Сөекле Пәйгамбәрем

БИР МӘГУНӘ ВАКЫЙГАСЫ

Шул ук елның Сәфәр аенда Гарәбстанның Нәҗд төбәгендәге Гамир угылларының башлыгы Әбү Бәра Гамир ибне Малик Мәдинәгә килде. Ул Рәсүле әкрамны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) зиярәт итте. Пәйгамбәребез аңа исламны аңлатып, мөселман булырга киңәш итте. Әбү Бәра мөселман булмады, ләкин исламның гүзәл һәм шәрәфле дин икәнен әйтте. Моннан тыш, ул Нәҗдтә ислам таралсын өчен анда мөхтәрәм сәхабәләрдән берничә кешене җибәрүне сорады. Сөекле Пәйгамбәребез: «Җибәрәчәк кешеләрем турында Нәҗд халкына ышанмыйм!» – диде. Гамир: «Аларны мин үз яклавыма алам. Ул вакытта аларга беркем дә зыян китерә алмас», – диде.

Галәмнәрнең Сәеде бу нык йөкләмәне кабул итте һәм Әсхабе Суффадан җитмеш кешелек вәкилләр төркеме әзерләде. Алар төннәрен Коръән Кәрим укыйлар иде. Барысы да Коръән хафизлары иде. Аларны Әсхабел-курра дип атыйлар иде. Аларның кайберләренең исемнәре мондый: Гамир ибне Фәһр, Гамр ибне Замри, Гатыя ибне Габдулла, Әнәс ибне Мөгавия, Хәкәм ибне Кәйсан, Харис ибне Саммә, Кәгъб ибне Зәйд, Малик ибне Сабит, Мөнзир ибне Гамр, Рафигъ ибне Мәзил, Сәгыйд ибне Хузам, Сәлим ибне Милхан, Сөһәйл ибне Гамир, Туфәйл ибне Әсгад, Гурвә ибне Сальт (радыяллаһу тәгалә ганһүм). Рәсүлуллаһның әмере белән алар хәзрәти Мөнзир ибне Гамр җитәкчелегендә юлга чыктылар. Рәсүлуллаһ хатлар да яздырып, аларны Бәни Гамр һәм Бәни Нәҗд башлыкларына җибәрде.

Үз кабиләсенең ислам белән шәрәфләнүен теләгән Әбү Бәра Әсхабе Суффадан алда юлга чыкты, кабиләсенә килеп, вәкилләрне үз яклавына алганын әйтте һәм аларга беркемнең дә кагылмавын кисәтте. Бертуганының улы Гамир ибне Туфәйлдән башка һәркем аларга кагылмаска риза булды. Ә Гамир ибне Туфәйл өч кабиләнең кешеләрен коралландырып, аларга баш булды һәм Бир Мәгунәгә килгән мөхтәрәм сәхабәләрне чолгап алды. Дүрт яктан камалган сәхабәләр кылычларына ябыштылар һәм барысы да каннарының соңгы тамчысына кадәр батырларча сугыштылар. Аларның икесеннән башка барысы да шәһитлек шәрбәтен эчте. Хәзрәти Гамр ибне Өмәййәне әсир алдылар. Хәзрәти Кәгъб ибне Зәйдне үлгән дип уйлап калдырдылар.

Шәһит булган бу мөбарәк сәхабәләрнең соңгы сүзләре мондый булды: «Йә Раббым! Хәзер Рәсүлуллаһка хәлебезне хәбәр итәрлек Синнән башка беркем юк. Безнең сәламебезне аңа җиткер!» Шул мизгелдә Җәбраил галәйһиссәләм бик кайгылы хәлдә Пәйгамбәребез янына килеп, аларның сәламен җиткерде һәм: «Алар Аллаһы Тәгаләгә кавыштылар. Аллаһы Тәгалә алардан разый булды, алар да Аллаһы Тәгаләдән разый булдылар», – диде.

Пәйгамбәребез: «Вә галәйһиссәләм», – дип җавап биргәннән соң, бик кайгырып мөхтәрәм сәхабәләргә борылды һәм аларга булган хәлне хәбәр итте: «Кардәшләрегез мөшрикләр белән очраштылар. Мөшрикләр аларны чабып, сөңгеләр белән кадап үтерделәр…»

«Алар (Бир Мәгунә шәһитләре) Аллаһы Тәгаләгә кавыштылар. Аллаһы Тәгалә алардан разый булды, алар да Аллаһы Тәгаләдән разый булдылар» Хәдис шәриф

Бир Мәгунә вакыйгасы

Синең рухың – Аллаһ нурының бер ноктасы, йә Рәсүлуллаһ,
җәмалең рухны күтәрә, күңелләрне ача, йә Рәсүлуллаһ.
Рәхмәт галәмәтләрен йөрткән затыңның тууы
көфер караңгылыгын таратты – моны һәр мөэмин белә, йә Рәсүлуллаһ.
Рисаләт гөлбакчасында син – гөл куагы,
шулай да Аллаһ үстергән иң соңгы үсенте – син, йә Рәсүлуллаһ.
Юмартлык кыл, әй сәедем, Мәүләнең шәрәфле дәлиле!
Нәҗибнең дәртенә синең мул нигъмәтең – дәва, йә Рәсүлуллаһ.
Sultan III. Ahmed (Necîb)

Бу вакыйгада дошман белән сугышканда, хәзрәти Гамир ибне Фөһәйрәнең аркасына Җәббар исемле бер кеше сөңгесен кадады. Шул мизгелдә хәзрәти Гамир: «Аллаһ белән ант итәм, җәннәтне казандым!» – диде. Аннары ул Җәббарның һәм башка мөшрикләрнең күз алдында күккә таба күтәрелде. Моңа һәркем гаҗәпләнде, ләкин алар арасыннан аны шәһит иткән Җәббар гына мөселман булды.

Пәйгамбәребез Рәҗигъ һәм Бир Мәгунә вакыйгаларына бик кайгырды. Бу аянычлы эшне эшләгән кабиләләргә бәла сорап, бер ай буе һәр намаздан соң дога кылды. Аллаһы Тәгалә Рәсүленең догасын кабул итте. Ул кабиләләргә коточкыч корылык һәм ачлык җибәрде. Аннары аларга йогышлы авыру килеп, җиде йөз кеше үлде.1

Син – галәмнәргә табиб, ә минем күңелем бик авыру,
шифа табу өмете белән аны сиңа китердем.
Әркамда – гөнаһ тавы, куркудан йөзем саман кебек саргайды,
ләкин өметем зур: гөнаһларым юкка чыксын дип монда китердем.
Әй галәмнәр сәрвәре! Мин сиңа гашыйк һәм хәйран;
синнән аерылып, көне-төне елыйм.
Синең бөек рәхмәтең – абе хәят, ә мин сусаган;
бер тамчысы да булмаса, үләрмен, җан бирермен.
Аны холкы белән мактау – бушка тырышу,
аны сүз белән аңлату моннан да авыррак.
Ул гафу итүче, кәрим һәм шулкадәр юмарт: судан энҗе,
таштан гәүһәр, чәнечкедән гөл килә.
Кояш нур чәчсә, ул аның нурларыннан,
гөлдәге чык тамчысы аның гөл йөзеннән килә.
Аны сыйфатлау моннан да югарырак,
ләкин тагын да артыграк әйтсәм, ятлар инкарь итә.
Галәмне бер тузан бөртегенә сыйдыру мөмкин булыр,
ә аны сүз белән аңлату моннан да авыррак.
Мәүләна Халид Багдади

«Аллаһ белән ант итәм, җәннәтне казандым!» Гамир ибне Фөһәйрә (радыяллаһу ганһү)

Бәни Нәдыйр яуы