Сөекле Пәйгамбәрем

ӨХЕД СУГЫШЫ

Һиҗрәтнең өченче елы, Шәүвәл ае… Мәккә мөшрикләре Бәдер сугышында кичергән җиңелүдән гыйбрәт алмаган кебек, аның ачысын да һич оныта алмыйлар иде. Корәеш бу сугышта үзенең күп кенә күренекле кешеләрен югалткан иде. Моннан тыш, Шам (Сүрия) сәүдә юлының мөселманнар кулына күчүе аларны ачудан шашындыра иде.

Әбү Суфьян җитәкчелегендәге сәүдә кәрваны Мәккәгә йөз процент табыш белән кайткан иде. Капиталга өлеш керткәннәрнең күбесе Бәдер сугышында үлгәнгә, кәрван табышы Дарен-Нәдвә дип аталган бинада саклана иде; мөшрикләр карар кабул итәр өчен шунда җыелалар иде.

Сафван ибне Өмәййә, Гыйкримә ибне Әбү Җәһел, Габдулла ибне Рабига кебек Бәдердә аталарын, бертуганнарын, ирләрен, улларын югалтканнар Әбү Суфьянга мөрәҗәгать итеп: «Мөселманнар безнең олуларыбызны үтерде. Безне харап итте. Инде алардан үч алыр вакыт җитте. Кәрван табышына гаскәр әзерлик. Мәдинәгә басып керик, үчебезне алыйк!» – диделәр.

Әбү Җәһел, Готбә, Шәйбә кебек явыз кяферләр моннан алда үтерелгәнгә, мөшрикләрнең башында әле мөселман булмаган Әбү Суфьян тора иде. Шам сәүдәсеннән йөз мең алтын керем алынган иде. Аның яртысы капитал, яртысы табыш иде. Капитал хуҗаларына шундук таратылды, ә табыш икегә бүленде: яртысына корал алынды, икенче яртысына гаскәр җыелды. Шулай ук шагыйрьләргә һәм хатыйпларга да акча бирелде. Халыкны дәртләндереп, сугышка өндәр өчен хатыйплар һәм шагыйрьләр шигырьләр, мәрсияләр укыйлар, хатын-кызлар исә даф һәм барабан кагып аларга кушылалар иде. Мөселманнарны Мәдинәдән куу, сөекле Пәйгамбәребезне юк итү һәм исламны бетерү максатын куйган мөшрикләр тирә-яктагы кабиләләрне дә йөреп чыгып, гаскәр җыйдылар.

Ниһаять, Мәккәдә 3000 кешелек зур гаскәр әзерләнде. Аларның 700е көбә кигән, 200е атлы иде, моннан тыш 3000 дөяләре бар иде. Уенчылар һәм хатын-кызлар да катнашкан бу зур гаскәргә Әбү Суфьян җитәкчелек итә иде. Аның хатыны Һинд хатын-кызларның башында торып, мөшрикләрне сугышка котыртуда бик узынды. Чөнки Бәдер сугышында ул атасын һәм ике бертуганын югалткан иде. Ул бу ачыны оныта алмый иде. Хатын-кызларның сугышка катнашмавын теләүчеләрне ул: «Бәдер сугышын исегезгә төшерегез! Хатыннарыгызга, балаларыгызга кайтыр өчен Бәдердән качтыгыз!.. Моннан соң качарга теләүчеләр каршыларында безне күрерләр!..» – дип тындыра иде. Шулай итеп ул корәешләрне бар көче белән сугышка котырта иде.1

Мөшрикләрдән Җөбәер ибне Мутгыймның сөңге атуда бик оста Вәхши исемле колы бар иде. Ул атканына тидерә торган төз мәргән иде. Хәзрәти Хәмзә Бәдердә Һинднең атасы Готбәне, Җөбәернең агасы Туаймәне үтергәнгә, Һинд белән Җөбәер аңардан үч алу уты белән көеп яналар иде. Җөбәер колы Вәхшигә болай диде:

«Әгәр Хәмзәне үтерсәң, сине азат итәм, иреккә җибәрәм!» Һинд тә: «Аны үтерсәң, сиңа бик күп алтын һәм асыл ташлар бирәм!» – дип вәгъдә итте.2

«Өхед безне сөя, без дә аны сөябез» Хәдис шәриф

Бөтен әзерлекне тәмамлаган Корәеш гаскәре байракларын ачты: берсен Тальха ибне Әбү Тальхага, берсен Әхабиштән бер кешегә, берсен Үвәйф улы Суфьянга бирделәр.

Мәккәдә әзерлек тәмамланган иде. Хәзрәти Габбас ышанычлы бер кеше аша Мәдинәгә шундук хат җибәрде. Анда ул мөшрикләрнең өч мең кешелек гаскәр төзегәнен, аларның җиде йөзе көбә кигән, ике йөзе атлы булуын, өч мең дөяләре һәм санап бетергесез кораллары барлыгын хәбәр итте. Габбас гаскәрнең юлга чыгарга торуын да белдереп, моңа карап чара күрүне сорады.

Шуннан соң Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәлне тикшерергә берничә иптәшенә вазифа бирде. Бу сәхабәләр Мәккә ягына юнәлделәр. Юлда мөшрик гаскәренең килүе турында ишетеп, хәбәр җыя башладылар. Эшләрен тиз тәмамлап, ашыгып Мәдинәгә кайттылар. Күргәннәре һәм белгәннәре килгән хат белән туры килә иде.

Галәмнәрнең Сәеде шундук әзерләнә башлады. Моннан тыш, көтелмәгән һөҗүмгә юлыкмас өчен, Мәдинә тирәсенә каравылчылар куеп, чара күрде. Мөхтәрәм сәхабәләр тиз арада җыелып, әзерлекләрен тәмамладылар. Өйдә калучылар белән саубуллашып, бер-берсеннән хәләллек сорашып, пәйгамбәрләр солтаны тирәсенә җыелдылар.

Ул көн җомга иде. Пәйгамбәребез сәхабәләренә җомга намазын укытты. Хотбәдә ул Аллаһы Тәгаләнең динен тарату өчен җиһад кылуның, Аллаһ юлында сугышуның әһәмиятенә тукталды. Бу юлда үлүчеләрнең шәһит булып, җәннәткә керәчәге турында шатлыклы хәбәр бирде. Дошман каршында ныклык күрсәтүчеләргә, авырлыкларга күкрәк куючыларга Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итәчәген белдерде.

Рәсүле әкрам мөхтәрәм сәхабәләре белән сугышны кайда алып барырга кирәк икәне турында киңәшләшергә теләвен әйтте һәм шул төнне күргән төшен сөйләде. Ул болай диде: «Төшемдә үземне ныклы көбә эчендә күрдем. Зөлфикар кылычымның йөзендә кителек барлыкка килгәнен, суелган бер сыерны, аннары бер тәкәнең китерелгәнен күрдем». Мөхтәрәм сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу төшне ничек юрадың?» – дип сорагач, ул болай диде: «Ныклы көбә кию – Мәдинәгә, Мәдинәдә калуга ишарә. Анда калыгыз…

Кылычымның йөзендә кителек күрүем – миңа бер зыян килүенә ишарә. Суелган сыер – сәхабәләремнең кайберләре шәһит булачагына ишарә. Аннан соң китерелгән тәкәгә килсәк, тәкә – бер гаскәри отрядка ишарә, аларны, иншаллаһ, Җәнабе Хак һәлак итәчәк».

Икенче бер риваятьтә ул болай диде: «Төшемдә кылычымны җиргә бәрдем, аның йөзе сынды. Бу – Өхед көнендә сәхабәләремнең кайберләре шәһит булачагына ишарә. Кылычымны тагын җиргә бәрдем, ул элекке тигез хәленә кайтты. Бу исә Аллаһы Тәгаләдән җиңү (фәтех) киләчәгенә, мөэминнәрнең бергә җыелачагына ишарә».

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенә вәхи белән белдерелмәгән эшләрдә сәхабәләре белән киңәшләшә һәм шуңа карап эш итә иде. Дошманны кайда каршыларга кирәк икәне турында сәхабәләрнең кайберләре: «Мәдинәдә калып, саклану сугышы алып барыйк», – диделәр. Бу тәкъдим Пәйгамбәребезнең теләгенә дә туры килә иде. Хәзрәти Әбү Бәкер, Гомәр, Сәгъд ибне Мөгаз (радыяллаһу ганһүм) кебек өлкән сәхабәләр Пәйгамбәребез кебек уйлыйлар иде. Ләкин Бәдер сугышында була алмаган батыр яшь сәхабәләр Бәдердә катнашкан сәхабәләрнең казанган әҗер һәм савабын3, Бәдер шәһитләренең ирешкән бөек дәрәҗәләрен Пәйгамбәребездән ишеткән саен, ул сугышта була алмауларына бик нык кайгыралар иде. Шуңа күрә алар дошманны Мәдинә читендә каршыларга һәм күкрәккә-күкрәк сугышырга телиләр иде. Хәзрәти Хәмзә, Нөгман ибне Малик, Сәгъд ибне Гөбадә шундыйлардан иде. Хәзрәти Хәйсәмә рөхсәт сорап болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Корәеш мөшрикләре төрле гарәп кабиләләреннән гаскәр җыйдылар. Дөяләренә, атларына атланып җирләребезгә керделәр. Безне өйләребездә һәм кальгаларыбызда камап торырлар, аннары борылып китәрләр. Артыбыздан күп сүз сөйләрләр. Бу хәл аларның кыюлыгын арттырыр, алар яңа һөҗүмнәр оештырырлар. Хәзер аларга каршы чыкмасак, башка гарәп кабиләләре дә безгә күз төбәрләр. Аллаһы Тәгаләнең безгә мөшрикләр өстеннән җиңү бирәчәгенә өметләнәм.

Әгәр икенчесе булса, ул – шәһитлек; Бәдер мине аннан мәхрүм итте. Ә мин аны бик сагынган идем. Улым Бәдер сугышында катнашырга теләгәнемне ишеткәч, минем белән шобага салышкан иде. Ул миннән бәхетлерәк булып чыкты – шәһитлек шәрәфенә иреште.

Йә Рәсүлуллаһ! Шәһитлекне бик сагындым. Кичә төнлә төшемдә улымны матур кыяфәттә күрдем. Ул җәннәт бакчалары һәм елгалары арасында йөри һәм миңа: „Җәннәт әһелләренә кушыл! Мин Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән хакыйкатькә ирештем!“ – ди иде.

Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһ белән ант итәм, иртән улыма җәннәттә иптәш булуны бик нык тели башладым. Инде яшем дә олыгайды. Раббыма кавышудан башка теләгем калмады.

Җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Шәһит булып, улыма җәннәттә иптәш булу шәрәфенә ирешүем өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кыл!..» – дип ялварды. Пәйгамбәребез аның бу үтенечен кире какмады һәм шәһит булуы өчен дога кылды.

Күпчелекнең шундый фикердә икәнен күреп, сөекле Пәйгамбәребез дошманны Мәдинә читендә каршыларга карар кылды. Аннары болай диде: «(Әй сәхабәләрем!) Сабыр итсәгез, ныклык күрсәтсәгез, Җәнабе Хак бу юлы да сезгә ярдәмен бирер. Безгә тиешлесе – ныклы ният һәм тырышлык күрсәтү!»

Икенде намазын укыткач, Галәм Солтаны бәхетле һәм мөбарәк өенә кайтты. Аның артыннан хәзрәти Әбү Бәкер белән Гомәр, рөхсәт алып, керделәр. Алар Рәсүле әкрамга (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) чалмасын урарга, көбәсен кияргә ярдәм иттеләр. Пәйгамбәребез кылычын биленә такты, калканын аркасына урнаштырды.

Бу вакытта тышта мөхтәрәм сәхабәләр җыелып, Пәйгамбәребезне көтәләр иде. Мәдинәдә калып, саклану сугышы алып барырга теләүчеләр башкаларга: «Рәсүлуллаһ Мәдинәдән читкә чыгарга уйламый иде. Ул моны сезнең сүзегез белән кабул итте. Ә Рәсүлуллаһ әмерне Аллаһы Тәгаләдән ала. Сез бу эшне аңа калдырыгыз. Ул ни боерса, шуны эшләгез», – диделәр. Башкалары да эшләгәннәренә үкенделәр һәм: «Рәсүле әкрамга каршы килмик», – дип, бу фикерләреннән баш тарттылар. Сөекле Пәйгамбәребез бәхетле өеннән чыккач, алар аның янына барып: «Җаннарыбыз сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Ничек теләсәң, шулай эшлә. Мәдинәдә калырга теләсәң, калыйк. Без синең әмереңә каршы килүдән Җәнабе Хакка сыенабыз», – дип гафу үтенделәр.

«Сәхабәләремне яманламагыз! Өхед тавы кадәр алтын садака бирсәгез дә, ул аларның бер уч арпа садакасының савабы кадәр дә булмас!» Хәдис шәриф

Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез болай диде: «Пәйгамбәр кигән көбәсен, Җәнабе Аллаһ аның белән дошманы арасында хөкем чыгарганчы, сугышмыйча салмый. Сезгә нәсыйхәтем шул: боерганнарымны үтәсәгез, Аллаһы Тәгаләнең исемен искә алып сабыр итсәгез һәм ныклык күрсәтсәгез, Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәм итәчәк…»

Бу вакытта хәзрәти Гамр ибне Җәмух өендә дүрт улына: «Балаларым! Мине дә бу яуга алып барыгыз!» – ди, ә уллары атасын күндерергә тырышып: «Әтием! Аягың гарип булганга, Аллаһы Тәгалә сине гозерле дип санады. Рәсүлуллаһ та сине гозерле дип санады. Җиһадка чыгу синең өстеңә йөкләнмәгән. Синең урыныңа без барабыз!» – диләр иде. Ләкин хәзрәти Гамр: «Сезнең кебек балаларга оят булсын! Бәдер сугышында да шулай дип, мине җәннәтне казанудан тыйдыгыз. Бу сәфәрдән дә мәхрүм итәсезме?..» – диде. Аннары ул сөекле Пәйгамбәребез янына килеп: «Җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Улларым төрле сылтаулар китереп, мине бу яудан мәхрүм итәргә телиләр. Аллаһ белән ант итәм, мин синең белән сәфәргә чыгып, җәннәткә керү шәрәфенә ирешергә телим. Йә Рәсүлуллаһ! Минем Аллаһ юлында сугышуымны, шәһит булып, менә шушы аксак аякларым белән җәннәттә йөрүемне дөрес дип тапмыйсыңмы?» – диде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез: «Әйе, дөрес дип табам», – диде. Моңа бик шатланган хәзрәти Гамр ибне Җәмух әзерләнеп, гаскәргә кушылды.4

Мәдинәдә намаз укытыр өчен Габдулла ибне Өмме Мәктүм калдырылды.5

Рәсүлләр солтаны өч байрак бәйләде. Берсен Хөбаб ибне Мөнзиргә, икенчесен Өсәйд ибне Хозәйргә, өченчесен Мосгаб ибне Гомәйргә бирде. Якынча мең кешелек гаскәрдә ике атлы һәм йөз көбәле сугышчы бар иде.6

Җомга көнне икенде намазыннан соң сөекле Пәйгамбәребез «Аллаһу әкбәр!» тәкбир авазлары астында, гаеткә баргандай, Өхедкә таба юлга чыкты. Алда көбәләр кигән хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадә белән Сәгъд ибне Мөгаз, уң якта мөһаҗирләр, сул якта ансарлар бара иде.

Юлда алар яһүдләрдән торган алты йөз кешелек бер гаскәри отрядны очраттылар. Болар мөнафыйклар (икейөзлеләр) башлыгы Габдулла ибне Өбәй ибне Сәлүлнең берлектәшләре иде һәм ислам гаскәренә кушылырга телиләр иде. Пәйгамбәребез: «Алар мөселман булганнармы?» – дип сорады. «Юк, йә Рәсүлуллаһ», – дип җавап бирделәр. Шуннан соң ул: «Барыгыз да әйтегез, кире кайтсыннар. Чөнки без мөшрикләргә каршы кяферләрдән ярдәм сорамыйбыз», – диде. Хөрмәтле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинә белән Өхед арасындагы Шәйхәйн дигән урынга килде. Монда төн үткәрер өчен тукталдылар. Кояш әле батмаган иде. Гаскәр эчендә дошман белән сугышырга һәм шәһитлек дәрәҗәсенә ирешергә теләгән бала яшендәге сәхабәләр дә бар иде. Сөекле Пәйгамбәребез монда гаскәрне карап чыкканда, анда унҗиделәп бала барлыгын күрде.

Алар арасыннан Рафигъ ибне Хәдиҗ биегрәк күренер өчен аяк очларына басып тора иде. Хәзрәти Зөһәер: «Йә Рәсүлуллаһ! Рафигъ уктан яхшы ата», – дигәч, аны гаскәргә алдылар. Моны күргән Сәмүрә ибне Җөндүб: «Мин көрәштә Рафигъны җиңә алам. Шуңа күрә мин дә яуда катнашырга телим», – диде. Пәйгамбәребез елмаеп, аларны көрәштерде. Хәзрәти Сәмүрә Рафигъны җиңгәч, аны да мөҗаһидләр арасына алдылар. Калган балаларны анда калучыларны сакларга дип Мәдинәгә җибәрделәр.7

Ахшам һәм ястү намазларының азанын Билал Хәбәши моңлы тавышы белән укыды. Сөекле Пәйгамбәребез намазны укыткач, Мөхәммәд ибне Мәсләмәне илле кешелек отряд башына куйды һәм аларга иртәгә кадәр каравылда торырга боерды. Мөхтәрәм сәхабәләр ял итәргә таралыштылар. Ул төнне Пәйгамбәребезнең баш очында каравылда тору шәрәфе хәзрәти Зәкванга насыйп булды.

Бу арада дошман гаскәре ислам гаскәренең Шәйхәйндә ял итәргә туктаганын белеп, Гыйкримә җитәкчелегендә бер атлы отрядны күзәтүгә җибәрде. Әле мөселман булмаган Гыйкримә үз отряды белән Хәррә дигән урынга кадәр ислам гаскәренә якын килсә дә, мөҗаһидләрнең каравылыннан куркып, кире чигенде. Таң аткач, Галәмнәрнең Сәеде сәхабәләрен уятты. Алар Өхед тавына килделәр. Монда ике гаскәр бер-берсен күрә ала иде. Билал Хәбәши рухларны дулкынландыра, күңелләрне эретә торган моңлы тавышы белән иртәнге намазның азанын укыды. Мөҗаһидләр коралларын салмыйча сөекле Пәйгамбәребез артында намазларын укыдылар, догаларын кылдылар. Галәм Солтаны өстенә икенче көбә, мөбарәк башына дулга киде.

Бу вакытта мөнафыйклар башлыгы Габдулла ибне Өбәй: «Без монда үзебезне үтертергә килдекмени? Моны башта ук ничек аңламадык?» – дип, 300 ләп мөнафыйк белән бергә ислам гаскәрен ташлап, Мәдинәгә кайтып китте.

Иман китергән, күңелләре бер булган, күз дә йоммыйча бу юлга җаннарын, башларын салган һәм шәһитлек дәрәҗәсенә ирешергә ашкынган кешеләрнең саны җиде йөзләп иде. Аларның барысы да сөекле Пәйгамбәребезне каннарының соңгы тамчысына кадәр сакларга сүз бирделәр.

Пәйгамбәрләр сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөҗаһидләрне сафка тезде. Гаскәрне арты Өхед тавына, алды Мәдинәгә карап торырлык итеп урнаштырды.

«Пәйгамбәр кигән көбәсен, Җәнабе Аллаһ аның белән дошманы арасында хөкем чыгарганчы, сугышмыйча салмый» Хәдис шәриф

Өхед сугышы

Уң канатка ул Гөкәшә ибне Михсанны, сул канатка Әбү Сәләмә ибне Габделәсәдне башлык итеп билгеләде. Сәгъд ибне Әбү Ваккас белән Әбү Гобәйдә ибне Җәррах алгы сафта укчылар отрядлары башында урын алдылар. Көбәле отрядларның башына Зөбәер ибне Гаввам, алда торган көбәсез отрядларның башына хәзрәти Хәмзә басты. Микъдад ибне Гамрга арттагы отрядлар башында торырга вазифа бирелде.

Аллаһ өчен генә сөя иде, Аллаһ өчен генә сөйми иде ул,
үзе өчен дус та, дошман да булмады ул, юмартлык хәзинәсе.
Кычкырып һич көлмәде, беркемне дә сүкмәде ул,
сүзе татлы, йөзе көләч иде һәр мизгел ул, юмартлык хәзинәсе.
Оялчанлык, юашлык, мәрхәмәт һәм хөрмәт белән бизәлгән иде,
ялварып килгәнне күз яшьле калдырмас иде ул, юмартлык хәзинәсе.

Ислам гаскәренең сул ягында Гайнәйн калкулыгы бар иде. Бу калкулыкта тар үтем бар иде. Рәсүле әкрам бу үтемгә Габдулла ибне Җөбәер җитәкчелегендә илле укчы куйды. Укчылар үтемдә үз урыннарын алдылар. Сөекле Пәйгамбәребез алар янына килеп, мондый кискен әмер бирде:

«Безне арттан саклагыз. Урыныгызда торыгыз һәм моннан һич китмәгез. Дошманны җиңгәнебезне күрсәгез дә, без сезгә хәбәр итмичә, кеше җибәрмичә, урыннарыгыздан һич тә китмәгез. Дошманның безне үтерәчәген, үтергәнен күрсәгез дә, килеп безгә ярдәм итмәгез.

Безне алардан сакларга тырышмагыз. Дошман атлылары сезгә таба ташланган саен, аларны ук белән атыгыз. Чөнки атлылар атылган укларга каршы килә алмыйлар. Аллаһым! Боларны аларга җиткергәнемә Сине шаһит итәм!» Бу әмерләрен берничә тапкыр кабатлаганнан соң, сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Кошларның гәүдәләребезне талашып ашаганын күрсәгез дә, мин сезгә кеше җибәрмичә, урыныгыздан һич китмәгез.8 Кяферләрне кырып, аяк астыбызда таптаганыбызны күрсәгез дә, мин сезгә хәбәр җибәрмичә, урыныгызны һич ташламагыз!..» Аннары ул аннан китеп, гаскәр башына басты.

Байракны ул Мосгаб ибне Гомәйргә бирде. Хәзрәти Мосгаб кулында байрак белән Пәйгамбәребезнең алдында үз урынын алды.9 Бу вакытта яңа өйләнгән хәзрәти Хәнзалә Мәдинәдән ашыгып Өхедкә килде һәм мөҗаһидләр сафына кушылды.

Өхедкә өч көн элек килгән мөшрик гаскәренә Әбү Суфьян җитәкчелек итә иде. Алар Мәдинәне артларына калдырырлык итеп урнаштылар. Уң канаттагы атлыларга Халид ибне Вәлид, сул канаттагы атлыларга Гыйкримә җитәкчелек итәргә тиеш иде. Сафван ибне Өмәййәнең дә атлы отрядлар башында торганы риваять ителә. Мөшрикләрнең байрагын Тальха ибне Әбү Тальха күтәреп бара иде.

Ике гаскәр арасындагы көч чагыштырмасы бик тигезсез иде. Корәеш гаскәре сан, корал һәм кирәк-ярак ягыннан ислам гаскәреннән дүрт тапкырдан да артыграк иде.

Корәеш гаскәрендә шау-шу, гөр килү бер дә басылмый иде; үч алу комсызлыгыннан күзләре акайган хатын-кызлар даф һәм барабан кагалар, җырлар җырлап гаскәрне сугышка котырталар, табына торган потларыннан ярдәм сорыйлар иде.

Мөҗаһидләр ягында исә догалар кылына, «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..» дип тәкбирләр әйтелә иде. Алар ислам дине сакланып калсын һәм таралсын өчен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйлар иде.

Сөекле Пәйгамбәребез батыр сәхабәләрен җиһадка, Җәнабе Хак юлында сугышуга өнди, бу юлда казаначак савапларын сөйләп болай ди иде: «Әй сәхабәләрем! Саны аз булган кешеләргә дошман белән сугышу авыр була. Әгәр алар ныклык һәм тырышлык күрсәтсәләр, Аллаһы Тәгалә аларга җиңеллек бирә. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзенә буйсынучылар белән бергә… Аллаһы Тәгалә сезгә вәгъдә иткән әҗерне сорагыз…» Өхед сугышына караган изге аятьләрдә дә мәгънәсе буенча болай диелә: «(Әй мөэминнәр!) Рәхмәт ителүегез өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә (боерганнарында) буйсыныгыз.

Раббыгыздан ярлыкау сорарга һәм Аллаһы Тәгаләдән куркучылар өчен әзерләнгән, киңлеге күкләр һәм җир кадәр булган җәннәткә ашыгыгыз (моның өчен гүя ярышыгыз). (Ул тәкъвалар) муллыкта да, тарлыкта да малларын Аллаһ юлында бирәләр. Ачуларын йота беләләр һәм кешеләрне гафу итәләр. Аллаһы Тәгалә ихсан (игелек) кылучыларны сөя».10

«Менә аларның әҗере – Раббыларыннан ярлыкау һәм агачлары астыннан елгалар ага торган җәннәтләр. Алар анда мәңге калачаклар. Шулай кылучыларның, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә буйсынучыларның әҗере нинди гүзәл!»11

«Кяферләрне кырып, аяк астыбызда таптаганыбызны күрсәгез дә, мин сезгә хәбәр җибәрмичә, урыныгызны һич ташламагыз!..» Хәдис шәриф

Күңелләре иман белән тулы, күзләреннән батырлык очкыннары чәчрәгән, шәһит булу теләге белән янган мөхтәрәм сәхабәләр урыннарында тора алмыйлар, тизрәк дошманга ташланыр өчен әмер көтәләр иде. Бәдер сугышындагы кебек, хәзрәти Гали ак, Зөбәер ибне Гаввам сары, Әбү Дуҗанә кызыл төстәге чалмаларын башларына бәйләделәр. Хәзрәти Хәмзә дә тәвә кошы каурыеннан ясалган тугын такты. Ике гаскәр бер-берсенә бик якын килде. Инде дулкынлану иң югары ноктасына җиткән иде.

Бераздан, бер якта Аллаһы Тәгаләнең динен тарату өчен иң якыннары белән сугышудан һич икеләнмәгән ислам мөҗаһидләре, икенче якта ялган юлларында үҗәтләнеп торган ислам дошманнары арасында зур мәйдан сугышы башланачак иде.

Гаскәрләр ук ату ераклыгына якынлашкач, дошман сафларыннан дөясен алга куган көбәле бер мөшрик мөҗаһидләрдән үзе белән сугышырга батыр чыгаруны таләп итте. Һәркем аннан курка дип уйлап, ул бу таләбен өч тапкыр кабатлады. Шуннан соң ислам гаскәреннән озын буйлы, сары чалмалы бер батыр мөҗаһиднең җәяүләп мәйданга чыкканы күренде. Бу Пәйгамбәребезнең гамәсе улы Зөбәер ибне Гаввам (радыяллаһу ганһү) иде. Ислам гаскәреннән «Аллаһу әкбәр!..» авазлары күтәрелә, хәзрәти Зөбәернең җиңүе өчен дога кылына иде. Зөбәер ибне Гаввамның мөшриккә якынлашуы белән үк аның дөясе өстенә сикереп менгәне күренде. Дөя өстендә коточкыч көрәш башланды. Бу вакытта сөекле Пәйгамбәребезнең: «Аны җиргә ек!» – дигәне ишетелде. Хәзрәти Зөбәер бу әмерне алуга, көндәшен аска төртеп төшерде. Аннары үзе дә сикереп төште дә кылычы белән аның муенына чапты. Мөшрикнең дулгалы башы көбәле гәүдәсеннән аерылды. Пәйгамбәребез хәзрәти Зөбәергә дога кылды.

Аннары мөшрикләрнең байрактары Тальха ибне Әбү Тальха мәйданга атылып чыкты һәм: «Арагызда минем каршыма чыгардай кеше бармы?» – дип кычкырды. Аның каршына Аллаһы Тәгаләнең арысланы хәзрәти Гали чыкты. Ул баштан аяк көбәгә төренгән мөшрик байрактарының башын бер сугуда иягенә кадәр ярды. Моны күргән сөекле Пәйгамбәребез: «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» – дип тәкбир әйтте. Аңа мөхтәрәм сәхабәләр дә кушылгач, тәкбир авазлары җирне-күкне яңгыратты.12

Мөшрикләр байрагының җиргә төшкәнен күргән Тальханың бертуганы Госман ибне Әбү Тальха мәйданга йөгереп чыкты. Байракларын күтәреп, үзе белән сугышырга батыр сорады. Аның каршына хәзрәти Хәмзә чыкты. Ул «Йә Аллаһ!» дип, Госманның иңбашына кылыч белән шундый итеп чапты, байрак тоткан кулы өзелгән мөшрик җиргә егылып җан бирде.13

Бу юлы мөшрикләр байрагының тагын җиргә төшкәнен күргән Әбү Сәгъд ибне Әбү Тальха җәяүләп мәйданга чыкты. Ул да баштан аяк көбәдә иде. Көфер байрагын җирдән күтәрде дә ислам гаскәренә борылып: «Мин – Кусәмнең атасы. Минем каршыма кем чыга ала?» – дип кычкыра башлады. Пәйгамбәребез аның каршына да хәзрәти Галине чыгарды. Хәзрәти Гали бу мөшрикне дә үтереп, байракларын җиргә аударганнан соң, мөҗаһидләр сафында үз урынын алды.

Моннан соң бик күп мөшрикләр чиратлап мәйданга чыктылар, җиргә төшкән байракларын күтәреп, мөҗаһидләрдән үзләренә каршы батыр чыгаруны таләп иттеләр. Ләкин һәр тапкыр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән батыр сәхабәләр җиңеп чыкты. Һәр байрактар үтерелгәндә, ислам гаскәреннән тәкбир авазлары күтәрелә, дошман сафларына зур кайгы һәм өметсезлек төшә иде. Хәтта шау-шулары күккә ашкан мөшрик хатыннары да бер яктан үз гаскәрләрен: «Оят сезгә!..» – дип хурлыйлар, икенче яктан: «Тагын нәрсә көтеп торасыз?..» – дип сугышка котырталар иде.

Бу кылычның хакын кем үтәр?

Ике як та урынында тора алмаган бер кызу мизгелдә сөекле Пәйгамбәребез кулында тоткан кылычын күрсәтте. Аның өстендә мондый бәет язылган иде:

Куркаклыкта – хурлык, алга омтылуда – шәрәф һәм абруй.
Курыкканнан гына кеше тәкъдирдән котылмый.

Һәм аның: «Бу кылычны миннән кем ала?» – дигәне ишетелде. Моны ишеткән мөхтәрәм сәхабәләрнең күбесе аны алыр өчен берьюлы кулларын суздылар. Пәйгамбәребез тагын: «Аның хакын үтәр өчен кем ала?» – дигәч, мөхтәрәм сәхабәләр тынып калдылар һәм артка чигенделәр. Кылычны кызып-кызып сораучылардан Зөбәер ибне Гаввам: «Мин алам, йә Рәсүлуллаһ», – диде. Пәйгамбәребез кылычны хәзрәти Зөбәергә бирмәде. Әбү Бәкер, Гомәр, Галинең (радыяллаһу ганһүм) үтенечләрен дә Пәйгамбәребез кабул итмәде.

Әбү Дуҗанә: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу кылычның хакы нәрсә?» – дип сорады. Сөекле Пәйгамбәребез болай диде: «Аның хакы – бөгелеп-сыгылганчы аның белән дошманга чабу. Аның хакы – аның белән мөселманны үтермәү, аның белән кяферләр алдыннан качмау. Аллаһы Тәгалә сиңа җиңү яки шәһитлек насыйп иткәнче, аның белән Аллаһ юлында сугышу». Шуннан соң Әбү Дуҗанә: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин аны хакын үтәр өчен алам», – диде. Пәйгамбәребез кулындагы кылычны аңа тапшырды.14

Әбү Дуҗанә (радыяллаһу ганһү) бик кыю һәм батыр булу белән бергә, сугыш мәйданнарында бик хәйләкәр эш итә, «Сугыш – хәйлә ул»15 дигән хәдис шәрифкә тулысынча буйсына иде. Хәзрәти Әбү Дуҗанә кылычны алгач, бәетләр әйтә-әйтә, сугыш мәйданына таба тәкәббер, салмак һәм горур атлап китте. Өстендә бер күлмәк һәм башында кызыл чалмадан башка бернәрсә дә юк иде.

Хәзрәти Әбү Дуҗанәнең бу йөреше мөхтәрәм сәхабәләр арасында әллә ни хуплап кабул ителмәде. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Бу – мондый урыннардан (сугыш мәйданнарыннан) тыш Аллаһы Тәгаләнең ачуына сәбәп була торган йөреш», – дип, тәкәббер йөрешнең бары тик дошман каршында гына рөхсәт икәнен белдерде.

Артык көтә алмаган Халид ибне Вәлид мөшрик сафларыннан кул астындагы гаскәр белән һөҗүмгә ташланды. Сөекле Пәйгамбәребез дә урыннарында тора алмаган мөхтәрәм сәхабәләргә һөҗүм итәргә әмер бирде. Бер мизгелдә сугыш мәйданы «Аллаһу әкбәр!» авазлары белән тулды. Иң алда, көбәсез отрядлар башында, хәзрәти Хәмзә кулларындагы кылычлары белән һәр очраган кяфергә чаба башлады. Зур ярсу белән килгән Халид ибне Вәлид гаскәре шундук кире кайтарылды. Шуннан соң Халид ибне Вәлид тау үтеме аша арттан сугар өчен киң урау ясап, Гайнәйн калкулыгына килеп җитте. Ләкин хәзрәти Габдулла ибне Җөбәер һәм аның кул астындагы илле батыр аларны ук яңгыры белән кире куып җибәрде.

Инде сугыш кызып китте. Ике як та бар көчләре белән сугыша иде. Һәр сәхабә ким дигәндә дүрт мөшрик белән көрәшеп, алга үтәргә тырыша иде.

«Әй сәхабәләрем! Саны аз булган кешеләргә дошман белән сугышу авыр була. Әгәр алар ныклык һәм тырышлык күрсәтсәләр, Аллаһы Тәгалә аларга җиңеллек бирә» Хәдис шәриф

Хәзрәти Хәмзә бер яктан: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» – дип кычкыра, икенче яктан: «Мин – Аллаһы Тәгаләнең арысланы!» – ди һәм дошманны кыра-кыра алга бара иде. Сафван ибне Өмәййә тирәсендәгеләргә: «Хәмзә кайда? Миңа аны күрсәтегез», – дип, сугыш мәйданын күзәтә иде. Кинәт аның күзе ике кылыч белән сугышкан бер кешегә төште һәм: «Бу сугышучы кем?» – дип сорады. Тирәсендәгеләр: «Син эзләгән кеше! Хәмзә!» – диделәр. Сафван: «Мин бүгенгәчә үз кавемен үтерергә ташланган аның кебек ярсулы һәм курку белмәс башка кешене күрмәдем», – диде.

Сугыш бик нык кызып киткән вакытта мөһаҗирләрдән Зөбәер ибне Гаввам кылычның үзенә бирелмәвенә кәефе кырылып, үз-үзенә: «Мин Рәсүлуллаһтан кылычны сорадым, ләкин ул аны Әбү Дуҗанәгә бирде. Мин бит аның гамәсе Сафиянең улы. Өстәвенә мин Корәештән. Башта бит мин сораган идем. Барып карыйм әле, Әбү Дуҗанә миннән артык нәрсә эшләр икән?» – диде. Аннары ул Әбү Дуҗанәне күзәтә башлады. Хәзрәти Әбү Дуҗанә «Аллаһу әкбәр!» дип тәкбир әйтә, мөшрикләрдән кемне очратса, шуны чабып үтерә иде. Мөшрикләрнең иң явызларыннан берсе, зур гәүдәле, бөтен җире көбә белән капланып, бары тик күзләре генә күренеп торган бер кеше Әбү Дуҗанә белән очрашты. Башта ул үзе хәзрәти Әбү Дуҗанәгә һөҗүм итте. Әбү Дуҗанә аның сугуыннан калканы белән сакланды. Мөшрикнең кылычы Әбү Дуҗанәнең калканына батып керде. Ул кылычына ябышып тартты, ләкин суырып ала алмады. Инде чират Әбү Дуҗанәгә җиткән иде. Ул кылычның бер сугуы белән көндәшен үтерде.

Моннан соң Әбү Дуҗанә каршысына чыккан һәр имансызны егып, тау итәгендә дафлары белән мөшрикләрне котырткан хатын-кызлар янына кадәр барып җитте. Ләкин кылычын күтәргән килеш, Әбү Суфьянның хатыны Һиндне үтерүдән баш тартты.16 Моны күргән Зөбәер ибне Гаввам үз-үзенә: «Кылычның кемгә бирелергә тиеш икәнен Аллаһ һәм Аның Рәсүле миннән яхшырак белә», – диде. Һәм: «Аллаһ белән ант итәм, мин аннан да яхшырак сугышучы, чабучы кешене күрмәдем», – дип өстәде.

Микъдад ибне Әсвәд, Зөбәер ибне Гаввам, хәзрәти Гали, хәзрәти Гомәр, Тальха ибне Гобәйдулла, Мосгаб ибне Гомәйр – барысы да алынмас кальга кебек иде. Пәйгамбәребезнең дошманга бик якын торып сугышканын, кат-кат һөҗүм иткәнен күргән данлы сәхабәләр урыннарында тора алмыйлар иде. Рәсүлуллаһка зыян килүе ихтимал дип, алар аның тирәсенә җыелалар һәм көбәләргә төренгән дошманга күз ачарга да ирек бирмиләр иде. Бу вакытта хәзрәти Габдулла ибне Гамрның шәһит булганы күренде. Бу Өхеднең беренче шәһите иде. Аның шәһит булганын күргән иптәшләре арысланга әверелеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дошманның нәкъ уртасына ташландылар.

Сугыш бик нык кызган бер мизгелдә батырлык символы хәзрәти Габдулла ибне Җәхеш белән укчыларның пире хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас очраштылар. Икесе дә төрле урыннарыннан яраланган иде. Хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас болай сөйли: «Өхедтә сугышның иң кызу мизгелләренең берсе иде. Кинәт Габдулла ибне Җәхеш минем яныма килде, кулымнан тотып, мине бер кыя төбенә тартты. Һәм миңа: „Хәзер монда син дога кыл, мин «Әмин» диим. Аннары мин дога кылыйм, ә син «Әмин» диген!“ – диде. Мин: „Ярар“, – дидем. Мин болай дога кылдым: „Аллаһым! Миңа бик көчле һәм каты дошманнар җибәр. Алар белән аяусыз сугышыйм. Барысын да үтерим. Газый булып кире кайтыйм“. Минем бу догама ул бөтен күңеленнән: „Әмин“, – диде.

Аннары ул үзе дога кыла башлады: „Аллаһым! Миңа көчле дошманнар җибәр, алар белән аяусыз сугышыйм. Җиһадның хакын үтим. Барысын да үтерим. Ахырда аларның берсе мине шәһит итсен. Аннары иреннәремне, борынымны, колакларымны кисеп алсын. Мин Синең хозурыңа канга батып килим. Син: «Габдулла! Иреннәреңне, борыныңны, колакларыңны нишләттең?» – дип сораганда, мин: «Аллаһым! Мин алар белән күп гөнаһ кылдым, аларны тиешле урында кулланмадым. Аларны хозурыңа китерергә оялдым. Сөекле Пәйгамбәрем катнашкан бер сугышта тузанга-туфракка буялдым, шулай килдем», – диим“. Күңелем мондый догага „Әмин“ диясе килмәде. Ләкин ул шуны теләгәнгә һәм алдан сүз биргәнгә күрә, теләр-теләмәс кенә: „Әмин“, – дидем.

Аннары кылычларыбызны суырып, сугышны дәвам иттек. Икебез дә алдыбызга килгәнне үтерә идек. Ул гаять батырларча һөҗүм итә һәм дошман сафларын тузгыта иде. Ул дошманга кат-кат чаба, шәһит булу өчен сүнмәс теләк белән яңадан ташлана иде. „Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..“ – дип сугышканда, аның кылычы сынды. Шул мизгелдә сөекле Пәйгамбәребез аңа бер хөрмә агачы ботагын сузып, сугышны дәвам итәргә әмер бирде. Бу ботак могҗиза булып кылычка әйләнде, һәм ул каршысына килгән һәркем белән сугышуын дәвам итте. Бик күп дошманны үтерде. Сугыш ахырына таба Әбүл-Хәкәм исемле бер мөшрик аткан уклардан ул теләгән шәһитлегенә иреште. Ул шәһит булгач, кяферләр аның гәүдәсенә ташланып, борынын, иреннәрен һәм колакларын кисеп алдылар. Аның бөтен җире канга буялды».

Мөҗаһидләр сафында Казман исемле бер кеше бар иде. Ул кылычының кынын сындырып: «Үлү качуга караганда күпкә яхшырак!» – диде дә ялангач кылыч белән мөшрикләр арасына ташланды. Казман бик күп батырлык, кыюлык күрсәтте. Берүзе җиде-сигез кяферне үтерде. Ахырда яраланып, җиргә егылды. Мөхтәрәм сәхабәләр аның бу батырлыгына гаҗәпләнеп, Пәйгамбәребезгә хәбәр иткәч, ул: «Ул – җәһәннәм әһеле», – диде. Хәзрәти Катадә ибне Нөгман Казман янына барып: «Әй Казман! Шәһитлек сиңа мөбарәк булсын!» – дигәч, Казман: «Мин дин гайрәте өчен түгел, корәешләр Мәдинәгә килеп, хөрмәлегемне харап итмәсеннәр өчен сугыштым!» – диде. Аннары ул ук белән беләк тамырларын тишеп, үз-үзен үтерде. Шулай итеп, Пәйгамбәребезнең: «Ул – җәһәннәм әһеле!» – дигән сүзенең хикмәте аңлашылды.

Сугышның башыннан ук, Галәмнәрнең Сәеде сөекле Пәйгамбәребездән башлап, барлык мөхтәрәм сәхабәләр зур көрәш алып бардылар. Көчле һөҗүмнәр белән мөшрик гаскәрен кире кудылар. Таштан, агачтан ясаган һәм «Ләт, Гоззә, Һөбәл!» дип табынган потларыннан файда һәм ярдәм сораган мөшрикләр көтүе мөҗаһидләрнең бу батырлыклары каршында таркалып кача башлады. Аларны сугышка котыртырга килгән хатын-кызлар, ачы тавыш белән кычкырып, качкан гаскәриләрне куып җитәргә тырышалар иде.

Корәеш мөшрикләре сугыш мәйданын ташлап, үзләре белән алып килгән малларын калдырып, Мәккәгә таба кача башлагач, ислам гаскәриләре шатланып, Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән җиңүгә ирешкәннәре өчен Аңа хәмед кылдылар. Сан һәм көч ягыннан күп мәртәбә өстен булсалар да, мөшрикләр мөселманнар каршында тар-мар булган иде. Алар бер-берсен таптап качканда, данлы сәхабәләр аларны куа, куып җиткәннәрен чабып үтерә иде. Шушы буталчыкта яңа өйләнгән хәзрәти Хәнзалә ибне Әбү Гамир аты белән качарга тырышкан мөшрик гаскәренең баш җитәкчесе Әбү Суфьянны куып җитте. Атның аякларына кылыч белән чабып, атны җиргә аудырды. Җиргә егылган Әбү Суфьян бар көченә: «Әй корәешләр!.. Ярдәмгә!.. Мин – Әбү Суфьян! Хәнзалә мине кылыч белән турамакчы!..» – дип ачыргаланып кычкыра башлады. Аның белән бергә качарга тырышкан мөшрикләр бу хәлне күрсәләр дә, үз җаннары кайгысына калып, җитәкчеләренә игътибар итмәделәр.

«Сугыш – хәйлә ул» Хәдис шәриф

Ләкин шул мизгелдә хәзрәти Хәнзаләнең нәкъ артында торган мөшрик Шәддад ибне Әсвәд сөңгесен Хәнзаләнең аркасына кадады. Хәзрәти Хәнзалә «Аллаһу әкбәр!» дип бер ыргылыш ясарга теләсә дә, җиргә егылып шәһит булды, һәм аның мөбарәк рухы җәннәткә очты. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Мин фәрештәләрнең күк белән җир арасында Хәнзаләне көмеш табак эчендә яңгыр суы белән юганнарын күрдем». Әбү Өсәйди болай сөйләде: «Рәсүлуллаһның бу сүзен ишеткәч, мин Хәнзалә янына бардым. Аның башыннан яңгыр суы тама иде. Кире кайтып, моны Рәсүле әкрамга хәбәр иттем». Хәзрәти Хәнзаләне «Гасилел-мәләикә», ягъни фәрештәләр юган кеше дип атадылар.17

Мөшрикләрнең качканын күргән Гайнәйн үтемендәге укчыларның кайберләре сугыш бетте дип уйлап, урыннарын ташлап киттеләр. Аларның башлыгы Габдулла ибне Җөбәер һәм унике кеше урыннарында калдылар.18

Хәзрәти Галинең батырлыгы

Бу вакытта сак булып көтеп торган, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышкан корәешләрнең укчылар отряды башлыгы Халид ибне Вәлид үтемдәге мөҗаһидләрнең кимегәнен күреп, кул астындагы атлыларны кузгатты.

Халид белән Гыйкримә ибне Әбү Җәһел бер мизгелдә Гайнәйн үтеменә килеп җиттеләр. Хәзрәти Габдулла ибне Җөбәер һәм аның вафалы, тугры иптәшләре саф булып тезелеп, таралып бастылар. Садакларындагы уклар беткәнче дошманга ук яудырдылар. Аннары сөңгеләр белән сугыштылар, күкрәккә-күкрәк килгәч исә «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» дип, кылычлары белән күп батырлыклар күрсәттеләр. Иманлылар белән имансызлар арасындагы нисбәт бик тигезсез иде: бергә – егерме биш. Данлы мөхтәрәм сәхабәләр Пәйгамбәрләренең әмерен үтәр өчен каннарының соңгы тамчысына кадәр сугыштылар. Бер-бер артлы шәһитлек шәрбәтен эчеп, мөбарәк гәүдәләре җиргә ауды, рухлары җәннәткә очты (радыяллаһу ганһүм).

Мөшрикләр ачуларыннан хәзрәти Габдулланың киемнәрен салдырып, мөбарәк гәүдәсен сөңгеләр белән тишкәләп бетерделәр. Корсагын ярып, эчәкләрен тышка чыгардылар.

Халид ибне Вәлид белән Гыйкримә үтемдәге мөҗаһидләрне шәһит иткәч, ислам гаскәренә арттан тиз һөҗүм иттеләр. Мөхтәрәм сәхабәләр артларында кинәт пәйда булган дошманны күреп, җыелырга өлгермәделәр. Чөнки аларның күбесе хәтта коралларын да куйган иде. Барысы да кинәт үзгәрде. Алда качып барган Корәеш мөшрикләре Халид ибне Вәлиднең арттан һөҗүмгә күчкәнен күреп, кире борылдылар. Мөҗаһидләр ике ут арасында калган иде. Дошман алдан да, арттан да һөҗүм итеп, мөҗаһидләрне кыса башлады. Сәхабәләрнең бер-берсе белән элемтәсе өзелде. Алар таралырга мәҗбүр булдылар.19

Хәзрәти Гали болай сөйләде: «Арасында Гыйкримә ибне Әбү Җәһел дә булган мөшрикләр отрядының уртасына ташландым. Алар мине чолгап алдылар, күбесен кылычтан үткәрдем. Икенче бер отряд эченә кердем, аларның да бик күбесен сафтан чыгардым. Әҗәлем җитмәгәнгә, миңа бернәрсә дә булмады. Бер мизгел мин Рәсүлуллаһны күрә алмадым. Үз-үземә: „Ант итәм, ул сугыш мәйданын ташлап китә торган кеше түгел. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә безнең килешмәгән эшләребез аркасында аны арабыздан алып күтәргәндер! Инде минем өчен сугыша-сугыша үлүдән башка юл калмады“, – дидем һәм кылычымның кынын сындырдым. Мөшрикләргә һөҗүм итеп, аларны таратканда, Рәсүлуллаһның алар арасында калганын күрдем. Шунда мин Аллаһы Тәгаләнең Рәсүлуллаһны фәрештәләре белән саклаганын аңладым».

Дошман гаскәриләре Рәсүле әкрамга (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) якын ук килгән иде. Хәл бик куркыныч иде. Сөекле Пәйгамбәребез текә тау кебек басып тора, ныклык күрсәтә, урыныннан кузгалмый иде. Ул бер яктан дошман белән сугыша, икенче яктан таралган сәхабәләрен җыярга тырышып болай ди иде: «Әй фәлән, миңа таба кил! Әй фәлән, миңа таба кил! Мин – Рәсүлуллаһ.

Миңа әйләнеп кайтучыга җәннәт бар!» Хәзрәти Әбү Бәкер, хәзрәти Гомәр, Габдеррахман ибне Гауф, Тальха ибне Гобәйдулла, Гали ибне Әбү Талиб, Зөбәер ибне Гаввам, Әбү Дуҗанә, Әбү Гобәйдә ибне Җәррах, Сәгъд ибне Мөгаз, Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Хөбаб ибне Мөнзир, Өсәйд ибне Хозәйр, Сәһл ибне Хөнәйф, Гасыйм ибне Сабит, Харис ибне Симмә (радыяллаһу ганһүм) бер мизгелдә сөекле Пәйгамбәребез тирәсендә боҗра булып тезелделәр һәм аны саклар өчен тере кальга дивары барлыкка китерделәр.

Бу вакытта хәзрәти Габбас ибне Гөбадәнең таралган мөхтәрәм сәхабәләрне җыяр өчен кычкырган тавышы ишетелде: «Әй кардәшләрем! Безгә килгән бу бәла – Пәйгамбәребезнең әмерен үтәмәвебезнең нәтиҗәсе. Таралмагыз! Пәйгамбәребез тирәсенә килегез! Әгәр без аны саклаучылар янында урын алмасак һәм безнең аркада Рәсүлуллаһка зыян килсә, Раббыбыз хозурында әйтерлек бернинди сылтавыбыз калмас!» Хәзрәти Габбас ибне Гөбадә, Хариҗә ибне Зәйд һәм Әүс ибне Әркам белән бергә, «Аллаһу әкбәр!» дип ялангач кылыч белән дошман эченә ташланды. Алар Рәсүлуллаһ юлында, аны саклар өчен батырларча сугыштылар. Хариҗә ибне Зәйд унтугыз җиреннән яраланган иде. Калганнарының яралары да аннан ким түгел иде. Һәм өчесе дә бик сагынган шәһитлек дәрәҗәсенә ирештеләр.

Бу бик куркыныч мизгелдә мөхтәрәм сәхабәләр Пәйгамбәребез тирәсенә акрынлап җыела башладылар. Мөшрикләр сөекле Пәйгамбәребезне һәм аңа гәүдәләре белән калкан булган данлы сәхабәләрен боҗра эченә алдылар. Һәр яктан отрядлар белән алга барып, боҗраны тарайталар иде. Корәешләрдән бер төркемнең алга ташланганын күргән Галәмнәрнең Сәеде янындагы, җаннарын фида кылырга әзер торган сәхабәләренә: «Бу отрядны кем каршылый?» – дигәч, хәзрәти Вәһб ибне Кабусның: «Җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Мин каршылыйм!» – дип алга ыргылганы күренде. Аллаһы Тәгаләнең шәрәфле исемен теленнән төшермәгән бу батыр ялангач кылыч белән мөшрикләр арасына кереп китте. Пәйгамбәребез: «Сине җәннәт белән сөендерәм», – диде. Аның дошман каршында күрсәткән ныклыгын һәм тырышлыгын күреп: «Аллаһым! Аңа рәхмәт кыл! Аны кызган!» – диде.

Мөшрикләрнең хәзрәти Вәһбне уртага алып, сөңгеләр белән шәһит иткәнен күргән Сәгъд ибне Әбү Ваккас аңа ярдәм итәр өчен алга ташланды, дошман уртасына кереп, күрелмәгән батырлыклар күрсәтте. Күп кяферләрне сафтан чыгарды, калганнарын кире куып, сөекле Пәйгамбәре янына кайтты. Рәсүле әкрам хәзрәти Вәһб турында: «Мин синнән разый. Аллаһы Тәгалә дә разый булсын», – диде. Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез мөҗаһидләрнең боҗрасын ертып, үзенә таба бер мөшрик төркеменең килгәнен күреп, хәзрәти Галигә: «Аларга һөҗүм ит!» – диде. Хәзрәти Гали һөҗүм итеп, Гамр ибне Габдулланы үтерде, калганнарын качырды. Аның кылычы сынгач, Пәйгамбәребез аңа Зөлфикарны бирде. Икенче бер төркем килгәндә, Пәйгамбәребез: «Әй Гали! Боларның явызлыгын миннән кайтар», – диде. Җанын Рәсүлуллаһка фида кылган Аллаһы Тәгаләнең арысланы шундук һөҗүмгә күчте. Шәйбә ибне Маликны үтереп, калганнарын кире куды. Шул мизгелдә Җәбраил галәйһиссәләм килеп, Пәйгамбәребезгә: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу – Галидән чыккан гадәттән тыш егетлек», – диде. Рәсүлуллаһ: «Ул миннән, мин дә аннан», – диде.

«Мин фәрештәләрнең күк белән җир арасында Хәнзаләне көмеш табак эчендә яңгыр суы белән юганнарын күрдем» Хәдис шәриф

Җәбраил галәйһиссәләм дә: «Ә мин сезнең икегездән», – диде. Шул ук мизгелдә: «Гали кебек батыр, Зөлфикар кебек кылыч юк», – дигән бер тавыш ишетелде.

Сөекле Пәйгамбәребез янына якын килә алмаячакларын аңлагач, мөшрикләр ук ата башладылар. Атылган уклар йә аның өстеннән уза, йә алдына, йә уң ягына, йә сул ягына төшә иде.

Дошманны кире кайтару өчен җаннарын учларына алып сугышкан мөхтәрәм сәхабәләр бу хәлне күрүгә, Галәмнәрнең Сәеде тирәсенә җыелып, килгән укларга мөбарәк гәүдәләрен калкан итә башладылар. Пәйгамбәребез сәхабәләренә ук белән җавап бирергә әмер иткәч, сәхабәләр дә дошманга ук ата башладылар. Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккасны үз алдына утыртты. Бик төз мәргән булган хәзрәти Сәгъд тиз-тиз, бер-бер артлы дошманга ук яудыра башлады. Садагыннан, ягъни ук савытыннан һәр укны алганда, ул: «Йә Раббым! Бу – Синең угың. Аның белән дошманга тидер!» – ди, ә Пәйгамбәребез: «Аллаһым! Сәгъднең догасын кабул ит! Аллаһым! Сәгъднең угын туры юнәлдер!.. Дәвам ит, Сәгъд! Дәвам ит! Анам-атам сиңа фида булсын!» – ди иде. Шулай итеп, һәр ук атылганда, Пәйгамбәребез шул ук догаларын кабатлый иде.

Хәзрәти Сәгъднең уклары беткәч, сөекле Пәйгамбәребез аңа үзенең укларын биреп аттырды. Хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккасның һәр угы йә бер дошманга, йә ул атланган хайванга тия иде.

Мөшрикләр ук атканда, хәзрәти Әбү Тальха сөекле Пәйгамбәребезнең алдын каплап, килгән һәр укка үз гәүдәсе һәм калканы белән калкан була, арада дошманны аптырашта калдырырлык итеп кычкырып куя иде. Пәйгамбәребез: «Гаскәр эчендә Әбү Тальханың тавышы йөз кешедән хәерлерәк», – диде. Әбү Тальха җай чыккан саен мөшрикләргә ук атудан тыелмый, көчле һәм бик тиз ата, аткан угы бушка китми иде. Рәсүле әкрам аның аткан укларын кызыксынып, мөбарәк башын өскә күтәргән саен, Әбү Тальха Рәсүлуллаһка ук тиюеннән куркып болай ди иде: «Анам-атам, җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Мөбарәк башыңны күтәрмә, сиңа дошман угы тиеп, зыян китермәсен! Тәнем синең мөбарәк тәнеңә калкан һәм сиңа фида! Мине суймыйча, сиңа җитә алмаслар! Мин үлмичә, сиңа бернәрсә дә булмас!..» Шулай итеп ул сөекле Пәйгамбәребезне үз җаныннан өстен күрә иде.

Өхед мәйданының һәр ягында аяусыз, коточкыч сугыш бөтен көче белән дәвам итә, кайберләре атка атланып, кайберләре җәяүләп иман белән көфер көрәшен алып баралар иде. Мөхтәрәм сәхабәләр әле җыела алмаган иде. Пәйгамбәребез тирәсендә нибары утызлап сәхабә, шәм тирәсендәге күбәләкләр кебек, әйләнә иде. Алар килгән укларга, сөңгеләргә, кылыч сугуларына үз гәүдәләрен калкан итәләр иде. Аларның бердәнбер теләге – Пәйгамбәребезнең әмерен үтәү һәм аңа килергә мөмкин булган һәр төрле зыянны ераклаштыру иде. Батырлар сәркәрдәсе хәзрәти Хәмзә шул буталчыкта Пәйгамбәребездән аерылып калган иде. Ул бер төркем уртасында ике кулына ике кылыч тотып сугыша, «Аллаһу әкбәр!..» авазлары белән дошман күңеленә курку сала иде. Шушы вакытка кадәр ул берүзе утыз бер мөшрикне үтергән, күпләрен кулсыз яки аяксыз калдырган иде. Ул эләккән мөшрикләр көтүен таратканда, Сибагъ ибне Өмме Әнмар: «Миңа каршы тора алырлык батыр бармы?» – дип, хәзрәти Хәмзәне мәйданга чакырды. Хәзрәти Хәмзә: «Яныма кил, әй сөннәтче хатын улы! Димәк, син Аллаһка һәм Аның Рәсүленә каршы чыгасыңмыни?» – диде дә аңа күз ачырга да ирек бирмичә, аякларыннан тотып җиргә салды.20 Хәзрәти Хәмзә аның өстенә менеп, башын гәүдәсеннән аерды. Аннары каршыдагы кыя артыннан әле мөселман булмаган Вәхшинең кулына сөңге тотып аңа төбәп торганын күрде. Шундук аңа таба юнәлде, ләкин алдындагы ташкын казыган чокырга җиткәч, аягы таеп, чалкан егылды. Шул мизгелдә корсагы турыннан көбәсе ачылды. Җаен тапкан Вәхши сөңгесен ыргытты!.. Сөңге очып килеп, хәзрәти Хәмзәнең мөбарәк тәненә кадалды һәм аркылы чыкты. Батырларның иң бөеге «Аллаһым!» дип, шунда утырды. Ул шәһит булды, сагынган дәрәҗәсенә иреште. Аллаһы Тәгалә юлында, сөекле Пәйгамбәре өчен җанын фида кылды (радыяллаһу ганһү).

«Әй Сәгъд! Анам, атам сиңа фида булсын! Йә Раббым! Аның укларын максатларына җиткер һәм догаларын кабул ит!» Хәдис шәриф

Бу вакытта дошман сафларында кемдер: «Әй Корәеш җәмәгате! Туганлык хокукларын сакламаган, кавемегезне бүлгән Мөхәммәд белән сугышудан туктамагыз. Әгәр Мөхәммәд котылса, мин котылмыйм!..» – дип, мөшрикләрне Галәм Сәеденә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һөҗүм итәргә котырта иде. Бу Гасыйм ибне Әбү Гауфның тавышы иде. Хәзрәти Әбү Дуҗанә бу тавышны ишетте. Сугыша-сугыша ул Гасыйм ибне Әбү Гауфны тапты һәм шундук үтерде. Ләкин аның артындагы мөшрик Мәгъбәд бар көче белән хәзрәти Әбү Дуҗанәгә кылыч белән чапты. Аллаһы Тәгаләнең бер игелеге булып, кинәт һәм бик тиз хәрәкәт белән җиргә иелгән Әбү Дуҗанә үлемгә китерәчәк сугудан котылды. Шундук торып, Мәгъбәдкә кылыч белән чабып, аны үтерде.

Корәеш мөшрикләренең максаты Галәмнәрнең Сәеде иде. Аңа якынлашу өчен алар бар көчләрен куялар иде. Ләкин аның тирәсендә шәм тирәсендәге күбәләкләр кебек әйләнгән, аңа зыян килер дип куркып, җаннарын фида кылудан бер мыскал да тартынмаган данлы, шәрәфле сәхабәләрен һич тә үтеп чыга алмыйлар иде. Бу утыз батыр Рәсүлуллаһ алдында болай диделәр: «Йә Рәсүлуллаһ! Яныңнан һич китмәс өчен йөзләребез синең мөбарәк йөзең алдында калкан һәм кальга; тәннәребез синең мөбарәк тәнеңә фида; бары тик син исән-сау бул!»

Мөшрикләр төркем-төркем булып һөҗүм итәләр иде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез бер төркемне күрсәтеп, янындагы, гәүдәләрен аңа калкан иткән батыр сәхабәләренә: «Аллаһы Тәгалә юлында безгә үз тәнен кем фида кыла?» – дигәч, мәдинәле биш сәхабә алга ташланды. Бу батыр күбәләкләр Рәсүлуллаһның мөбарәк күз алдында тәкбир әйтә-әйтә, аның тирәсендә әйләнә-әйләнә сугыштылар. Ниһаять, аларның дүртесе шунда ук шәһит булды. Бишенчесе ундүрт җиреннән яраланып җиргә егылгач, Галәмнәрнең Сәеде: «Аны минем яныма китерегез», – диде. Аның тәненең һәр җиреннән кан ага иде. Сөекле Пәйгамбәребез утырды да мөбарәк аякларын аның башына мендәр итте. Шул хәлдә шәһит булу шәрәфенә ирешкән бу бәхетле сәхабә хәзрәти Гомарә ибне Язид иде.

Тальха ибне Гобәйдулланың батырлыгы

Мөшрикләр бик якын килгән бер вакытта Пәйгамбәребез: «Боларны кем каршылый, кем туктата?» – диде. Хәзрәти Тальха ибне Гобәйдулла: «Мин! Йә Рәсүлуллаһ!» – дип, алга ташланырга теләде. Пәйгамбәребез: «Синең кебек тагын кем бар?» – диде. Мәдинәле сәхабәләрдән берсе: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин!» – дип рөхсәт сорады. Сөекле Пәйгамбәребез: «Әйдә, син каршыла», – дигәч, ул алга ыргылды һәм мөшрикләргә ташланды.

Ул тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте. Берничә имансызны үтергәннән соң, шәһитлек шәрбәтен эчте.21 Рәсүле әкрам тагын: «Боларга кем каршы тора?» – диде. Һәркемнән алда тагын хәзрәти Тальха чыкты. Пәйгамбәребез: «Синең кебек тагын кем бар?» – дип сорагач, ансарлардан бер мөбарәк зат: «Мин каршылыйм, йә Рәсүлуллаһ», – диде. Пәйгамбәребез: «Әйдә, аларны син каршыла», – диде. Ул да мөшрикләр белән сугыша-сугыша шәһит булды. Шулай итеп, ул мизгелдә Пәйгамбәребез янында булган барлык сәхабәләр сугыша-сугыша шәһитлеккә ирештеләр.

Инде Галәм Солтаны Пәйгамбәребез янында хәзрәти Тальха ибне Гобәйдулладан башка беркем дә калмаган иде. Хәзрәти Тальха Рәсүлуллаһка зыян килер дип борчылып, дүрт якка йөгерә, кяферләр белән аяусыз сугыша иде. Аның кылычны шулкадәр тиз селтәве, бер мизгелдә Рәсүлуллаһның һәр ягындагы дошманга җавап кайтаруы, ук, сөңге һәм кылыч сугуларына үз тәнен калкан итүе тиңе күрелмәгән хәл иде. Хәзрәти Тальха шәм тирәсендәге күбәләк кебек әйләнә, үзенә тигән кылычларга һич игътибар итми иде. Аның теләге – Галәм Солтанын саклау, бу юлда башка дин кардәшләре кебек шәһит булу иде. Тәнендә яраланмаган урын калмаган, киемендә каннан башка бернәрсә дә күренми иде. Шулай булса да ул дүрт якка берьюлы өлгерә иде. Шул вакытта Рәсүле әкрам янына хәзрәти Әбү Бәкер белән хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас килеп җиттеләр.

Бу арада батырлар сәеде хәзрәти Тальха кан югалтудан кызу туфракка егылып, һушын югалтты. Аның бөтен җире кылыч, сөңге һәм ук сугуларыннан тишкәләнеп беткән иде. Аның алтмыш алты зур, санап бетергесез вак ярасы бар иде. Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкергә шундук хәзрәти Тальхага ярдәмгә ашыгырга боерды. Әбү Бәкер Сыйддыйк хәзрәти Тальха аңына килсен өчен аның мөбарәк йөзенә су сипте. Хәзрәти Тальха ибне Гобәйдулла аңына килүгә: «Әй Әбү Бәкер! Рәсүлуллаһ исән-саумы?» – дип, мәхәббәтнең һәм тугрылыкның иң гүзәлен күрсәтте. Рәсүле әкрамны сөю, җанын аның мөбарәк тәненә фида кылу бары тик шулай гына булыр. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Рәсүлуллаһ исән. Мине ул җибәрде», – дигәч, Тальха җиңел сулап: «Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләр булсын. Ул исән булгач, һәр бәла – юк нәрсә», – диде. Шул вакытта тагын берничә сәхабә килеп җиткән иде.

Галәмнәрнең Сәеде Мөхәммәд Мостафа (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Тальха янына килде. Яраланган мөҗаһид Рәсүлуллаһны исән күреп, шатлыгыннан елады. Пәйгамбәребез аның тәнен сыйпаганнан соң, кулларын күтәреп: «Аллаһым! Аңа шифа бир, көч бирә күр», – дип дога кылды. Рәсүле әкрамның бер могҗизасы булып, хәзрәти Тальха сап-сау булып аякка басты һәм тагын дошман белән сугыша башлады. Сөекле Пәйгамбәребез аның турында болай диде: «Өхед көнендә җир йөзендә уң ягымда Җәбраилдән, сул ягымда Тальха ибне Гобәйдулладан башка миңа якын беркем дә булмаганын күрдем».22 «Җир йөзендә йөргән җәннәтлек кешене күрергә теләүче Тальха ибне Гобәйдуллага карасын».

«Тальха белән Зөбәер – җәннәттә минем күршеләрем» Хәдис шәриф

Сугыш мәйданының бөтен ягында сугыш бар көче белән дәвам итә иде. Пәйгамбәребез тирәсендә Әбү Дуҗанә, байрактар Мосгаб ибне Гомәйр, Тальха ибне Гобәйдулла, Пәйгамбәребезне саклар өчен арткы сафлардан йөгереп килгән Нәсибә Хатын һәм берничә сәхабә бар иде. Алар Рәсүлуллаһ белән бергә мөшрикләргә каршы сугышалар иде. Баштан аяк коралланган, көбә һәм дулга кигән явыз мөшрик Габдулла ибне Хонәйд сөекле Пәйгамбәребезне күргәч, атын камчылап чаптырды. «Мин – Зөһәер улы. Миңа Мөхәммәдне күрсәтегез. Йә мин аны үтерәм, йә аның янында үләм!» – дип кычкыра иде. Ул атын Пәйгамбәребезгә таба куганда, хәзрәти Әбү Дуҗанә аның юлына аркылы басты һәм болай диде: «Әйдә, кил әле! Мин – үз тәнем белән Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк тәнен саклаучы кеше. Мине таптамыйча, аңа җитә алмыйсың!» Атның аякларына кылыч белән чабып, Габдулла ибне Хонәйдне җиргә аудырды да кылычын күтәреп: «Ал, бу – Хәрәшә улыннан!» – дип, бер сугуда юк итте. Моны карап торган Галәмнәрнең Сәеде: «Аллаһым! Хәрәшә улыннан (Әбү Дуҗанәдән) мин ничек разый булсам, Син дә аннан шулай разый бул!» – дип дога кылды.

Мөшрикләрдән бик төз мәргән, аткан һәр угын тидерә торган укчы Малик ибне Зөһәер һәр җирдә Пәйгамбәребезне эзли, җай чыгуга аңа ук белән тидерергә тели иде. Ул Рәсүлуллаһка якын ук килде дә җәясен киереп, сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк башын чамалап, угын атып җибәрде. Күз ачып йомарлык та вакыт юк иде. Хәзрәти Тальха шундук учын ачып, укка каршы куйды. Ук хәзрәти Тальханың учына кадалды һәм кулын имгәтте. Бармакларының бөтен тамырлары киселде, кул сөякләре сынды. Булган хәлне Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дә күреп, бик кайгырды һәм болай диде: «Әгәр (мине саклар өчен кулыңны укка сузганда) „Бисмилләһир-рахмәнир-рахим“ дигән булсаң, кешеләр сиңа карап торганда, фәрештәләр сине күкләргә күтәрерләр иде».23

Мәккә мөшрикләреннән Габдулла ибне Камиә, Өбәй ибне Хәләф, Готбә ибне Әбү Ваккас, Габдулла ибне Шиһаб Зөһри исемле дүрт мөшрик Рәсүле әкрамның гомерен өзәргә килешеп, ант иткән иде. Бу кысан мизгелдә Рәсүлуллаһ янындагы берничә сәхабә белән дошманга каршы аяусыз көрәшә иде. Пәйгамбәребезнең алдында байрактар хәзрәти Мосгаб ибне Гомәйр бар иде. Хәзрәти Мосгаб өстенә кигән көбәсе аркасында сөекле Пәйгамбәребезгә бик охшаган иде. Ул да уң кулына ислам байрагын тотып, мөшрикләр белән коточкыч көрәшкә кергән иде. Шул вакытта көбәләргә төренгән Ибне Камиә атка атланып, шунда якынлашты. Ул: «Миңа Мөхәммәдне күрсәтегез! Ул котылса, мин котылмыйм!» – дип, тавышы җиткәнчә кычкырып, атын Пәйгамбәребезгә таба куды. Хәзрәти Мосгаб белән Нәсибә Хатын аңа каршы торып, тәннәрен Пәйгамбәребезгә калкан итеп сугыша башладылар. Бу кяфергә күпме генә кылыч белән чапсалар да, көбәсе аркасында тәэсир итмәде. Ибне Камиә Нәсибә Хатынга кылыч белән чабып, иңбашын ярды. Аннары хәзрәти Мосгабның байрак тоткан уң кулына кылыч белән чапты. Уң кулы киселгән Мосгаб ибне Гомәйр үз җаныннан өстен күргән мөбарәк ислам байрагын җиргә төшермичә сул кулына алды.

Шул вакытта ул мәгънәсе мондый булган изге аятьне укый иде: «Мөхәммәд галәйһиссәләм – рәсүл. Аңа кадәр дә рәсүлләр килгән иде».24 Бу юлы Ибне Камиә хәзрәти Мосгабның сул кулына чапты. Сул кулы да киселгән данлы байрактар ислам байрагын һаман җиргә төшермәде. Батыр сәхабә байракны беләкләре белән тотып, гәүдәсенә кысты һәм аны җилфердәтүен дәвам итте. Шуннан соң Ибне Камиә данлы сәхабәнең тәненә сөңгесен кадады. Ул да башка иптәшләре кебек шәһит булып, ахирәткә күчте.

Хәзрәти Мосгаб җиргә егылганда, данлы ислам байрагы җиргә төшерелмәде: аны шундук Мосгаб кыяфәтенә кергән бер фәрештә эләктереп алды. Сөекле Пәйгамбәребез: «Алга, әй Мосгаб! Алга!» – дигәч, байракны тоткан фәрештә: «Мин Мосгаб түгел», – диде. Шунда Галәм Солтаны Пәйгамбәребез аның фәрештә икәнен аңлап, байракны хәзрәти Галигә бирде.25

Ә Ибне Камиә хәзрәти Мосгабны Пәйгамбәребез дип уйлаганга, ашыгып мөшрикләр арасына барды һәм: «Мөхәммәдне үтердем!» – дип кычкыра башлады. Моны ишеткән мөшрикләр максатларына ирешү ләззәтеннән тагын да котырындылар. Ә хәлнең асылын белә алмаган мөхтәрәм сәхабәләрнең кул-аяклары хәрәкәтсез калды. Тирә-якка матәм һавасы таралды. Хәтта хәзрәти Гомәрнең дә куллары салынып төште, ул иптәшләре белән булган урынында утырып калды. Әнәс ибне Нәдр аларны шул хәлдә күреп: «Ни өчен утырасыз?» – дип сорады.

Алар: «Рәсүлуллаһ шәһит ителгән!..» – дип җавап бирделәр. Хәзрәти Әнәс болай диде: «Рәсүлуллаһ шәһит ителгән булса, аның Раббы (Аллаһы Тәгалә) мәңге бар. Рәсүлуллаһтан соң без исән калып нишлибез! Әйдәгез, торыгыз! Пәйгамбәребез нәрсә өчен сугышып мөбарәк җанын фида кылган булса, без дә шуның өчен җаныбызны фида кылыйк». Әнәс кылычының кынын сындырды26 һәм «Аллаһу әкбәр!..» авазлары белән ялангач кылыч белән дошман уртасына ташланды. Кяферләрнең күбесен кырды һәм шәһит булды. Аның бары тик йөзендә генә җитмеш яра бар иде. Тәнендә санап бетергесез яра булганлыктан, аны кыз туганыннан башка беркем дә таный алмады.

Мөхтәрәм сәхабәләрнең күбесе таралган, бер өлеше шәһитлеккә ирешкән иде. Аларның шулай таралуыннан файдаланып, мөшрикләр Рәсүле әкрам тирәсенә җыелдылар. Таш белән, кылыч белән ике җиһан солтанын шәһит итәргә тырыштылар. Аның өстендә ике көбә булганга, сугулар тәэсир итмәде. Готбә ибне Әбү Ваккас аткан ташлар сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк йөзенә тиде һәм аскы иренен яралады. Аскы иягендәге мөбарәк уң рәбагыя, ягъни кискеч теше сынды. Шул вакытта Ибне Камиә дигән мөшрик тә килде һәм Галәмнәрнең Сәеденең мөбарәк башына кылыч белән чапты. Сөекле Пәйгамбәребезнең дулгасы ярылды, аның ике боҗрасы мөбарәк чигәләренә батты.

Ибне Камиәнең тагын бер кылыч сугуы белән ул мөбарәк иңбашыннан яраланды һәм мөселманнарны төшерер өчен Әбү Гамир казыган тирән чокырга ян белән егылды. Сөекле Пәйгамбәребез хаин Ибне Камиә турында: «Аллаһы Тәгалә сине хур һәм бәхетсез итсен!» – дип дога кылды. Ибне Камиә бик нык шатланып: «Мөхәммәдне үтердем! Мөхәммәдне үтердем!..» – дип кычкыра-кычкыра Әбү Суфьян янына китте. Мөшрикләр максатларына ирешкән иде! Инде алар Пәйгамбәребез белән кызыксынмыйлар иде. Пәйгамбәребез булган чокыр тирәсеннән китеп, мөхтәрәм сәхабәләр белән сугыша башладылар.27

«Җир йөзендә йөргән җәннәтлек кешене күрергә теләүче Тальха ибне Гобәйдуллага карасын» Хәдис шәриф

Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) чокырга егылганда, аның мөбарәк яңакларыннан кан ага иде. Ул мөбарәк кулларын йөзенә сөрткәч, кулларының һәм мөбарәк сакалының канга буялганын күрде. Бер тамчы да җиргә төшкәнче Җәбраил галәйһиссәләм килеп җитте, ул мөбарәк канны эләктереп алды һәм болай диде: «Йә Хәбибуллаһ! Аллаһы Тәгалә хакына, әгәр бу каннан бер тамчы җиргә төшсә, кыямәткә кадәр җирдә үлән үсмәс иде». Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез: «Әгәр миннән бер тамчы кан җиргә төшсә, күктән газап иңәр. Йә Раббым! Кавемемне гафу ит! Чөнки алар белмиләр», – диде һәм үзен үтерергә маташкан, мөбарәк тәненә кылыч белән чапкан, мөбарәк тешләрен сындырган һәм мөбарәк йөзен канга буяган кешеләрнең туры юлга (һидаять) кайтулары өчен дога кыла иде.

Бу вакытта хәзрәти Кәгъб ибне Малик: «Әй мөселманнар! Сөенегез! Менә Рәсүлуллаһ монда!..» – дип кычкыра иде. Бу тавышны ишеткән данлы сәхабәләр яңадан терелгәндәй шатланып, шунда йөгерделәр. Хәзрәти Гали белән Тальха ибне Гобәйдулла шундук килеп, Пәйгамбәребезне чокырдан чыгардылар. Хәзрәти Әбү Гобәйдә ибне Җәррах сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк чигәләренә баткан дулыга боҗраларын тешләре белән тартып чыгарды. Бу тимер кисәкләрен чыгарганда, аның ике алгы теше дә төште. Мөхтәрәм сәхабәләрдән хәзрәти Малик ибне Синан Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзеннән саркыган канны имеп алды. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Каны минем каныма кушылган кешегә җәһәннәм уты кагылмас», – диде.

Мөшрикләр тагын өсләренә килә башладылар. Мөхтәрәм сәхабәләр Пәйгамбәребезгә яңадан кавышу шатлыгы белән бер мизгелдә Рәсүлуллаһ тирәсендә боҗра булып тезелделәр һәм бер мөшрикне дә якын китермәделәр. Пәйгамбәребезгә инде бернәрсә дә эшли алмаячакларын аңлаган мөшрикләр тау башына менә башладылар. Ике җиһан солтаны үз янындагы хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккаска: «Аларны кире кайтар», – диде. Хәзрәти Сәгъд: «Йә Рәсүлуллаһ! Минем янымда бары тик бер угым бар. Аның белән ничек кире кайтарыйм?» – дип сорагач, Рәсүле әкрам шул ук әмерне кабатлады. Шуннан соң укчыларның пире хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас кулын ук савытына тыкты да угын атты. Максатына тигән ук бер мөшрикне екты. Кулын тагын ук савытына сузгач, ул анда тагын бер ук барлыгын күрде. Игътибар белән карады: бу ук бая аткан угы иде. Тагын бер мөшрик үлде. Бу хәл күп тапкырлар кабатланды. Бу – сөекле Пәйгамбәребезнең бер могҗизасы иде: хәзрәти Сәгъд һәр тапкыр ук савытында бая аткан угын таба иде. Кешеләренең бер-бер артлы үтерелгәнен күргән корәешләр тауга менүдән баш тарттылар. Түбән төшеп, артка чигенделәр.

Алар арасыннан Өбәй ибне Хәләф атын Пәйгамбәребезгә таба куып: «Кайда ул пәйгамбәр дип дәгъва кылучы кеше? Каршыма чыксын да минем белән сугышсын!» – дип кычкыра башлады. Мөхтәрәм сәхабәләр аңа каршы чыгарга теләсәләр дә, сөекле Пәйгамбәребез рөхсәт итмәде. Ул хәзрәти Харис ибне Симмәнең сөңгесен алып, үзе алга чыкты. Түбән Өбәй атын камчылап: «Әй Мөхәммәд! Син котылсаң, миңа котылу булмасын!» – дип якынлашты. Ул баштан аяк көбәләргә төренгән иде. Галәмнәрнең Сәеде кулындагы сөңгене Өбәйнең муенына ыргытты. Сөңге очып килеп, дулыгасы белән көбә якасы арасыннан аның муенына кадалды. Өбәй үгез кебек үкереп, атыннан җиргә тәгәрәде. Аның кабыргалары сынды. Мөшрикләр аны күтәреп алып киттеләр. Юлда ул: «Мөхәммәд мине үтерде!..» – дип кычкыра-кычкыра җан бирде. Рәсүлуллаһ янындагы сәхабәләре белән Өхед кыяларына таба күтәрелә башлады. Кыялар янына җиткәч, өскә менәргә теләде. Ләкин бик нык арыганга, өстенә ике көбә кигәнгә һәм мөбарәк тәненә җитмештән артык кылыч сугуы тигәнгә, хәле җитмәде. Шуннан соң хәзрәти Тальха Пәйгамбәребезне аркасына алып, кыялар өстенә менгезде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Тальха Рәсүлуллаһка ярдәм иткәч, аңа җәннәт ваҗиб булды», – диде. Хәле бөтенләй калмаганга, өйлә намазын утырып укыды.

Тау итәкләрендә сәхабәләр, һәрберсе арысланга әверелеп, мөшрикләргә ташланалар иде. Пәйгамбәребезгә кылыч белән чапканнарга алар дөньяны зинданга әйләндерделәр. Бер арада Хатыйб ибне Бәлтәга сөекле Пәйгамбәребез янына килде һәм: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Сиңа моны кем эшләде?» – дип сорады. Пәйгамбәребез болай диде:

«Готбә ибне Әбү Ваккас миңа таш атып, йөземә тидерде һәм рәбагыя тешемне сындырды». Шуннан соң хәзрәти Хатыйб: «Йә Рәсүлуллаһ! Ул кай якка китте?» – дип тагын сорады. Пәйгамбәребез аның киткән ягын ишарә белән күрсәтте. Хәзрәти Хатыйб шундук ул якка йөгерде. Озак эзләп, Готбәне тапты. Аны атыннан төшереп, бер сугуда башын кисте һәм башны Рәсүлуллаһ хозурына китереп, сөенеч хәбәре бирде. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә синнән разый булсын. Аллаһы Тәгалә синнән разый булсын», – дип, аңа дога кылды. Җыелып, яңадан һөҗүмгә күчкән мөхтәрәм сәхабәләр каршында мөшрикләр тора алмадылар. Утызга якын кешеләре үлеп, сугыш мәйданын ташладылар һәм Мәккәгә таба юлга чыктылар. Пәйгамбәребезнең шәһит булуы турындагы хәбәр Мәдинәгә барып җиткән иде. Хәзрәти Фатыйма, хәзрәти Гаишә, Өмме Сөләйм, Өмме Әйман, Хәмнә бинте Җәхеш, Күгайбә кебек хатыннар Өхедкә йөгереп килделәр. Хәзрәти Фатыйма атасы Пәйгамбәребезне яраланган хәлдә күреп елады. Рәсүлуллаһ аны юатты. Хәзрәти Гали калканы белән су китерде. Анабыз Фатыйма шул су белән Пәйгамбәребезнең мөбарәк йөзен юды, каннарын юып төшерде. Ләкин йөзендәге кан тукталмый иде. Хәзрәти Фатыйма бер кисәк чыпта яндырып, көлен ярага баскач, кан тукталды.28

Аннары алар сугыш мәйданына төштеләр. Башта яралыларны табып, яраларын бәйләделәр. Мөшрикләр кайбер шәһитләрне танымаслык хәлгә китергән иделәр.

Аларның колакларын, борыннарын һәм башка әгъзаларын кискәннәр, корсакларын ярганнар иде. Хәзрәти Габдулла ибне Җәхеш тә алар арасында иде. Бу хәлне күргән сөекле Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре бик кайгырдылар. Иң сайлап алынган сәхабәләр шәһитлек шәрбәтен эчкән, Өхед туфрагын каннары белән сугарып, җәннәткә очкан иде. Ләкин шәһитләр белән мондый мөгамәлә итүләренә түзәрлек түгел иде. Пәйгамбәребезнең генә түгел, барлык сәхабәләрнең дә эчләре кайгыдан өзгәләнә иде. Бу манзараны күреп, Галәмнәрнең Сәеде елады. Мөбарәк күзләреннән яшьләр аккан хәлдә ул болай диде: «Мин кыямәт көнендә бу шәһитләрнең Аллаһы Тәгалә юлында җаннарын корбан иткәннәренә шаһитлык кылачакмын. Аларны каннары белән күмегез. Аллаһ белән ант итәм, кыямәт көнендә алар мәхшәргә29 яраларыннан кан аккан хәлдә киләчәкләр. Аларның каннарының төсе – кан төсе, исләре миск исе булачак».

Аннары сөекле Пәйгамбәребез: «Хәмзәне күрмим. Аның хәле ни булды?» – диде. Хәзрәти Гали эзләп, аны тапты. Пәйгамбәребез шунда барып, акылга сыймаслык манзараны күргәч, түзә алмады. Хәзрәти Хәмзәнең колаклары, борыны һәм башка әгъзалары киселгән, йөзе танымаслык хәлгә китерелгән, корсагы ярылган, бавыры чыгарылган иде. Пәйгамбәребез мөбарәк күзләреннән яшьләр аккан хәлдә хәзрәти Хәмзәгә эндәшеп болай диде: «Әй Хәмзә! Беркайчан да, беркем дә синең кадәр бәлагә юлыкмады һәм юлыкмаячак. Әй Рәсүлуллаһның агасы! Әй Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең арысланы Хәмзә! Әй игелекләр кылучы Хәмзә! Әй Рәсүлуллаһны саклаучы Хәмзә! Аллаһы Тәгалә сиңа рәхмәт кылсын!..»

«Тальха Рәсүлуллаһка ярдәм иткәч, аңа җәннәт ваҗиб булды» Хәдис шәриф

Бу вакытта каршыдан ашыгып, борчылып килгән бер хатын күренде. Бу сөекле Пәйгамбәребезнең гамәсе анабыз хәзрәти Сафия иде. Ул да башка хатыннар кебек Рәсүлуллаһның шәһит булуы турындагы хәбәрне ишеткәч, бар нәрсәне онытып, йөгерә-йөгерә Өхедкә килгән иде. Рәсүле әкрам гамәсен күреп, ул шәһитләрнең хәленә түзә алмас дигән уй белән, аның улы Зөбәер ибне Гаввамга: «Анаңны кире кайтар, бертуганының гәүдәсен күрмәсен», – диде. Хәзрәти Зөбәер йөгереп анасы янына барды. Мөбарәк Хатын дулкынланып: «Улым! Рәсүлуллаһ турында хәбәр бир!..» – диде. Алар янына хәзрәти Гали дә килгән иде. Ул: «Әлхәмдүлилләһ30, Рәсүлуллаһ исән-сау», – дигәч, Сафиянең күңеле җиңеләйде, ләкин ул: «Аны миңа күрсәтегез», – диюдән үзен тыя алмады. Хәзрәти Гали Галәмнәрнең Сәеден ишарә белән күрсәтте. Анабыз хәзрәти Сафия ике җиһан кояшын исән күреп, бик шатланды һәм Аллаһы Тәгаләгә хәмед әйтте. Бу юлы ул бертуганы хәзрәти Хәмзәнең хәлен күрер өчен алга барырга теләде. Улы Зөбәер: «Әнием! Рәсүлуллаһ сиңа кире кайтырга боера», – дигәч, хәзрәти Сафия болай диде: «Әгәр аңа эшләнгәнне миңа күрсәтмәс өчен кире кайтырга тиеш булсам, мин болай да бертуганымның гәүдәсе киселеп-туралганын белдем инде. Ул бу хәлгә Аллаһы Тәгалә юлында дучар булды. Без бу юлда моннан да яманракларына разыйбыз. Моның савабын Аллаһы Тәгаләдән көтәрбез. Иншаллаһ, сабыр итеп түзәрбез». Хәзрәти Зөбәер ибне Гаввам килеп моны хәбәр иткәч, Пәйгамбәребез: «Алай булса, күрергә ирек бир», – диде.

Хәзрәти Сафия хәзрәти Хәмзәнең гәүдәсе янына утырды һәм тавышсыз гына елады. Хәзрәти Сафия килгәндә үзе белән ике хырка алып килгән иде. Аларны чыгарып: «Боларны бертуганым Хәмзә өчен алып килдем, аны боларга төрегез», – диде. «Сәййидеш-шөһәда», ягъни шәһитләрнең сәеде булган хәзрәти Хәмзәне шул хыркаларның берсе белән кәфенләделәр.31 Хәбибуллаһ Пәйгамбәребез байрактар Мосгаб ибне Гомәйрнең баш очына килде. Хәзрәти Мосгабның куллары киселгән, бик күп җиреннән яраланган иде. Тирә-ягы кан күле иде. Пәйгамбәребез монда да бик кайгырды һәм бу кадерле шәһитләргә эндәшеп, Әхзаб сүрәсенең егерме өченче изге аятен укыды, аның мәгънәсе: «Мөэминнәр арасында Аллаһы Тәгаләгә биргән сүзләрендә тугрылык күрсәткән шундый ирләр бар. Аларның кайберләре шәһит булганчы сугышачагы турында биргән сүзен үтәде (шәһит булды). Кайберләре исә шәһит булуны көтә. Алар биргән сүзләрен һич үзгәртмәделәр». Аннары Пәйгамбәребез болай диде: «Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле дә шаһит: кыямәт көнендә сез Аллаһы Тәгалә хозурында шәһитләр булып кубарылачаксыз».

Аннары ул янындагыларга борылып болай диде: «Аларны зиярәт итегез. Аларга сәлам бирегез. Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, кем аларга бу дөньяда сәлам бирсә, кыямәттә бу кадерле шәһитләр аңа җавап итеп сәлам бирерләр».

Хәзрәти Мосгаб ибне Гомәйргә кәфен булырлык бернәрсә дә тапмадылар. Үз кафтаны аның мөбарәк тәнен тулысынча капламый иде. Баш ягын капласалар, аяклары, аяк ягын капласалар, башы ачык кала иде. Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез: «Баш ягын кафтан белән, аякларын исә изхир үләне белән каплагыз», – диде.32

Гомерен исламга хезмәт итеп үткәргән һәм бу юлда шәһитлек дәрәҗәсенә ирешкән бу бәхетле сәхабә дөньядан ярты кәфен белән китте.33

Калган шәһитләрнең җеназа намазлары укылды һәм алар канлы киемнәре белән икешәр-өчәр бер кабергә салынып җирләнделәр (радыяллаһу ганһүм). Өхед сугышында җитмеш кеше шәһит булды. Аларның алтмыш дүртесе ансарлардан, алтысы мөһаҗирләрдән иде.

Мөхтәрәм сәхабәләрнең күбесенең якыннары шәһит булган иде. Шуңа күрә аларның күңелләре яралы иде. Калганнарны юатыр өчен Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Аллаһ белән ант итәм, сәхабәләрем белән бергә мин дә шәһит булып, Өхед тавының куенында төн үткәрүне никадәр теләр идем. Кардәшләрегез шәһит булганда, Аллаһы Тәгалә аларның рухларын яшел кошларның җилсәләренә салды.

Алар җәннәт елгаларына килеп, аларның суыннан эчәләр. Җимешләреннән ашыйлар. Җәннәтнең дүрт почмагын күзәтәләр. Аның гөлбакчаларында очалар. Аннары Гарше әгъла астына эленгән алтын кандилләр эченә кереп, кич үткәрәләр. Мондый ризык һәм эчемлекләрнең тәмлелеген, гүзәллеген күргәч, алар: „Аллаһы Тәгаләнең безгә нинди нигъмәтләр биргәнен кардәшләребез белсә иде дә, җиһадтан читләшмәсәләр, сугышудан куркып дошманнан йөз чөермәсәләр иде“, – диләр. Аллаһы Тәгалә: „Мин сезнең хәлләрегезне аларга белдерәм“, – диде». (Һәм Җәнабе Хак изге аять иңдереп, мәгънәсе буенча болай диде:) «Аллаһы Тәгалә юлында шәһит булганнарны үлекләр дип һич уйламагыз! Киресенчә, алар тере, Раббылары хозурында ризыкландырылалар. Алар Аллаһы Тәгалә үзләренә биргән нәрсә (шәһитлек дәрәҗәсе) белән шатлык эчендә. Артларыннан әле аларга кушыла алмаганнар (шәһит булып) турында: „Аларга бернинди курку юк, һәм алар кайгырмаячаклар“, – дип сөенеч хәбәре бирергә телиләр. Алар Аллаһы Тәгаләдән килгән нигъмәт һәм мәрхәмәт аркасында, Аллаһы Тәгаләнең мөэминнәрнең әҗерен юкка чыгармаячагы турындагы шатлыклы хәбәр белән куаналар».34 «Аллаһы Тәгалә аларга күренеп: „Әй бәндәләрем! Җаныгыз нәрсә тели, әйтегез, Мин сезгә аны мул итеп татытыйм“, – ди. Алар: „Әй Раббыбыз! Син безгә биргән нигъмәтләрдән өстенрәк нигъмәт юк, аны сорар идек. Без җәннәттә теләгән нәрсәләребезне ашап торабыз. Ләкин сорасак, рухларыбызның тәннәребезгә кайтарылуын, дөньяга кире кайтарылуыбызны һәм Синең юлыңда сугышып яңадан үтерелүебезне сорар идек“, – диләр».

Инде монда эшләргә эш калмаган иде. Алар җыелышып, юлга әзерләнделәр. Аллаһ юлында җиһад, ягъни Аллаһы Тәгаләнең динен тарату өчен килгән Өхедтә тарихта тиңе булмаган бер сугыш булган иде. Монда мөхтәрәм сәхабәләрнең күз күрмәгән, хыялга сыймаслык бик күп батырлыкларына шаһит булынган, кяферләргә тагын бер сабак бирелгән иде.

«Әй Хәмзә! Беркайчан да, беркем дә синең кадәр бәлагә юлыкмады һәм юлыкмаячак. Әй Рәсүлуллаһның агасы! Әй Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең арысланы Хәмзә! Әй игелекләр кылучы Хәмзә! Әй Рәсүлуллаһны саклаучы Хәмзә! Аллаһы Тәгалә сиңа рәхмәт кылсын!..» Хәдис шәриф

Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк сәхабәләре белән нурлы Мәдинәгә таба юнәлде. Хәррә дигән урынга җиткәч, ул сәхабәләрен сафка тезде, мөбарәк кулларын күтәреп, Аллаһы Тәгаләгә ялварырга һәм болай дога кылырга кереште: «Аллаһым! Хәмед һәм мактау иң элек Сиңа хас. Аллаһым! Син адаштырып калдырганны туры юлга чыгаручы да, Син туры юлга чыгарганны адаштыручы да юк… Аллаһым! Безгә иманны сөекле кыл. Күңелләребезне иман белән бизә. Безгә көферне, азгынлыкны һәм чамасызлыкны нәфрәтле кыл. Безне динебезгә һәм дөньябызга зарарлы нәрсәләрне белүчеләрдән, туры юлга ирешүчеләрдән кыл. Аллаһым! Безне мөселман булып яшәт һәм мөселман булып үлдер. Безне салих һәм яхшы кешеләр төркеменә куш. Чөнки алар шәрәфләрен һәм намусларын югалтучылардан да, диннәреннән кайтучылардан да түгел. Аллаһым! Синең Рәсүлеңне ялганчы дигән, Синең юлыңнан йөз чөергән, Пәйгамбәрең белән сугышкан кяферләргә җәзаларын бир! Аларга хак һәм хакыйкать булган газабыңны иңдер!.. Әмин!»

Мөхтәрәм сәхабәләр дә: «Әмин! Әмин!» – дип бу догага кушылдылар. Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләре белән Мәдинәгә якынлашкан иде. Мәдинәдә калган хатын-кызлар, балалар юлларга чыгып, борчылып һәм кайгырып, кайтып килгән гаскәр эчендә Галәм Сәеден күрергә тырышалар иде. Дөньяны яктырткан нурлы йөзен күргәч, Аллаһы Тәгаләгә хәмед әйттеләр. Аннары күзләр гаскәргә төбәлә, аталар, ирләр, уллар, тагалар һәм агалар эзләнә иде. Күрә алмасалар… күз яшьләрен тыя алмыйлар иде. Сәхабәләренең бу кайгылы хәлен күргән мәрхәмәт диңгезе Рәсүле әкрам да бик кайгыра, мөбарәк күзләреннән яшь ага иде.

Бер арада хәзрәти Сәгъд ибне Мөгазның анасы Кәбшә Хатынның Пәйгамбәребезгә якынлашканы күренде. Өхедтә аның улы Гамр шәһит булган иде. Пәйгамбәребез хозурына килгәч, ул болай диде: «Анам-атам, җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Әлхәмдүлилләһ, мин сине исән-сау күрдем. Син исән булгач, бар бәла-казалар минем өчен юк нәрсә!» Бәгырь кисәге улы турында ул сорамады. Сөекле Пәйгамбәребез аңа улы Гамр өчен башсаулыгы теләгәннән соң болай диде: «Әй Сәгъднең анасы! Сиңа һәм аның өй әһелләренә сөенеч: алардан шәһит булганнарның барысы да җәннәттә җыелдылар һәм бер-берсенә дус булдылар. Алар өй әһелләренә дә шәфәгать кылачаклар».

Кәбшә Хатын: «Аллаһы Тәгаләдән килгән һәр нәрсәгә разый без, йә Рәсүлуллаһ! Бу сөенечле хәбәрләрдән соң инде алар өчен кем еласын! Син артта калганнар өчен дога кыл», – диде. Галәмнәрнең Сәеде болай дога кылды: «Аллаһым! Аларның күңелләрендәге кайгыларны бетер! Артта калганнарын да артта калучыларның иң хәерлесе кыл!»

Пәйгамбәребез тән теләкләре белән көрәшне күздә тотып, сәхабәләренә болай диде: «(Әй сәхабәләрем! Хәзер) кече җиһадтан кайттык, зур җиһадка керешәбез».35 Аннары ул һәркемгә өйләрендә ял итәргә, яралыларга яраларын дәваларга киңәш итте. Үзе дә яралы иде. Ул туп-туры бәхетле өенә китте.

Хәмраэл-Әсәд яуы

Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә кайткач, мөшрикләрнең теләсә кайсы мизгелдә кире килеп, Мәдинәгә басып керүе ихтимал булганга, чара күрде.

Өхед сугышыннан соңгы дүшәмбе көнне, үзе яралы булса да, мөселманнарның кичәге сугыштан хәлсезләнмәгәнен күрсәтер һәм дошманны куркытып, аларның Мәдинәгә кире кайтуына юл куймас өчен, ул Билал Хәбәшигә болай диде: «„Рәсүлуллаһ сезгә дошманны эзәрлекләргә боера! Кичә Өхедтә безнең белән бергә сугышмаганнар килмәсен, бары тик сугышта катнашканнар гына килсен!“ – дип әйт». Билал бу әмерне сәхабәләргә җиткергәч, аларның күбесе яралы булса да, шундук әзерләнделәр. Хәтта авыр яралы булган Габдулла һәм Рафигъ исемле бертуганнар Рәсүле әкрамның бу чакыруын ишетүгә, авыртуларына, сызлауларына да карамыйча: «Рәсүлуллаһ белән яуга чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырабызмыни?!» – дип, мөҗаһидләр сафларына йөгерделәр.

Сөекле Пәйгамбәребез данлы сәхабәләре белән мөшрикләрне эзәрлекли башлады. Рәүха дигән урында алар мөшрикләрнең җыелып, Мәдинәгә басып керергә һәм мөселманнарны юк итәргә карар кылганнарын белделәр. Бу чараның да Пәйгамбәребезнең бер могҗизасы булганы ачыкланды.

Рәсүле әкрамның үзләренә таба килүен ишеткәч, мөшрикләр куркып, булган урыннарын ташладылар һәм Мәккәгә кайттылар.36

Пәйгамбәребез аларны Хәмраэл-Әсәд дигән урынга кадәр эзәрлекләде. Мөшрикләрдән ике кеше кулга алынды. Мөселманнар анда өч көн калдылар, аннары Мәдинәгә кайттылар.

Аллаһы Тәгалә Хәмраэл-Әсәдкә барган бу шәрәфле сәхабәләрне изге аятендә мәгънәсе буенча болай мактады: «Яраланганнан соң да Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Пәйгамбәренең чакыруына ашыкканнар өчен, бигрәк тә алардан игелек кылучылар һәм яманлыктан сакланучылар өчен бик зур әҗер бар».37

Өхедтә сөекле Пәйгамбәребезне үтерергә ант иткәннәрдән Ибне Камиә Мәккәгә кайткач, бер көнне сарыкларын карарга тауга менде. Тау башында сарыкларын тапты. Алар арасыннан бер тәкә йөгереп килде дә Ибне Камиәне сөзә башлады. Сөзә-сөзә, аны кисәкләргә аерып үтерде.

Габдулла Шиһаб Зөһрине дә Мәккәгә барганда ак таплы бер елан чагып үтерде.

Пәйгамбәребезгә кул күтәргәннәрнең барысы да бер ел эчендә җәзаларын күреп үлделәр.

«Әй сәхабәләрем! Хәзер кече җиһадтан кайттык, зур җиһадка керешәбез» Хәдис шәриф

Дусты елан агуын эчсә – абе хәят булыр аңа,
дошманы су эчсә, әлбәттә, елан агуына әйләнер су.
Һәр тамчысында мең рәхмәт диңгезе дулкынланыр,
тәһарәт өчен кулын сузып гөл йөзенә алганда су.
«Аяк тузанына ирешим» дип, гасырлар буе туктаусыз
башын таштан ташка бәреп, сәргәрдан йөри су.
Бусагасы туфрагына тузан бөртеге саен нур сибәргә тели,
ул бусагадан кайтмас, кисәкләргә ватылса да, су.
Гөнаһлылар белә: синең нәгътеңне кабатлау – дәва,
исерек хумарын басар өчен
эчкән кебек су.
Йә Хәбибаллаһ, йә Хәйрәл-бәшәр, мин сине сагынам,
сусаудан янган иреннәр теләгән кебек су.
Син – ул юмартлык диңгезе ки, Мигъраҗ төнендә
нигъмәтеңнең чыгын йолдызларга, планеталарга җиткерде су.