Сөекле Пәйгамбәрем

БӘДЕР СУГЫШЫ

Бу газәватны Икенче Бәдер, Бәдрел-Кытал һәм Бәдрел-Кобра дип тә атыйлар. Сәрияләрдә мөхтәрәм сәхабәләрнең уңышка ирешүе кяферләрне куркыта башлады. Инде аларның кәрваннары төркем-төркем булып һәм янәшәләрендә гаскәриләр белән юлга чыга иде. Һиҗрәтнең икенче елында мәккәле мөшрикләр һәр гаиләдән сәрмая җыеп, мең дөялек бер кәрванны Дәмәшккә җибәрделәр. Аның башында Мәккәнең күренекле кешеләреннән Әбү Суфьян тора иде, ул әле мөселман булмаган иде.1 Кәрванны саклау өчен кырыклап сакчы да билгеләнгән иде… Маллар сатылганнан соң, бөтен акчага корал сатып алачаклар, ул корал мөселманнарга каршы сугышта кулланылачак иде.

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөшрикләрнең сәүдә өчен Дәмәшккә зур кәрван җибәргәнен ишеткәч, аларның хәлен белешү өчен мөһаҗирләрдән берничә кешегә йөкләмә бирде. Зөл-Гошәйрә дигән урынга җиткәч, алар кәрванның узып киткәнен белделәр һәм Мәдинәгә кайттылар. Әгәр көфер әһеленең коралы һәм малы кулларыннан алынса, алар ислам әһеленә зарар китерә алмаслар, каршылыклары сыныр иде. Шуңа күрә Рәсүлуллаһ хәлне бәяләде һәм шунда ук сугышка әзерләнә башлады.

Пәйгамбәребез үз урынына намаз укытыр өчен Габдулла ибне Өмме Мәктүмне калдырды.2 Тальха ибне Гобәйдулла белән Сәгыйд ибне Зәйд хәзрәтләрен кәрванның кайтуын белешер өчен күзәтчеләр итеп җибәрде.3 Хәзрәти Госманның хатыны авыр хаста булганга күрә, аңа Мәдинәдә калырга кушты. Аннары тагын дүрт кешегә йөкләмә бирде. Шулай итеп йөкләмә алучылар сигез кеше булды.

Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый иде. Пәйгамбәребез шунда ук әзерлек күрде һәм мөһаҗирләрдән һәм ансарлардан өч йөз биш сәхабәне алып, мөбарәк Рамазан аеның уникенче көнендә Бәдергә таба юлга чыкты. Йөкләмә алучылар белән бергә аларның саны 313 кешегә җитә иде.4 Аларның алтмыш дүрте мөһаҗирләр иде.

Бәдер – Мәккәгә, Мәдинәгә һәм Сүриягә бара торган юллар кушылган урын иде.

Бу сәфәргә чыгу өчен яңа үсеп җиткән яшьләр, хәтта хатын-кызлар да Пәйгамбәребезгә ялвардылар. Өмме Вәрака Рәсүлуллаһ янына килеп: «Анам-атам сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт итсәң, мин сезнең белән барырга телим. Яралыларның яраларын бәйләрмен, авыруларга хезмәт итәрмен. Бәлки, Аллаһы Тәгалә миңа да шәһитлек насыйп итәр!» – дигәч, Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Син өеңдә утыр, Коръән Кәрим укы. Шиксез, Аллаһы Тәгалә сиңа шәһитлек насыйп итәчәк», – диде.

«Син (Өмме Вәрака) өеңдә утыр, Коръән Кәрим укы. Шиксез, Аллаһы Тәгалә сиңа шәһитлек насыйп итәчәк» Хәдис шәриф

Бәдер газәватының юлы

Сәгъд ибне Әбү Ваккас болай дип сөйләде: «Рәсүлуллаһ безнең белән газәватка барырга теләгән балаларны кире кайтарырга теләгәндә, мин энем Гомәйрнең бер читкә посарга, күзгә күренмәскә тырышканын күрдем. Ул вакытта аңа уналты яшь иде. „Сиңа ни булды, нигә болай посасың?“ – дидем. „Рәсүлуллаһ мине дә кечкенә санап кире кайтарыр дип куркам! Ә мин газәватта катнашып, Аллаһы Тәгаләнең миңа шәһитлек насыйп итүен телим“, – диде. Шул вакытта аның турында Рәсүлуллаһка әйткәч, ул энемә: „Син кире кайт“, – диде. Шунда энем Гомәйр елый башлады. Мәрхәмәт диңгезе Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез аның күз яшьләренә түзә алмады һәм рөхсәт бирде. Энемнең кылычын исә, ул үзе бәйли алмаганга күрә, биленә мин бәйләгән идем».5 Галәмнәрнең Сәеде булган сөекле Пәйгамбәребезнең байрагын Мосгаб ибне Гомәйр, Сәгъд ибне Мөгаз һәм хәзрәти Гали күтәреп бардылар.6 Мөхтәрәм сәхабәләрнең яннарында бары тик өч ат һәм җитмеш дөя бар иде. Атларның берсе Микъдадныкы, берсе Зөбәернеке, берсе Мәрсәд ибне Әбү Мәрсәднеке иде. Бер дөягә ике яки өч кеше чиратлашып атлана иде. Рәсүлуллаһ хәзрәти Гали, Әбү Лүбабә һәм Мәрсәд ибне Әбү Мәрсәд белән чиратлашып атлана иде. Ләкин алар барысы да Рәсүл галәйһиссәләм җәяү йөрмәсен, һәрвакыт дөя өстендә барсын дип: «Җаннарыбыз сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Син дөядән төшмә. Синең бөек затың урынына без җәяү барырбыз», – дип ялвардылар. Ләкин Галәм Солтаны үзен алардан аерып карамады һәм: «Сез җәяү йөрүдә миннән көчлерәк түгел, мин дә әҗергә һәм бүләккә сездән ким мохтаҗ түгелмен», – диде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның бөек сәхабәләре чүлдә кыздырып торган эсседә баралар иде. Өстәвенә, алар ураза тоталар иде. Мөхтәрәм сәхабәләр исламны тарату өчен бик күп авырлыкларга түзеп, Пәйгамбәребез артыннан гыйшык һәм дәрт белән баралар иде. Чөнки ахырда Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең ризалыгы, алар бик нык теләгән шәһитлек һәм җәннәт бар иде… Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләренең хәлләренә карап: «Аллаһым! Алар җәяүләр – Син аларга атланыр өчен улак бир! Аллаһым! Алар ачык-шәрә – Син аларны кием белән тәэмин ит! Аллаһым! Алар ачлар – аларны туйдыр! Алар фәкыйрьләр – Үз фазылың һәм кәрамәтең белән аларны бай ит!» – дип дога кылды.

Пәйгамбәребез һәм аның мөбарәк гаскәре бу көчле эсседә Бәдергә таба алга барганда, мөшрикләрнең Дәмәшктән килүче кәрваны да Бәдергә якынлашкан иде. Пәйгамбәребезнең кәрван турында хәбәр белешер өчен җибәргән ике сәхабәсе кәрванның бер-ике көн эчендә Бәдергә килеп җитә алачагын белделәр һәм тиз генә кире кайттылар. Кәрвандагылар алар хәбәр белешкән авылга килгәч, авыл кешеләреннән: «Мөселманнарның шымчылары турында хәбәрегез бармы?» – дип сорадылар. Тегеләр: «Белмибез. Ләкин ике кеше килеп, менә монда бераз утырдылар, аннары торып киттеләр», – диделәр.

Әбү Суфьян әйтелгән урынга барып тикшергәндә, җирдәге дөя тизәкләрен изде һәм аның эчендә азык төшләрен күрде дә: «Бу – Мәдинә азыгы. Минемчә, теге ике кеше – Мөхәммәднең (галәйһиссәләм) шымчылары», – диде. Мөселманнар бик якында дип фаразлап, Әбү Суфьян бик нык курыкты. Кәрванның язмышы өчен борчылып, ул көне-төне юл йөреп, вакыт югалтмыйча, Кызыл диңгез яры буйлап Мәккәгә тиз генә барып җитәргә карар кылды. Моннан тыш, ул хәлне хәбәр итү өчен Мәккәгә Дамдам ибне Гамр Гыйфари исемле бер кешене чапкын итеп җибәрде.7

«Аллаһым! Алар (сәхабәләрем) җәяүләр – Син аларга атланыр өчен улак бир! Аллаһым! Алар ачык-шәрә – Син аларны кием белән тәэмин ит! Аллаһым! Алар ачлар – аларны туйдыр! Алар фәкыйрьләр – Үз фазылың һәм кәрамәтең белән аларны бай ит!» Хәдис шәриф

Бу кеше Мәккәгә килгәч, күлмәген алдыннан да, артыннан да ертты. Дөясенең ияр-тукымын әйләндереп куйды. Гаҗәеп бер кыяфәттә: «Ярдәм итегез! Ярдәм!.. Әй корәешләр! Ашыгыгыз!.. Кәрваныгызга, Әбү Суфьян янындагы малларыгызга Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре һөҗүм иттеләр. Өлгерсәгез, кәрваныгызны коткара аласыз!..» – дип, әрнеп-әрнеп кычкыра башлады.

Моны ишеткән мәккәлеләр шунда ук җыелып, әзерлек күрделәр. Җиде йөз дөягә атланган, йөз атлы һәм йөз илле җәяү сугышчы җыйдылар. Әбү Ләһәбкә: «Әйдә, син дә кушыл!» – дигәч, ул куркуыннан авыруын сылтау итте. Үз урынына Гас ибне Һишамны җибәрде. Өмәййә ибне Хәләф исемле мөшрик сугышка бик сүлпән әзерләнде. Чөнки ул Пәйгамбәребезнең: «Минем сәхабәләрем Өмәййәне үтерәчәк», – дигәнен ишеткән иде. Аның һичкайчан дөреслектән тайпылмаганын белгәнгә күрә, Өмәййә курка иде. Шуңа күрә Әбү Җәһелнең кыставына каршы ул картлыгын һәм бик симез булуын сылтау итте. Ләкин Әбү Җәһел аны куркаклыкта гаепләгәч, барырга мәҗбүр булды.

Мөшрик гаскәре мең кешедән торды. Барысы да тимер көбә кигән иде. Алар белән матур тавышлы хатыннар бар иде. Уен коралларын һәм эчемлекне алырга да онытмаганнар иде. Мондый көчле гаскәр белән өч йөз кешене генә түгел, мең кешелек гаскәрне дә бер мизгелдә җиңәрбез дип уйлыйлар иде. Юлга чыкканчы ук кемнәрне үтерәчәкләрен, нинди олҗа алачакларын исәпләүчеләр дә бар иде. Ләкин аларның барысының иң зур максаты исламны юк итү иде. Бу котырынган мөшрик өере хатыннар суккан дәфләр һәм алар җырлаган җырлар белән юлга чыкты.

Шул арада Әбү Суфьян Бәдердән шактый ерагайган, Мәккәгә таба байтак юл үткән иде. Куркыныч узганына ышангач, ул Кайс ибне Имриел-Кайс исемле кешесен корәешләргә җибәреп: «Әй корәеш җәмәгате! Сез кәрваныгызны, кешеләрегезне һәм малларыгызны саклау өчен Мәккәдән юлга чыккан идегез. Без куркынычтан котылдык. Инде кире кайтыгыз!..» – диде. Моннан тыш: «Мөселманнар белән сугышыр өчен Мәдинәгә барудан сакланыгыз!» – дип киңәш итте.

Кайс бу хәбәрне мөшрик гаскәренә китергәч, Әбү Җәһел болай диде: «Ант итәм, без Бәдергә барып, өч көн, өч төн бәйрәм итәрбез, дөяләр суярбыз, шәраб эчәрбез. Тирә-яктагы кабиләләр безне күзәтеп, хәлебезгә кызыгырлар һәм беркемнән дә курыкмаганыбызны күрерләр. Моннан соң безнең сөрлегебездән беркем дә безгә һөҗүм итәргә батырчылык итмәс. Әй җиңелмәс корәеш гаскәре! Алга!..» Кайс Әбү Җәһелнең сүз тыңларлык хәлдә түгел икәнен күреп, кире кайтты һәм хәлне Әбү Суфьянга җиткерде. Алдан күрә белүче һәм сак кеше булган Әбү Суфьян: «Әттә! Корәешләр һәлак булды!.. Бу – Гамр ибне Һишамның (Әбү Җәһелнең) планы. Ул бу эшне, һичшиксез, кешеләргә башлык булу дәрте белән эшләде. Ә мондый котырыну һәрвакыт зур кимчелек һәм шомлык ул. Әгәр мөселманнар аларга очраса, корәешләрнең хәле харап!..» – дими түзә алмады.

Әбү Суфьян кәрванны тиз генә Мәккәгә җиткереп, гаскәргә кушылды. Шул арада Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре белән Бәдергә якынлаша иде. Бер вакыт ул ислам гаскәре арасында Мәдинә мөшрикләреннән Хөбәйб ибне Ясаф белән Кайс ибне Мөхаррисне күрде. Хөбәйбнең башында тимер дулга булса да, ул аны таныды һәм хәзрәти Сәгъд ибне Мөгазга: «Бу Хөбәйб түгелме?» – диде. Ул: «Әйе, йә Рәсүлуллаһ!» – диде. Хөбәйб сугыш һөнәрен яхшы белгән батыр пәһлеван иде. Ул Кайс белән Рәсүлуллаһ янына килде. Пәйгамбәребез алардан: «Сез безнең белән нигә барасыз?» – дип сорады. Алар: «Син безнең кыз туганыбызның улы һәм күршебез. Без дә кавемебез белән бергә олҗа җыярга барабыз!» – диделәр. Пәйгамбәребез Хөбәйбтән: «Син Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иман китердеңме?» – дип сорагач, ул: «Юк», – диде. Рәсүл галәйһиссәләм: «Алай булгач, кире кайт! Безнең динебездә булмаган кеше безнең белән бергә була алмый!» – диде. Хөбәйб: «Минем егетлегемне, батырлыгымны һәм дошман күкрәгендә яралар ачучы пәһлеван булуымны һәркем белә. Олҗа өчен синең янында синең дошманыңа каршы сугышырмын», – диде. Пәйгамбәребез аның ярдәмен кабул итмәде.

Бераз баргач, Хөбәйб үтенечен кабатлады, ләкин Пәйгамбәребез мөселман булмыйча аның теләге кабул ителә алмаячагын белдерде. Рәүха дигән урынга җиткәч, Хөбәйб Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килде дә: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгаләнең галәмнәрнең Раббысы икәненә һәм синең пәйгамбәрлегеңә ышандым, иман китердем», – диде. Шунда Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез бик сөенде. Кайс та Мәдинәгә кайткач, иман белән шәрәфләнде (радыяллаһу ганһү).

Ислам гаскәре Сафра үзәнлегенә килеп җиткәч, мәккәлеләрнең гаскәр туплап, кәрваннарын коткару өчен Бәдергә таба барулары турында хәбәр алды. Пәйгамбәребез сәхабәләрен җыйды һәм бу хәл турында алар белән киңәште. Чөнки мәдинәле мөселманнар Гакабада Рәсүлуллаһка бәйгать биргәндә: «Йә Рәсүлуллаһ! Син безнең шәһәребезгә кил. Без анда сине, җаныбыз бәрабәренә булса да, дошманыңнан якларбыз һәм сиңа иярербез», – дип сүз биргәннәр иде. Ә хәзер алар Мәдинәдән читкә чыккан иделәр. Каршыларында исә алардан сан, корал һәм мал ягыннан әллә ничә мәртәбә өстен булган дошман гаскәре тора иде.

Рәсүлуллаһ сәхабәләреннән фикерләрен сорагач, мөһаҗирләрдән Әбү Бәкер Сыйддыйк һәм Гомәрел-Фарук аерым-аерым торып, дошман гаскәре белән сугышырга кирәк икәнен белдерделәр. Шулай ук мөһаҗирләрдән Микъдад ибне Әсвәд торып болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгаләнең әмере нәрсә булса, шуны үтә. Аның фәрманы белән алга бар. Без һәр мизгел синең белән бергә, бер мизгелгә дә яныңнан аерылмыйбыз. Без Исраил угыллары Муса галәйһиссәләмгә: „Әй Муса! Залимнәр, золым кылучылар кавеме ул җирдә булганда, без анда бармыйбыз һәм ул илгә мәңге кермибез. Инде син һәм Раббың барыгыз да икәүләп алар белән сугышыгыз. Без монда утырып калачакбыз…“8 – дигән кебек сүз әйтмибез. Җаныбызны һәм башыбызны Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле юлында фида кылабыз. Сине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәбез: диңгез артындагы Хәбәшстанга җибәрсәң дә, барырбыз. Бер нәрсәдә дә сиңа һичкайчан каршы килмәбез. Һәр теләгеңне үтәргә әзербез. Анам-атам, җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ!..»

«Безнең динебездә булмаган кеше безнең белән бергә була алмый!» Хәдис шәриф

Бәдер сугышы

Микъдадның бу сүзләре сөекле Пәйгамбәребезне бик нык сөендерде, ул аңа хәер-дога кылды.9

Монда мәдинәле мөселманнарның фикере бик мөһим иде. Чөнки алар санга да күбрәк иде, Рәсүлуллаһны Мәдинәдә якларга дип сүз дә биргәннәр иде. Мәдинәдән читтә сугышырга вәгъдәләре юк иде. Бу уй аңлашылгач, ансарлардан Сәгъд ибне Мөгаз аягүрә басты да: «Йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт итсәң, ансарлар исеменнән сөйлим», – диде. Рөхсәт бирелгәч, ул болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Без сиңа иман китердек, пәйгамбәрлегеңне тәсдыйк иттек. Нәрсә китергән булсаң да – хак, дөрес. Бу хакта тыңларга һәм итагать итәргә дип сиңа нык сүз бирдек, ант иттек. Без ул сүзебездән һичкайчан кайтмыйбыз, кая гына барсаң да, синең әмереңдәбез. Әмереңне баш өстенә куябыз. Җаныбызны һәм башыбызны синең юлыңда фида кылабыз. Сине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәбез: диңгезгә чумсаң, артыңнан без дә чумарбыз. Беребез дә бер адым да артта калмас. Мөбарәк күңелеңдә нәрсә булса, әмер ит – без шуны тотарбыз. Малыбыз да җаныбыз белән бергә сиңа фида булсын. Дошманнан һичкайчан йөз чөермәбез. Сугышта сабырбыз. Өметебез – сине сөендерү һәм ризалыгыңа ирешү. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте сезнең өстегездә булсын…» Бу сүзләрне тыңлаган мөхтәрәм сәхабәләр бик нык дулкынландылар. Барысы да бу сүзләргә җан-тән белән кушылуларын белдерделәр. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бик канәгать калды, хәзрәти Сәгъдкә һәм сәхабәләренә дога кылды. Инде бөтен икеләнүләр юкка чыкты. Дошман күпме генә күп, күпме генә көчле булмасын, даны зур сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребез артыннан күз дә йоммыйча шәһитлеккә атлаячаклар, Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең ризалыгын казаначаклар иде. Башларында Галәм Сәеде булганда, алар бармаслык урын юк иде… Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез сәхабәләренең үзенә булган тугрылыгын һәм дәртен күреп, аларга: «Әйдәгез, алга барыгыз! Аллаһы Тәгаләнең лотфына сөенегез. Аллаһ белән ант итәм, мин хәзер корәеш кавеменең сугыш мәйданында яраланып егылачак урыннарына карап торган кебек, аларны күрәм!» – дип сөенечле хәбәр бирде. Бу сөенечле хәбәрдән соң мөхтәрәм сәхабәләр гыйшык белән Рәсүлуллаһ артыннан киттеләр.

Фәрештәләрнең ярдәмгә килүе

Бәдер тирәсенә җиткәндә, җомга төне иде. Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Менә теге кечкенә калкулык янындагы кое башында сез кайбер мәгълүматлар белә алырсыз дип өметләнәм», – диде. Ул анда Аллаһы Тәгаләнең арысланы хәзрәти Галине, Сәгъд ибне Әбү Ваккасны, Зөбәер ибне Гаввамны һәм кайбер башка сәхабәләрен җибәрде. Хәзрәти Гали һәм аның иптәшләре шунда ук кое янына бардылар. Анда корәешләрнең дөячеләрен һәм су ташучыларын күрделәр. Тегеләр мөселманнарны күрүгә качтылар. Ләкин аларның икесе тотылды. Аларның берсе Хәҗҗаҗ угылларының колы Әшләм, ә икенчесе Гас ибне Сәгыйд угылларының колы Гариз Әбү Ясар иде.

Аларны Пәйгамбәребез янына китергәч, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алардан: «Корәешләр кайда?» – дип сорады. Алар: «Менә күренеп торган ком калкулыгы артына төштеләр», – дип җавап бирделәр. Пәйгамбәребез: «Корәешләр ничә кеше?» – дип сорады. «Белмибез», – диделәр. «Көненә ничә дөя суялар?» дигән сорауга: «Бер көнне – тугыз, бер көнне – ун», – дип җавап бирделәр. Шунда Пәйгамбәребез: «Алар меңнән азрак, тугыз йөздән күбрәк», – диде. Тагын: «Корәеш затлыларыннан кемнәр бар?» – дип сорады. Алар: «Готбә, Шәйбә, Харис ибне Гамр, Әбүл-Бөхтәри, Хаким ибне Хизам, Әбү Җәһел, Өмәййә ибне Хәләф…» – дигәч, Рәсүлуллаһ сәхабәләренә борылып: «Мәккә әһеле сезгә үзләренең бәгырь кисәкләрен фида итте», – диде. Аннары теге ике кешедән: «Килгәндә корәешләрдән кире кайтучы булдымы?» – дип сорагач, алар: «Әйе. Бәни Зөһрәдән Әхнәс ибне Әбү Шәрик кире кайтты», – дип җавап бирделәр. Пәйгамбәребез: «Ул туры юлда булмаса да, ахирәтне, Аллаһы Тәгаләне һәм китапны белмәсә дә, Бәни Зөһрәгә туры юлны күрсәткән… Алардан башка кире кайтучы булдымы?» – дип сорагач: «Гади ибне Кәгъб угыллары кайттылар», – дигән җавап алды.10

«Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгаләнең әмере нәрсә булса, шуны үтә. Аның фәрманы белән алга бар. Без һәр мизгел синең белән бергә, бер мизгелгә дә яныңнан аерылмыйбыз» Микъдад ибне Әсвәд (радыяллаһу ганһү)

Пәйгамбәребез корәешләрне соңгы тапкыр кисәтү өчен аларга хәзрәти Гомәрне килешү тәкъдиме белән җибәрде. Гомәр ибне Хаттаб аларга болай диде: «Әй үҗәт кавем! Рәсүл галәйһиссәләм болай ди: „Һәркем бу эштән туктасын да имин-аман кире кайтсын. Чөнки сездән башка берәү белән сугышу миңа сезнең белән сугышудан хуплырак!..“»

Бу тәкъдимгә каршы корәеш мөшрикләреннән Хаким ибне Хизам алга чыкты да: «Әй корәеш җәмәгате! Мөхәммәд сезгә бик гадел мөгамәлә кылды. Ул теләгәнне шунда ук кабул итегез. Әгәр аның әйткәнен эшләмәсәгез, ант итәм, моннан соң ул сезгә һич гаделлек күрсәтмәс!..» – диде. Хакимның бу сүзенә ачуланып, Әбү Җәһел: «Без моны һичкайчан кабул итмибез һәм мөселманнардан үч алмыйча кире кайтмыйбыз. Башка беркем дә безнең кәрванга һөҗүм итә алмасын», – диде һәм солых юлларын япты. Хәзрәти Гомәр кире кайтты.

Ул төнне Пәйгамбәребез һәм аның даны зур сәхабәләре Бәдергә мөшрикләрдән алданрак килеп, коелар янындагы бер урынга төштеләр. Пәйгамбәребез сәхабәләре белән киңәшеп, караргаһны кайда урнаштырырга кирәк дип аларның фикерен сорады. Алар арасыннан ул вакытта утыз өч яшьлек кенә булган Хөбаб ибне Мөнзир торды һәм сүз сорады. Рөхсәт бирелгәч: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу – Аллаһы Тәгалә сиңа караргаһ кору өчен әмер иткән һәм һичшиксез калырга тиешле урынмы? Әллә шәхси фикер белән, сугыш чарасы итеп сайландымы?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Юк! Бу урын сугыш чарасы итеп сайланды», – диде.

Шуннан соң хәзрәти Хөбаб болай диде: «Анам-атам, җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ!

Без – сугыш кешеләре. Бу җирләрне дә яхшы беләбез. Менә корәешләр төшәчәк урын янындагы коеда тәмле һәм мул су бар. Рөхсәт итсәң, шунда төшик. Тирәдәге бөтен коеларны күмик. Аннары бер хауз ясап, аны су белән тутырыйк. Дошман белән сугышканда, сусаган саен хаузыбыздан килеп су эчәрбез. Ә дошман су таба алмас һәм хәлсезләнер».11 Шул вакытта Җәбраил галәйһиссәләм бу фикернең дөрес икәнен белдергән вәхи китерде. Пәйгамбәребез: «Әй Хөбаб! Син күрсәткән фикер – дөрес», – диде дә торып басты. Барысы бергә әйтелгән кое янына килделәр. Тәмле сулы коедан башка бөтен коеларны күмеп, бер зур хауз ясадылар. Аны су белән тутырып, эчәр өчен савытлар куйдылар.

Шул вакытта хәзрәти Сәгъд ибне Мөгаз Пәйгамбәребез янына килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Без сиңа хөрмә ботакларыннан эчендә утырыр өчен күләгәлек ясыйк микән?» – дип тәкъдим итте. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез Сәгъднең бу фикеренә канәгать булды һәм аңа дога кылды. Шунда ук күләгәлек ясалды. Пәйгамбәрләр Солтаны шәрәфле сәхабәләре белән сугыш мәйданын әйләнеп чыкты һәм тикшереп карады. Вакыт-вакыт туктап, мөбарәк куллары белән корәеш мөшрикләренең үтереләчәк урыннарын берәм-берәм күрсәтеп: «Иншаллаһ, иртәгә иртән фәләннең яраланып егылачак урыны – менә монда! Иншаллаһ, иртәгә иртән фәләннең яраланып егылачак урыны – менә монда! Менә монда! Монда!..» – диде.

Соңрак хәзрәти Гомәр болай дип хәбәр итте: «Аларның һәркайсының Рәсүле әкрам мөбарәк кулын куйган урынның нәкъ өстендә яраланып үтерелгәнен күрдем. Берсе дә бераз алдарак та, арттарак та түгел иде».

Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөхтәрәм сәхабәләрне өч төркемгә бүлде. Мөһаҗирләрнең байрагын Мосгаб ибне Гомәйргә, Әүс кабиләсенекен Сәгъд ибне Мөгазга, Хәзрәҗ кабиләсенекен Хөбаб ибне Мөнзиргә бирде. Һәркайсы үз байрагы астына җыелды.12 Пәйгамбәребез гаскәрне сафка тезеп, тәртипкә салды.

Гаскәрне тәртипкә салганда, ул мөбарәк кулындагы таягы белән сафтан алга чыккан Сәвад ибне Газиянең күкрәгенә кагылды да: «Тигезлән, әй Сәвад!» – диде. Сәвад: «Йә Рәсүлуллаһ! Кулыңдагы таяк минем җанымны авырттырды. Сине хак дин, китап һәм гаделлек белән җибәргән Аллаһы Тәгалә хакына, мин дә сиңа таяк белән шулай кагылырга телим», – диде. Аның бу сүзенә бөтен мөхтәрәм сәхабәләр гаҗәпләнделәр. Галәм Сәеденнән кысас (үч) таләп итү мөмкинме соң? Мондый нәрсә эшләнергә мөмкинме? Ләкин Рәсүлуллаһ мөбарәк күлмәгенең алдын ачты да: «Әйдә, кысас ал, хакыңны ал», – диде. Шунда хәзрәти Сәвад зур шатлык һәм мәхәббәт белән Хәбибе әкрам Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк күкрәген үпте.

Барысы да кысас көткәндә, күргән хәлләренә сокланып, дин кардәшләре Сәвадка кызыктылар. Сөекле Пәйгамбәребез: «Нигә болай эшләдең?» – дип сорагач, Сәвад: «Анам-атам, җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Бүген мин Аллаһы Тәгаләнең әмере белән әҗәлем җиткәнен күрәм һәм синнән аерылудан куркам. Шуңа күрә арабыздагы бу соңгы минутларда иреннәрем синең мөбарәк тәнеңә тиюен теләдем. Моны кыямәт көнендә синең миңа шәфәгать кылуыңа, шулай итеп газаптан котылуыма сәбәп итәргә теләдем», – диде. Аның бу мәхәббәтенә Пәйгамбәребез дә бик нык тәэсирләнде һәм хәзрәти Сәвадка дога кылды.

Мөбарәк ислам гаскәренең уң канатына батыр мөҗаһид Зөбәер ибне Гаввам, сул канатына исә Микъдад ибне Әсвәд җитәкчелек итәргә тиеш иде.13

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шәрәфле сәхабәләре белән сугышны ничек башларга кирәк икәне турында киңәшергә теләде һәм: «Сез ничек сугышасыз?» – дип сорады. Гасыйм ибне Сабит кулына җәясен һәм угын тотып торды да үз фикерен белдерде: «Йә Рәсүлуллаһ! Корәешләр безгә йөз метрлар чамасы якынлашкач, аларга ук атыйк. Аннары кул белән таш ыргытырлык ераклыкка килгәч, таш атыйк. Сөңге җитәрлек якынлашкач, сөңгеләребез сынганчы алар белән көрәшик. Аннары кылычларыбызны чыгарып сугышыйк!» Бу тактика Пәйгамбәребезгә ошады. Ул сәхабәләренә мондый күрсәтмә бирде: «Сафларыгызны ташлап китмәгез. Урыныгыздан кузгалмыйча нык торыгыз. Мин әмер бирмичә сугышны башламагыз. Дошман сезгә якынлашмыйча укларыгызны әрәм итмәгез. Дошман калканын ачканда, угыгызны атыгыз. Дошман шактый якын килгәч, кулыгыз белән таш атыгыз. Якынлашкач, сөңгеләрегезне кулланыгыз. Дошман белән күкрәккә-күкрәк очрашкач, кылычларыгыз белән сугышыгыз…»

«Иншаллаһ, иртәгә иртән фәләннең яраланып егылачак урыны – менә монда! Иншаллаһ, иртәгә иртән фәләннең яраланып егылачак урыны – менә монда! Менә монда! Монда!..» Хәдис шәриф

Аннары каравылчылар куелды һәм мөхтәрәм сәхабәләргә ял бирелде. Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән алар шундый тирән йокыга талдылар, хәтта күз кабакларын да күтәрә алмаслык хәлдә иделәр. Пәйгамбәребез хөрмә ботакларыннан ясалган күләгәлеккә кергәч, хәзрәти Әбү Бәкер, аннары Сәгъд ибне Мөгаз кылычларын кыннарыннан чыгарып, күләгәлекнең ишеге төбендә каравылда тордылар. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк кулларын күтәреп, зур кайгы эчендә: «Йә Раббым! Әгәр Син бу бер уч җәмәгатьне һәлак итсәң, инде җир йөзендә Сиңа һич гыйбадәт кылынмас…» – дип, Аллаһы Тәгаләгә ялвара башлады. Бу моңлы дога таңга кадәр дәвам итте.

Мөбарәк ислам гаскәре караргаһ корган урын комлык иде. Шуңа күрә йөрүе авыр, аяклар комга бата иде. Аллаһы Тәгаләнең ихсаны һәм Рәсүлуллаһ догасының бәрәкәте белән ул төнне барган саен көчәя барган яңгыр ява башлады, елгалардан ташып чыгарлык сулар акты. Су савытлары тутырылды, җир исә аяклар батмаслык итеп катыланды.

Ә мөшрикләр пычрак һәм ташкын эчендә калдылар.

Таң атканнан соң, Рәсүлуллаһ сәхабәләрен намазга уятты.

Иртәнге намазны укыткач, дошман белән җиһад кылуның һәм шәһитлекнең фазыйләте турында сөйләп, аларны сугышка дәртләндерде. Ул болай диде: «Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә хак һәм дөрес булганны әмер итә. Ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләнмәгән беркемнең дә гамәлен кабул итми… Раббыбызның бу урыннарда сезгә рәхмәтен һәм ярлыкавын вәгъдә иткән әмерен үтәргә тырышыгыз һәм имтиханны уңышлы тапшырыгыз! Чөнки Аның вәгъдәсе – хак, сүзе – дөрес, җәзасы исә каты. Мин дә, сез дә Хәййү вә Каййүм булган Аллаһы Тәгаләгә бәйлебез. Аңа сыендык, Аңа тотындык, Аңа таяндык. Иң соңгы кайтуыбыз да Аңа. Аллаһы Тәгалә мине һәм бөтен мөселманнарны ярлыкасын!..»

Мөбарәк Рамазан аеның унҗидесендә җомга көненең кояшы чыкты. Бераздан тарихның иң аяусыз, иң тигезсез, иң мөһим, иң зур сугышы башланачак иде…

Бер якта – галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм җаннарын фида итүдән бер тузанчык кадәр дә тартынмаган бер уч шәрәфле сәхабәсе; икенче якта исә исламны бер кашык суда батырыр, Аллаһы Тәгаләнең хәбибе булу шәрәфенә ирешкән бер пәйгамбәрне юк итәр өчен җыелган котырынган, чиктән чыккан кяферләр төркеме тора иде. Кызганыч, алар арасында Рәсүле әкрамның туганнары да бар иде. Алар да сөекле бертуганнарының улы белән сугышыр өчен Бәдергә килгәннәр иде.

Пәйгамбәребез гаскәренең тәртибен яңадан карап чыкты һәм биргән күрсәтмәләрен кабатлады. Шул вакытта корәеш мөшрикләре караргаһларыннан чыгып, Бәдер үзәнлегенә таба агыла башладылар. Аларның күбесе көбә кигән иде. Зур горурлык һәм тәкәбберлек белән ислам гаскәренә һөҗүмгә ташландылар. Рәсүлуллаһ мөшрикләрнең бу хәлен күргәч, хәзрәти Әбү Бәкер белән чатырга керде һәм мөбарәк кулларын күтәреп, Җәнабе Хакка ялвара башлады: «Йә Раббым! Менә корәеш мөшрикләре бөтен горурлыклары һәм тәкәбберлекләре белән килә!.. Алар Сиңа каршы чыгалар, Пәйгамбәреңне ялганга чыгаралар. Аллаһым! Миңа биргән ярдәм һәм җиңү вәгъдәңне үтәвеңне Синнән сорыйм!.. Аллаһым! Әгәр бу бер уч мөселманның һәлак булуын теләсәң, моннан соң Сиңа гыйбадәт кылучы булмас!..»

Ул шулай туктаусыз, кат-кат ярдәм сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара иде. Пәйгамбәребезнең бу гаять моңлы, эчләрне өзгәләгән ялваруы, ул үзен онытып, ридасы (өс киеме) мөбарәк иңеннән төшкәнче дәвам итте. Бу әрнүле ялваруга түзә алмаган хәзрәти Әбү Бәкер мөбарәк ридасын зур хөрмәт белән җирдән күтәреп, Пәйгамбәребезнең мөбарәк иңенә салганда, аны юатып болай диде: «Җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Бу кадәр ялваруың җитәр!.. Раббыңа дога кылуда бик ныкыштың! Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә сиңа вәгъдә иткән җиңүне тиздән бирәчәк». Шул мизгелдә Галәмнәрнең Сәеде түбәндәге изге аятьләрне укып, чатырдан чыкты. Аларда мәгънәсе буенча болай диелә: «Бу төркем (Бәдердәге) тиздән, һичшиксез, тар-мар ителәчәк, алар артларын борып качачаклар. Дөресрәге, аларның чын газап вакыты – кыямәттә. Ул вакыттагы газап тагын да коточкычрак, тагын да ачырак».14

Сөекле Пәйгамбәребез гаскәренең алдына килде. Даны зур сәхабәләренә мондый изге аятьләрне укыды: «Әй иман китерүчеләр! Сез бер дошман төркеме белән очрашканда, нык торыгыз һәм котылыр өчен Аллаһы Тәгаләне күп зикер кылыгыз… Шулай итеп, бәлки, сез котылуга ирешерсез. Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итегез. Үзара талашмагыз, юкса уңышсызлыкка очрарсыз һәм кулыгыздагы көчегез (кодрәтегез) китәр. Сабыр итегез, чөнки Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләр белән бергә».15

Бу дошман белән бөтен гаскәр бергә алып барылган беренче сугыш булачак иде. Сугыш башланырга тора иде. Дулкынлану иң югары чигенә җиткән иде. Рәсүле әкрам «Аллаһы Тәгаләне күп зикер кылыгыз…» мәгънәсендәге изге аятьне укыгач, бөтен мөхтәрәм сәхабәләр бергәләп «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» дия һәм җиңү бирүен сорап Җәнабе Хакка ялвара башладылар. Инде алар Пәйгамбәребезнең бер ишарәсен генә көтәләр иде. Ул заман гадәте буенча, ике гаскәр очрашканчы, ике яктан да батырлар мәйданга чыгып, бер-берсе белән сугышалар иде. Бу көрәштә ике якның да сугыш ачуы һәм теләге арта, алар сугышка кызып китәләр иде. Мөшрикләрдән Гамир ибне Хадрами бу кагыйдәгә буйсынмыйча, аны таптап, ислам гаскәренә ук атты. Ук мөһаҗирләрдән Михҗәгъкә тиде; ул шәһит булды һәм аның мөбарәк рухы җәннәткә күтәрелде. Пәйгамбәрләр сәеде бу беренче шәһит турында: «Михҗәгъ – шәһитләрнең сәеде», – дип сөенечле хәбәр бирде. Мөхтәрәм сәхабәләр урыннарында тора алмас хәлгә җиттеләр. Ләкин Пәйгамбәребездән әмер килмичә, алар кечкенә генә хәрәкәт тә ясый алмыйлар иде.

«Йә Раббым! Менә корәеш мөшрикләре бөтен горурлыклары һәм тәкәбберлекләре белән килә!.. Алар Сиңа каршы чыгалар, Пәйгамбәреңне ялганга чыгаралар. Аллаһым! Миңа биргән ярдәм һәм җиңү вәгъдәңне үтәвеңне Синнән сорыйм!..» Хәдис шәриф

Һәркайсының эче вулкан кебек кайный башлады!..

Шул вакытта мөшрик гаскәреннән өч кешенең алга ташланганы күренде. Алар Рабига угылларыннан ислам дошманнары – явыз Готбә, аның энесе Шәйбә һәм улы Вәлид иде. Алар мөҗаһидләргә: «Арагызда безнең белән сугыша алырлык кеше бармы?» – дип кычкырдылар. Мөхтәрәм сәхабәләрдән иң элек хәзрәти Әбү Хозәйфә атасы Готбәгә каршы сугышыр өчен алга чыккач, Галәмнәрнең Солтаны аңа: «Син тукта!» – диде. Шунда мәдинәле мөҗаһидләрдән Гафра Хатынның уллары – Мөгаз белән Мөгаввиз һәм Габдулла ибне Рәваха алга чыктылар. Алар Готбә, Шәйбә һәм Вәлид каршысына бастылар. Кулларында кылыч, әзер торалар иде.

Мөшрикләр: «Сез кемнәр?» – дип, үзләрен танытуларын теләделәр. Тегеләр: «Без – мәдинәле мөселманнар», – дигәч, мөшрикләр: «Безнең сезнең белән эшебез юк! Безгә Габделмотталиб угыллары кирәк. Без алар белән сугышырга телибез», – диделәр һәм ислам гаскәренә борылып: «Әй Мөхәммәд! Безнең каршыбызга үз кавемебездән тиңнәребезне чыгар!» – дип кычкырдылар.

Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мәйдандагы бу өч батыр сәхабәсенә дога кылганнан соң, аларга урыннарына кайтырга кушты. Аннары сәхабәләре арасына күз йөртеп: «Әй Һашим угыллары! Торыгыз! Аллаһы Тәгаләнең нурын батыл диннәре белән сүндерергә килүчеләргә каршы Хак юлында сугышыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәрегезне дә нәкъ шуның өчен җибәргән. Тор, әй Гобәйдә! Тор, әй Хәмзә! Тор, әй Гали!» – диде.

Аллаһы Тәгаләнең арысланнары – хәзрәти Хәмзә, хәзрәти Гали һәм хәзрәти Гобәйдә дулгаларын киеп, мәйданга чыктылар. Алар каршысына баскач, мөшрикләр: «Сез кемнәр? Әгәр безгә тиң булсагыз, сезнең белән сугышырбыз», – диделәр. Тегеләр: «Мин – Хәмзә! Мин – Гали! Мин – Гобәйдә!» – дип җавап биргәч, мөшрикләр: «Сез дә безнең кебек шәрәфле кешеләр. Сезнең белән сугышырга ризабыз», – диделәр. Батыр ислам мөҗаһидләре мөшрикләрне башта иманга чакырдылар, ләкин тегеләр кабул итмәделәр. Шуннан соң өчесе бер үк вакытта кылычларын кыннарыннан чыгарып, мөшрикләргә ташландылар. Хәзрәти Хәмзә һәм хәзрәти Гали кяферләр Готбә белән Вәлидне бер һөҗүм белән үтерделәр. Хәзрәти Гобәйдә Шәйбәне яралады. Шәйбә дә Гобәйдәне яралады. Хәзрәти Хәмзә һәм хәзрәти Гали Гобәйдәгә ярдәмгә ашыгып, Шәйбәне шунда ук үтерделәр. Хәзрәти Гобәйдәне күтәреп, Рәсүлуллаһ янына алып килделәр.16 Хәзрәти Гобәйдә ибне Харисның мөбарәк аяк тубыгыннан кан һәм җелек ага иде. Ул бу хәленә һич игътибар итмичә: «Җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Мин шушы хәлемдә үлсәм, шәһит булмыйммы?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Әйе, син шәһит», – дип, аның җәннәтле булуы турында сөенечле хәбәр бирде. (Хәзрәти Гобәйдә (радыяллаһу ганһү) сугыштан кайтышлый Сафра дигән урында вафат булды.) Бу көрәштә өч мөһим кешесен югалткан мөшрикләр аптырап калдылар. Шулай булса да Әбү Җәһел гаскәренең рухын күтәрү өчен: «Сез Готбәнең, Шәйбәнең, Вәлиднең үлүенә карамагыз, алар сугышта ашыктылар һәм бушка үлделәр! Ант итәм, мөселманнарны тотып, бауларга бәйләмичә кире кайтмабыз!..» – дип юатырга тырыша иде. Батыр мөхтәрәм сәхабәләр исә бу мөшрик төркемен кылычлары белән тизрәк җәзаларга түземсезләнеп көтәләр иде. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк теленнән төшермәгән мондый доганы кабатлый иде: «Аллаһым! Миңа биргән вәгъдәңне үтә!.. Аллаһым! Бу бер уч мөселман җәмәгатен һәлак итсәң, инде җир йөзендә Сиңа гыйбадәт кылучы беркем дә калмас!..»

Шул вакытта мөшрик сафларыннан корәешләрнең иң кыю һәм төз ук атучыларыннан берсе, әле мөселман булмаган хәзрәти Әбү Бәкернең улы Габдеррахман мәйданга чыгып, көрәшергә кеше сорады. Июль аеның бу төшке эссесендә мөҗаһидләр сафларыннан да бер кешенең шунда ук кылычына үрелеп, алга чыкканы күренде. Бу кеше беренче мөселман булу һәм Сыйддыйк дәрәҗәсе белән шәрәфләнгән, пәйгамбәрләрдән соң кешеләрнең иң өстене, батыр хәзрәти Әбү Бәкер иде… Ул улына каршы сугышыр өчен алга ташланган иде. Ләкин Галәмнәрнең Сәеде аңа: «Әй Әбү Бәкер! Син минем өчен күрүче күзем, ишетүче колагым урынында икәнеңне белмисеңмени? Минем янымнан китмә! Тәнемә һәм йөрәгемә килгән һәр авырлык синең мөбарәк йөзеңне күрү белән җиңеләя. Синең белән йөрәгем ныгый», – диде.

Шулай итеп ул аны сугышудан тыйды. Әбү Бәкер Сыйддыйк улына: «Әй явыз! Минем белән бәйләнешең кайда калды?» – дими түзә алмады.

Аннары пәйгамбәрләр солтаны Хәбибе әкрам Пәйгамбәребезнең җиргә иелеп, бер уч ком алганы күренде. Бу комны дошман өстенә сибеп: «Йөзләре кара булсын!.. Аллаһым! Йөрәкләренә курку сал, аякларына калтырау бир!» – диде һәм сәхабәләренә борылып: «Һөҗүмгә!.. Ташланыгыз!» – дип әмер бирде. Бер ишарә көтеп торган даны зур сәхабәләр алдан бирелгән күрсәтмә буенча хәрәкәт итә башладылар. «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» авазлары арасында уклар сызгыра, ташлар максатка тия, сөңгеләр көбәләргә бәрелә башлады… Аллаһы Тәгаләнең арысланнары: хәзрәти Хәмзә ике кулына ике кылыч тотып сугыша; хәзрәти Гали, хәзрәти Гомәр, Зөбәер ибне Гаввам, Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Әбү Дуҗанә17 һәм Габдулла ибне Җәхеш мөшрик сафларының бер башыннан кереп, икенче башыннан чыгалар, кяферләрне аптырашта калдыралар иде. Һәркайсы үтеп булмаслык бер кальгага әверелгән иде. «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» авазлары галәмне тутыра, Аллаһы Тәгаләнең шанының бөеклеге кяферләрнең башларына чүкеч кебек төшә иде. Пәйгамбәребез: «Йә Хәййү! Йә Каййүм! Йә Хәййү! Йә Каййүм!» – дип, Аллаһы Тәгаләгә ялвара иде. Хәзрәти Гали болай дигән: «Бәдердә безнең барыбызның да иң кыюы, иң батыры Рәсүл галәйһиссәләм иде. Мөшрик сафларына иң якын торучы да ул иде. Кысрыкка калганда, без аңа сыена идек».

Мөшрикләр башлыклары Әбү Җәһелне уртага алдылар. Араларындагы берәүне Әбү Җәһел кебек киендереп, аңа охшаттылар. Бу бәхетсезнең исеме Габдулла ибне Мөнзир иде. Хәзрәти Гали Габдуллага ташланды һәм Әбү Җәһелнең күз алдында аның башын кисте. Аннары Әбү Кайсны шулай киендерделәр. Аны да хәзрәти Хәмзә үтерде.

Хәзрәти Гали бер мөшрик белән сугыша иде. Мөшрик кылычын хәзрәти Галигә селтәгән, кылыч калканга кадалып калган иде. Хәзрәти Гали Зөлфикарын мөшрикнең көбәле тәненә селтәп, аны көбәсе белән бергә иңеннән күкрәгенә кадәр кискән вакытта, башы өстендә бер кылычның ялтыраганын күрде. Ул тиз генә башын иде. Кылычны ялтыраткан кеше: «Ал! Бусы – Хәмзә ибне Габделмотталибтан!» – дигәндә, мөшрикнең башы дулгасы белән бергә җиргә тәгәрәде. Хәзрәти Гали борылып караганда, агасы хәзрәти Хәмзәнең ике кылыч белән сугышканын күрде. Пәйгамбәребез сәхабәләренең шулай батырларча сугышуын күргән саен: «Алар – Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендәге арысланнары», – дип, аларны мактый иде.

«Аллаһым! Миңа биргән вәгъдәңне үтә!.. Аллаһым! Бу бер уч мөселман җәмәгатен һәлак итсәң, инде җир йөзендә Сиңа гыйбадәт кылучы беркем дә калмас!..» Хәдис шәриф

Бер вакыт Пәйгамбәребез янәшәсендә сугышкан хәзрәти Гөкәшәнең кылычы сынды. Моны күргән сөекле Пәйгамбәребез җирдә күргән бер таякны алып, аңа сузды да: «Әй Гөкәшә! Моның белән сугыш!..» – диде. Гөкәшә таякны алу белән, Пәйгамбәребезнең могҗизасы белән таяк озын, ялтырап торган, сырты нык һәм үткен кылычка әверелде. Ул бу кылыч белән сугыш ахырына кадәр бик күп мөшрикне үтерде.

Галәмнәрнең Сәеде Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер яктан сугыша, икенче яктан сәхабәләрен дәртләндерә торган мондый мөбарәк хәдис шәрифне әйтә иде: «Җаным кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: бүген Җәнабе Хакның ризалыгын өмет итеп, сабырлык һәм ныклык күрсәтеп сугышучыларны, артларына борылмыйча алга барганда үтерелүчеләрне Хак Тәгалә һичшиксез Үзенең җәннәтенә кертәчәк». Бу мөбарәк сүзне ишеткән Гомәйр ибне Хөмам: «Нинди яхшы! Нинди яхшы! Димәк, җәннәткә керер өчен миңа шәһит булудан башка бернәрсә дә кирәкми икән!» – дип, һөҗүмнәрен тагын да ешайтты. Бер яктан дошман белән сугыша, икенче яктан: «Аллаһы Тәгалә янына матди азык белән түгел, бары тик Хак Тәгаләдән курку, ахирәт гамәле, җиһадта сабырлык һәм ныклык күрсәтү белән генә барыла. Моннан башка бөтен азыклар, һичшиксез, бетә, тәмам була!..» – ди иде. Шулай итеп, ул шәһит булганчы сугышты.

Сугыш бик нык кызды!.. Бер сәхабәгә бер үк вакытта ким дигәндә өч мөшрик ташлана иде. Аларның һәркайсына кылыч җиткерергә тырышкан даны зур мөхтәрәм сәхабәләрне бернәрсә дә куркыта алмады. «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..» дигән саен, алар яңадан көч алалар, кат-кат һөҗүм итүдән арымыйлар иде. Бер вакыт мөшрикләрнең һөҗүме көчәйде, мөхтәрәм сәхабәләр авыр хәлгә калдылар. Шул вакытта Рәсүлуллаһ хәзрәти Әбү Бәкер белән хөрмә ботакларыннан ясалган чатырына керде. Пәйгамбәребез тагын Аллаһы Тәгаләгә мөнәҗәт кыла башлады: «Йә Раббым! Миңа вәгъдә иткән ярдәмеңне бир!..» – дип ялвара иде. Шул мизгелдә вәхи килде. Анда мәгънәсе буенча болай диелде: «Ул вакытта сез Раббыгыздан ярдәм һәм җиңү сорый идегез, ә Ул сезгә: „Һичшиксез, Мин сезгә бер-бер артлы килүче мең фәрештә белән ярдәмгә киләчәкмен“, – дип, бу теләгегезгә җавап бирде һәм догагызны кабул итте».18 Пәйгамбәребез шунда ук торды да: «Сөенеч, әй Әбү Бәкер! Сиңа Аллаһы Тәгаләнең ярдәме килеп җитте! Менә бу – Җәбраил. Ком калкулыклары өстендә атының дилбегәсен тотып, коралланып, әмер көтә», – диде. Әнфал сүрәсендә белдерелгәнчә, Җәнабе Хак фәрештәләргә мәгънәсе буенча болай дигән иде: «Әнә Раббың фәрештәләргә: „Мин сезнең белән бергә (мөселманнарга җиңү һәм ярдәм бирүдә). Әйдәгез, мөэминнәргә (җиңү сөенече белән) таяныч булыгыз, аларга көч-куәт бирегез. Мин хәзер кяферләрнең күңелләренә дәһшәт һәм курку салачакмын. Аларның муеннары өстенә сугыгыз, кул һәм аяк бармакларының буыннарын, тоташу урыннарын сындырыгыз“, – дип вәхи иңдерде. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә каршы килделәр. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә каршы килсә (Аның газабына очрар), Аллаһы Тәгаләнең җәзасы бик каты!»19

Бу әмердән соң Җәбраил, Микаил һәм Исрафил галәйһимуссәләм яннарына меңәр фәрештә алып, тәртип белән сөекле Пәйгамбәребезнең янында, уң ягында һәм сул ягында урыннарын алдылар.20

Җәбраил галәйһиссәләм башына сары чалма урап куйган иде. Башка фәрештәләрнең башларында исә ак чалмалар бар иде. Чалмаларының очларын аркаларына төшергәннәр, ак атларга атланганнар иде. Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Фәрештәләрнең билгеләре һәм тамгалары бар. Сез дә үзегезгә билге һәм тамга ясагыз!» – диде.

Зөбәер ибне Гаввам башына сары, Әбү Дуҗанә кызыл тукыманы чалма итеп урады. Хәзрәти Гали ак туг, хәзрәти Хәмзә исә күкрәгенә тәвә кошы канаты кадады. Фәрештәләр сугышка кергәч, хәл бер мизгелдә үзгәрде. Мөхтәрәм сәхабәләр каршыларындагы кяфергә кылыч селтәп өлгергәнче үк, аның башы гәүдәсеннән аерылып җиргә төшә иде. Пәйгамбәребезнең уң һәм сул ягында, алдында һәм артында таныш булмаган кешеләрнең мөшрикләр белән сугышканы күренә иде.

Хәзрәти Сәһл болай дип сөйләде: «Бәдер газәватында берәребез мөшрикнең башына кылыч селтәгәндә, кылыч максатына җиткәнче үк, аның башының тәненнән аерылып, җиргә тәгәрәгәнен күрә идек!..»

Әбү Җәһелнең үтерелүе

Мөшрикләрнең байракчысы Әбү Газиз ибне Гомәйр әсир алынды. Ә аларның гаскәр башлыгы Әбү Җәһел корәешләрне батырайтыр өчен туктаусыз шигырьләр сөйләп, гаскәренең рухын күтәрергә тырыша иде. Ул яшь егет кебек һөҗүм итә, «Анам мине шушы көннәр өчен тапты!..» – дип мактана, яшьләрне дәртләндерә иде. Мөшрикләрдән Гобәйдә ибне Сәгыйд баштанаяк көбә кигән иде. Аның бары тик күзләре генә күренә иде. Ул ат өстендә әле бер якка, әле икенче якка борылып: «Мин – Әбү Зател-Кәриш! Мин – Әбү Зател-Кәриш!», ягъни «мин зур корсаклы, корсак атасы» дип, үзенчә сугышка чакыра иде. Батыр мөҗаһид хәзрәти Зөбәер ибне Гаввам аңа якынлашты, сөңгесен туп-туры аның күзенә төбәде дә: «Аллаһу әкбәр!» – дип ыргытты. Максатка тигән сөңге аны атыннан җиргә төшерде. Хәзрәти Зөбәер йөгереп янына барганда, Гобәйдә үлгән иде. Аягын аның яңагына терәп, бар көче белән тартса да, сөңге көчкә генә чыкты, кәкрәйгән иде. Хәзрәти Зөбәернең Бәдер сугышында күрсәткән батырлыгы бик зур иде. Аның тәнендә яраланмаган урын калмаган иде. Улы Гурвә моны болай дип сөйләгән: «Атам өч авыр кылыч ярасы алган иде. Аларның берсе муенында иде. Яра шундый тирән эз калдырган иде, мин аның эченә бармагымны тыга ала идем». Габдеррахман ибне Гауф та корәешләр белән аяусыз сугыша, алган яраларыннан аккан канга игътибар итмичә, каршына килгәнне ега иде. Хәзрәти Габдеррахман үзе шаһит булган бер вакыйганы болай дип сөйләде: «Бер вакыт минем алдымда беркем дә калмады. Уңыма-сулыма карагач, ансарлардан ике егет күземә чалынды. Мин аларның көчлерәге һәм тәвәккәлрәге белән булырга теләдем. Бу ике егетнең берсе мине күзе белән бер карап алды да миңа борылып: „Әй абзый! Әбү Җәһелне беләсеңме?“ – дип сорады. Мин: „Әйе, беләм“, – дидем. „Әй бертуганымның улы, Әбү Җәһелне нишләтмәкче буласың?“ – дип сорагач, ул: „Миңа хәбәр иттеләр: ул Рәсүлуллаһны сүгә икән. Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: аны бер күрсәм, үтергәнче яки үзем үлгәнче һичкайчан аннан аерылмаячакмын“, – диде. Бер егетнең дулкынланып әйткән бу кискен һәм карарлы сүзенә, дөресен әйткәндә, гаҗәпләндем.

«Әй Әбү Бәкер! Син минем өчен күрүче күзем, ишетүче колагым урынында икәнеңне белмисеңмени? Минем янымнан китмә! Тәнемә һәм йөрәгемә килгән һәр авырлык синең мөбарәк йөзеңне күрү белән җиңеләя. Синең белән йөрәгем ныгый» Хәдис шәриф

Бу ике егетнең икенчесе дә мине күздән кичереп, тегесе әйткәнне әйтте. Шул вакытта мин Әбү Җәһелне күрдем! Ул корәеш гаскәре арасында һич туктамыйча алга-артка борылып йөри иде. Мин: „Әй егетләр! Әнә тегендә-монда ашыгып йөргән кеше – Әбү Җәһел“, – дигәч, алар шунда ук кылычларына ябыштылар һәм Әбү Җәһелгә таба киттеләр.

Алар сугыша башладылар. Бу егетләр Гафра Хатынның уллары – Мөгаз һәм Мөгаввиз исемле бертуганнар иде». Шул вакытта мөхтәрәм сәхабәләрнең батырларыннан Мөгаз ибне Гамр Әбү Җәһел янына якын килү мөмкинлеген тапты. Ул озын койрыклы ат өстендә утырган Әбү Җәһелгә ташланды һәм бар көче белән аның аягына кылыч белән сукты. Әбү Җәһелнең аягы җиргә төште. Шул вакытта атасына ярдәмгә ашыккан, әле мөселман булмаган Гыйкримә хәзрәти Мөгаз ибне Гамр белән сугыша башлады.

Шул мизгелдә Мөгаз белән Мөгаввиз бертуганнар шоңкар кебек алга ташландылар. Каршыларына килгәнне егып, Әбү Җәһелгә барып җиттеләр. Үлде дип уйлаганчы, аны кылычлары белән чаптылар.

Ә хәзрәти Мөгаз ибне Гамр Гыйкримә белән сугышканда кулыннан һәм беләгеннән яраланган иде. Аның мөбарәк кулы беләзек турыннан киселеп, тиресенә эленеп калган иде. Сугышка бирелеп киткән Мөгаз ибне Гамрның кулы белән мәшәкатьләнергә, аны дәвалау өчен бәйләргә вакыты юк иде. Киселгән кулы тиресенә эленеп селкенгәндә дә, ул батырларча сугыша иде.

Аллаһу әкбәр!.. Бу нинди көчле иман!.. Бу нинди күренеш иде!.. Хәзрәти Мөгаз бераз вакыт шулай сугышканнан соң, хәрәкәт итү мөмкинлеге кимегәнен күрде. Моның сәбәбе киселгән кулы иде. Ул шунда ук аны аягы астына басып, өзеп ташлады…21

Ислам дошманнарының явызларыннан Нәүфәл ибне Хөвәйлид корәешләрнең иң күренекле пәһлеваннарыннан иде. Ул туктаусыз кычкыра, мөшрик өерен дулкынландырырга һәм котыртырга тырыша иде. Аның бу хәлен күргәч, Пәйгамбәребез: «Аллаһым! Нәүфәл ибне Хөвәйлидкә каршы миңа ярдәмче бул. Аның эшен бетер», – дип дога кылган иде. Аллаһы Тәгаләнең арысланы хәзрәти Гали мөшрик Нәүфәлне күрүгә, шунда ук аңа ташланды. Кылычын шундый көч белән төшерде, аяклары көбә белән капланган булса да, икесе бергә киселде. Аннары кылычын муенына сугып, башын гәүдәсеннән аерды.22

Билал Хәбәшине кызу комга яткырып, күкрәгенә зур-зур ташлар куйган Өмәййә ибне Хәләф мөшрикләрнең иң явызларыннан иде. Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җәфа кылу өчен һәр мөмкинлекне файдаланган бу зур ислам дошманы Бәдер үзәнлегендә дә мөшрикләрне бергә җыярга, ислам нурын сүндерергә тырыша иде. Аның бу хәлен күргән хәзрәти Билал шәрә кылыч белән аңа якынлашып, каршысына басты да: «Әй көфер башы Өмәййә ибне Хәләф!.. Син котылсаң, мин котылмыйм!» – дип ташланды. Бер үк вакытта: «Әй ансар кардәшләр! Ашыгыгыз, көфер башы монда!» – дип кычкыруга, мөхтәрәм сәхабәләр Өмәййәне уратып алдылар һәм шунда ук үтерделәр.23

Мөшрик гаскәрендә инде башлык калмаган иде. Аларның һәркайсы нишләргә белмичә, кая туры килсә, шунда качарга тырыша иде. Көфер кальгасы җимерелде. Даны зур сәхабәләр куа бирделәр. Мөшрикләрнең бер өлеше әсир алынды. Әсирләр арасында сөекле Пәйгамбәребезнең агасы Габбас та бар иде.24

Җиңү иман китерүчеләрнеке булды

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) даны зур сәхабәләреннән: «Нәүфәл ибне Хөвәйлид турында берәр нәрсә белүче бармы?» – дип сорады. Хәзрәти Гали алга чыкты да: «Йә Рәсүлуллаһ! Аны мин үтердем», – диде. Бу хәбәргә бик сөенгән сөекле Пәйгамбәребез: «Аллаһу әкбәр!» – дип тәкбир әйтте һәм: «Аллаһы Тәгалә аның турындагы догамны кабул итте», – диде.

Өмәййә ибне Хәләфнең үтерелгәнен әйткәч тә, ул бик сөенде һәм: «Әлхәмдүлилләһ! Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр булсын. Раббым Үзенең колын тәсдыйк итте, Үзенең динен өстен кылды», – диде.

Рәсүле әкрам Әбү Җәһел турында: «Әбү Җәһел нишләде икән, аңа ни булды, кем барып карап килә?» – дип, үлекләр арасында аны эзләргә кушты. Эзләделәр, ләкин тапмадылар. Пәйгамбәребез: «Эзләгез, аның турында минем сүзем бар. Әгәр аны тани алмасагыз, тезендәге яра эзенә карагыз. Бер көнне мин һәм ул Габдулла ибне Җөдганның мәҗлесендә идек. Икебез дә яшь идек. Мин аннан бераз олырак идем. Тыгызлыкта мин аны этеп җибәрдем. Ул тезләре өстенә егылды. Тезләренең берсе яраланды һәм бу яраның эзе аның тезеннән бетмәде», – диде.

Шуннан соң Габдулла ибне Мәсгуд Әбү Җәһелне эзләргә китте. Аны яралы хәлдә тапты һәм таныды. «Әбү Җәһел синме?» – диде. Аның муенына аягы белән басты. Сакалыннан тотып тартты да: «Әй Аллаһы Тәгаләнең дошманы! Ахыр чиктә Аллаһы Тәгалә сине хур һәм мескен иттеме?» – диде. Әбү Җәһел: «Нигә ул мине хур һәм мескен итсен! Әй сарык көтүчесе! Аллаһ сине хур һәм мескен итсен. Син менеп булмаслык бик текә урынга менгәнсең! Син миңа бүген җиңү һәм өстенлек кайсы якта икәнен әйт», – диде. Ибне Мәсгуд хәзрәтләре: «Җиңү Аллаһ һәм Аның Рәсүле ягында», – диде. Әбү Җәһелнең башыннан дулгасын салдырганда: «Әй Әбү Җәһел! Мин сине үтерәчәкмен», – диде. Әбү Җәһел: «Син үз кавеменең олуг кешесен үтерүчеләрнең беренчесе түгел. Ләкин, дөресен әйткәндә, мине синең үтерүең миңа бик авыр булачак. Һич югы муенымны күкрәгемә якынрак итеп кис, башым сөрле күренсен!» – дип, көференең, горурлыгының һәм тәкәбберлегенең нинди дәрәҗәгә җиткәнен күрсәтте.

Ибне Мәсгуд Әбү Җәһелнең башын үз кылычы белән кисә алмагач, Әбү Җәһелнең кылычы белән кисте. Аннары аның коралын, көбәсен, дулгасын һәм башын китереп, Пәйгамбәребезнең алдына куйды да: «Анам-атам сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Бу – Аллаһы Тәгаләнең дошманы Әбү Җәһелнең башы», – диде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Ул – Аннан башка илаһ булмаган Аллаһ», – диде. Аннары торып, сәхабәләре белән бергә Әбү Җәһелнең үлеге янына кадәр барды. Анда болай диде: «Сине хур һәм мескен иткән Аллаһы Тәгаләгә хәмед булсын.

Әй Аллаһ дошманы! Син бу өммәтнең фиргавене идең». Аннары: «Йә Раббым! Миңа биргән вәгъдәңне үтәдең», – дип, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итте. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) яралы мөхтәрәм сәхабәләрнең яраларын бәйләтте. Шәһит булганнарны ачыклатты. Мөһаҗирләрдән алты, ансарлардан сигез кеше – барлыгы ундүрт шәһит бирелгән иде. Аларның барысының мөбарәк рухлары җәннәткә очканда, ислам нурын сүндерергә маташкан мөшрикләрдән җитмеш кеше үтерелде һәм җитмеш кеше әсир алынды. Рәсүлуллаһ җиңү сөенечен җиткерү өчен Мәдинәгә Габдулла ибне Рәваха белән Зәйд ибне Харисәне җибәрде. Пәйгамбәребез шәһитләрнең җеназа25 намазын укыды һәм аларны кабергә күмдерде. Мөшрикләрнең мәетләреннән егерме дүртесен бер сукыр коега, калганнарын бергә чокырларга ташлап, өсләрен күмделәр. Галәмнәрнең Сәеде шәрәфле сәхабәләре белән кое башына килеп: «Әй коега ташланганнар!» – диде. Аннары үтерелгән мөшрикләрнең исемнәрен аталарының исемнәре белән бергә санап: «Әй Готбә ибне Рабига! Әй Өмәййә ибне Хәләф! Әй Әбү Җәһел ибне Һишам!.. Сез үз Пәйгамбәрегезгә нинди начар кавем булдыгыз! Сез мине ялганга чыгардыгыз, ә башкалар мине тәсдыйк иттеләр, дөрес дип таныдылар. Сез мине шәһәремнән, илемнән куып чыгардыгыз, ә башкалар миңа ишекләрен ачтылар һәм мине бәгырьләренә кыстылар. Сез минем белән сугыштыгыз, ә башкалар миңа ярдәм иттеләр. Раббыгызның вәгъдә иткәненә ирештегезме? Мин Раббымның вәгъдә иткән җиңүенә ирештем», – диде.

«(Әй сәхабәләрем!) Фәрештәләрнең билгеләре һәм тамгалары бар. Сез дә үзегезгә билге һәм тамга ясагыз!» Хәдис шәриф

Хәзрәти Гомәр: «Йә Рәсүлуллаһ! Сасып беткән кешеләргә сөйлисеңме?» – дип сорады. Шунда Рәсүле әкрам: «Мине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Раббым хакына әйтәм: сез мине алардан артыграк ишетмисез. Ләкин алар җавап бирә алмыйлар», – диде.

Сугыш мәйданыннан җаннарын саклап калу өчен тиз генә качкан мөшрикләр үзләре белән китергән бернәрсәне дә алып китә алмадылар. Барысы да мөселманнар кулына күчте. Пәйгамбәребез гыйнәмәт малларын Бәдер сугышында катнашкан һәм йөкләмә алган бөтен сәхабәләренә өләште. Алар Бәдердә тагын өч төн калдылар һәм унтугыз көннән соң Мәдинәгә кайттылар. Шул арада сөенеч хәбәрчеләре итеп җибәрелгән Габдулла ибне Рәваха белән Зәйд ибне Харисә Мәдинәгә якынлашкан иделәр. Якшәмбе көнне төш алдыннан Гакыйк дигән урынга җиткәч, алар аерылдылар. Габдулла ибне Рәваха бер яктан, Зәйд ибне Харисә исә икенче яктан Мәдинәгә керде. Алар өйдән-өйгә йөреп, җиңү турында хәбәр итә иделәр. Рәсүлуллаһның шагыйре Габдулла ибне Рәваха көчле тавыш белән мондый шигырь укып, җиңү сөенечен җиткерә иде:

Әй ансар җәмәгате! Сезгә сөенеч хәбәрем:
Исән-имин Аллаһның Пәйгамбәре.
Мөшрикләр үтерелде, әсир алынды,
Әсирләр арасында күп даны чыкканнар бар.
Рабига һәм Хәҗҗаҗ уллары барысы да,
Үтерелде Бәдердә Әбү Җәһел Гамр ибне Һишам да.

Хәзрәти Гасыйм ибне Гади: «Әй Ибне Рәваха! Әйткәнең дөресме?» – дип сорады. Габдулла ибне Рәваха: «Әйе, Аллаһ белән ант итәм, дөрес! Иншаллаһ, иртәгә Рәсүлуллаһ та куллары бәйләнгән әсирләр белән бергә кайтачак!» – диде.

Хәзрәти Рокыяның вафаты

Ул көнне сөекле Пәйгамбәребезнең кызы хәзрәти Рокыя (радыяллаһу ганһә) вафат булган иде. Аның ире хәзрәти Госман җеназа намазын укыткан иде. Бу кайгы өстенә килгән җиңү хәбәре аларның күңелен бераз җиңеләйтте.

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре белән бергә аңа Бәдер җиңүен насыйп иткән Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылды һәм шөкер сәҗдәсе кылды. Аннары әсирләр белән бергә Мөнәүвәрә Мәдинәгә таба юлга чыкты.

Алданрак сөенечле хәбәр җиткергән Габдулла ибне Рәваха белән Зәйд ибне Харисә Бәдер газәватында булган хәлләрне һәм кемнәрнең шәһит булганын сөйләгәннәр иде. Мәдинәдә калган балалар, хатын-кызлар, йөкләмә алучылар җиңүгә бик сөенделәр. Алар Пәйгамбәребезне каршыларга чыктылар. Шәһитләр арасында Харисә ибне Сөракә дә бар иде. Хәзрәти Харисәнең анасы Рөбәйгъ улының хауздан су эчкәндә дошман угы тиеп шәһит булганын белгән иде. Анабыз Рөбәйгъ бу хәбәрне ишеткәч: «Рәсүл галәйһиссәләм килмичә, улым өчен еламыйм. Ул бәхет белән Мәдинәгә кайткач, аңардан сорармын. Әгәр улым җәннәттә булса, һич еламам. Ә җәһәннәмдә булса, күзләремнән яшь урынына кан түгәрмен», – дигән иде.

Сөекле Пәйгамбәребез мөхтәрәм сәхабәләре белән Мәдинәгә кайткач, Рөбәйгъ аның янына барып: «Анам-атам сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Улым Харисәгә булган мәхәббәтемне беләсең. Ул шәһит булып җәннәткә кердеме икән? Әгәр шулай булса, сабыр итим. Алай булмаса, күземнән канлы яшьләр түгим», – диде. Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез аңа: «Әй Өмме Харисә! Синең улың бер генә түгел, күп җәннәтләрдә. Аның урыны – Фирдәвес», – дип сөенечле хәбәр бирде. Шуннан соң Рөбәйгъ: «Инде улым өчен еламам», – диде. Галәм Солтаны бер савыт су сорады. Мәрхәмәт кылып, мөбарәк кулын суга тыгып чыгарды. Бу суны хәзрәти Харисәнең анасына һәм кыз туганына эчерде. Моннан тыш, бу суны аларның башларына һәм йөзләренә сөртте. Шул көннән соң Рөбәйгъ һәм аның кызының йөзләре бик нурлы иде. Гомерләре дә бик озын булды. Галәмнең остазы (Хаҗәи кяинат) Пәйгамбәребез (галәйһи әфдалүс-салават) Мәдинәгә китерелгән җитмеш әсирне сәхабәләре арасында бүлеп бирде һәм алар белән яхшы мөгамәлә кылырга кушты. Әсирләрнең язмышы турында Аллаһы Тәгаләдән әле вәхи килмәгән иде. Рәсүлуллаһ сәхабәләре белән киңәшкәннән соң, әсирләрне фидия (йолым) бәрабәренә азат итәргә карар кылды.

Һәр әсирнең малына карап, фидия күләме билгеләнде. Акчасы булмаганнардан укый-яза белүчеләр Мәдинәдә укый-яза белмәгән ун кешегә уку-язу өйрәтергә тиеш иде, шуннан соң гына Мәккәгә китә алачак иделәр. Пәйгамбәребез әсирләр арасында булган агасы Габбаска: «Әй Габбас! Үзең өчен, бертуганыңның улы Гакыйль ибне Әбү Талиб һәм Нәүфәл ибне Харис өчен йолым түлә. Чөнки син бай», – диде. Хәзрәти Габбас: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин мөселман. Корәешләр мине көчләп Бәдергә алып килделәр», – диде. Рәсүлуллаһ: «Синең мөселманлыгыңны Аллаһы Тәгалә белә. Әгәр дөрес сөйлисең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа, әлбәттә, аның әҗерен бирер. Ләкин син тышкы яктан безгә каршы. Шуңа күрә йолымыңны түләргә тиешсең», – диде. Габбас: «Йә Рәсүлуллаһ! Сез миннән олҗа итеп алган 800 дирһәмнән башка байлыгым юк», – дигәч, Пәйгамбәребез: «Әй Габбас! Ә теге алтыннар турында нигә әйтмисең?» – диде. Ул: «Нинди алтыннар?» – диде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Мәккәдән чыгып киткән көнеңдә хатының – Харисның кызы Өммел-Фадлга биргән алтыннар! Аларны биргәндә, яныгызда сездән башка беркем дә юк иде. Син аларны Өммел-Фадлга биреп: „Бу сәфәрдә башыма ни төшәсен белмим. Әгәр бер бәлагә юлыгып кайта алмасам, менә моның кадәресе – синеке, моның кадәресе – Фадл өчен, моның кадәресе – Габдулла өчен, моның кадәресе – Гобәйдулла өчен, моның кадәресе – Кусәм өчен“, – дигән идең», – дигәч, хәзрәти Габбас аптырап калды һәм: «Ант итәм, мин бу алтыннарны хатыныма биргәндә, яныбызда беркем дә юк иде. Моны каян беләсең?» – диде. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә хәбәр бирде», – дигәч, Габбас: «Синең Аллаһы Тәгаләнең рәсүле икәнеңә һәм дөрес сөйләвеңә шаһитлык бирәм», – дип, кәлимәи шәһадәт әйтте.26 Хәзрәти Габбас мөселман булгач, Пәйгамбәребез аңа Мәккәдә йөкләмә бирде: андагы мөселманнарны якларга, исламга дошман булучылар турында хәбәрләр җибәреп торырга кушты.

«Мине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Раббым хакына әйтәм: сез мине алардан (мөшрик үлекләреннән) артыграк ишетмисез. Ләкин алар җавап бирә алмыйлар» Хәдис шәриф

Бәдер газәватында җиңелгән корәешләргә хәбәр җибәрелде һәм аларга әсирләрен фидия бәрабәренә алып китә алачаклары белдерелде. Ләкин һиҗрәткә кадәр Пәйгамбәрләр сәеденә бик күп җәбер-җәфалар кылган Нәдр ибне Харисның башы киселде. Шулай ук Рәсүл галәйһиссәләм Кәгъбә янында намаз укыганда, аның мөбарәк аркасына дөя эчәк-карынын салырга батырчылык иткән түбән Гокбә ибне Әбү Мөгайт үтерелде. Бу явыз ислам дошманының башы гәүдәсеннән аерылгач, Рәсүлуллаһ Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылды. Аның янына барып: «Аллаһ белән ант итәм, Аллаһы Тәгаләне, Аның рәсүлен һәм Коръән Кәримне инкарь иткән, Аның пәйгамбәрен җәфадан җәфага дучар иткән синең кебек начар кешене белмим», – диде.

Әсирләр, туганнары фидия түләп алганчы, мөхтәрәм сәхабәләр (галәйһимер-ризван) янында калдылар. Сәхабәләрнең барысы да әсирләргә бик яхшы мөгамәлә кылдылар, аларны үз ризыкларына шерик иттеләр.

Мосгаб ибне Гомәйрнең энесе Әбү Газиз әсирләр арасында иде. Ул болай дип сөйләде: «Мин дә мәдинәле бер мөселманның өендә әсир идем. Миңа бик яхшы мөгамәлә кылалар иде: иртән һәм кичен ашый торган икмәкләрен миңа бирәләр, ә үзләре хөрмә генә ашарга мәҗбүр булалар иде. Берсенең кулына бер кисәк икмәк эләксә, туп-туры миңа китереп бирә иде. Мин оялып, икмәкне китергән кешегә кире бирә идем. Ләкин ул икмәкне кабат миңа кайтара иде».

Шулай ук әсирләрдән Язид исемле бер корәешле болай дип сөйләде: «Мөселманнар Бәдердән Мәдинәгә кайтканда, безне – әсирләрне хайваннарга атландырдылар, ә үзләре җәяү бардылар».

Әсирләр арасында Хәдичәнең (радыяллаһу ганһә) кыз туганының улы, Пәйгамбәребезнең кияве Әбүл-Гас ибне Рәбигъ дә бар иде. Әбүл-Гас Мәккә сәүдәгәрләреннән иде, аның бик күп малы бар иде. Ул ышанычлылыгы һәм намуслылыгы белән дан тоткан иде. Мәккәдән әсирләрнең фидиясе җибәрелгәндә, хәзрәти Зәйнәб фидияне тулыландыру өчен анасы аңа туенда бүләк иткән муенсаны да җибәргән иде. Фидияләр килгәч, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) муенсаны таныды һәм: «Әй сәхабәләрем, әгәр муафыйк күрсәгез, кызым Зәйнәбнең әсирен фидиясе белән бергә аңа кайтарыгыз», – диде. Сәхабәләр риза булдылар. Зәйнәбне Мәдинәгә җибәрү шарты белән Әбүл-Гаска малы белән Мәккәгә кайтырга рөхсәт ителде. Әбүл-Гас Зәйнәбне һәм аның янындагыларны энесе Кинанә белән бергә юлга озатты. Моны ишеткән мөшрикләр ачуланып, кешеләреннән берничәсен алар артыннан җибәрделәр. Алар Зи Тувада куып җиттеләр. Һәббар ибне Әсвәд сөңгесен ыргыткач, дөя өркеп, хәзрәти Зәйнәбне өстеннән җиргә төшереп җибәрде. Кинанә укларын алдына коеп, кем Зәйнәбкә кул күтәрсә, аны ук белән һәлак итәрмен, диде. Ул Зәйнәбне Мәккәдән алып чыгып, тиешле урынга җиткерде. Хәзрәти Зәйнәб алган яраларыннан авырып китте. Ул йөкле иде, Мәдинәгә җиткәч, баласын төшерде. Рәсүл галәйһиссәләм моны ишеткәч, бик кайгырды.

Мөшрикләрнең Бәдердә җиңелеп, мескен хәлдә сугыш мәйданыннан качулары Мәккәдә зур аптырау тудырды. Алар һич көтмәгән, хәтта уйларына да китермәгән нәтиҗә килеп чыккан иде. Хәбәрне беренче китергән кешенең сүзләренә Әбү Ләһәб һәм башка мөшрикләр ышанмадылар. Сугыш мәйданыннан качкан Әбү Суфьян Мәккәгә кайткач, аны шунда ук үзләре янына чакырдылар. Әбү Ләһәб аннан: «Әй бертуганымның улы! Сөйлә әле, ничек булды?» – дип сорады. Әбү Суфьян анда бер урынга утырды. Бик күп кеше аягүрә басып тыңлый иде. Әбү Суфьян болай дип сөйләде:

«Сорама да, мөселманнар белән очрашкач, безнең куллар бәйләнгән кебек иде. Алар теләгәнчә эш иттеләр: кайберләребезне үтерделәр, кайберләребезне әсир алдылар. Ант итәм, мин үзебезнекеләрдән берәүне дә шелтәләмим, гаепләмим. Чөнки ул вакытта без җир белән күк арасында чал атлар өстендә ак киемле кешеләр белән очраштык. Аларга бернәрсә дә каршы тора алмый, беркем дә каршы чыга алмый иде!»

Анда исламның беренче чорларында ук мөселман булса да, мөшрикләрнең явызлыгыннан куркып, мөселманлыгын белдермәгән Габбасның колы хәзрәти Әбү Рафигъ бар иде. Аларны тын гына тыңлап утырган Әбү Рафигъ шатлыгыннан бар нәрсәне онытты да кинәт: «Аллаһ белән ант итәм, алар – фәрештәләр», – дип әйтеп ташлады.

Әбү Ләһәб аңа каты итеп сукты да күтәреп җиргә бәрде. Аннары аны шактый кыйнады. Шунда анда булган хәзрәти Габбасның хатыны Өммел-Фадл түзеп тора алмады. Чөнки ул да элегрәк мөселман булган иде. Өммел-Фадл бүлмәдәге баганаларның берсен алып: «Аның беркеме дә юк дип, аны көчсез санадыңмы?» – дип, Әбү Ләһәбкә каты итеп сукты. Әбү Ләһәбнең башы ярылды. Ул кан агызып, хур, мескен һәм кимсетелгән хәлдә борылып китте. Җиде көннән соң Аллаһы Тәгалә аңа «кара кызылча» дип аталган бер авыру бирде. Ул шул авырудан үлде. Уллары аны ике яки өч төн күммичә калдырдылар. Ахыр чиктә мәет сасый башлады. Әбү Ләһәбкә эләккән авырудан һәркем таун (үләт) авыруыннан качкан кебек кача һәм җирәнә иде. Шуннан соң корәешләрдән берәү Әбү Ләһәбнең улларына: «Оят сезгә! Оялмыйсызмы? Атагызны сасыганчы өйдә калдырдыгыз. Һич югы аны берәр җиргә күмеп куегыз», – диде. Уллары теге кешегә: «Без андагы авырудан куркабыз!» – дип җавап бирделәр. Бу юлы теге кеше аларга: «Сез барыгыз, мин дә киләм, сезгә ярдәм итәрмен», – диде. Аннары өчесе бергә җыелдылар. Мәетне күтәреп, бер ерак урынга илтеп куйдылар. Таш астында күренмәс булганчы өстенә таш аттылар. Әбү Ләһәб шулай итеп мәңгегә газап һәм ут эчендә калачак йортына – караңгы һәм җәһәннәм чокыры булган каберенә керде.

Бәдердә әсир алынган корәешләр арасында Вәлид ибне Вәлид тә бар иде. Аны Габдулла ибне Җәхеш әсир алган иде. Вәлиднең туганнары Һишам һәм әле мөселман булмаган Халид ибне Вәлид Мәдинәгә килделәр. Габдулла ибне Җәхеш аны фидиясез (йолымсыз) җибәрергә теләмәде. Халид моңа риза булса да, атасы бер, анасы аерым булган туганы Һишам кабул итмәде. Рәсүлуллаһ аталарының коралын һәм кирәк-яракларын бирергә тәкъдим итте. Моңа Һишам риза булса да, Халид кабул итмәде. Ләкин ахырда аталарының йөз динар торган кылычы, көбәсе һәм дулгасы бәрабәренә килештеләр. Вәлидне әсирлектән коткарып, Мәккәгә юлга чыктылар. Ләкин Вәлид Мәккә юлында Мәдинәдән дүрт миль ераклыктагы Зөлхөләйфәдә алардан аерылып, Пәйгамбәребез янына килде, иман китереп, мөхтәрәм сәхабәләрдән булды. Мөселман булганнан соң бераз вакыт узгач, ул Мәккәгә туганнары янына барды. Шунда Халид ибне Вәлид: «Мөселман буласың килгәч, йолым түләнгәнче үк булсаң иде! Атабыздан калган истәлекне кулыбыздан ычкындырдың. Нигә болай эшләдең?» – дип сорагач, Вәлид: «Корәешләрнең: „Әсирлеккә түзә алмады да Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярде“, – диюләреннән курыктым», – дип җавап бирде.

«Әй Габбас! Синең мөселманлыгыңны Аллаһы Тәгалә белә. Әгәр дөрес сөйлисең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа, әлбәттә, аның әҗерен бирер. Ләкин син тышкы яктан безгә каршы. Шуңа күрә йолымыңны түләргә тиешсең» Хәдис шәриф

Бу җавапка бик нык ачуланган туганнары аны Мәхзум угылларыннан кайбер мөселманнар – Гайяш ибне Әбү Рабига һәм Сәләмә ибне Һишам (радыяллаһу ганһүмә) янына төрмәгә яптылар. Вәлид ибне Вәлид (радыяллаһу ганһү) иман китергәне өчен еллар буе төрмәдә утырды. Исламның явыз дошманнарыннан булган агасы Һишамнан һәм мөшрик туганнарыннан күп золым һәм җәфа күрде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөшрикләрнең золымына дучар булган Гайяш ибне Әбү Рабига, Сәләмә ибне Һишам һәм Вәлид өчен болай дип дога кылды: «Аллаһым! Вәлид ибне Вәлидне, Сәләмә ибне Һишамны, Гайяш ибне Рабиганы һәм (кяферләр кулында интегеп) көчсез (һәм ярдәмсез) саналган башка мөэминнәрне коткар. Аллаһым, Мөдарны (корәешләрне) тагын да катырак (бик каты) тапта. Бу елларны (аларга) Йосыф елларына охшат».

Рәсүлуллаһ догасының бәрәкәте белән хәзрәти Вәлид бер җаен табып, бәйләнгән урыныннан качты. Ул Мөнәүвәрә Мәдинәгә килеп, сөекле Пәйгамбәребезгә кавышты. Хәбибуллаһ Пәйгамбәребез Гайяш ибне Рабига һәм Сәләмә ибне Һишамның хәлен сорагач, Вәлид аларның аяклары бер-берсенә бәйләнгәнен, каты газап һәм җәфалар астында интегүләрен хәбәр итте.

Галәм Солтаны аларның хәленә бик кайгырды һәм аларны коткару юлларын эзләде. Аларны кем коткара алыр дип сорагач, үзе еллар буе җәфа астында калса да, Вәлид зур батырлык һәм гыйшык белән: «Йә Рәсүлуллаһ! Аларны мин коткарам, сиңа алып киләм», – дип җавап бирде. Ул яңадан Мәккәгә барып, аларга ризык илтүче бер хатынны күзәтеп, җәфа чигүче мөселманнарның урынын белде. Икесе дә түбәсез бер бинада тоткынлыкта иде. Вәлид төнлә үлемнән дә курыкмыйча, кыюлык белән дивардан төште һәм иптәшләре янына барып җитте. Иман китерүдән башка бернинди гаепләре булмаган бу ике мәзлумны мөшрикләр бер ташка бәйләп, Гарәбстан чүленең кыздырып торган эссесендә төрле-төрле җәбер-золымга дучар итәләр иде. Вәлид бу мөбарәк дин кардәшләрен коткарып, дөясенә атландырды. Үзе исә җәяүләп, ялан аяк Мөнәүвәрә Мәдинәгә – бик яраткан Рәсүлуллаһ янына тизрәк барып җитү өчен юлга чыкты. Аны чүлнең кыздыргыч эссесе түгел, Галәмнәрнең Сәеденә кавышу гыйшкы яндыра иде.

Мәдинәгә ул өч көндә – ач, сусыз, ялан аяк килеп җитте. Аның бармаклары ташлардан телгәләнеп беткән иде. Вәлид ибне Вәлид канга батып, бик яраткан Хәбибуллаһка кавышты.

Бәдер җиңүе мөселманнарны зур шатлыкка батырды. Ә мөшрикләр зур кайгыга һәм өметсезлеккә төштеләр. Хәбәшстан патшасы Нәҗаши дә Рәсүлуллаһның җиңүе турында ишеткәч, шунда ук үз илендәге мөхтәрәм сәхабәләр янына барып: «Үз Рәсүлен Бәдердә җиңүче итеп, аңа җиңү насыйп иткән Аллаһы Тәгаләгә хәмед булсын», – дип сөенечле хәбәр бирде.

Бәдер газәватыннан соңгы вакыйгалар

Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәдә яһүдләр белән дә, Габдулла ибне Өбәй кебек мөселман булып күренгән мөнафыйклар белән дә, мөшрикләр белән дә көрәшә иде. Моннан тыш, ул Мәдинәдән читтәге мөшрик кабиләләрне исламга чакыра, аларның мөселман булу шәрәфенә ирешүләре өчен тырыша иде. Каркара, Бәни Кайнукагъ, Сәвик, Гатафан, Бәхран… кебек газәватларның барысы да Бәдер газәватыннан соң булды.

Һиҗрәтнең икенче елында булган кайбер вакыйгалар

Бу елны зәкятнең фарыз булуы, фитыр садакасы бирү, гаед намазлары уку һәм корбан чалу турында әмер килде. Рәсүлуллаһ кызы Өмме Гөлсемне хәзрәти Госманга кияүгә бирде. Пәйгамбәребез хәзрәти Гомәрнең кызы Хафсаны һәм Зәйнәб бинте Хозәймәне (радыяллаһу ганһүмә) никахына алды. Хәзрәти Галинең улы хәзрәти Хәсән дөньяга килде.

Хәзрәти Гаишә белән никахлашуы

Пәйгамбәребез хәзрәти Гаишә белән Мәккәдә чакта ук ярәшкән иде, ләкин әле туйлары булмаган иде. Бер көнне хәзрәти Әбү Бәкер Галәм сәрвәре Пәйгамбәребездән: «Йә Рәсүлуллаһ! Сиңа хатының белән кушылырга нәрсә комачаулый?» – дип сорады. Рәсүлуллаһ: «Мәһәр», – диде. Шуннан соң хәзрәти Әбү Бәкер Рәсүлуллаһка мәһәр акчасы җибәрде.27

Шуннан соң анабыз хәзрәти Гаишәнең туе булды. Ул вакытта Пәйгамбәребезгә илле биш яшь иде.28 Анабыз хәзрәти Гаишә бик зирәк һәм сәләтле булып, вакыйгаларны шунда ук шигырь итеп әйтә ала иде. Өйрәнгән һәм ятлаган нәрсәсен һичкайчан онытмый иде. Ул бик акыллы, зирәк, галимә, әдибә, гыйффәтле һәм салиха иде. Хәтере бик көчле булганга күрә, мөхтәрәм сәхабәләр аннан күп нәрсәләрне сорап өйрәнәләр иде. Ул изге аять белән макталды.

Каркарател-Кәдер газәваты

Бәни Сөләйм һәм Гатафан кабиләләреннән бер төркемнең Каркарада җыелганы турында хәбәр килде. Шуннан соң Пәйгамбәребез мөһаҗирләрдән һәм ансарлардан ике йөз кеше белән Мәдинәдән юлга чыкты. Мәдинәдә Ибне Өмме Мәктүм хәзрәтләре урынбасар итеп калдырылды. Ак байракны хәзрәти Гали күтәреп барды. Ул урынга барып җиттеләр, беркемне дә тапмадылар: ислам гаскәренең килүен ишеткән мөшрикләр ул урынны ташлап киткәннәр иде. Үзәнлек буйлап барганда, бер дөячегә юлыктылар. Аннан Бәни Сөләйм һәм Гатафан кешеләренең кайда икәнен сорадылар. Дөяче: «Алар мине хайваннарын карау өчен биш көнгә яллаганнар иде. Хәзер кайда икәннәрен белмим», – диде. Биш йөз дөя гыйнәмәт итеп алынды. Көтүче Ясар да әсир алынды. Каркарател-Кәдер үзәнлегендә өч төн кунганнан соң, дөяләрне куып, Мәдинәгә таба кузгалдылар. Пәйгамбәребез Дырар дигән урында дөяләрнең биштән берен аерып, калганын бүлеп бирде. Һәркемгә икешәр дөя тиде. Икенче көнне иртәнге намазны укыганда, алар Ясар исемле бу дөяченең алар белән бергә намаз укыганын күрделәр. Шуннан соң Пәйгамбәребез бу колны азат итте. Аннары имин-аман Мәдинәгә кайттылар.

«Аллаһ белән ант итәм, Аллаһы Тәгаләне, Аның рәсүлен һәм Коръән Кәримне инкарь иткән, Аның пәйгамбәрен җәфадан җәфага дучар иткән (Гокбә ибне Әбү Мөгайт) синең кебек начар кешене белмим» Хәдис шәриф

Чиксез сагыну утында янган һәр җан нурга әверелә,
Гыйшык дәрте белән җимерелгән күңел исә төзелеп чәчәк ата.

Бәни Кайнукагъ газәваты

Бер көнне Бәни Кайнукагъ яһүдләре бер мөселман хатыннан көләргә теләделәр. Сәхабәләрнең берсе моны күреп, шунда ук кылычын чыгарды да теге яһүдне үтерде. Яһүдләр җыелып, бу мөбарәк сәхабәне үтерделәр, ул шәһит булды. Бу вакыйга турында Пәйгамбәребезгә хәбәр иттеләр. Рәсүле әкрам аларны Кайнукагъ базар мәйданына җыйды да болай диде: «Әй яһүдләр җәмәгате! Аллаһы Тәгаләнең корәешләргә биргән җәзасы кебек җәзага дучар булудан куркыгыз һәм мөселман булыгыз. Минем Аллаһы Тәгалә җибәргән пәйгамбәр икәнемне сез яхшы беләсез. Моны да, Аллаһы Тәгаләнең сезгә булган гаһеден дә сез үз китабыгыздан укыгансыз…»

«Үз Рәсүлен Бәдердә җиңүче итеп, аңа җиңү насыйп иткән Аллаһы Тәгаләгә хәмед булсын» Нәҗаши Әсхәмә (рәхмәтуллаһи галәйһ)

Бәни Кайнукагъ газәваты

Шундый мәрхәмәт күрсәтелсә дә, төзегән килешүне бозган яһүдләр Галәмнәрнең Солтанына каршы чыгып: «Әй Мөхәммәд! Сугыша белмәгән бер кавемне җиңүең сине алдамасын! Ант итәбез, без – сугышчан кешеләр! Син безнең белән сугыша башлагач кына, нинди баһадирлар икәнебезне аңларсың!..» – диделәр. Шулай итеп, алар элекке килешүне бозып, ачыктан-ачык каршы чыгуларын белдерделәр. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм вәхи китерде, анда мәгънәсе буенча болай диелә иде: «(Әй Хәбибем!) Әгәр (синең белән) килешү төзегән бер кавемнең хыянәтеннән (килешүгә каршы эш итүеннән) куркасың икән, (сугыш ачканчы) хаклык һәм гаделлек белән аларның гаһедләрен кире какканыңны туп-туры үзләренә белдер. Чөнки Аллаһы Тәгалә хыянәтчеләрне сөйми».29

Икенче бер изге аятьтә мәгънәсе буенча болай диелде: «Әй Рәсүлем! Ул кяфер яһүдләргә әйт: сез, һичшиксез, җиңеләчәксез һәм җыелып җәһәннәмгә сөрелерсез. Ул нинди начар урын!»30

Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез шунда ук, Шәүвәл аеның уртасында, шимбә көнне гаскәр туплап, Кайнукагъ яһүдләре яшәгән кальгага таба кузгалды. Ак байракны хәзрәти Хәмзә күтәреп барды, Мәдинәдә исә урынбасар итеп Әбү Лүбабә калдырылган иде.31

Мөбарәк гаскәр Кайнукагъ кальгасын камап алды. «Без нинди сугышчан баһадирлар!..» дигән яһүдләр каршы тору түгел, кальгаларыннан бер ук атарга да батырчылык итмәделәр. Рәсүлуллаһ керү һәм чыгу юлларын күзәтү астына алды. Беркем дә тышка чыга алмады. Бу хәл унбиш көн дәвам итте.32

Яһүдләр куркуга төшеп, бирелделәр. Һәркайсы үтерелергә тиеш булса да, галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез мәрхәмәт кылып, Кайнукагъ яһүдләренә Дәмәшккә китәргә рөхсәт бирде. Аларның берсенә дә ул тирәдә калырга рөхсәт ителмәде. Шулай итеп алар Мәдинә җирләреннән чыгарылдылар.33 Бәни Кайнукагъ үз илләреннән күчеп киттеләр. Аларның маллары һәм кораллары мөселманнарга олҗа булды.

Сәвик газәваты

Әбү Суфьян Бәдер сугышыннан качып Мәккәгә кайткач, Мөхәммәдтән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үч алганчы «башына май сөртмәскә һәм хатыннары янына бармаска» дип нәзер әйтте. Нәзерен үтәр өчен һиҗрәтнең икенче елында, Зөлхиҗҗә аеның бишенче көнендә, якшәмбе көнне ул ике йөз атлы белән Мәдинәгә таба юлга чыкты. Бер төнне Мәдинәдә ул берәүнең өенә барып, Пәйгамбәребез турында сорашты. Теге кеше аңа илтифат күрсәтмәде.

Хәтта ишеген дә ачмады. Әбү Суфьян аннан китеп, Сәлам ибне Мишкәмгә кунакка төште. Икенче көнне аннан кузгалып, Гариз дигән җиргә килде. Анда ул ансарлардан Мәгъбәд ибне Гамрушка һәм аның хезмәтчесенә очрады һәм аларны эш өстендә чакта үтерде, алар шәһит булдылар. Бер хөрмә бакчасына ут төртте дә: «Антым үтәлде», – дип, аннан китте.

Бу вакыйга Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җиткерелгәч, ул Мәдинәдә Әбү Лүбабәне урынбасар итеп калдырды һәм ике йөз кеше белән Әбү Суфьян артыннан чыкты.

«Сез, һичшиксез, җиңеләчәксез һәм җыелып җәһәннәмгә сөрелерсез. Ул нинди начар урын!» Әл-Гыймран: 12

Мөшрикләр моны ишеткәч, кача башладылар. Котылу өчен алар йөкләрен һәм пешерер өчен алып килгән казаннары белән бергә «сәвик» дип аталган бер төрле ашлык ризыгын шунда ташлап качтылар. Мөселманнар боларны табып, олҗа итеп алдылар. Шуңа күрә бу газәватны Сәвик газәваты дип атыйлар.

Хәзрәти Гали белән хәзрәти Фатыйманың никахлашуы

Һиҗрәтнең икенче елы иде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кызы хәзрәти Фатыймага унбиш яшь тулган иде.

Бер көнне хәзрәти Фатыйма бер йомыш белән Рәсүле әкрам янына кергән иде. Рәсүлуллаһ кызының кияүгә чыгу яшенә җиткәнен күрде. Шул көннән соң анабыз Фатыйматез-Зәһраны бик күп кешеләр сорады. Рәсүл галәйһиссәләм аларга илтифат итмәде һәм: «Аның эше Хак Тәгаләнең әмеренә бәйле», – диде.

Бер көнне Әбү Бәкер, Гомәр һәм Сәгъд ибне Мөгаз мәчеттә утырып: «Хәзрәти Фатыйманы хәзрәти Галидән башка һәркем сорады. Беркемгә дә ризалык бирелмәде», – дип сөйләштеләр. Хәзрәти Сыйддыйк: «Минемчә, ул Галигә насыйп булыр. Әйдәгез, аның янына барыйк та бу мәсьәләне ачып салыйк. Әгәр ул ярлылыгын сылтау итсә, ярдәм итәрбез», – диде. Сәгъд: «Әй Әбү Бәкер! Син һәрвакыт яхшылык кыласың. Тор, без дә синең белән барабыз», – диде. Өчәүләп мәчеттән чыктылар һәм хәзрәти Гали белән күрешергә киттеләр. Хәзрәти Гали дөясен алып, ансарлардан берәүнең хөрмә бакчасына су сибәргә киткән иде. Аларны күргәч, каршы алып, хәл-әхвәлләрен сорашты. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Әй Гали! Һәр хәерле эштә син – алдан баручы, Рәсүле әкрам каршында беркемгә дә насыйп булмаган дәрәҗәдәсең. Хәзрәти Фатыйманы һәркем сорады. Беркемгә дә ризалык бирелмәде. Без аның сиңа насыйп булачагын уйлыйбыз. Нигә омтылмыйсың?» – дип сорады.

Хәзрәти Гали моны ишеткәч, аның мөбарәк күзләре яшь белән тулды һәм ул: «Әй Әбү Бәкер! Син мине бик нык яндырдың. Аңа миннән дә ныграк омтылучы юк. Ләкин кулымның тарлыгы моңа комачаулый», – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Алай димә. Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле каршында дөнья бернәрсә дә түгел. Моңа ярлылык комачау була алмый. Бар, сора», – диде.

Хәзрәти Гали болай дип сөйли: «Рәсүлуллаһ янына оялып һәм кыенсынып кердем. Рәсүлуллаһның бөтен сөре һәм вәкаре өстендә иде. Аның каршында утырдым, ләкин сөйләшә алмадым. Рәсүлуллаһ: „Нигә килдең, берәр йомышың бармы?“ – дип сорады. Мин дәшмәдем. „Фатыйманы сорарга килгәнсеңдер“, – дигәч, мин: „Әйе“, – дип кенә әйтә алдым. (Пәйгамбәребез хәзрәти Фатыймага хәзрәти Галинең аны соратуын җиткерде. Ул да дәшмәде.) Пәйгамбәребез: „Фатыймага мәһәр итеп бирергә нәрсәң бар?“ – дип сорады. „Йә Рәсүлуллаһ, янымда аңа бирерлек бернәрсәм дә юк“, – дидем».

Ул тагын: «Мин сиңа биргән Хутами көбәле күлмәк кайда, аңа ни булды?» – дип сорады. «Ул миндә», – дигәч, ул: «Аны сат та, акчасын миңа китер. Мәһәр итеп шул җитә», – диде.34 Икенче бер риваятьтә, Рәсүлуллаһ хәзрәти Галидән: «Синең нәрсәң бар?» – дип сорагач, ул: «Атым һәм көбәле күлмәгем бар», – дип җавап биргән, Рәсүлуллаһ исә: «Атың сиңа кирәк булыр, ә көбәңне сат», – дигән. Тагын бер риваятьтә ул: «Әй Гали, бар, үзеңә бер өй яллап ал», – дигән.

Хәзрәти Гали өйләнгәнче Пәйгамбәребез белән бергә яши иде. Пәйгамбәребезнең әмере буенча ул Мәсҗиде Нәбәви янында, хәзрәти Гаишәнең бүлмәсе каршында булган Харисә ибне Нөгманның өен яллады. Көбәсен базарга җибәрде. Хәзрәти Госман (радыяллаһу тәгалә ганһү) базарда йөргәндә, хәзрәти Галинең көбәсен таныды. Дәлләлне чакырып: «Бу көбәгә хуҗасы күпме сорый?» – диде. Дәлләл: «Дүрт йөз дирһәм сорый», – диде. Госман (радыяллаһу ганһү): «Кил, акчасын ал», – диде. Аннары бәхетле өенә кайтты. Көбәне дәлләлдән алып, акчасын түләде. «Бу көбә аннан башкага лаек түгел. Бу акчаны да туйга тотсын. Безнең гафу үтенүебезне дә кабул итсен», – диде. Дүрт йөз дирһәмне биреп, көбәне дә аның өстенә куеп, бүләк итеп хәзрәти Галигә җибәрде. Хәзрәти Гали көбә һәм дирһәмнәр белән Пәйгамбәребез янына килгәч, Пәйгамбәребез хәзрәти Госманга бик күп хәер-дога кылды һәм: «Госман – җәннәттә минем юлдашым», – диде. Аннары Билал Хәбәшине чакырып, акчаның бер өлешен бирде дә: «Бу акчаны ал да, базарга чык! Бераз гөл суы, калган акчага бал ал һәм мәчетнең бер почмагында чиста савытта су белән изегез. Никах укылганнан соң эчәр өчен бал шәрбәте ясагыз. Ансарлардан һәм мөһаҗирләрдән монда булган сәхабәләремне мәчеткә чакыр һәм Фатыйма белән Галинең никахы укылачагын халыкка игълан ит», – дип әмер бирде.

Билал Хәбәши тышка чыгып, хәзрәти Гали белән хәзрәти Фатыйманың никахы укылачагын халыкка игълан итте. Мөхтәрәм сәхабәләр Мәсҗиде Нәбәвигә килеп, аның эчен дә, тышын да тутырдылар. Шунда Пәйгамбәребез торып, мондый хотбә укыды: «Бөтен хәмед һәм шөкер галәмнәрнең Раббысына хас. Ул – биргән нигъмәтләре өчен мактала торган, чиксез кодрәте һәм көче өчен Аңа гыйбадәт кылына торган, газабыннан һәм хисабыннан куркыла торган, хөкеме һәм фәрманы җирдә дә, күкләрдә дә хаким булган зат. Махлукларны кодрәте белән яраткан, гадел хөкемнәре белән аларны бер-берсеннән аерган, кешеләрне (ислам) дине һәм Пәйгамбәре Мөхәммәд (галәйһиссәләм) белән шәрәфләндергән – Ул… Аллаһы Тәгалә миңа кызым Фатыйманы Гали ибне Әбү Талибка никахлап бирергә әмер итте. Хәзер мин сезне шаһит итәм: мин (Аллаһы Тәгаләнең әмере белән) 400 мыскал көмеш мәһәр белән Фатыйманы Гали ибне Әбү Талибка никахлап бирдем. Раббым аларны бергә кушсын һәм моны аларга мөбарәк кылсын. Нәселләрен пакь, рәхмәткә ачкыч, хикмәткә чыганак, Мөхәммәд өммәтенә иминлек кылсын.

Әйтәсе сүзем шул. Раббымнан үзем өчен дә, сезнең өчен дә ярлыкау сорыйм».

Шуннан соң хәзрәти Гали торып, мондый кыска хотбә укыды: «…Каршысында булган Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салават һәм сәлам әйтәм, ул үзенең мөбарәк кызы Фатыйманы 400 мыскал көмеш мәһәр белән миңа никахлап бирде. Әй дин кардәшләрем! Шиксез, сез Пәйгамбәребезнең әйткәннәрен ишеттегез һәм шаһит булдыгыз. Мин дә моңа шаһит һәм ризамын. Аны нәкъ шулай кабул итәм. Аллаһы Тәгалә барыбызның да сүзләренә шаһит, барыбызга да вәкил».35

«Госман – җәннәттә минем юлдашым» Хәдис шәриф

Никах тәмамлангач, Пәйгамбәребез яңа хөрмә китертте дә: «Әйдәгез, бу хөрмәдән алыгыз, ашагыз», – диде. Һәркем алып ашады. Аннары хәзрәти Билал бал шәрбәте таратты, аны да эчтеләр һәм бөтен сәхабәләр: «Бәракәллаһу фикүмә вә галәйкүмә вә җәмәга шәмләкүмә», – дип дога кылдылар. Никах укылганда Фатыймага (радыяллаһу ганһә) унбиш, Галигә (радыяллаһу ганһү) егерме биш яшь иде.

Никахтан соң хәзрәти Фатыйма елый иде. Пәйгамбәребез аның янына килде дә: «Әй Фатыйма! Сиңа ни булды, нигә елыйсың? Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин сине сораучыларның иң галименә, юашлыкта һәм акыллылыкта иң өстененә һәм беренче мөселман булганына никахлап бирдем», – диде. Хәзрәти Фатыйма: «Әтием! Кияүгә чыга торган һәр кызның мәһәре алтын һәм көмеш белән бәяләнә һәм билгеләнә. Минем мәһәрем дә шулай билгеләнсә, синең белән башкалар арасында нинди аерма булыр? Кыямәт көнендә син мөэминнәрнең гөнаһлыларыннан күпме кешегә шәфәгать кылсаң, мин дә аларның хатыннарына шәфәгать кылырга телим. Минем теләгем шул», – диде.

Аллаһы Тәгалә хәзрәти Фатыйманың бу теләге кабул ителгәнен белдергәч, Рәсүлуллаһ: «Әй Фатыйма, пәйгамбәр баласы икәнеңне күрсәттең!» – диде.

Хәзрәти Гали болай дигән: «Бу эшләрдән соң берничә ай узды. Бу хакта мәҗлестә һич сүз булмады. Мин дә хиҗабымнан, ягъни оялуымнан авыз ача алмадым. Ләкин Рәсүлуллаһ кайвакыт мине ялгыз күргәндә: „Синең хатының нинди яхшы хатын! Сиңа сөенеч булсын, ул – галәмдәге хатыннарның сәедәсе“, – дия иде».

Ул көннәрдә хәзрәти Галинең абыйсы хәзрәти Гакыйль: «Әй Гали! Бу никах белән без шатландык. Ләкин минем теләгем – бу ике бәхетле кеше бер-берсенә якын булсын иде», – дигәч, хәзрәти Гали: «Минем дә теләгем шул, ләкин оялам», – диде. Хәзрәти Гакыйль хәзрәти Галинең кулыннан тотып, Пәйгамбәребезнең өенә барганда, Рәсүлуллаһның кол хатыны Өмме Әйманга очрадылар. Хәлне аңа сөйләделәр. Өмме Әйман: «Бу эш өчен сезнең килүегез кирәкми. Без пакь хатыннар (әзвәҗе таһирәт) белән килешеп, сезгә хәбәр итәрбез. Чөнки бу эштә хатын-кызларның сүзе тыңлана», – диде.

Өмме Әйман бу хәлне Рәсүлуллаһның хатыннарына сөйләде. Шуннан соң башка пакь хатыннар хәзрәти Гаишәнең өенә килделәр. Хәзрәти Хәдичәне искә алып: «Әгәр ул исән булса, безгә бер борчу да булмас иде», – диделәр. Рәсүлуллаһ елады да болай диде: «Хәдичә кебек хатын кайда? Халык мине ялганга чыгарганда, ул мине тәсдыйк итте һәм бөтен малын минем юлыма сарыф кылды. Ислам диненә бик күп ярдәм итте. Ул исән чакта Хак Тәгалә миңа: „Хәдичәгә сөенеч хәбәре бир: җәннәттә аның өчен зөмрәттән бер сарай төзелгән“, – дип әмер итте». Рәсүлуллаһның хатыннары хәзрәти Галинең теләген җиткерделәр. Шуннан соң Рәсүлуллаһ Өмме Әйманга хәзрәти Галине чакырырга кушты. Гали килгәч, мәҗлестәге хатыннар торып чыгып киттеләр. Хәзрәти Гали башын түбән иеп утырды. Рәсүлуллаһ: «Хатыныңны телисеңме, әй Гали?» – дип сорады.

Гали (радыяллаһу ганһү): «Әйе, йә Рәсүлуллаһ! Анам-атам сиңа фида булсын», – диде. Рәсүле әкрам Әсма бинте Гомәйскә: «Бар, Фатыйманың өен әзерлә», – диде. Әсма хәзрәти Фатыйма килен булып күчәчәк өйгә барды. Бер мендәрне яңа күннән, бер мендәрне ямаулы күннән, бер мендәрне исә чыптадан ясап, эчләрен хөрмә кабыгы җепселе белән тутырды. Рәсүлуллаһ ястү намазыннан соң Фатыйманың өенә килеп, әзерләнгәннәрне карап чыкты.

Пәйгамбәребез хәзрәти Гали китергән акчаның өчтән ике өлешенә ашамлык, бизәнү әйберләре, хушбуй кебек нәрсәләр, өчтән бер өлешенә кием алырга кушты һәм өй җиһазларын тулыландыртты. Хәзрәти Фатыйманың бирнәсендә һәм өй җиһазларында болар бар иде: Әсма бинте Гомәйс әзерләгән өч мендәр, чуклы бер келәм, эче хөрмә кабыгы җепселе белән тутырылган бер мендәр, ике кул тегермәне, бер су турсыгы, балчыктан ясалган бер су чүлмәге, күннән ясалган бер су савыты, бер сөлге, бер итәк, иләнгән бер тәкә тиресе, искереп йоны коелган бер чуар Йәмән келәме, хөрмә яфрагыннан үрелгән бер сәке, Йәмән эше булган ике чуар кием һәм бер бәрхет юрган. Аннары Рәсүлуллаһ хәзрәти Галигә бераз акча биреп, хөрмә һәм май алырга кушты. Хәзрәти Гали аннан соңгы хәлләрне болай дип сөйләде:

«Биш дирһәмгә хөрмә, дүрт дирһәмгә май алдым. Рәсүлуллаһ янына китердем. Ул күннән бер ашъяулык сорады. Хөрмәне, онны, майны һәм катыкны мөбарәк кулы белән бутап, бер төрле ашамлык ясады да: „Әй Гали! Бар, кемне тапсаң, шуны алып кил“, – диде. Мин тышка чыктым, бик күп кеше күрдем, барысын да чакырдым һәм эчкә кереп: „Йә Рәсүлуллаһ! Халык бик күп“, – дидем.

Галәмнәрнең Сәеде, галәм горурлыгы Пәйгамбәребез: „Аларны ун-унлап эчкә кертеп тор, ризык ашасыннар“, – диде. Мин шулай эшләдем. Санап карадылар: ир-атлардан һәм хатын-кызлардан җиде йөз кеше ашаган һәм туйган иде».

Хәзрәти Гали белән Фатыйманың вәлимәсе (туй мәҗлесе) ашалганнан соң, Өмме Әйман хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез хәзрәти Галигә: «Әй Гали, кызым Фатыйма килен булып сезнең өйгә китте. Мин дә ахшам намазыннан соң килеп дога кылачакмын. Мине көтегез», – диде.

Хәзрәти Гали өйгә кайткач, бер почмакка утырды. Хәзрәти Фатыйма да өйнең икенче бер почмагына утырды. Аннары Рәсүлуллаһ килеп, ишек какты. Ишекне Өмме Әйман ачты.

Рәсүлуллаһ: «Туганым мондамы?» – дип сорады. Өмме Әйман: «Анам-атам сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Синең туганың кем?» – диде. Рәсүлуллаһ: «Ул – Гали ибне Әбү Талиб», – дигәч, Өмме Әйман: «Кызыңны туганыңа кияүгә бирдеңмени?» – диде. Рәсүлуллаһ: «Әйе», – диде. Рәсүлуллаһның «Туганым мондамы?» дип соравыннан Өмме Әйман бу никах дөрес булмас дип уйлады. Ә Рәсүлуллаһ «Әйе» дип, никахка комачау булганы – бер анадан туу икәненә ишарә итте.

Аннары Рәсүлуллаһ Өмме Әйманнан: «Әсма бинте Гомәйс тә мондамы?» – дип сорады. «Әйе», – дип җавап биргәч: «Димәк, Рәсүлуллаһның кызына хезмәт итәргә килгән», – диде. Өмме Әйман: «Әйе», – дигәч: «Хәергә ирешсен», – дип, аңа дога кылды.

«Әй Фатыйма! Сиңа ни булды, нигә елыйсың? Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин сине сораучыларның иң галименә, юашлыкта һәм акыллылыкта иң өстененә һәм беренче мөселман булганына никахлап бирдем» Хәдис шәриф

Аннары ул бер савыт белән су китертте. Мөбарәк кулларын юды. Суга бераз миск салды. Аннары хәзрәти Фатыйманы чакырды. Хәзрәти Фатыйма оялуыннан киеменә карап тора иде. Рәсүлуллаһ судан бераз алып, Фатыйманың күкрәгенә, башына һәм аркасына сипте дә: «Аллаһуммә инни огыйзүһә бикә вә зүррийятәһә минәш-шәйтанир-раҗим» (Йә Раббым, аны һәм аның нәселен рәҗим, ягъни ташлар белән куылган шайтанның явызлыгыннан саклавыңны сорап Сиңа сыенам), – дип дога кылды. Аннары хәзрәти Галигә дә шулай ук эшләп: «Аллаһуммә барик фиһимә вә барик галәйһимә вә барик ләһүмә фи нәслиһимә», – дип дога кылды. Ихлас һәм Мөгаввизәтәйн сүрәләрен укып: «Аллаһы Тәгаләнең исеме һәм бәрәкәте белән хатының янына кер», – диде. Аннары мөбарәк куллары белән ишекнең ике канатын тотып, бәрәкәт сорап дога кылды һәм аннан китте.36

Хәзрәти Гали болай диде: «Туебыздан дүрт көн соң Рәсүлуллаһ безнең өйгә килеп безне шәрәфләде. Күңелләрне яулый торган, хикмәткә тулы сүзләре белән безгә нәсыйхәт итте дә: „Әй Гали! Су китер!“ – диде. Мин торып су китердем. Ул бер изге аять укыды да: „Бу судан бераз эч. Бераз калсын“, – диде. Мин шулай эшләдем. Калган суны минем башыма һәм күкрәгемә сипте. Тагын: „Су китер“, – диде. Мин янә су китердем. Миңа эшләгәнчә, Фатыймага да эшләде. Аннары мине тышка чыгарып җибәрде».

Гали чыккач, ул кызыннан хәзрәти Гали турында сорады. Фатыйма: «Әтием, аңарда бөтен камиллек сыйфатлары бар. Ләкин кайбер корәеш хатыннары миңа: „Синең ирең ярлы“, – диләр», – дигәч, Рәсүлуллаһ болай диде: «Әй кызым! Синең атаң да, ирең дә ярлы түгел. Миңа бөтен җир һәм күк хәзинәләрен, байлыкларын тәкъдим иттеләр. Мин аларны кабул итмәдем. Аллаһы Тәгалә каршында кабул ителгәнне кабул иттем. Әй кызым! Әгәр мин белгәнне син белсәң иде, дөнья синең күзеңдә хур һәм түбән булыр иде. Аллаһы Тәгалә хакына, синең ирең – сәхабәләрнең беренчесе. Исламда да олуг, гыйлем ягыннан да иң тирәне. Әй кызым! Аллаһы Тәгалә Әһле бәйттән (Пәйгамбәр гаиләсеннән) ике кешене сайлады. Берсе – атаң, берсе – ирең. Аңа һичкайчан баш күтәрмә һәм аның әмеренә каршы килмә».

Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (галәйһи әфдалүс-салават) кызына нәсыйхәт иткәннән соң, хәзрәти Галине чакырды. Аңа Фатыйманы тапшырып: «Әй Гали! Фатыйманың күңелен сакла. Ул – минем бер кисәгем. Аны хуш тот. Әгәр син аны рәнҗетсәң, мине рәнҗеткән булырсың», – диде. Икесен дә Аллаһы Тәгаләгә тапшырды. Аннары торып, китәргә җыенганда, хәзрәти Фатыйма: «Йә Рәсүлуллаһ! Өй эчендәге хезмәтне мин башкарырмын, тыштагы хезмәтне Гали башкарыр. Миңа бер кол хатын бирсәң, ул кайбер эшләремдә ярдәмче булыр. Мине сөендерерсең», – диде. Рәсүлуллаһ: «Әй Фатыйма! Сиңа хезмәтчедән яхшырак нәрсә бирикме, әллә хезмәтче бирикме?» – диде.

Анабыз хәзрәти Фатыйма: «Хезмәтчедән яхшыракны бир», – диде. Шунда Рәсүлуллаһ: «Һәр көн ятканда утыз өч тапкыр „Сөбханаллаһ“, утыз өч тапкыр „Әлхәмдүлилләһ“, утыз өч тапкыр „Аллаһу әкбәр“ һәм бер тапкыр „Ля иләһә илләллаһу вәхдәһү ля шәрикә ләһ, ләһүл-мөлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүвә галә күлли шәйин кадир“ дип әйт. Барысы йөз сүз була. Кыямәттә мең хәсәнә (игелек) табарсың. Мизанда (үлчәүдә) хәсәнәләрең авыр килер», – диде. Аннары Пәйгамбәребез кызының өеннән чыгып, бәхетле өенә китте.

Кәгъб ибне Әшрәфнең үтерелүе

Бәдер җиңүе белән Мәдинәдәге яһүдләрнең һәм потка табынучы мөшрикләрнең йөрәкләренә курку төште. Кайбер яһүдләр инсафка килеп: «Сыйфатларын китапларыбызда укыган зат, һичшиксез, шушы. Инде аңа каршы тору мөмкин түгел. Чөнки ул һәрвакыт җиңәчәк», – дип, мөселман булдылар. Ә кайберләре: «Мөхәммәд сугыштан аңламаган корәешләр белән сугышты. Шуңа күрә җиңде. Әгәр безнең белән сугышса, без аңа сугышның ничек алып барылуын, җиңүнең ничек казанылуын күрсәтер идек», – диделәр.

Кәгъб ибне Әшрәф исемле бер яһүд Бәдердә ислам гаскәренең җиңгәнен ишеткәч, мөселманнарга булган кине аркасында Мәккәгә китте. Андагы мөшрикләрне җыеп, аларны Мәдинәгә һөҗүм итәргә котыртып, шигырьләр сөйләде, аларны дәртләндерде, кузгатты. Пәйгамбәребез белән сугышырга дип алар белән килеште. Хәтта сөекле Пәйгамбәребезне яшертен үтерергә кастлады. Аллаһы Тәгалә бу хәлне Рәсүлуллаһка хәбәр итте һәм мәгънәсе буенча болай диде: «Алар – Аллаһы Тәгалә ләгънәт иткән (рәхмәтеннән ераклаштырган) кешеләр…»37

Шуннан соң Рәсүле әкрам шәрәфле сәхабәләренә: «Кәгъб ибне Әшрәфне кем үтерер? Чөнки ул Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә җәфа китерде», – диде.

Мөхәммәд ибне Мәсләмә: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин аны үтерүемне телисеңме?» – дип сорады. Рәсүлуллаһ: «Әйе, телим», – диде. Мөхәммәд ибне Мәсләмә берничә көн бу эш турында уйланып, планнар корды. Иптәшләреннән Әбү Наилә, Габбад ибне Бишр, Харис ибне Әүс, Әбү Габс ибне Җәбр янына барып, мәсьәләне аларга сөйләде. Барысы да муафыйк күреп: «Бергә үтерербез», – диделәр. Бергәләп Пәйгамбәребез янына килделәр дә: «Йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт итсәң, без аның белән сөйләшкәндә, синең турында Кәгъбкә ошарлык кайбер сүзләр әйтә алабызмы?» – диделәр. Пәйгамбәребез аларга теләгәннәрен әйтергә рөхсәт бирде.

Шуннан соң Мөхәммәд ибне Мәсләмә иптәшләре белән Кәгъб ибне Әшрәф янына барды. «Бу Мөхәммәд бездән садака сорады. Безгә бик күп салым салды. Шуңа күрә синнән бурычка берәр нәрсә алырга килдем», – диде. Кәгъб Мөхәммәд ибне Мәсләмәне үзе кебек уйлый дип уйлап сөенде һәм: «Ул сезне тагын да ялкытачак әле», – диде. Мөхәммәд ибне Мәсләмә: «Без аңа бер тапкыр иярдек инде. Аңа иярүне дәвам итәрбез. Карыйк әле, ахыры ни булыр? Хәзер син безгә бурычка бераз хөрмә бир», – диде. Кәгъб: «Ярый, бирим, ләкин сез миңа берәр нәрсәне рәһен итеп бирергә тиеш!» – диде. Мөхәммәд ибне Мәсләмә һәм аның янындагылар: «Нәрсә телисең?» – диделәр. Кәгъб: «Хатыннарыгызны рәһенгә телим», – дигәч, алар риза булмадылар. Кәгъб: «Алайса улларыгызны рәһенгә бирегез», – диде. Алар: «Аларны да рәһенгә бирә алмыйбыз. Аларның берсе турында бер-ике дөя йөге хөрмә өчен рәһенгә бирелгән дип сөйләрләр, бу безнең өчен онытып булмаслык тап булыр. Ләкин сиңа коралыбызны һәм көбәләребезне рәһенгә бирә алабыз», – диделәр. Кәгъб бу тәкъдимне кабул итте. Аларга кайчан килергә кирәк икәнен дә әйтте.38

«Әй Гали! Фатыйманың күңелен сакла. Ул – минем бер кисәгем. Аны хуш тот. Әгәр син аны рәнҗетсәң, мине рәнҗеткән булырсың» Хәдис шәриф

Бер төнне Мөхәммәд ибне Мәсләмә Кәгъб янына килде. Аның белән Әбү Наилә дә бар иде. Кәгъб аларны кальгага чакырды, үзе исә аларны каршы алыр өчен аска төште. Кәгъбнең хатыны: «Бу вакытта кая чыгасың?» – диде. Кәгъб: «Килүчеләр – Мөхәммәд ибне Мәсләмә белән туганым Әбү Наилә», – диде. Хатыны: «Мин ишеткән бу тавыш миңа һич ошамый. Аннан кан тамган кебек», – диде. Кәгъб: «Юк, алар – Мөхәммәд ибне Мәсләмә һәм сөт туганым Әбү Наилә. Ул яхшы егет. Төнлә кылыч сугышына чакырсалар да, һич икеләнмичә килә. Ул шундый кеше», – диде. Мөхәммәд ибне Мәсләмә үзе белән ике, бер риваять буенча өч кешене кальгага кертте. Алар Әбү Габс ибне Җәбр, Харис ибне Әүс һәм Габбад ибне Бишр иде.39 Мөхәммәд ибне Мәсләмә хәзрәтләре иптәшләренә: «Кәгъб килгәч, мин аңа чәчен иснәргә теләвемне әйтермен, башын тотып иснәрмен. Мин Кәгъбнең башын нык тотканымны күргәч, кылычларыгыз белән сугыгыз», – диде. Кәгъб ибне Әшрәф матур киенеп, хуш ис таратып, алар янына чыкты. Ибне Мәсләмә: «Моңа кадәр мондый хуш ис иснәгәнем юк иде», – дип, Кәгъб янына килде. Кәгъб: «Гарәпләрнең иң хуш исле хатыннары минем янымда», – дип мактанды. Мөхәммәд ибне Мәсләмә: «Башыңны иснәргә рөхсәт итәсеңме?» – диде. Кәгъб рөхсәт итүен әйтте. Ибне Мәсләмә аны иснәде, иптәшләренә дә иснәтте. Аннары тагын иснисе килүен әйтте. Бу юлы Мөхәммәд ибне Мәсләмә Кәгъбнең башын тотып алды һәм иптәшләренә кылычлары белән сугарга ишарә итте.

Беренче кылыч сугылгач, Кәгъб каты итеп кычкырды, ләкин үлмәде. Шуннан соң Мөхәммәд ибне Мәсләмә аны хәнҗәре белән үтерде. Кәгъбне үтергән мөҗаһидләр шунда ук ул урыннан китеп, Мәдинәгә барып җиттеләр. Алар Рәсүлуллаһка сөенечле хәбәр җиткергәч, Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылды һәм мөҗаһидләргә дога кылды. Кяфер Кәгъб ибне Әшрәфнең үтерелүе яһүдләрне зур куркуга салды. Чөнки Кәгъб кебек күренекле җитәкче үтерелгәннән соң, аларның үтерелүе дә вакыт мәсьәләсе генә иде. Иртән алар җыелып, Пәйгамбәребез янына килделәр. Төнлә булган вакыйгадан шикаять иттеләр. Рәсүле әкрам: «Ул безне һәрвакыт борчый, безгә каршы шигырьләр сөйли иде. Әгәр сезнең арагыздан кем дә булса шулай эшләсә, белсен: аның җәзасы – кылыч», – диде. Бу кисәтүдән соң яһүдләр куркуларыннан Рәсүлуллаһ белән яңадан килешү төзеделәр…40

Гатафан газәваты

Бу газәватны «Әнмар газәваты» дип тә, «Зи Әмр газәваты» дип тә атыйлар. Бәни Сәгъләбә һәм Бәни Мөхариб кабиләләреннән бер төркем Зи Әмр дигән урында җыелып, Мәдинә тирәсендә нәрсә тапсалар, шуны таларга карар кылганнар иде. Аларның башлыгы Гаврас кушаматлы Дәгъсур ибне Харис ибне Мөхариб исемле берәү иде. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәдә Госман ибне Гаффанны (радыяллаһу ганһү) урынбасар итеп калдырды һәм дүрт йөз илле кешелек гаскәр белән Мәдинәдән юлга чыкты. Юлда Җәббар исемле бер кешегә очрадылар. Дошман турында аннан сораштылар. Ул: «Алар сезнең белән сугышырга теләмиләр. Сезне күргәч, тауларга качтылар», – диде. Рәсүлуллаһ аңа исламны тәкъдим итте. Ул кабул итеп, мөселман булды.

Ислам гаскәре үзәнлеккә таба барганда яңгыр ява башлады. Ул бераз вакыт бар көче белән яуды, аннары әкренәеп туктады. Пәйгамбәребездән башлап барлык мөҗаһидләр баштан аяк су булды. Һәркем бер читтә өс-башын киптерә иде. Рәсүлуллаһ та кешесез бер урында киемен киптерер өчен салып, бер агач өстенә җәйде. Ул агач астында ял иткәндә, ислам гаскәрен күзәтеп торган кяферләр Рәсүлуллаһның берүзе калганын күреп, Дәгъсур ибне Хариска хәбәр бирделәр. Ул Рәсүлуллаһны үтерер өчен аның ял иткән урынына тавышсыз гына якынлашты. Кылычын суырып: «Сине минем кулымнан кем коткара ала?» – диде. Рәсүлуллаһ: «Аллаһы Тәгалә коткара», – диде. Шул мизгелдә Җәбраил галәйһиссәләм килде дә Дәгъсурның күкрәгенә сугып, аны җиргә екты. Кылычы кулыннан төште. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Дәгъсурның кылычын алып: «Сине минем кулымнан кем коткара?» – диде. Дәгъсур: «Беркем дә коткара алмый», – диде дә шәһадәт кәлимәсен әйтеп, мөселман булды. Аның аркасында бик күп кешеләр иман китерде.41 Ул башка беркайчан да сугыш өчен гаскәр җыймаска сүз бирде. Кораллы бәрелешсез Мәдинәгә кайттылар. Сәфәр унбер көн дәвам итте.

Бәхран яуы

Бу яуны «Бәни Сөләйм» яки «Нәҗран яуы» дип тә атыйлар. Бәни Сөләймдә җыелган бик күп мөшрикнең Мәдинәгә һөҗүм итәргә җыенуы турында хәбәр килде. Мәдинәдә хәзрәти Ибне Өмме Мәктүм урынбасар итеп калдырылды. Рәсүлуллаһ өч йөз кешелек гаскәр белән дошманга каршы юнәлде. Ислам гаскәренең килүен ишеткән дошман тауларга качты. Шуңа күрә очрашу мөмкин булмады. Сәфәр унике көн дәвам итте.

«Ул (Кәгъб ибне Әшрәф) безне һәрвакыт борчый, безгә каршы шигырьләр сөйли иде. Әгәр сезнең арагыздан кем дә булса шулай эшләсә, белсен: аның җәзасы – кылыч» Хәдис шәриф

Гыйшкың алды мине миннән;
сөям Сине, Раббым!
Синең мәхәббәтең шундый татлы;
сөям Сине, Раббым!
Байлыкка да мин сөенмим,
ярлылыкка да көенмим.
Синең гыйшкың белән ләззәтләнәм;
сөям Сине, Раббым!
Син гыйбадәтләрне боердың,
яхшы хәлләрне мактадың,
чиксез нигъмәтләр бирдең;
сөям Сине, Раббым!
Нинди шөкерсез нәфесем бар:
үз ләззәте өчен мине һаман һәлак итә!
Ә мин чын ләззәтне таптым:
сөям Сине, Раббым!
Гыйбадәтне гүзәл кылу,
дөнья өчен дә тырышу –
көне-төне эшем шул, чөнки
сөям Сине, Раббым!
Сүз белән генә сөелми, әй Хилми!
Раббың: «Тырышыгыз!» – диде.
Хәлеңнән дә күренсен:
сөям Сине, Раббым!
Ислам дошманнары бихисап,
динга мәкер белән ябырыла алар;
тик торсаң, дөрес буламы?
Сөям Сине, Раббым!
Гашыйк ялкауланып утырамы?
Мәгъшукына тузан кундырамы?
Дошманны тындыр да әйт:
«Сөям Сине, Раббым!»