МӨНӘҮВӘРӘ МӘДИНӘ ЧОРЫ
Сөекле Пәйгамбәребезнең бигъсәтнең унөченче елында, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә, милади 622 елда Мәдинәгә һиҗрәт кылуы белән ун ел дәвам итәчәк Мәдинә чоры башланды. Пәйгамбәребез Халид ибне Зәйд Әбү Әюб Ансари хәзрәтләренең өенә килгәч, аскы катта яшәүне артык күрде һәм шунда урнашты.1 Шулай итеп, Галәм Сәеден кабул итү һәм аны үз өендә тоту шәрәфе бу мөбарәк затка насыйп булды.
Хәзрәти Халид болай сөйләде: «Рәсүлуллаһ минем өемне шәрәфләндергәч, аскы катта яшәүне артык күрде. Ә без өске катта тора идек һәм бу хәлгә бик борчыла идек. Бер көнне мин: „Анам-атам сезгә корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Минем өстә, сезнең аста торуыгызга күңелем риза түгел, моны килешле санамыйм. Бу миңа бик авыр. Зинһар, бөек затыгызның өстә, безнең аста торуыбызга рөхсәт итегез“, – дидем. Шунда ул: „Әй Әбү Әюб! Өйнең аскы катында булуыбыз безгә уңайлырак һәм яраклырак“, – диде. Килгән кунаклар белән иркенрәк күрешү уе белән ул аскы катта калуны мәгъкуль күрде. Без исә өйнең өске катында калдык.
Бер көнне су чүлмәгебез ватылды. Түгелгән су Рәсүлуллаһ өстенә тамып, аны борчыр дип куркып, хатыным белән без өстебезгә ябына торган бердәнбер бәрхет юрганыбызны шундук су өстенә бастырдык».
Әбү Әюб Ансари өске катта булудан бик нык уңайсызланды. Ахырда ул үзе аскы катка төште, ә Рәсүлуллаһны өскә менгерде. Әбү Әюб хәзрәтләре болай сөйләде: «Без Рәсүлуллаһка һәрвакыт кичке аш әзерләп җибәрә идек. Калганын безгә кире җибәргәч, мин һәм хатыным Өмме Әюб Рәсүлуллаһның кулы тигән урыннарны эзләп, шуннан ашый идек һәм моның белән бәрәкәтләнә идек. Тагын бер кичне без әзерләп җибәргән суганлы яки сарымсаклы ашны Рәсүлуллаһ кире кайтарды. Анда аның кул эзен күрмәгәч, мин елап аның янына бардым һәм: „Йә Рәсүлуллаһ! Анам-атам сезгә корбан булсын! Сез кичке ашны кире кайтардыгыз. Ләкин мин анда мөбарәк кулыгызның эзен күрмәдем. Без бит Өмме Әюб белән сез кайтарган ашта кулыгыз тигән урыннарны эзлибез һәм моның белән бәрәкәтләнәбез“, – дидем. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: „Бу яшелчәдә бер ис сиздем. Шуңа аннан ашамадым. Мин фәрештә белән сөйләшүче кеше“. Мин: „Ул аш хәраммы?“ – дип сорадым. Ул: „Юк! Ләкин аның исе аркасында ул миңа ошамады“, – дигәч, мин: „Сезгә ошамаган нәрсә миңа да ошамый!“ – дидем. Пәйгамбәребез: „Сез аны ашагыз“, – диде. Шуннан соң без аны ашадык һәм бүтән беркайчан да Рәсүлуллаһка ул яшелчәдән аш пешермәдек.
Тагын бер тапкыр мин Рәсүлуллаһка һәм Әбү Бәкергә җитәрлек кенә аш әзерләп, алар хозурына алып бардым. Рәсүлуллаһ: „Әй Әбү Әюб! Ансарларның күренекле кешеләреннән утыз кешене чакыр“, – диде. Мин ашның аз икәнен уйлап, бәлки Рәсүле әкрам бу ашны күп дип уйлагандыр дип торганда, ул янә: „Әй Әбү Әюб! Ансарларның күренекле кешеләреннән утыз кешене чакыр“, – диде. Мең төрле уй эчендә мин ансарлардан утыз кешене чакырдым, алар килде. Ул аштан ашадылар, туйдылар. Моның могҗиза икәнен аңлап, килгәннәрнең иманнары тагын да ныгыды һәм алар янә бәйгать кылдылар. Аннары китеп бардылар. Бу сайланган сәхабәләр киткәннән соң, ул бу юлы: „Алтмыш кешене чакыр“, – диде. Могҗиза белән ашның кимемәгәнен күргәнгә, мин тагын да ныграк шатланып, Рәсүлуллаһ хозурына алтмыш кешене чакырдым.
«Дөягә юл бирегез! Кайда чүгәргә кирәк икәне аңа боерылган» Хәдис шәриф
Мөнәүвәрә Мәдинә һәм аның тирә-ягы
Алар килеп, ул аштан ашадылар. Аларның барысы да Рәсүлуллаһның могҗизасын тәсдыйк итеп кайтып киттеләр. Аннары ул: „Ансарлардан туксан кешене чакыр“, – диде. Мин чакырдым, алар килде. Рәсүлуллаһның боерыгы белән алар ун-ун кеше булып табынга утырып ашадылар; аларның барысы да бу бөек могҗизаны күреп киттеләр. Шулай итеп, йөз сиксән кеше аш ашады. Ә аш мин алып барган кадәр иде һәм аңа әле кул да тимәгән кебек тора иде».2
Ансарлар белән мөһаҗирләрнең кардәш булуы
Пәйгамбәребез Мөнәүвәрә Мәдинәдә тагын да ныграк бердәмлек урнаштыру өчен һиҗрәт кылган мөһаҗирләрне һәм аларны өйләрендә сыендырган ансарларны бер-берсе белән кардәш итте. Хәзрәти Гали иң соңгы булып калгач, онытылдым дип уйлап: «Йә Рәсүлуллаһ! Мине оныттыгызмы?» – дип сорады. Шунда Галәмнәрнең Сәеде: «Син дөньяда да, ахирәттә дә минем кардәшем», – диде. Бу кардәшлек матди һәм рухи ярдәмләшү нигезенә корылган иде. Шулай итеп, ватаннарыннан, ояларыннан һәм туганнарыннан аерылып калуның моңсулыгы бераз булса да бетәчәк иде. Болай да инде мәдинәле мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең динен тотып яши алу һәм тарату өчен ватаннарын ташлап килгән мөһаҗир кардәшләренә кочак ачканнар, аларны өйләренә чакырганнар һәм аларга һәр яктан ярдәм итәр өчен җаннарын аямыйча тырышканнар иде. Бу кардәшлек урнаштырылу белән алар бер-берсенә тагын да ихласрак тартылдылар. Рәсүлуллаһ һәр мөһаҗирне аның холкына туры килгән бер ансар белән кардәш итте. Бу кардәшлек хәтта аталарыннан калган малны да бүлешерлек дәрәҗәдә иде.3
Һәр мәдинәле үзенең җирен, йөзем бакчасын, бакчасын, өен, малын… нәрсәсе бар – барысын да икегә бүлә һәм яртысын мөһаҗир кардәшенә бик теләп бирә иде. Мөһаҗирләрдән Габдеррахман ибне Гауф хәзрәтләре болай сөйләде: «Без Мөнәүвәрә Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, Рәсүлуллаһ мине Сәгъд ибне Рәбигъ белән кардәш итте. Шуннан соң кардәшем Сәгъд миңа: „Әй кардәшем Габдеррахман! Мин мал ягыннан мәдинәле мөселманнарның иң байсы. Малымны икегә бүлдем, яртысы – синеке“, – диде. Ә мин: „Аллаһы Тәгалә малыңны үзеңә мөбарәк һәм хәерле итсен. Миңа мал кирәкми. Тик мине сез сәүдә итә торган базарыгызга гына алып бар – шул җитә“, – дидем».
Мондый фидакарьлек бары тик ислам кардәшлеге белән генә мөмкин иде. Адәм галәйһиссәләмнән алып ул вакытка кадәр бик күп күчеш-күченүләр булган. Ләкин мондый мәгънәле һәм бөек һиҗрәт, читтән килгәннәр белән җирле халык арасында мондый мәхәббәтле бер кушылу һәм ихлас кочаклашу булмаган иде. Чыннан да, Аллаһы Тәгалә мәгънәсе буенча: «Мөэминнәр бары тик кардәшләр генә», – диде.4 Моның белән чын мәхәббәт һәм ихласлыкның матди файда белән түгел, ә бары тик иман һәм ышаныч белән генә була алачагына ишарә ителде. Мөхтәрәм сәхабәләрдәге бу хәл Рәсүлуллаһның бер генә сөхбәте белән дә кулга керә иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк күңеленнән диңгезләр кебек бәреп чыккан фәез һәм бәрәкәтләр мөхтәрәм сәхабәләрнең күңелләренә ага иде, һәм шуның нәтиҗәсендә алар бер-берсен моңарчы күрелмәгән фидакарьлек белән сөяләр һәм кардәшләрен үзләреннән өстен күрәләр иде.
«Йә Раббым! Мәккә шәһәрен сөйгән кебек, безгә Мәдинәне дә сөйдер. Мәккәдән дә ныграк сөйдер. Йә Раббым! Үлчәүләребезгә һәм савытларыбызга бәрәкәт бир. Мәдинә шәһәрен безнең өчен сәламәт кыл. Аның һавасын гүзәл ит!» Хәдис шәриф
Ансарлар һәм мөһаҗирләр бу яңа ислам үзәгендә кулга-кул, күңелгә-күңел тотынышып, ислам дине ныгысын дип, һәр фидакарьлеккә түзәргә һәм ахыр чиктә шәһитлек дәрәҗәсенә ирешергә сүз бирделәр. Шулай итеп, алар Рәсүлуллаһ тирәсенә җыелып, ислам диненең нигезләренә иярә-иярә, яңа тәртип һәм бәхетле тормыш кордылар. Ислам инде һиҗрәт вакыйгасы белән «дәүләт» булу юлында беренче адымын ясаган иде. Мөнәүвәрә Мәдинә исә ислам диненең бишеге һәм үзәге булып әверелә иде.
Мәдинәдә мөхтәрәм сәхабәләрдән тыш христианнар, яһүдләр һәм потка табынучы мөшрикләр дә бар иде. Яһүдләр Бәни Кайнукагъ, Бәни Корәйза һәм Бәни Нәдр дигән өч кабиләдән тора иде. Алар исламга һәм аеруча сөекле Пәйгамбәребезгә бик нык дошман иделәр.
Бу арада Мәккә мөшрикләре Пәйгамбәребезнең Мәдинәдә сәхабәләрен бер-берсенә кардәш итеп берләштерүен үзләре өчен зур куркыныч дип күрделәр. Әгәр алар бу эшне тиз арада хәл итә алмасалар, мөселманнар көчәеп, Мәккәгә һөҗүм итә, калдырып киткән җирләрен, йортларын, ватаннарын алардан тартып ала алырлар иде… Шундый уйлар белән яшәгән Мәккә мөшрикләреннән Мәдинә мөселманнарына куркыту хатлары килә башлады. Бу хатларның берсендә болай диелгән иде: «Һичшиксез, без дошманлашкан гарәп кабиләләренең берсе дә безне сезнең кадәр ачуландырмады. Чөнки сез бездән булган бер кешене безгә тапшырырга тиеш булсагыз да, аңа ярдәм иттегез, кочак ачып аны сакладыгыз. Бу – сезнең бик зур гаебегез. Зинһар, аның белән безнең арадан чыгыгыз һәм аны безгә калдырыгыз. Әгәр аның эшләре яхшы барса, моңа иң күп шатланачак кешеләр – без. Киресенчә булса, аның эшен җайга салу да безнең өстә!..»
Бу хатка хәзрәти Кәгъб ибне Малик Пәйгамбәребезне мактаган бик матур җавап язды.
Мәккә мөшрикләре Мәдинә мөшрикләренә дә шундый ук куркыту хатлары яздылар. Аларны да болай дип куркыттылар: «Әгәр безнең кешебезне шәһәрегездән чыгармасагыз яки үтермәсәгез, өстегезгә барырбыз, сезне үтерербез, хатыннарыгызны үзебезгә хезмәтче итеп алырбыз!..»
Шуннан соң Мәдинә мөшрикләре мөнафыйк Габдулла ибне Өбәй тирәсенә җыелдылар һәм җае чыгу белән Рәсүлуллаһка зыян салырга карар кылдылар.
Мөселманнар бу хәлне белгәч, сөекле Пәйгамбәребезне саклау өчен кулларыннан килгәнчә бөтен тырышлыкларын куйдылар һәм аның тирәсендә нык берләштеләр. Хәтта төннәрен урамга чыга алмаслык, өйләрендә йоклый алмаслык хәлгә җиттеләр.
Өбәй ибне Кәгъб болай сөйләде: «Рәсүлуллаһ һәм аның сәхабәләре Мөнәүвәрә Мәдинәгә килгәч, мөселманнар мөшрик гарәп кабиләләренең дошманлыгына дучар булдылар. Сәхабәләр коралланып, таң атканчы каравылда тордылар».
Мөхтәрәм сәхабәләр бер тән кебек булдылар, куркыныч хәлләрдә бөтен көчләре белән мөселман кардәшләренә ярдәмгә ашыктылар. Аларның башында сөекле Пәйгамбәребез тора иде. Рәсүлуллаһ һәр гүзәл сыйфатта алда булган кебек, батырлыкта да сәхабәләренең иң алдында иде. Төннең кайсы сәгатендә генә булмасын, бер кычкыру ишетелсә, Пәйгамбәребез беркем дә барып җитмәс борын аты белән анда яшен тизлегендә барып җитә, сәхабәләренә куркырлык бернәрсә дә юклыгын белдерә һәм аларны тынычландыра иде.
«Әй Гали! Син дөньяда да, ахирәттә дә минем кардәшем» Хәдис шәриф
Ике җиһан солтаны
туган ай килде янә,
гыйлем-мәгърифәт чыганагы
туган ай килде янә.
Шәфәгать теләүче килсен,
аны сөюче сафа тапсын,
ул гүзәл холык иясе
туган ай килде янә.
Караңгылыкның тулган ае, иртә кояшы,
Аллаһ гөлбакчасының гөле,
Хакның Хәбибе Мостафа
туган ай килде янә.
Кайда тугры бер гашыйк? –
рәхәт тапсын җаны-тәне,
хакыйкать сере хәзинәсе
туган ай килде янә.
Аны, Һөдаи, кем сөйсә,
теләгенә ирешкән ул,
җиһан горурлыгы, кешеләрнең иң хәерлесе
туган ай килде янә.
Мәдинәнең борынгы күренеше
Мәсҗиде Нәбәви / Мөнәүвәрә Мәдинә
Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мөнәүвәрә Мәдинәгә һиҗрәт кылганда, аның Касва дөясе чүккән җир кишәрлеге.
Сөекле Пәйгамбәребез бу җирне сатып алып, анда мәчет салдырды.
Ул шушы мәчеткә терәлеп торган өендә вафат булды,
һәм аның мөбарәк кабере дә шушы бүлмәдә ясалды.
Соңыннан бу бүлмәдә хәзрәти Әбү Бәкер белән хәзрәти Гомәр (радыяллаһу ганһүмә) җирләнде.
Алар янындагы бер кешелек урынга Гайсә галәйһиссәләмнең
җирләнәчәге хәбәр ителгән.
