Сөекле Пәйгамбәрем

БӘНИ НӘДЫЙР ЯУЫ

Гамр ибне Өмәййә (радыяллаһу ганһү) Мәгунәдә әсирлектә булганда бауларыннан котылды һәм Мәдинәгә кайтканда юлда Бәни Гамирдан ике мөшрикне очратты. Ул бу ике кяферне үтерде. Алар Рәсүлуллаһның яклавы астында булганнар, ләкин Гамр моны белмәгән иде. Ул Мәдинәгә килеп, хәлне Рәсүлуллаһка сөйләде. Пәйгамбәребез Гамрның хата кылганын әйтте һәм аларның варисларына дия (кан хакы) түләргә боерды.

Бәни Гамир белән Бәни Нәдыйр кабиләләре арасында дуслык бар иде. Бәни Нәдыйр күршелек хокукын да саклый иде. Шуңа күрә бу дияне түләүдә Бәни Нәдыйр кабиләсенең арадашчылыгы кирәк булды.

Өхед сугышыннан соң, һиҗрәтнең дүртенче елы Рабигыль-әүвәл аенда Рәсүлуллаһ мөхтәрәм сәхабәләрдән хәзрәти Әбү Бәкерне, Гомәрне, Галине, Зөбәерне, Тальханы, Сәгъд ибне Мөгазны һәм Өсәйд ибне Хозәйрне (радыяллаһу ганһүм) алып, Бәни Нәдыйрга барды. Алар эшнең нидә икәнен белдерделәр. Тегеләр ул ике кяфернең диясен түләүдә ярдәм итәргә әзер икәннәрен әйттеләр һәм: «Бераз көтегез, ашарга әзерлик», – диделәр. Рәсүл галәйһиссәләм ул вакытта алар туктаган өйнең диварына аркасы белән сөялеп утыра, сәхабәләр дә җыелып, аның тирәсендә утыралар иде. Шул арада Хөяй ибне Әхтаб болай диде: «Әй яһүдләр! Мөхәммәдне мондый ялгыз хәлдә табу мөмкинлеге беркайчан да кулга төшмәс. Берегез бу өйнең түбәсенә менсен дә аннан аның башына таш ташласын, без аннан котылыйк». Гамр ибне Җәхһаш: «Мин бу эшне эшлим», – диде. Сәлам ибне Мишкәм аларны моннан никадәр тыйса да, файдасы булмады. Ул: «Бу эштән баш тартыгыз. Аңа моны хәбәр итәрләр. Бу эш безнең килешүебезнең бозылуына сәбәп булыр. Моннан бик яман нәрсәләр чыгуы мөмкин», – диде. Бәни Нәдыйр яһүдләре аны тыңламадылар. Шул мизгелдә Җәбраил галәйһиссәләм килеп, бу хәлне Рәсүлуллаһка хәбәр итте. Пәйгамбәребез сәхабәләргә бернәрсә дә әйтмичә, ниндидер эш белән баргандай, ул мәҗлестән торып, Мәдинәгә китте. Шулай итеп, аларның явыз нияте барып чыкмады.

Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде килешүне бозган бу яһүд кабиләсенә Мөхәммәд ибне Мәсләмәне җибәрде һәм болай диде: «Нәдыйр угыллары яһүдләренә бар! Аларга әйт: „Рәсүлуллаһ мине сезгә мондый әмерне белдерер өчен җибәрде: җиремнән чыгып китегез! Монда минем белән бергә яшәмәгез! Сез мине үтерергә хәйлә кордыгыз. Мин сезгә ун көн вакыт бирәм. Бу вакыттан соң монда сезнең арадан кем күренсә, аның муены чабылачак“».

Хәзрәти Мөхәммәд ибне Мәсләмә бу әмерне җиткергәч, алар куркуларыннан юлга әзерләнә башладылар. Ләкин мөнафыйклар башлыгы Габдулла ибне Өбәй аларга: «Һич тә кальгагыздан чыкмагыз. Малларыгызны һәм җирләрегезне ташлап китмәгез. Кешеләремнән ике мең кеше белән сезгә ярдәмгә киләбез», – дип хәбәр җибәрде.

Моны ишеткән Галәм Солтаны мөхтәрәм сәхабәләре белән Мәсҗиде Нәбәвидән дүрт километр ераклыктагы Нәдыйр угыллары кальгасына юнәлде. Мәдинәдә хәзрәти Ибне Өмме Мәктүм вәкил итеп калдырылды. Байракны хәзрәти Гали күтәреп бара иде. Кальга чолгап алынды, камау башланды. Моңарчы мөхтәрәм сәхабәләрне сугышка чакырып торган яһүдләр кальгадан чыгарга батырчылык итмәделәр. Мөнафыйкларның ярдәме дә килмәде.

Мөхтәрәм сәхабәләр кальганы күзәтү астына алып, кош та очырмадылар. Егерме көннән артык дәвам иткән камау ахырында яһүдләр бирелделәр. Бөтен коралларын, алтын-көмешләрен мөселманнарга калдырып, бер өлеше Шамга (Сүриягә), бер өлеше Хәйбәргә куылды. Шулай итеп, Мәдинә төбәгендә яһүдләрдән бары тик Корәйза угыллары гына калды.1

«Яһүдләр мине үтерергә планлаштырдылар! Җәбраил миңа моны хәбәр иткәч, тордым!» Хәдис шәриф

Һиҗрәтнең дүртенче елында булган мөһим вакыйгалар

Бу елны исерткеч эчүне хәрам кылган изге аять иңде.2 Рәсүле әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк хатыннарыннан хәзрәти Зәйнәб бинте Хозәймә, Рәсүлуллаһның никахы белән шәрәфләнгән Рабигыль-ахыр аеннан сигез ай соң, утыз яшендә вафат булды.3 Шулай ук бу елны хәзрәти Гали белән хәзрәти Фатыйманың икенче баласы хәзрәти Хөсәен туды.4 Өхед сугышында яраланып, соңыннан вафат булган хәзрәти Өмме Сәләмәнең ире берничә бала калдырган иде. Анабыз Өмме Сәләмә олы яшендә авыр хәлдә калган иде. Сөекле Пәйгамбәребез аны бик кызганып, аңа мәрхәмәт күрсәтте һәм никахына алып шәрәфләндерде.5

Фатыйма бинте Әсәднең вафаты

Хәзрәти Галинең анасы Фатыйма бинте Әсәд тә бу елны вафат булды.6 Моңа сөекле Пәйгамбәребез бик кайгырып: «Бүген анам вафат булды!» – диде. Сөекле Пәйгамбәребез бабасы Габделмотталиб вафатыннан соң аның янында үскән иде. Ә ул пәйгамбәрлеген белдергәч, Фатыйма шундук мөселман булу шәрәфенә ирешкән иде. Шуңа күрә Галәм Солтаны аны ана урынында күрә, аңа бик хөрмәт күрсәтә иде. Аңа булган мәрхәмәте аркасында ул өстендәге мөбарәк күлмәген салып, аны шул күлмәккә кәфен итеп төрергә боерды. Җеназа намазын укыткач, намазда җитмеш мең фәрештә булганын хәбәр итте. Ул кабергә кадәр барып, аның эченә төште. Кабер тормышы аңа тыныч һәм рәхәт булсын өчен, кабернең почмакларына таба киңәйткәндәй ишарә ясады да кабергә сузылып ятты.

Кабердән чыкканда, аның мөбарәк күзләре яшь белән тулган, мөбарәк күз яшьләре кабергә тамган иде. Йә Раббым! Бу нинди мәрхәмәт иде?.. Һәм бу нинди бәхетле хатын иде?.. Хәтта хәзрәти Гомәр дә түзә алмады һәм: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Беркемгә дә эшләмәгәнне бу хатынга эшләдең!» – дигәч, вафалыларның иң вафалысы булган сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Әбү Талибтан соң бу мескен хатын кадәр миңа яхшылык кылган кеше булмады. Ул минем анам иде. Үз балалары ач торганда, ул иң элек минем корсагымны туйдыра иде. Үз балаларының өс-башы тузанлы-туфраклы йөргәндә, ул иң элек минем чәчемне тарый һәм гөл мае белән майлый иде. Ул минем анам иде! Аңа җәннәт киемнәреннән кидерелсен өчен күлмәгемне кәфен итеп кидердем. Кабер тормышы аңа йомшак һәм җиңел булсын өчен, кабердә аның янына яттым. Җәбраил миңа Аллаһы Тәгаләдән: „Бу хатын – җәннәт әһеле“, – дигән хәбәр китерде». Моннан соң ул анабыз Фатыйма бинте Әсәд өчен болай дога кылды: «Аллаһы Тәгалә сине ярлыкасын, гафу итсен, сиңа әҗер бирсен. Әй анам! Аллаһы Тәгалә сиңа рәхмәт кылсын. Үзең ач булганда, мине туйдырдың. Үзең кимичә, миңа кидерә, үзең ашамыйча, мине ашата идең. Терелтүче дә, үтерүче дә – Аллаһы Тәгалә. Ул һәрвакыт тере. Ул үлми. Аллаһым! Анам Фатыйма бинте Әсәдне гафу ит, ярлыка! Аңа хөҗҗәтен белдер. Каберен киңәйт. Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган Аллаһым! Пәйгамбәрең, ягъни минем хакыма һәм үткән пәйгамбәрләр хакына, бу догамны кабул кыл».

Һиҗрәтнең дүртенче елында булган башка мөһим вакыйгалар

Хәзрәти Госманның хәзрәти Рокыядан туган алты яшьлек улы Габдулла вафат булды. Галәмнәрнең Сәеде оныгының җеназа намазын укытты һәм аны үзе кабергә салды. Ул бик кайгырды, мөбарәк күз яшьләре кабергә тамды. Кабер ташын мөбарәк куллары белән утыртты һәм: «Аллаһы Тәгалә бәндәләреннән мәрхәмәтле һәм йомшак күңеллеләргә рәхмәт кыла», – диде.7

Син – рәсүлләр солтаны, данлы шаһ, сәедем.
Син – чарасызларның мәңгелек бәхете, сәедем.
Илаһи диванда син – иң алдагы, сәедем.
«Ләгамрүк» фәрманы белән ныгытылгансың, сәедем.
Син – Әхмәд тә, Мәхмүд тә, Мөхәммәд тә, сәедем,
Хактан безгә ныгытылган солтансың, сәедем.
Пакь рухларга балкыш бирүче – синең гәүһәрең.
Фәрештәләр йөз сөрткән урын – ишегеңнең туфрагы.
Тәҗәлли җәмаленең көзгесе – синең карашың,
Әбү Бәкер, Гомәр, Госман һәм Гали – синең дусларың.
Син – Әхмәд тә, Мәхмүд тә, Мөхәммәд тә, сәедем,
Хактан безгә ныгытылган солтансың, сәедем.
Мәңгелек ил мөнбәрендә синең хотбәң укыла.
Җәза көнендә синең хөкемең үтәлә.
Килүеңне мактау авазы Аллаһ Гарышында яңгырый.
Шәрәфле исемнәрең җирдә һәм күктә искә алына.
Син – Әхмәд тә, Мәхмүд тә, Мөхәммәд тә, сәедем,
Хактан безгә ныгытылган солтансың, сәедем.
Şeyh Galib

«Әбү Талибтан соң бу мескен хатын (Фатыйма бинте Әсәд) кадәр миңа яхшылык кылган кеше булмады. Ул минем анам иде» Хәдис шәриф

Кече Бәдер яуы