Сөекле Пәйгамбәрем

Яңгыр догасы

Һиҗрәтнең алтынчы елында коточкыч корылык булды, күктән бер тамчы да төшмәде. Шуңа күрә җирдә үлән үсмәде, кешеләр дә, хайваннар да ачлык газабына дучар булдылар. Мөбарәк Рамазан аеның бер җомга көнендә кешеләр сөекле Пәйгамбәребезгә үз теләкләрен белдерделәр: «Йә Рәсүлуллаһ! Дога кылсаң иде, Аллаһы Тәгалә безгә яңгыр бирсә иде!..» Пәйгамбәребез сәхабәләре белән кырга чыгып, азан һәм камәт әйтмичә ике рәкагать намаз укыды. Пәйгамбәребез мөбарәк ридасын (өс киемен) әйләндереп куйды һәм тәкбир әйтте. Аннары мөбарәк кулларын җиңнәре арасыннан мөбарәк култык асты күренгәнче күтәрде һәм: «Аллаһым! Безгә яңгыр бир!..» – дип дога кыла башлады. Мөхтәрәм сәхабәләр: «Әмин! Әмин!» – диләр иде. Ул мизгелдә күк йөзе бик саф иде, бер болыт та юк иде. Рәсүле әкрам дога кылганда, җил исә башлады һәм күк йөзен болытлар каплады. Аннары вак кына яңгыр сибәли башлады. Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде: «Аллаһым! Бу яңгырны чиләкләп яудыр һәм безнең өчен хәерле ит!» – дип дога кылды. Шул мизгелдә яңгыр чиләкләп коя башлады. Пәйгамбәребезнең һәм мөхтәрәм сәхабәләрнең киемнәрендә коры урын калмады. Өйгә кайтып җиткәнче, су бөтен тирә-якны күлгә әйләндерде. Һәркем су ерып бара иде. Яңгыр туктамады. Ул көнне дә, икенче көнне дә, аннан соң да… Киләсе җомга намазы вакытында мөхтәрәм сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Яңгыр суыннан өйләребез җимерелә, терлекләребез бата башлады. Аллаһы Тәгаләгә дога кылсаң иде, яңгыр туктаса иде!..» – диделәр. Сөекле Пәйгамбәребез елмайды, мөбарәк кулларын күтәреп, болай дип дога кылды:

«Йә Раббым! Бу яңгырны басуларга, агач үсә торган җирләргә һәм үзәнлекләргә җибәр!» Шул мизгелдә бер атна буе яуган яңгыр туктады, ә дога кылынган җирләргә яңгыр ява башлады.

Галәмнәр нурга чумды
Мөхәммәд туган төнне,
Мөэмин, мөнафыйк аерылды
Мөхәммәд туган төнне.
Күктән җиргә нур иңде,
Җиделәр, кырыклар килде,
Раһибның теле тотылды
Мөхәммәд туган төнне.

«Бүген атлыларыбызның иң хәерлесе – Әбү Катадә, җәяүлеләребезнең иң хәерлесе – Сәләмә ибне Әква» Хәдис шәриф