Сөекле Пәйгамбәрем

МӨХТӘРӘМ СӘХАБӘЛӘРНЕ ТӘРБИЯЛӘҮ

Мәсҗиде Нәбәви

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә килгәч, иң беренче эш итеп сәхабәләрен тәрбияләячәк, җәмәгать белән намаз укылачак бер мәчет салуны теләде. Шул вакыт Җәбраил галәйһиссәләм килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә сиңа Үзе өчен таштан һәм чимал кирпечтән бер йорт (мәчет) салырга боера», – диде. Хәбибе әкрам Пәйгамбәребез Мәдинәгә килгәндә Касва дөясе чүккән урынны шундук хуҗаларыннан сатып алырга теләде. Хуҗалары: «Йә Рәсүлуллаһ! Без аның бәясен бары тик Җәнабе Хактан гына көтәбез. Бу урынны сезгә Аллаһ ризалыгы өчен бүләк итәбез», – дип, аны бүләк итәргә бик теләделәр. Шулай да Пәйгамбәребез бүләкне кабул итмәде һәм аның хакын артыгы белән түләде.1

Бер яктан җир кишәрлеге тигезләнеп рәткә китерелә, икенче яктан чимал кирпечләр ясала һәм ташлар ташыла иде. Ниһаять, бар әзерлек тәмамлангач, нигез салу өчен җыелдылар. Нигезгә беренче ташны Мөхәммәд Мостафа (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) мөбарәк куллары белән салды. Аннары ул чират белән: «Әбү Бәкер үз ташын минем ташым янына куйсын! Гомәр үз ташын Әбү Бәкернең ташы янына куйсын! Госман үз ташын Гомәрнең ташы янына куйсын! Гали үз ташын Госманның ташы янына куйсын!» – диде. Аның боерыгы үтәлгәч, ул анда булган мөхтәрәм сәхабәләргә: «Сез дә ташларыгызны куегыз», – диде. Алар да куя башладылар.

Мәчет төзелешендә сөекле Пәйгамбәребездән башлап бөтен мөхтәрәм сәхабәләр туктаусыз, ял итмичә эшләделәр. Мөбарәк аркаларында таш һәм чимал кирпеч ташыдылар. Таш белән нигезне бер ярым метр биеклеккә күтәрделәр, ә аның өстен чимал кирпеч белән өеп чыктылар. Бер көнне Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) чимал кирпеч күтәреп бара иде. Сәхабәләреннән берсе аның янына килеп, гаять зур әдәп белән: «Йә Рәсүлуллаһ! Кирпечне миңа ташырга рөхсәт итәрсезме?» – диде. Хатәмел-әнбия Пәйгамбәребез аңа тагын да зуррак нәзакәт белән үзенең савапка ирешүгә тагын да күбрәк мохтаҗ икәнен белдерде һәм кирпечне бирмәде. Аңа да барып таш алып килергә киңәш итте.

Мәсҗиде Нәбәви төзелешендә иң күп эшләүчеләрнең берсе Рәсүлуллаһ иде. Ул иң авыр ташларны күтәреп, мөбарәк күкрәге кысыла-кысыла, аларны осталар янына илтә иде. Бу ташларны һәм кирпечләрне ташыганда, ул башкарылган эшнең кадерен сөйләп, ирешеләчәк нигъмәтләрне сөенечле хәбәр итеп, сәхабәләрен дәртләндерә иде.

Пәйгамбәребезнең мондый тырышлыгын күргән мөселманнар зур гыйшык белән эшлиләр иде. Хәтта һәркем берәр кирпеч ташыганда, Гаммар ибне Ясир икешәр кирпеч – берсен Пәйгамбәребез өчен, берсен үзе өчен ташый иде. Моны күргәч, Рәсүлуллаһ аның янына килде. Мөбарәк кулы белән хәзрәти Гаммарның аркасын сыйпады һәм: «Әй Сөмәййә улы! Синең ике, башкаларның бер әҗере бар!» – диде.

Мәчетнең диварлары тиз арада төзелеп бетте, һәм аның өсте ябылды. Бүлмәләр гарәп гадәте буенча хөрмә ботакларыннан ясалган, ә өсләре йон киез белән ябылган иде. Ишекләрендә бары тик пәрдә генә эленгән иде. Бүлмәләр мәчетнең көньяк-көнчыгыш һәм төньяк ягында иде. Күбесенең ишеге мәчеткә ачыла иде. Түшәмнәренең биеклеге урта буйлы кеше буеннан бер карыш артык иде. Хәзрәти Фатыйма белән хәзрәти Гаишәнең бүлмәләре арасында ишек бар иде. Моннан тыш мәчеткә терәтеп Рәсүлуллаһ өчен чимал кирпечтән ике бүлмә салынды. Аларның өсләре дә хөрмә агачы бүрәнәләре һәм ботаклары белән ябылды. Вакыт узу белән бу бүлмәләр тугызга кадәр арттырылды. Мәчет төзелеше тәмамлангач, Пәйгамбәребез хәзрәти Халид ибне Зәйднең өеннән үзе өчен салынган өйгә күченде.2

«Мөэминнәр бары тик кардәшләр генә» Хөҗерат: 10

ӘЙ РӘСҮЛУЛЛАҺ!
Гашыйкларны һәрвакыт сагыштан тилертеп торган
– синең йөзең, йә Рәсүлуллаһ.
Иртә-кич аларны әрнү белән аһ ордырган
– сиңа булган сагыш, йә Рәсүлуллаһ!
Көне-төне эшемне зар-сыктау иткән,
сагыш уты белән күңелемне яндырган,
туктаусыз күзләремне елаткан
– синнән аерылу, йә Рәсүлуллаһ!
Асфия күргән Аллаһ лотфы,3
әүлия татыган зәвык-сафа,4
пәйгамбәрләр ирешкән биеклек, әй шаһ,
– синең бәхетең, бөеклегең, йә Рәсүлуллаһ!
Мәрхәмәт кыл миңа – гарибкә, сәргәрдангә,
гөнаһлымын, рәхим ит кара йөзлегә,
ятимгә, чарасызга шәфкать итү
– синең гадәтең, йә Рәсүлуллаһ!
Әй гөнаһлыларның шәфәгатьчесе, Бер Аллаһның нуры,
Насухи – үз колың, аны кумачы.
Юмартлык кыл, лотфың ишегеннән кире какма,
ул – синең өммәтеңнән, йә Рәсүлуллаһ!
Nasûhî Üsküdârî

Хөрмә бүрәнәсенең ыңгырашуы

Мәсҗиде Нәбәвидә утыртылган бер хөрмә бүрәнәсе бар иде. Пәйгамбәребез җомга көннәрендә мәчеттәге Хәннанә дип аталган шушы баганага таянып хотбә сөйли иде.

Соңыннан ул өч басмалы мөнбәр ясатты. Бер җомга көнне Рәсүлуллаһ һәм мөхтәрәм сәхабәләр Мәсҗиде Нәбәвидә җыелдылар. Пәйгамбәребез хотбә өчен яңа мөнбәргә менгәч, элек ул таянып тора торган коры хөрмә бүрәнәсе, һәркем ишетерлек итеп, буаз дөянең елавын хәтерләткән тавыш белән елый һәм ыңгыраша башлады. Бөтен мөхтәрәм сәхабәләр гаҗәпләнеп бу тавышны тыңладылар. Ләкин тавыш һич кенә дә тынмады. Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде мөнбәрдән төште һәм мөбарәк куллары белән бүрәнәне сыйпады. Шул мизгелдә елау һәм ыңгырашу тынды. Коры хөрмә бүрәнәсенең Пәйгамбәребезгә булган бу мәхәббәтен һәм гыйшкын күргән сәхабәләр күз яшьләрен тыя алмадылар.

Бу вакыйга турында хәзрәти Әнәс ибне Малик: «Аның тавышыннан хәтта мәчет тә селкенде», – дигән, ә Ибне Әбү Вәдагә: «Хөрмә бүрәнәсе ярылып, урыныннан кузгалды. Рәсүлуллаһ килеп, мөбарәк кулын аның өстенә куйгач кына ул тынды», – дигән.

Пәйгамбәребез болай диде: «Җаным кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, әгәр мин аны сыйпамасам, ул миңа булган сагышыннан һәм кайгысыннан кыямәткә кадәр шулай елар иде». Икенче бер риваятьтә болай белдерелә: Рәсүл галәйһиссәләм коры хөрмә бүрәнәсенә борылып: «Теләсәң, сине элек үскән бакчаңа кайтарыйм. Янә ботак-яфрак җибәреп, элекке хәлеңә кайтырсың. Теләсәң, сине җәннәткә утыртыйм, Аллаһы Тәгаләнең дуслары синең җимешеңнән ашасыннар», – диде. Рәсүлуллаһ аңа колак салып, аның болай дигәнен ишетте: «Мине җәннәткә утырт, Аллаһы Тәгаләнең дуслары миннән ашасыннар, һәм мин искермәячәк, черемәячәк бер урында булыйм». Агачның бу сүзләрен Пәйгамбәребез янында булганнар да ишетте. Шуннан соң Рәсүлуллаһ аңа: «Теләгәнеңне эшләрмен», – дип җавап бирде. Аннары сәхабәләренә борылып: «Ул Дарел-бәканы дарел-фәнадан (бу дөньядан) өстен күрде», – диде.5 Шуннан соң Рәсүлуллаһның боерыгы белән хөрмә бүрәнәсе җиргә күмелде.

Гаилә әгъзаларының Мәдинәгә килүе

Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) белән хәзрәти Әбү Бәкер һиҗрәт кылганда, балаларын Мәккәдә калдырганнар иде. Имам Бохари риваять иткән хәдис шәрифтә хәзрәти Гаишә Рәсүлуллаһның аңа болай дигәнен сөйләде: «Әй Гаишә! Син миңа төшемдә ике тапкыр күрсәтелдең. Мин, ахры, яшел ефәк тукыма кисәгендә синең сурәтеңне күрдем, һәм миңа: „Бу сурәтнең иясе – синең булачак хатының“, – диелде». Бу төштән соң (анабыз хәзрәти Хәдичә вафат булганнан бер ел соң) Пәйгамбәребез белән анабыз хәзрәти Гаишә әле Мәккәдә чакта ук ярәшелгәннәр иде. Ләкин туй әле булмаган иде. Анабыз хәзрәти Гаишә моны болай сөйләде: «Рәсүлуллаһ Мәдинәгә һиҗрәт кылганда, безне һәм үзенең кызларын Мәккәдә калдырган иде. Мәдинәгә килеп урнашкач, ул безгә азат ителгән колы Зәйд ибне Харисә белән Әбү Рафигъны ике дөя һәм кирәк булачак нәрсәләрне сатып алу өчен 500 дирһәм юл акчасы белән җибәрде.

Атам да Габдулла ибне Өрәйкыйтны ике-өч дөя белән аларга кушып җибәрде һәм туганым Габдуллага хат язып, анамны, мине һәм апам Әсманы дөяләргә утыртып юлга чыгарырга кушты. Мин, анам Өмме Руман, Рәсүлуллаһның кызларыннан хәзрәти Фатыйма Зәһра белән Өмме Гөлсем, аның хатыны Сәүдә, шулай ук Өмме Әйман белән Усамә – барыбыз бергә юлга чыктык. Кудәйд дигән урынга барып җиткәч, Зәйд 500 дирһәмгә тагын өч дөя сатып алды. Кәрванга Тальха ибне Гобәйдулла да кушылды. Минадан Бәйд дигән урынга җиткәч, минем дөям качты. Мин кәҗәвәдә идем. Анам да янымда иде. Анам: „Вай, кызым, вай, кәләшем!“ – дип тыпырчына иде. Аллаһы Тәгалә дөябезне тынычландырды һәм безне коткарды. Ниһаять, без Мәдинәгә килдек. Мин атамның гаиләсе белән бергә төштем. Рәсүлуллаһның гаиләсе исә аның бүлмәләре алдында төште».

«Әгәр мин аны (Хәннанәне) кочакламасам, ул миннән аерылганга кыямәткә кадәр елар иде» Хәдис шәриф

Анабыз хәзрәти Гаишә бер мәлгә атасы хәзрәти Әбү Бәкернең өендә яшәде. Аларның туйлары Бәдер сугышыннан соң булды.

Нинди бәхетле ул кеше,
укыганы Коръән булса!
Азан, камәт ишеткәндә,
күңеле иман белән тулса!

Азаны Мөхәммәди

Мәсҗиде Нәбәви салынганнан соң, намаз вакытларында вакыт кергәнне белдерә торган һәм мөселманнарны мәчеткә чакыра торган бер тәртип юк иде. Бары тик: «Әссәләту җамигаһ (Әйдәгез, намазга)», – диләр иде.

Бер көнне Рәсүлуллаһ сәхабәләре белән киңәшләшеп, намаз вакытларында мөэминнәрне мәчеткә ничек чакырырга кирәк икәнен сорады. Кайсылары намаз вакытларын белдерү өчен, насаралар кебек, накус, ягъни чаң сугарга, кайсылары яһүдләр кебек быргы кычкыртырга тәкъдим итте. Кайберләре исә: «Намаз вакытында ут яндырып, аны югары күтәрик», – дип фикерләрен әйттеләр. Рәсүлуллаһ аларның берсен дә кабул итмәде.6

Габдулла ибне Зәйд ибне Сәгъләбә белән хәзрәти Гомәр төштә азан укылганын күрделәр. Хәзрәти Габдулла сөекле Пәйгамбәребез янына килеп, төшен болай сөйләде: «Мин иңенә яшел шәл салган, биленә алъяпкыч бәйләгән, кулына чаң тоткан бер кешене күрдем. Аңа: „Кулыңдагы чаңны сатасыңмы?“ – дип сорадым. Ул миңа: „Нишләтәсең аны?“ – диде. Мин: „Намаз вакытларын белдерү өчен сугачакмын“, – дигәч, ул зат: „Мин сиңа моннан хәерлерәген өйрәтим“, – диде дә кыйблага борылып, кычкырып: „Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…“ – дип укый башлады. Тәмамлагач: „Намазга басачак вакытыңда да“, – дип, азанны кабатлады һәм ахырына таба „Кад камәтис-сәләт“ дигән сүзләрне өстәде».

Шуннан соң Рәсүлуллаһ: «Төш – хак. Ул сүзләрне Билалга өйрәт, ул укысын!» – диде. Моңа азан дигән исем бирелде.7

Хәзрәти Билал да Мәсҗиде шәриф янындагы биек бер түбәгә менеп, беренче азанны өйрәтелгән сүзләр белән укыды.

Хәзрәти Гомәр азан тавышын ишеткәч, йөгерә-йөгерә Рәсүлуллаһ хозурына килде. Хәзрәти Билал әйткән сүзләрне нәкъ шулай төшендә күргәнен әйтте. Ул төнне мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре дә шул ук төшне күргән иде. Нәкъ шул вакытта Җомга сүрәсенең 9 нчы изге аяте иңде, һәм бу вәхи белән дә белдерелде.

Бер көнне иртәнге намаз вакытында Билал Хәбәши сөекле Пәйгамбәребезнең ишеге алдында ике тапкыр: «Әссәләту хәйрүм минән-нәүм», – дип кычкырды.8 Бу Пәйгамбәребезгә ошады. Ул: «Әй Билал, бу нинди гүзәл сүз! Иртәнге намазның азанын укыганда моны да әйт», – диде. Шулай итеп, иртәнге намаз азанында бу сүз дә әйтелә башлады.

Пәйгамбәребез вафат булганчы мөәзинлек иткән Билал Хәбәшинең тавышы көчле, бик матур һәм гаять тәэсирле иде. Ул азан укый башлагач, һәркем зур гыйшык һәм вәҗед белән тыңлап, үзен оныта иде. Азан укыганда ул һәркемне елата иде.

Мөхтәрәм сәхабәләрнең намаз вакытларында бер-берсен мәчеткә Азаны Мөхәммәди белән чакыруы Мәдинә мөшрикләренә һәм яһүдләренә бик сәер тоелды. Азан укылганда алар аны мыскыл итәләр, көлкегә алалар иде. Аларның бу мыскыллавына каршы Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә мәгънәсе буенча болай диде: «Сез намазга азан белән чакырганда, алар аны уенга һәм көлкегә алалар. Бу – аларның акылы җитми торган бер кавем булуларыннан».9

Мөәзин азан әйтте, торды, камәт кылды,
Кәгъбәгә юнәлде йөзе, ният тә кылды.
Моны ишеткәч, иман әһеле хөрмәт белән тыңлады,
Аннары намазга басып, Раббыга колчылык кылды.

Әсхабе Суффа

Пәйгамбәребез Мәсҗиде Нәбәвинең төньяк диварына хөрмә ботакларыннан бер күләгәлек ясатты. Анда Мәккәдән һиҗрәт кылган, малы-мөлкәте булмаган өйләнмәгән сәхабәләргә яшәргә кушты.10 Бу өйләнмәгән сәхабәләр, шулай ук ансарларның һәм мөһаҗирләрнең ярлылары Мәсҗиде Нәбәви янындагы Суффа дип аталган зур чардак астында яшиләр, гыйлем өйрәнү һәм өйрәтү белән шөгыльләнәләр иде. Аларның саны уннан алып дүрт йөзгә кадәр үзгәреп тора иде. Күбесенчә алар җитмеш кеше була иде. Бу сәхабәләр Рәсүлуллаһ яныннан һич аерылмыйлар һәм аның сөхбәтләреннән һич калмыйлар иде. Көне-төне Коръән Кәрим укыйлар, гыйлем алалар, хәдис шәрифләрне ятлыйлар иде. Көннәренең күбесен ураза тотып уздыралар, гыйбадәттән һәм тагать кылудан бер мизгелгә дә аерылмыйлар иде. Монда тәрбияләнгәннәр яңа гына мөселман булган кабиләләргә җибәрелә һәм аларга Коръән Кәримне һәм сөннәт шәрифне, ягъни ислам динен өйрәтә иделәр. Бик күп фазыйләтләргә ия булган бу мөбарәк сәхабәләр зур гыйрфан гаскәре иде. Пәйгамбәребез аларны бик ярата, алар белән утырып сөйләшә һәм бергә ашый иде. Анда яшәүчеләрне Әсхабе Суффа дип атыйлар иде. Бер көнне Рәсүлуллаһ Әсхабе Суффага карап, аларның бик ярлы булуларын уйлады. Шундый хәлдә булсалар да, алар күңел тынычлыгы һәм нурлылыгы белән гыйбадәт кылалар иде. Пәйгамбәребез аларга мәрхәмәт кылып: «Әй Суффа әһелләре! Сезгә сөенечләр булсын! Әгәр өммәтемнән сез яшәгән бу авыр шартларга риза булган бер кеше калса, ул, әлбәттә, минем дусларымнан булыр», – диде.

«Сез намазга азан белән чакырганда, алар аны уенга һәм көлкегә алалар. Бу – аларның акылы җитми торган бер кавем булуларыннан» Маидә: 58

Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәр нәрсәдән элек шушы сайланган сәхабәләренең ихтыяҗларын тәэмин итә, аннары гына үзенең Әһле бәйтенекен үтәргә тырыша иде. Әбү Һөрәйрә болай сөйләде: «Аннан башка илаһ булмаган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин кайчак ачлыктан корсагымны җиргә терәп ята идем, кайчак җирдән алган бер ташны корсагыма кыса идем. Тагын шундый хәлдә идем. Ул көнне мин Рәсүлуллаһ мәчеткә бара торган юл өстендә утыра идем. Шул вакыт галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән ике җиһанның бизәге нур чәчеп минем яныма килде. Ул минем хәлемне аңлап елмайды һәм: „Әй Әбү Һөрәйрә!“ – диде. Мин: „Җаным сиңа корбан булсын, тыңлыйм, йә Рәсүлуллаһ!“ – дигәч, ул: „Минем белән әйдә“, – диде. Мин шундук аның артыннан киттем. Ул бәхетле йортына керде. Өйдә бер стакан сөт бар иде. Ул: „Әйдә, Суффа әһелләренә бар. Аларны минем яныма чакыр“, – диде. Аларны чакырырга барганда, мин үз-үземә: „Бер стакан сөт бөтен Суффа әһелләренә ничек җитсен? Миңа да бер йотым тиярме икән?..“ – дип уйлый идем. Мин аларны чакырдым, бәхетле йортка килдек, рөхсәт сорап эчкә кердек. Тиешле урыннарга утыргач, Рәсүлуллаһ: „Әй Әбү Һөрәйрә! Менә бу сөт стаканын ал да аларга бир!“ – диде. Мин стаканны алып, иптәшләремә чират белән бирә башладым. Һәрберсе стаканны ала, туйганчы эчә һәм миңа кире бирә иде. Һәркемнән кире алганда, мин стаканның бөтенләй кимемәгәнен, элеккечә сөт белән тулы икәнен күрә идем. Шулай итеп, мин килгән бөтен иптәшләремә бирдем. Аларның барысы да эчеп туйды. Аннары Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) стаканны алды, миңа елмаеп: „Әй Әбү Һөрәйрә! Сөт эчмәгән бер мин калдым, бер син. Әйдә, син дә утыр, эч!“ – диде. Мин утырып эчтем. Ул: „Тагын эч!“ – диде, мин эчтем. Пәйгамбәребез берничә тапкыр: „Эч!“ – диде, мин дә һәр тапкыр эчтем. Ниһаять, мин: „Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Инде эчә алмыйм. Сине хак дин белән җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин бик нык туйдым“, – дидем. Ул: „Алай булгач, стаканны миңа бир“, – диде. Мин бирдем. Ул Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм мактау әйтеп, бисмилла әйтте дә сөтне эчте».

Мәчеттә Рәсүлуллаһның бер генә сөхбәтен дә калдырмыйча гыйлем өйрәнгән бу күренекле сәхабәләргә мәдинәле сәхабәләр моңарчы күрелмәгән мәхәббәт белән карыйлар иде. Бер кичне Суффа әһелләреннән ачлыктан хәле бөтенләй беткән бер сәхабә Рәсүлуллаһ хозурына килеп, хәлен сөйләде. Пәйгамбәребез бәхетле йортыннан ашарга бернәрсә бармы дип сорады. «Хәзер өйдә ашарга судан башка бернәрсә дә юк», – дигән җавап алгач, ул анда булган сәхабәләренә: «Бу ачны кем кунак итә?» – диде. Мәдинәле мөхтәрәм сәхабәләрдән берәү барысыннан да алда: «Анам-атам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Аны мин кунак итәм», – диде. Ул кунагы белән өенә кайтты һәм хатынына: «Рәсүлуллаһның кунагын сыйлар өчен берәр нәрсә әзерлә», – диде. Хатыны: «Хәзер өебездә балаларның ризыгыннан башка бернәрсә дә юк», – дип җавап бирде. Сәхабә: «Башта балаларны йоклат. Аннары шул ашны китер», – диде дә бер кешегә генә җитәрлек ашны алып, кунак булган бүлмәгә керде. Табынны куеп, аны ашарга чакырды. Бергә ашый башлагач, ул торды да утны рәтләгән булып, аны сүндерде. Янә караңгыда табын янына утырды. Ашаган кыяфәт чыгарып, кунакның туйганын көтте. Кунак туйгач, ул табынны җыеп алды. Ул төнне алар балалары белән ач килеш таң аттырдылар. Иртән Пәйгамбәребез хозурына баргач, Рәсүлуллаһ: «Аллаһы Тәгалә сезнең бу төнге эшегездән разый булды», – диде. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә Хәшер сүрәсенең 9 нчы изге аятен иңдереп, мәгънәсе буенча болай диде: «Алар (ансарлар) үзләре ярлылыкта һәм мохтаҗлыкта булсалар да, (мөһаҗирләрне) үзләреннән өстен күрәләр».

Шигырь юлы:

Ни генә булмасын, Дус турында сөйләү – барысыннан да татлырак!

Күңелләр Солтанының сөхбәте

Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөхтәрәм сәхабәләрен тәрбияләү, камилләштерү өчен Мәсҗиде Нәбәвидә тиңдәшсез сөхбәтләр алып бара һәм Аллаһы Тәгалә аңа ихсан иткән фәез һәм бәрәкәтләрне аларның күңелләренә агыза иде. Пәйгамбәребезнең сөхбәтендә катнашу шәрәфенә ирешкәннәр беренче сөхбәттә үк күңелләрендә зур үзгәреш сизәләр һәм бик югары илаһи мәгърифәткә ирешәләр иде. Бу сөхбәтләрнең бәрәкәте белән мөхтәрәм сәхабәләр иң элек сөекле Пәйгамбәребезне, аннары бөтен сәхабә кардәшләрен үз җаннарыннан да артыграк сөя башлыйлар иде. Аллаһы Тәгалә аларны изге аятьләрдә мактады. Рәсүлуллаһ хозурында алар, әйтерсең лә, башларына кош кунган да, кузгалсалар очып китәр кебек, бик әдәпле һәм бик игътибарлы утыралар иде. Шулай итеп, мөхтәрәм сәхабәләр пәйгамбәрләрдән һәм бөек фәрештәләрдән соң махлукларның иң фазыйләтлесе һәм иң өстене булдылар. Рәсүлуллаһ сәхабәләренә динебезнең боерыкларын һәм тыюларын нечкәләп аңлата, өйрәтә иде: иманның, исламның шартлары; намазга, уразага, хаҗга, зәкяткә караган бөтен хөкемнәр; изге аятьләрнең тәфсирләре; хәрам һәм хәләл булган ризыклар, киемнәр; ант, нәзер11 һәм кәффарәтләр; сәүдә белемнәре; ашау-эчү, киенү, күрешү-сөйләшү, сәламләшү әдәпләре; күршелек, туганлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре; никах, нәфәка, варислык һәм мирас хөкемнәре; дәгъвалар, җәзалар, килешүләр һәм ширкәтләр; сәламәтлек, саулык белемнәре; дошман белән сугышу, сугыш хокукы… кыскасы, ислам диненә караган ахирәткә һәм дөньяга бәйле бөтен белемнәрне «а»дан «я»га кадәр һәркем аңларлык итеп аңлата, мөһим дип санаган мәсьәләне өч тапкыр кабатлый иде.12 Хатын-кызларга караган белемнәрне исә мөбарәк хатыннары аша өйрәтә иде.

Җәбраил хәдис шәрифе

Мөселманнарның батыр имамы, мөхтәрәм сәхабәләрнең бөекләреннән булган, һәрвакыт дөресен генә сөйләүче дип танылган сөекле олуг затыбыз Гомәр ибне Хаттаб радыяллаһу ганһү болай ди:

– Шундый бер көн иде: мөхтәрәм сәхабәләрдән берничәбез Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурында һәм хезмәтендә идек. Ул көн, ул сәгать шундый шәрәфле, шундый кадерле һәм һич кулга кермәс бер көн иде. Ул көнне безгә Рәсүлуллаһның сөхбәтендә, аның янында булу шәрәфенә ирешү, рухларга азык булган, җаннарга зәвык һәм сафа биргән гүзәл йөзен күрү насыйп булды. (Бу көннең шәрәфен, кадерен аңлатыр өчен ул: «Шундый бер көн иде…» – диде. Җәбраил галәйһиссәләмне кеше сурәтендә күрү, аның тавышын ишетү, колларга кирәк булган белемне бик матур һәм ачык итеп Рәсүлуллаһның мөбарәк авызыннан ишетү насыйп булган көн кебек шәрәфле һәм кадерле бер вакыт була аламы?)

«Әй Суффа әһелләре! Сезгә сөенечләр булсын! Әгәр өммәтемнән сез яшәгән бу авыр шартларга риза булган бер кеше калса, ул, әлбәттә, минем дусларымнан булыр» Хәдис шәриф

Шул вакыт яныбызга ай туган кебек бер зат килде. Аның киеме бик ак, чәче бик кара иде. Аның өстендә тузан, туфрак, тир кебек юлчылык билгеләре күренми иде. Рәсүлуллаһның сәхабәләре булган безнең берсебез дә аны танымый иде. Ягъни ул без күреп белгән кешеләрдән түгел иде. Ул Рәсүлуллаһ хозурына утырды. Тезләрен аның мөбарәк тезләренә терәде. (Бу килүче Җәбраил иде. Ул кеше сурәтенә кергән иде. Җәбраил галәйһиссәләмнең шулай утыруы бер мөһим нәрсәне белдерү өчен иде. Ягъни дин белемен өйрәнү өчен оялуның дөрес түгел икәнен һәм остазга горурлык, тәкәбберлек килешмәвен күрсәтә. Һәркемнең диндә белергә теләгәннәрен мөгаллимнәрдән иркен һәм тартынмыйча сорарга тиеш икәнен Җәбраил галәйһиссәләм мөхтәрәм сәхабәләргә шушы хәле белән аңлата иде. Чөнки дин өйрәнүдә оялу, Аллаһы Тәгаләнең хакын үтәүдә, өйрәтүдә һәм өйрәнүдә тартыну дөрес булмый.)

Ул шәрәфле зат кулларын Рәсүле әкрамның мөбарәк тезләре өстенә куйды һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Миңа исламны, мөселманлыкны аңлат», – диде.

Рәсүле әкрам болай диде: «Исламның шартларыннан беренчесе – шәһадәт кәлимәсен әйтү. (Шәһадәт кәлимәсен әйтү ул – „Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ“ дию. Ягъни акыллы, балигъ булган һәм сөйләшә ала торган кешенең: „Җирдә дә, күктә дә Аннан башка гыйбадәт кылынырга һәм табынырга лаек бер нәрсә дә, бер зат та юк.

Хакыйкый мәгъбүд бары тик Аллаһы Тәгалә генә. Ул – ваҗибел-вөҗүд. Һәр өстенлек – Аңарда. Аңарда бернинди кимчелек юк. Аның исеме – Аллаһ“, – дип әйтүе һәм моңа күңеле белән нык ышануы. Шулай ук: „Гөл төсле, ак-кызыл, нурлы, ягымлы йөзле, кара кашлы һәм кара күзле, мөбарәк маңгае ачык, гүзәл холыклы, күләгәсе җиргә төшми торган һәм татлы сүзле, Гарәбстанда, Мәккәдә туганга гарәп дип аталган, Һашим нәселеннән Габдулла улы Мөхәммәд исемле бөек зат – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм рәсүле, ягъни пәйгамбәре“, – дип әйтүе.)

Аннары – вакыты җиткәч намаз уку. Малның зәкятен бирү. Рамазан шәриф аенда һәр көн ураза тоту. Көче җиткән кешенең гомерендә бер тапкыр хаҗ кылуы».

Ул зат Рәсүлуллаһтан бу җавапларны ишеткәч: «Дөрес әйттең, йә Рәсүлуллаһ!» – диде. Без, тыңлаучылар: «Үзе сорый, үзе тәсдыйк итә!» – дип, аның бу сүзенә гаҗәпләндек.

Бу зат янә: «Йә Рәсүлуллаһ! Иманның нәрсә икәнен дә миңа белдер», – диде. (Бу хәдис шәрифтә иманның лөгать мәгънәсен уйларга ярамый. Чөнки лөгать мәгънәсе – тәсдыйк итү һәм ышану, һәм гарәп наданнары арасында бу мәгънәне белмәгән кеше юк иде. Мөхтәрәм сәхабәләр (радыяллаһу тәгалә ганһүм әҗмәгыйн) аны белмәсеннәрмени? Җәбраил галәйһиссәләм мөхтәрәм сәхабәләргә иманның мәгънәсен өйрәтергә тели иде. Монда исламда нәрсәгә иман диелгәне сорала.) Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дә иманның билгеле алты нәрсәгә ышану икәнен болай белдерде: «Иң элек Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә, ахирәт көненә, кадәргә, хәер белән шәрнең Аллаһы Тәгаләдән икәненә ышану». Ул зат янә: «Дөрес әйттең», – дип тәсдыйк итте.

Аннары ул тагын: «Йә Рәсүлуллаһ! Ихсанның нәрсә икәнен дә миңа белдер», – диде. Рәсүлуллаһ: «Ул – Аллаһы Тәгаләгә, Аны күреп торган кебек, гыйбадәт кылуың. Чөнки син Аны күрмәсәң дә, Ул сине, һичшиксез, күрә», – диде. Ул зат янә: «Йә Рәсүлуллаһ! Миңа кыямәт турында хәбәр бир!» – диде. Рәсүл галәйһиссәләм: «Бу мәсьәләдә соралучы сораучыдан артыграк белми», – диде. Ул зат тагын: «Алай булгач, аның билгеләрен белдер», – диде. Рәсүлуллаһ: «Җариялар үз хуҗаларын тудырганда һәм ялан аяклы, ялангач, ярлы көтүчеләрнең (баеп) биек бина салуда бер-берсе белән ярышканнарын күргәндә», – диде. Шуннан соң ул борылып китеп барды. Рәсүлуллаһ миңа борылып: «Әй Гомәр! Сораучы кешенең кем икәнен беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле яхшырак белә», – дидем. Шунда Рәсүлуллаһ: «Ул Җибрил (Җәбраил) иде. Сезгә динегезне өйрәтергә килде», – диде.13 Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләренә аларның диндәге дәрәҗәләренә карап, аңларлык итеп аңлата иде.

Мөхтәрәм сәхабәләрнең иң бөекләреннән булган хәзрәти Гомәр бер көнне мәчеткә барганда, Рәсүлуллаһның Әбү Бәкер Сыйддыйкка нәрсәдер сөйләгәнен күрде. Ул алар янына барып тыңлады. Моны башкалар да күрде, ләкин килеп тыңларга тартындылар. Икенче көнне хәзрәти Гомәрне күргәч: «Әй Гомәр! Рәсүлуллаһ кичә сезгә нәрсәдер сөйли иде. Әйт, без дә белик», – диделәр. Чөнки Рәсүлуллаһ һәрвакыт: «Миннән ишеткәннәрегезне дин кардәшләрегезгә дә сөйләгез! Бер-берегезгә ишеттерегез!» – ди иде. Хәзрәти Гомәр: «Кичә хәзрәти Әбү Бәкер Коръән Кәримнән үзе аңлый алмаган бер изге аятьнең мәгънәсен сораган иде, Рәсүлуллаһ аңа аңлата иде. Мин бер сәгать тыңладым, ләкин бернәрсә дә аңламадым», – диде. Чөнки ул хәзрәти Әбү Бәкернең югары дәрәҗәсенә карап аңлата иде. Хәзрәти Гомәр шундый бөек иде, хәтта Рәсүлуллаһ аның турында: «Мин – пәйгамбәрләрнең соңгысы. Миннән соң пәйгамбәр килмәячәк. Әгәр миннән соң пәйгамбәр килсә иде, Гомәр пәйгамбәр булыр иде», – диде. Шундый бөек булса да, ана теле булган гарәп телен бик яхшы белсә дә, ул хәзрәти Әбү Бәкергә аңлатылган Коръән Кәрим тәфсирен аңлый алмады. Әбү Бәкернең дәрәҗәсе аныкыннан күпкә югарырак иде. Хәзрәти Әбү Бәкер, хәтта Җәбраил галәйһиссәләм дә Коръән Кәримнең мәгънәсен, серләрен Рәсүлуллаһтан сорый иде. Рәсүлуллаһ бөтен Коръән Кәримнең тәфсирен сәхабәләренә белдергән.

Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләренә динне өйрәтү белән бергә дәгъваларны да карый, шаһитларын тыңлап, иң авыр низагларны хәл итә иде. Ул исламны таныту һәм тарату өчен, тагын бер кешене җәһәннәм утыннан коткару өчен зур тырышлык куя, үзенең хәл-хәрәкәтләре белән кешеләргә үрнәк була иде, шулай ук мөэминнәрне мөшрикләрнең явызлыгыннан саклау өчен кирәкле чаралар күрелүен кайгырта иде.

«Әй Гомәр! Сораучы кешенең кем икәнен беләсеңме? Ул Җибрил (Җәбраил) иде. Сезгә динегезне өйрәтергә килде» Хәдис шәриф

Әй әүлия күзләренең нуры булган гүзәллек,
ярдәм ит, әй Аллаһ нурының чыганагы!
Аяк астыңның тузаны – асфия күзенә сөрмә,
ярдәм ит, әй Аллаһ нурының чыганагы!
Синсез беркем дә Хакка ирешә алмый,
лотфың фәезе белән кеше кабул ителә,
син – «галәмнәргә рәхмәт», әй Рәсүл,
ярдәм ит, әй Аллаһ нурының чыганагы!
Мин чиксез хата кылдым, гөнаһ кылдым,
нәфес теләгенә ияргәннәргә юлдаш булдым,
гөнаһларым гафу ителсен дип шәфәгать кыл, әй Кәрим,
ярдәм ит, әй Аллаһ нурының чыганагы!
Әй юмартлык хәзинәсе, Бөек Аллаһның Рәсүле,
хаталарга тулы бу Сәлими – колларыңның иң кечесе,
ишегеңә сыена, синнән бүләк сорый,
ярдәм ит, әй Аллаһ нурының чыганагы!
Yavuz Sultan Selim (Selîmî)