Сөекле Пәйгамбәрем

Сәлман Фарсыйның мөселман булуы

Көннән-көн ислам нуры тарала, Рәсүлуллаһның мөбарәк исеме ишетелгән саен күңелләрдә урын ала башлады. Аның килүен сагынып көткән гыйлем әһелләре эзләнеп һәм дулкынланып Мәдинәгә ашыга һәм иман китерү шәрәфенә ирешә иделәр. Шуларның берсе Сәлман Фарсый хәзрәтләре иде. Ул үзенең мөселман булуын болай сөйләгән: – Мин Фарсыдагы (Иран) Исфаһан шәһәренең Җәй авылыннан. Атам авылның иң бае иде, җирләребез һәм малыбыз күп иде. Мин өйнең бердәнбер баласы һәм атамның бердәнбер сөеклесе идем. Шуңа күрә ул мине кыз бала кебек тәрбияләде. Өйдән чыгарга рөхсәт итмәде. Ул мәҗүси булганга, миңа мәҗүсилекне үзе теләгәнчә, кимчелексез өйрәтте. Өйдә һәрвакыт ут яна иде, без аңа табына һәм сәҗдә кыла идек.

Атамның малы-мөлкәте күп булганга, бер мәлне ул мине тышка алып чыкты да: «Балам! Мин үлгәч, бу малларның иясе син булачаксың, шуңа күрә бар, малларыңны һәм җирләреңне таны», – диде. Мин дә: «Ярар», – дип, бакчаларыбызны йөреп чыктым.

Бер көнне басуларны карарга барганда, бер чиркәүгә юлыктым. Христианнарның тавышларын ишеттем, яннарына баргач, аларның эчтә гыйбадәт кылганнарын күрдем. Моңарчы андый нәрсә күрмәгәнгә, мин гаҗәпләнеп калдым. Чөнки безнең гыйбадәтебез ут яндырып, аңа сәҗдә кылудан башка нәрсә түгел иде. Ә алар күренмәгән Аллаһка гыйбадәт кылалар иде. Үз-үземә: «Аллаһ белән ант итәм, боларның дине – хак, ә безнеке – батыл», – дидем. Кичкә кадәр аларны кызыксынып күзәттем. Басуларыбызга барып җитмәс борын караңгы төшә башлады. Мин аларга: «Бу диннең асылы кайда?» – дигәч, алар: «Дәмәшктә», – диделәр. Аннары: «Дәмәшккә барсам, мине дә кабул итәрләрме?» – дип сорагач: «Әйе, кабул итәрләр», – дип җавап бирделәр. «Арагызда якын арада Дәмәшккә барачак кешеләр бармы?» – дип сорагач, бераздан бер кәрван китәчәге турында әйттеләр. Мин сөйләшкән кешеләр аз иде, алар Дәмәшктән Исфаһанга килгәннәр иде. Мин алар белән мәшгуль булганда, өйгә кайтырга соңга калдым. Минем кайтмаганымны күргән атам мине эзли башлаган һәм кешеләр җибәргән.

Эзләгәннәр, таба алмаганнар. Алар борчылып йөргәндә, мин өйгә кайттым. Атам: «Шушы вакытка кадәр кайда идең? Без сине эзләмәгән урын калмады», – диде. Мин: «Әтием! Мин бүген басуларны карап йөрергә чыккан идем. Ләкин юлда бер христиан чиркәвенә юлыктым. Эчкә кердем. Карасам, алар үзләре күрмәгән, һәр нәрсәгә хаким һәм кодрәтле Аллаһка иман китерәләр. Аларның гыйбадәтләренә гаҗәпләнеп калдым. Кичкә кадәр аларны күзәттем. Аларның диненең хак икәнен аңладым», – дидем. Моны ишеткән атам: «Әй улым! Син ялгыш уйлыйсың, ата-бабаларыңның дине аларның диненнән дөресрәк. Аларның дине бозык. Алданып, ышанып куйма!» – диде. Ә мин: «Юк, аларның дине безнекеннән хәерлерәк; аларныкы – хак, безнеке – батыл», – дидем. Атам моңа бик ачуланды, кулларымны-аякларымны бәйләп, мине өйгә бикләп куйды.

Шул хәлдә мин һәрвакыт Дәмәшккә китәчәк кәрван турында хәбәр көтә идем. Ниһаять, христиан руханиларының кәрванны әзерләгәннәрен белдем.

Бауларымны чишеп качтым һәм кәрван булган чиркәүгә киттем. Бу якларда кала алмаячагымны сөйләдем дә кәрванга кушылып, Дәмәшк юлын тоттым. Дәмәшктә христиан диненең иң зур галимен сорадым. Миңа берәүне күрсәттеләр, мин аның янына барып хәлемне сөйләдем. Аның янында калырга, аңа хезмәт итәргә теләгәнемне әйтеп, миңа христианлыкны өйрәтүен, Аллаһы Тәгаләне танытуын үтендем. Ул риза булды. Инде мин аңа хезмәт итә, чиркәү эшләрен башкара башладым. Ул да миңа христианлыкны өйрәтә иде.

«Миннән ишеткәннәрегезне дин кардәшләрегезгә дә сөйләгез! Бер-берегезгә ишеттерегез!» Хәдис шәриф

Ләкин соңыннан мин аның начар кеше икәнен аңладым. Чөнки христианнарның ярлыларга бирү өчен китергән садакаларын, алтын-көмешләрен ул яшереп куя, мохтаҗларга бирми иде. Ул тулы җиде чүлмәк алтын һәм көмеш җыйган иде. Миннән башка моны белүче юк иде. Бераздан ул үлде.

Христианнар аны җирләргә җыелдылар. Мин аларга: «Нигә аңа шулкадәр хөрмәт күрсәтәсез, ул бу хөрмәткә лаеклы кеше түгел!» – дидем. Алар: «Моны син каян чыгарасың?» – диделәр һәм миңа ышанмадылар. Шунда мин аның җыйган алтыннарының урынын күрсәттем. Алар җиде чүлмәк алтын белән көмешне казып чыгардылар, аннары: «Бу кеше кәфенләүгә һәм җирләүгә лаек түгел», – дип, аны бер җиргә ташладылар һәм өстен ташлар белән күмделәр. Аның урынына икенче берәү килде.1

Бу кеше чыннан да гыйлем иясе, зәһид кеше иде, дөньяга бөтенләй әһәмият бирми иде. Ул ахирәтне теләүче иде һәм һәрвакыт ахирәт өчен тырыша, көне-төне гыйбадәт кыла иде. Мин аны бик яраттым һәм озак вакыт аның янында калдым. Аңа бик теләп хезмәт итә идем. Бергә гыйбадәт кыла идек.

Бер көнне мин аңа: «Әй хуҗам! Мин күптәннән бирле сезнең яныгызда һәм сезне бик яраттым. Чөнки сез Аллаһы Тәгаләнең боерыкларына буйсынасыз һәм Ул тыйганнардан сакланасыз. Сез вафат булгач, мин нишләрмен, миңа нинди киңәш бирәсез?» – дип сорадым. Ул болай дип җавап бирде: «Улым, Дәмәшктә кешеләрне төзәтерлек бер кеше дә калмады. Кемгә барсаң да, ул сине бозачак. Ләкин Мосылда бер зат бар, аны табарга киңәш итәм».

Ул вафат булгач, мин Мосылга күчтем, ул тасвирлаган затны таптым һәм башымнан үткәннәрне сөйләдем. Ул мине хезмәткә алды. Ул да теге зат кебек бик кадерле, дөньяга бирелмәгән һәм һәрвакыт гыйбадәт кыла торган кеше иде. Аңа да озак вакыт хезмәт иттем. Ләкин бер көнне ул авырып китте. Вафат булыр алдыннан мин аңа да шул ук сорауларны бирдем. Ул миңа Нусайбиндагы бер затны киңәш итте. Ул вафат булгач, мин шундук Нусайбинга киттем. Ул әйткән кешене табып, аның янында калырга теләвемне белдердем. Ул риза булды, мин бер мәл аның хезмәтендә булдым. Ул авыргач, мине икенче берәүгә җибәрүен үтендем. Бу юлы ул миңа Рум шәһәре Гамуриядәге икенче бер затны тасвирлап бирде. Ул вафат булгач, мин Гамурия юлын тоттым. Ул әйткән бу кешене дә табып, аның хезмәтенә кердем һәм озак вакыт калдым.

Аннары аның да вафаты якынлашты. Мине берәр кешегә тапшыруын үтенгәч, ул: «Аллаһ белән ант итәм, хәзер мин андый кешене белмим. Ләкин ахырзаман Пәйгамбәренең килүе якынлашты», – диде һәм аның билгеләрен санап чыкты: «Ул гарәпләр арасыннан чыгачак, ватаныннан һиҗрәт кылып, ташлы җирләр арасындагы хөрмәсе күп бер шәһәргә урнашачак.

Ул бүләкне кабул итә, садаканы кабул итми. Ике җилкәсе арасында пәйгамбәрлек мөһере бар». Бу зат та вафат булгач, аның сүзләренә ияреп, гарәп иленә барырга карар кылдым. Гамуриядә эшләп, берничә үгезгә һәм бераз сарыкка ия булган идем. Бәни Кәлб кабиләсеннән бер кәрван гарәп иленә китәргә җыена иде. Мин аларга: «Бу үгезләр белән сарыклар сезнеке булсын, мине гарәп иленә алып барыгыз!» – дигәч, алар тәкъдимемне кабул итеп, мине үзләре белән алдылар. Ләкин Вадил-Кура дигән урынга килгәч, алар миңа хыянәт иттеләр һәм мине кол итеп бер яһүдигә саттылар. Яһүди яшәгән урында хөрмә бакчаларын күрдем. «Ахырзаман Пәйгамбәре һиҗрәт кылачак урын, мөгаен, шушыдыр», – дип уйладым. Ләкин һич кенә дә күнегә алмадым. Бу яһүдигә бер мәл хезмәт иттем. Аннары ул мине агасының улына сатты. Ул мине алып, Мәдинәгә китерде. Мәдинәгә килеп җиткәч, мин бу урынны элек күргән кебек аңа шундук күнектем. Инде көннәрем Мәдинәдә уза, мине сатып алган яһүдинең йөзем бакчасында, бакчасында эшлим, аңа хезмәт итәм иде. Шул ук вакытта асыл максатыма ирешүне сабырсызланып көтә идем.

Бер көнне мин бер хөрмә агачына менеп эшли идем. Хуҗам кемдер белән агач астында сөйләшә иде. Бер мәлне алар: «Һәлак булсыннар Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре! Мәккәдән Кубага бер кеше килгән. Үзен пәйгамбәр дип әйтә. Бу кабиләләр дә аны кабул итеп, аның диненә керәләр…» – дип сөйләштеләр. Мин бу сүзләрне ишеткәч, хушымны югалткандай булдым. Шундук аска төшеп, теге кешегә: «Ни дисең?» – дидем. Хуҗам миңа: «Синең ни эшең бар, нигә сорыйсың, син үз эшеңне кара!» – дип, бер чапылдык сукты. Ул көнне кич җиткәч, бераз хөрмә алып, шундук Кубага бардым. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына кереп: «Син салих кеше, яныңда ярлылар да бар. Бу хөрмәләрне садака итеп китердем», – дидем.

Рәсүлуллаһ янындагы сәхабәләргә: «Килегез, хөрмә ашагыз», – диде. Алар ашадылар. Ләкин үзе бөтенләй ашамады. Мин үз-үземә: «Менә билгеләрнең берсе шул. Ул садака кабул итми», – дидем. Рәсүлуллаһ Мәдинәгә килгәннән соң, мин тагын бераз хөрмә алып, Рәсүлуллаһка китердем. «Бу – бүләк», – дидем. Бу юлы ул янындагы сәхабәләре белән бергә ашады. «Менә икенче билге дә чыкты», – дидем. Мин алып барган хөрмә егерме биш чамасы иде. Ә ашалган хөрмәләрнең төшләре меңләп иде. Рәсүлуллаһның могҗизасы белән хөрмә арткан иде. Үз-үземә: «Тагын бер билге күрдем», – дидем. Мин Рәсүлуллаһ янына тагын бардым. Алар бер мәетне җирлиләр иде. Пәйгамбәрлек мөһерен күрергә теләгәнгә, мин бик якын бардым. Ул минем теләгемне аңлап, күлмәген күтәрде. Мөбарәк аркасы ачылгач, мин пәйгамбәрлек мөһерен күрдем; шундук аны үптем һәм еладым. Шул мизгелдә шәһадәт кәлимәсен әйтеп мөселман булдым.

Аннары мин Рәсүлуллаһка башымнан үткән хәлләрне берәм-берәм сөйләдем. Бу аңа ошады. Ул миңа моны мөхтәрәм сәхабәләргә дә сөйләргә кушты. Мөхтәрәм сәхабәләр җыелды, мин дә башымнан үткәннәрне иң нечкә җентекләренә кадәр сөйләп бирдем…2

Сәлман Фарсый иман китергәндә, гарәп телен белмәгәнгә, тәрҗемәче сораган иде. Килгән яһүд тәрҗемәче аның сөекле Пәйгамбәребезне мактавын киресенчә әйтеп бирә иде. Шул вакыт Җәбраил галәйһиссәләм килеп, хәзрәти Сәлманның сүзләрен Рәсүлуллаһка дөрес итеп белдерде. Яһүд хәлне аңлагач, шәһадәт кәлимәсен әйтеп мөселман булды.

Сәлман Фарсый мөселман булганнан соң тагын бер мәл кол булып калды. Сөекле Пәйгамбәребез: «Үзеңне колчылыктан коткар, әй Сәлман!» – дигәч, ул хуҗасына барып, азат булырга теләвен әйтте. Моңа теләр-теләмәс риза булган яһүд өч йөз хөрмә үсентесе утыртып, аларны хөрмә бирерлек итеп үстерү һәм мең алты йөз дирһәм алтын (бер риваятьтә дүрт мең дирһәм чамасы көмеш) бирү шарты белән килеште.

Ул моны Рәсүлуллаһка хәбәр итте. Пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Кардәшегезгә ярдәм итегез», – диде. Алар аның өчен өч йөз хөрмә үсентесе җыйдылар. Рәсүлуллаһ: «Аларның чокырларын әзерлә дә, тәмамлагач миңа хәбәр ит», – диде. Ул чокырларны әзерләп хәбәр иткәч, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ул урынга килде һәм үсентеләрне үзенең мөбарәк куллары белән утыртты. Аларның берсен хәзрәти Гомәр утырткан иде. Хәзрәти Гомәр утыртканыннан башка барысы да Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән шул ук елны хөрмә бирде. Рәсүлуллаһ ул бердәнбер үсентене дә казып алып, мөбарәк кулы белән яңадан утыртты, һәм ул утыртылу белән хөрмә бирде.

«Ахырзаман Пәйгамбәренең килүе якынлашты. Ул гарәпләр арасыннан чыгачак, ватаныннан һиҗрәт кылып, ташлы җирләр арасындагы хөрмәсе күп бер шәһәргә урнашачак. Ул бүләкне кабул итә, садаканы кабул итми. Ике җилкәсе арасында пәйгамбәрлек мөһере бар» Гамуриядәге рухани

Хәзрәти Сәлман Фарсый болай сөйләде: «Бер көнне бер кеше мине эзләп: „Ярлы мөкатәб (азатлыкка ирешү өчен хуҗасы белән билгеле бер күләмгә килешкән кол) Сәлман Фарсый кайда?“ – дип сорый иде. Ул мине тапты һәм кулындагы йомырка зурлыгындагы алтынны миңа бирде. Мин аны алып, Пәйгамбәребез янына бардым һәм хәлне сөйләдем.

Рәсүлуллаһ алтынны миңа кире биреп: „Бу алтынны ал да бурычыңны түлә!“ – диде. Мин: „Йә Рәсүлуллаһ! Бу алтын яһүд сораган авырлыкта түгел“, – дигәч, Рәсүлуллаһ ул алтынны алып, мөбарәк теле өстенә тидерде. Аннары: „Ал моны! Аллаһы Тәгалә моның белән синең бурычыңны түләр“, – диде. Аллаһ хакына, мин ул алтынны үлчәдем, ул нәкъ соралган кадәр иде. Аны да илтеп бирдем. Шулай итеп, колчылыктан котылдым».3

Шул көннән соң Сәлман Фарсый Әсхабе Суффага кушылды.

Фәрештәләр тыңларга килә иде

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән Кәримне шундый матур, шундый татлы һәм тәэсирле итеп укый иде, хәтта аны тыңлаган мөселман булмаганнар да сокланып калалар иде. Аны тыңлап мөселман булучылар күп иде.

Хәзрәти Бәра ибне Газиб болай сөйләде: «Бер тапкыр ястү намазыннан соң мин Рәсүлуллаһның Тин сүрәсен укыганын тыңладым. Ул шулкадәр матур укый иде: тавышы һәм укуы аныкыннан камилрәк булган бер кешене дә ишеткәнем юк иде».

Мөхтәрәм сәхабәләр арасында тавышы бик матур булган, Коръән Кәримне укыганда елаучылар һәм башкаларны елатучылар бик күп иде. Шуларның берсе Өсәйд ибне Хозәйр иде. Бер төнне ул атын янына бәйләп, Бакара сүрәсен укый башлады. Укыганда ат кинәт өркеде. Хәзрәти Өсәйд тынып калды, ат тынычланды. Ул укый башлады, ат янә өркеде. Тынгач, ат тынычланды. Ул тагын укый башлагач, ат янә өркеде. Өсәйд ибне Хозәйрнең улы Яхъя атка якын бер урында ята иде. Ат балага зыян салыр дип куркып, ул укуын туктатты.

Күккә карагач, ул ак болыт күләгәсенә охшаган бер томан эчендә кандил кебек ялтырап торган нәрсәләр күрде. Укуын туктаткач, ул ялтырап торган нәрсәләрнең күккә таба күтәрелеп киткәнен күрде.

Иртә җиткәч, ул сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына барып, башыннан үткәннәрне сөйләде.

Пәйгамбәребез: «Аларның нәрсә икәнен беләсеңме?» – дип сорагач, хәзрәти Өсәйд: «Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Белмим», – дип җавап бирде.

Пәйгамбәребез болай диде: «Алар фәрештәләр иде. Синең тавышыңа якынлашкан иде. Әгәр укуыңны дәвам иткән булсаң, таңга кадәр сине тыңларлар иде, кешеләр дә аларны күрерләр һәм карап торырлар иде. Алар халыкның күзеннән яшеренмәсләр иде».

Коръән Кәримне бик моңлы итеп укучыларның берсе хәзрәти Әбү Бәкер Сыйддыйк иде. Намаз укыганда кычкырып укый башласа, ул үзен тота алмый, мөбарәк күзләреннән яшьләр ага иде. Күргәннәр аның бу хәленә сокланалар иде. Бер көнне мөшрикләр җыелып: «Бу кеше пәйгамбәр китергәннәрне моңлы итеп укып елый. Балаларыбыз һәм хатыннарыбыз аның бу хәленә гашыйк булып, мөселман булырлар дип куркабыз», – диделәр.

Габдулла ибне Сәламнең мөселман булуы

Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк йөзен күреп аңа гашыйк булганнардан, аның мөбарәк сүзләрен һәм укыган Коръән Кәримне тыңлап, сокланып мөселман булганнардан берсе – Габдулла ибне Сәлам хәзрәтләре.

Тәүрат белән Инҗилне яхшы белгән Габдулла ибне Сәлам иман китергәнчегә кадәр яһүд галиме иде. Ул үзенең мөселман булуын үзе болай сөйли: «Мин Тәүратны һәм аның аңлатмаларын атамнан укып өйрәнгән идем. Бер көнне атам миңа ахырзаманда киләчәк пәйгамбәрнең сыйфатларын, билгеләрен һәм эшләячәк эшләрен сөйләде һәм: „Әгәр ул Һарун нәселеннән килсә, аңа иярермен; юкса иярмәм!“ – диде. Ул Рәсүлуллаһ Мәдинәгә килгәнче үлде.

Рәсүлуллаһның Мәккәдә пәйгамбәрлеген игълан иткәнен ишеткәч, мин аның сыйфатларын, исемен һәм киләчәк вакытын белә идем. Шуңа күрә мин аны көтеп тордым. Рәсүлуллаһның Мәдинә янындагы Куба дигән урында Гамр ибне Гауф угылларының өендә кунак булганын берәүдән ишеткәнчегә кадәр, мин бу хәлемне яһүдләрдән яшереп, эндәшмичә тордым.

Бер көнне бакчамда хөрмә агачыннан яшь хөрмә җыйганда, Нәдыйр угылларыннан берәү: „Бүген гарәпләрнең кешесе килде!“ – дип кычкырды. Мине калтырау басты. Шундук: „Аллаһу әкбәр“, – дип тәкбир әйттем. Шул вакыт гамәм Халидә бинте Харис агач астында утыра иде. Ул бик карт хатын иде. Минем тәкбиремне ишеткәч, ул миңа ачуланып: „Аллаһ кулыңны буш калдырсын, өмет иткәнеңә ирештермәсен! Аллаһ белән ант итәм, син Муса ибне Гыймранның4 киләчәген ишетсәң дә, моннан артык шатланмас идең!“ – диде. Мин аңа: „Әй гамәм! Аллаһ белән ант итәм, ул – Муса ибне Гыймранның кардәше һәм аның кебек үк бер пәйгамбәр. Ул аның юлында һәм ул нинди тәүхид белән җибәрелгән булса, шул ук тәүхид белән җибәрелгән“, – дидем.

Шуннан соң ул миңа: „Әй бертуганымның улы! Әллә ул кыямәткә якын җибәреләчәге безгә хәбәр ителгән пәйгамбәрме?“ – диде. „Әйе“, – дидем. „Алай булса, син хаклы“, – диде.5

Рәсүлуллаһ Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, мин аны күрү өчен шундук халык арасына кушылдым. Аның мөбарәк йөзен, нурлы чыраен күрүгә: „Аның йөзе ялганчы йөзе була алмый!“ – дидем. Рәсүлуллаһ җыелган кешеләргә исламны аңлата, нәсыйхәтләр бирә иде. Анда мин Рәсүлуллаһтан ишеткән беренче хәдис шәриф менә бу иде: „Арагызда сәламне таратыгыз, ачларны туйдырыгыз, сыйлаи рәхим кылыгыз (якын туганнарыгызны зиярәт итегез), кешеләр йоклаганда намаз укыгыз. Шулай итеп, җәннәткә сәламәтлек белән керерсез“.

Галәм горурлыгы (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мине пәйгамбәрлек нуры белән танып: „Син Мәдинә галиме Ибне Сәлам түгелме?“ – диде. Мин: „Әйе“, – дигәч, сөекле Пәйгамбәребез: „Якынрак кил“, – диде һәм болай сорады: „Әй Габдулла! Аллаһы Тәгалә хакына әйт! Син Тәүратта минем сыйфатларымны укып өйрәнмәдеңме?“ Мин: „Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары нинди, әйтә аласызмы?“ – дидем.

Бу сорауга каршы Рәсүлуллаһ бераз көтте, һәм Җәбраил галәйһиссәләм Ихлас сүрәсен иңдерде. Рәсүлуллаһ укыган бу сүрәне ишеткәч, мин Пәйгамбәребезгә шундук: „Әйе, йә Рәсүлуллаһ! Син дөрес сөйлисең, шаһитлык бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк. Син – Аның колы һәм рәсүле“, – дип, шәһадәт кәлимәсен әйтеп мөселман булдым. Аннары: „Йә Рәсүлуллаһ! Яһүдләр – кешене гаҗәпкә калдырырлык ялган сөйләүче, нигезсез гаеп тагучы һәм яла ягучы залим халык. Әгәр сез минем холкымны һәм бөтен хәлемне алардан сорашып белгәнче, алар минем мөселман булганымны ишетеп белсәләр, һичшиксез, сезнең алдыгызда миңа акылга сыймаслык яла ягачаклар. Башта мине алардан сорагыз!“ – дидем дә өйнең бер ягына посып тордым. Минем артымнан яһүдләрнең күренекле кешеләреннән бер төркем эчкә керде. Рәсүлуллаһ яһүдләрдән: „Арагыздагы Габдулла ибне Сәлам нинди кеше?“ – дип сорады. Яһүдләр: „Ул – безнең иң бөек галимебез һәм иң зур галимебезнең улы! Ибне Сәлам – безнең иң хәерлебез һәм иң хәерлебезнең улы!“ – диделәр. Шуннан соң Рәсүлуллаһ яһүдләрдән: „Әгәр ул мөселман булган булса, сез моңа ни әйтерсез?“ – дип сорады.

«Аллаһы Тәгалә миңа дүрт кешене сөйгәнен белдерде. Бу дүртесен сөяргә миңа боерды. Алар – Гали, Әбү Зәр, Микъдад һәм Сәлман» Хәдис шәриф

Яһүдләр: „Аллаһ аны мондый нәрсәдән сакласын!“ – дип җавап бирделәр.

Шул вакытта мин яшеренгән урынымнан чыктым да аны тәсдыйк итеп болай дидем: „Әй яһүдләр җәмәгате! Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз! Сезгә килгәнне кабул итегез. Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, сез үзегез дә беләсез: кулыгыздагы Тәүратта исеме һәм сыйфатлары язылганын сез күргән Аллаһы Тәгаләнең рәсүле – менә шушы зат. Мин шаһитлык бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк. Тагын шаһитлык бирәм: Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аның колы һәм рәсүле“. Шуннан соң яһүдләр: „Ул – безнең иң начарыбыз һәм иң начарыбызның улы!“ – дип, миңа төрле кимчелекләр тагып, яла ягып, мине яманлый башладылар. Мин: „Мин нәкъ менә шуннан курыккан идем. Йә Рәсүлуллаһ! Мин сиңа аларның золым кылучы, ялганчы, яманлыктан тартынмый торган, яла ягучы халык икәнен әйтмәгән идеммени? Менә барысы да ачыкка чыкты“, – дидем. Рәсүлуллаһ яһүдләргә: „Сезнең беренче шаһитлыгыгыз безгә җитә, ә икенчесе кирәкми“, – диде. Шуннан соң мин шунда ук өемә кайттым.

Гаиләмне һәм туганнарымны исламга чакырдым. Барысы да, хәтта гамәм дә мөселман булдылар.

Минем иман китерүем яһүдләрне бик ачуландырды. Шуңа күрә алар мине кысрыкларга тотындылар. Хәтта кайбер яһүд галимнәре: „Гарәпләрдән пәйгамбәр чыкмый, синең кешең – патша гына“, – дип, мине исламнан баш тарттырырга азапландылар, ләкин булдыра алмадылар».

Аның белән бергә Сәгъләбә ибне Сәгъя, Өсәйд ибне Сәгъя, Әсәд ибне Гобәйд һәм кайбер башка яһүдләр ихлас күңелдән мөселман булдылар. Ләкин кайбер яһүд галимнәре: «Мөхәммәдкә безнең начарларыбыз гына иман китерде. Әгәр алар хәерлеләребездән булсалар, ата-бабаларының динен ташламаслар иде», – диделәр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аларга җавап итеп изге аять иңдерде һәм мәгънәсе буенча болай диде: «Аларның (китап әһелләренең) барысы да бертөрле түгел. Китап әһелләре арасында гыйбадәт һәм итагать кылучы бер җәмәгать бар: алар төн вакытларында сәҗдәгә егылып, Аллаһы Тәгаләнең аятьләрен укыйлар».6

Көннән-көн хәлем начарая, бик начарая, йә Рәсүлуллаһ!
Инде гамәлләрем төзәлсен, ярдәм ит, йә Рәсүлуллаһ!
Бу түбән нәфесем азды, шайтанга иярде мине,
Шулкадәр гөнаһ белән ничек сыеныйм, йә Рәсүлуллаһ?
Нәфес һәм шайтан теләкләреннән котылу мөмкинме соң,
Әгәр синнән миңа һидаять ирешмәсә, йә Рәсүлуллаһ?
Синең фәезең һәм ихсаның бер мизгелгә гөнаһлыга ирешсә,
Аның юлы ике дөньяда да – иминлектә, йә Рәсүлуллаһ!
Әмерләрне, тыюларны олыладым, хәрамны хәләл димәдем.
Һәр гөнаһымның ахыры үкенеч булды, йә Рәсүлуллаһ!
Әй кешеләрнең һәм җеннәрнең Рәсүле, кешеләрнең иң өстене,
Ихласым хакына шәфәгать бүләк ит, йә Рәсүлуллаһ!

«Арагызда сәламне таратыгыз, ачларны туйдырыгыз, туганлык җепләрен ялгагыз (сыйлаи рәхим) һәм кешеләр йоклаганда намаз укыгыз. Шулай итеп, җәннәткә имин-аман керерсез» Хәдис шәриф

Мөнәүвәрә Мәдинәнең элекке күренеше (1890)

Һиҗрәтнең беренче елында булган кайбер вакыйгалар

Һиҗрәтнең беренче елында ансарлардан Әсгад ибне Зурарә, Бәра ибне Мәгърур, Көлсем ибне Һидм, мөһаҗирләрдән Госман ибне Мазгун вафат булды. Моннан тыш, Мәдинәнең һавасына һәм суына түзә алмыйча, хәзрәти Әбү Бәкер белән Билал Хәбәши (радыяллаһу ганһүмә) бизгәк авыруына дучар булдылар. Шуннан соң Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йә Раббым! Мәккәне безгә сөйдергән кебек, Мәдинәне дә сөйдер һәм монда безгә бәрәкәт һәм мул ризык бир», – дип дога кылды. Җәнабе Хак аның догасын кабул итте һәм мөһаҗирләргә Мәдинәне сөйдерде.

Беренче язма килешү

Рәсүлуллаһ һиҗрәт кылганчы, Мәдинәдәге Хәзрәҗ кабиләсенең башлыгы Габдулла ибне Өбәй Мәдинәгә патша итеп сайланырга тиеш иде. Гакаба бәйгатьләреннән, аннары һиҗрәт вакыйгасыннан соң Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләренең күбесе мөселман булгач, Габдулла ибне Өбәйнең патшалыгы тормышка ашмады. Шуңа күрә Габдулла ибне Өбәй иң элек Пәйгамбәребезгә һәм мөһаҗир булган мөхтәрәм сәхабәләргә, аннары мәдинәле сәхабәләргә теш кайрап йөрде, ләкин дошманлыгын ачыктан-ачык күрсәтә алмады. Үзе кебек берничә кеше белән ул мөнафыйклар (икейөзлеләр) төркемен оештырды. Алар мөселманнар янында ислам динен кабул иттек диләр, ә артларыннан мыскыл итәләр иде. Яшертен генә нифак (икейөзлелек) орлыклары чәчә һәм фетнә (бозыклык) чыгара башладылар. Алар шулкадәр узындылар, хәтта галәм горурлыгы Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк сүзләрен киресенчә сөйләргә һәм үзгәртергә дә маташтылар.

Бу арада мәккәле мөшрикләр дә тик ятмадылар: Рәсүлуллаһка Мәккәдә эшли алмаганнарын Мәдинәдә эшләргә маташтылар. Алар мәдинәле мөшрикләргә куркыту хатлары җибәргән кебек, Мәдинәдәге яһүд кабиләләренә дә куркытулар белән тулы хатлар һәм хәбәрләр җибәрә тордылар. Аларның бу куркытулары яһүдләрнең Рәсүлуллаһка якынаюына сәбәп булды.

Шул вакытта яһүдләр Рәсүлуллаһ янына килеп: «Без сезнең белән солых төзергә килдек. Бер-беребезгә зарар китермәс өчен килешү төзик», – диделәр. Пәйгамбәребез алар белән илле биш маддәле килешү төзеде. Анда кабул ителгән карарларның кайберләре менә болар:

1. Бу килешү – Рәсүлуллаһ Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккә һәм Мәдинә мөселманнары, аларга иярүчеләр, соңыннан аларга кушылучылар һәм алар белән бергә сугышучылар арасында төзегән вәсикә.

2. Шиксез, алар башка кешеләрдән аерым бер җәмәгать.

3. Һәр кабилә үз әсирләрен коткару өчен түләнә торган акчаны (мөселманнар арасындагы гаделлек буенча) бергәләп түләячәк.

4. Мөселманнар үз араларында буталыш чыгаручыларга, алар үз балалары булса да, каршы торачаклар.

5. Яһүдләрдән мөселманнарга иярүчеләргә бернинди золым кылынмаячак, өстәвенә аларга ярдәм дә ителәчәк.

6. Яһүдләр мөселманнар белән бергә бер төркем тәшкил итәчәк, һәркем үз диненең кагыйдәләрен үтәячәк.

7. Яһүдләрнең берсе дә Мөхәммәд галәйһиссәләмнең рөхсәтеннән башка гаскәри сәфәргә чыга алмаячак.

8. Беркем дә килешү төзегән кешесенә явызлык кылмаячак, золым күргән кешегә һичшиксез ярдәм ителәчәк.

9. Бу килешүне төзүчеләр өчен Мәдинә үзәнлеге кагылгысыз, хәрам (тыелган) җир.

10. Мәккәле мөшрикләр һәм аларга ярдәм итүчеләр һичбер рәвештә яклау алмаячак.

11. Мәдинәгә һөҗүм итүчеләргә каршы мөселманнар һәм яһүдләр бер-берсенә ярдәм итәчәк.

Бу килешү буенча яһүдләр мөселманнар белән (тышкы яктан) дус булырга, аларга кин сакламаска һәм дошманлык кылмаска тиеш иделәр.7

Әй Хәбибем! Кайгырма

Дошманлыкларын эчләрендә яшергән яһүдләр бу килешүгә кул куйганнан соң Пәйгамбәребез янына төркем-төркем булып килә башладылар. Үзләре бик авыр дип санаган сораулар бирделәр. Алган җавапларыннан аның хак пәйгамбәр икәнен аңладылар. Ләкин үҗәтлекләре һәм көнчелекләре аркасында иман китермәделәр. Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез: «Яһүд галимнәреннән ун кеше миңа иман китергән булса, бөтен яһүдләр иман китерер иде», – диде. Рәсүлуллаһның шулай кайгыруына Аллаһы Тәгалә аны мондый изге аять белән юатты: «(Әй Хәбибем!) Әй шанлы Рәсүл! Йөрәкләре белән ышанмаган килеш, авызлары белән „иман китердек“ диючеләр (мөнафыйклар) һәм яһүдләрдән көфер эчендә ашыгучылар(ның хәле) сине борчымасын. Алар туктаусыз ялганны тыңлаучылар һәм синең яныңа килмәгән башка бер кавем (Хәйбәр яһүдләре) өчен (Корәйза угылларыннан) шымчылык итүчеләр. Алар ишеткән сүзләрнең, хакыйкатьләрнең урынын үзгәртәләр, аларны хактан ерагайтырлык итеп сөйлиләр. Һәм: „Әгәр сезгә бу (фәтва) бирелсә, аны кабул итегез, бирелмәсә, сакланыгыз“, – диләр. Аллаһы Тәгалә кемнең фетнәгә төшүен теләсә, син Аллаһы Тәгаләнең ихтыярын һичбер рәвештә тыя алмыйсың. Алар – Аллаһы Тәгалә (аларның) йөрәкләрен пакьләргә теләмәгән кешеләр. Аларга дөньяда хурлык һәм хәерчелек, ахирәттә исә бик зур газап бар».8

Төзелгән килешү сәбәпле сәхабәләрнең кайберләре күршеләре булган яһүдләр белән дуслашкан иде. Аллаһы Тәгалә аларны моннан да тыеп болай диде: «Әй иман китерүчеләр! Дин кардәшләрегездән башкаларны (кяферләрне һәм мөнафыйкларны) якын дус итмәгез. Алар сезгә яманлык кылуда, бозыклык чыгаруда кимчелек җибәрмиләр һәм сезнең авырлыкка төшүегезне телиләр. Аларның сезгә булган кине һәм дошманлыгы авызларыннан тышка бәреп чыкты. Йөрәкләрендә яшергән дошманлыклары исә тагын да зуррак. Әгәр уйлап аңласагыз, Без сезгә аларның дошманлыгы турындагы аятьләрне аңлаттык (игътибар итәргә тиешле нәрсәләрне бик ачык итеп күрсәттек)».9

Мәккәле мөшрикләр Мәдинәдәге мөшрикләрне, мөнафыйкларны, яһүдләрне һәм Мәдинә тирәсендәге кабиләләрне туктаусыз котыртып һәм куркытып тордылар. Алар ислам нурын тизрәк сүндерергә тырыштылар, сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк гомерен өзү юлларын эзләделәр.

«Яһүд галимнәреннән ун кеше миңа иман китергән булса, бөтен яһүдләр иман китерер иде» Хәдис шәриф

Мөнафыйкларның һәм мөшрикләрнең мондый эшләренә каршы Рәсүлуллаһ һәрвакыт татулык юлын сайлады. Мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре инде дошманга каршы чыгарга кирәк дип ышана һәм болай дип дога кыла иде: «Йә Раббым! Безнең өчен Синең юлыңда бу мөшрикләр белән көрәшүдән кыйммәтлерәк нәрсә юк. Бу корәеш мөшрикләре Синең Хәбибеңнең пәйгамбәрлеген ялганга чыгардылар һәм аны Мәккәдән чыгып китәргә мәҗбүр иттеләр. Аллаһым! Син, әлбәттә, безгә алар белән сугышырга рөхсәт бирерсең!..» Ә Рәсүлуллаһ бу эштә Аллаһы Тәгаләнең әмерен көтә һәм ничек боерылса, шулай эш итә иде. Менә вакыт җитте. Җәбраил галәйһиссәләм китергән вәхидә болай диелде: «Сезгә каршы сугыш ачучылар белән сез дә Аллаһы Тәгаләнең юлында сугышыгыз. Ләкин чиктән чыкмагыз, артыкка китмәгез. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә чиктән чыгучыларны сөйми. Аларны (кяферләрне) кайда очратсагыз, шунда үтерегез. Алар сезне (Мәккәдән) чыгарган кебек, сез дә аларны чыгарыгыз. Аларның ширек фетнәсе кеше үтерүдән дә начаррак. Алар Мәсҗидел-Харамда сезнең белән сугышмаганда, сез дә анда алар белән сугышмагыз. Ләкин алар сезне анда үтерсәләр, сез дә аларны анда үтерегез. Кяферләрнең җәзасы шундый. Әгәр алар Аллаһы Тәгаләне инкарь итүдән һәм сугышудан туктасалар, (сез дә туктагыз. Чөнки) һичшиксез, Аллаһы Тәгалә бик ярлыкаучы һәм бик рәхимле».10

Соңрак иңдерелгән бер изге аятьтә болай диелде: «Ширек фетнәсеннән эз калмаганчы һәм дин бары тик Аллаһы Тәгаләнеке булганчы (бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылынганчы), ул мөшрикләр белән сугышыгыз. Әгәр алар (ширектән) туктасалар, (аларга золым юк.) Дошманлык (җәза) бары тик залимнәргә генә».11

Мә мәдәхтү Мөхәммәдән би мәкаләти,
Ләкин мәдәхтү мәкаләти би Мөхәммәдин.
(Мөхәммәд галәйһиссәләмне мактый алмыйм мин,
Аның белән язмаларымны кыйммәтле итәм.)
Имам Раббани (рәхмәтуллаһи галәйһ)