җибәргән бүләкләрне һәм хатны Рәсүлуллаһка тапшырдылар. Анабыз Өмме Хәбибә белән туй да шул елны булды. Анабыз Өмме Хәбибә ул вакытта утыз алты яшендә иде. Хәйбәрдә алынган олҗалар Хөдәйбия килешүендә катнашкан бөтен мөхтәрәм сәхабәләргә, Хәйбәр яуында катнашучыларга, Хәбәшстаннан һиҗрәт кылып кайткан сәхабәләргә һәм яулап алуда катнашкан Дәүс кабиләсенә бүлеп бирелде.15

Хәйбәр яулап алыну белән, Гарәбстандагы бөтен яһүдләр Пәйгамбәребезнең әмере астына керделәр. Инде аларның мөшрикләргә ярдәм итү мөмкинлекләре калмады. Тирә-яктагы кабиләләр һәм дәүләтләр дә, коралы һәм гаскәре ягыннан яулап алу мөмкин түгел кебек тоелган Хәйбәр кальгасын алган мөселманнарның никадәр көчле икәнен аңладылар һәм бу ислам дәүләтеннән сакланырга керештеләр. Мәккә мөшрикләре Хәйбәрнең яулап алынуы белән зур кайгыга һәм өметсезлеккә төштеләр. Бу җиңүдән соң кечесе-олысы бик күп кабиләләр мөселман булу өчен Мөнәүвәрә Мәдинәгә килделәр һәм мөхтәрәм сәхабәләрдән булу шәрәфенә ирештеләр, хәтта гатафаннар да… Юлга кермәгән кайбер кабиләләр исә гаскәр җибәрелеп буйсындырылды.