РӘҖИГЪ ВАКЫЙГАСЫ
Өхед сугышының иң оста укчыларыннан хәзрәти Гасыйм ибне Сабит бу сугышта мөшрикләрдән Мөсафигъ ибне Тальханы һәм аның бертуганы Харисны үтергән иде. Үч тотучанлыгы белән мәшһүр булган аларның анасы Сөләфә бинте Сәгъд ике улын үтергән Гасыйм ибне Сабитның башын китерүчегә йөз дөя бирергә вәгъдә итте. Ул хәзрәти Гасыймның баш сөягеннән шәраб эчәргә ант итте. Моннан тыш, Рәсүлуллаһ җибәргән бер сәриядә Габдулла ибне Үнәйс Лихьян угылларыннан Халид ибне Суфьянны үтергәнгә, Лихьян угыллары Гадал һәм Карә кабиләләре белән килештеләр. Мәккә тирәсендә яшәгән бу ике кабилә бер план корып, илчеләр әзерләде. Аларга: «Мөселман булганыгызны әйтерсез. „Без зәкят бирәчәкбез, аны алыр һәм безгә исламны өйрәтер өчен мөгаллимнәр сорыйбыз“, – диярсез. Килгәннәрнең бер өлешен үтереп, үчебезне алырбыз. Бер өлешен Мәккәгә алып барып, корәешләргә сатарбыз», – диделәр.
Һиҗрәтнең дүртенче елының Сәфәр аенда бу ике кабиләдән алты яки җиде кешелек вәкилләр төркеме Пәйгамбәребез янына килеп: «Без мөселман булдык, безгә Коръән Кәримне һәм динне өйрәтерлек мөгаллимнәр җибәр», – диделәр.
Бу вакытта сөекле Пәйгамбәребез Мәккә мөшрикләренең сугышка әзерләнәләрме-юкмы икәнен тикшерер өчен ун кешедән торган бер сәрия әзерләгән иде. Гадал һәм Карә кабиләсеннән дә шундый вәкилләр килеп мөгаллимнәр сорагач, ул хәлне тикшереп, өйрәнеп хәбәр итәр өчен бу ун кешелек күзәтү отрядын килгәннәр белән бергә җибәрде.
Бу сәриядә мөхтәрәм сәхабәләрдән Мәрсәд ибне Әбү Мәрсәд, Халид ибне Әбү Бөкәйр, Гасыйм ибне Сабит, Хөбәйб ибне Гади, Зәйд ибне Дәсиннә, Габдулла ибне Тарик, Мугаттиб (Мугир) ибне Гобәйд һәм исемнәре билгесез тагын өч сәхабә (радыяллаһу ганһүм) бар иде.
Бу күзәтү отряды көндез яшеренеп, төнлә юл йөреп, бер көнне таң алдыннан Рәҗигъ суы янына килеп җитте. Анда алар бераз ял итеп, гаҗвә дип аталган яхшы сортлы Мәдинә хөрмәсеннән ашадылар. Аннары моннан китеп, якындагы бер тауга менеп яшеренделәр.
Һүзәйл кабиләсеннән сарык көтүче бер хатын да Рәҗигъ суы янына килгән иде. Хөрмә төшләрен күреп, ул монда Мәдинә хөрмәсе ашалганын аңлады. «Монда Мәдинәдән килүчеләр булган!» – дип кычкырып, кабиләсенә хәбәр бирде.
Бу вакытта мөхтәрәм сәхабәләрнең бу ун кешелек сәриясе янында булган Гадал һәм Карә кабиләсе вәкилләреннән берсе бер сылтау белән алар яныннан китте. Шундук Лихьян угыллары янына барып, хәбәр бирде.
Бу хәбәрне алгач, Лихьян угыллары кузгалдылар. Бу кечкенә сәриягә каршы йөзе укчы булган ике йөз кешелек көч җибәрделәр. Бу мөшрикләр көтүе хәзрәти Гасыйм ибне Сабитны һәм аның иптәшләрен тау башында табып, чолгап алды. Шул арада ун сәхабәнең хәлен мөшрикләргә хәбәр иткән кеше дә аларга кушылды. Мөхтәрәм сәхабәләр шул вакытта алданганнарын аңладылар һәм сугышырга карар кылып, кылычларын суырдылар. Моны аңлаган мөшрикләр аларны алдарга тырышып: «Әгәр яныбызга төшсәгез, берегезне дә үтермәбез. Нык сүз бирәбез. Аллаһ белән ант итәбез, без сезне үтерергә теләмибез. Ләкин сезнең өчен мәккәлеләрдән фидия (йолым) аласыбыз килә», – диделәр.
«Яраланганнан соң да Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Пәйгамбәренең чакыруына ашыкканнар өчен, бигрәк тә алардан игелек кылучылар һәм яманлыктан сакланучылар өчен бик зур әҗер бар» Әл-Гыймран: 172
Рәҗигъ вакыйгасы
Гасыйм ибне Сабит, Мәрсәд ибне Әбү Мәрсәд һәм Халид ибне Әбү Бөкәйр (радыяллаһу ганһүм): «Без мөшрикләрнең сүзләрен һәм антларын беркайчан да кабул итмибез», – дип, аларның барлык тәкъдимнәрен кире кактылар. Хәзрәти Гасыйм ибне Сабит: «Мин мөшрикләрнең яклавын беркайчан да кабул итмәскә ант иттем. Аллаһ белән ант итәм, аларның яклавына һәм сүзләренә алданып, түбән төшеп бирелмим», – диде. Ул кулларын күтәреп: «Аллаһым! Пәйгамбәреңә безнең хәлебезне белдер», – дип дога кылды. Аллаһы Тәгалә хәзрәти Гасыймның догасын кабул итте һәм Рәсүлуллаһка алар турында хәбәр бирде.
Хәзрәти Гасыйм мөшрикләргә: «Без үлүдән курыкмыйбыз. Чөнки без динебездә ачык күрәбез (үлсәк, шәһит булып җәннәткә керәбез)», – диде. Мөшрикләрнең башлыгы: «Әй Гасыйм! Үзеңне дә, иптәшләреңне дә һәлак итмә, бирел!» – дигәч, Гасыйм ибне Сабит ук белән җавап бирде. Ук атканда ул мондый юлларны укый иде:
Мин көчле, бер кимчелегем дә юк.
Җәямнең юан кереше киерелгән.
Үлем – хак, тормыш – буш һәм үткенче.
Тәкъдир ителгәннең барысы да башка килер.
Кешеләр иртәме-соңмы Аллаһка кайтыр.
Әгәр мин сезнең белән сугышмасам,
анам (кайгысыннан) акылын җуяр.
Гасыймның садагында җиде ук бар иде. Аткан һәр угы белән ул бер мөшрикне үтерде. Уклары беткәч, күбесен сөңгесе белән тишкәләде. Ләкин аның сөңгесе дә сынды. Шундук ул кылычын суырды, кынын сындырып ыргытты. (Бу «үлгәнче сугышачакмын, бирелмәячәкмен» дигәнне аңлата иде.) Аннары болай дога кылды: «Аллаһым! Мин бүгенгәчә Синең динеңне сакладым. Бу көннең ахырында минем тәнемне саклавыңны, имин итүеңне Синнән үтенәм». Хәзрәти Гасыйм ибне Сабитның һәм башка сәхабәләрнең «Аллаһу әкбәр!» авазлары тауларны яңгырата иде. Ике йөз кешегә каршы ун мөҗаһид җаннарын аямыйча сугыша, аларга якын килүчеләр кылганнарының җәзасын күрә иде. Ахырда Гасыйм (радыяллаһу ганһү) ике аягыннан яраланып, җиргә егылды. Кяферләр аннан бик курыкканга, ул егылгач та аның янына якын килә алмадылар һәм ерактан ук атып, аны шәһит иттеләр. Ул көнне анда булган ун сәхабәнең җидесе шәһит булды, өчесе әсир ителде.
Лихьян угыллары Сөләфә бинте Сәгъдкә сатар өчен Гасыйм ибне Сабитның мөбарәк башын кисеп алырга теләделәр. Ләкин Аллаһы Тәгалә хәзрәти Гасыйм ибне Сабитның догасын кабул иткәнгә, анда бер күч умарта корты җибәрде. Алар болыт кебек Гасыйм ибне Сабит өстендә тордылар. Мөшрикләр аның янына якын килә алмады. Ахырда алар: «Калдырыгыз, кич җиткәч, бал кортлары таралыр, ә без башын кисеп алып китәрбез», – диделәр.
Кич белән Аллаһы Тәгалә көчле яңгыр яудырды. Үзәннәрдән ташкыннар акты һәм хәзрәти Гасыйм ибне Сабитның мөбарәк гәүдәсен билгесез бер урынга алып китте. Мөшрикләр никадәр эзләсәләр дә, таба алмадылар. Шуңа күрә алар хәзрәти Гасыйм ибне Сабитның бер җирен дә кисеп ала алмадылар.
«Аллаһым! Мин бүгенгәчә Синең динеңне сакладым. Бу көннең ахырында минем тәнемне саклавыңны, имин итүеңне Синнән үтенәм» Гасыйм ибне Сабит (радыяллаһу ганһү)
Бал кортларының хәзрәти Гасыймны саклавы искә алынганда, хәзрәти Гомәр болай диде: «Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, мөэмин бәндәсен саклый. Гасыйм ибне Сабит исән чагында мөшрикләрдән ничек сакланган булса, Аллаһы Тәгалә үлеменнән соң да аның гәүдәсен саклады һәм мөшрикләргә кагылдырмады». Шуңа күрә Гасыйм ибне Сабит искә алынганда, аны «бал кортлары саклаган кеше» дип атыйлар иде.1
Әсир ителгән өч сәхабә Хөбәйб ибне Гади, Зәйд ибне Дәсиннә һәм Габдулла ибне Тарик (радыяллаһу ганһүм) иде. Лихьян угыллары өчесен дә җәя кирешләре белән бәйләделәр. Алар арасыннан Габдулла ибне Тарик Мәккә мөшрикләренә алып барылуга риза булмады. Бармас өчен каршылык күрсәтте. «Шәһит ителгән иптәшләрем җәннәт белән шәрәфләнделәр!» – дип кычкырды. Ул кулындагы бауларны өзде, ләкин Лихьян угыллары таш атып, аны да шәһит иттеләр. Хәзрәти Хөбәйб ибне Гади белән Зәйд ибне Дәсиннә: «Бәлки Рәсүлуллаһ биргән күзәтү вазифасын үтәргә мөмкинлек табарбыз», – дигән уй белән сабыр иттеләр.
Лихьян угыллары икесен дә Мәккәгә алып бардылар. Бәдер һәм Өхед сугышларында якыннары үтерелгән мөшрикләр нәфрәт һәм үч алу комсызлыгы белән яналар һәм җай эзлиләр иде. Хәзрәти Хөбәйбне мөшрикләрдән Хөҗәер ибне Әбү Иһаб Тәмими Бәдер сугышында үтерелгән бертуганы өчен, хәзрәти Зәйд ибне Дәсиннәне Сафван ибне Өмәййә Бәдер сугышында үтерелгән атасы Өмәййә ибне Хәләф өчен үч алыр максаты белән сатып алдылар. Мөшрикләрнең нияте икесен дә үтерү иде. Ләкин сугышуны тыелган дип санаган айлар булганга, аларны төрмәдә тотып, вакыт узуын көттеләр. Аларны төрле урыннарда яптылар. Ике сәхабә дә әсирлектә зур сабырлык, түземлек һәм затлылык күрсәттеләр.
Хәзрәти Хөбәйб ибне Гади ябылган өйдә яшәгән азат ителгән җария Мавия (бу хатын соңыннан мөселман булды) болай сөйләде:
«Хөбәйб мин яшәгән өйдә бер бүлмәгә ябылган иде. Мин аннан да хәерлерәк әсирне күрмәдем. Бер көнне карасам, аның кулында комган кадәр зур бер тәлгәш йөзем бар. Ул аннан ашый иде. Аны һәр көн кулында шундый йөзем тәлгәше белән күрәләр иде. Елның ул вакытында, өстәвенә Мәккәдә, йөзем табу һич мөмкин түгел иде. Аллаһы Тәгалә аңа ризык бирә иде. Ябылган бүлмәсендә ул намаз укый, Коръән Кәрим укый иде. Аның укыган Коръән Кәримен тыңлаган хатын-кызлар елашалар һәм аны кызганалар иде. Кайчакта: „Берәр теләгең бармы?“ – дип сораганымда, ул: „Миңа татлы су бир, потлар өчен суелган хайваннарның итен китермә, тагын бер – мине үтерәселәре вакытны алдан әйт, башка бернәрсә дә теләмим“, – ди иде. Аны үтерәселәре көн билгеләнгәч, барып аңа әйттем. Моны белгәч, ул һич үзгәрмәде һәм бер мыскал да кайгы галәмәте күрсәтмәде.
Ул көн якынлашкач, ул үлем алдыннан тәнен чистартырга теләвен әйтте һәм пәке сорады. Мин баламның кулына пәке биреп, аны җибәрдем. Бала аның янына кергәч, мин кинәт куркып киттем. „Һай бәла! Бу кеше баланы пәке белән суя бит. Барыбер аны үтерәчәкләр“, – дидем. Йөгереп баланы карарга бардым. Хөбәйб мин җибәргән пәкене бала кулыннан алган да баланы сөяр өчен тезенә утыртып куйган иде. Мин бу хәлне күреп, бик куркып, кычкыра башладым. Хәлне аңлагач, ул болай диде: „Мине бу баланы үтерер дип уйлыйсыңмы? Безнең динебездә мондый нәрсә юк. Хаксызга җан кыю безнең хәлебездән дә, шәнебездән дә түгел“».
Мөшрикләр Хөбәйб ибне Гадине һәм Зәйд ибне Дәсиннәне үтерергә билгеләгән көн җитте. Ул көнне иртә белән алар әсирләрнең чылбырларын чишеп, аларны Мәккә читендәге Тәнгыйм дигән урынга алып бардылар. (Тәнгыйм Кәгъбәдән 5–8 км ераклыкта урнашкан. Андагы тауның исеме дә Тәнгыйм тавы.) Мәккә халкы һәм мөшрикләрнең күренекле кешеләре аларның җәзалап үтерелүен карарга җыелган иде. Тирә-якта зур халык төркеме бар иде.
Әсирләрне үтерәчәк урында мөшрикләр ике дар агачы корган иде. Хәзрәти Хөбәйбне дар агачына күтәреп бәйләргә теләгәндә, ул: «Мине җибәрегез, ике рәкагать намаз укыйм», – диде. Аны җибәрделәр һәм: «Әнә шунда укы», – диделәр. Хөбәйб шундук намазга басты һәм хөшүгъ белән ике рәкагать намаз укыды. Җыелган мөшрикләр, хатын-кызлар, балалар аны дулкынланып карап тордылар. Намазын тәмамлагач, ул: «Аллаһ белән ант итәм, әгәр сез мине үлемнән куркып намазны озайта дип уйламасагыз, намазны озайтыр идем һәм күбрәк укыр идем», – диде. Шулай җәзалап үтерелер алдыннан ике рәкагать намазны беренче булып укучы һәм моның гадәт һәм сөннәт булуына сәбәп булучы – хәзрәти Хөбәйб ибне Гади. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аның үтерелер алдыннан ике рәкагать намаз укыганын ишеткәч, бу эшен урынлы һәм дөрес дип тапты.2
Намазын укыгач, хәзрәти Хөбәйбне дар агачына күтәреп бәйләделәр. Йөзен кыйбладан Мәдинәгә таба бордылар. Аннары: «Әйдә, динеңнән кайт! Сине азат итәрбез», – диделәр. Ул болай җавап бирде: «Аллаһ белән ант итәм, кайтмыйм! Бөтен дөнья минеке булса, миңа бирелсә дә, исламнан кайтмыйм!»
Бу җавапны алган мөшрикләр: «Хәзер синең урыныңда Мөхәммәд булуын, аның үтерелүен телисеңме? „Әйе“ дисәң, котыласың, өеңдә тыныч кына утырырсың!» – диделәр. Хөбәйб: «Мин Мөхәммәд галәйһиссәләмнең аягына чәнечке кадалуына да һич риза булмыйм!» – диде.
Мөшрикләр мыскыллап, көлешеп: «Әй Хөбәйб! Ислам диненнән кайт! Кайтмасаң, сине һичшиксез үтерәчәкбез!» – диделәр. Хөбәйб аларга: «Аллаһы Тәгалә юлында булгач, минем өчен үтерелүемнең һичбер әһәмияте юк», – дип җавап бирде.
Моннан соң Хөбәйб: «Аллаһым! Монда мин дошман йөзеннән башка йөз күрмим. Аллаһым! Миннән Рәсүлеңә сәлам җиткер. Безгә эшләнгән бу эшне Рәсүлеңә белдер!» – дип дога кылды һәм: «Әссәләмү галәйкә, йә Рәсүлаллаһ», – диде. Хөбәйб бу доганы кылганда, сөекле Пәйгамбәребез мөхтәрәм сәхабәләр белән утыра иде. Зәйд ибне Харисә болай сөйләде: «Бер көнне Рәсүлуллаһ сәхабәләре белән утырганда: „Вә галәйһиссәләм“, – диде. Мөхтәрәм сәхабәләр: „Йә Рәсүлуллаһ! Бу кемнең сәламенә җавап?“ – диделәр. Ул болай диде: „Бу – кардәшебез Хөбәйбнең сәламенә җавап. Җәбраил (галәйһиссәләм) миңа Хөбәйбнең сәламен җиткерде“».3
Хөбәйб тирәсенә җыелган Корәеш мөшрикләре: «Менә сезнең аталарыгызны үтергән кеше шушы», – дип, яшьләрне сөңгеләре белән аңа ташланырга котырттылар, һәм тегеләр аның мөбарәк тәнен яралый башладылар. Шул вакытта Хөбәйбнең йөзе Кәгъбәгә таба борылды. Мөшрикләр аны Мәдинәгә таба бордылар. Хәзрәти Хөбәйб: «Аллаһым! Әгәр мин Синең хозурыңда кабул булган бәндә булсам, йөземне кыйблага бор», – дип дога кылды. Аның йөзе тагын кыйблага борылды. Мөшрикләрнең берсе дә аның йөзен Кәгъбәдән башка якка бора алмады. Шул арада Хөбәйб дар агачы өстендә дошманнар арасында ялгыз хәлдә шәһит ителүен сөйләгән бер шигырь әйтте. Мөшрикләр кулларындагы сөңгеләрне аның тәненә кадап газаплый башлагач, ул болай диде: «Аллаһ белән ант итәм, мөселман булып үтерелгәч, чабылып, кайсы ягым белән егылсам да, кайгырмыйм! Боларның барысы да Аллаһы Тәгалә юлында».
«Мин Мөхәммәд галәйһиссәләмнең аягына чәнечке кадалуына да һич риза булмыйм!» Хөбәйб ибне Гади (радыяллаһу ганһү)
Моннан соң Хөбәйб мөшрикләргә болай каргыш әйтте: «Аллаһым! Корәеш мөшрикләренең барысын да һәлак ит! Җәмәгатьләрен тарат! Җаннарын берәм-берәм ал, аларны исән калдырма!» Бу каргышны ишеткәч, мөшрикләр бик куркып, бер өлеше аннан качып китте. Калганнарның кайберләре бер-бер артлы аңа сөңге кадый башлады. Аларның берсе сөңгене аның күкрәгенә кадады, сөңге аркасыннан чыкты. Тәненнән кан бәреп чыкканда һәм дар агачында асылынып соңгы сулышын биргәндә, Хөбәйб: «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ», – дип шәһит булды.4
Хөбәйб ибне Гадинең (радыяллаһу ганһү) гәүдәсе кырык көн дар агачында асылынып торды. Тәне черемәде, ис чыгармады. Аннан һаман яңа кан ага иде. Сөекле Пәйгамбәребез аның гәүдәсен алып кайтыр өчен мөхтәрәм сәхабәләрдән хәзрәти Зөбәер ибне Гаввамны һәм Микъдад ибне Әсвәдне җибәрде. Алар төнлә яшерен генә Мәккәгә керделәр. Хөбәйбне асылган дар агачыннан төшереп, дөягә йөкләделәр дә Мәдинәгә таба юлга чыктылар. Моны белгән мөшрикләр зур төркем булып аларга таба кузгалдылар. Ике сәхабә дә үзләрен яклар өчен гәүдәне җиргә куйдылар. Бераздан алар гәүдәне калдырган урында җирнең ярылып, гәүдәне эченә алып ябылганын күрделәр һәм Мәдинә юлын тоттылар.
Хәзрәти Зәйд ибне Дәсиннәне дә корылган икенче дар агачына бәйләделәр. Аны диненнән кайтарырга мәҗбүр итмәкче булдылар. Ләкин мөшрикләр Зәйднең иманын ныгытудан башка бернәрсәгә дә ирешмәделәр. Шуннан соң Зәйдне ук яңгыры астына алдылар. Ахырда аны Сафван ибне Өмәййәнең азат ителгән колы Нистас шәһит итте.
