ГАЗӘВАТЛАР ҺӘМ СӘРИЯЛӘР
Мөселманнар Мәккәдә чакта мөшрикләр аларга бик күп золым кыла иделәр. Кайберләрен кыйныйлар, кайберләренең башын яралыйлар, кайберләрен исә күрелмәгән җәфаларга дучар итәләр иде. Ул вакытта сугышырга рөхсәт юк иде, чөнки мөшрикләр күп иде, сугыш мөселманнарның зарарына булыр иде. Мәдинәгә килгәннән соң мөхтәрәм сәхабәләр күбәйде. Ансарларның ярдәме белән көч барлыкка килде. Ислам кодрәт тапты, җиһад шәригатькә ярашлы булды. Кяферләр белән сугышырга рөхсәт бирелде.
Сәфәр, газәват һәм сәрия
Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәнең иминлеген саклау, дошманнарның хәлен күзәтү өчен сәрияләр (һөҗүмче отрядлар, бүлекчәләр), ягъни кечкенә гаскәри берләшмәләр оештырды. Рәсүлуллаһ үзе катнашмыйча, кяферләргә каршы җибәргән бу сәрияләрдә катнашучыларның саны бишәүдән дүрт йөзгә кадәр була иде. Пәйгамбәребез үзе катнашкан һәм үзе җитәкләгән сугышлар газәват (газва) дип атала. Гаскәрнең сугышка китүе сәфәр, сугыш хәле исә сәфәрбәрлек дип атала.
Сөекле Пәйгамбәребез дошманның көтмәгәндә һөҗүм итүенә юл куймас өчен Мәдинәдә каравыл тору тәртибен урнаштырды, каравыл төркемнәре чыгарды һәм шулай итеп кирәкле иминлек чараларын күрде.
Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) егерме җиде газәват кылды. Алар: Әбва (Вәддан), Бөват, Беренче Бәдер (Сафван), Зөл-Гошәйрә, Бәдер (Бәдрел-Кобра), Каркарател-Кәдер, Бәни Кайнукагъ, Сәвик, Гатафан (Әнмар, Зи Әмр), Бәхран (Бәни Сөләйм, Нәҗран), Өхед, Хәмраүл-Әсәд, Бәни Нәдыйр, Кече Бәдер (Бәдрес-Сугра), Затүр-Рикагъ, Дүмәтел-Җәндәл, Мөрәйси (Бәни Мөстәлик), Хәндәк (Әхзаб), Бәни Корәйза, Бәни Лихьян, Габә (Зү-Кәрәд), Хәйбәр, Вадил-Кура, Мәккәнең фәтех ителүе, Хөнәйн, Таиф һәм Тәбүк.
Бу газәватларның тугызында гына бәрелеш булды. Алар: Бәдер (Бәдрел-Кобра), Өхед, Мөрәйси (Бәни Мөстәлик), Хәндәк (Әхзаб), Бәни Корәйза, Хәйбәр, Вадил-Кура, Хөнәйн һәм Таиф. Мәккә сугышсыз фәтех ителде, аның бөтен халкы мөселман булды.
Калган газәватларда бернинди бәрелеш булмады: кайберләрендә килешү төзелде, кайберләрендә дошман бирелде; кяферләрнең бер өлеше ислам гаскәре белән очрашырга батырчылык итмәде, ә күпчелеге ислам гаскәренең килүен ишетү белән тауларга качып юкка чыкты.
Бу мәкаль белән барча дәүләтләр котылу һәм бәхет таба:
«Сугышка әзер тор, әгәр татулык һәм тынычлык теләсәң».
Abdülhak Molla
«Сезгә каршы сугыш ачучылар белән сез дә Аллаһы Тәгаләнең юлында сугышыгыз. Ләкин чиктән чыкмагыз, артыкка китмәгез» Бакара: 190
Рәсүлуллаһ җибәргән сәрияләр
Беренче сәрияләр – хәзрәти Хәмзә отряды
Мөшрикләрне сәүдә һәм икътисад ягыннан көчсезләндерергә һәм акылга утыртырга кирәк иде. Моның өчен Сүриягә баручы сәүдә юлларын кисәргә кирәк иде. Шул вакытта бер мөшрик кәрванының Мәдинә янәшәсеннән узып баруы ишетелде. Һиҗрәтнең беренче елының җиденче ае – Рамазан башында сөекле Пәйгамбәребез шунда ук сәфәргә әзерләнергә кушты һәм утыз атлы сугышчыга хәзрәти Хәмзәне командир итеп билгеләде. Аңа Аллаһы Тәгаләдән куркырга, кул астындагыларга яхшы мөгамәләдә булырга киңәш иткәннән соң: «Аллаһы Тәгаләнең юлында, Аллаһы Тәгаләнең исемен зикер кылып, газәватка чыгыгыз! Аллаһы Тәгаләне танымаучылар белән сугышыгыз…» – диде. Хәзрәти Хәмзәгә ак байрак биреп, аны озатып калды.
Хәзрәти Хәмзә кул астындагы атлылар белән өч йөз атлы саклап барган мөшрик кәрванына таба кузгалды. Дәмәшктән Мәккәгә баручы кәрван Сифрел-Бәхр дигән урынга җиткәч, мөҗаһидләр белән очрашты. Даны зур сәхабәләр шунда ук сугыш тәртибенә басып, бәрелешкә әзер булдылар. Шул вакытта анда булган Мөҗди ибне Гамр әл-Җүһәни килеп җитте һәм ике як арасына керде. Мөҗди ибне Гамр әл-Җүһәни ике якның да берлектәше иде. Мөселманнарның саны бик аз, ә мөшрикләрнең бик күп икәнен күреп, ул мөселманнар җиңелергә мөмкин дип уйлады. Мөселман дәүләтенең мәңгегә яшәвенә өметләнеп, ул арадашчы булды һәм ике якны да сугышудан туктатты. Аннары хәзрәти Хәмзә һәм аның иптәшләре Мәдинәгә кайттылар. Мөҗдинең эше Пәйгамбәребезгә җиткерелгәч, ул канәгатьлеген белдереп: «Ул мөбарәк, яхшы һәм дөрес эш эшләгән», – диде.1
Гобәйдә ибне Харис отряды
Моннан соң сәрияләр өзлексез җибәрелә торды. Гобәйдә ибне Харис хәзрәтләренең кул астына алтмыш яки сиксәнләп мөҗаһид бирелде һәм ул Рабигка җибәрелде. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килү белән, ике як та ук ата башлады. Ислам гаскәреннән беренче укны Сәгъд ибне Әбү Ваккас атты. Әбү Суфьян кул астындагы ике йөз мөшрик ислам гаскәренең күп өлеше посып ята дип уйлады һәм мөселманнардан куркып, качып котылды.2
Аллаһ юлында сугышыйк, дан алыйк, дан…
Коръәндә җиңү вәгъдә итә хәзрәти Йәздан.
«Аллаһы Тәгаләнең юлында, Аллаһы Тәгаләнең исемен зикер кылып, газәватка чыгыгыз! Аллаһы Тәгаләне танымаучылар белән сугышыгыз» Хәдис шәриф
Рәсүлуллаһның газәватлары
Беренче газәватлар – Вәддан яуы
Аны Әбва яуы дип тә атыйлар. Бу – Рәсүлуллаһның беренче газәваты. Ул һиҗрәтнең уникенче аенда булды. Мәдинәдә урынбасар итеп Сәгъд ибне Гөбадә хәзрәтләре калдырылды. Корәешләргә һәм Бәни Дамра кабиләсенә каршы алтмыш кеше белән чыгылды. Байракны хәзрәти Хәмзә күтәреп барды. Мәккәлеләр очрамады. Вәддан дигән урынга килеп җиттеләр. Бәни Дамра кабиләсе белән язма килешү төзелде. Аның буенча:
1- Дамра угыллары һичшиксез дошманга ярдәм итмәячәк,
2- Дамра угылларының җаны һәм малы мөселманнарның яклавы астында булачак,
3- моның өчен Пәйгамбәребез Дамра угылларын берәр сугышка чакырганда, алар шунда ук ярдәмгә ашыгачак.
Бөват яуы
Бу яу – Рәсүлуллаһның икенче газәваты. Һиҗрәтнең икенче елы, Рабигыль-әүвәл ае иде. Мәдинәдә урынбасар итеп Саиб ибне Госман ибне Мазгун хәзрәтләре калдырылды. Әбү Суфьян җитәкләгән йөз кешелек мөшрик кәрванының ике мең биш йөз дөя белән Дәмәшккә баруы турында хәбәр алынгач, корәеш кәрванына каршы ике йөз кеше белән чыгылды. Бөват тавына кадәр һәр як адым саен эзләнсә дә, мөшрикләрне тотып булмады.
Зөл-Гошәйрә яуы
Бу яу һиҗрәтнең уналтынчы ае башында булды. Әбү Суфьян җитәкчелегендә мәккәле мөшрикләрнең бер зур сәүдә кәрваны Дәмәшккә бара дигән хәбәр алынды. Рәсүлуллаһ үз урынына урынбасар итеп Әбү Сәләмә ибне Габделәсәдне калдырды. Байракны хәзрәти Хәмзәгә (радыяллаһу ганһү) бирде. Аларның утыз дөясе бар иде, аларга чиратлашып атланалар иде. Йөз илле яки ике йөзләп мөҗаһид Гошәйрә дигән урынга килеп, берничә көн көттеләр. Кәрванны тотып булмады. Мөдлиҗ угыллары белән солых төзеп, Мәдинәгә кайттылар.
Беренче Бәдер яуы
Аны Сафван яуы дип тә атыйлар. Бөват яуыннан кайтуга берничә көн генә узган иде, корәешләрдән Көрз ибне Җабир Фиһри үз кешеләре белән Җәммә тавына һөҗүм итеп, анда көтүдә йөргән сыерларны һәм дөяләрне куып алып киткән дигән хәбәр алынды.
Пәйгамбәребез үз урынына Зәйд ибне Харисәне урынбасар итеп калдырды һәм бер төркем сәхабәләр белән вакыйга урынына юнәлде. Байракны бу юлы хәзрәти Галигә бирде.
Мөҗаһидләр вакыйга урынына килеп җиткәндә, Көрз һәм башкалар хайваннарны ташлап, эзләрен яшереп өлгергәннәр иде. Бәдернең Сафван үзәнлегенә кадәр һәр ташның асты тикшерелсә дә, аларны табып булмады.
Габдулла ибне Җәхеш отряды (Батны Нәхлә сәриясе)
Бер көнне Пәйгамбәребез корәеш мөшрикләрен күзәтер өчен Нәхләгә сәрия җибәрергә теләде. Җибәреләчәк сугышчыларга Әбү Гобәйдә ибне Җәррах хәзрәтләрен командир итәргә теләде. Әбү Гобәйдә ибне Җәррах бу әмерне алгач, Пәйгамбәребездән аерылу кайгысыннан елый башлады.
«Хаҗ юлында үлүчеләргә һәм Аллаһ юлында газәват кылучыларга сөенечләр булсын!» Хәдис шәриф
Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аның урынына Габдулла ибне Җәхеш хәзрәтләрен әмир итеп билгеләде.3
Габдулла ибне Җәхеш исламны дәрт белән яшәүче затлардан иде. Ул мөселман булганда кяферләр аңа акылга сыймаслык җәфалар кылсалар да, ул аларга иман көче белән каршы торды, аларның җәбер-золымына сабырлык белән түзде. Шуңа күрә Пәйгамбәребез аның турында сәхабәләренә: «Ул – сезнең арагызда ачлыкка һәм сусызлыкка иң күп түзүчегез, иң сабырыгыз», – дигән иде. Габдулла ибне Җәхеш Рәсүлуллаһның шәһитләргә биргән сөенечле хәбәрләрен ишетеп, һәрвакыт шәһитлеккә омтылды. Сугышларда иң алгы сафта батырларча сугыша иде.
Хәзрәти Габдулла ибне Җәхеш болай дип сөйли: «Ул көнне Рәсүл галәйһиссәләм ястү намазын укыгач, мине янына чакырды да: „Иртә белән иртүк минем яныма кил. Коралың да үзең белән булсын. Мин сине бер якка җибәрәчәкмен“, – диде.
Иртә җиткәч, мин мәчеткә бардым. Өстемдә кылычым, җәям, укларым һәм капчыгым, ә калканым янымда иде. Рәсүл галәйһиссәләм иртәнге намазны укытканнан соң өенә кайтты. Мин алданрак килгәнгә күрә, ишек төбендә көтеп тора идем. Ул мөһаҗирләрдән минем белән барачак берничә кешене тапты. „Мин сине бу кешеләргә командир итеп билгеләдем“, – дип, миңа бер хат бирде һәм: „Бар! Ике төн юл үткәч, хатны ач. Анда ничек боерылса, шулай эш ит“, – диде. „Йә Рәсүлуллаһ! Кайсы якка барыйм?“ – дип сорадым. „Нәҗдия юлын тот. Рәкиягә, коега таба юнәл!“ – диде».
Габдулла ибне Җәхеш Нәхлә сәфәренә билгеләнгәч, аңа беренче мәртәбә Әмирел-мөэминин исеме бирелде. Исламда бу исем белән беренче тапкыр аталган әмир ул булды. Сигез яки унике кешелек отряд белән ике көннән соң Мәләл дигән урынга җиткәч, ул хатны ачты, анда болай язылган иде:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Бу хатны карап чыккач, Мәккә белән Таиф арасындагы Нәхлә үзәнлегенә төшкәнче Аллаһы Тәгаләнең исеме һәм бәрәкәте белән юл ал. Иптәшләреңнең берсен дә синең белән барырга мәҗбүр итмә! Нәхлә үзәнлегендәге корәешләрне һәм корәешләрнең кәрванын күзәт, артларыннан бар һәм тикшереп тор. Алар турындагы хәбәрләрне безгә җиткер».
Әмирел-мөэминин хәзрәти Габдулла ибне Җәхеш хатны укыганнан соң: «Без – Аллаһы Тәгаләнең коллары һәм барыбыз да Аңа кайтачакбыз. Ишеттем һәм итагать иттем. Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның сөекле Рәсүленең әмерен үтәячәкмен», – дип, хатны үбеп, башына куйды. Аннары иптәшләренә борылып: «Сезнең кайсыгыз шәһит булырга омтыла, шул минем белән барсын. Барырга теләмәгән кеше кире кайта ала. Берегезне дә мәҗбүр итмим. Бармасагыз, мин үзем генә барып, Рәсүл галәйһиссәләмнең әмерен үтәячәкмен», – диде. Иптәшләре бердәм: «Без Пәйгамбәребезнең әмерләрен ишеттек. Аллаһы Тәгаләгә, Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм сиңа итагать итүчеләрбез. Кая теләсәң, Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте белән шунда бар», – дип җавап бирделәр.
Сәгъд ибне Әбү Ваккас хәзрәтләре дә булган бу кечкенә гаскәр Хиҗазга таба юл тотты һәм Нәхләгә килеп җитте. Бер урында посып, аннан узып йөргән корәешләрне күзәтә башладылар. Шул вакытта бер корәеш кәрваны узды. Дөяләре йөкле иде. Мөҗаһидләр кәрванга якынлашып, аларны исламга чакырдылар, кабул итмәгәч, сугыша башладылар. Берсен үтерделәр, икесен әсир алдылар, берсе атлы булганга күрә, аны куып җитә алмадылар. Кяферләрнең бөтен малы мөҗаһидләргә калды. Габдулла ибне Җәхеш бу гыйнәмәт (сугыш олҗасы) малларының биштән бер өлешен Рәсүлуллаһка аерып куйды. Бу мөселманнар алган беренче гыйнәмәт иде.4
Пәйгамбәребез әсирләргә исламны аңлатып, аларга иман китерергә тәкъдим итте. Хәкәм ибне Кәйсан мөселман булды. Госман ибне Кәйсан исламны кире кагып, Мәккәгә китте.
Мәсҗиде Кыйбләтәйн
Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мөнәүвәрә Мәдинәгә һиҗрәт кылганга унҗиде ай узган иде. Шуңа кадәр ул һәрвакыт изге Иерусалимдагы Бәйтел-Мәкъдискә юнәлеп намаз укый иде. Шул көннәрдә яһүдләрнең: «Нинди гаҗәп эш! Дине бездән аерым, ә кыйбласы безнеке кебек!» – дип сөйләүләре Рәсүлуллаһка кадәр барып җитте. Бу сүзләр аның мөбарәк йөрәген рәнҗетте.
Бер көнне Җәбраил галәйһиссәләм килгәч, ул аңа болай диде: «Әй Җәбраил! Аллаһы Тәгаләнең йөземне яһүдләрнең кыйбласыннан Кәгъбәгә таба боруын телим».
Җәбраил галәйһиссәләм: «Мин бары тик бер кол гына. Моны Аллаһы Тәгаләдән сора!» – дип җавап бирде.
Шуннан соң Бакара сүрәсенең 144 нче изге аяте иңде. Анда болай диелде: «(Әй Хәбибем! Вәхи килүен көтеп) синең йөзеңнең күккә таба кат-кат борылуын Без, әлбәттә, күрәбез. Шуңа күрә Без сине разый булачак бер кыйблага борачакбыз. Инде йөзеңне Мәсҗидел-Харам ягына (Кәгъбәгә) бор. (Әй мөэминнәр!) Сез дә кайда гына булсагыз да, намазларда йөзләрегезне шул якка борыгыз. Шиксез, үзләренә китап бирелгәннәр бу кыйбла үзгәрешенең Раббыларыннан килгән хак икәнен әлбәттә беләләр. Аллаһы Тәгалә исә аларның эшләреннән гафил түгел».
Шәгъбан аеның уртасында, сишәмбе көнне бу изге аять иңгәндә, Рәсүлуллаһ Бәни Сәлимә мәчетендә сәхабәләренә өйлә яки икенде намазын укыта иде. Намазның өченче рәкагатендә Кәгъбәгә борылырга әмер ителде. Вәхине алу белән, ул шунда ук Мөгаззәмә Кәгъбәгә таба борылды. Мөхтәрәм сәхабәләр дә Хәбибе әкрам Пәйгамбәребезгә ияреп, шул якка борылдылар. Шуннан соң бу мәчетне Мәсҗиде Кыйбләтәйн, ягъни «ике кыйблалы мәчет» дип атый башладылар.
Рәсүлуллаһ Кубага да барып, беренче төзелгән мәчетнең михрабын мөбарәк куллары белән яңадан төзеде һәм мәчетнең диварларын яңартты.5
«Әй Җәбраил! Аллаһы Тәгаләнең йөземне яһүдләрнең кыйбласыннан Кәгъбәгә таба боруын телим» Хәдис шәриф
Мәсҗиде Кыйбләтәйн
Мөселманнарның беренче кыйбласы төньяк-көнбатыш яктагы Мәсҗидел-Акса иде. Ул яһүдләрнең дә кыйбласы иде. Яһүдләр, мөселманнар безнең кыйблабызга борыла дип, мөхтәрәм сәхабәләрдән көлә иделәр. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Җәнабе Хакка дога кылып, кыйблабыз Мөгаззәмә Кәгъбә булуын теләде. Рәсүлуллаһ бу мәчеттә өйлә намазын (икенче бер риваятьтә икенде намазын) укытканда, «Кәгъбәгә борылыгыз» мәгънәсендәге изге аять иңгәч, алар көньяк-көнчыгыш яктагы Мөгаззәмә Кәгъбәгә борылдылар. Шуңа күрә бу мәчетне Мәсҗиде Кыйбләтәйн – «ике кыйблалы мәчет» дип атыйлар.
