КЕЧЕ БӘДЕР ЯУЫ
Бу яуны Бәдрел-Мәүгуд һәм Бәдрес-Сугра дип тә атыйлар. Әбү Суфьян Өхедтән кайтканда: «Киләсе елны Бәдердә тагын сугышырбыз», – дигәч, хәзрәти Фарукы әгъзам Гомәр (радыяллаһу ганһү) Хәбибе әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ишарәсе белән: «Шулай булсын», – дип җавап биргән иде. Әбү Суфьян гаскәр җыя һәм корәешләрне сугышка өнди иде. Ләкин күңеленнән ул моны теләми иде. Әмма «сүзендә тормады» димәсеннәр өчен, халыкның алдында йөри иде. Шул вакытта Мәккәгә Нугайм ибне Мәсгуд Әшҗәгый килгән иде. Ул ислам гаскәренең сугышка әзер торуын сөйләде, аларның көчен һәм шәүкәтен тасвирлады. Әбү Суфьян аңа: «Әгәр Мәдинәгә барып, Мөхәммәдне һәм аның сәхабәләрен сугышка чыгудан кире кайтарсаң, сиңа өч яшьлек егерме дөя бирермен. Бу вәгъдәмә Сөһәйл ибне Гамр кәфил булсын», – диде. Нугайм риза булды. Мәдинәгә килеп, кяферләр гаскәренең бик күп икәнен хәбәр итте. Сәхабәләрнең бер өлеше икеләнеп калды. Әмма Әбү Бәкер белән Гомәр (радыяллаһу ганһүмә) Пәйгамбәр янына килделәр һәм Мәдинәдән чыгарга тәкъдим иттеләр. Рәсүлуллаһ моңа бик шатланды. Ул болай диде: «Җаным кодрәт кулында булган Аллаһ белән ант итәм, мин һичшиксез сугышка чыгармын». Габдулла ибне Рәваханы ул Мәдинәдә урынбасар итеп калдырды, ә байракны хәзрәти Галигә бирде.
Шул вакытта Мәккә мөшрикләре, исламның таралуына юл куймас өчен, Әбү Суфьян җитәкчелегендә ике мең гаскәр белән Бәдергә кузгалды. Галәмнәрнең Сәеде мең биш йөз батыр сәхабәсе белән Бәдергә алардан алдарак килеп җитте. Мөҗаһидләрнең үзләреннән алда Бәдергә килгәнен белгәч, мөшрикләрнең йөрәкләренә курку төште. Алар Мәррүз-Заһранга кадәр генә бара алдылар. Ислам батырлары белән очрашырга кыймадылар. Шүрләп калып, ул елгы ачлыкны сылтау итеп, Мәккәгә кире кайттылар. Мәккә халкы алардан көлде, мыскыл итте.
Мөселманнарның ике генә аты бар иде. Әмма сәүдә маллары күп иде. Бәдердә алар бу малларны бик кыйммәткә саттылар. Зөлкагъдә аеның уртасы иде. Алар зур табыш алдылар. Рәсүле әкрам шанлы сәхабәләре белән мөшрикләрне Бәдердә сигез көн көтте. Аннары шатлык һәм гыйззәт белән Мәдинәгә юл тоттылар.
Затүр-Рикагъ яуы
Бу яу Мөхәррәм аенда булды. Мәдинәгә сарык сатарга килгән бер кеше мөселманнарга Бәни Әнмар белән Бәни Сәләмәнең аларга каршы гаскәр җыюы турында хәбәр итте. Бу хәбәр Пәйгамбәргә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) барып иреште. Хәзрәти Госманны Мәдинәдә урынбасар итеп калдырып, мөселманнар дүрт йөз, бер риваятьтә исә җиде йөз кешелек отряд белән шул айның унынчы көнендә, якшәмбе төнендә Мәдинәдән чыктылар. Мөшрикләр торган җиргә барып җиттеләр. Ләкин анда хатын-кызлардан башка беркемне дә тапмадылар. Мөшрикләрнең ирләре тауларга качкан иде. Мөшрикләр посып торып һөҗүм итмәсеннәр өчен, ул җирләр таланды, ә тирә-юньдәге мөшрик кабиләләре куркытып тынычландырылды.1 Унбиш көн сәфәрдә булганнан соң, Мәдинәгә кайттылар.
«Җаным кодрәт кулында булган Аллаһ белән ант итәм, мин һичшиксез сугышка чыгармын» Хәдис шәриф
Мөрәйси яуы
Дүмәтел-Җәндәл яуы
Рәсүлуллаһ Дүмәтел-Җәндәлдә яшәүче, Дәмәшккә барып-кайтып йөрүче юлчыларны борчыган һәм Мөнәүвәрә Мәдинәгә янаган кабиләләргә каршы мең кешелек гаскәр белән сәфәргә чыкты. Рабигыль-әүвәл аеның ахырлары, дүшәмбе көн иде. Мәдинәдә урынбасар итеп Сибагъ ибне Гортуфаны калдырды. Ислам гаскәре килгәнен ишеткәч, дошман кабиләләре качтылар. Анда берничә көн торганнан соң, мөселманнар Рабигыль-ахыр аеның егерменчеләрендә Мәдинәгә кайттылар.2
Мөрәйси яуы
Бу яуны Бәни Мөстәлик яуы дип тә атыйлар. Мөрәйси – Хозага кабиләсенең Кудәйдтәге су коеларының һәм шул коеларны саклау өчен төзелгән ныгытманың исеме. Бу урын шул ук вакытта Бәни Хозага кабиләсенең алгы каравылы да иде.
Һиҗрәтнең бишенче елында Мөстәлик угылларының башлыгы Харис ибне Әбү Дырар Пәйгамбәребез белән сугышу өчен бик күп кеше җыйган иде. Ул аларны коралландырып, Мәдинәгә һөҗүм итмәкче иде. Бу хәбәр сөекле Пәйгамбәребезгә ирешкәч, Мөстәлик угылларына каршы шундук җиде йөз кешелек отряд чыкты. Мөрәйси коесы янында гаскәр туктады. Башта Мөстәлик угыллары исламга чакырылды. Алар кабул итмәделәр, ук атып, сугыш башладылар. Рәсүлуллаһның: «Барыгыз бергә кинәт һөҗүм итегез!» – дигән боерыгын үтәгән мөхтәрәм сәхабәләр Мөстәлик угылларыннан ун кешене үтерделәр. Кабилә башлыгы качып котылды, ләкин аның кызы Бәррә һәм кабиләсеннән 600 кеше әсир төште. Олҗа бүлеп бирелде. Бәррә Пәйгамбәребез янына килеп: «Мин үзем өлешенә төшкән хуҗа белән тугыз алтын түләп азат булырга килештем. Миңа ярдәм итегез!» – диде. Пәйгамбәребез мәрхәмәт кылып, аның бу теләген үтәде һәм аны сатып алды. Аннары аны азат итеп, иреккә чыгарды. Сөекле Пәйгамбәребез аңа исламны аңлаткач, ул мөселман булды. Аның мөселман булуына бик шатланган Галәмнәрнең Сәеде аңа хөрмәт күрсәтеп, аны үзенә никахлап, шәрәфкә ирештерде. Моны күреп, мөхтәрәм сәхабәләрнең барысы да: «Рәсүлуллаһның гаиләсеннән булган анабызның туганнарын хезмәтче итеп тотудан без оялабыз», – диделәр һәм үз әсирләрен азат иттеләр. Бу никах йөзләрчә әсирнең азат булуына сәбәп булды.
Сөекле Пәйгамбәребез мөбарәк хатынының Бәррә исемен Җүвәйрия дип үзгәртте. Анабыз хәзрәти Җүвәйрия турында анабыз хәзрәти Гаишә: «Мин Җүвәйриядән дә хәерлерәк, бәрәкәтлерәк хатынны күрмәдем», – дия торган иде.3
Ислам гаскәре җиңү белән нурлы Мәдинәгә кайтканда, тирә-юньдәге мөшрик кабиләләре куркуга төште һәм мөселманнарга һөҗүм итәргә батырчылык итүнең никадәр куркыныч икәнен аңлады.
Һиҗрәтнең бишенче елында булган кайбер вакыйгалар
Мөстәлик яуыннан кайтканда бик көчле җил исте. Сәхабәләр, дошман Мәдинәгә килеп, аны таларга тели дип уйладылар. Рәсүлуллаһ болай диде: «Курыкмагыз. Мәдинә – куркынычсыз урын, аның һәр почмагында саклаучы фәрештәләр бар. Ләкин бүген бер мөнафыйк үлде. Ул Өбәй Сәлүлнең дусты Зәйд ибне Фурага иде».
«Мин Җүвәйриядән дә хәерлерәк, бәрәкәтлерәк хатынны күрмәдем» Хәзрәти Гаишә (радыяллаһу ганһә)
Бу яуда мөэминнәрнең аналары хәзрәти Гаишә һәм Өмме Сәләмә дә катнашкан иде. Мөнафыйклар анабыз хәзрәти Гаишәгә яла яктылар. Кайбер мөселманнар да бу ялага алданды. Изге аятьләр иңеп, мөнафыйкларның ялалары фаш ителде, ә хәзрәти Гаишә мактауга лаек булды.4 Рәсүлуллаһ болай диде: «Сөенеч сиңа, әй Гаишә! Хак Тәгалә сине пакьләде. Синең сафлыгыңа шаһитлык бирде». Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләрне мәчеткә җыйды. Хотбә сөйләде һәм иңгән бөек аятьләрне укыды. Бу изге аятьләрнең бәрәкәте белән мөэминнәрнең күңелләрендәге шикләр юкка чыкты. Бу ялага батырчылык иткәннәр үз җәзаларын алдылар. Бу яудан кайтканда тәяммүм аяте иңде.5
Гаишәнең муенсасы Мәдинәгә якын Салсала дигән урында тагын бер тапкыр югалды. Муенса табылганчы, алар шунда көттеләр. Ул урында су юк иде, сәхабәләрнең үзләре белән дә су юк иде. Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм Гаишә Сыйддыйканың тезенә башын куеп йоклый иде. Мөхтәрәм сәхабәләр хәзрәти Әбү Бәкергә су юклыгын әйттеләр. Ул Рәсүлуллаһ янына барды, һәм Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм уянды. Аллаһы Тәгалә тәяммүм аятен иңдерде. Сәхабәләр тәяммүм кылып, иртәнге намазны укыдылар. Аннары Гаишәне (радыяллаһу ганһә) дөягә утырттылар. Дөя торгач, муенса табылды.
Бүген син – галәм нуры, Аллаһның сөеклесе дә,
Гашыйкларыңны бер мизгел дә ишегеңнән аерма.
Мөбарәк исемең телемнән һич төшмәсен,
Ул – яралы күңелгә дәва, җан аннан сафа таба.
Өмет итәм: һәр исемең аерым шәфәгать кылыр –
Әхмәд һәм Мәхмүд, Әбүл-Касыйм Мөхәммәд Мостафа.
Аңа «Вәш-шәмси» дә, «Вәд-духа» да диелгәч,
Йөзен, маңгаен кояшка, айга тиңләсәм – ни гаҗәп?
Kanûnî Sultân Süleymân (Muhibbî)
