Сөекле Пәйгамбәрем

ХӨДӘЙБИЯ ВАКЫЙГАСЫ

Нияте – гөмрә, ахыры – Хөдәйбия

Һиҗрәтнең алтынчы елының Зөлкагъдә ае иде. Бер төнне мөхтәрәм Нәби (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) төшендә мөхтәрәм сәхабәләр белән Мөкәррәмә Мәккәгә барып, Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф кылганнарын, аларның бер өлеше чәчләрен кыскартканын, бер өлеше кырдырганын күрде. Рәсүлуллаһ бу төшен сәхабәләренә сөйләгәч, алар бик нык дулкынландылар. Һиҗрәттән соң беренче тапкыр алар туып-үскән, ачылы-төчеле истәлекләр белән тулы гүзәл туган җирләре – Мәккәгә барачаклар иде. Биш вакыт намазда йөзләрен юнәлткән, сагынып яшәгән изге Кәгъбәне зиярәт кылачаклар, тавәф кылачаклар иде. Бу нинди гүзәл сөенечле хәбәр иде!.. Сөекле Пәйгамбәребезнең: «Сез һичшиксез Мәсҗидел-Харамга керәчәксез!» – дигән сөенечле хәбәрен алу белән, мөхтәрәм сәхабәләр шундук әзерләнә башладылар. Әзерлекләрне тәмамлагач, Хәбибе әкрам Мәдинәдә урынбасар итеп Габдулла ибне Өмме Мәктүмне калдырды. Зөлкагъдә аеның беренче дүшәмбесендә ул Касва исемле дөясенә атланды. Юлга әзерләнгән мең дүрт йөз сәхабәсе белән бергә алар Мәдинәдә калучылар белән саубуллаштылар. Гөмрәгә ният кылып, изге шәһәр Мәккәгә таба юл тоттылар. Үзләре белән юлчы коралы булган кылычларын һәм корбан чалу өчен җитмеш дөя алдылар. Юлчыларның ике йөзе атлы, дүртесе сәхабә хатыннар иде. Бу хатыннарның берсе сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк һәм пакь хатыны, анабыз хәзрәти Өмме Сәләмә иде. Зөлхөләйфә дип аталган микат урынына килеп җиткәч, алар ихрамга керделәр һәм өйлә намазын укыдылар. Аннары корбан чалыначак дөяләрнең колакларына билге салдылар, муеннарына бау бәйләделәр. Нәҗия ибне Җөндүб Әсләмигә ярдәмчеләр бирелде һәм аңа дөяләрне карау вазифасы йөкләнде. Габбад ибне Бишр егерме кешелек атлы отрядка башлык итеп билгеләнде һәм алга күзәтүгә җибәрелде. Бишр ибне Суфьян Мәккәгә хәбәрче итеп җибәрелде.1 Ихрам киеме кигән, акка төренгән сөекле Пәйгамбәребез һәм батыр сәхабәләр Аллаһы Тәгаләгә хәмед әйтә, Аның шанының бөеклеген раслый һәм Аңа ялвара башладылар:

«Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк! Ләббәйкә, ля шәрикә ләкә ләббәйк! Иннәл-хәмдә вән-нигъмәтә ләкә вәл-мөлк, ля шәрикә ләк!»

(Менә мин, Аллаһым, менә мин! Синең чакыруыңа сүзем белән дә, бөтен барлыгым белән дә кат-кат җавап бирдем, боерыгыңа буйсындым. Синең тиңдәшең юк, бөтен барлыгым белән Сиңа юнәлдем. Хәмед тә, нигъмәт тә Сиңа гына хас. Мөлек тә Синеке. Синең шәригең юк.) Бу мөбарәк тәлбия белән җир-күк яңгырый, Зөлхөләйфә нурлы бер һава белән төренә иде. Һәркем дулкынланган иде, һәм мөмкин кадәр тизрәк Мәккәгә барып җитү өчен алар Зөлхөләйфәдән кузгалдылар.

Юлда хәзрәти Гомәр белән хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадә Хәбибе әкрам янына килеп, борчылуларын белдерделәр: «Йә Рәсүлуллаһ! Синең белән сугыш хәлендә булган кешеләргә без коралсыз барабызмыни? Корәешләр сиңа һөҗүм итеп, мөбарәк тәнеңә зарар китерерләр дип куркабыз!..» Ике җиһан сәрвәре аларга: «Мин гөмрәгә ният кылдым. Бу хәлдә мин корал йөртергә теләмим», – диде.

Юл тыныч узды. Юл буендагы төрле кабиләләргә сугылдылар, һәм Пәйгамбәребез аларны исламга чакырды. Кайберләре кабул итүдән тартындылар, кайберләре бүләкләр җибәрделәр. Шулай итеп алар юлның яртысын үттеләр һәм Гусфан артындагы Гадирел-Әштат дигән урынга килеп җиттеләр. Монда элегрәк мәккәлеләргә хәбәр илтергә вазифа йөкләнгән хәзрәти Бишр ибне Суфьян корәешләр белән сөйләшеп кайткан иде. Ул күргәннәрен Пәйгамбәребезгә болай дип сөйләде: «Йә Рәсүлуллаһ! Корәешләр синең килүеңне ишеткәннәр. Куркып, тирә-яктагы кабиләләргә мәҗлесләр ясап, алардан ярдәм сораганнар. Сезгә каршы күзәтү өчен ике йөз кешелек атлы отряд чыгардылар. Тирә-яктагы кабиләләр бу үтенечне кабул итеп, Бәлдах дигән урында берләштеләр. Бик күп гаскәр тупладылар һәм сезне Мәккәгә кертмәскә ант иттеләр».

Бу хәбәргә Галәмнәрнең Сәеде бик кайгырды һәм болай диде: «Корәеш һәлак булды. Сугыш инде аларны ашап бетергән… Корәеш мөшрикләре үзләрендә берәр көч бар дип уйлыйлармыни? Аллаһ белән ант итәм, Аллаһы Тәгалә мине тарату өчен җибәргән бу дин өстен булмыйча, башым гәүдәмнән аерылмыйча, мин алар белән көрәшүдән һич тә туктамам!» Аннары ул батыр сәхабәләренә борылып, бу эш турында аларның фикерен һәм карашын сорады. Бөтен барлыклары белән Рәсүлуллаһка үзләрен багышлаган шанлы сәхабәләр: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле яхшырак белә. Җаннарыбыз сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Без Бәйтуллаһны тавәф кылу нияте белән юлга чыктык. Без беркемне дә үтерергә дә, сугышырга да килмәдек. Ләкин Кәгъбәне зиярәт кылуыбызга комачауларга теләсәләр, алар белән һичшиксез сугышырбыз һәм максатыбызга ирешербез!..» – диделәр. Мөхтәрәм сәхабәләрнең бу тәвәккәллеге сөекле Пәйгамбәребезгә ошады. Ул болай диде: «Алай булгач, Аллаһы Тәгаләнең мөбарәк исеме белән алга барыгыз!..» Сәхабәләр Пәйгамбәребезне уратып алып, «Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк!..» дип тәлбия һәм «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..» дип тәкбир әйтә-әйтә, Мәккәгә таба алга киттеләр.

Бер көнне өйлә вакытында Билал Хәбәши тавышының бөтен матурлыгы белән Мөхәммәди азанны укып, намаз вакыты кергәнен белдерде. Шул вакытта ике йөз кешелек Корәеш атлы отряды анда килеп җитте һәм Мәккә белән сәхабәләр арасына кереп, һөҗүмгә әзер хәлдә басты. Шулай булса да, Галәмнәрнең Сәеде бөек сәхабәләре белән сафка тезелеп намазга басты. Сөекле Пәйгамбәребез артында мең дүрт йөзләп сәхабәнең саф булып кыямда хәрәкәтсез басып торуы, рөкүгъгә иелүе – карап торырлык бер күренеш иде. Ә инде барысы бергә сәҗдәгә китүләре айбәтле бер тауның иелеп, кабат турайганына охшый иде.

«Аллаһы Тәгалә хакына, Корәеш миннән нәрсә генә сораса да, Бәйте шәрифне олуглау шарты белән кабул итәрмен!» Хәдис шәриф

Хөдәйбия сәфәре

Аларның Аллаһы Тәгалә хозурында шәрәфле маңгайларын туфракка куеп күрсәткән тыйнаклыклары кайбер Корәеш атлыларының күңелләренә ислам мәхәббәтен салды. Мөхтәрәм сәхабәләр сәлам биреп намаздан чыккач, Корәеш атлыларының башлыгы: «Мөселманнарның бу хәленнән файдаланып һөҗүм иткән булсак, күбесен үтерер идек!.. Алар намазда торганда ни өчен һөҗүм итмәдек?» – дип үкенде. Аннары иптәшләренә бу юлы җайны кулдан ычкындырмаячакларын белдерде: «Борчылмагыз. Барыбер алар үз җаннарыннан да, балаларыннан да кадерлерәк булган тагын бер намазга басачаклар!..» Аларның бу сүзләрен Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәләм аша вәхи җибәреп, Пәйгамбәребезгә белдерде. Иңгән изге аятьтә мәгънәсе буенча болай диелде: «(Әй Хәбибем!) Син алар арасында булып, (дошман каршында) аларга (сәхабәләреңә) намаз укытасың икән, (аларны ике өлешкә бүл,) бер өлеше синең белән (намазда, икенчесе дошман каршында) торсын. Коралларын янәшәләренә алсыннар. Синең белән намазда бер рәкагать укыганнар (намазны боза торган эшләрдән сакланып) дошман каршына китсеннәр. Аннары намазын укымаган икенче өлеше килеп, икенче рәкагатьне синең белән укысын, һәм алар да көбәләрен, саклану коралларын һәм коралларын янәшәләренә алсыннар. (Тәшәһһүдне синең белән укысыннар. Син сәлам биргәч, алар сәлам бирмичә дошман каршына китсеннәр; башта бер рәкагать укыганнар кире килеп, үзләре тагын бер рәкагать укысыннар һәм сәлам бирсеннәр. Икенче рәкагатьне имам белән укыганнар да кабат килеп, тагын бер рәкагать укып, намазны тәмамласыннар һәм сәлам бирсеннәр.) Кяферләр сезнең коралларыгыздан һәм әйберләрегездән гафил калуыгызны, сезгә кинәт һөҗүм итүне телиләр… Әгәр сезгә яңгырдан авырлык булса, яки авыру булсагыз, коралларыгызны куюда сезгә гөнаһ юк. Ләкин барыбер бөтен саклык чараларын күрегез. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә кяферләргә хурлыклы газап әзерләде».2 Икенде вакытында хәзрәти Билал азан әйткәч, Корәеш атлылары тагын Мәккә белән мөхтәрәм сәхабәләр арасында һөҗүмгә әзер хәлдә тордылар. Пәйгамбәребез сәхабәләренә изге аятьтә күрсәтелгәнчә намаз укытты. Мөселманнарның шулай сак булып намаз укуларына мөшрикләр гаҗәпләнделәр. Аллаһы Тәгалә аларның йөрәкләренә курку салды. Алар бернинди хәрәкәт ясарга да кыймадылар. Мәккәгә хәбәр илтер өчен моннан киттеләр. Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре дә моннан Мәккәгә таба кузгалдылар. Изге Мәккә чигенә килеп җиткәч, Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөясе Касва, күренеп торган бернинди сәбәп булмаса да, кинәт чүкте. Аны торгызырга бик тырыштылар, ләкин ул тормады. Шуннан соң Галәм Солтаны болай диде: «Аның мондый чүгү гадәте юк. Ләкин кайчандыр (Әбраһәнең) филен Мәккәгә керүдән тоткан Аллаһы Тәгалә хәзер Касваны да тотып калды. Барлыгым кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: Корәеш Аллаһы Тәгалә Харәм эчендә эшләүне хәрам кылган нәрсәләрдән (сугышуны, кан коюны ташлау кебек) нәрсә генә сораса да, аларның бу үтенечләрен һичшиксез үтәрмен!»

Шуннан соң Касваны торгызырга теләделәр. Дөя сикереп торды. Ул Харәм чикләре эченә кермәде, нәкъ чик өстендә урнашкан Хөдәйбия дигән урында туктады. Пәйгамбәребез һәм мөхтәрәм сәхабәләр суы аз булган бу урында тукталдылар.

«Корәеш мөшрикләре үзләрендә берәр көч бар дип уйлыйлармыни? Аллаһ белән ант итәм, Аллаһы Тәгалә мине тарату өчен җибәргән бу дин өстен булмыйча, башым гәүдәмнән аерылмыйча, мин алар белән көрәшүдән һич тә туктамам!» Хәдис шәриф

Рәсүле әкрам үзенең чатырын мөбарәк Мәккә чигеннән читтә кордырды. Ул сәхабәләре белән шунда көтә башлады. Намаз вакыты кергәч, алар намазларын Мөкәррәмә Мәккә чикләре эчендә укыйлар иде. Коеларда эчәргә дә, кулланырга да су калмаган иде. Су бары тик Пәйгамбәребезнең комганында гына бар иде. Авыр хәлдә калган сәхабәләр: «Җаннарыбыз сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Безнең янда су бары тик синең комганыңда гына бар. Без һәлак булдык», – диделәр.

Галәмнәрнең Сәеде: «Мин сезнең арада булганда, сез һәлак булмассыз», – диде. Аннары ул «Бисмилләһ» дип, мөбарәк кулын комган өстенә куйды. Кулын күтәреп: «Алыгыз!..» – дигәч, мөбарәк бармаклары арасыннан чишмә кебек су ага башлады. Мөхтәрәм сәхабәләр туйганчы су эчтеләр, тәһарәт алдылар, бөтен су тулыпларын тутырдылар, атларына һәм дөяләренә су эчерделәр. Сәхабәләренә елмаеп караган мәрхәмәт диңгезе сөекле Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләгә хәмед әйтте. Ул көнне анда булган хәзрәти Җабир ибне Габдулла: «Без мең дүрт йөз кеше идек. Хәтта йөз мең кеше булсак та, ул су барыбызга да җитәр иде», – диде.

Бәйгате Ризван

Рәсүле әкрам Хөдәйбиядә булганда, элек-электән мөселманнар белән дус булган Хозага кабиләсенең башлыгы Бөдәйл аның янына килде һәм тирә-яктагы кабиләләр кушылып, Корәеш гаскәренең Хөдәйбия янында тукталганын, гаскәрләре таркалганчы сугышырга ант иткәннәрен хәбәр итте. Шуннан соң Пәйгамбәребез болай диде: «Без монда беркем белән дә сугышырга килмәдек. Без бары тик гөмрә кылырга, Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф һәм зиярәт кылырга килдек. Шулай да, кем дә булса безне Бәйтуллаһны зиярәт кылудан тыярга маташса, без аның белән сугышырбыз. Һичшиксез, сугышлар корәешләрне бик нык туздырган, хәлсезләндергән һәм аларга бик күп зыян китергән. Әгәр алар теләсәләр, мин алар белән бер вакытлыча солых мөддәтен билгелим. Бу мөддәт эчендә алар миннән куркынычсызлыкта булсыннар. Алар минем белән башка кабиләләр арасына кермәсеннәр; мине алар белән күзгә-күз калдырсыннар. Әгәр мин бу кабиләләрне җиңсәм һәм Җәнабе Хак аларга һидаять (туры юл) биреп, алар мөселман булсалар, Корәеш мөшрикләре дә, теләсәләр, алар кебек мөселман була алырлар. Әгәр мин, алар уйлаганча, башка җәмәгатьләрне җиңә алмасам, ул чакта алар үзләре дә ял итәрләр, көч җыярлар. Әгәр Корәеш мөшрикләре боларны кабул итмичә, минем белән сугышырга алынсалар, барлыгым кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин тарату өчен тырышкан бу дин юлында башым гәүдәмнән аерылганчы алар белән сугышырмын. Ул чакта Аллаһы Тәгалә дә миңа ярдәм итү турындагы вәгъдәсен, һичшиксез, үтәр!»

Хозага кабиләсенең башлыгы Бөдәйл Пәйгамбәребезнең сүзләрен Корәеш караргаһына җиткерер өчен юлга чыкты. Рәсүлуллаһның сүзләрен Бөдәйлдән тыңлаганнан соң, мөшрикләр сөйләшүләр алып бару өчен Пәйгамбәребез янына үзләренең күренекле кешеләреннән Гурвә ибне Мәсгудны җибәрделәр. Гурвә корәешләрнең беркемне дә Мәккәгә кертмәскә катгый карар кылганнарын белдергәч, Хәбибе әкрам болай диде: «Әй Гурвә! Аллаһ өчен әйт! Менә бу корбанлык дөяләрне корбан чалуга, менә бу Мөгаззәмә Кәгъбәне зиярәт һәм тавәф кылуга комачаулап буламы?» Аннары ул Хозага кабиләсе башлыгына әйткәннәрен Гурвәгә дә сөйләде.

Гурвә, бер яктан, Пәйгамбәребезне тыңласа, икенче яктан, мөхтәрәм сәхабәләрнең үз-үзләрен тотышына һәм кылыкларына, бер-берсенә һәм Галәмнәрнең Сәеденә мөнәсәбәтләренә, аларның ихтирамына һәм хөрмәтенә игътибар итә иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең тәкъдимен тыңлаганнан соң, ул торды һәм моны корәешләргә сөйләр өчен китте. Алар янына барып: «Әй Корәеш җәмәгате! Мин Византия императоры (кайсар), Нәҗаши, Иран шаһы (кисра) кебек бик күп патшалар хозурына илче булып барганымны беләсез. Ант итәм, мин моңа кадәр бер патшага да мөселманнарның Мөхәммәдкә күрсәткән кадәр хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелгәнен күрмәдем. Аның сәхабәләренең берсе дә аның рөхсәтеннән башка сөйләми. Аның башыннан бер чәч бөртеге төшсә, аны эләктереп алалар да, бәрәкәт өчен куеннарында саклыйлар. Аның янында сөйләшкәндә, тавышларын ишетелмәслек итеп әкренәйтәләр. Аңа булган хөрмәтләре аркасында аның йөзенә карый алмыйлар, күзләрен аска төшерәләр. Ул сәхабәләренә бер ишарә ясаса яки бер боерык бирсә, җаннары бәрабәренә булса да, аны үтәргә тырышалар.

Әй Корәеш җәмәгате! Никадәр кылычларыгызга тотынсагыз да, бөтен чараларга мөрәҗәгать итсәгез дә, алар сезгә Пәйгамбәрләренең бер чәч бөртеген дә бирмәсләр. Хәтта аңа бернинди зарар килүенә дә, аңа берәрсенең кагылуына да юл куймаслар. Хәл шундый. Моннан соңгысын яхшылап уйлагыз! Хәл шулай булганда, Мөхәммәд безгә яхшы бер солых тәкъдим итә, моннан файдаланыгыз!» – диде.

Корәеш мөшрикләре бу сүзләрне кабул итмәделәр, Гурвәгә тупас мөгамәлә кылдылар һәм аның күңелен рәнҗеттеләр. Корәеш караргаһыннан бернинди хәбәр килмәгәч, Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тәкъдимнәрен кабатлау өчен Хираш ибне Өмәййәне илче итеп җибәрде. Мөшрикләр ислам илчесенә бик тупас мөгамәлә кылдылар. Аның дөясен суеп ашадылар, үзен үтерергә ташландылар. Алар кулыннан көчкә котылган Хираш ибне Өмәййә Пәйгамбәребез янына килеп, хәлне сөйләгәч, ул илчесен шулай мыскыл итүләренә бик кайгырды. Шул вакытта мөшрикләр караргаһыннан Әхабиш кабиләсенең башлыгы Хөләйс күренде. Ул Пәйгамбәребезгә таба килә иде. Мөшрикләр аңа илчелек вазифасын йөкләгәннәр иде. Хөләйснең килгәнен күргәч, сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Бу килүче корбанга хөрмәт күрсәтүче, Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын үтәргә һәм гыйбадәт кылырга тырышучы бер кавемнән. (Әй сәхабәләрем!) Корбанлык дөяләрне аңа таба куыгыз, күрсен!» Мөхтәрәм сәхабәләр корбанлык дөяләрне аңа таба җибәрделәр һәм: «Ләббәйкә, Аллаһуммә ләббәйк!» – дип тәлбия әйттеләр. Муеннары бәйләнгән, колакларына билге салынган корбанлыкларны күргәч, Хөләйс аларга озак карап торды. Аның күзләре яшькә тулды, һәм ул җан тирәнлегеннән чыккан моңсу тавыш белән: «Мөселманнарның Кәгъбәне тавәф һәм зиярәт кылудан башка бернинди нияте дә юк. Аларны моннан тыю – нинди начар эш! Кәгъбәнең Раббысы белән ант итәм, корәешләр бу ялгыш эшләре аркасында һәлак булачаклар!» – димичә булдыра алмады. Бу сүзләрне ишеткәч, Галәмнәрнең Сәеде: «Әйе, шулай, әй Кинанә угылларыннан булган кардәш», – диде. Хөләйс оялып, Рәсүлуллаһ янына килә алмады гына түгел, аның мөбарәк йөзенә дә карый алмады. Ул Корәеш караргаһына кире кайтты. Күргәннәрен сөйләп, үз фикерен ачыктан-ачык әйтте: «Сезнең аны Кәгъбәне зиярәт кылудан тыюыгызны дөрес дип тапмыйм». Корәеш мөшрикләре бик ачуландылар һәм Хөләйсне наданлыкта гаепләделәр.

«Әй Гурвә! Аллаһ өчен әйт! Менә бу корбанлык дөяләрне корбан чалуга, менә бу Мөгаззәмә Кәгъбәне зиярәт һәм тавәф кылуга комачаулап буламы?» Хәдис шәриф

Бу юлы мөшрикләр илче итеп рәхимсезлеге белән дан тоткан Микраз ибне Хафсны җибәрделәр. Ул да үз җавабын алып кире кайтты. Микразның илчелегеннән соң мөшрикләрне мөселманнар кинәт һөҗүм итәр дигән курку биләп алды.

Пәйгамбәребез эшне ярты юлда калдырырга теләми иде һәм корәешләр арасында абруйлы булган бер сәхабәсен җибәрергә теләде. Ахыр чиктә хәзрәти Госманны җибәрергә карар кылынды. Сөекле Пәйгамбәребез Госман ибне Гаффанга болай диде: «Аларга: „Без монда беркем белән дә сугышырга килмәдек. Без бары тик Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф һәм зиярәт кылырга килдек. Үзебез белән алып килгән корбанлык дөяләрне чалып кайтачакбыз“, – дип әйт һәм аларны исламга чакыр!» Моннан тыш, ул аңа Мәккәдәге мөселманнарга Мәккәнең якын арада фәтех ителәчәге турында сөенечле хәбәр җиткерергә дә кушты.3

Хәзрәти Госман мөшрикләр янына барып, Пәйгамбәребезнең сүзләрен нәкъ шул килеш җиткерде. Алар хәзрәти Госман китергән тәкъдимне дә кире кактылар. Теләсә, бары тик үзе генә Бәйтуллаһны тавәф кыла алачагын әйттеләр. Хәзрәти Госман исә: «Рәсүл галәйһиссәләм Бәйтуллаһны тавәф кылмыйча, мин дә кылмам!» – диде. Моңа бик ачуланган мөшрикләр аны тотып калдылар. Бу хәбәр сәхабәләргә: «Госман шәһит ителгән», – дигән рәвештә килеп иреште. Моны Пәйгамбәребезгә җиткергәч, ул бик кайгырды һәм: «Бу хәбәр дөрес булса, бу кавем белән сугышмыйча, моннан китмәячәкбез», – диде. Аннары анда үскән Сәмүрә исемле агач астына утырып: «Аллаһы Тәгалә миңа сезнең бәйгать бирүегезне боерды», – дип, сәхабәләрен бәйгатькә чакырды. Батыр сәхабәләр кулларын Пәйгамбәребезнең мөбарәк кулы өстенә куеп: «Аллаһы Тәгалә сиңа җиңү насыйп иткәнчегә кадәр, синең алдыңда сугыша-сугыша фәтехне тормышка ашырырга яки бу юлда шәһит булырга бәйгать бирдек!» – дип сүз бирделәр. Пәйгамбәребез бер кулын икенче кулы өстенә куеп, анда булмаган хәзрәти Госман исеменнән үзе үзенә бәйгать бирде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренең бу бәйгатенә бик шатланды һәм: «Агач астында чын күңелдән бәйгать бирүчеләрнең берсе дә җәһәннәмгә кермәячәк», – диде. Бу бәйгатьне Бәйгате Ризван дип атадылар.4 Мөхтәрәм сәхабәләр (радыяллаһу ганһүм) инде кылычларын кынларыннан чыгарып, урыннарында тора алмыйлар, Рәсүл галәйһиссәләмнең бер ишарәсен көтәләр иде. Шул вакытта ислам караргаһын күзәткән Корәеш шымчылары мөҗаһидләрнең сөекле Пәйгамбәребезгә шәһитлек шәрбәтен эчкәнчегә кадәр бу юлда сугышырга бәйгать биргәннәрен һәм әзерлек күргәннәрен күрделәр. Алар шундук Корәеш караргаһына барып, булган хәлләрне сөйләделәр. Пәйгамбәребез һәр ихтималга каршы төннәрен сәхабәләрен саклау өчен каравылчылар калдыра иде. Хәзрәти Госман тотып калынган көннәрнең бер төнендә Микраз җитәкчелегендәге илле кешелек бер мөшрик төркеме ислам сугышчыларын йоклаган килеш басып алу өчен һөҗүм итте. Ул төнне Мөхәммәд ибне Мәсләмә һәм аның иптәшләре каравылда тора иде. Килгән кяферләрне алар кыска гына бәрелештән соң эләктереп алдылар. Бары тик Микраз гына кача алды. Әсирләрне Рәсүлуллаһ янына китерделәр. Аларның бер өлеше бикләп куелды, бер өлеше гафу ителде. Мөшрикләр икенче төнне дә һөҗүм итмәкче булдылар, ләкин тагын тотылдылар. Пәйгамбәребез аларны да гафу итеп җибәрде.

Хөдәйбия солых килешүе

Ислам гаскәренең көне-төне сугышка әзер хәлдә торганын һәм теләсә кайсы мизгелдә һөҗүм итә алачагын аңлагач, кяферләр гаскәренең йөрәкләренә курку төште. Килешү төзүдән башка чыгу юлы юклыгын күреп, алар ашыгыч рәвештә илчеләр төркеме сайладылар. Сөһәйл ибне Гамр җитәкчелегендә сайланган бу төркемгә: «Бу елны Мәккәгә кермәү шарты белән килешү төзегез», – диелде.

Сөекле Пәйгамбәребез Корәеш илчеләрен кабул итте. Илчеләрнең беренче таләбе бикләп куелган кешеләрен азат итү булды. Галәмнәрнең Сәеде: «Мәккәдә тотып калынган сәхабәләремне азат итмичә торып, мин сезнең бу кешеләрегезне җибәрмим!» – диде. Сөһәйл: «Дөресе, син безгә бик гадел һәм инсафлы мөгамәлә кылдың», – дип, Мәккәдә тотып калынган хәзрәти Госманны һәм моңа кадәр корәешләр бикләп куйган ун чамасы сәхабәне азат иттерде. Шуннан соң һөҗүм вакытында тотылып бикләнгән мөшрикләр азат ителде.

Озак сөйләшүләрдән соң килешүгә ирештеләр. Аны язу чираты җитте. Язучы итеп хәзрәти Гали сайланды. Солых килешүен язу өчен кәгазь һәм каләм-кара әзерләнде. Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән Хәбибуллаһ хәзрәти Галигә: «Яз:

„Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!“» – диде. Сөһәйл шундук моңа каршы чыкты: «Ант итәм, мин „Рахман“ сүзенең нәрсә икәнен белмим. Болай язма; „Бисмикә Аллаһуммә“ дип яз! Югыйсә солыхка ризалашмыйм!» Пәйгамбәребез солых төзүдә бик зур хикмәтләр күрә иде. Шуңа күрә ул: «„Бисмикә Аллаһуммә“ дә яхшы», – диде һәм хәзрәти Галигә шулай язарга боерды. Язылганнан соң, Пәйгамбәребез: «Болар – Аллаһның Рәсүле Мөхәммәднең Сөһәйл ибне Гамр белән килешкән, солых төзегән һәм шартларын ике як та үтәр өчен имзалаган маддәләре», – дигәч, Сөһәйл хәзрәти Галинең кулыннан тотып алды. Ул Пәйгамбәребезгә борылып: «Ант итәбез, әгәр без синең Аллаһның Рәсүле икәнеңне таныган булсак, сиңа каршы чыкмас идек, Кәгъбәне зиярәт кылуыңа комачауламас идек. Шуңа күрә „Аллаһның Рәсүле“ урынына „Габдулла улы Мөхәммәд“ дип яз!» – диде.

Пәйгамбәребез моны да кабул итеп, болай диде: «Аллаһ белән ант итәм, сез мине ялганчыга чыгарсагыз да, мин барыбер, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле. Исемемне һәм атамның исемен яздыру минем пәйгамбәрлегемне юкка чыгармый бит. Әй Гали! Аны сызып ташла да, „Мөхәммәд ибне Габдулла“ дип яз».

Мөхтәрәм сәхабәләрнең берсенең дә күңеле «Аллаһның Рәсүле» сүзләренең сызылуына риза булмады. Бер мизгелгә бөтен нәрсәне онытып, алар: «Әй Гали! „Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд“ дип яз, югыйсә безнең белән бу мөшрикләр арасындагы эшне кылыч кына хәл итәр!..» – диделәр. Пәйгамбәребез сәхабәләренең бу гайрәтенә шатланды, ләкин мөбарәк куллары белән аларга эндәшмәскә ишарә ясады. Хәзрәти Галигә аны сызарга боергач, ул: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Синең бу мөбарәк сыйфатыңны сызарга кулым бармый!..» – дип гафу үтенде. Сөекле Пәйгамбәребез аңа ул урынны күрсәтергә кушты. Күрсәткәч, ул язуны аның кулыннан алды, бу сүзләрне үзенең мөбарәк бармагы белән сызды һәм «Габдулла улы» дип яздырды. Аннары маддәләрне яза башладылар: 1) Килешү ун ел гамәлдә булачак; бу вакыт эчендә ике як бер-берсе белән сугышмаячак.

«Агач астында чын күңелдән бәйгать бирүчеләрнең берсе дә җәһәннәмгә кермәячәк» Хәдис шәриф

  1. Мөселманнар бу елны Кәгъбәне зиярәт кылмаячаклар, ләкин бер елдан соң зиярәт кыла алачаклар. 3) Кәгъбәне зиярәт кылырга килгән мөселманнар өч көн торачаклар һәм янәшәләрендә юлчы коралыннан башка корал йөртмәячәкләр. 4) Мөселманнар Кәгъбәне тавәф кылганда, Мәккә мөшрикләре Кәгъбәдән читкә чыгачаклар һәм мөселманнарга иркен тавәф кылу мөмкинлеге бирәчәкләр.

  1. Корәешләрдән мөселман булган берәр кеше үзенең вәлиеннән рөхсәтсез Мәдинәгә китсә, ул кире кайтарылачак; ә мөселманнарның берәрсе Корәеш ягына күчеп, Мәккәгә китсә, кире кайтарылмаячак. Бу маддә турында хәзрәти Гомәр: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу шартны да кабул итәсеңме?» – дип сорагач, сөекле Пәйгамбәребез елмаеп: «Әйе. Бездән аларга китәчәкләрне Аллаһы Тәгалә бездән ерак итсен!» – диде.

  2. Сәхабәләрдән берәрсе хаҗ яки гөмрә кылу нияте белән Мәккәгә килсә, аның җаны һәм малы куркынычсызлыкта булачак.

  3. Мөшрикләрнең берәрсе Шамга, Мисырга яки башка җиргә барышлый Мәдинәгә сугылса, аның да җаны, малы куркынычсызлыкта булачак.

  4. Башка гарәп кабиләләре теләгән якның яклавына керә алачаклар, мөселманнар белән дә, мөшрикләр белән дә берләшергә ирекле булачаклар.5

Килешүне имзалау чираты җитте. Шул вакытта ислам гаскәренә таба аякларындагы чылбырларын сөйрәп бер кеше килгәне күренде. Ул якынайганнан-якыная барды һәм: «Коткарыгыз мине!..» – дип кычкырды. Бу тавышны ишеткәч, Корәеш илчеләре башлыгы шундук урыныннан сикереп торды. Кулына чәнечкеле агач ботагы алып, аның башына, йөзенә суга башлады. Тегесе бөтен көчен җыеп, үзен Рәсүлуллаһның мөбарәк тезләре төбенә атты һәм: «Коткар мине, йә Рәсүлуллаһ!» – дип ялварды. Бу Мәккәдә мөселман булу шәрәфенә ирешкәне өчен атасы чылбырга бәйләп куйган бер мөселман иде. Аны көн саен каты газаплыйлар, потларга табынырга мәҗбүр итәләр иде. Мөшрикләрнең Хөдәйбиягә китүеннән файдаланып, ул чылбырларын өзгән, беркемгә дә күренмичә Мәккәдән чыккан һәм мөселманнар янына ашыккан иде. Һидаятькә ирешкән бу мөбарәк кеше мөшрик илчеләре башлыгы Сөһәйлнең улы хәзрәти Әбү Җәндәл иде. Сөһәйл улы Әбү Җәндәлне күрсәтеп, Пәйгамбәребезгә: «Әле генә язган килешүебез буенча, син миңа кайтарырга тиешле беренче кеше – менә шушы!» – диде.

Пәйгамбәребез дә, сәхабәләр дә бик нык тетрәнделәр. Һәркем Рәсүлуллаһның нинди җавап бирәчәген түземсезлек белән көтә иде. Бер якта – солых килешүе, икенче якта – газап астында калган бер сәхабә… Галәмнәрнең Сәеде Сөһәйлгә: «Без бу солых килешүен әле имзаламадык!» – диде. Сөһәйл үҗәтләнде: «Әй Мөхәммәд! Килешүнең маддәләрен без улым монда килгәнче үк язып бетергән идек. Әгәр улымны кайтармасаң, мин беркайчан да бу солых килешүенә имза куймам!» Пәйгамбәребез: «Аны минем хатирәм өчен килешүдән читтә калдыр», – дисә дә, мөшрикләр моны кабул итмәделәр. Сөһәйл ибне Гамр улын сөйрәп алып киткәндә, Әбү Җәндәл ачыргаланып кычкыра иде: «Йә Рәсүлуллаһ! Әй мөселман кардәшләрем!.. Мөселман булу шәрәфенә ирешеп, сезгә сыенып килгән килеш, мине мөшрикләргә тапшырасызмыни? Миңа көн саен түзеп булмаслык газаплар кылынуын лаеклы күрәсезмени? Йә Рәсүлуллаһ! Динемнән ваз кичтерсеннәр дипме мине кире кайтарасыз?!..»

Йөрәкне өзгән бу ялваруга түзү бик авыр иде. Күңелләре яраланган сәхабәләр елый башладылар. Мәрхәмәт диңгезе сөекле Пәйгамбәребезнең дә мөбарәк күзләре яшькә тулды. Ул Сөһәйл янына барып: «Кирәкми! Аны миңа бүләк ит!» – дип үтенде. Ләкин Сөһәйл: «Мөмкин түгел, бирмим!» – дип җавап бирде. Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез Әбү Җәндәлне юатып: «Әй Әбү Җәндәл! Тагын бераз сабыр ит! Сиңа кылынганнарга түз! Боларның әҗерен Аллаһы Тәгаләдән сора. Аллаһы Тәгалә сиңа һәм синең кебек көчсез, ярдәмчесез мөселманнарга һичшиксез киңлек һәм чыгу юлы насыйп итәчәк», – диде һәм: «Биргән сүзебездә тормау безгә килешми», – дип өстәде. Әбү Җәндәл: «Ярый, йә Рәсүлуллаһ», – дип, сабыр итәчәген белдерде.

Йөрәкне өзгән бу хәлгә хәтта илчеләр төркемендәге мөшрикләр дә түзә алмадылар һәм: «Әй Мөхәммәд! Синең хатирәң өчен без Әбү Җәндәлне үз яклавыбызга алабыз. Сөһәйлгә аны газапларга юл куймабыз!» – диделәр.

Шуннан соң Рәсүлуллаһ белән мөхтәрәм сәхабәләрнең күңелләре бераз тынычланды. (Сөһәйл ибне Гамр Мәккә фәтхеннән соң мөселман булып, мөхтәрәм сәхабәләрдән булды.) Солых килешүе ике нөсхәдә язылды, һәм ике як та аңа имза куйды. Мөшрикләр үз караргаһларына кайттылар.6 Мөселманнарга файдасыз кебек күренгән бу маддәләр өчен Корәеш илчеләре бик шат иделәр. Ләкин, киресенчә, бу солых килешүе мөэминнәр өчен зур җиңү иде, һәм бу маддәләр мөселманнар файдасына иде. Беренчедән, мөшрикләр мөселманнарның дәүләт булуын таныдылар. Мәккәдән бер мөшрик, сәүдә яки башка берәр эш өчен Шамга, Мисырга барганда Мәдинәгә сугылса, аның җаны-малы куркынычсызлыкта булачак иде. Шулай итеп, мөшрикләр мөселманнарның тормышын якыннан күрәчәкләр, исламның гаделлегенә, сәхабәләрнең бер-берсенә гүзәл мөгамәләсенә сокланачаклар һәм исламны яратачаклар иде. Ахыр чиктә алар мөселман булып, сәхабәләр сафына кушылачаклар иде. Ун ел дәвам итәргә тиешле бу килешү белән мөселманнар артачак, ныгыячаклар иде. Ислам һәр якка таралачак иде. Ләкин «Корәешләрдән берәрсе мөселман булып, Мәдинәгә сыенырга теләсә, кире кайтарылачак» дигән маддә Пәйгамбәребезне бик борчыды, һәм ул: «Аллаһы Тәгалә алар өчен, әлбәттә, бер киңлек, бер чыгу юлы бар итәчәк», – диде. Инде мөшрикләр белән эшлисе эш калмаган иде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөхтәрәм сәхабәләргә: «Торыгыз! Корбаннарыгызны чалыгыз. Башларыгызны кырдырганнан соң, ихрамнан чыгыгыз», – диде. Пәйгамбәребез һәммәсеннән алда үзенең корбанын чалды. Аннары аның чәчтарашы хәзрәти Хираш ибне Өмәййә аның башын кырды. Мөхтәрәм сәхабәләр ул мөбарәк чәчләрне җиргә төшкәнче һавада ук эләктереп алдылар һәм бәрәкәт өчен саклап куйдылар. Сәхабәләр дә корбаннарын чалдылар; аларның бер өлеше чәчләрен кырдырды, бер өлеше кыскартты.7

«Әй Әбү Җәндәл! Тагын бераз сабыр ит! Сиңа кылынганнарга түз! Боларның әҗерен Аллаһы Тәгаләдән сора. Аллаһы Тәгалә сиңа һәм синең кебек көчсез, ярдәмчесез мөселманнарга һичшиксез киңлек һәм чыгу юлы насыйп итәчәк» Хәдис шәриф

Хөдәйбиядә алар егерме көн чамасы тордылар. Пәйгамбәребез иптәшләре белән бергә Мәдинәгә кайтырга кузгалды. Юлда Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә Фәтех сүрәсен вәхи итеп иңдерде һәм Үзенең нигъмәтен һәм ярдәмен тәмамлаячагы турында сөенечле хәбәр бирде. Галәм Солтаны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җиңүче булып нурлы Мәдинәгә кайткан көннәрдә Корәешнең Сәкыйф кабиләсеннән Әбү Бәсыйр мөселман булу шәрәфенә иреште. Мөшрикләр арасында яши алмаячагын аңлаган Әбү Бәсыйр Мәдинәгә җәяүләп килде. Ләкин Хөдәйбия килешүе таләп иткәнчә, ул Мәдинәдән китте һәм Кызыл диңгез ярындагы Гыйс дигән урынга урнашты.8

Бу урын Корәеш мөшрикләре Шамга бара торган сәүдә юлы өстендә иде. Шуннан соң Корәештән мөселман булганнар Мәккәне ташлап, Мәдинәгә түгел, Гыйска, Әбү Бәсыйр янына китә башладылар. Аларның беренчесе хәзрәти Әбү Җәндәл иде. Аннары моның арты өзелмәде. Алар илле, йөз, ике йөз, өч йөз кеше булдылар. Шамга барганда Корәеш кәрваны бу урыннан узарга мәҗбүр иде. Хәзрәти Әбү Бәсыйр һәм аның янындагы мөселманнар моннан узган мөшрикләрне тотып алалар һәм аларга мөселман булырга тәкъдим итәләр иде. Мөселман булмаганнар белән сугышып, аларны авыр хәлдә калдыралар иде. Шам сәүдә юлларының өзелгәнен күргәч, Мәккә мөшрикләре Мәдинәгә илчеләр төркеме җибәрделәр. Алар Хөдәйбия солых килешүенең: «Корәешләрдән мөселман булган берәр кеше үзенең вәлиеннән рөхсәтсез Мәдинәгә китсә, ул кире кайтарылачак!..» – дигән маддәсен бетерүне ялварып сорадылар. Пәйгамбәребез мәрхәмәт кылып, аларның бу үтенечен кабул итте. Шулай итеп, корәешләр өчен Шамга сәүдә юлы яңадан ачылды. Ә мөселманнар сабыр итүләренең әҗере итеп Мәдинәгә, Пәйгамбәребез янына килделәр.

ӘЙ ГҮЗӘЛЛӘРНЕҢ ГҮЗӘЛЕ!

Әй гүзәлләрнең гүзәле, мине мәхәббәтең белән яндырдың!
Күзем бернәрсә күрми, акылым һәр мизгел хыялыңда!
Син – «Кабә кавсәйн» шаһы, мин исә – азгын бер кол,
Сиңа кунак булырга бу аптыраган ничек батырчылык итсен?
Бер мәрхәмәтле карашың белән үле күңелләрне терелттең,
Чиксез мәрхәмәтеңә сыенып, ишегеңне шакыдым!
Син – игелек чишмәсе, дәвалар диңгезе!
Бер тамчы лотфыңны бир миңа: дәртемә дәва юк!
Һәркем Мәккәгә килә – Кәгъбәгә, Сафа белән Мәрвәгә,
Ә мин синең өчен тауларны, калкулыкларны аштым!
Кичә төшемдә күрдем: башым күкләргә тиде,
Ишек төбеңдәге хезмәтчеләр муеныма басты дип уйладым!
Әй хәзрәти Җами, сөеклемнең былбылы!
Шигырьләрең арасыннан менә бу бәетне сайлап алдым:
«Теле асылынып төшкән кутыр этләр кебек,
Бер тамчы өмет итеп, ихсан диңгезеңә килдем».
Мәүләна Халид Багдади (куддисә сирруһ)

«Без сиңа һичшиксез ачык бер фәтех насыйп иттек» Фәтех: 1

Рәсүлуллаһның чакыру хатлары

Кояш галәмне яктыртмас иде,
ул җан дөньяга килмәсә,
нур бирмәс иде галәмгә,
мөбарәк туу мизгеле җитмәсә.
Бәллүр белән, шатлык белән
гөл йөзе әвәләнмәс иде,
күңелләргә чагылган нур белән
тәнгә әверелеп гәүдәләнмәсә.
Eyyübî