Сөекле Пәйгамбәрем

БӘНИ КОРӘЙЗА ЯУЫ

Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Хәндәк сугышыннан соң Мөнәүвәрә Мәдинәгә кайткач, анабыз хәзрәти Гаишәнең өенә килде. Коралларын һәм көбәсен салды. Мөбарәк тәне тузанга баткан иде. Ул юынды. Шул мизгелдә хәзрәти Дихъя кыяфәтендә, өстендә көбәсе һәм кораллары белән бер атлы килде. Бу Җәбраил галәйһиссәләм иде. Пәйгамбәребез аның янына килгәч, ул: «Әй Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле! Җәнабе Хак сиңа хәзер үк Корәйза угылларына каршы юлга чыгарга боера!» – дип, боерыкны җиткерде. Галәм Солтаны хәзрәти Билалны чакыртып, мөхтәрәм сәхабәләргә игълан итү өчен мондый боерык бирде: «Әй сәхабәләрем! Торыгыз, атларыгызга, дөяләрегезгә атланыгыз! Итагать итүчеләр икенде намазын Корәйза угылларының җирендә укысыннар!»

Хәбибе әкрам шундук көбәсен киеп, кылычын бәйләде. Мөбарәк башына тимер бүреген киде, калканын аркасына асты, сөңгесен кулына алды. Аннары атына атланды. Сәхабәләре арасына килеп, хәзрәти Галигә ислам байрагын бирде һәм аны алгы отряд итеп Мәдинәнең нәкъ көньяк-көнчыгышындагы тигезлектә урнашкан Корәйза яһүдләренең кальгасына җибәрде. Мәдинәдә урынбасар итеп Габдулла ибне Өмме Мәктүмне калдырды.1

Шанлы сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребезне уртага алып, «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» тәкбирләре арасында Мәдинәдән чыктылар. Юлда алар Ганм угыллары белән очраштылар. Тегеләр коралланып, Рәсүлуллаһны көтеп торалар иде. Пәйгамбәребез алардан: «Сезгә берәрсе очрадымы?» – дип сорады. Алар: «Йә Рәсүлуллаһ! Безгә Дихъя Кәлби очрады. Ул иярле ак качырга атланган иде. Ул качыр өстендә атластан бер бәрхет ябу бар иде», – диделәр. Сөекле Пәйгамбәребез аларга болай диде:

«Бу – Җәбраил. Ул Бәни Корәйзаның кальгаларын селкетсен һәм йөрәкләренә курку салсын дип, аларга җибәрелде…» Корәйза яһүдләренең кальгасына барып җиткәнче, ислам гаскәренең саны өч меңгә җитте. Хәзрәти Гали ислам байрагын Корәйза яһүдләренең кальгасы алдына кадады. Моны күргән яһүдләр Пәйгамбәребез турында начар сүзләр сөйли башладылар. Хәзрәти Гали барып, хәлне Пәйгамбәребезгә сөйләде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) өч мең гаскәр белән анда килгәч, мәрхәмәте белән яһүдләрне исламга чакырды. Яһүдләр бу гүзәл тәкъдимне кабул итмәделәр. Сөекле Пәйгамбәребезнең: «Алай булгач, Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең боерыгына буйсынып, кальгадан төшегез һәм бирелегез», – дигән тәкъдимен дә кире кактылар.

Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде укчылар остазы хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккаска: «Әй Сәгъд! Алга чык та аларга ук ат!» – диде. Хәзрәти Сәгъд һәм башка укчылар тәкбир авазлары арасында ук савытларындагы укларны яһүд кальгасына ата башладылар. Яһүдләр ук һәм таш атып җавап бирделәр, һәм шулай итеп сугыш башланды. Мөселманнар авыр хәлдә калганда аларга арттан суккан һәм көнләшеп Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлеген танымаган бу яһүд төркеменең кальга капкасын ачып, мәйданга чыгарлык батырлыгы юк иде.

«Әй сәхабәләрем! Торыгыз, атларыгызга, дөяләрегезгә атланыгыз! Итагать итүчеләр икенде намазын Корәйза угылларының җирендә укысыннар!» Хәдис шәриф

Сугыш камау рәвешендә дәвам итте. Ислам гаскәре арасындагы мөнафыйклар да кальгага яшерен хәбәр җибәреп: «Һич тә бирелмәгез! Мәдинәдән китүегезне сорасалар да, ризалашмагыз! Әгәр сугышны дәвам итсәгез, без сезгә бөтен көчебез белән ярдәм итәрбез, бернәрсәбезне дә сездән кызганмабыз. Әгәр сезне Мәдинәдән куып чыгарсалар, без дә сезнең белән бергә чыгып китәрбез!..» – диләр иде. Бу хәбәрне алгач, мөнафыйклардан ярдәм көткән яһүдләр саклануны яңа тәвәккәллек һәм яңа өмет белән дәвам иттеләр. Камау озакка сузылды, бер айга якын вакыт узса да, мөнафыйклардан бернинди ярдәм килмәде. Яһүдләрнең йөрәкләренә курку төште, һәм алар килешү төзергә теләүләрен белдерделәр.

Килешү төзү өчен Нәббаш ибне Кайс исемле бер яһүд Рәсүлуллаһ янына килде һәм: «Әй Мөхәммәд! Нәдыйр угылларына күрсәткән мәрхәмәтеңне безгә дә күрсәт. Малыбыз да, коралларыбыз да синеке булсын! Тик безнең канны гына түкмә. Балаларыбыз һәм хатыннарыбыз белән бергә җиребездән чыгып китәргә рөхсәт ит. Коралдан тыш, һәр гаилә өчен бер дөя йөге алып китәргә дә рөхсәт бир!..» – диде. Галәмнәрнең Сәеде: «Юк! Бу тәкъдимне кабул итә алмыйм!» – дип җавап бирде. Бу юлы Нәббаш: «Мал алып китүдән баш тартабыз. Безнең канны түкмә! Хатыннарыбызны һәм балаларыбызны алып китәргә рөхсәт ит!» – диде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Юк! Бернинди шартсыз минем хөкемемә буйсынудан, итагать итеп бирелүдән башка чарагыз юк!» – диде. Яһүд Нәббаш аянычлы хәлдә кальгага кайтып, сөйләшүләрне җиткерде. Бу юлы Корәйза угыллары зур өметсезлеккә һәм кайгыга баттылар.2 Аларның башлыкларыннан Кәгъб ибне Әсәд инсафка килеп, кавеменә болай дип танып, тәкъдим ясады: «Әй кавемем! Күргәнегезчә, башыбызга зур бәла төште. Бу хәлдә минем сезгә өч киңәшем бар. Шулардан теләгәнегезне сайлап, шуңа карап эш итә аласыз! Беренчесе: менә бу затка иярик һәм аның пәйгамбәрлеген таныйк! Аллаһ белән ант итәм, аның Аллаһ җибәргән, сыйфатларын үз китапларыбызда күргән пәйгамбәр икәнен барыбыз да беләбез. Әгәр без аңа иман китерсәк, каннарыбыз, балаларыбыз, хатыннарыбыз һәм малларыбыз котылыр. Безнең аңа иярмәвебезнең бердәнбер сәбәбе – гарәпләрдән көнләшүебез һәм аның Исраил угылларыннан булмавы. Ләкин бу бит Аллаһның үз эше. Әйдәгез, аңа иярик!..» Яһүдләр барысы бергә каршы чыктылар һәм: «Юк! Без моны кабул итмибез һәм үзебездән башка беркемгә дә иярмибез!» – диделәр.

Бу юлы Кәгъб икенче тәкъдимен ясады: «Әйдәгез, барыбыз да балаларыбызны һәм хатыннарыбызны үтерик тә, артыбызда кайгыртасы кеше калмагач, мөселманнарга каршы чыгыйк, үлгәнчегә кадәр сугышыйк!..» Яһүдләр моны да кире кактылар.

Өченче тәкъдимендә Кәгъб болай диде: «Бу төн – шимбә төне. Мөселманнар безнең бу төнне сугышмаячагыбызны белгәнгә, алар тыныч һәм гафил булырга мөмкиннәр. Әйдәгез, кылычларыбызны кынларыннан чыгарып, капкадан барыбыз бергә чыгыйк. Шундый кинәт һөҗүм белән, бәлки, җиңәрбез!..»

Яһүдләр: «Без шимбә көнне эшләү тыюын боза алмыйбыз!» – дип, бу тәкъдимне дә кире кактылар. Бары тик алар арасыннан Әсид белән Сәгъләбә исемле бертуганнар һәм аларның агасы улы Әсәд генә беренче тәкъдимне кабул итеп, мөселман булу шәрәфенә ирештеләр. Алар кальгадан чыгып, мөхтәрәм сәхабәләр арасына кушылдылар.3 Яһүдләр үзара озак бәхәсләштеләр. Ахыр чиктә алар бирелү байрагын күтәрделәр һәм Пәйгамбәребездән алар турында хөкем чыгару өчен бер кешене хакем итеп билгеләвен сорадылар. Рәсүлуллаһ: «Сәхабәләремнән теләгән кешегезне хакем итеп сайлагыз», – диде. Алар: «Без Сәгъд ибне Мөгаз чыгарачак хөкемгә ризабыз», – диделәр. Пәйгамбәребез моны кабул итте һәм хәзрәти Сәгъд ибне Мөгазны китерергә боерды.

Сәгъд ибне Мөгаз Хәндәк сугышында авыр яраланган иде. Рәсүлуллаһ аны Мәсҗиде Нәбәвидә бер чатыр эчендә дәвалата иде. Хакем итеп сайлангач, хәзрәти Сәгъдне күтәргечтә Корәйза кальгасына алып бардылар. Юлда хәзрәти Сәгъд үз-үзенә: «Аллаһ белән ант итәм, Аллаһы Тәгалә юлында мин бер шелтәләүченең шелтәсенә дә колак салмам!» – ди иде. Рәсүлуллаһ янында аны күтәргечтән төшерделәр. Пәйгамбәребез болай диде: «Әй Сәгъд! Менә болар синең хөкемең буенча бирелергә риза булдылар. Әйдә, алар турындагы хөкемеңне миңа белдер». Сәгъд ибне Мөгаз исә: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Һичшиксез, хөкем чыгарырга Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле лаеклырак», – диде. Рәсүлуллаһ: «Алар турында хөкем чыгаруны Аллаһы Тәгалә сиңа боерды», – диде. Хәзрәти Сәгъд яһүдләрдән үз хөкеменә риза булачаклары турында ныклы сүз алды. Ике як та чыгарылачак хөкемне түземсезлек белән көтә башлады. Шуннан соң хәзрәти Сәгъд үзенең бөеклеген күрсәткән, тәнне чымырдата торган, шанына лаек булган менә бу олуг хөкемне игълан итте:

«Минем хөкемем шул: акыллы һәм балигъ булган бөтен ирләрнең башлары киселсен! Аларның хатыннары, балалары әсир алынсын, маллары исә мөселманнар арасында бүленсен!..»

Бу катгый хөкемне ишеткәч, яһүдләр катып калдылар. Чөнки үз китапларында да мондый азгынлык кылучыларга бирелә торган җәза нәкъ шундый иде. Анда болай язылган иде: «Сугышыр өчен бер шәһәргә барсаң, аларны солыхка чакыр. Моны кабул итеп, капкаларын ачсалар, анда булганнарның барысы да сиңа салым түләсеннәр һәм хезмәт итсеннәр. Әгәр сугышырга карар кылсалар, аларны камап ал. Аллаһы Тәгаләнең ихсаны белән аларны җиңгәч, ирләренең барысын да кылычтан уздыр. Хатыннарын, балаларын һәм малларын олҗа итеп ал!..»

Сәгъд ибне Мөгаз чыгарган хөкем илаһи хөкемгә туры килгәнгә, Галәмнәрнең Сәеде, сөекле Пәйгамбәребез аны котлады һәм: «Син алар турында Аллаһы Тәгаләнең җиде кат күкләр өстендә, Ләүхел-мәхфуздагы хөкеменә туры килгән хөкем чыгардың!» – дип, аны хуплавын белдерде.

Яһүдләр үз китапларында күрсәтелгән бу хөкемгә каршы бернәрсә дә әйтә алмадылар. Акыллы һәм балигъ булган бөтен ирләрнең кулларын муеннарына бәйләп, Мәдинәгә алып бардылар. Икенче көнне Рәсүлуллаһның боерыгы белән хәзрәти Гали һәм хәзрәти Зөбәер хөкемне үтәделәр. Балалар, хатыннар һәм маллар мөхтәрәм сәхабәләр арасында бүленде.4 Шулай итеп, мөселманнарның иң кысан чакларында арттан суккан, бөтен килешүләрне бозган, Пәйгамбәребезне балачагыннан ук юк итәргә тырышкан бу мәкерле, хаин һәм бозгынчы кавем Мәдинәдән һәм аның тирә-юненнән чистартылды. Әсирләр арасыннан бер хатын мөселман булу бәхетенә иреште. Рәйханә исемле бу хатын Пәйгамбәребезнең өлешенә төшкән иде. Рәсүлуллаһ аңа, теләсә – үз динендә калырга, теләсә – мөселман булырга ирек бирде. Рәйханә үз динендә калырга теләвен әйтте. Аны Өмме Мөнзирнең өенә җибәрделәр. Соңыннан Сәгъләбә ибне Сәгыйнең киңәше һәм тырышлыгы белән аның күңеле исламга җылынды. Шуннан соң Пәйгамбәребез Рәйханәгә: «Син Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең юлын тотарга телисеңме? Мин шулай итүне яхшы дип саныйм», – диде. Рәйханә: «Әйе», – диде. Аның бу адымына бик шатланган сөекле Пәйгамбәребез, аның да сөенүе һәм җәннәттәге дәрәҗәсенең бик югары булуы өчен мәрхәмәт кылып, аны азат итте һәм хатынлыкка алды. Мәһәрен биреп, аны никахлады. Аларның туйлары да Өмме Мөнзирнең өендә булды. Шулай итеп, Рәйханә (радыяллаһу ганһә) бөтен мөселманнарның анасы булу шәрәфенә иреште.5

«Юк! Бернинди шартсыз минем хөкемемә буйсынудан, итагать итеп бирелүдән башка чарагыз юк!» Хәдис шәриф

Сәгъд ибне Мөгазның шәһит булуы

Сәгъд ибне Мөгаз Бәни Корәйза яһүдләре турында хөкем чыгаргач, аны яңадан чатырына алып кайттылар. Аның ярасы авырайды, хәле начарланды. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аның янына килеп, аны кочаклады һәм болай дип дога кылды: «Аллаһым! Сәгъд Синең ризалыгың өчен Синең юлыңда җиһад кылды. Синең Рәсүлеңне дә раслады. Аңа җиңеллек бир…» Сөекле Пәйгамбәребезнең бу мөбарәк сүзләрен ишеткәч, хәзрәти Сәгъд ибне Мөгаз күзләрен ачты һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Сиңа сәлам һәм хөрмәтләремне җиткерәм. Синең Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре икәнеңә шаһитлык бирәм», – дип пышылдады. Шуннан соң Сәгъд ибне Мөгазның якыннары аны яткан чатырыннан Габделәшһәл угылларының өенә алып киттеләр. Ул төнне аның хәле бик авырайды. Пәйгамбәребезгә Җәбраил галәйһиссәләм килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу төнне синең өммәтеңнән вафат булган һәм вафаты фәрештәләр арасында сөенеч итеп хәбәр ителгән кеше кем?» – диде. Шуннан соң Галәм Солтаны шундук Сәгъд ибне Мөгазның хәлен сорашты. Аны өенә алып кайттылар, диделәр. Пәйгамбәребез кайбер мөхтәрәм сәхабәләре белән Сәгъд ибне Мөгаз янына китте. Юлда бик тиз барганга, мөхтәрәм сәхабәләр: «Арыдык, йә Рәсүлуллаһ!» – диделәр. Пәйгамбәребез ни өчен ашыгып барганнарын аңлатып болай диде: «Фәрештәләр Хәнзаләнең җеназасында бездән алда булган кебек, Сәгъднең җеназасында да бездән алда булачаклар. Без алардан алда өлгерә алмаячакбыз».

Сәгъд ибне Мөгаз янына килгәч, Пәйгамбәребез аны вафат булган килеш тапты. Ул аның баш очына басты һәм Сәгъд ибне Мөгазга куньясы белән эндәшеп болай диде: «Әй Әбү Гамр! Син башлыкларның иң яхшысы идең. Аллаһы Тәгалә сиңа бәхет, бәрәкәт һәм иң хәерле әҗер бирсен! Син Аллаһы Тәгаләгә биргән сүзеңне үтәдең. Аллаһы Тәгалә дә сиңа вәгъдә иткәнен бирәчәк!» Шул вакытта Сәгъд ибне Мөгазның анасы елап, мондый бәет укыды:6

Ничек түзсен ул, ах, бичара анасы!
Сабырлык кирәк; елыйм башыма төшкән хәсрәткә!

Әсләм ибне Харис болай дип сөйләгән: «Рәсүлуллаһ Сәгъд ибне Мөгазның өенә килде. Без ишек төбендә көтеп тордык. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) эчкә керде; ул бик киң адымнар белән атлый иде. Без дә аның артыннан бардык. Рәсүлуллаһ туктарга ишарә ясагач, без туктадык һәм кире борылдык. Эчтә Сәгъднең җеназасыннан башка беркем дә юк иде. Рәсүлуллаһ эчтә бераз торганнан соң тышка чыкты. Мин кызыксынып: „Йә Рәсүлуллаһ! Киң адымнар белән атлавыңның хикмәте нидә?“ – дип сорадым. Шуннан соң ул болай диде: „Мин мондый халык тулы мәҗлестә булганым юк иде. (Фәрештәләр тулган иде.) Фәрештәләрнең берсе мине канаты өстенә алды, һәм мин шулай гына утыра алдым“. Аннары ул Сәгъд ибне Мөгазга куньясы белән эндәшеп: „Сиңа сәламәтлек булсын, әй Әбү Гамр! Сиңа сәламәтлек булсын, әй Әбү Гамр! Сиңа сәламәтлек булсын, әй Әбү Гамр!“ – диде».

Аның вафаты Рәсүлуллаһны һәм мөхтәрәм сәхабәләрне бик кайгыга салды, алар күз яшьләре түгеп еладылар. Аның җеназасына бөтен мөхтәрәм сәхабәләр җыелды. Сөекле Пәйгамбәребез җеназа намазына имам булды һәм аның җеназасын күтәреште. Сәгъд ибне Мөгазның җеназасын күтәреп барганда, мөхтәрәм сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Без мондый җиңел күтәрелә торган җеназа күргәнебез юк!» – диделәр. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Фәрештәләр иңде, аны алар күтәреп бара», – диде. Җеназа барганда мөнафыйклар да, Сәгъдне түбәнсетер өчен: «Нинди җиңел!» – дигәч, сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Сәгъднең җеназасына җитмеш мең фәрештә иңде. Моңа кадәр алар җиргә бу кадәр күп булып иңгәннәре юк иде».

Әбү Сәгыйд Худри үзенең бабасы болай дигәнен тапшырган: «Сәгъд ибне Мөгазның каберен казучыларның берсе мин идем. Аңа кабер казый башлагач, кабердән тирә-якка миск исе таралды!» Шәрәхбил ибне Хәсәнә болай дигән: «Сәгъд ибне Мөгазны күмгәндә, бер кеше аның кабереннән бер уч туфрак алган иде. Соңыннан аны өенә алып кайткач, ул туфрак миск булып китте. Җеназасын кабергә төшергәндә, Пәйгамбәребез кабер янында утырды, мөбарәк күзләре яшьләнде, мөбарәк сакалын кулы белән тотып, бик кайгырды. Ул: „Сәгъд ибне Мөгазның үлеме сәбәпле Гарыш тетрәде“, – диде». Бер тапкыр Пәйгамбәребезгә бик кыйммәтле бер кием бүләк иткәннәр иде. Мөхтәрәм сәхабәләр аның бик матур икәнен әйткәч, ул: «Сәгъд ибне Мөгазның җәннәттәге яулыклары моннан да матуррак», – диде.

Әбү Суфьянның үч алырга омтылуы

Хәндәк сугышыннан кайткач, бер көнне Әбү Суфьян кабиләсе уртасында утырганда аларга: «Мөхәммәдтән безнең үчебезне алырлык бер кеше дә юкмыни!» – диде. Бер бәдәви бу сүзне ишетеп, Әбү Суфьян янына килде. Ул: «Әгәр син минем ихтыяҗымны үтәсәң, мин бу эшне эшләрмен. Юлны да яхшы беләм. Үткен хәнҗәрем дә бар. Беркемнән дә курыкмыйм», – диде. Әбү Суфьян аның ихтыяҗларын үтәде, теләкләрен канәгатьләндерде. Бер дөя алып, аңа тапшырды һәм бу эшне сер итеп сакларга кушты. Бәдәви төнлә Мәккәдән чыгып, аз вакыт эчендә Мәдинәгә барып җитте. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Бәни Габделәшһәл кабиләсендә икәнен белде. Дөясен бер урынга бәйләп, шунда җәяүләп китте. Пәйгамбәр галәйһиссәләм ул кабиләнең мәчетендә нәсыйхәт итә иде. Бәдәвине ерактан күреп, ул болай диде: «Менә бу килгән кешедә начар уй бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең лотфы һәм ихсаны минем белән аның арасында пәрдә булыр».

Бәдәви Рәсүлуллаһка таба атлады. Шул вакытта Өсәйд ибне Хозәйр аны тотып, артка тартты. «Рәсүлуллаһтан ерак тор, әй ләгънәтле!» – дип, кулын аның билбавына сузды һәм биленә кыстырылган хәнҗәрне күрде. Аның начар ниятле икәнен аңлады. Бәдәви Өсәйднең аякларына егылып: «Каныма тимә!» – дип кычкырды. Өсәйд аны Рәсүлуллаһ янына алып килде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әй бәдәви, дөресен әйт, син кем? Сиңа дөрес сүздән башка бернәрсә дә файда бирмәс. Әгәр ялган сөйләсәң, Аллаһы Тәгалә синең уеңны миңа белдерде инде», – диде. Бәдәви аман сорады һәм хәлне сөйләп бирде. Рәсүлуллаһ галәйһиссәләмнең боерыгы белән аны бикләп куйдылар.

Икенче көнне ул бәдәвине китертеп болай диде: «Мин сиңа аман бирдем, кая теләсәң, шунда бар. Ләкин сиңа моннан да хәерлерәк бер нәрсә тәкъдим итим». Бәдәви: «Ул нәрсә?» – дип сорады. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Синең Аллаһның берлегенә һәм минем рәсүллегемә шаһитлык бирүеңне телим», – диде. Бәдәви шундук кәлимәи шәһадәт әйтте һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин беркайчан да беркемнән курыкмый идем. Сине күргәч, акылым башымнан китте. Син минем күңелемдәгене белдең. Моны минем белән Әбү Суфьяннан башка беркем дә белми иде. Синең Аллаһның Рәсүле икәнеңне һәм Аның саклавында булуыңны аңладым; Әбү Суфьянның уе – шайтани уй», – диде.

«Аллаһым! Сәгъд Синең ризалыгың өчен Синең юлыңда җиһад кылды. Синең Рәсүлеңне дә раслады. Аңа җиңеллек бир» Хәдис шәриф

Әбү Суфьяннан мондый явызлык килеп чыккач, Хаҗәи кяинат (галәм остазы) (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Гамр ибне Өмәййә белән Дамра ибне Әсләмгә Мәккәгә барып, җай чыкса, Әбү Суфьянны үтерергә боерды. Бу ике сәхабә Харәмгә барып җитеп, тавәф кылганда, аларны бер җария (кол хатын) танып алды. Ул: «Әй мәккәлеләр, гафил булмагыз! Болар – Гамр ибне Өмәййә белән Дамра ибне Әсләм!» – дип кычкырды. Халык аларны танып алгач, ике сәхабә ике якка аерылдылар. Гамр Мәккә тауларының берсендәге мәгарәгә кереп посты. Ибне Әсләм исә Мәдинәгә китте. Берничә көннән соң Гамр мәгарәдән чыкты. Аның каршысына Әбү Суфьянның ике шымчысы чыкты. Аларның берсен ул ук белән атып үтерде, икенчесе качты. Аннары Гамр исән-сау Мәдинәгә кайтып җитте. Әбү Суфьян моны белгәч, бик куркып калды.

Һиҗрәтнең бишенче елындагы кайбер мөһим вакыйгалар

Рәсүле әкрам Зөлкагъдә аенда Зәйнәб бинте Җәхешкә өйләнде.7 Бу елны хиҗаб турындагы изге аятьләр иңде, һәм мөселман хатын-кызларга тәсәттер (ябыну) боерылды.8 Мөнәүвәрә Мәдинә янында яшәгән Мөзәйнә кабиләсе вәкилләр җибәреп мөселман булды һәм мөһаҗирләрдән саналды.9 Шулай ук бу елны җир тетрәү һәм ай тотылу булды. Моннан тыш, хаҗ да бу елны фарыз кылынды. Хәндәк сугышыннан соң тирә-юньдәге кабиләләрнең бер өлеше ислам дәүләтенең көчен таныды. Инде алар мөселманнар белән дус яшәү, хәтта мөселман булу иң дөрес юл булыр дип уйлый башладылар. Кайберләре Пәйгамбәребез янына килеп, мөселман булу шәрәфенә ирештеләр.

Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ислам динен тарату өчен сәхабәләреннән отрядлар төзеп, тирә-юньдәге кабиләләрне исламга чакырырга җибәрде. Кайбер кабиләләргә үзе барды. Дүмәтел-Җәндәл халкы кебек кабиләләр нәсыйхәтләрне кабул итеп, мөселман булдылар. Гатафанлылар, Лихьян угыллары кебек кабиләләр исә ислам гаскәре белән очрашудан куркып качтылар. Шулай итеп, тирә-юньдәге кабиләләргә кисәтү ясалды.

Бәни Лихьян яуы

Мөшрикләр Рәҗигъ вакыйгасында Гасыйм ибне Сабитны, Хөбәйб ибне Гадине һәм аларның иптәшләрен (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн) шәһит иткәннәр иде. Пәйгамбәребез моңа бик кайгырган, хәсрәткә баткан иде. Ул Бәни Лихьяннан бу эшләре өчен җавап сорарга уңайлы вакыт көтә иде, чөнки алар хыянәт кылганнар иде. Шартлар өлгергәч, мөселманнар ике йөз кешелек көч белән Бәни Лихьянга каршы кузгалдылар. Мәдинәдә Пәйгамбәребез урынбасар итеп Габдулла ибне Өмме Мәктүмне калдырды. Дошманны алдар өчен, алар Шамга барган кебек кыланып, теге мөэминнәр шәһит булган Рәҗигъ суы янына килделәр. Анда Гасыйм һәм аның иптәшләре өчен Җәнабе Хактан ярлыкау сорадылар. Ислам гаскәре килгәнен ишеткәч, Бәни Лихьян халкы тауларга качты.

Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре анда бер көн тордылар. Тирә-якка сугышчылар җибәрелде, ләкин никадәр эзләсәләр дә, дошманны табып булмады. Әмма бу курку аларга җитә иде. Аннары мөхтәрәм сәхабәләр Гусфанга килеп җиттеләр. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Әбү Бәкергә (радыяллаһу ганһү): «Ун кешелек көч белән Ганимга кадәр тирә-якны тикшереп кайтыгыз», – диде. Кяферләр ислам гаскәренең тавышын ишеттеләр, һәм аларның йөрәкләренә курку төште. Алар тауларда юкка чыктылар. Мөселманнар беркемне дә очратмады. Ләкин бу сәфәр тирә-юньдәге мөшрикләр өчен мөселманнарның хакимлеген раслаучы бер вәсикә кебек булды. Аннары алар Мәдинәгә кайттылар. Бу сәфәр ундүрт көн дәвам итте.

Габә яуы

Аны Зү-Кәрәд яуы дип тә атыйлар. Рәсүлуллаһның көтүдә йөргән егерме ана дөясе бар иде. Аларны Әбү Зәрнең (радыяллаһу ганһү) улы кырда көтә иде. Фәзара кабиләсеннән Гуяйнә ибне Хисн исемле берәү чәршәмбе төнендә кырык атлы белән килде, һәм алар Ибне Әбү Зәрне шәһит иттеләр. Дөяләрне дә куып алып киттеләр.

Бу хәбәр Рәсүлуллаһка килеп ирешкәч, ул Мәдинәдә урынбасар итеп Габдулла ибне Өмме Мәктүмне калдырды, ә үзе биш йөз атлы белән юлга чыкты. Ул Микъдад ибне Әсвәдкә (радыяллаһу ганһү) байрак биреп, аны сәхабәләрнең бер өлеше белән алгы отряд итеп алга җибәрде. Кяферләргә каршы Сәләмә ибне Әкваны (радыяллаһу ганһү) да җибәрде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Зү-Кәрәд дигән урында караргаһ корды.

Алгы отряд дошманның арткы өлешен куып җитте. Хәзрәти Әбү Катадә кяфер Мәсгадә Фәзарине үтерде. Хәзрәти Гөкәшә Иббан ибне Гамр исемле бер кяферне үтерде. Мөселманнардан бер кеше шәһит булды. Хәзрәти Сәләмә ибне Әква кяферләрне куа китте. Ул бик оста ук ата иде. Ләгънәтлеләрдән күп кешене үтерде, күбесен яралады. Аларны бик күп әйберләрен ташлап калдырырга мәҗбүр итте. Кяферләр кулыннан ун дөяне тартып алды. Хәзрәти Әбү Катадә караргаһка килгәч, Рәсүлуллаһ аның өчен болай дип дога кылды: «Аллаһым! Әбү Катадәгә сәламәтлек бир һәм аны гомеренең ахырына кадәр тазалыкта, гайрәтле итеп яшәт!» Рәсүлуллаһ Мәсгадә Фәзаринең атын һәм коралын хәзрәти Әбү Катадәгә бирде. Әбү Катадәдән соң хәзрәти Сәләмә ибне Әква да килде. Аның янында мөшрикләрдән калган ике ат та бар иде. Пәйгамбәребез аны кабул итеп котлаганнан соң болай диде: «Бүген атлыларыбызның иң хәерлесе – Әбү Катадә, җәяүлеләребезнең иң хәерлесе – Сәләмә ибне Әква».

Бу сәфәр зур тәкәбберлек белән Пәйгамбәр малына кул сузган мөшрикләр өчен дә, башка кабиләләр өчен дә онытылмаслык сабак булды. Зү-Кәрәддә бер төн һәм бер көн тордылар. Аннары Мәдинәгә кайттылар. Бу сәфәр биш көн дәвам итте.

«Сәгъд ибне Мөгазның җәннәттәге яулыклары моннан да матуррак» Хәдис шәриф

Килүең – рәхмәт тә, ләззәт тә, сафа да, йә Рәсүлуллаһ,
Күренүең – гашыйклар дәртенә дәва, йә Рәсүлуллаһ.
Адәм әле су белән балчык арасында чакта пәйгамбәр идең,
Шуңа пәйгамбәрләргә имам булуың – лаек, йә Рәсүлуллаһ.
Камилләр камиллеккә синең нурың белән иреште,
Синең барлыгың – Аллаһ кодрәтенең тулы күренеше, йә Рәсүлуллаһ.
Синең аша Аңа һәм төрле рухи ләззәтләргә ирештеләр,
Синең эшең – мохтаҗларга бүләк, йә Рәсүлуллаһ.
Һөдаигә шәфәгать кыл – ачыкта да, яшерендә дә,
Ул – ишегеңә сыенган бер мескен, йә Рәсүлуллаһ!
Aziz Mahmûd Hüdâyî