ХӘНДӘК СУГЫШЫ
Аны Әхзаб сугышы дип тә атыйлар. Әхзаб – «хизб» сүзенең күплек саны. Хизб – таифә, төркем, өлеш дигәнне аңлата. Бу сугышта Рәсүлуллаһка каршы сугышу өчен берничә төркем берләшкәнгә, аны Әхзаб сугышы дип атаганнар. Һиҗрәтнең бишенче елы иде. Мөнәүвәрә Мәдинәдән куылган, фетнә һәм бозыклык чыганагы булган яһүд Нәдыйр угыллары төркемнәргә бүленеп, бер өлеше Шамга (Сүриягә), бер өлеше Хәйбәргә киткән иде. Ләкин аларның күңелләрен исламга һәм Пәйгамбәребезгә булган нәфрәт һәм үч алу хисе биләп алган иде. Аларның башлыгы Хөяй ибне Әхтаб кавеменең күренекле кешеләреннән егерме кешене үзе белән алып, Мәккәгә китте. Алар Әбү Суфьян белән очраштылар һәм сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк затын юк итү турында сөйләшергә утырдылар. «Бу эшне бетергәнче, сездән һич аерылмыйча, сезнең яныгызда булырбыз!» – диделәр. Әбү Суфьян: «Безнең дошманыбызга дошман булганнар безнең өчен кадерле. Ләкин сезгә ышана алуыбыз өчен, сез безнең потларыбызга табынырга тиеш. Шуннан соң гына без сезнең ихлас икәнегезне таныр һәм тынычлана алырбыз», – диде. Максатларына ирешү өчен хәтта диннәрен бирергә әзер булган хаин яһүдләр потлар алдында җиргә капландылар… Китаплы кяферләр булганнан, китапсыз кяферләргә әйләнделәр. Сөекле Пәйгамбәребезне юк итәргә һәм ислам динен җимерергә ант иттеләр.
Мөшрикләр шундук сугышка әзерләнә башладылар. Күрше мөшрик кабиләләренә дә кешеләр җибәрделәр. Яһүдләр дә төрле кабиләләрне үз якларына аудару өчен эшкә керештеләр. Кайбер кабиләләргә акча һәм хөрмә вәгъдә итеп, аларны коралландырдылар. Мөшрикләр Мәккә тирәсеннән дүрт мең кешелек зур көч туплады. Әбү Суфьян Дарен-Нәдвәдә байрак бәйләп, аны Госман ибне Тальхага бирде. Гаскәрдә өч йөз ат, бик күп корал һәм мең биш йөз дөя бар иде.
Дүрт мең кешелек мөшрик гаскәре Мәррүз-Заһранга килеп җиткәч, Сөләйм угыллары, Фәзара угыллары, гатафанлылар, Мөррә угыллары, Әсәд угыллары кебек бик күп кабиләләр алты мең кешелек ярдәм китереп, мөшрик гаскәренең санын ун меңгә җиткерделәр. Ул заман өчен бу бик зур көч иде.
Элек-электән Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) белән дус яшәгән Хозага кабиләсе шундук Мәдинәгә хәбәр очырды: ун көнлек юлны дүрт көндә узган бер атлы Пәйгамбәребезгә мөшрикләрнең хәлен җентекләп хәбәр итте.
Эшләрен мөхтәрәм сәхабәләр белән киңәшләшеп башкарган сөекле Пәйгамбәребез шундук сәхабәләрен җыеп, хәлне алар белән бергә тикшерде. Сугышны кайда һәм ничек алып барырга кирәк икәне турында һәр сәхабә үз тәкъдимен әйтте. Бу киңәшмәдә булган хәзрәти Сәлман Фарсый сүз алып, болай диде:
«Йә Рәсүлуллаһ! Бездә мондый бер сугыш ысулы бар: дошман кинәт һөҗүм итәр дип курыккан чакта, без тирә-ягыбызга чокыр (хәндәк) казып, саклана идек». Бу ысул Пәйгамбәребезгә дә, мөхтәрәм сәхабәләргә дә ошады, һәм дошман белән шул рәвешчә сугышырга карар кылынды.1
Пәйгамбәребез шундук кайбер сәхабәләрен алып, чокырны кайда казырга кирәк икәнен карап чыкты. Мәдинәнең көньяк ягы бакчалык булып, куе агачлар белән капланган иде. Мөшрикләрнең бу яктан бөтен көче белән һөҗүм итү ихтималы аз иде.
«Сөенеч сиңа, әй Гаишә! Хак Тәгалә сине пакьләде. Синең сафлыгыңа шаһитлык бирде» Хәдис шәриф
Моннан тыш, бу урынны аз гына көч тә саклый ала иде. Көнчыгышта исә мөселманнар белән килешү төзегән Бәни Корәйза исемле яһүд кабиләсе яши иде. Шуңа күрә мөшрикләр көнбатыш һәм төньяк яктагы ачык җирләрдән генә һөҗүм итә алалар иде. Чокыр казыласы урыннар шушы яклардан билгеләнде. Мөхтәрәм сәхабәләрнең һәрберсенә өч метрлап җир туры килде. Һәркем үз өлешенә төшкән урынны ике кеше буе (якынча 3,5 метр) тирәнлегендә казырга тиеш иде, ә чокырның киңлеге чабып килгән ат та аның аша сикереп чыга алмаслык булырга тиеш иде (7–8 метр). Вакыт аз иде. Дошман Мәккәдән чыгып, Мәдинәгә таба юл алган иде. Чокырны мөмкин кадәр тизрәк казып бетерергә кирәк иде.
Сөекле Пәйгамбәребез, үзе башта торып, батыр сәхабәләре белән бергә «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип, беренче булып киркә белән җиргә сукты. Һәркем бөтен тырышлыгы белән чокырны тизрәк казып бетерергә омтылды. Хәтта балалар да бу эштә катнаштылар. Рәсүлуллаһ өчен Зөбаб калкулыгы өстендә төрек чатыры корылды. Чокырдан чыгарылган туфракны зәмбилләр белән шул калкулык тирәсенә түктеләр, кайтканда исә дошманга ату өчен Сәлгъ тавыннан таш ташыдылар. Зәмбил тапмаганнар туфракны итәкләрендә ташыдылар. Сөекле Пәйгамбәребез дә арыганчы эшләде. Моны күргән мөхтәрәм сәхабәләр тагын да дәртләнәләр иде. Алар: «Җаннарыбыз сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Безнең эшләвебез дә җитә. Син эшләмә, ял ит», – дисәләр дә, ул: «Мин дә сезнең эшләп казанган савабыгызга шерик булырга телим», – дип җавап бирә иде.
Ул көннәрдә һава бик салкын иде. Өстәвенә, ул елны корылык аркасында ачлык хөкем сөрә иде. Ризык табу да бик авыр иде. Галәмнәрнең Сәеде дә, барлык мөхтәрәм сәхабәләр дә коточкыч ачлык кичерәләр иде. Үзләрен көчлерәк хис итәр өчен, алар ачлыктан корсакларына таш бәйлиләр, ашказаннарын кысып, ашау ихтыяҗын басарга тырышалар иде. Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез үз ачлыгы турында уйламады. Ул сәхабәләренең мондый салкында ач килеш эшләвенә һәм чиккән авырлыкларына бик кайгырды, аларны кызганды һәм болай дип дога кылды: «Аллаһым! Ахирәт тормышыннан башка (теләрлек) тормыш юк. Йә Раббым! Ансарларны һәм мөһаҗирләрне ярлыка!» Ә алар үз җаннарыннан да ныграк сөйгән Хәбибе әкрамга: «Гомеребезнең ахырына кадәр Аллаһы Тәгалә юлында ислам динен тарату өчен без Рәсүлуллаһка иярдек», – дип җавап бирәләр иде. Бу үзара мәхәббәт ачлык, сусау кебек күп авырлыкларны тамырдан йолкып ата иде.
Яшен яшьнәде
Чокырны көн саен иртә таңнан казый башлыйлар һәм кичкә кадәр казыйлар иде. Бер көнне казу вакытында хәзрәти Гали ибне Хәкәм аягыннан яраланды. Аны атка утыртып, Пәйгамбәребез янына алып килделәр. Галәмнәрнең Сәеде «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип, аның аягын сыпырды. Пәйгамбәребезнең могҗизасы белән аның аягыннан аккан кан шундук туктады, авыртуы басылды. Чокыр казу дәвам итте. Бервакыт сәхабәләр бик каты бер урынга юлыктылар. Казып булмый иде. Алар Рәсүле әкрам янына килеп, хәлне әйттеләр. Ул килеп, чокырга төште. Бер савыт су сорады. Аннан бер йотым алып, кире савытка чыгарды. Аннары шул суны каты урынга сипте. Чүкечне алып, ул урынны бер сугуда ком кебек таркатты. Хәзер анда җиңел казыла иде. Шул сугу вакытында сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк корсагы ачылып китте, һәм янындагылар аның ачлыктан мөбарәк ашказаны өстенә таш бәйләгәнен күрделәр. Рәсүлуллаһның бу хәлен күргән хәзрәти Җабир ибне Габдулла аның янына барып, рөхсәт сорады: «Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт итсәң, өйгә барып кайтыйм». Рөхсәт алгач нәрсә булганын хәзрәти Җабир болай сөйләде:
«Рөхсәт биргәч, мин өйгә кайттым һәм хатынымнан сорадым: „Рәсүл галәйһиссәләмдә мин түзә алмаслык ачлык хәлен күрдем. Өйдә ашарга берәр нәрсә бармы?“ Ул: „Менә бу кәҗә бәтиеннән һәм берничә уч арпадан башка бернәрсә дә юк“, – диде. Мин шундук бәтине суйдым, ә хатыным арпаны кул тегермәнендә тартып он ясады. Аннары аннан камыр басты. Итне чүлмәккә салып, тандырда пешерә башлады. Мин Рәсүлуллаһ янына кайтканда, ризык аз булу сәбәпле оятка калмыйк дип, хатыным миңа каты итеп кисәтте. Шуннан соң мин Рәсүлуллаһ янына бардым һәм: „Йә Рәсүлуллаһ! Минем бик аз гына ризыгым бар. Үзең белән бер-ике кешене алып, безгә ашарга рәхим ит!“ – дидем.
Рәсүлуллаһ миңа: „Хатыныңа әйт, мин килгәнче тандырдан ит чүлмәген дә, икмәкне дә чыгармасын“, – диде. Аннары мөҗаһидләргә борылып: „Әй Хәндәк халкы! Җабир безгә мәҗлес әзерләгән, безне ашка чакыра. Ризыгы күп тә, тәмле дә. Торыгыз! Җабирның мәҗлесенә барабыз!“ – диде. Бу боерыкны ишеткәч, мөхтәрәм сәхабәләр җыелып, Пәйгамбәребез артыннан атлый башладылар. Мин тиз генә өйгә кайтып, булган хәлне хатыныма сөйләдем дә: „Хәзер нишлибез?“ – дидем. Ул: „Рәсүл галәйһиссәләм ризыкның күпме икәнен сорамадымыни?“ – диде. Мин: „Сорады, мин әйттем“, – дидем. Хатыным: „Мөхтәрәм сәхабәләрне син чакырдыңмы, әллә Рәсүлуллаһмы?“ – дип сорады. „Рәсүлуллаһ чакырды“, – дигәч, ул: „Рәсүл галәйһиссәләм яхшырак белә“, – дип мине юатты.
Озак та үтмәде, ишек төбебездә Пәйгамбәребезнең нурлы йөзе күренде. Ул күп санлы сәхабәләргә: „Бер-берегезне кыспыйча керегез“, – диде. Сәхабә кардәшләрем унар кешелек төркемнәр булып утырдылар. Мөхтәрәм Нәби икмәкнең һәм итнең бәрәкәтле булуын сорап дога кылды. Аннары чүлмәкне тандырдан чыгармыйча, чүмеч белән аннан алып, кулына алган икмәкләр өстенә салды һәм сәхабәләрен сыйлады. Бөтен сәхабәләр туйганчы ул шулай дәвам итте. Ант итәм, ашаучылар меңнән артык булса да, икмәк тә, ит тә нинди булган, шундый ук килеш тора иде. Без үзебез дә ашагач, калганын күршеләребезгә тараттык».2
Хәзрәти Сәлман Фарсый чокырны бик оста казый иде. Ул берүзе ун кеше эшләгән эшне башкара иде. Ул иптәшләре белән үзләренә бүлеп бирелгән урынны казыганда, алар бик каты һәм зур ак кыяга юлыктылар. Аны ватар өчен бик озак тырыштылар. Ләкин бөтен тырышлыклары бушка китте. Өстәвенә, чүкечләре, киркәләре һәм көрәкләре дә сынды. Хәзрәти Сәлман сөекле Пәйгамбәребез янына килеп, хәлне сөйләде: «Анам-атам, җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Чокыр казыганда без каты бер кыяга юлыктык. Тимердән ясалган бөтен коралларыбыз сынса да, без аны урыныннан да кузгата алмадык». Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) анда килде һәм чүкеч сорады. Анда булган мөхтәрәм сәхабәләр нәтиҗәне түземсезлек белән көтәләр иде. Пәйгамбәрләр солтаны чокырга төште. Ул чүкечне күтәрде, «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип, кыяга бик каты итеп сукты, һәм бу бәрелүдән Мәдинәне яктырткан яшен яшьнәде һәм кыядан бер кисәк кубып төште.
Рәсүле әкрам: «Аллаһу әкбәр!» – дип тәкбир әйтте. Моны ишеткән сәхабәләр дә тәкбир әйттеләр. Аннары ул кыяга икенче тапкыр чүкеч белән сукты. Тагын бөтен тирә-якны яктырткан яшен!
«Мин дә сезнең эшләп казанган савабыгызга шерик булырга телим» Хәдис шәриф
Һәм кыядан кубып төшкән кисәкләр… Сөекле Пәйгамбәребез тагын: «Аллаһу әкбәр», – дип тәкбир әйтте. Аңа ияреп, мөхтәрәм сәхабәләр дә тәкбир әйттеләр. Чүкеч өченче тапкыр төшкәндә, бөтен тирә-якны яктырткан тагын бер яшен яшьнәде, һәм кыя кисәк-кисәк булып ватылды. Галәмнәрнең Сәеде тагын: «Аллаһу әкбәр», – дип тәкбир әйтте. Шәрәфле сәхабәләре дә аңа иярделәр һәм тагын тәкбир әйттеләр.
Хәзрәти Сәлман кулын сузды. Сөекле Пәйгамбәребез чокырдан чыкты. Сәлман Фарсый: «Анам-атам, җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Гомеремдә күрмәгән нәрсәне хәзер күрдем. Моның хикмәте нидә?» – дигәч, Пәйгамбәребез сәхабәләренә борылып: «Сәлман күргәнне сез дә күрдегезме?» – дип сорады. Алар: «Әйе, йә Рәсүлуллаһ! Син кыяга чүкеч белән суккан чакта, көчле яшен яшьнәгәнен күрдек. Син тәкбир әйткәч, без дә тәкбир әйттек», – диделәр. Пәйгамбәребез болай диде: «Беренче сугуның яктысында миңа Иран шаһының (кисраның) (Мәдаиндәге) сарайлары күренде. Җәбраил (галәйһиссәләм) килеп миңа: „Синең өммәтең ул җирләргә хуҗа булачак“, – дип хәбәр итте. Икенче сугуда Византия вилаятенең (Шамның) кызыл сарайлары күренде. Җәбраил (галәйһиссәләм) килеп: „Синең өммәтең ул илгә дә хуҗа булачак“, – диде. Өченчесендә Сананың (Йәмәннең) сарайлары күренде. Җәбраил (галәйһиссәләм) миңа: „Ул җиргә дә синең өммәтең хуҗа булачак“, – дип хәбәр итте».
Аннары Галәм Солтаны Иран шаһының (кисраның) Мәдаиндәге сараен тасвирлагач, шул яктан булган хәзрәти Сәлман: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Сине хак дин һәм Китап белән җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, ул сарайлар нәкъ син сөйләгәнчә. Синең Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле икәнеңә шаһитлык бирәм», – диде. Пәйгамбәребез болай диде: «Әй Сәлман! Шам һичшиксез фәтех ителәчәк. Ираклий иленең иң ерак почмагына качачак. Сез Шамның һәр ягына хуҗа булачаксыз. Сезгә беркем дә каршы тора алмаячак. Йәмән һичшиксез фәтех ителәчәк. Менә бу „Көнчыгыш иле“ дә һичшиксез фәтех ителәчәк һәм Иран шаһы (кисра) үтереләчәк. Аллаһы Тәгалә бу фәтехләрне миннән соң сезгә насыйп итәчәк».3
Хәзрәти Сәлман Фарсый: «Рәсүлуллаһның бу сөенечле хәбәрләренең барысы да тормышка ашканын күрдем», – дип сөйләде.
Дошман инде менә-менә килеп җитәргә тиеш иде. Чокыр бөтен көч белән, мөмкин кадәр тизрәк бетерергә тырышып казыла иде. Мөҗаһидләр бары тик зарурлык булганда гына, Пәйгамбәребездән рөхсәт алып, эшне ташлыйлар, ихтыяҗларын үтәгәч, кабат эшкә йөгереп кайталар иде.
Ә мөнафыйклар бик ваемсыз кыландылар. Алар теләгән вакытта эшкә киләләр, теләгән вакытта рөхсәт сорамыйча ташлап китәләр иде. Өстәвенә, сәхабәләрнең шулай эшләвеннән көләләр, хәтта Пәйгамбәребез биргән сөенечле хәбәрләр турында да: «Без дошманнан куркып чокырларга посабыз. Ә ул безгә Йәмән, Византия һәм Фарсы илләренең сарайларын вәгъдә итә. Сезнең бу хәлегезгә гаҗәпләнәбез!..» – диләр иде.
Шуннан соң мөҗаһидләр турында изге аять иңде, анда мәгънәсе буенча болай диелде: «Чын мөэминнәр – Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иман китергән, (һәркемгә кагыла торган) уртак бер эш өчен аның (Рәсүлуллаһ) белән бергә булганда, аннан рөхсәт сорамыйча ташлап китмәүчеләр генә. (Әй Хәбибем!) Синнән рөхсәт сораучылар – менә шулар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә чынлап иман китергәннәр. Бу мөэминнәр кайбер эшләре өчен синнән рөхсәт сорасалар, син дә алардан теләгәнеңә рөхсәт бир һәм алар өчен Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сора. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә – Гафурур-Рахим, Ул бик ярлыкаучы, бик мәрхәмәтле».4
Мөнафыйклар турында иңгән изге аятьләрдә исә мәгънәсе буенча болай диелде: «Аллаһы Тәгалә Рәсүленең чакыруын үзара бер-берегезне чакыруга тиңләмәгез! Арагыздан бер-берсенең артына посып, яшерен генә качучыларны Аллаһы Тәгалә һичшиксез белә. Аның боерыгына каршы килүчеләр дөньяда фетнәгә, ахирәттә исә әрнеткеч газапка дучар булудан сакынсыннар! Игътибар итегез! Күкләрдә һәм җирдә ни бар – барысы да Аллаһы Тәгаләнеке. Ул сезнең нинди хәлдә булуыгызны да белә (бөтен сыйфатларыгызны, ниятләрегезне, мөэмин яки мөнафыйк икәнегезне). Аңа кайтарылачагыгыз кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сезгә бөтен эшләгәннәрегезне хәбәр итәчәк. Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне белә».5
Чокыр казый башлаганга алты көн узган иде. Һәркем үз эшен тиешенчә башкарып чыкты. Ләкин бер урынны, вакыт җитмәү сәбәпле, киң һәм тирән итеп казып булмады. Пәйгамбәребез бу урын өчен борчылуын белдереп: «Мөшрикләр моннан башка бер урыннан да чыга алмаячаклар», – диде. Ул анда каравылчылар куйды.
Аллаһы Тәгалә – иң гүзәл вәкил
Мөшрик гаскәре Мәдинәгә бик якын килгән вакытта, яһүд Нәдыйр угылларының башлыгы Хөяй Корәеш гаскәренең башлыгына Мәдинәдәге Корәйза яһүдләренең мөселманнар белән килешү төзегән булуын, ләкин аларның башлыгы Кәгъб ибне Әсәдне алдап, үз ягына аудара алачагын хәбәр итте. Гаскәр башлыгы: «Әй Хөяй! Хәзер үк Кәгъб ибне Әсәд янына бар. Мөселманнар белән төзегән килешүне бозып, безгә ярдәм итсеннәр», – диде. Ул килешүнең бер маддәсе болай иде: «Мәдинәгә дошман гаскәре һөҗүм итсә, мөселманнар белән берләшеп, дошманга каршы торырга».
Яһүд Хөяй мөшрик гаскәреннән аерылып, төнлә Бәни Корәйза башлыгы Кәгъбнең өенә килде. Ишек шакып, үзен таныштырды һәм: «Әй Кәгъб! Мин Корәешнең бөтен гаскәрен, Кинанә һәм Гатафан угыллары кебек бик күп кабиләләрне – ун мең кешелек гаскәрне алып килдем. Инде Мөхәммәд белән аның сәхабәләре котыла алмаячак. Аларны тулысынча юк иткәнче, корәешләр белән бергә моннан китмәскә ант иттек!..» – диде. Кәгъб борчылуын белдерде: «Мөхәммәдне һәм аның сәхабәләрен үтереп булмаса, ә корәешләр белән гатафанлылар үз илләренә кайтып китсәләр, без монда ялгыз калырбыз. Ахыр чиктә алар барыбызны да үтерерләр дип куркам!..» Хөяй: «Бу курку бетсен өчен, корәешләрдән һәм гатафанлылардан җитмеш кешене аманәт (тоткын) итеп сора. Бу аманәт кешеләр синдә булганда, алар моннан китә алмаячаклар. Әгәр җиңелеп китсәләр, мин сездән аерылмам. Сезнең башыгызга төшкән бәла минем башыма да төшәр», – дип, башта Кәгъбне, аннары калган яһүдләрне дә алдады. Аларны мөселманнар белән төзелгән килешүне ертырга мәҗбүр итте. Шулай итеп, килешү бозылды.
Хөяй мөшрик гаскәренә кайтып, хәлне сөйләде. Бәни Корәйзаның мөселманнарга арттан сугачагын хәбәр итте.
«Әй Хәндәк халкы! Җабир безгә мәҗлес әзерләгән, безне ашка чакыра. Ризыгы күп тә, тәмле дә. Торыгыз! Җабирның мәҗлесенә барабыз!» Хәдис шәриф
Җиденче көнне мөшрикләр ун мең кешелек зур гаскәр белән Мәдинәнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш ягына килеп, караргаһ кордылар. Бу караргаһ чокыр казылган урынның каршы ягында иде. Мөшрикләрнең уе шушы иде: бу зур гаскәр белән Мәдинәне баштанаяк яндырып-җимереп, Пәйгамбәребезне һәм аның сәхабәләрен юк итү, исламны бетерү. Тышкы яктан караганда, бу – каршы торуы кыен булган бик зур гаскәр иде. Хыялларына да кермәгән чокыр киртәсен күргәч, мөшрикләр аптырап калдылар, рухлары төште. Чөнки чокыр бик киң иде: хәтта яхшы ат та чабып килеп аның аша сикерә алмый иде. Аңа егылган кеше дә җиңел генә чыга алмый иде. Ә көбә кигән кешегә өскә үрмәләп чыгу бигрәк тә авыр иде. Мөшрикләр килгәнен ишеткәч, сөекле Пәйгамбәребез алты көн буе туктаусыз эшләп арыган сәхабәләрен шундук җыйды һәм чокырның бу ягында, Сәлгъ тавы итәгендә караргаһын корды. Аларның артында Сәлгъ тавы һәм Мәдинә, алдында чокыр, ә аның аръягында – дошман… Пәйгамбәребезнең Мәдинәдәге урынбасары итеп тагын Ибне Өмме Мәктүм калдырылды. Хатын-кызлар һәм балалар ныгытмаларга урнаштырылды. Өч мең кешелек ислам гаскәренең утыз алты атлысы бар иде. Байракларны хәзрәти Зәйд ибне Харисә һәм хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадә күтәреп бардылар.6 Рәсүлуллаһның күннән ясалган чатыры Сәлгъ тавы итәгендә корылды. Тагын бик күп батырлыклар күрсәтәчәк мөхтәрәм сәхабәләр дошманның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә башладылар. Шул вакытта сөекле Пәйгамбәребез янына хәзрәти Гомәр килде. Ул: «Йә Рәсүлуллаһ! Ишетүемчә, Корәйза яһүдләре безнең арадагы килешүне бозганнар һәм безгә каршы сугышка әзерләнәләр икән!» – диде. Көтелмәгән бу хәбәргә Галәмнәрнең Сәеде: «Хәсбүнәллаһу вә нигъмәл-вәкил (Аллаһы Тәгалә безгә җитә. Ул нинди гүзәл Вәкил!)», – дип җавап бирде. Ул бик кайгырды. Хәзер ислам гаскәре ике ут арасында калган иде. Төньякта һәм көнбатышта мөшрик гаскәрләре, көньяк-көнчыгышта исә яһүдләр тора иде. Рәсүлуллаһ хәзрәти Зөбәер ибне Гаввамны Корәйза угылларының кальгасына җибәрде. Хәзрәти Зөбәер барып, хәлне белеште. Кайткач, күргәннәрен сөйләде: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин аларның кальгаларын ныгытканнарын, сугыш күнегүләре үткәргәннәрен күрдем. Өстәвенә, алар терлекләрен дә бер урынга җыялар иде». Шуннан соң Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Сәгъд ибне Мөгазны, Сәгъд ибне Гөбадәне, Хәввәт ибне Җөбәерне, Гамр ибне Гауфны һәм Габдулла ибне Рәваханы Корәйза угылларына нәсыйхәт итәргә һәм килешүне яңартырга җибәрде.7 Вазифа йөкләнгән бу биш сәхабә Корәйза яһүдләренең кальгасына барып, аларга нәсыйхәт иттеләр. Ләкин нәсыйхәт файда бирмәде. Өстәвенә, яһүдләр аларны мыскыл итә башладылар. Соңгы сүз итеп алар болай диделәр: «Кардәшләребез Нәдыйр угылларын туган җирләреннән куып чыгарып, сез безнең канатыбызны каердыгыз. Мөхәммәд тә кем булып чыкты әле! Аның белән безнең арада бернинди сүз дә, бернинди килешү дә юк. Без барыбыз бергә сезнең Пәйгамбәрегезгә ташланып, аны үтерергә ант иттек. Кардәшләребезгә һичшиксез терәк булырбыз, ярдәм итәрбез!..» Хәзрәти Сәгъд ибне Мөгаз һәм аның иптәшләре Рәсүлуллаһ янына килеп, хәлне һәркем аңламаслык итеп, ишарәләр белән сөйләделәр. Пәйгамбәребез болай диде: «Хәбәрегезне сер итеп саклагыз. Аны белгән кешегә генә ачыгыз. Чөнки сугыш – тәдбир һәм хәйлә ул».8
Мөхтәрәм сәхабәләр чокырның бу ягында Пәйгамбәребезне көтәләр һәм ничек хәрәкәт итәчәкләрен уйлыйлар иде. Озак та үтмәде, Галәм Солтаны батыр сәхабәләре янына килде һәм: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» – дип тәкбир әйтте. Моны ишеткән шанлы сәхабәләр бер авыздан тәкбир әйтеп, Җәнабе Хакның мөбарәк исеменең бөеклеген игълан иттеләр һәм чокырның аръягында ком кебек кайнаган кяферләрнең йөрәкләренә курку салдылар. Тәкбирләрне ишеткәч, мөшрикләр: «Мөхәммәдкә һәм аның сәхабәләренә, күрәсең, берәр сөенечле хәбәр килгән», – диделәр.
Пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Әй мөселманнар җәмәгате! Аллаһы Тәгаләнең фәтхенә һәм ярдәменә сөенегез!» – дип, аларга җиңүче булачаклары турында сөенечле хәбәр бирде. Батыр сәхабәләр моңа кадәр бик күп сәрияләрдә (гаскәри отрядларда) булганнар, Бәдер һәм Өхед сугышларында катнашканнар иде. Саннары да, көчләре дә күбрәк булган мөшрикләрне алар Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте һәм Рәсүле әкрамның догасы бәрәкәте белән һәр тапкыр җиңгәннәр иде. Башларында бөтен барлыкның «Баш таҗы» торганда, алар эшли алмаслык эш, түзә алмаслык авырлык булырга мөмкин түгел иде. Һава салкын, ачлык каты, ризык кытлыгы көчле иде… Пәйгамбәребез дә, башка бик күпләр дә мөбарәк корсакларына таш бәйләгән иде. Каршыда ком кебек дошман кайный иде! Ләкин мөхтәрәм сәхабәләр өчен дошманның күплегенең дә, чиккән авырлыкларның да әһәмияте юк иде. Аллаһы Тәгалә – иң гүзәл вәкил иде… Алар Аңа бирелгәннәр, Аңа таянганнар, Аңа сыенганнар иде. Корәешнең күренекле гаскәр башлыклары һәм корәешләр белән бергә килгән башка кабиләләрнең җитәкчеләре гомуми һөҗүм турында карар кылыр алдыннан, чокыр буйлап, аша чыгарлык урын эзли башладылар. Чокырны бер башыннан икенче башына кадәр әйләнеп чыктылар. Ниһаять, ашыгу сәбәпле казып бетерелмәгән тар урында туктап, моннан һөҗүм итү уңайлы булыр дигән карарга килделәр. Мөшрик сугышчылары да гаскәр башлыклары артыннан баралар, бер чокырга, бер сәхабәләргә карап аптырыйлар иде. «Ант итәбез, бу гарәпләр кулланган ысул түгел. Моны, һичшиксез, теге фарсы киңәш иткән!» – диләр иде. Корәеш гаскәр башлыклары сугышчыларына чокырның тар урынын күрсәтеп: «Моннан кем сикереп, аръякка чыга ала?» – дип сорагач, алар арасыннан биш атлы аерылып чыкты. Алар чокырның аръягына чыгып, анда бергә-бер көрәшергә тиеш иделәр. Мөхтәрәм сәхабәләр дә, мөшрик сугышчылары да бу биш атлының нишләячәген кызыксынып күзәтә башладылар. Атлылар чабып китү өчен артка чигенделәр. Аннары атларының башын чокырның иң тар урынына борып, куалап җибәрделәр. Җилдәй чапкан биш нәселле ат бер сикерүдә чокырның аръягына чыга алды. Бик күп атлылар аларга иярергә теләсә дә, булдыра алмыйча, чокырның теге ягында калдылар. Чыгучылар арасында Гамр ибне Габдүд исемле, бер тапкыр да җиңелмәгән бик көчле бер пәһлеван бар иде; һәркем аннан курка, аңа каршы чыгарга беркем дә кыймый иде. Ул берүзе бер гаскәргә тиң иде. Ун мең кешелек гаскәрдән нәкъ аның аерылып чыгуы да моны күрсәтә иде. Ул баштанаяк көбә кигән иде. Ат өстендә бик айбәтле күренә иде. Бер күренеше белән йөрәкләргә курку сала торган бу кеше мөҗаһидләргә: «Минем белән көрәшә алырлык берәрсе бармы? Булса, мәйданга чыксын!..» – дип кычкырды. Бу тәкәббер бәндәне күргәч, хәзрәти Гали сөекле Пәйгамбәребез янына килеп, рөхсәт сорады: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Аның белән мин көрәшим». Аның өстендә хәтта көбәсе дә юк иде.
«Әй Сәлман! Шам һичшиксез фәтех ителәчәк. Ираклий иленең иң ерак почмагына качачак. Сез Шамның һәр ягына хуҗа булачаксыз. Сезгә беркем дә каршы тора алмаячак. Йәмән һичшиксез фәтех ителәчәк. Менә бу „Көнчыгыш иле“ дә һичшиксез фәтех ителәчәк һәм Иран шаһы (кисра) үтереләчәк. Аллаһы Тәгалә бу фәтехләрне миннән соң сезгә насыйп итәчәк» Хәдис шәриф
Мөхтәрәм сәхабәләр аңа гыйбтә белән карыйлар иде. Сөекле Пәйгамбәребез үзенең мөбарәк көбәсен салып, хәзрәти Галигә кидерде. Кылычын аның биленә бәйләде. Мөбарәк башыннан чалмасын алып, аны үзенең мөбарәк куллары белән аның башына урады. Аннары ялварып, болай дип дога кылды: «Аллаһым! Бәдер сугышында агам улы Гобәйдә, Өхед сугышында агам Хәмзә шәһит булдылар. Янымда кардәшем һәм агам улы Гали калды. Син аны сакла. Аңа ярдәмеңне бир. Мине ялгыз калдырма!» Мөхтәрәм сәхабәләр: «Әмин!» – диделәр. Догалар һәм тәкбирләр арасында җәяүләп алга атлаган Аллаһы Тәгаләнең арысланы ат өстендә зур бер шәүлә кебек утырган Гамр ибне Габдүд каршына килеп басты. Күзләреннән башка бөтен җире көбә белән капланган Гамр бу батырны танымады һәм кем икәнен сорады. Ул: «Мин – Гали ибне Әбү Талиб», – дип үзен таныштыргач, Гамр, имештер, аны кызганып: «Әй туганым улы! Синең атаң – минем дустым. Шуңа күрә мин синең каныңны түгәргә теләмим. Миңа каршы чыгарлык агаларыңнан берәрсе юкмыни?» – диде. Ә хәзрәти Гали аны котыртып: «Әй Гамр! Аллаһ белән ант итәм, мин синең каныңны түгәргә телим. Тик икебезнең дә тигез хәлдә булуыбыз тиеш түгелме? Батырлык шанына да шул туры килмимени? Мин бит җәяү, син исә атлы!..» – диде.
Моны ишеткәч, Гамрның батырлык тамыры кузгалды: ул шундук атыннан төште, атының аякларын кылыч белән чапты да ачу белән хәзрәти Гали каршына басты. Ул һөҗүм итәргә җыенганда, Аллаһы Тәгаләнең арысланы: «Әй Гамр! Ишеттем, син Корәештән берәрсе белән очрашсаң, аның ике теләгенең берсен үтәргә ант иткәнсең. Бу дөресме?» – дип сорады. Ул: «Әйе, дөрес», – дип җавап биргәч, Гали аны иманга чакырды: «Алай булгач, минем беренче теләгем – синең Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иман китереп, мөселман булуың!» Моны ишеткәч, Гамр ачуланды һәм: «Ташла моны! Бу миңа кирәкми!» – диде. Хәзрәти Гали: «Икенче теләгем – көрәшне ташлап, Мәккәгә кайтуың. Чөнки Рәсүл галәйһиссәләм дошманны җиңсә, син бу эшең белән аңа ярдәм иткән булырсың!..» – диде. Гамр: «Монысын да ташла! Мин үч алмыйча хушбуй сөртмәскә ант иттем. Башка теләгең булса, шуны әйт!» – дигәч, хәзрәти Гали: «Әй Аллаһы Тәгаләнең дошманы! Хәзер синең белән көрәшүдән башка бернәрсә дә калмады!» – диде.
Гамр бу сүзләргә көлеп: «Менә гаҗәп! Гарәп илендә миңа каршы чыгарлык бер батыр барлыгы минем башыма да килмәгән иде! Әй туганым улы! Ант итәм, мин сине үтерергә теләмим. Чөнки синең атаң минем дустым иде. Мин үземә каршы Корәеш затлыларыннан Әбү Бәкер кебек, Гомәр кебек берәрсен теләр идем», – диде. Хәзрәти Гали: «Шулай булса да, мин сине үтерер өчен монда чыктым», – дигәч, Гамрның каны башына бәрде. Кылычын күтәрүе белән төшерүе бер булды. Шундый нәрсә көткән Аллаһы Тәгаләнең арысланы хәзрәти Гали (кәррамәллаһу вәҗһәһ) яшен тизлегендә читкә сикерде һәм һөҗүмне калканы белән каршылады. Ләкин Гамр мондый калканнарның күбесен ватып бетергән иде. Аның сугуына иң нык калканнар да түзә алмый иде. Бу юлы да шулай булды. Хәзрәти Галинең калканы ватылды, өстәвенә кылыч аның башына тиеп, яралады. Хәзер һөҗүм итү чиратын хәзрәти Гали алды.
Аллаһы Тәгаләгә сыенып, ул «Йә Аллаһ!..» дип, Зөлфикарны Гамрның муенына төшерде. Ул сугу белән бер үк мизгелдә ислам гаскәрендә җирне-күкне яңгыраткан «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» авазлары, кяферләр гаскәрендә исә ах-ваһ күтәрелде… Әйе, пәйгамбәрләр солтанының, бөтен барлыкның баш таҗының догасы кабул булган иде. Пәһлеван Гамр җиргә сузылып ятты, гәүдәсеннән кан елга булып акты, ә башы тимер бүреге белән бергә очып китте. Иң нык ышанган Гамрларының җиргә ауганын күргәч, аның иптәшләре шундук хәзрәти Галигә ташландылар. Моны күреп, мөхтәрәм сәхабәләр шунда йөгереп килделәр. Зөбәер ибне Гаввам Нәүфәл ибне Габдулланы яралап, аты белән бергә чокырга егып төшерде.
Хәзрәти Гали чокырга төшеп, Нәүфәлне ике кисәккә турады. Калганнары чокырны көчкә генә кичеп, артка качтылар. Мөшрик гаскәренең баш җитәкчесе исә сугышның башында ук зур өметсезлеккә бирелгән иде.
Хәзер сугышның рәвеше ачыкланды. Чокыр күкрәкмә-күкрәк сугышырга ирек бирми иде. Ике як ук атып бер-берсенә югалтулар китерергә тырышты. Бу нәтиҗәне сузудан башка бернигә дә ярамады. Шулай җиңә алмасларын аңлагач, мөшрикләр чокырның һәр ягыннан һөҗүм итү иң уңайлы юл булыр дигән карарга килделәр һәм һөҗүмгә күчтеләр. Ун мең кешелек гаять зур дошман гаскәре чокырны кичәргә тырышты, өч мең кешелек шанлы ислам гаскәре исә ук һәм таш белән аларны чокыр аша чыгармаска омтылды. Коточкыч көрәш башланды. Бу көрәш кичкә кадәр дәвам итте.
Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) төнлә чокырның төрле урыннарына каравылчылар куйды. Үзе тар урында каравыл тора башлады. Мәдинәгә биш йөз кешелек каравыл төркеме җибәреп, урамнарда кычкырып тәкбир әйтергә боерды. Шулай итеп, яһүдләрдән яки Корәеш мөшрикләреннән килергә мөмкин булган куркынычка вакытында юл куелмас, хатын-кызлар һәм балалар сакланыр иде.
Корәйза яһүдләре исә Хөяй ибне Әхтабны мөшрикләргә җибәреп, төнге һөҗүмнәр ясау өчен ике мең кешелек көч сорадылар. Алар төнлә якланусыз калган хатын-кызларга һәм балаларга һөҗүм итмәкче иделәр. Ләкин мөҗаһидләрнең таң атканчы каравыл йөртүләре һәм «Аллаһу әкбәр!» авазлары белән тәкбир әйтүләре аларның йөрәкләренә зур курку салды. Алар кальгаларына чигенеп, җай көтә башладылар. Вакыт-вакыт кечкенә төркемнәр белән Мәдинәгә үтеп керергә тырыштылар.
Бер төнне Корәйза угылларының күренекле кешеләреннән Газзал ун кешелек отряд белән Пәйгамбәребезнең гамәсе анабыз Сафия булган йортка кадәр килеп җитә алды. Эчтә хатын-кызлар һәм балалар бар иде. Аларның үзләрен якларлык бер коралы да юк иде. Яһүдләр башта йортка ук ата башладылар, аннары эчкә керергә тырыштылар. Аларның берсе эчке ишегалдына үтә алды һәм йортка ничек керергә икән дип, тирә-якны тикшерә башлады. Шул вакытта сөекле Пәйгамбәребезнең батыр гамәсе янындагыларга тавыш чыгармаска кушты да, аска төшеп, ишек янына килде. Башын яулык белән нык итеп уратып, ир кеше кыяфәтенә кергәч, кулына бер колга алды, биленә пычак кыстырды. Ишекне акрын гына ачып, теге яһүднең артына якынлашты һәм колга белән аның башына бөтен көче белән сукты. Бер мизгел дә югалтмыйча, җиргә егылган яһүдне үтерде. Аннары үтерелгән яһүднең башын тышта ук атып торган яһүдләргә ыргытты. Иптәшләренең киселгән башын аяклары астында күргәч, яһүдләр бик куркып, кача башладылар.
Шул арада алар: «Безгә бит мөселманнар өйләрендә бер генә ир кеше дә калдырмыйча, барысын да сугышка җибәргәннәр дип хәбәр иткәннәр иде!..» – дип мыгырданалар иде.9 Иртән сугыш шул ук көч белән дәвам итте. Уклар һавада сызгырып оча иде. Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шанлы сәхабәләренә: «Барлыгым кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, без очраган авырлыклар сездән һичшиксез алыначак, һәм сез киңлеккә чыгарылачаксыз», – дип, аларга сабыр итәргә киңәш бирде һәм җиңүнең иман китерүчеләрнеке булачагы турында сөенечле хәбәр бирде. Бу сөенечле хәбәрне алгач, батыр сәхабәләр ачлык, кытлык кебек авырлыкларны оныттылар.
«Әй мөселманнар җәмәгате! Аллаһы Тәгаләнең фәтхенә һәм ярдәменә сөенегез!» Хәдис шәриф
Алар җан-фәрманнары белән тырыштылар һәм чокыр аша бер генә мөшрикне дә чыгармадылар.
Мөхтәрәм сәхабәләрнең күренеклеләреннән хәзрәти Сәгъд ибне Мөгаз бик зур батырлык күрсәтеп сугыша иде. Сугыш вакытында Хиббан ибне Кайс ибне Гарака исемле бер мөшрик аткан ук аның кулына тиеп яралады. Ук эре кан тамырына тиде, һәм ул бик күп кан югалтты. Яраланган хәзрәти Сәгъд тирәсендәгеләрнең канны туктатырга тырышканын күреп, хәленең җитди икәнен аңлады һәм болай дип дога кылды: «Йә Раббым! Корәеш сугышны дәвам итәчәк булса, миңа гомер бир. Чөнки Синең Рәсүлеңне рәнҗеткән, аны ялганчыга чыгарган бу мөшрикләр белән сугышу миңа ничек ошый, башка бернәрсә дә алай ошамый. Әгәр безнең арадагы сугыш тәмамлана икән, мине шәһитлек дәрәҗәсенә күтәр. Ләкин Бәни Корәйзаның ахырын күрмичә, җанымны алма». Аның догасы кабул булды, каны туктады. Ә мөхтәрәм сәхабәләр арасында сугышкан булып кыланган Габдулла ибне Өбәй кебек мөнафыйклар бик әкрен кыймылдыйлар, алгы сызыкларга якын килмиләр иде. Өстәвенә, мөҗаһидләрнең рухын төшерер өчен кулларыннан килгәнне эшлиләр, фетнә чыгарырга тырышып: «Мөхәммәд сезгә Византия императорының (кайсарның) һәм Иран шаһының (кисраның) хәзинәләрен вәгъдә итеп тора. Ә хәзер без чокыр эчендә бикләнеп утырабыз. Куркудан хаҗәт үтәргә дә бара алмыйбыз. Аллаһ һәм Аның Рәсүле безне алдаудан башка бернәрсә дә эшләми, дөньялык итеп тә бернинди нәрсә вәгъдә итми!..» – диләр иде. Кысрыкка калсалар, дошман өйләребезгә һөҗүм итәргә мөмкин дип сылтау табып, вазифа урыннарын ташлап китәләр иде. Мөнафыйкларның бу кылыклары аерым бер бәла, аерым бер авырлык булды. Мөшрик гаскәре мөмкин кадәр тизрәк нәтиҗәгә ирешү өчен бөтен көчен куйды, ләкин шәрәфле сәхабәләрнең батыр саклануы каршында бернәрсә дә эшли алмады. Алар иң күп тар үткелгә һөҗүм иттеләр. Сөекле Пәйгамбәребез бу урыннан китмәде һәм сәхабәләрен сугышка дәртләндерде. Пәйгамбәребез янәшәсендә сугышу шәрәфенә ирешергә теләгән мөхтәрәм сәхабәләр сугыш мәйданында күрелмәгән батырлыклар күрсәттеләр. Бервакыт мөшрикләр бик көчле ук ата башладылар. Бөтен максат Галәм Солтаны булган чатыр иде.
Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк тәнен көбә каплый иде. Мөбарәк башында тимер бүрек бар иде. Ул чатыр алдында төп-төз басып тора һәм сугышның барышына карап, сәхабәләренә боерыклар бирә иде. Мөшрикләр кайвакыт иң көчсез күренгән урынга кинәт ябырылалар, ә мөбарәк сәхабәләр анда йөгереп киләләр һәм дин дошманнарын кире кайтарганчы гашыйклык белән сугышалар иде.
«Галинең бер кылыч сугуы бөтен кешеләрнең һәм җеннәрнең гыйбадәтләреннән дә кыйммәтлерәк» Хәдис шәриф
Хәндәк сугышы
Бу күрелмәгән көрәш бик каты иде: батыр сәхабәләрнең як-якка карарга да вакытлары юк иде. Ул көнне иртән башланган көрәш соң сәгатьләргә кадәр дәвам итте. Намаз вакытлары җиткән саен, шанлы сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Намазыбызны укый алмадык», – диләр, ә Галәмнәрнең Сәеде, Галәм Солтаны зур кайгы белән: «Аллаһ белән ант итәм, мин дә укый алмадым», – дип җавап бирә иде. Ястү вакыты тирәсендә алар гыйбадәт кылырга ирек бирмәгән мөшрик көтүен бик көчле һөҗүм белән кире кайтарып, таратып җибәрделәр. Бу таркаулыктан котыла алмаган корәешләр һәм гатафанлылар төнне үткәрер өчен караргаһларына чигенделәр. Мөҗаһидләр сөекле Пәйгамбәребезнең чатырына таба юл тоттылар. Шул вакытта галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән галәм горурлыгы (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), каргыш әйтү аның гадәте булмаса да, намаз өчен түзә алмады һәм мөшрикләргә каргыш белдереп болай диде: «Алар безне кояш батканчы мәшгуль итеп, намазыбыздан ничек тыйдылар исә, Аллаһы Тәгалә дә аларның өйләрен, корсакларын һәм каберләрен ут белән тутырсын!» Казага калган өйлә, икенде һәм ахшам намазларын укыганнан соң, ул ястү намазына имам булды.
Йә Раббым, кяферләрне җиңелүгә дучар ит
Исламны тулысынча юк итү өчен алып барган бу көрәшләреннән соң мөшрикләр мөселманнарны көндез җиңеп булмаганын аңладылар. Алар фикеренчә, бердәнбер чара – шул ук көч белән төнге һөҗүмнәр оештыру иде. Мөселманнарны бары тик шулай гына җиңеп була иде. Бу карарларын алар шундук тормышка ашыра башладылар һәм яһүд Корәйза угыллары белән бергә төнге һөҗүмнәр ясадылар. Сугышчыларын төркемнәргә бүлгән мөшрикләр чиратлашып һөҗүм итәләр иде. Бу хәл көннәр буе дәвам итте. Сөекле Пәйгамбәребез һәм батыр мөхтәрәм сәхабәләр ач, йокысыз, арыган булсалар да, саклануны дәвам иттеләр. Бер генә дошман сугышчысын да чокыр аша бу якка чыгармадылар. Җан-фәрман белән алып барылган бу саклану элекке барлык яуларга караганда да куркынычрак, катырак, авыррак һәм мәшәкатьлерәк иде.
Көннәр буе сугышкан мөшрикләрдә ризык кытлыгы башланды. Җирдә бер уч коры үлән дә тапмаганга, атлары һәм дөяләре дә үлә башлады. Шуңа күрә мөшрикләрнең гаскәр башлыгы Корәйза яһүдләренә азык-төлек алырга Дырар ибне Хаттаб җитәкчелегендә бер отряд җибәрде. Кяферләргә бар нәрсәләрен корбан иткән яһүдләр шундук егерме дөягә бодай, арпа, хөрмә һәм терлекләр өчен салам төяп тапшырдылар. Дырар сугышчылары белән шатланып кайтканда, Куба янында бер төркем сәхабәләр белән очраштылар. Батыр сәхабәләр шундук һөҗүм иттеләр. Канлы бәрелештән соң алар дошманны качарга мәҗбүр иттеләр, йөкле дөяләрне Пәйгамбәребезгә тапшырдылар һәм аның күп догаларына ирештеләр.10 Галәм Солтаны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер айга якын дәвам иткән бу каты көрәштә бик авыр хәлләрдә калган батыр сәхабәләрен кызгана, аларга аталарыннан да күп тапкыр ныграк шәфкать күрсәтә иде. Шанлы сәхабәләренең бу кеше көченнән артык тырышлыкларын күреп, ул мөбарәк маңгаен туфракка куйды һәм алар өчен Аллаһы Тәгаләгә болай дип ялварды:
«Әй тарлыкта калганнарга ярдәмгә килүче! Әй мохтаҗларның һәм чарасыз калганнарның догасын кабул итүче Аллаһым! Минем һәм сәхабәләремнең хәлен Син, һичшиксез, күрәсең һәм беләсең. Йә Раббым! Кяферләрне җиңелүгә дучар ит, араларына низаг сал, аларга каршы безгә ярдәм бир, җиңү насыйп ит!..»
Соңгы көннәрдә сөекле Пәйгамбәребез бу догасын еш кабатлый иде. Ачлык китергән газаплар аркасында мөшрикләр мөселманнарны мөмкин кадәр тизрәк юк итү өчен бөтен көчләрен куялар иде. Шулай сугышкан бер кичне мөшрик гаскәреннән, күңеленә ислам мәхәббәте төшкән бер кеше Пәйгамбәребез янына килде. Бу Гатафан кабиләсеннән Нугайм ибне Мәсгуд иде. Ул сөекле Пәйгамбәребезгә: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин Аллаһы Тәгаләнең бер икәнен һәм синең хак пәйгамбәр икәнеңне таныр өчен килдем. Әлхәмдүлилләһ, мөселман булу шәрәфенә ирештем. Моңа кадәр мин сезгә каршы сугыштым. Моннан соң кяферләргә каршы сугышачакмын. Миңа нәрсә боерсаң, шуны эшләргә әзермен! Йә Рәсүлуллаһ! Минем мөселман булганымны хәтта кавемем дә белми», – диде. Рәсүле әкрам: «Бу кяферләр арасына кереп, низаг салып, аларны бер-берсеннән аерырга тырыша аласыңмы?» – дип сорады. Ул: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән мин аларны бер-берсеннән аера алам. Тик нәрсә теләсәм, шуны сөйләргә рөхсәт бармы?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Сугыш – хәйлә ул, теләгәнеңне сөйли аласың», – диде.
Хәзрәти Нугайм ибне Мәсгуд башта Корәйза яһүдләре янына барып: «Сезне ничек яратканымны беләсез. Тик хәзер сөйләшәчәкләребез безнең арада калсын, беркем дә белмәсен!» – диде. Яһүдләр: «Беркем дә белмәячәк», – дип ант иттеләр. Шуннан соң хәзрәти Нугайм болай диде: «Бу кешенең (Пәйгамбәребезнең) эше – чын бәла. Аның Нәдыйр һәм Кайнукагъ угылларына нәрсә эшләгәнен беләсез. Аларны туган җирләреннән, оя-йортларыннан куып чыгарганын барыгыз да күрдегез. Хәзер корәешләр һәм гатафанлылар килеп мөселманнар белән сугышалар, сез исә аларга ярдәм итәсез. Көннәр буе сугышсак та, һаман бер нәтиҗәгә ирешә алмадык. Бу хәл дәвам итсә, камау озакка сузылачак кебек. Корәешләрнең һәм гатафанлыларның маллары, мөлкәтләре, җирләре, балалары сезнеке кебек монда түгел. Бу сугышта җай табып җиңсәләр, олҗаларны җыеп китәрләр. Әгәр җиңелсәләр, кайтып китәрләр дә, сезне мөселманнар белән күзгә-күз калдырырлар. Ә сезнең мөселманнар белән көрәшерлек көчегез дә, куәтегез дә юк. Сугышның хәзерге хәле исә мөселманнарның җиңүгә ирешәчәген күрсәтә. Мин фаразлаганча булса, мөселманнар сезне кылычтан уздырмыйча калдырмаслар. Шуңа күрә безгә тиз арада бер чара күрергә кирәк!..»11 Бу сүзләрне зур дулкынлану һәм курку белән тыңлаган яһүдләр хәзрәти Нугаймның аларны шулкадәр кайгыртуына бик канәгать калдылар һәм: «Син безгә дуслыгыңны тиешенчә күрсәттең. Безгә нинди чара күрергә кирәк икәнен дә әйт», – диделәр. Моны гына көткән Нугайм ибне Мәсгуд: «Дөресе шул: Корәеш һәм Гатафан затлыларыннан кайберләрен аманәт итеп алмыйча, мөселманнар белән һич тә сугышка кермәгез! Аманәт кешеләр сездә булганда, алар сугыштан качып китә алмаслар!» – диде. Моны бик яхшы чара дип тапкан яһүдләр аңа рәхмәт әйттеләр, аны хөрмәтләп сыйладылар. Хәзрәти Нугайм яһүдләр яныннан аерылып, туп-туры Корәеш караргаһына барды. Аларның гаскәр башлыкларына: «Минем Мөхәммәдкә дошманлыгымны һәм сезне никадәр яратканымны беләсез. Мин бер нәрсә белдем һәм, дуслыгыбыз таләп иткәнчә, аны сезгә җиткерүне зур бурычым дип санадым. Тик мин әйтәчәкләрне беркемгә дә ишеттермәскә сүз биреп ант итәргә тиешсез!» – диде. Алар ант иттеләр дә, кызыксынып: «Сөйлә, без сине тыңлыйбыз», – диделәр. Ул болай диде: «Белеп торыгыз, Корәйза яһүдләре сезнең белән берләшүләренә үкенгәннәр һәм Мөхәммәдкә хәбәр җибәргәннәр: „Корәештән һәм Гатафанның күренекле кешеләреннән башларын кисү өчен аманәт кешеләр алып, сиңа тапшырыйк. Аннары синең белән берләшеп, мөшрикләрне тамыры белән корытканчы сугышыйк! Тик син кардәшләребез Нәдыйр угылларын гафу итеп, җирләрен аларга кайтарырга тиешсең!“ Мөхәммәд тә яһүдләрнең бу таләпләрен кабул иткән! Яһүдләр сездән аманәт кешеләр сорасалар, һич тә ризалашмагыз, аларның барысын да үтерәчәкләр! Әйткәннәремне беркем дә ишетмәсен!..» Корәешләр бу мөһим хәбәр өчен хәзрәти Нугаймга бик рәхмәт әйттеләр һәм аңа зур илтифат күрсәттеләр.
«Барлыгым кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, без очраган авырлыклар сездән һичшиксез алыначак, һәм сез киңлеккә чыгарылачаксыз» Хәдис шәриф
Нугайм ибне Мәсгуд (радыяллаһу ганһү) аннан чыгып, гатафанлылар янына килде. Корәешләргә сөйләгәннәрен аларга да сөйләде.
Бер көннән соң Корәеш гаскәр башлыгы Корәйза угылларына хәбәр җибәрде: «Хәзер безгә монда тору бик авырлашты. Чөнки һава салкын, терлекләребез ачлыктан кырылып бетә. Бу төнне яхшылап әзерләник тә, иртәгә барыбыз бергә каты һөҗүмгә күчик». Яһүдләр: «Беренчедән, без шимбә көнне сугышмыйбыз. Икенчедән, сезнең белән бергә сугышта катнаша алуыбыз өчен, сез безгә күренекле кешеләрегездән күпләрен аманәт итеп бирергә тиешсез. Әгәр камау озакка сузылса һәм сез, бернәрсә дә эшли алмыйча, илегезгә кайтып китсәгез, безне Мөхәммәдкә тапшырган булырсыз. Әгәр аманәт кешеләр бирсәгез, безне ташлап китмәссез!..» – диделәр. Бу хәбәр Корәеш гаскәр башлыгына ирешкәч, ул: «Димәк, Нугайм ибне Мәсгудның сүзе дөрес булган!» – диде. Корәешләр яһүдләргә тагын хәбәр җибәрделәр: «Без сезгә аманәт итеп бер генә кешебезне дә бирмибез. Әгәр иртәгә килеп безнең белән бергә сугышсагыз – бик яхшы, югыйсә без илебезгә кайтып китәбез. Ә сез Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре белән күзгә-күз каласыз!..»
Моны ишеткәч, Корәйза яһүдләре Нугаймның сүзе дөрес чыкты дип уйладылар һәм: «Алай булгач, без дә сезнең белән бергә мөселманнарга каршы сугышмыйбыз…» – дип җавап бирделәр. Шулай итеп, ике якның да йөрәкләренә курку төште.12 Пәйгамбәребезгә Җәбраил галәйһиссәләм килеп, Аллаһы Тәгаләнең мөшрикләрне давыл белән тар-мар итәчәге турында сөенечле хәбәр бирде. Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде мөбарәк тезләренә төшеп, мөбарәк кулларын сузды һәм: «Аллаһым! Миңа һәм сәхабәләремә рәхим иткәнең өчен Сиңа шөкер итәм», – дип, Аллаһы Тәгаләгә шөкерен белдерде. Аннары бу сөенечле хәбәрне батыр сәхабәләренә җиткерде. Ул төн шимбә төне иде. Тирә-якны коточкыч караңгылык каплады, күзгә төртсәң дә күренмәслек иде. Аннары каты суык төште, аның артыннан бик көчле җил исә башлады.
Бу төнне хәзрәти Хозәйфә ибне Ямән болай дип сөйләде: «Ул төн шундый караңгы иде, моңа кадәр мондый караңгы төн күргәнебез юк иде. Бу куе караңгылык белән бергә, күк күкрәгәнгә охшаган гөрселдәү белән коточкыч җил дә исә башлады. Шул вакытта Пәйгамбәребез безгә мөшрик гаскәренең борчылуга һәм куркуга төшеп, үзара талашып бетүләрен хәбәр итте. Каты суыктан, ачлыктан һәм төннең дәһшәтеннән без аякка баса алмыйча, урыныбызда өстебезгә нәрсәдер ябынып көтеп утыра идек. Рәсүлуллаһ намазга басты һәм төннең бер өлешен намаз укып үткәрде.
Аннары безгә борылып болай диде: „Арагызда мөшрик гаскәре янына барып, аларның хәлен тикшереп, миңа хәбәр китерерлек кеше бармы? Бу хәбәрне китерүченең җәннәттә миңа юлдаш булуын Аллаһы Тәгаләдән сорармын“. Анда булганнар каты ачлыктан һәм суыктан аякка баса алмадылар. Шуннан соң Рәсүлуллаһ минем яныма килде. Мин суыктан һәм ачлыктан ике тезләнеп, бөрешеп утыра идем. Рәсүлуллаһ миңа кагылып: „Син кем?“ – дип сорады. „Мин – Хозәйфә, йә Рәсүлуллаһ“, – дидем. Рәсүлуллаһ болай диде: „Бар, бу кавем нишли – карап кил! Минем яныма әйләнеп кайтканчы аларга ук та, таш та атма, сөңге белән дә, кылыч белән дә сукма. Син минем яныма кайтканчы суыктан да, эсседән дә зарар күрмәссең, әсир дә ителмәссең, газапка да дучар булмассың“.
Мин кылычымны һәм җәямне алдым да китәргә әзерләндем. Рәсүлуллаһ минем өчен: „Аллаһым, аны алдыннан һәм артыннан, уңыннан һәм сулыннан, өстеннән һәм астыннан сакла“, – дип дога кылды.
Мин мөшрикләргә таба атлый башладым. Әйтерсең лә мунчада бара идем. Аллаһ белән ант итәм, эчемдә курку да, туңу да, калтырау да юк иде. Ниһаять, мөшрикләрнең караргаһына барып җиттем. Аларның гаскәр башлыклары һәм күренекле кешеләре бер ышыкта ут ягып җылыналар иде. Әбү Суфьян: „Моннан китәргә кирәк“, – ди иде. Шундук башыма аны шул урында үтерү уе килде. Ук савытымнан бер ук чыгарып, җәямә куйдым. Ут яктысыннан файдаланып, аны атмакчы булдым. Нәкъ атарга җыенган мизгелдә Рәсүлуллаһның: „Минем яныма кайтканчы, бернинди хәл чыгарма“, – дигәнен исемә төшердем һәм үтерүдән баш тарттым. Шуннан соң үземдә көчле батырлык таптым. Мөшрикләр арасына кереп, ут янына утырдым. Күрелмәгән дәрәҗәдәге каты җил һәм Аллаһы Тәгаләнең күзгә күренмәгән гаскәре (фәрештәләр) аларга кылачагын кыла иде. Җилдән аларның савыт-сабалары авыша, утлары һәм яктылары сүнә, чатырлары баш өсләренә ишелә иде. Бервакыт мөшрик гаскәренең башлыгы Әбү Суфьян урыныннан торып: „Арагызда күзәтчеләр һәм шымчылар булырга мөмкин. Сак булыгыз! Һәркем янындагының кем икәненә карасын! Һәркем янында утырганның кулыннан тотсын!“ – диде. Әбү Суфьян, әйтерсең, араларына ят кеше кергәнен сизенгән иде. Мин шундук кулларымны сузып, уңымда һәм сулымда утырган ике кешенең кулыннан тоттым да, алар миннән сораганчы, мин алардан исемнәрен сорадым. Шулай итеп, үземне танытмадым. Ниһаять, Әбү Суфьян гаскәренә болай дип мөрәҗәгать итте: „Әй корәешләр! Сез торырлык урында түгелсез. Атлар, дөяләр кырыла башлады. Ачлык һәр якны чорнап алды.
Җилнең безнең башка ниләр китергәнен күрәсез. Тизрәк күчеп китегез! Менә мин китәм!“ – дип, ул дөясенә атланды. Мөшрик гаскәре аянычлы хәлдә җыенып, Мәккәгә таба кузгалды. Аларның өстенә ком һәм вак таш ява иде.13 Мөшрик гаскәре китеп баргач, мин дә Рәсүлуллаһ янына таба атладым. Юлның яртысына җиткәндә, каршыма ак чалмалы егерме чамасы атлы (фәрештәләр) чыкты. Алар миңа: „Рәсүлуллаһка хәбәр ит: Аллаһы Тәгалә дошманны тар-мар итте…“ – диделәр. Мин Рәсүлуллаһ янына кайтканда, ул бер палас өстендә намаз укый иде. Ләкин кайтып җитүгә, китәр алдыннан булган туңуым һәм калтыравым яңадан башланды. Намаздан соң Рәсүлуллаһ нинди хәбәр китергәнемне сорады. Мин аңа мөшрикләрнең нинди аянычлы хәлгә калуларын һәм китеп баруларын хәбәр иттем. Рәсүлуллаһ бу хәбәргә бик шатланды һәм елмайды. Без көннәр буе йокламаган идек. Пәйгамбәребез мине дә янына алып, үзе ябынган паласның бер читен минем өскә япты. Ул төнне без шулай таң аттырдык. Сәхәр вакытында Рәсүлуллаһ мине уятты. Иртә җиткәч, мөшрик гаскәреннән эз дә калмаган иде». Алар Мәккәгә якынлашканчы, артларыннан каты җил исте, һәм алар артларыннан һаман тәкбир тавышларын ишетеп бардылар.
Корәеш мөшрикләре караргаһларын ташлап качкач, аларга ияреп килгән башка мөшрик кабиләләре дә Мәдинә тирәсен ташлап киттеләр. Алар беркайчан да оныта алмаячак бик зур җиңелүнең хәсрәтенә һәм кайгысына баттылар. Алар бу җиңелүгә дучар булганда, Галәм Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның шанлы сәхабәләре (радыяллаһу ганһүм) Аллаһы Тәгаләгә шөкер сәҗдәсенә киттеләр, Аңа хәмед һәм шөкер әйттеләр.
«Аллаһым! Миңа һәм сәхабәләремә рәхим иткәнең өчен Сиңа шөкер итәм» Хәдис шәриф
Мөҗаһидләр «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» авазлары арасында нурлы Мәдинәгә юл тоттылар. Мәдинә урамнары бер мизгелдә Галәм Солтанын һәм үзләренең мөбарәк аталарын, агаларын, тагаларын, абыйларын каршыларга чыккан балалар белән тулды. Пәйгамбәребез дә елмаеп, аларга җавап бирә иде… Хәндәк сугышында алты мөселман шәһит булды… Бу яу турында Аллаһы Тәгалә изге аятьләрдә мәгънәсе буенча болай ди: «Аллаһы Тәгалә (Хәндәк сугышындагы) ул кяферләрне ачулары белән кире кайтарды, алар бернинди хәергә дә, җиңүгә дә ирешмәделәр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә (фәрештәләр һәм җил белән) сугышта (уңышка ирешсеннәр өчен) мөэминнәргә җитте. Аллаһы Тәгаләнең һәр нәрсәгә көче җитә. Ул – Газиз, һәр нәрсәдән өстен».14
«Әй иман китерүчеләр! Аллаһы Тәгаләнең сезгә биргән нигъмәтләрен искә алыгыз. Сезгә (Хәндәк сугышында) гаскәрләр һөҗүм иткән иде, Без аларга каршы җил һәм сез күрмәгән (фәрештәләрдән торган) гаскәрләр җибәрдек…»15
Бу сугыштан соң сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Хәзер чират сезнеке. Моннан соң корәешләр сезгә каршы килә алмаячак».
Бәни Корәйза яуы
